1 (1) сентябрь 2011 ел язучылар белән очрашу



Дата15.06.2016
өлшемі0.72 Mb.
#137725


1 (1) * сентябрь * 2011 ел




ЯЗУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ

Районыбызда 15 сентябрь көнне якташыбыз, халык шагыйре Гамил Афзалның 90 еллыгына багышлап, зур юбилей кичәсе үтте. Актаныш район хакимияте һәм ТР Язучылар берлеге оештырган әлеге чарада юмор – сатира өлкәсендә иң үткен, яхшы дип табылган матур әдәбият әсәрен иҗат иткән язучыга  премия тапшырылды. Быел бу бүләккә “Минһаҗ маҗаралары” дигән китабы өчен Туфан Миңнуллин лаек дип табылды. Чарага Туфан ага үзе, шулай ук Марсель Галиев, Данил Салихов, Камил Кәримов, Мөхәммәт Мирза кебек әдипләребез дә килде.

Язучылар 16 октябрь көнне гимназиябездә 7-8 нче сыйныф укучылары белән очрашты. “Сезнең өчен зур мөмкинлекләр ачыла, гимназия хәзер белем дөньясында тагын да иркенрәк гизәргә мөмкинлек бирә. Балалар, сез бездән дә белемлерәк булырга тиешсез. Укуларыгызда зур уңышлар сезгә!” – дип нәсыйхәтләрен бирде безгә Туфан абый

Миңнуллин. Башка әдипләр дә укучыларга үзләренең иң изге теләкләрен теләделәр. Бу очрашуда аларга төрле сораулар бирелде, аларга җавап биреп, өлкән язучыларыбыз-шагыйрь-ләребез балачакларын да искә төшерделәр, Интернет серләренә дә төшенергә тырышып карадылар. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучылары белән очрашудан әдипләр шаккатып һәм шатланып калдылар, монда ешрак килергә һәм әдәби дәресләр бирергә вәгъдә иттеләр.





Мөхәррир сүзе
Мин, Айдар Шәйхи, гимназиябезнең 8 нче сыйныфында укыйм. Аңа кадәр Актаныш районы Иске Кормаш урта мәктәбендә белем алдым.

Бүгенге чорда - милләтләрнең, телләрнең берләшүе һәм юкка чыгуы чорында – татар милләте аптыраган халәттә калды. Без татарлар арасында дини, сәяси, тарихи, этнографик карашлар нәтиҗәсендә зур таркаулык та сизелә. Әлбәттә, совет заманында туып-үскән өлкәннәрдә милләтебезгә карата фикерләр төрле, чөнки актив рәвештә алып барылган пропаганда үз эшен эшләгән. Бүген дә татарның бетүен, таралуын теләгән көчләр татар яшьләренең бердәмлеген юкка чыгарырга тырышалар. “Без татар түгел, без болгар!” – диләр. “Юк, без болгар түгел,без әллә кем, әллә кем”... Татар белән башкортны аерырга теләүчеләр дә күп. Ике туган, ике кеше арасында нәфрәт салына икән, бу өченче затка файдалы. Ә нәрсә безне берләштерә ала? Әлбәттә, үткәнебез, хәзергебез һәм киләчәгебез! Әгәр тарихны чын мәгънәсендә өйрәнсәк, аның бар бөеклегенә дә, мескенлегенә дә төшенсәк, без бердәм булырбыз. Тик тарихны өйрәнү җиңелләрдән түгел. Нәрсә ялган, нәрсә хакыйкать – аңлау авыр...

Гуманитар гимназия-интернатына белем тупларга килүемнең максаты да – милләтемнең үткәнен яхшы белү һәм киләчәк тормышыбызга үземне әзерләү иде. Аллаһ Тәгалә теләсә, максатыма ирешермен дә!

Бөек урыс тарихчысы Ключевский: “Тарих өйрәтми, бары калдырган дәресләр өчен җәзалый гына,”- дип әйткән. Югарыдан аңлашылганча, мин тарих фәнен хөрмәт итәм, яратам. Әлбәттә, бер фән дә артык түгел, тормышта һәр нәрсә кирәк. Ә инде глобальләшү чорында телләрне белү мәҗбүри нәрсә. Туган телемне, урыс, инглиз телләрен бик яратып үзләштерәм.

Фәннәрне, белемне яратуымны минем шөгылем дә раслыйдыр. Мин – Татар Википедиясенең, ягъни Википедия онлайн энциклопедиясенең татар бүлегендә катнашучы һәм идарәче. Һәр укучы Википедия белән таныш, һәркем аны куллана. Гадәттә, без аның урыс теллесен кулланабыз, ләкин татар укучылары, студентларыннан торган волонтерлар төркеме аның татар телендәгесен булдыру өстендә эшлиләр. Мин шул волонтерлар арасында булуым белән горурланам, чөнки бу телебезнең үсеше өчен мөһим гамәл.

Бүгенге көндә мин “Ялкын” журналы, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталары белән хезмәттәшлек итәм, мәкаләләрем, хикәяләрем басылып тора. Соңгы вакытта интернет-журналистика белән дә шөгыльләнә башладым, публицистик язмаларым Азатлык радиосы (Azatliq.org), ETatar.ru кебек татар мәгълүмати сәхифәләрендә урын алды.

Менә шундый хәлләр. Яңа уку елында уңышлар, уңышлар һәм уңышлар барыгызга да!
Заманадан калышмас өчен, татарга фэнтези кирәк.

Хәзер бар дөнья буйлап балалар һәм яшьләр хушы китеп фэнтези китаплары укый. Алай гына да түгел, шул китаплар нигезендә фильмнар төшерелеп, авторлары миллионнар туплый, ул әсәрләрнең сюжетына корылган санак уеннары күпләрнең мәхәббәтен яулый. Фэнтези ниндидер бер сихри көчкә ия, чөнки аның үз фәлсәфәсе, мәгънәсе бар.

Хәзерге фэнтезиның «атасы» саналган Толкин исеме һәркемгә диярлек таныш. Ә Гарри Поттер турында романнар сериясенең даһи авторы Джоан Роулинг бүгенге көндә иң атаклы фэнтези язучысы. Аларның әсәрләрен укыйлар, карыйлар, уйныйлар. Аларның геройларына гашыйк булалар һәм күрә алмыйлар. Алар – кан коймыйча инкыйлаб ясаучылар.

Ни кызганыч, дөньяның иң күркәм фэнтези әсәрләре туган телебезгә тәрҗемә ителмәгән. Татар укучысы «Балдаклар хакимдарын» һәм «Һарри Поттер»ны урыс тәрҗемәсеннән, яки оригиналдан укырга мәҗбүр. Татар телендәге Поттер күпләргә тансыктыр, ләкин тәрҗемәгә алынучылар юк. Ә бит Һарри Поттерның шулай “татарча” сөйли башлавы гына да туган телебезнең яшәешенә, үсешенә никадәр файда китерер иде. Дөрес, камил тәрҗемәләрне уку нәтиҗәсендә һәркем үз туган теленең грамматикасы вә орфографиясендә камилләшә ала. Чөнки Роулинг, Толкин кебекләрне укучылар күп, аларга игътибар бирелми калмаячак. Димәк, андый тәрҗемә китапларга хәзерге татар яки рус әдипләренең әсәрләренә хас аз популярлык бәласе төшмәячәк.

Тәрҗемә – тәрҗемә инде ул, анысы шулай. Ул әсәрнең кайбер «кытыршы» якларын шомартырга да, кайвакыт исә аны коточкыч дәрәҗәдә үзгәртергә дә мөмкин. Шул ук Һарри Поттер белән бер мисал: русча тәрҗемәдә персонажларның исемнәре оригиналдан нык үзгәртелгән, мәсәлән, төп антагонист – Лорд Волдеморт Волан-де-мортка әйләнгән. Башка «кытыршылыклар» да монда бик күп. Татар тәрҗемәләренә дә, алар була калса, бу нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк.

Икенче мөһим проблема – татар әдәбиятының фэнтези жанры, дөресрәге, аның булмавы. Халык әкиятләрен санамаганда, бездә ул юк диярлек. Ә татарга бу жанр бик кирәк. Фэнтези, аерым алганда, альтернатив тарих ярдәмендә без, мәсәлән, үзебезнең милли идеологиябезне, үз милли фәлсәфәбезне, максатларыбызны киң дөньяга һич курыкмыйча белдерә алабыз, чөнки мондый «әкият»ләр өчен инде безне экстремизмда гаепли алмаячаклар.

Гомумән, беренче карашка сәер яңгыраса да, фэнтези, фантастика, әкиятләр - чынбарлыкны иң дөрес итеп чагылдырып бирүче әсәрләр алар. Татарга да үткәненә, хәзергесенә һәм киләчәгенә тылсым призмасы аша карарга вакыт. Көчле сюжетлы, гаҗәеп маҗараларга бай, эчке фәлсәфәгә ия чын татар фэнтези әсәрләре безгә күптән тансык. Дөрес, Батулланың «Алып батыр маҗаралары» һәм «Елантау»ы бар. Алар – татар фэнтезиеның ачылып килүче бөреләре. Тик башка андый олпат авторлар һәм 7 дән алып 70 яшькә кадәргеләр укырлык башка әсәрләр күренми. Юк-юк, Адлер аганы әйтә дә күрмәгез – ул татарның бөек фантасты, ләкин фантастика белән фэнтезины бүген уртак тамырлар гына берләштерә.

Татар фэнтезие үсеп китә алса, аның киләчәгенә өмет зур булыр иде. Аның олы потенциалы, кызыклы сюжетлары да бар. Димәк, мәгънәсез шигырьләр («җырлар»), псевдотарихи әсәрләр язучы кайбер әдипләребезгә әдәбиятның «фэнтези» дип аталган башка бер дәрьясына сәяхәткә чыгарга вакыт.

Бу уңайдан шуны да әйтәсе килә: татарга фэнтезины әлегә безнең тылсымлы әкиятләребез алыштырып тора. Ләкин болай озак бара алмый. Безгә Һарри Поттерны да җиңәрлек даһи фэнтези әсәрләр кирәк, чөнки чоры шундый. Татар әдәбияты – Тукайлар, Җәлилләр, Хәким вә Туфаннар әдәбияты – фэнтези аша яңа югарылыкка менәргә тиеш.

Без – яшь, без – талантлы!...
Мин, Анамова Диләфрүз Рамил кызы, Актаныш районыннан. 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән килдем. Гуманитар гимназия-интернатта яхшы укырга, чит телләр өйрәнергә телим. Минем чит илләргә – АКШ, Бөекбритания, Испания, Греция, Чехия, Франция һ.б. илләргә барып, танылган шәхесләр, йолдызлар белән очрашасым килә.

Мин китап укырга, рәсем ясарга һәм тимераякта шуарга бик яратам. Җырлаган вакытларым да булды. Буш вакытларымда шигырьләр язам.



Көзге бизәкләр

Сары буяуларын алып,

Безнең җиргә көз килде.

Кулына пумала алып,

Җирне алтынга күмде.
Җиребезгә көз килгәч,

Миләшләр дә кызара.

Кызыл миләш бик матур ул,

Тышка чыгып син кара.


Көзен җирләр яфраклардан

Сары юрган ябына.

Ә агачлар шәрә кала,

Ничек өшеми алар?


Кызыл миләш, сары яфрак,

Юрган ябынган җирләр,

Алтын яфрак яңгырлары -

Болар көзге бизәкләр.


Мин, Зәйнетдинова Алия Рәмил кызы, Яңа Әлем авылыннан килдем. Гуманитар гимназия-интернатта «4» һәм «5» билгеләренә генә укырга, чит телләрне һәм үземнең туган телемне тирәнрәк өйрәнергә, бөек шәхесләр белән якыннанрак танышасым килеп килдем. Җиңүнең 65 еллыгына багышланган районара конкурста 3 нче урын алдым. Шулай ук Бөтенрәсәй предмет олимпиадаларының муниципаль этабында күп катнаштым.

Мин җырларга һәм биергә бик яратам.


Мин Калимуллин Ислам Шәүкәт улы, Самара өлкәсеннең Гали авылыннан килдем. Ә минем дөрес тәрбия, ныклы белем алып татар халкына хезмәт итәрдәй шәхес буласым килә. Мин үзем җырларга яратам. Беренче тапкыр сигез яшемдә сәхнәгә чыктым. Бу елны “Җырлы - моңлы балачак” конкурсында лауреат булдым. «Халкым минем» конкурсында гран-при, «Уйнагыз, гармуннар» конкурсында беренче урын яуладым.

Футбол, теннис һәм баскетбол белән шөгыльләнәм.

Минем теләгем - зур сәхнәгә чыгып, Салават Фәтхетдинов белән “Әнкәмнең догалары” дигән җыр башкару.

Мин, Камалова Гөльяр Флүн кызы, Актаныш авылыннан. Мин 3 нче класстан бирле фортепьяно түгәрәгенә йөрим. Чит телләрне ныклы итеп өйрәнәсем килә.

Я, Мухаметдинова Сюмбель, ученица 7 класса, и раньше училась в Актанышской гимназии. Люблю подвижные и спортивные игры, профессионально занимаюсь хоккеем. В том году выступала за сборную РТ. В этом году мы командой поехали в Краснодарский край и заняли 2 место, а в сентябре этого года в Нижнем Новгороде заняли 1 место. Я очень люблю этот вид спорта.
Я, Мингазов Аяз Ильдарович, приехал из деревни Чуракаево. До 7 класса учился в родной школе только на «4» и «5». А сейчас учусь в Актанышской гуманитарной гимназии. С малых лет занимаюсь спортом, из всех его видов особенно нравится национальная борьба. Один раз даже выиграл чемпионский титул.

Мин Гыйльманова Чулпан Лимар кызы. Татар Суыксуы авылында тудым. Яраткан фәнем - рус теле. Киләчәктә тәрҗемәче буласым килә. Шуның өчен тырышып укыйм һәм үземнең максатыма ирешәчәкмен дип уйлыйм.

Мин Габдрахманов Илнур Ильфат улы. Минзәлә шәһәреннән. Биергә, көрәшергә, рәсем ясарга яратам. «Йолдызлык»та бию буенча катнашып, 1нче урынга лаек булдым һәм гран-при алдым.

Мин Гатина Резеда Фирдәвис кызы. Мин кече яшьтән үк рәсем ясарга, төрле кызыклы хикәяләр укырга яратам. Яраткан дәресләрем - татар теле, әдәбияты, математика, рәсем. Киләчәктә дизайнер булырга хыялланам.

Мин, Исламова Илүзә Рәүф кызы, Азнакай шәһәреннән. Сәнгать мәктәбен тәмамладым. Мин биергә, җырларга, рәсем ясарга яратам. Минем яраткан дәресләр - татар теле, рус теле, география, физика.

Мин, Тимерова Илсинә Илсур кызы, Актаныш 1 нче урта мәктәбеннән килдем. Бию түгәрәген тәмамладым, хәзерге вакытта рәсем түгәрәгенә йөрим. Яхшы укыйм. Буш вакытларда китап укырга, музыка тыңларга яратам.


Мин, Нотфуллина Диана Мансур кызы, Яшел Үзән районыннан килдем. Мәктәптә «4» һәм «5» билгеләренә генә укыдым. Мин рус теле, рус әдәбияты, математика һәм башка фәннәрдән олимпиада да катнаштым.

Мин шигырьләр язырга бик яратам. Хәзер мин бишлегә генә укыйм.


Я, Галимова Айсылу Расиховна, родилась 25 апреля 1997 года в деревне Бугады. Учусь в 8 Б классе гуманитарной гимназии-интерната. В свободное время охотно занимаюсь в спортивных кружках, люблю рукоделие. Каждый год участвую в предметных конкурсах ”Русский медвеженок”, “Кенгуру” , “Зирәк тиен”, а так же во Всероссийских молодежных предметных чемпионатах. На Международном конкурсе интернет-проектов ”Белем җәүһәрләре - 2010” в номинации «Укучы – җәүһәр» стала Лауреатом, в конкурсе “Web-сайт” в номинации «Юный программист» получила 3 место. В спортивных соревнованиях по бегу всегда занимаю первые места, в прошлом году по теннису на районном этапе заняла 3 почетное место.

В будущем хочу стать культурным и разносторонне развитым человеком и принести пользу своему народу.


Я, Зиннатуллина Фарида Тагировна, родилась 16 июня 1997 года под созвездием Близнецов. С 2004 года училась в Вернеяхшеевской школе. А сейчас учусь в Актанышской гуманитарной гимназии. Участвую во многих конкурсах сочинений, стихотворчества. Недавно, например, в конкурсе ”Татар шигърияте кояшы” была награждена Дипломом победителя. На районной олимпиаде по географии в прошлом году заняла 1 место. В свободное от занятий время люблю читать, танцевать, петь, рисовать.

Моя мечта - стать хорошим детским врачом.



Бабам – горурлыгым!

Сезгә җиткерәсе әйтер сүзем-

Өлкән буын – яугир турында.

Авылымда зур хөрмәткә лаек

Горурлыгым – бабам турында.

Унҗидесе яңа тулган көндә

Корал ала “үсмер” кулына.

Саф яшьлекнең сигез елын

Үткәрә ул иле сагында.

Илен яклый, Кытай җирен саклый,

Японнарга каршы көрәшә.

Күкрәгенә орден – медаль тагып,

Кайтып төшә туган җиренә.

Тыныч кына урам буйлап атлый,

Күз алдында - фронт дуслары.

Чал чәчләрен әкрен генә сыйпап,

Искә төшерә ул үткәнне.

Яу кырында башын салганнарга

Һәйкәл тора авылым уртасында.

Тыныч йоклагыз, батырлар, дип,

Башын ия бабам һәйкәл каршында.

Тыныч тормышта да үзен аямыйча

Хезмәт куя халкы каршында.

Матур гаилә корып, мул тормышта

Гомер итә туган авылымда.

Гаилә җимешләре – балалары -

Гаилә кора бабам үрнәгендә.

Хезмәт сөеп, игелек кылып,

Менә алар тормыш үрләренә.

Озак яшә әле, бабам – горурлыгым,

Безгә үрнәк булсын гомерең,

Язсын әле сиңа тагын бик күп еллар

Каршыларга Җиңү язларын!
Я, Фаррахова Римма Раилевна, учусь в 8 классе гуманитарной гимназии-интерната. Люблю читать, вышивать, нравится сочинять стихи, рассказы. Из учебных предметов, которые преподают в нашей гимназии, особенно нравятся математика, английский язык, биология. Участвовала на районых олимпидах по этим предметам. Хочу углубленно изучать языки, а именно: русский, татарский, турецкий языки, литературу разных народов, журналистику. Учусь только на “отлично”. Имею грамоты, дипломы, сертификаты за высокие результаты в различных конкурсах республиканского и Всероссийского уровней. На творческом фестивале детей и подростков имени Нур Баяна получила Похвальный лист за 2 место.
Я, Надергулов Марат Муслимович, учился в Оренбургской школе №38. Учусь на «5 и 4». Участвовал в олимпиадах по русскому языку «Русский медвежонок», по математике - «Кенгуру», по английскому языку - «Коала» .

К учёбе я отношусь серьёзно, на уроках стараюсь быть активным. Мне нравится химия, потому что там узнаешь много интересного, английский язык, история. В свободное время люблю читать книги, заниматься спортом .


Let me introduce myself, my name is Rushan Salakhn ov, I’m from Chalmanarat. I study in 8-th form atAktanyshboarding gymnasium for the humanities. If I have some spare time I prefer to read books. I really like to learn different languages and set this desire as a goal of mine. You know, in my widest dream I would like to be a scientist man.
Hi all! My name is Alina Salakhova. In 2004 I entered secondary school at Taktalachuk. I began to fond of dancing since my childhood. I followed some study groups at school such as mathematics, biology, geography, physics and etc. I like to draw and to take prize-places in some competitions. I really like to learn foreign languages at gymnasium. When I was at 7-th form I took part in some school competitions for geography, biology, and physics. In this way I’m proud of being winner of Kangaroo competition at my school and last year I took 2 prize places at my school. I study at 8-th “b” form of Aktanysh boarding gymnasium for the humanitiesand really fond of dancing, drawing and swimming. After finishing my gymnasium I dream of studying design art.
Hallo, I’m Timur Ayupov, was born at 31-th of Jaunary, 1998. I was studying at Taktalacuk secondary school. I like sport and have some good experience at hockey, soccer and basketball. In addition to this I’ve had some good results and prize-winning places in school and regional competitions at the following subjects algebra, geography, biology and foreign languages. I study at Aktanysh boarding gymnasium for the humanities and I want to continue my achievements as in sport, so in school subjects.
I’m Gaziz Khusaenov from Yana Alem. I study hard at Aktanyshboarding gymnasium for the humanities and my favorite hobby is playing accordion, reading books, drawing as well as playing soccer, volleyball and tennis. I would like to play accordion in big scene.
Here I am – Aisylu Shaikhetdinova from Aktanysh. I’m fond of playing piano and have some achievements. I want to study at Aktanysh boarding gymnasium for the humanities and to know many languages as well as to meet with big persons.

I’m Iskander Sharapov transferred from 1-st Aktanysh secondary school and I really study hard at Aktanysh boarding gymnasium for the humanities. I’m fond of singing and this is from my mother who sings very well I remember how my brother and I were listened to our mother’s voice. When I was 7 years old I had taken second place at “Yoldyzlyk” festival with the song “A young man chooses an accordion” (Beryegetgarmunsailyi). I took part at the following music competitions “Sandugachsairarilem” (My native land sings like nightingale), “Zhirliykele” (Let’s have a song), “Sandugach kerdekunelge” (The nightingale in my soul) in 2011. I dream of having my own live concerts and to meet great singers.


Мин, Әхмәтхуҗина Айгөл Ришат кызы, гуманитар гимназия-интернатының 8 нче сыйныфында укыйм. Фортепианода уйнарга, бәйләргә, биергә яратам. Рус әдәбияты, рус һәм инглиз телләрен яратам. «Русский медвежонок», «Кенгуру» конкурсларында катнаштым.
Мин, Гыйлфанова Айзилә Рәдиф кызы, гуманитар гимназия-интернатының 8 нче сыйныфында белем алам. Китап укырга, шахмат уйнарга, биергә, бәйләргә, җырларга яратам. Математика, рус, татар, инглиз телләрен аеруча якын итәм. Рус, татар, инглиз телләре, математикадан олимпиадаларда катнаштым. 6 яшьтән шахмат уйный башладым. Ярышып, күп диплом, грамоталар алдым.

Җыр, бию буенча «Йолдызлык»та катнаштым, III дәрәҗә дипломга ия булдым. Киләчәктә җырчы булырга телим.

Мин, Вахитова Альбина Әлфис кызы, гуманитар гимназия-интернатының 8 нче сыйныфында укыйм. Китап укырга, скрипкада уйнарга, чигәргә, бәйләргә яратам. Инглиз, рус телләрен тирәнтен өйрәнәсем килә. Математика, рус, татар, инглиз телләреннән олимпиадларда катнаштым.

Бию буенча «Йолдызлык» бәйгесендә III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдым.. Киләчәктә дизайнер булырга телим.


Мин, Садрый Алия Әнис кызы, Пучы авылыннан. 8 нче сыйныфка кадәр Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «5» ле билгеләренә генә укыдым. Мәктәп һәм район күләмендәге бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яуладым. Хәзерге вакытта гуманитар гимназия - интернатының 8 нче сыйныфында укыйм.Татар теле, рус теле, физика, математика фәннәрен үз итәм. Буш вакытларымда бию түгәрәгенә йөрим, инглиз теле белән мавыгам, ыргак белән бәйләргә, сәйләннәр белән чигәргә яратам. Бу гуманитар гимназия – интернатында укуым белән горурланам.

Мин Исламова Ләйлә Рәиф кызы. Хәзерге вакытта гуманитар гимназия-интернатның 8 нче сыйныфында укыйм. Дәрестән калган вакытларда шигырьләр язарга, бәйләм бәйләргә һәм рәсем ясарга яратам. Киләчәктә журналист булырга хыялланам. Шушы хыялымны тормышка ашырыр өчен гуманитар гимназия-интернатына белем алырга килдем. Богады урта мәктәбендә укыганда Бөтенрәсәй яшьләренең фәнара чемпионатларында, «Зирәк тиен», «Кенгеру» конкурсларында катнаштым. 2010-2011 уку елында эрудитлар конкурсында 1 урынны яуладым.



Урмандагы хикмәтләр.

Карт имән агачы янына

Бергәләп жыелганнар:

Төлкеләр вә тиеннәр,

Керпеләр һәм куяннар.

Озак та үтми боларга

Бүре килеп кушыла,

Ә Аю патша чирләп

Килми ята хушына .

Хәзер болар сөйләшәләр:

-Аю патша үләр,- дип,-

-Хәзер яңа патшаны

Сайларга соң кирәк бит.

Иң беренче булып сүзне

Бүре башлап жибәрде.

-Нигә син булырга тиеш?-

Төлке хәйләкәрләнеп.

-Әйе ,- дип жавап бирде

Куянкай калтыранып .

-Син бит төлке бик хәйләкәр,

Барысын да алдарсың.

Ә бу куянга ышанып,

Хәерче дә калырсың.

Ә калганнар - вак-төякләр -

Идарә итә алмаслар,

Шуна курә патшалыкны

Сезгә, дуслар, бирмәсләр,-

Шулай дигәч Буре абзый

Җәнлекләр бик курыкты.

Берсе бер сүз әйтә алмыйча

Урынга утырышты.

Озак бәхәсләшә торгач,

Өч көн дә узып китте.

Бу вакытка уянып

Патша да килеп житте.

Барысы да аптырашты

Күреп патша аюны.

Ул бик тиз генә туктатты

Урмандагы шау-шуны,

Аю белән очрашкач,

Буренең кәефе китте.

Тиен дә куркуыннан

Агачтан килеп төште.

Аю патша тамак кырып:

-Мин бит әле үлмәдем,

Мондый ызгыш-талашны

Беркайчан да күрмәдем.

Мин исән чагымда әле

Берегез дә патша булмассыз,

Мина баш имичә хәзер

Янымнан да узмассыз.

Аю патша шулай дигәч,

Бар жәнлекләр таралды.

Ә бүре абзый патшага

Кырын гына карады.

Бер сүз әйтә башлагач,

Бүре шып туктап калды .

Бер файдасы да булмасын

Ахырысы аңлады.

Хәзер бөтен жәнлекләр

Патшага баш ияләр

Ә Бүредән һаман әле

"Мактанчык" дип көләләр!

Мин, Бәдретдинова Ильмира Фәнил кызы, гуманитар-гимназиянең 8 нче сыйныфында укыйм. Биергә, җырларга, рәсем ясарга яратам. Рус әдәбиятын бик яратам. Җыр буенча “Йолдызлык” бәйгесендә III дәрәҗә лауреат булдым. “Кенгуру” – математика конкурсында катнаштым.


Мин, Шакурова Гөлназ Айзат кызы, 8 нче сыйныфта белем алам. Бу гимназиягә 2010 нчы елда Тыңламас авылыннан килдем. Китаплар укырга, спорт белән шөгыльләнергә, чигәргә, бәйләм бәйләргә, шигырьләр язарга яратам. Математика фәненнән олимпиадаларга катнашам. “Кенгуру”, “Русский медвежонок”, “Зирәк тиен” бәйгеләрендә даими катнашып киләм. Математика, инглиз телен һәм татар әдәбиятын бик яратып укыйм. Киләчәктә татар теле укытучысы буласым килә. Шуңа күрә татар телен тирәнтен өйрәнәм. Бию түгәрәгенә йөрим.
Яратам мин әниемнең

Назлы, җылы кулларын.

Иртән-иртүк торып мине

Мәктәпкә озатканын.

Шул назлы куллары белән

“Кызым” диеп сөйгәнен.

Тәмле ашлар пешергәнен

Һәм ягымлы сүзләрен.


Мин, Шакирова Ләйлә Рафак кызы, Түке авылыннан. 1999 елда балалар бакчасына, ә 2004 елда Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбенә укырга кердем. Хәзерге вакытта мин гуманитар гимназия-интернатының 8 Б сыйныфында укыйм. Яраткан фәннәрем - математика, инглиз, татар, рус телләре. Мин буш вакытымда спорт белән шөгыльләнергә, биергә, рәсем ясарга, җырларга, китап укырга яратам. Мәктәптә математика, география, биология, рус теле буенча олимпиадаларда, ”Зирәк тиен”, ”Кенгуру” бәйгеләрендә катнаштым, Г.Тукайга 125 ел тулу уңаеннан уткәрелгән тәрҗемәчеләр бәйгесендә 1 урынны, ә “Иң шәп әйдаман” конкурсында 2 урыннарны яуладым. Киләчәктә тәрҗемәче һөнәрен сайларга уйлыйм.

Мин, Галиева Алинә Рамис кызы, 1998 нче елның 8 нче маенда Актаныш районы Татар Суыксуы авылында туганмын. Татар Суыксуы урта мәктәбендә “5”ле билгеләренә генә укыдым. ”Зирәк тиен”, ”Русский медвежонок”, ”Кенгуру” конкурсларында гел катнашып килдем. 2010 елда “Сабантуй” редакциясе оештырган Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган викторинада катнашып Рәхмәт хаты һәм Муса Җәлилнең үз кулы белән язылган шигырьләре тупланган дәфтәренең репринт басмасы белән бүләкләндем. 2011 елда “Тукай белән ХХI гасырга ” республика эрудитлар бәйгесендә катнаштым, Мактау кәгазе белән бүләкләндем. ”Тукай минем йөрәкләрдә” эрудитлар бәйгесенең район этабында 2 нче урын алдым. Рус теле, инглиз теле, биология буенча район олимпиадаларында катнаштым һәм биология буенча 2 нче урынны алдым. Рәсем конкурсларында да призлы урыннарым күп. Мин төрле кичәләрдә теләп катнашам. Җырларга, биергә, кичәләр, концертлар алып барырга яратам. Шушы тырышлыкларым өчен Актаныш муниципаль районы башлыгы Э.Н.Фаттахов кулыннан Рәхмәт хаты алдым.

Мин әти-әниемне, сеңелләремне, сыйныфташларымны, укытучыларымны, туган авылымны, табигатьне бик-бик яратам.

Буш вакытларымда әдәби китаплар укыйм, әти-әниемә ярдәм итәм, рәсемнәр ясыйм, сеңелләрем Ралинә һәм Зәринә белән уйныйм, шигырьләр иҗат итәм. Миннән күреп, сеңлем Ралинә дә шигырьләр уйлап чыгарырга тырыша. Безне кызыксындыручы да, дәртләндерүче дә, ярдәм итүче дә — әниебез.


Исән-саумы, гимназия!
1 сентябрь — белем бәйрәме,

Көзнең иң матур, серле бәйрәме.

Әлеге бәйрәмнең бизәге ул — без,

Төрле булсак та, максатыбыз бер.


Быел гимназиядә өр-яңа хәбәр:

Ачалар икән интернат-мәктәп.

Татар, рус, инглиз телләрен белсәң,

Рәхим ит, дустым, бу — синең мәктәп.


Исән-саумы, гимназия,

Без киләсен белдеңме?

Тестлар биреп йөргән чакта

Читтән карап көлдеңме?


“Җырчы”,”биюче”, “академиклар”,

“Рәссам”, “язучы”, “математиклар”

Җыелганнар бит гимназиягә,

Үзләре көчен сынап карарга.


Зур рәхмәт сезгә, өлкәннәр,

Шатлык бүләк иттегез.

Лаеклы алмаш булырбыз,

Тик чүт кенә көтегез!





Бәллүр каләм
Гимназиямә

Сиңа килеп тәүге тапкыр,

Ачкан чакта ишегең,

Ничек кабул итәрсең дип

Туды күңелдә шигем.

Колач җәеп каршы алдың,

Барсы өчен зур рәхмәт.

Белем үрләренә атлыйм -

Синдә укуы рәхәт.

Саф татарча рәхәтләнеп

Сөйләшеп була синдә.

Такташ, Җәлил, Тукай моңы

Күңелгә тула синдә.

Рәхмәт сиңа, гимназиям,

Өмет аклавың өчен.

Әнкәм теле – ТАТАР ТЕЛЕН

Ватмый саклавың өчен!

Альберт Хәев, 2 сыйныф
Көз

Көз килә, көз килә,

Сары яфраклар көлә.

Көз килгәнгә сөенеп,

Әбием мендәр чигә.

Рәмис Фазразиев, 2 сыйныф

Мәктәп.

Менә көтеп алган белем көне килеп җитте. Матур күлмәкләр киеп, кулга чәчәкләр алып мәктәпкә киттек. Укытучы апабыз безне елмаеп каршы алды. Ә классташлар үзгәргәннәр, үскәннәр. Каникуллар ничек үткәнен сөйләшә башлагач, бик кызык һәм күңелле булды. Белем илендә безне тагын бик күп сынаулар көтә.



Сөмбел Гарипова, 2 сыйныф
Минем яраткан әнием.

Минем әнием Алмазия исемле. Ул икмәк комбинатында эшли. Эштә алар бик тәмле итеп ипи пешерәләр. Әни яңа пешкән ипиләрне кибетләргә җибәрә. Эштән кайткач, вакытын безнең белән үткәрергә ярата. Әнием бик тәмле итеп ашарга пешерә. Без гайләбез белән әнием пешергән барлык ризыкларны да яратып ашыйбыз. Әнием бәйләргә, тегәргә ярата. Әнигә карап мин дә бик күп нәрсәләргә өйрәнәм. Мин әниемне бие яратам.



Зөлфия Мөхәмәтдинова, 3 сыйныф
Көзге табигатьтә кунакта.

Менә алтын көз җитте. Көннәр суына, яфраклар саргая башлады. Без сыйныфыбыз белән көзге урманны күзәтергә чыктык. Көзге урман бик матур. Җир өстенә сары келәм җәйгән кебек яфраклар коелган. Без урманда тукран күрдек. Ул имән агачында тукылдап утыра иде. Без төрле-төрле яфраклар, чикләвек җыйдык. Урман астында гына күл бар, без шунда юл тоттык. Күлнең суы кимегән. Күлдә кечкенә генә балыклар йөзеп йөри. Яр читендә казлар каңгылдаша. Аннары без үзебез чистарткан чишмәгә бардык. Чишмәнең саф суын эчтек. Аны чүпләрдән арындырдык.

Көзге табигать безгә бик ошады. Безгә бик күңелле булды.

Рамазан Исламов, 3 сыйныф
Укытучым.

Көз җитүгә без мәктәпкә барабыз. Мәктәптә безне елмаеп сыйныф җитәкчебез Гөлнара Йосыф кызы каршы ала. Ул безне матур һәм дөрес итеп язарга, укырга өйрәтә. Табигатьнең төрле серләре белән таныштыра. Безне мактый да, безнең өчен борчыла да. Ул безгә дәресләрне бөртекләп аңлата. Аның аңлатканын без тын калып тыңлыйбыз. Мин укытучымны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Аңа уңышлар, сәламәтлек телим.



Ләйсән Зияева, 3 сыйныф
Минем мәктәбем.

Мин өченче сыйныфта укыйм. Безнең сыйныфта унтугыз бала: ун кыз һәм тугыз малай. Барыбыз да тату яшибез. Мин мәктәпкә йөри башлагач, бик күп дуслар таптым. Безнең класс җитәкчебез - Гөлнара Йосыф кызы. Ул безгә әниебез кебек. Аның дәресләрендә без үзебез белмәгән күп нәрсәләргә өйрәнәбез. Безнең мәктәбебезгә тиздән алты яшь тула. Мәктәбебез бик зур һәм якты. Сыйныф бүлмәбездә төрле-төрле гөлләр үстерәбез. Без анда бик теләп укыйбыз.



Чулпан Вилданова, 3сыйныф
Әни

Әниебез, син бит безнең –

Иң әйбәте, матуры,

Иң сөйкемле, ягымлысы,

Эшкә дә иң батыры.

И әнибез, без сине

Яратабыз чын – чынлап.

Рәхмәт безне үстергәнгә,

Бишек җырлары җырлап.

Ни әйтсәң, шуны тыңларбыз,

Һич чыкмабыз сүзеңнән.

Безнең өчен беркем дә юк

Кадерлерәк үзеңнән.

Таһир Хөрмәтуллин,2 сыйныф

Әниемне яратам –

Минеке булган өчен;

Кызыклы әкиятләр

Укый ул миңа кичен;

Иртән уята иркәләп,

Озата мәктәбемә.

Чиксез олы рәхмәтле мин



Сөекле әниемә. Алисә Фәрдиева, 2 сыйныф


Знаете ли вы, что…
«Роза» (на илл.), цветущая на расстоянии 300 млн. световых лет от Земли, составлена из взаимодействующих галактик.

  • В Древнем Египте только фараон мог носить платок с синими продольными полосами.

  • Ступив на Южное седло, альпинисты попадают в зону смерти.

  • Самое длинное название фильма, когда-либо номинированного на «Оскар», состоит из 62 знаков.

  • В Азии есть своя «Берлинская стена».

  • Чтобы дорисовать улыбку на штате Айдахо, Йеллоустону потребовалось 17 миллионов лет.

  • Город, бывший некогда одним из крупных центров индустрии немного кино, в 1998 году исчез с карты Канады.

  • На последнем чемпионате мира россияне повторили достижение по числу золотых медалей сборной СССР двадцатилетней давности.


Интересный факт обо всем на свете


  • Самая длинная медуза, измеренная человеком, составляла в длину почти 50 метров - половину длины футбольного поля. Вот это монстр!

  • Европейские карусели вращаются по часовой стрелке, американские – против.

  • Знаете, как называется знак бесконечности - горизонтальная восьмерка? Лемниската.

  • Бетховен, Шуберт, Дворжак умерли, не успев закончить десятую симфонию.

  • Большинство копытных (от лошадей до жирафов) спят стоя. Это дает им драгоценные секунды времени в случае нападения хищников.

  • В свое время в бильярд играли под открытым небом, поэтому покрытие стола имеет зеленый цвет.

  • День на Меркурии дольше, чем меркурианский год.

  • Джордж Вашингтон не пожимал руки при встрече - он предпочитал кланяться.

  • Гигантские кальмары иногда пируют детенышами китов.

  • Чтобы выжить в холоде, белые медведи имеют темную кожу и прозрачный мех, волоски которого «доставляют» тепло снаружи к поверхности тела и не пропускают в обратном направлении. Такая система настолько эффективна, что мишки практически незаметны в инфракрасном свете (камера ночного видения).

  • Вспышки разного цвета, которые видны, когда вы трете глаза, называются «фосфены» (phosphenes).

  • В Канаде больше озер, чем во всех других странах вместе взятых.

  • В Шотландии в 1984 году были найдены следы самого маленького динозавра. Это чудовище было размером с воробья!

  • Многие супермаркеты располагают отдел свежей выпечки поближе ко входу, потому что запах свежего хлеба стимулирует людей покупать активнее.

Самая часто ломающаяся кость в теле человека – ключица.






Гимназист № 1 (1) сентябрь 2011 ел



Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет