11нче сыйныф өчен татар теленнән (татар төркеме) биремнәр. А- 1 – а -24 нче тибындагы биремнәргә дөрес җавапның санын билгеләгез “ а -1



Дата30.06.2016
өлшемі54.1 Kb.
#168372
11нче сыйныф өчен татар теленнән (татар төркеме)

биремнәр.
« А- 1 – А -24 нче тибындагы биремнәргә дөрес җавапның санын билгеләгез “

А -1. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

  1. 8

  2. 10

  3. 6

  4. 12

Җавап: 4.

А- 2. Фонетика фәне нәрсәне өйрәнә?

  1. дөрес әйтелеш кагыйдәләрен ;

  2. дөрес язу кагыйдәләрен;

  3. телнең аваз төзелешен;

  4. авазларны һәм хәрефләрне өйрәнә.

Җавап:_3.__А-3.'>Җавап: 3.

А-3. Кайсы пар синоним була алмый?

  1. төлке – хәйләкәр кеше ;

  2. кибәк баш – надан;

  3. ишәк – тырыш кеше;

  4. сарык – акылсыз кеше.

Җавап: 3.

А -4. Яңа күренеш һәм төшенчәләргә бәйле рәвештә соңгы дәвердә барлыкка килгән сүзләр ничек аталалар ?

  1. архаизмнар ;

  2. неологизмнар ;

  3. фразеологизмнар ;

  4. терминнар.

Җавап:_2.__А_-6.'>Җавап: 2.

А- 5. Кайсы рәттәге сүзләр мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән ?

  1. кай-та-лар , сү-зем-не ;

  2. кит-ә-сез , эш-лә-гән-сең ;

  3. ки-лер-ләр , ба-рыр-сыз ;

  4. көт-кән-нәр ; ба-гыш-лый .

Җавап:_2.__А-_8'>Җавап: 2.

А -6. Кайсы сүзнең тамыры дөрес күрсәтелмәгән ?

  1. кояшлы ( кояш- );

  2. артында (арт- );

  3. урманчының ( урманчы- );

  4. җирдәш ( җир- ).

Җавап: 3.

А- 7. Билгеләмәне дәвам итегез.Предмет һәм затларны белдерә торган сүз төркеме ...

  1. фигыль дип атала;

  2. исем дип атала;

  3. сыйфат дип атала;

4)алмашлык дип атала.

Җавап: 2.

А- 8. Җөмләдәге сыйфатны аерып күрсәтегез. Көннәрдән беркөнне төньяктан усал диңгез патшасы килеп чыккан.(Г.Сабитов)

  1. диңгез;

  2. усал;

  3. беркөнне;

  4. төньяктан.

Җавап: 2.

А -9. Фигыль сүз төркеменә хас төрләнешне күрсәтәгез.

  1. килеш,сан,юнәлеш;

  2. юнәлеш,зат-сан,барлык-юклык,заман;

  3. килеш,тартым,сан;

  4. килеш,тартым,заман.

Җавап:_3._А-14.'>Җавап:_2.__А_-10.'>Җавап:_3.__А_-11'>Җавап: 2.

А -10. Кемдер,ничектер,берәү,әллә нәрсә алмашлыкларының төркемчәсен күрсәтегез.

  1. зат алмашлыклары;

  2. билгеләү алмашлыклары;

  3. билгесезлек алмашлыклары;

  4. күрсәтү алмашлыклары.

Җавап: 3.

А -11. Җем-җем, күк-күк, һау-һау сүзләре...
1) аваз ияртемнәре;

2) ымлыклар;

3) кисәкчәләр;

4) бәйлекләр.


Җавап:2.
А -12. Билгеләмәне дәвам итегез.Предметның, саннын, микъдарын белдереп, ничә? ничәнче? күпме? кебек сорауларга җавап биргән сүз төркеме...

  1. рәвеш дип атала;

  2. исем дип атала;

  3. сан дип атала;

  4. алмашлык дип атала.

Җавап:_4._А-19.'>Җавап: 3.

А-13. Җыешты фигыленең юнәлешен дөрес билгеләгез.


  1. төп юнәлештә;

  2. йөкләтү юнәлешендә;

  3. уртаклык юнәлешендә;

  4. кайтым юнәлешендә.


Җавап:_1._А-21.'>Җавап: 3.
А-14. Шарт фигыль кушымчасын күрсәтегез.


  1. -са/-сә;

  2. -ып/ -еп;

  3. –ачак/ -әчәк, -ячак/ -ячәк;

  4. –ган/ -гән, -кан/ -кән

Җавап: 1

А-15. Тамырдаш сүзләр бирелгән рәтне күрсәтегез.


  1. Тәрәзә, тәрәзәләр, тәрәзәгә;

  2. Китапчык, китаплар, китап;

  3. Сүз, сүзлек,сүзсез;

  4. Эшлә, эшли, эшләсен.


Җавап: 3.
А-16. Түбәндә күрсәтелгән сүзтезмәләрнең кайсысы фигыль сүзтезмә булып килгән?

  1. яңадан бару;

  2. әйткән сүз;

  3. күп нәрсә;

  4. иң матур.


Җавап: 1

А-17. Бер составлы җөмләне күрсәтегез.


  1. Ул үзе дә уңайсызланды. (А.Гыйләҗев.)

  2. Төн. Тирән тынлык. (Һ. Такташ.)

  3. Ашагач, үзеннән-үзе күз йомыла башлады.(Х.Камалов.)

  4. Мин бит агроном. (Х.Вахит.)


Җавап: 2
А-18. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Ак каеннар яфрак ярган чакта,

Яратамын яшьлек урамын. (Ә.Гаффар.)


  1. иярчен хәбәр җөмлә;

  2. иярчен ия җөмлә;

  3. иярчен сәбәп җөмлә;

  4. иярчен вакыт җөмлә.


Җавап: 4.
А-19. Билгеләмәне тәмамлагыз. Ике яки берничә кешенең үзара сөйләшүе...

  1. монолог дип атала;

  2. реплика дип атала;

  3. диалог дип атала;

  4. туры сөйләм дип атала.


Җавап: 3.
А-20. Әйтелү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез. Ул тораташ булып катып калды: аның каршына нурлы йөзләрен балкытып әбисе килә иде! (Р. Габделхакова.)

  1. тойгылы җөмлә;

  2. боерык җөмлә;

  3. хикәя җөмлә;

  4. сорау җөмлә.


Җавап: 1.
А-21. Дөнья матур, дөнья киң! (Г.Тукай.) җөмләсендә аерып бирелгән сүзләр:

  1. ия;

  2. хәбәр;

  3. аергыч;

  4. тәмамлык.


Җавап: 2.
А-22. Билгеләмәне дәвам итегез.

Сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен, хикәя җөмләдән соң...



  1. нокта куела;

  2. сорау билгесе куела;

  3. күп нокталар куела;

  4. нокталы өтер билгесе куела.


Җавап: 3.
А-23. Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?
Мәрхәмәтле җир! Нигәдер мин синең шундый томанлы, яңгырлы көннәреңне яратам. Син ул вакытта миңа ышанычлырак тоеласың. (М. Мәһдиев.)


  1. матур әдәбият стилендә;

  2. рәсми стильдә;

  3. фәнни стильдә


Җавап: 1.
А-24. Фразеологизмның мәгънәсе туры килмәгән рәтне күрсәтегез.


  1. борчак сибү – ялганлау;

  2. тел йотарлык – тәмле;

  3. баш вату-уйлау;

  4. күз ачып йомганчы-белмәү.


Җавап: 4.

Табигать һәм кеше.



  1. Кеше тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. 2) Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә. 3) Җирдән без файдалы казылмалар алабыз, кырларда иген үстерәбез. 4) Урман безгә агач, тиреләр, җиләкләр, гөмбәләр бирә. 5) Димәк, кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала. 6) Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк. 7) Табигатьне саклау-һәр кешенең изге бурычы.

8) Табигать безнең тормышыбызны бизи. 9) Күпме шатлык китерә ул безгә? 10) Кошлар сайрый, чишмә ага,урман шаулый... 11) Киң басуларда игеннәр үсә, елгалар ага, зәңгәр күлләр ялтырап ята.

12) Әмма табигать байлыклары чиксез түгел. 13) Кеше ул байлыкның кадерен белергә, аннан акыллы файдалана белергә тиеш.


В-1- В-5нче биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.
В-1. 3нче җөмләдәге ясалма сүзләрне языгыз.
Җавап: файдалы, казылмалар.
В-2. 4нче җөмләдәге тиңдәш тәмамлыкларны языгыз.
Җавап: агач, тиреләр, җиләкләр, гөмбәләр.
В-3. 7нче җөмләдәге исем фигыльне языгыз.
Җавап: саклау.

В-4. 10нчы җөмләнең төрен билгеләгез.
Җавап: теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.
В-5. 11нче җөмләдәге сыйфатларны языгыз.
Җавап: киң, зәңгәр.

С. Текстка таянып 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади сочинение языгыз.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет