2008 ел, 15 февраль 89



Дата28.06.2016
өлшемі23.42 Kb.
#163351

2008 ел, 15 февраль 89

Хезмәткәрләрнең аерым категорияләренә нигездә җенси юл белән күчә торган инфекцияләр һәм йогышлы тире авырулары буенча эшкә урнашканда башлангыч һәм даими медицина карауларын (тикшерүләрен) үткәрү турында

«Халыкның санитария-эпидемиология иминлеге турында» 1999 ел, 30 март, ФЗ-52 нче Федераль законны тормышка ашыру, нигездә җенси юл белән күчә торган инфекцияләр һәм йогышлы тире авырулары таралуны кисәтү буенча дәүләт тикшерүен көчәйтү, хезмәткәрләрнең аерым категорияләренә профилактик медицина караулары сыйфатын күтәрү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРЂ:


1. Барлык милек рәвешендәге оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр хезмәткәрләренең бу карарга теркәлгән кушымтада күрсәтелгән аерым категорияләренә нигездә җенси юл белән күчә торган инфекцияләр һәм йогышлы тире авырулары буенча эшкә урнашканда башлангыч һәм даими медицина карауларын (тикшерүләрен) үткәрү буенча вакытлыча кагыйдәләрне (карарга теркәлә) расларга.

2. Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгына барлык милек рәвешендәге оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләрнең бу карарга теркәлгән кушымтада күрсәтелгән аерым категорияләренә нигездә җенси юл белән күчә торган инфекцияләр һәм йогышлы тире авырулары буенча эшкә урнашканда башлангыч һәм даими медицина карауларын (тикшерүләрен) үткәрүне законнарда билгеләнгән тәртиптә эш бирүче һәм (яки) гражданнарның үз акчасы исәбеннән тәэмин итәргә.

3. Түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсенә барлык милек рәвешендәге оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләрнең бу карарга теркәлгән кушымтада күрсәтелгән аерым категорияләренә нигездә җенси юл белән күчә торган инфекцияләр һәм йогышлы тире авырулары буенча эшкә урнашканда башлангыч һәм даими медицина карауларын оештыру буенча санитария-эпидемиология күзәтчелеген гамәлгә ашыруны;

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына:

барлык милек рәвешендәге оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләрнең бу карарга теркәлгән кушымтада күрсәтелгән аерым категорияләренә нигездә җенси юл белән күчә торган инфекцияләр һәм йогышлы тире авырулары буенча эшкә урнашканда башлангыч һәм даими медицина карауларын (тикшерүләрен) үткәрүне оештыруны;

барлык милек рәвешендәге оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләрнең бу карарга теркәлгән кушымтада күрсәтелгән аерым категорияләренә нигездә җенси юл белән күчә торган инфекцияләр һәм йогышлы тире авырулары буенча эшкә урнашканда башлангыч һәм даими медицина карауларын (тикшерүләрен) оештыруны һәм үткәрүне тикшерүдә тотуны.

4. Бу карарның үтәлешен тикшерүдә тотуны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау мәсьәләләре бүлегенә йөкләргә.


Татарстан Республикасы

Премьер-министры Р.Н.Мићнеханов





Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет