1 нче сыйныф. Әзерлек чоры



бет3/9
Дата17.07.2016
өлшемі1.53 Mb.
#206125
1   2   3   4   5   6   7   8   9

Контроль күчереп язу.
Зәңгәр күктә кояш елмая. Җылы җилләр исә башлады. Яз исе аңкый. Гөрләвекләр ага. Ояларда сыерчыклар сайрый.

Ямьле яз килде, күңелле яз килде! (22 сүз.)


Сүзлек диктант.
Елга, ел, егет, елмаю, ерак, ефәк, еш, ерык, ерткыч, ертык.(10 сүз)

Эз, элеватор, экватор, электр, элек, эри, элемтә, эшче, энем, энә, эре, эссе, эч, эл, эт, эшләпә. (16 сүз.)


Хәтер диктанты.
Көз.

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.
Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте,

Җылы якка, көньякка.(22 сүз.)


(Кави Нәҗми.)
Ө, е хәрефләре.
Сүзлек диктанты.
Өлеш, өрек, өермә, пөхтәлек, төлке, бөре, төтен, бөтен, сөлге, дөрес. 10 сүз.)
Искәртмәле диктант.
Яз җитте. Рөстәм белән Гөлсем гөлләр үстерергә уйладылар. Зөхрә туфрак алып килгән. Балалар туфракны савытларга салганнар. Алар гөлләрне шул савытларга утыртканнар. Җәй җитте. Гөлләр матур булып үстеләр. (27 сүз.)
Сайланма диктантлар.
ө-е хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.
Сүз ясарга өйрәнәбез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз, бүләрбез

Төрле санны дәрестә.


Ак кәгазь буйлап үтәр

Безнең тәүге юлыбыз.

Оста эшчеләр итәр

Безне оста кулыбыз.


Энә алып кулга без

Киң келәмнәр чигәрбез,

Чыгып иркен кырга без

Бергә иген игәрбез.


(Зәки Нуридан.)
Контроль күчереп язу.
Туп.
Типтем - очты биеп-биеп,

Суга төште – батмады.

Әни әйтә: - Шуны чөеп,

Тәрәзәне ватма! – ди.


Урманда яз. Ак каеннар язга шатлана. Кәүсә буйлап татлы су агыза. Ул суны тукраннар татыды. Күк песнәкләр бал кебек тәмле суны эчтеләр. Алар кунак булды.

Яшел чирәм күренә башлады. (27 сүз.)


ө-е хәрефләре.
Сүзлек диктанты.
Өй, өн, төлке, көз, сөлге, өлге, өрәңге, өлеш, өзек, йөрәк, өстәл, мөгез, йөз, көчек, көн, чөгендер, көчле. (17 сүз.)
Искәртмәле диктант.
Урманда яз. Әтәч уянды. Ул кунача өстенә менеп басты. Шуннан барлык көченә сузып кычкырып җибәрде. Көтмәгәндә әтәчнең аягы таеп китте. Ул кунача өстеннән егылып төште. (23 сүз )
(Мирсәй Әмир буенча.)
о, ы хәрефләре.
Сүзлек диктанты.
Солы, орлык, тормыш, помидор, йолдыз, орден, поезд, вагон, уңыш, музыка, посылка, чыршы, кош, кыш, очучы, азык, болыт, корт, кояш, борындык, орчык, торма, торна, болын, олы, ком. (26 сүз.)
Искәрмә: укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.
Сайланма диктант.
о-ы хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.
Кешеләр пошины кулга ияләштерергә күптән тырышалар. Кострома өлкәсендәге Сумароково авылында поши фермасы бар. Поши – чыдам, салкынга бирешми торган хайван. Пошилар калын карда да, язгы пычракта да җиңел йөриләр. Азыклары – агач кайрысы, нарат, чыршы һәм усак ботаклары. (34 сүз.)
(«Салават күпере» журналыннан)
Табышмаклар.
Толыбы өйдә,

Җиңе урамда.

Саклый ул безне

Салкын буранда. (Мич.)


Алгы тәие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка. (Куян.)


Искәртмәле диктантлар
Чыршы бәйрәме. Тиздән чыршы бәйрәме җитә. Без бик матур чыршы сатып алдык. Кич белән чыршыны бизи башладык. Чыршының югары очына йолдыз куйдык. Ботакларына конфетлар, уенчыклар элдек. Куян белән төлкене чыршы төбенә бастырдык. (30 сүз.)
Чыршы күркәсе. Чыршы күркәсе урмандагы җәнлекләргә азык булып тора. Көзге запасы беткән арада, тиен дә күркә чемченә башлый. Ул чыршы бөресен дә ашый. Көн бик салкын булса, йомшак койрыгын ябынып, өнендә тик ята. (29 сүз.)
Сүзлек: чыршы күркәсе – еловая шишка (русча)
(Гарәфи Хәсәновтан.)
Я хәрефе.
Сүзлек диктанты.
Ял, октябрь, яз, яңгыр, куян, яфрак, кыяр, яшь, ярдәм, ямьле, яхшы, як, ялкын, якын, яңа, оя, якты, яулык, яшен, яшел, кояш, ябалак, Ильяс, Галия, Баян, Нурия.
Искәрмә. Укытучы 6-8 сүз сайлап яздыра.
Сайланма диктант.
Калын әйтелә торган я(йа) сузыгы кергән сүзләрне – бер баганага, нечкә әйтелә торган я(йә) сузыгы кергән сүзләрне икенче баганага язарга.
1. Менә ямьле яз җитте. Җылы яктан кайткан кошлар оя ясарга керештеләр.2. Балалар хезмәт яраталар. Алар бер-берсенә ярдәм итәләр. 3. Кояш нурлары якты һәм җылы. 4. Санияләргә буяучы килде. Ул стеналарны ак буяу белән буяды. Ишекләр ялтырады. Бүлмә яктырып китте.
Фонетик анализ.
Виктория, ябалак, куая, яз.
Контроль күчереп язу.
Юлда. Көн аяз. Кояш нурларында карлар җемелди. Төнлә атлар яхшы ял иткән. Без тирә-якны күзәтеп барабыз. Менә безнең чана яныннан гына куян чабып узды. Ул шундук чыршылар арасына кереп яшеренде. (29 сүз.)
Ю хәрефе.
Сүзлек диктанты.
Аю, юл, юа, юлчы, юкә, юлдаш, юеш, юка, юрган, юмарт, юаш, югары, кыю, июнь, июль, юан, юк, Каюм, Әюп, Юныс.(20 сүз)
Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.
Искәртмәле диктант.
1. Кырга ак юрган ябылган. 2. Юлчылар яңа юллар салалар. 3. Юлда яхшы юлдаш белән бик күңелле. 4. Юл буенда юкә агачлары үсеп утыра. 5. Аю бал ярата. 6. Юныс белән Әюп безнең сыйныфта укыйлар. (29 сүз.)
Аңлатмалы диктант.
Аю. Каюм белән Юлдаш урманга киттеләр. Урманда аю яши. Балалар юлның икенче ягында аю күрделәр. Аю юкә агачлары арасына кереп югалды. (20 сүз.)
Фонетик анализ.
Юл, Әюп, каюта, юрган, кыю.
Күрмә диктант.
Юкә. Җәй. Безнең бакчада юкә агачы үсә. Юкә агачы ак чәчәк ата. Чәчәкләр хуш ис тарата. Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыя. Юкә балы бик тәмле һәм файдалы. (26 сүз.)
Е хәрефе.
Сүзлек диктанты.

Ел, елга,елан, ефәк, ерак, егерме, егет, каен, уен, пенал, тиен, кое, аптека, көе, сыер, ферма, сыерчык, оек, кием, уенчык, нефть, куе, сыек, еш.(24 сүз)


Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.
Искәртмәле диктант.
Игелекле бала.
Олы юл чатында таякка таянган бер бабай тора. Юлның икенче ягына чыгу аңа бик читен. Шулвакыт укучылар күренә. Аларның берсе бабай янына килә дә аңа юлны аркылы чыгарга булыша. Бу бала ярдәмчел булып үскән. Аңа бабай рәхмәт әйтә. (37 сүз.)
Аңлатмалы диктант.
Каен. Каен агачы бик матур. Аның ак кәүсәсе ерактан ук күренә. Каенның бөресе дә бик файдалы. Аны җыеп аптекага тапшыралар. Аптекада каен бөресеннән дару ясыйлар. (24 сүз.)
Контроль күчереп язу.
Сыерчык. Тәрәзә каршында юкә агачы үсә. Анда сыерчык оясы куелган. Ул ояга ел саен сыерчыклар очып кайта. Алар быел да кайтырлар. Сыерчыклар, мамык җыеп, оя ясарлар, бала чыгарырлар. (27 сүз.)
Контроль диктант.
Көз. Әле генә ямьле җәй иде. Урманда кошлар җыры гөрли иде. Бөдрә чәчле каеннар җилфердәп тора иде.

Хәзер дөнья тынып калды. Көз килде. Ул каен яфракларын Сары буяуга манып китте. Җил сары яфракларны җиргә койды. Каен ялангач калды. Кошлар ерак илләргә китеп баралар. (42 сүз.)


Файдалы яшелчәләр. Яшелчәләр витаминнарга бай. Шуңа күрә яшелчә бик файдалы азык. Яшелчә ашаган кеше сәламәт була.

Безнең бакчада кишер, бәрәңге үсә. Яшелчәләрне яхшылап юып ашарга кирәк. (27 сүз.)


(«Салават күпере» журналынннан)
Тартык аваз хәрефләре.
Й хәрефе.
Сүзлек диктанты.
Йозак, йөзә, көймә, йокы, йолдыз, йөри, йомырка, йорт, йомры, төймә, йон, йөзек, укый, өй, сөйли, йөрәк, бәйрәм, коймак, каймак, йөгерә, ашый, йөз, уйный, йөзем, йөгән, йом, йомшак, йомгак, кайта. (30 сүз.)
Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.
Искәртмәле диктант.
Безнең гаилә. Без гаиләдә бик тату яшибез. Әткәй фермада атлар карый. Әни бозау карый. Бабай йорт хайваннарын ашата. Безнең әби өй эшләрен карый. Абый урман саклый. Апа алтынчы сыйныфта укый. Мин икенче сыйныфка йөрим. Без, мәтәптән кайткач, әби белән бабайга булышабыз. (39 сүз.)
(«Салават күпере» журналыннан)
Сайланма диктант.
Й хәрефе кергән сүзләрне сайлап язарга.
Әйбәт түгел мактану,

Кайчагында чак калам.

Ә бу юлы чын-чынлап

Мактанмыйча мактанам.


(Мөдәрис Әгъләмов.)
Табышмак.
Минем белән уйныйлар,

Кулларыннан куймыйлар,

Иркәлиләр, сөяләр,

Йокла, балам, дияләр,

Үсә төшкәч балалар

Мине онытып калалар.


(Курчак.)
Күрмә диктант.
Төнлә йөри – ятмый,

Суга чума – батмый,

Акмый, йөзми, тик тормый,

Тик торса да тоттырмый.


(Суга төшкән ай шәүләсе).
Контроль диктантлар.
Җанварлар. Кыргый җанварлар кышны төрлечә уздыра. Аю кыш буе йоклый. Бүреләр аю өне янына якын да килеп карамыйлар. Алар аю уяныр дип курка. Тиен җәй көне азыкны күп итеп әзерли. Кышын ул шул азык белән туена. (35 сүз.)
Йомран. Йомран – кызык җәнлек. Җәй һәм көз буе кимерә, май җыя. Кыш җитә башласа, күзләрен йокы баса. Ул оясына тыйтаклый. Кышын йоклап үткәрә. Өнен каплый. Йокыга тала. (28 сүз.)
В хәрефе.
Сүзлек диктант.
Авыл, аваз, авыз, ванна, вышка, витамин, Вәли, Вәсимә, Вилдан, Сәвия, Вафа, ватан, вертолёт, трамвай, завод, велосипед, винт, виктория, виноград, тепловоз, вагон, кавын, тавык, вәгъдә, ваза, савыт, һава, гыйнвар, февраль, диван, квас, август, вокзал, тавыш, вафля, гөрләвек, звонок, конверт, повар, давыл. (45 сүз.)
Искәрмә. Укытучы үзе кирәк дип тапкан 6-8 сүзне яздыра.
Үз-үзеңне тикшерү диктанты.
Сәгать. Сәгать секунд саен тавыш бирә. Вакытны белү өчен, кешеләр сәгатькә карыйлар. Сәгать трамвай, автобус, тепловоз, автомобиль, велосипедларның нинди тизлек белән йөрүләрен күрсәтә. (22 сүз.)
Сайланма диктант.
В хәрефе кергән сүзләрне генә сайлап иҗекләргә бүлеп язарга.
Авылда. Җәйге каникуллар башланды. Равил белән Вәсимә авылга дәү әниләренә кунакка килде. Дәү әниләре аларны шатланып каршы алды. Балалар авылда Вилдан һәм Сәвия белән дуслаштылар. Вилдан белән Сәвия яңа дусларына авыллары турында сөйләделәр. Равил һәм Вәсимә аларның сөйләвен рәхәтләнеп тыңладылар. (39 сүз.)
(«Салават күпере» журналыннан)
Контроль күчереп язу.
Башкала. Казан – Татарстанның башкаласы. Казан шәһәрендә миллионнан артык кеше яши. Анда метро ачылды. Казан урамнарында автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар йөри. Казан бик зур һәм матур шәһәр. Казанда заводлар күп. (27 сүз.)
К, г хәрефләре.
Сүзлек диктант.
Гөл, карлыган, елга, гөмбә, кыяр, суган, сарык, туган, күл, бәрәңге, чөгендер, күгәрчен, иген, газета, кул, яңгыр, аяк, егерме, герой, колак, каш, укучы, укытучы, каләм, төлке, кәҗә, саескан, кара, агач, карт, егет, керпе, кеше, кием, китап, кишер, кояш. кыш, сыерчык, кыз, көз, көймә. (42 сүз.)
Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.
Сайланма диктант.
Җилләр.
Җилләр, җилләр, исегез,

Болытларны кисегез!

Зәңгәр диңгез өстендә

Ак дулкыннар ишегез!


Алтын бодай кырларын

Тибрәндереп үтегез!

Боз тауларын куарга

Төньякларга китегез.


(Муса Җәлил.)
К, г хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.
Аңлатмалы диктант.
1. Газизә гөлләргә су сибә. 2. Көчле яңгыр ява башлады. 3. Без бакчада кишер, чөгендер һәм бәрәңге утырттык. 4. Галия белән Илгизәр урманга гөмбәгә баралар. 5. Гомәр күгәрченнәргә җим салды. 6. Гаяз абый газетадан шигырь укый. 7. Гөлия өчпочмак пешерә.
Сайланма диктант.
К, г авазлары калын укыла торган сүзләрне – бер баганага, нечкә укыла торган сүзләрне икенче баганага сайлап язырга.
Куянкай.
Әй, куян,куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.


Ике колагы

Озынкай гына,

Аягы җиңел –

Мамыккай гына.


Койрыгы тора

Өрпелеп кенә,

Мыегы тора

Бөркелеп кенә.


Борыны кечкенә,

Бөгелгән генә,

Ирене дә ярык,

Бүленгән генә.


Күзләре чалыш,

Түгәрәк кенә,

Ул йөри, йөри

Чүгәләп кенә.


(Нәкый Исәнбәт.)
Искәртмәле диктант.
Урман тургае.
Урман тургае туган ягына иртә кайта. Кыш калын тунын салырга өлгерми,тургай инде чишмәдәй челтери башлый.

Җәйге төндә урман тургаен агач башында күрә алмассың. Ул зәңгәр күктән табигатьне мактап җырлар. (32 сүз.)


(Гарәфи Хәсәновтан.)
Икенче җөмләдәге өтер һәм кызыл юл искәртелә.
К, г хәрефләре кергән сүзләрнең астына сызарга.
М, н, ң хәрефләре.
Сүзлек диктант.
Бәрәңге, уңыш, мең, тун, сеңелем, энем, өрәңге, яңгыр, җиңел, күңелле, караңгы, таң, чаңгы, зәңгәр, шиңә, иң, уң, киң, туңа, яңа, аңа, җиңү.
Искәртмәле диктантлар.
Җәйге яңгыр. Яңгыр туктамады. Күк ачылды. Тагын кояш чыкты. Балалар урамга ташландылар. Яңгыр суларында уйнарга тотындылар. Үләннәр, чәчәкләр, яфраклар җанланды. Яңгыр тамчылары, кояш нурларында, ялтырап уйнадылар. (24 сүз.)
1. Ул әнисенә һәрвакыт булыша. 2. Хәзер көннең иң кыска вакыты. 3. Тирә - юньгә сыек томан таралган. 4. Алар уңнан сулга таба борылдылар. 5. Ул аны тиз аңлап алды. 6. Нәсим белән Нәсимә бертуганнар. 7. Бу каләмне очы үткен.
Күрмә диктант.
Борын аваз хәрефләренең асларына сызарга.
Туган авыл.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән. (23 сүз.)


(Габдулла Тукай.)
Аңлатмалы диктант.
Куян.
Кышка ерак калмады. Куян кыска һәм соры йонын койган. Аңа озын йон үсә башлаган.Ул аякларына ак итек кигән кебек күренә.

Үзәк өзгеч суык һәм ачлык килә. Ерткыч җәнлекләр тынычлык бирмиләр. Куянны йөгерек аяклары коткара. (35 сүз.)


(Гарәфи .Хәсәновтан.)
Контроль диктант.
Кышкы урман.
Урман кайбер хайваннарны салкыннан саклый. Аюны көздән үк караңгы өненә кертә. Куянны ак көрт эченә яшерә. Көртлекләр тирән кар эченә чумалар. Ә ач бүрене урман кызганмый. Ул төн буе чаба. Үзенә азык эзли. (33 сүз.)

(Гарәфи Хәсәнов буенча.)
Сүзлек: көртлек – тетерев, тетёрка (русча)
Сүздә бертөрле ике тартыкның янәшә килүе.

Сүзлек диктант.
Группа, эссе, пассажир, ванна, класс, Чалы, аккош, Саттар, касса, Габбас. (10 сүз.)
Искәртмәле диктант.
Әбиләргә кунакка.
Безнең әбиләр Чаллыда яши. Мин Габбас белән әбиләргә кунакка барам. Мулланур абый безне озата бара. Менә касса. Мулланур абый кассадан билет алды. Самолётка утырыр вакыт җитте. Пассажирлар урыннарына кереп утырдылар.

Самолёт күккә күтәрелде һәм безне Чаллыга алып китте. (38 сүз.)


Сайланма диктант.
Бертөрле ике тартык янәшә килгән сүзләрне сайлап язарга.
Кырмыскалар илендә.
Ни булганын күреп кайттым,

Сөйләп бирим үзеңә:

Карт имәннең төбендә,

Кырмыскалар өндә.


Эшкә киткән эшчәннәр

Йөгерешеп кайттылар.

Этеш-төртеш булмасын дип,

Бер чиратка бастылар.


Берәм-берәм һәммәсе

Кереп китте ишектән.

Аһ, наян, берсе генә

Кереп китте тишектән.


(Бикә Рәхимова.)
Яз килә.
Яз җитте. Озын төннәр, салкыннар, бураннар үтте. Урманнар уянды. Яшел үләннәр күренде. Беренче сулар акты. Җылы яклардан кошлар кайтты. (19 сүз.)
Күрмә диктант.
Чәчәкләр ае.
Июнь – чәчәкләр ае. Яшел хәтфә үләннәр берсенән – берсе

матурырак чәчәкләргә төренә. Урман итәкләрендә, аланнарда энҗе чәчәк чәчәккә бөреләнгән. Аннан хуш ис аңкый. Бакчалар ап-ак чәчәккә күмелгән. Эссе көннәрдә яшенле яңгырлар явып үтә. (31 сүз.)


Искәрмә.Бөреләнгән сүзе тактага языла.
Нечкәлек (ь), калынлык (ъ) һәм аеру билгеләре.
Сүзлек диктанты.
Ямьле, Мәрьям, сәгать, дөнья, альбом, алъяпкыч, вәъдә, лагерь, шигырь, шагыйрь, Ильяс, ятьмә, сәнгать, Сәгъди, яшь, яшьлек, кәгазь.
Искәрмә. Укытучы сайлап 6-8 сүз яздыра.
Искәртмле диктант.
Көз.
Һава саф. Басуларда тынычлык урнашты. Табигатьнең матур чагы. Ямьле сентябрь ае җитте. Коры һәм җылы көннәр башланды. Алмагачлар мул уңыш вәгъдә итә. Тиздән сары яфраклар җирне алтынга маныр. (28 сүз.)
Кем? Нәрсә? Сорауларына җавап булып килгән сүзләр.
(Предмет исемнәре.)
Грамматик биремле диктант.
Бу кем? соравына җавап бирә торган сүзләр астына бер, бу нәрсә? соравына җавап бирә торган сүзләр астына ике сызык сызарга.

Эз.
Зөфәр белән Мөнир чаңгы шуарга чыктылар. Алар урман эченә керделәр. Кар өстенә алар куян эзе күрделәр. Эз бара-бара да куаклар арасына кереп югала. Аннан өрәңге агачы янына килеп чыга. (29 сүз.)
(Гариф Ахунов буенча.)
Сайланма диктант.
Кем? Нәрсә? Кемнәр? Нәрсәләр? сорауларына җавап булып килгән сүзләрне сайлап язарга.

Песнәк.
Песнәкнең бик тә ашыйсы килде. Аның кунмаган ботагы калмады. Әммә бер генә ботактан да бөҗәк тапмады.

Әнә чыршыда тукран утыра. Ул чыршы күркәсенең орлыгын ашый. Орлыклар читкә чәчри. Чәчрәгән орлыкны чүпләргә песнәк килә. Ач песнәк орлыкны кабып кына йота. (38 сүз.)


(Гарәфи Хәсанов буенча)
Кышкы уеннар.
Туган якка кыш киде. Җирне йомшак кар каплады. Балалар мәктәптән кайты. Алар урамга чыктылар. Балалар кар тәгәрәтеләр. Алар бергәләп кар бабай ясарга хәзерләнәләр. (22 сүз.)
Иҗади биремле диктант.
Сорауларга җавап булып килә торган сүзләрне өстәп язарга.
1. Мин әнигә (нәрсә?) (бәрәңге, кәбестә кишер, алма, суган, ит) турарга булыштым. 2. Апа кибеттән (нәрсә?) (май, шикәр, он, тоз, казылык, конфет) алып кайтты. 3. Абый (нәрсәгә?) (мәчегә, сыерга, эткә, сарыкка, атка) ашарга бирде. 4. Миңа әти (нәрсә?) (курчак, барабан, туп, китап, дәфтәр) сатып алды.
Күрмә диктант.
Сорауларга җавап язарга.
Куян.
(Нәрсәнең?) туны бик җылы һәм ап-ак. Тун (нәрсәне?) салкыннан һәм аучыдан саклый. Кар да, (нәрсә?) ак . (Нәрсә?) агач ботакларын, ачы кайрыларны кимерә. (Нәрсә?) җыл җәйне ярата. Җәй көне рәхәт, азык күп була.
(куянның, куянны, куян)
Кеше исемнәрендә һәм фамилияләрендә, хайван кушаматларында, шәһәр, авыл, елга, исемнәрендә, баш хәреф.
Иҗади диктантлар.
1. Текста бирелгән исем-фамилияләрне укучылар үзләре белгән исем-фамилияләр белән алмаштырып язалар.
Дежур тору.
Без бүген дежур торабыз. Һәр укучыга эш бирелгән. Хәсәнов Исмагил белән Сөнгатуллина Резеда гөлләрне тәрбияли. Абдрахманов Дамир тактада язганны сөртә. Ибраһимов Данил тәнәфестә төрле уеннар оештыра. Вафина Әлинә ашханәдә дежур тора. Шәрипов Алмаз попугайларга җим сала. (39 сүз.)
2.Җөмләләрне тутырып язарга.
Әтинең фамилиясе … . Әнинең фамилиясе … . Минем фамилиям … . безнең укытучыларның фамилияләре … .
Күрмә диктантлар.
Безнең шәһәр.
Казан бик зур һәм матур шәһәр. Казанда Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил, Сәлих Сәйдәшев һәм Шәриф Камал музейлары бар. Алар барысы да Казанда яшәгән һәм иҗат иткәннәр. (26 сүз.)
Татарстан.
Татарстан республикасы зур һәм бай. Татарстанның баш шәһәре – Казан. Казан Казансу елгасы буена урнашкан. Казансу елгасы Иделгә кушыла. Кама елгасы буенда Түбән Кама шәһәре урнашкан. Түбән Кама шәһәрендә бик зур автомобиль заводы эшли. (31 сүз.)
Иҗади биремле диктант.
Минем исемем … . Мин … шәһәрендә яшим. Казан шәһәре яныннан … һәм … елгалары ага. Мин … урамында яшим.
Искәртмәле диктант.
Дуслар.
Без авылда яшибез. Якында гына урман. Җәйге каникуллар башланды. Мин дусларым белән урманга бардым. Ләйлә чәчәкләрдән тәкыя үрде. Гөлия чәчәк бәйләме җыя. Айдар белән Азат күбәләк тотарга тырышалар. Мин җиләк җыям. (31 сүз.)
Әтнә.
Әлфия Әтнә авылында яши. Аларның йортлары Татарстан урамында урнашкан. Җәй көннәре Әлфия белән Гөлия Каенсар урманына гөмбәгә баралар. Дус кызлар Ашыт елгасына су коенырга төшәләр. Аларга ияреп Актырнак кушаматлы эт йөри.

Әтнә авылы бик матур урында урнашкан. (37 сүз.)


Контроль диктант.
Безнең Татарстан.
Татарстан – бай һәм зур. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда.

Татарстанны зур агым сулар бизи. Татарстан аркылы Идел, Кама, Агыйдел, Вятка елгалары ага. Безнең Ык, Зәй, Мишә, Чиремшән, Зөя, Казансу кебек елгалар үзләре генә ни тора. (36 сүз.)


(Гомәр Бәширов буенча.)
Контроль күчереп язу.
Дуслар.
Минем Мырауҗан кушаматлы мәчем бар. Көчегемнең кушаматы – Акмаңгай. Мырауҗан белән Акмаңгай – дуслар. Алар бергә ашыйлар һәм уйныйлар. Уйнап арыгач,ятып йоклыйлар. Мин дусларымны бик яратам. (25 сүз.)
Аңлатмалы диктант.
Без Кәче авылында яшибез. Савымчы Дания апа Сөтләч кушаматлы сыерны сава. Ат караучы Ислам абый Йолдыз кушаматлы атка печән ашата. Илдар Актүш кушаматлы эт белән бергә көтүдәге малларны саклый. (29 сүз.)
Күрмә диктантлар.
Шәһәр исемнәре.
Казан, Санкт-Петербург, Ташкент, Сочи, Киев, Мәскәү, Минск, Одесса, Яшел Үзән, Яр Чалы, Кинешма, Архангельск, Новороссийск. (13 сүз.)
Елга исемнәре.
Лена, Амур, Кама, Идел, Агыйдел, Мишә, Дон, Ока, Днепр, Дунай, Зәй, Двина, Енисей. (13 сүз.)
Хайван кушаматлары.
Актырнак, Караборын, Сөтләч, Сөтлебикә, Мияубикә, Мырауҗан, Муйнак, Сарбай, Алмачуар, Акбай, Акбаш, Актүш, Йолдыз, Акмаңгай. (14 сүз.)
Предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр.
(Нишли? Нишләде?)
Искәртмәле диктантлар.
1. Тайга урманында. Тайга урманында бик күп җәнлекләр яши. Ботактан ботакка тиеннәр сикерә. Зур пошилар елгага су эчәргә бара. Аю җиләк чүпли, елгада су коена. Ул анда балык та эләктергәли. Аланлыкта урман кәҗәләре йөри. (31 сүз.)
(Нияз Хәкимуллин буенча.)
2. Үшнә елгасы тын гына ага. Су өстендә энә караклары утыра. Аргы яктан моңлы җыр тавышы ишетелә. Малайлар җыр килгән якка йөгерәләр. Володя белән коляны күрүгә, Баһави тагын җыр сузды. Ул үзенең дусларын һәрвакыт җыр белән каршы ала. (37 сүз.)
( Рафаил Төхватуллин буенча.)
Сайланма диктантлар.
Нишли? Нишләде? сорауларына җавап булып килгән сүзләрне сайлап язарга.
1) Ипи булса …

Ипи басуда үсә.

Аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.


Шуннан килә өстәлгә,

Безгә куәт өстәргә!


Ипи булса табында,

Булдырам мин барын да!


(Роберт Миңнуллин)
2) Кыш килде. Урамнарга ак юрган җәйде. Бакчаларга кар тулды, агачлар ак «чәчәк» аттылар.

Рәшитнең әнисенә эш артты. Ул тротуарлар чистартырга урамга чыкты. Рәшит тә тик торырга яратмый. Үзе кебек бәләкәй көрәк күтәрде дә кар көри башлады. Көрәге аның фанерадан эшләнгән – җиңел.


(Абдулла Әхмәт буенча.)
3)Эшне белдергән сүзләрне сайлап язарга.
Яшенле яңгыр.
Җәйге кояшлы көн. Наил дуслары белән урманга китте. Алар урманга килеп җиттетеләр. Шул арада кайдандыр кара болыт килеп чыкты. Күк йөзе караңгыланды. Коеп яңгыр ява башлады.

Яшен яшьнәде. Күк күкрәде. Җәйге яңгыр тиз үтеп китте. Тагын ялт итеп кояш чыкты.(40 сүз.)


Иҗади диктантлар.
1.Бу әйберләр белән нишлиләр? Сорау урынына мәгънә ягыннан туры килерлек сүзләр куеп язарга.
Кайчы белән (нишлиләр?) … .

Пычак белән (нишлиләр?) … .

Көрәк белән (нишлиләр?) … .

Иләк белән (нишлиләр?) … .

Клей белән (нишлиләр?) … .

Чиләк белән (нишлиләр?) … .

Сабын белән (нишлиләр?) … .
2. Җөмләләрне тутырып язарга.
Кызлар гөлләргә су … . Малайлар кошларга оя … . Алия тактага язганны … . Укучылар дәрес … . Укытучы дәфтәр … . Бакчада җимешләр … .
Белешмә өчен сүзләр: өлгергән, ясый, сибә, сөртә, тикшерә,

зерли.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет