7 нче сыйныфта татар теле дәресләрен тематик планлаштыру 7 нче сыйныф Укытучы: Гайнетдинова Фирүзә Кәрим кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Дата27.06.2016
өлшемі2.82 Mb.
#160930
түріПрограмма


-


7 нче сыйныфта татар теле дәресләрен тематик планлаштыру
7 нче сыйныф
Укытучы: Гайнетдинова Фирүзә Кәрим кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сәгать саны: барлыгы – 105, атнага – 3 сәгать


Программа: “Татар телендә төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа” (5-9 нчы сыйныфлар, авторлары – Г.Р.Галиуллина, М.М. Шакурова)

Уку әсбабы: Н.В.Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина Татар теле 7 класс . Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы

(Казан Татарстан китап нәшрияты 2014)



АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы ” РФда Мәгариф турында” Федераль Закон(№293,2012ел,29 декабрь), ” РФда Мәгариф турында” Федераль Законның “Уку- укыту программалары” дип исемләнгән 12нче маддәсе(5,7 пунктлар)нигезендә төзелә.

Программа татар теленә өйрәтү буенча түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1.РФ Конституциясенең 26нчы маддәсенең 2нче пункты .

2.ТР Конституциясенең 8нче маддәсе.

3.РФ халыклары телләре турында”гы РФ Законының 3нче маддәсенең 3нче пункты.

4. ” РФда мәгариф турында” Федераль Законның 14нче маддәсе.

5.”Татарстан Республикасында мәгариф турында”гы ТР Законы.

6.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

7.“2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” .

8. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен (V- IXсыйныфлар) ана теленнән үрнәк программа

Төзүче авторлары Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова Казан, 2013нче ел

9. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010нчы ел

10.ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбенең”нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

11.Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбенең”нең 2015-2016 нчы уку елына укыту программасы

12. Белем бирү учреждениеләренә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлеге;

13.Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбенең”нең 2015-2016 нчы уку елына төзелгән укыту планы

14. Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең “Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе” нең 2015-2016 нчы уку елына эш программасы төзү нигезләмәсе.


Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 13 сәгать куелган. Программа таләп иткән 4 изложение, 4 сочинение язу өчен алынды, диктантлар саны-8. Уку елы ахырында арадаш аттестация үткәрү планлаштырыла. Арадаш аттестация грамматик биремле контроль диктант формасында эшләнә. Контроль диктант(арадаш аттестация өчен) эш программасының ахырында теркәлә.

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында ана теленнән белем бирүнең максатлары:

1) коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи-әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату;

2) фәнни максат: татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре турында теоретик мәгълүмат бирү;

3) тәрбияви максат: туган телгә ихтирам һәм ярату хисләре тәрбияләү; укучыларда гуманлылык хисләрен тәрбияләү; әти-әниләргә, инвалидларга, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү; матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; туган як табигатен яратырга өйрәтү; туган илең белән горурлану, аны саклау; сәламәт яшәүнең бер төре булган спорт белән кызыксындыру һ.б.



Бурычлар:

●укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалыш, грамматик, стилистик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү һәм телне тулы бер система буларак күзаллауны булдыру;

●укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

●телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

● язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү;

●татар әдәби теле нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;

●телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;

●татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү;

●татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, аралаша-аңлаша белү;
Эш программасы ,программа материалын 105 сәгатькә бүлеп, атнага 3 сәгать хисабыннан төзелде.
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
1.Ел дәвамында үткән синтаксик күренешләрне текст эчендә таный һәм аларга аңлатма бирү, төрле калыптагы гади җөмләләр (ике яки бер составлы җөмләләр, эндәш һәм кереш сүзле җөмләләр, тиңдәш кисәкле яки аерымланган иярчен кисәкләре булган җөмләләр һ.б.) төзү, дөрес интоция белән уку, гади җөмлә синтаксисында өйрәнелгән тыныш билгеләрен дөрес куеп язу.

2.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү.

3.Җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую.

4. Гариза яза белү.

5. Татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү.

6.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау.


Тематик планлаштыру




Курсның эчтәлеге

Сәгать саны

1
2

3
4


5
6

7


Кереш.Сүз төркемнәре.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Исемнең, сыйфатның, алмашлыкның,санның,фигыльнең һәм рәвешнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәре,

аларның сөйләмдә кулланылышы .Сүз ясалышы.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләре.

Сүзләрнең сөйләмдәге роле


.Синтаксис турында төшенчә.Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле бәйләнеш. Тыныш билгеләре.Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.

Тыныш билгеләре.Ияртүле бәйләнеш. Иярүче һәм ияртүче сүз, аларның шартлы билгесе.Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында хәбәрлекле мөнәсәбәт. Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында ачыклаулы мөнәсәбәт.Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында аныклаулы мөнәсәбәт.

Ияртүле бәйләнешне кабатлауга күнегүләр эшләү. Синтаксик берәмлекләр.
Сүзтезмә турында төшенчә.Фигыль сүзтезмә. Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Исем сүзтезмә. Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

Сыйфат сүзтезмә.Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.Алмашлык сүзтезмә.

Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.Сан сүзтезмә. Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.Рәвеш сүзтезмә. Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.Хәбәрлек сүз сүзтезмә. Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Бифункциональ кушымчалар.Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе.Сүзтезмәләрне гомумиләштереп кабатлау,зачетка әзерләнү.

Җөмлә. Гади җөмлә төрләре. Ике составлы җөмлә.

Бер составлы җөмлә.Сөйләмдә бер составлы җөмләләрнең кулланылыш үзенчәлекләре.

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя, сорау, боерык җөмләләр.

Тойгылы җөмлә.

Эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар. Алар янында куела торган тыныш билгеләре.Раслау һәм инкярь җөмләләр.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.Тулы һәм ким җөмләләр.Өстәлмәләр. Гади һәм кушма җөмләләр.

Теркәгечле кушма җөмлә.

Теркәгечсез кушма җөмлә.

Җөмләнең баш кисәкләре.Ия һәм аның белдерелүе.Иянең төрләреХәбәр һәм аның белдерелүе.Хәбәрнең төрләре.

Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч һәм аның белдерелүе.Тәмамлык.

Тәмамлыкның төрләре.Тәмамлыкның төрләре буенча күнегүләр эшләү..

. Гариза язу.

Хәлләр. Вакыт һәм урын хәлләре. Сәбәп һәм максат хәлләре. Туган як табигатен тасвирлау (пейзаж).Рәвеш һәм күләм хәлләре.Шарт һәм кире хәл.



Аныклагыч. Аның белдерелүе..

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

Тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнеше.Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.Тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар.
Җөмләнең модаль кисәкләре. Эндәш сүзләр.Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре.Кереш сүзләр. Керешмәләр. Җөмләдә сүзләр тәртибе. Сүзләрнең туры тәртибе.Сүзләрнең кире тәртибе.Җөмләдә сүз тәртибе һәм логик басым.
Җөмләнең аерымланган кисәкләре.Җөмләнең аерымланган кисәкләре буенча күнегүләр эшләү..

Аныклагычларның аерымлануы. Аныклагычлар янында тыныш билгеләре.

Аерымланган хәлләр. Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре.

Җөмләнең аерымланган кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү.

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә тикшерүгә карата күнегүләр эшләү.

Ике составлы җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

Бер составлы җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

Катлауландырылган җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

Гади җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау. Җөмләгә билгеләмә бирү.. Бер составлы җөмләләрне кабатлау. Ике составлы җөмләләрне кабатлау.

Гади җөмлә синтаксисын кабатлау. Йомгаклау дәресе.


6
10

11
12

5

9

1


4

8

18






Бәйләнешле сөйләм үстерү

13




Диктантлар

8




Барлыгы

105

Календарь- тематик план.




Тема

Сәгать саны

Дата

Искәрмә

План буенча

фактик

1

Кереш.Сүз төркемнәре.


1

02.09







2

Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Исемнең, сыйфатның, алмашлыкның,санның,фигыльнең һәм рәвешнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.


1

05.09







3

Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәре,

аларның сөйләмдә кулланылышы




1

08.09







4

Сүз ясалышы.


1

09.09







5

Сүзләрнең мәгънәле кисәкләре.


1

12.09







6

Кереш диктант. “Хезмәт”

Н.В.Максимов ,С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина “Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы” татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфларына укытучылар өчен кулланма Казан”Мәгариф “ нәшрияты ,2005 нче ел (46 нчы бит)




1

15.09







7

Хаталар өстендә эш. Сүзләрнең сөйләмдәге роле


1

16.09







8

Синтаксис турында төшенчә.


1

19.09







9

Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше.


1

22.09







10

Тезүле бәйләнеш. Тыныш билгеләре.


1

23.09







11

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.

Тыныш билгеләре.




1

26.09







12

Ияртүле бәйләнеш.


1

29.09







13

Иярүче һәм ияртүче сүз, аларның шартлы билгесе.


1

30.09







14

Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында хәбәрлекле мөнәсәбәт.


1

03.10







15

Б.С.Ү. “Минем җәйге көннәрем” темасына сочинение язу.


1

06.10







16

Х.Ө.Э. Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында ачыклаулы мөнәсәбәт.


1

07.10







17

Б.С.Ү.Изложение. “Омтылыш”

Н.В.Максимов ,С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина “Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы” татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфларына укытучылар өчен кулланма Казан”Мәгариф “ нәшрияты ,2005 нче ел (100-101 нче битләр)




1

10.10







18

Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында аныклаулы мөнәсәбәт.


1

13.10







19

Ияртүле бәйләнешне кабатлауга күнегүләр эшләү.


1

14.10







20

Х.Ө.Э. Синтаксик берәмлекләр.Сүзтезмә турында төшенчә.


1

17.10







21

Фигыль сүзтезмә. Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.


1

20.10







22

Контроль диктант. “Лагерьда Сабантуй”.

З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина “Диктантлар җыентыгы” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2006 нчы ел (104 нче бит)




1

21.10







23

Исем сүзтезмә.

Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.




1

24.10







24

Сыйфат сүзтезмә.

Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.




1

27.10







25

Алмашлык сүзтезмә.

Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.




1

28.10







26

Б.С.Ү. Портрет яки картина нигезендә хикәяләү.

(сыйфатлама элементларын күбрәк кулланып)




1

31.10







27

Сан сүзтезмә. Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.


1

10.11







28

Рәвеш сүзтезмә. Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.


1

11.11







29

Хәбәрлек сүз сүзтезмә. Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар


1

14.11







30

Бифункциональ кушымчалар.


1

17.11







31

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе.


1

18.11







32

Сүзтезмәләрне гомумиләштереп кабатлау,зачетка әзерләнү.


1

21.11







33

Җөмлә. Гади җөмлә төрләре. Ике составлы җөмлә.


1

24.11







34

Бер составлы җөмлә.Бер составлы фигыль җөмлә, бер составлы исем җөмлә.Сөйләмдә бер составлы җөмләләрнең кулланылыш үзенчәлекләре.


1

25.11







35

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя, сорау, боерык җөмләләр.


1

28.11







36

Тойгылы җөмлә.


1

01.12







37

Тикшерү диктанты “Артыш”

З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина “Диктантлар җыентыгы” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2006 нчы ел (109 нчы бит)




1

02.12







38

Х.Ө.Э. Эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар. Алар янында куела торган тыныш билгеләре.


1

05.12







39

Раслау һәм инкярь җөмләләр.


1

08.12







40

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.


1

09.12







41

Тулы һәм ким җөмләләр.



1

12.12







42

Өстәлмәләр


1

15.12







43

Б.С.Ү. Контроль изложение “Яшәү өчен көрәш”

Н.В.Максимов ,С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина “Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы” татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфларына укытучылар өчен кулланма Казан”Мәгариф “ нәшрияты ,2005 нче ел (101-102 нче битләр)




1

16.12







44

Х.Ө.Э. Гади һәм кушма җөмләләр.


1

19.12







45

Теркәгечле кушма җөмлә.


1

22.12







46

Теркәгечсез кушма җөмлә.


1

23.12







47

Контроль диктант “ Шаулагыз имәннәр”.

З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина “Диктантлар җыентыгы” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2006 нчы ел (110 нчы бит)




1

26.12







48

Х.Ө.Э. Җөмләнең баш кисәкләре.


1

12.01







49

Ия һәм аның белдерелүе.


1

13.01







50

Иянең төрләре.


1

16.01







51

Б.С.Ү. Сочинение “Минем яраткан әдәби героем”


1

19.01







52

Х.Ө.Э. Хәбәр һәм аның белдерелүе.


1

20.01







53

Хәбәрнең төрләре.


1

23.01







54

Җөмләнең иярчен кисәкләре.


1

26.01







55

Аергыч һәм аның белдерелүе.


1

27.01







56

Тәмамлык.


1

30.01







57

Тәмамлыкның төрләре.


1

02.02







58

Тәмамлыкның төрләре буенча күнегүләр эшләү..


1

03.02







59

Б.С.Ү. Гариза язу.


1

06.02







60

Искәртмәле диктант “Мәктәпкә барганда”.

З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина “Диктантлар җыентыгы” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2006 нчы ел (112-113 нче битләр)




1

09.02







61

Х.Ө.Э. Хәлләр. Вакыт һәм урын хәлләре


1

10.02







62

Сәбәп һәм максат хәлләре.


1

13.02







63

Б.С.Ү. Туган як табигатен тасвирлау (пейзаж).


1

16..02







64

Рәвеш һәм күләм хәлләре.


1

17..02







65

Шарт һәм кире хәл.


1

20.02







66

Аныклагыч. Аның белдерелүе.


1

23.02







67

Б.С.Ү.Сочинение язуга әзерлек.


1

24.02







68

Б.С.Ү. Контроль сочинение “Туган телем- иркә гөлем”


1

27.02







69

Х.Ө.Э. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.


1

01.03







70

Тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнеше.


1

02.03







71

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.


1

05..03







72

Тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар.


1

08.03







73

Җөмләнең модаль кисәкләре. Эндәш сүзләр.


1

09.03







74

Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре.


1

12.03







75

Кереш сүзләр


1

15.03







76

Керешмәләр.


1

16.03







77

Контроль диктант “ Гөмбә”.

З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина “Диктантлар җыентыгы” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2006 нчы ел (132 нче бит)




1

19.03







78

Х.Ө.Э. Җөмләдә сүзләр тәртибе.


1

30..03







79

Сүзләрнең туры тәртибе.


1

02.04







80

Сүзләрнең кире тәртибе.


1

05.04







81

Җөмләдә сүз тәртибе һәм логик басым.


1

06.04







82

Җөмләнең аерымланган кисәкләре.


1

09.04







83

Аныклагычларның аерымлануы.


1

12..04







84

Аныклагычлар янында тыныш билгеләре.


1

13.04







85

Б.С.Ү. Изложение . “Бер-беренә бирелгәнлек”

Н.В.Максимов ,С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина “Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы” татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфларына укытучылар өчен кулланма Казан”Мәгариф “ нәшрияты ,2005 нче ел , (105 нче бит)




1

16.04







86

Х.Ө.Э. Җөмләнең аерымланган кисәкләре буенча күнегүләр эшләү

1

19.04







87

Аерымланган хәлләр.


1

20.04







88

Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре.


1

23.04







89

Җөмләнең аерымланган кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.


1

26.04







90

Диктант “Кыш урталары...” дип башланган текст.

З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина “Диктантлар җыентыгы” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2006 нчы ел (128нче бит)





1

27..04







91

Х.Ө.Э. Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү.


1

30.04







92

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә тикшерүгә карата күнегүләр эшләү.


1

03.05







93

Б.С.Ү Контроль изложение. “Соңгы истәлек”.

Н.С.Гыймадиева , Р.А.Баһавиева “Контроль диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы”Казан “Яңалиф” нәшрияты 2006 нчы ел , (58-59 нчы бит)




1

04.05







94

Х.Ө.Э. Катлауландырылган җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.


1

07.05







95

Ике составлы җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.


1

10.05







96

Бер составлы җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.


1

11.05







97

Б.С.Ү Контроль сочинение “Киләчәк бүгеннән башлана”


1

14.05







98

Б.С.Ү. Сочинениеләрне бергәләп тикшерү

1

17.05







99

Гади җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау


1

18.05







100

Җөмләгә билгеләмә бирү.


1

21.05







101

Арадаш аттестация . Гр.биремле

контроль диктант “Саумы, кояшлы иртә”

З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина “Диктантлар җыентыгы” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2006 нчы ел (145-146 нчы битләр)


1

24.05







102

Х.Ө.Э. Бер составлы җөмләләрне кабатлау.


1

25.05







103

Ике составлы җөмләләрне кабатлау.


1

28.05







105

Йомгаклау дәресе.


1

31.05








Өстәмә әдәбият.
1.Г.Р.Галиуллина. Татар теле.Лексикология. Казан,»Мәгариф» 2007

2Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова Татар теле.Кагыйдәләр,күнегүләр.»Мәгариф» 2007

4 М.З.Зәкиев. Татар синтаксисы «Мәгариф» 2005

5 Ф.М.Хисамова. Татар теле морфологиясе. «Мәгариф» 2006.

6. Н.В.Максимов,Э.В.Шәйхразиева.Урта мәктәптә татар теле укыту.Гади җөмлә синтаксисы. «Мәгариф», 2008.

7. З.Х.Хәбибуллина,Г.Ш.Нәбиуллина.5-11 сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.Казан, «Мәгариф», 2001.

8.Хәбибуллина З.Н. Диктантлар җыентыгы. «Мәгариф», 2001.

9.Ч.М.Харисова.Татар теле: теория, күнегүләр, тестлар. “Мәгариф” 2006.

10.Н.В.Максимов Татар теленнән тестлар. «Мәгариф» 2008.

11. Р.Шәмсетдинова Татар теле: күнегүләр, анализ үрнәкләре, тестлар.

12.Ф.Ф.Харисова, Ч.М.Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. «Яңалиф» 2006

13.З.Н.Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев Изложениеләр җыентыгы. “Мәгариф”.

14. З.Н Хәбибуллина, Р.С.Мәҗитова Диктантлар җыентыгы. “Мәгариф”.

15. Ф.С.Сафиуллина.Хәзерге татар әдәби теле. “Мәгариф”2002.


7 нче сыйныфта татар теленнән язма эшләр.






Дәрес №

Тема

Контроль төре

Чыганак


1

5

Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

Кереш диктант. “Хезмәт”


Н.В.Максимов ,С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина “Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы” татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфларына укытучылар өчен кулланма Казан”Мәгариф “ нәшрияты ,2005 нче ел (46 нчы бит)


2

15

Тезүле һәм ияртүле бәйләнеш

Б.С.Ү. “Минем җәйге көннәрем” темасына сочинение язу.





3

17

Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында ачыклаулы мөнәсәбәт.

Б.С.Ү.Изложение. “Омтылыш”


Н.В.Максимов ,С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина “Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы” татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфларына укытучылар өчен кулланма Казан”Мәгариф “ нәшрияты ,2005 нче ел (100-101 нче битләр)


4

22

Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар

Контроль диктант. “Лагерьда Сабантуй”.


З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина “Диктантлар җыентыгы” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2006 нчы ел (104 нче бит)


5

26

Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар

Б.С.Ү. Портрет яки картина нигезендә хикәяләү.

(сыйфатлама элементларын күбрәк кулланып)







6

37

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре.

Тикшерү диктанты “Артыш”


З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина “Диктантлар җыентыгы” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2006 нчы ел (109 нчы бит)


7

43

Тулы һәм ким җөмләләр. Өстәлмәләр


Б.С.Ү. Контроль изложение “Яшәү өчен көрәш”


Н.В.Максимов ,С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина “Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы” татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфларына укытучылар өчен кулланма Казан”Мәгариф “ нәшрияты ,2005 нче ел (101-102 нче битләр)


8

47

Теркәгечле кушма җөмлә. Теркәгечсез кушма җөмлә.


Контроль диктант “ Шаулагыз имәннәр”.


З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина “Диктантлар җыентыгы” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2006 нчы ел (110 нчы бит)


9

51

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

Б.С.Ү. Сочинение “Минем яраткан әдәби героем”




10

60

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

Искәртмәле диктант “Мәктәпкә барганда”.


З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина “Диктантлар җыентыгы” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2006 нчы ел (112-113 нче битләр)


11

67-68

Хәл төрләре

Б.С.Ү. Контроль сочинение “Туган телем- иркә гөлем”





12

77

Җөмләнең модаль кисәкләре

Контроль диктант “ Гөмбә”.


З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина “Диктантлар җыентыгы” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2006 нчы ел (132 нче бит)


13

85

Аныклагычлар янында тыныш билгеләре.


Б.С.Ү. Изложение . “Бер-беренә бирелгәнлек”


Н.В.Максимов ,С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина “Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы” татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфларына укытучылар өчен кулланма Казан”Мәгариф “ нәшрияты ,2005 нче ел , (105 нче бит)


14

90

Җөмләнең аерымланган кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау

Искәртмәле диктант “Кыш урталары...” дип башланган текст.


З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина “Диктантлар җыентыгы” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2006 нчы ел (128нче бит)


15

93

Җөмлә кисәкләрен кабатлау

Б.С.Ү Контроль изложение. “Соңгы истәлек”.


Н.С.Гыймадиева , Р.А.Баһавиева “Контроль диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы”Казан “Яңалиф” нәшрияты 2006 нчы ел , (58-59 нчы бит)


16

97-98

Бер һәм ике составлы җөмләләр

Б.С.Ү Контроль сочинение “Киләчәк бүгеннән башлана”





17

101

Еллык үтелгәнне тикшерү

Арадаш аттестация . Гр.биремле

Контроль диктант “Саумы,кояшлы иртә”




З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина “Диктантлар җыентыгы” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2006 нчы ел (145-146 нчы битләр)




Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:

1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

5 нче сыйныфта – 100 - 110 сүз,

6 нчы сыйныфта – 110 – 120 сүз

7 нче сыйныфта – 130 – 140 сүз

8, 9 нчы сыйныфларда – 140 – 150 сүз


Диктантларны бәяләү

  1. Хатасыз яки бер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) “5”ле билгесе куела.

  2. 2 хатага “4” ле билгесе куела.

  3. 5 хатага “3” ле билгесе куела.

  4. 12 хатага кадәр “2” ле куела.

  5. 12 хатадан да артып китсә, “1” ле билгесе куела.

Изложение һәм сочинениене бәяләү

1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.

2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.

3. Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлек­лелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хаталары) изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.

4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.



Кушымта

Арадаш аттестация эше. Контроль диктант

Саумы, кояшлы иртә!
Төн пәрдәсен ертып, көнчыгыштан алсу таң сызылып килә.Тып- тын урман буйлап барам.

Менә кояш чыга. Урман уяна башлый. Яфракларга, аллы-гөлле чәчәкләргә төшкән чык тамчылары иртәнге кояш нурларында энҗе бөртекләредәй ялтырыйлар. Борынга чәчәкләрнең хуш исе килеп бәрелә. Чәчәкләр! Аларның ниндиләре генә юк биредә: аллары, сары, кызыл, зәңгәрләре. Шуларга гына карап торасы килә. Сылу каен кызлары, баһадир имән егетләре, биек наратлар – барысы да, салмак искән җил белән тирбәлеп, иртәнге кояшны сәламлиләр.

Бөтен җан ияләре уяна башлый. Кайдадыр сандугач сайрый, еракта кәккүк кычкыра. Берсен берсе уздырырга теләгәндәй, күңелле безелдәшеп, эшчән бал кортлары, төклетуралар оча.

Тар сукмак буйлап түгәрәк аланга килеп чыгам. Алан уртасындагы күлдә иртәнге кояш нурлары уйный. Каршы ярдан, таллар арасыннан үрдәкләр килеп чыга. Алар, яңа туган көнгә шатланып, бер-берсен сәламлиләр, суга чума-чума коеналар.

Саумы, кояшлы иртә! Сәлам сиңа, тыныч тормыш таңы!

(В. Нуриев) (129 сүз)





Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет