Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе



жүктеу 4.91 Mb.
бет1/25
Дата27.06.2016
өлшемі4.91 Mb.
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   25
ТАТАР ТЕЛЕН ДӘҮЛӘТИ ДӘРӘҖӘГӘ КҮТӘРҮ ХАКЫНДА ФИКЕРЛӘРЕМ БАР

Абдулкәрәмов И.Б.

Алабуга муниципаль районы

“Аерым предметлар тирәнтен

өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе”

Фәнни җитәкче: Габбасова Л.Җ.


Без бүген татар телебезнең дөньядагы иң кулай 14 тел арасында икәнлеген яхшы беләбез. Бу заманында безнең телебезнең дәһшәтле һәм дәртле тел булуы турында сөйли. Ил белән ил, җир белән җир кайчандыр шушы телдә сөйләшкән.Әгәр дә билгеле сәясәтче Афанасий Никитин татар телен белмәгән булса, Һиндстанга барып җитә алмаган булыр иде,җиткән булса,кайта алмаган булыр иде. Менә шушы дәрәҗәдә булган безнең телебез.

Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури.

Республикабызда иң таралганы татар-рус икетеллелеге. Ләкин бу икетеллелек һәрвакыт шул дәрәҗәдә булмаган. Беренче чорда аерым кешеләр ике телне ирекле куллана башлаган, һәм бүгенге көндә массакүләм билингвизм күренешен күзәтеп була.

Советлар чорында икетеллелек күренеше аеруча зур үсеш ала. Бу рус теле – халыкара теле булу сәбәпле. Төрле милләтләр арасында никахлашу саны арту, халыкларның миграцияләре – болар бөтенесе дә рус теленең абруен югарыга күтәреп килгәннәр. Шуңа күрә халыкларның якынлашуы, икътисади өлкәсендә берләшүе нигезендә икетеллелек күренеше тагын да киңәя бара.

Хәзерге шартларда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Законны тормышка ашыру, татар телен гамәлгә кертү өчен объектив шартлар җитәрлек.

Икетеллелек проблемасын өйрәнү даими актуаль булып тора. Бу мәсьәлә күп кенә галимнәр тарафыннан өйрәнелде.

Танылган шагыйребез һәм хөкүмәт эшлеклесе Р. Миңнуллин дәүләт теле турында болай ди: «Нәрсә соң ул дәүләт теле? Ул – хөкүмәтнең, идарә органнарының халык белән аралашу, үзенең гражданнары белән сөйләшү теле. Ул телдә законнар, башка норматив-хокукый документлар басыла, утырышларның беркетмәләре һәм стенограммалары языла, дәүләт һәм идарә органнарының, судларның эше башкарыла. Шул ук вакытта ул балалар бакчаларында, мәктәп һәм башка уку йортларында яшь буынны тәрбияләү һәм аларга белем бирү теле дә. Матбугат органнары, радио һәм телевидение дә шул телләрдә эшләргә тиеш. Әгәр телебезне чын рәвештә гамәлгә кертәсебез килә икән, аны ике яссылыкта эшләргә тиешбез. Беренчесе- шушы телне дәүләти дәрәҗәгә күтәрү. Дәүләт үз халкы белән шушы телдә сөйләшергә тиеш. Кызганычка каршы,әле дәүләтебез халкы белән тулысынча үз телебездә сөйләшә алмый.

Икенчесе – ана телен гаиләгә кайтару.Әгәр татар телен балага гаиләдә иңдермибез икән,ул вакытта без телсез калачакбыз.Ата-ананың бурычы- телне ачу.Ата-ана шушы бурычны үтәми икән,димәк,ул халык алдындагы изге бурычын үтәмәде дигән сүз.

Өченчесе- шәһәрләр татарча сөйләшергә тиеш.Әгәр шәһәр һаман шулай русча сөйләшсә,без беркайчан телне гамәлләштерә алмаячакбыз.Чөнки шәһәргә авылдан яшьләр килә тора һәм алар бик тиз шәһәр яшәешенә сеңә торалар:теле,дине югала.Бу бик аяныч хәл.

Шушы шартларны башкарган вакытта без,һичшиксез, телебезне өр-яңадан дөнья күләмендәге зур телгә әверелдерәчәкбез.

Телләр турындагы законны һәм Дәүләт программасын тормышка ашыруның беренче елларында актив кына башланып киткән кайбер чараларның тора-бара сүлпәнәюе яки бөтенләй онытыла баруы турында борчылулар да бар.Туксанынчы еллар башында татар һәм рус газеталары, радио һәм телевидение татар телен өйрәтү буенча бик әйбәт дәресләр алып бара башлаган иде.Тора-бара алар нигәдер юкка чыкты.Республика матбугатында, дәүләт телерадиокомпанияләрендә тел мәсьәләсенә игътибар җитмәүгә борчылуны урынлы дип саныйм. Республика күләмендә оешмаларда, учреждениеләрдә,авыл һәм шәһәрләрдә татар телен өйрәнү буенча төрле-төрле дәрәҗәдә,төрле ысуллар белән эшләүче курслар оештыру эше нык сүлпәнәйде.Закон һәм программа кабул ителгән еллар белән чагыштырганда,соңгы арада шәһәр һәм шәһәрара транспортында тукталышлар турында һәм башка мәгълүматларны ике дәүләт телендә игълан итү бик нык азайды.Урамнардагы,юл читләрендәге, предприятие,төрле оешмалар биналарының эчендәге һәм тышындагы язмаларны ике дәүләт телендә башкару да тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Татар әдәбияты классиклары һәм танылган язучыларның әсәрләрен кабат бастырып ,аларны киң укучылар даирәсенә җиткерү эшен яхшыртырга кирәк.

Татар теле үзләштерүдә башка чит телләрне үзләштергәндә кебек үк күнегүләр төрләренә таянып килә. Ләкин рус балаларына татар телен өйрәткәндә телебезнең үзенчәлекләрен дә истә тотарга кирәк. Әлбәттә, шул ук татар балаларына рус телен өйрәткәндә дә мөһим.

Татар теле сүзлек составын үзләштергәндә авыр яклары булып түбәндәгеләрне атап үтеп була:

1) татар теленең лексик байлыгы гаять зур: аңарда бик күп тарихи сүзләр, архаизм, кайтарылган сүзләр зур күләмдә очрый;

2) татар телендә аның төп сингармонизм канунына буйсынмаган гарәп һәм фарсы алынмалары катламы шактый зур;

3) татар телендә сүзләрнең күчерелмә мәгънәләре хәйран күп;

4) татар сүзе белән рус сүзе мәгънәләре арасында зур аермалар бар.

Бүгенге көндә икетеллелек проблемасы Татарстан Республикасы өчен телләр өлкәсендә иң мөһим проблемаларның берсе. Татар һәм рус телләренең хокуклары тигезләнде, ләкин кулланышы ягыннан рус теле абруе югарырак. Бу күренеш белән киләчәккә караган төп проблема бәйле:

– татар теленең абруен гамәлдә рус теле абруена кадәр күтәрү, ә моның өчен гамәли чаралар кирәк;

– татар телендәге уку йортларын дәүләт тарафыннан финанслау гына түгел, ә аларның дәрәҗәсен күтәрергә;

– татар телен гамәлгә ашыру: урамнарда, кибетләрдә, почтада һ.б. бөтен игъланнар татар һәм рус телләрендә булырга тиеш.

Республикабызның язмышы турыдан-туры татар теленә бәйләнгән.Татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле булган очракта гына Татарстан Республикасы яшәр,аның киләчәге булыр!

Әдәбият
Ахунзянов Э.М. Двуязычие и лексико-семантическая интерференция. – Казань, 1968. – 112 с.әлиев Р. Белемебез ачкычы // Мәгариф, №2, 2003. – Б. 8-10.

Вәлиева З. Теле барның – иле бар // Мәгариф, №2, 2003. – Б. 5-6.

Миңнуллин Р. Телебез булса, киләчәгебез дә булыр // Мәгариф, №2, 2006. – Б. 7-8.

Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.

Таһиров И. Чигенүләр булмасын // Мәгариф,№3, 2004.-Б.10.

Шәймиев М.Ш. Татар теле – дәүләт теле // Мәгариф, №2, 2003. – Б.

4-5.
Кодаш авылы топонимикасы һәм аның ҖИРЛЕ сөйләШ үзенчәлекләре

Ахунова Г.,

Әгерҗе шәһәре 1 нче гимназиясенең

Фәнни җитәкче:Закирова Г.Р


Баланы туган җире назлый.

1. Әнием сүзләре: “Туган җиреңә мәрхәмәтле бул, ата-баба нигезен онытма!”

Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата- баба нигезендә яши башлый. Анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, баласын назлый, чын күңелдән изге теләкләр тели. Мин дә кечкенәдән үк әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем. Әнкәемнең “Туган – үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата – баба нигезен онытма!” дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калганнар. Ничек соң инде шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска мөмкин!?

Мин - шәһәр кызы булсам да, күңелем авылга тарта.Әтием – Арча районыннан, әнием – Әгерҗе районының Кодаш авылыннан. Һәр җәйге каникулымны мин әлеге авылларның икесендә дә ял итәргә тырышам.

Ләкин миңа шушы гүзәл табигатьле, бай тарихлы авылымны калдырып, шәһәрдә укуымны дәвам итәргә туры килә. Бу, әлбәттә, минем өчен авыр. Туган якны сагыну мине фәнни эшкә этәрде. Әлеге хезмәтемнең төп максаты да – туган телне җирле диалект шартларында өйрәнү.

Эзләнү эшләре алып барганда, мин өлкән буын кешеләре белән элемтәгә кердем, алар миңа чокыр, тау исемнәренең мәгънәләрен тирәнрәк аңларга ярдәм иттеләр. Шулай ук мин “Якташлар авазы” газетасы, Әгерҗе һәм Арча районына багышланган китаплар белән танышып чыктым. Әлеге хезмәтемдә Әгерҗе районы Кодаш авылының сөйләм үзенчәлекләре урын алды.

Гомумән алганда, үз авылыңның тарихын, аның килеп чыгышын һәм халкының сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү бүгенге көн яшьләре өчен бик актуаль. Без дә бит үзебездән соң килгән яшь буынга белгәннәребезне тапшырырга тиеш. Бу – безнең төп бурычыбыз.

Кодаш авылы топонимикасы

1. Авыл халкы
Кодаш авыл җирлеге 1918 елда барлыкка килә. Аңа 5 авыл керә. Мәйданы – 6,64 кв.км, авыл хуҗалыгы җирләре – 5,01 кв. км. Авыл җирлеге биләмәләрендәге халык саны:


Күрсәткеч

2005 ел

 2006 ел

2007 ел

 

1.1.Даими яшәүче халык саны (ел башына) – кеше

528

510

464

 

Шул исәптән эшкә яраклы халык саны:

285

270

250

 

1.2. Ир – атлар саны

240

240

220

 

1.3. Хатын – кызлар саны

288

270

244




Кодаш авылында 1762 елда 80 кеше, 1921 елда 1131 кеше, 1926 елда 933 кеше, 1992 елда 310 кеше яшәгән. Элек авыл кешеләре игенчелек, терлекчелек, яшелчәлелек белән шөгыльләнгәннәр. Ат белән җир сукалап, кул белән чәчү чәчеп, арыш, бодай, арпа, борчак, киндер, солы иккәннәр. Игенне урак белән урганнар, чабагач белән сукканнар. Һөнәрчелек тә булган: кызыл балчыктан чүлмәк, савыт-саба ясаганнар, мунчаладан чыпта сукканнар, җитен һәм киндер сүсеннән, хайван йоныннан җеп эрләп тукыма тукыганнар, кием теккәннәр. Балта осталары, тиречеләр дә шактый булган. Шулай ук Алабуга өязендә сәүдә дә иткәннәр.

Авылда руслар, удмуртлар, татарлар яши. Башкортка һәм типтәргә бүленү юк. Авылда крестьяннар ясаклы булган.

Авыл зур булмаганлыктан, өч кенә урамнан тора. Авыл урамнарының исемнәрен өлкән буын кешеләре хәзер дә элекке кебек әйтәләр: “Югары оч” урамы (хәзер “Яшьләр урамы”), “Түбән оч” урамы (хәзер “Дуслык урамы”), “Бака аймагы ” урамы (хәзер “Мәскәү урамы”). Хәзерге вакытта авылның үзәк урамы Габдулла Тукай урамы дип йөртелә.




Югары оч” урамы

бу урам тауда урнашкан, шуңа күрә аны “Югары оч” урамы дип йөрткәннәр.

Түбән оч” урамы

бу урам тау астындарак урнашкан, шуңа күрә аны “Түбән оч” урамы дип йөрткәннәр.

Бака аймагы ”

урамы

бу урам Җөре елгасы кырыенда урнашкан. Һәр көнне иртә белән шушы елгада бакалар “бак-бак” дип бакылдаганнар. Шуннан чыгып “Бака аймагы” урамы дигән исем кушканнар.

Авылда хәзер дә төрле кушаматлар йөри. Мәсәлән: “Куян”, “Күмәч” “Абытый”, “Кия”, “Торна”, “Чупан”, “Куамын”. Хәзер дә кайбер кешеләрне “Күмәч Рафаэле”, “Абытый Рифкате”, “Кия Илсуры”, “Әкәм Барие”, “Чулап Салихы”, “Щүкә Миннәхмәте”, “Бүре Нәзире” һ.б. дип атыйлар.

Авыл Тирсә, Биектау, Көчек авыллары белән контактта тора.

2. Авыл тирәсендәге җир-суларның атамы

Авыл уртасыннан Җөре (Юринка) елгасы ага. Бу елга Юрий исемле рус авылыннан агып чыккан. Шуңа күрә аны Юринка елгасы дип атаганнар. Ул Удмурт республикасының Можга районына керүче Югары Җөре авылыннан ерак булмаган Таш Чишмәдән башланып китә. Башта көньякка, аннан соң төньяк-көнчыгышка агып Татарстан җирләренә килеп керә һәм Тирсә авылыннан ерак түгел Чаж елгасына коя. Җөре елгасының якынча озынлыгы 30 чакрым .

Җөре елгасы - талгын елга, ләкин кайбер урыннарда текә борылышлар ясый, бөтерелә, күбекләнә. Кайбер урыннарда ярларының биеклеге 4-5 метрга җитә. Үзе тирән түгел, киңлеге 1-2 метрдан 10 метрга кадәр.

Ноябрьдә елга боз белән каплана, бик тиз агучы урыннары кыш уртасында гына ката. Бозының калынлыгы 50-70 см була. Апрель уртасында елга боздан ачыла, бу вакытта су күләме нык арта.

Җөре елгасында су хайваннарыннан - кондыз, ондатра, балыклардан – чуртан, шамбы, ташбаш, чабак һ.б. яши.

Авыдлан ерак түгел чишмә бар. Урманнан җиләк җыеп, суга сусап кайтучылар шушы чишмәдән су эчкәннәр. Суы салкын булганга күрә аны “Салкын чишмә” дип йөртә башлаганнар. Кешеләр аның суын эчкән, чишмәгә савап итеп акча, җиләк һ.б. әйберләр салганнар. “Салкын чишмә”нең суы Җөре елгасына агып төшә.

Тау астына урнашканга күрә, авылда чокырлар да бар. Мәсәлән, Абыстай чокыры, Түбәтәй арка чокыры, Пүчинкә чокыры, Ташлы казан чокыры, Имәнле күл чокыры, Солдат чокыры.




Абыстай чокыры

Элек кыш көне кар бик күп яуганлыкатан, аның язгы ташуы да көчле булган. Шуңа күрә бер абыстай, Кыдырлы исемле авылга барганда, шул чокырда батып үлгән. Шуңа күрә аны Абыстай чокыры дип атаганнар.

Имәнле күл чокыры

Бу чокырның әйләнә тирәсен имән агачлары чолгап алган. Шул урман уртасындагы чокырны Имәнле күл чокыры дип атаганнар.

Пүчинкә чокыры

Бу чокырдан ерак түгел Пучинкә дигән рус авылы булган. Чокырның исеме дә шуннан чыккан

Ташлы казан чокыры

Бу чокыр казанга охшаган. Анда бик күп зур-зур ташлар аунап ятканнар. Шуннан чыгып аңа Ташлы казан чокыры дип исем кушканнар.

Түбәтәй арка чокыры

Бу чокырның ике ягы да түбәтәйгә охшаганлыктан, аңа шул исемне биргәннәр.

Авылның сөйләм үзенчәлекләре.

3.1. Фонетика һәм морфология өлкәсендә үзгәрешләр.

Кодаш авылы татарлары тел һәм сөйләм үзенчәлекләре ягыннан татар теленең урта диалектына, Минзәлә сөйләшенә карый. Без моны түбәндә күрсәтелгән мисаллар ярдәмендә күрә алабыз.

Фонетика өлкәсендәге үзгәрешләр:



ы - а

и - әй

бармый - [бармай]

кайтмый - [кайтмай]

килми - [килмәй]

сөйли - [сөйләй]

Ә тартыкларда үзгәрешләр юк.

Морфология өлкәсендәге үзгәрешләр:

исемнәрдә: [әтәй], [әнәй], [түкэч] -чүкеч, [аскыч] – ачкыч, [түмә] – төймә;

фигыльләрдә: [бармай], [кайтмай], [сөйләмәй], [җөгөрдөм] – йөгердем, [апкайттым] – алып кайттым, [барадыриэм] – бара идем, [китэрмэ] – китәрме;

сыйфатларда – бәләкәй.

3.2. Лексика өлкәсендә үзгәрешләр

Лексика өлкәсендә кайбер сүзләрнең әйтелеше безнең авыл төбәге өчен генә хас. Мин бу сүзләрне темаларга бүлеп тикшердем.

1. Туганлык терминнар: әнәй, әтәй, әби, бабай, алма апа, тәти абый, дәү әти, дәү әни.

2. Өй тирәсе, абзар-кура: ишегалды, баскыч, ишек, капка, пич, матча, муча – мунча, ялды, чолан, чарача, кәнешнәй, келәт, улак, лапас, кар базы.

3. Азык-төлек исемнәре: шәңгә, коймак, ипи, күмәч, бәлеш, бәрәңге боламыгы, пилмән, өчпочмак, кыстыбый, теплекәй, пирожки, теш, вак бәлеш, бавырсак, чәк-чәк.

4. Савыт – саба: бидрә, җамыяк, таз, чүмеч, агач кашык, чәй калагы, аш калагы, мискә, тәлинкә, табак, таба, чәнечке, чәйнек, чәшке, чәй тәлинкәсе.

5. Киемнәр: читек, калфак, түбәтәй, камзул, бәбәй итәкле күлмәк, яулык, мамык шәл, бишмәт, сырма, чүәк, гәлүш,тапочки, чабата, бутый.

6. Бизәнү әйберләре: беләзек, балдак, муенса, төймә, алка.

7. Үләннәр: кукы, ат кузгалагы, кузгалак, балтырган, кычыткан, әрекмән, әрем, сусанут.

8. Кошлар: каз, үрдәк, тавык, күркә, ак күгәрчен.

9. Хайваннар: сыер, сарык, бозау, тана, үгез, кышлау, кәҗә, дуңгыз, ат, бәрән, колын.

10. Балык исемнәре: елан балык, шомба, чабак, күтиәлә, ташбаш, чуртан, щука.

11. Транспорт: тарантас арба, кәшүкки чана, ат.

12. Эш кораллары: түкеч, пычкы, балта, казак, сәнәк, тырма, кәтмән, көрәк, урак, чалгы.

3.3. Малчылыкка караган сүзләр һәм фразеологизмнар

Авыл халкы хәзер дә терлекчелек белән шөгыльләнә. Йорт хайваннарына эндәшү сүзләре төрле авылда төрлечә. Без бу үзгәрешләрне түбәндә күрсәтелгән мисалларда күрә алабыз.

Чакыру:


Сарыкны – тәч - тәч - тәч;

Бәрәнне – бери – бери- бри;

Казны – дгә - дгә - дгә;

Каз пипиен – лиль – лиль – лиль;

Тавыкны – тип – тип – тип; ти – ти – ти;

Су биргәндә:

Бозауга, сыерга – чмоооор, чмоооор.

Авылымның мең елдан артык булган тарихы – халык байлыгы. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятыбызны сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Хәзерге көндә иң изге бурыч – үзебезнең бәйсезлегебезне күз карасыдай саклау. Әлеге фәнни- эзләнү хезмәтемнең әһәмияте хәзерге буыннарга гына түгел, ә киләчәк өчен дә бик зур. “Тарихыбызны ни өчен белергә кирәк?” дигән сорауга мин түбәндәгечә җавап бирер идем:



  • һәркемгә тормыш агышында югалмыйча, үз урынын белү һәм билгеләү өчен;

  • туган туфрагың, газиз җирең, ата-бабаң нигезен хөрмәтләү, Ватаныңны ярату өчен;

  • борынгы әби-бабайлардан безгә изге мирас булып калган тәрбия-әхлакны, җыр-моңны, дин һәм тәртипне, татарлыгыбызны саклау өчен;

  • хәзерге буыннан соң да дөньяда тормыш дәвам итәчәген һәм киләсе буыннарга якты истәлек калсын өчен.

Бүгенге көндә мин авылымнан еракта. Ләкин күңелем белән мин аның белән бергә. Мәктәпне тәмамлап, югары белем алгач, туган ягыма кайтып, әби-бабай нигезен саклап калу – минем бурычым.

Әдәбият.


  1. Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр. – Казан: “Сүз” нәшрияты, 2008.

  2. Әхмәтҗанов М.. Татар шәҗәрәләре. - Казан, ТКН, 1995.

  3. Имамов В. Сәет Батыр. – Яр Чаллы: КамАз нәшрияты, 1994.

  4. Мәрданов Р.,Һадиев И. Әгерҗе төбәге тарихы. – Казан: “Тамга” нәшрияты, 2003.

  5. “Мәйдан” журналы, 2008 ел, июнь.

  6. Татар халкы иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар.

  7. Тезисы докладов научной конференции молодых учёных. Казань. 1967. Аминев С.Х. Классовая борьба татарских крестьян Терсинской вотчины Тевкелеевых в XVIII веке.

  8. “Якташлар авазы” газеталары.


БЕЗДӘ ИКЕТЕЛЛЕЛЕК МОХИТЕ
Әгъләметдинов Р.Р.

Кукмара 3нче урта

гомумбелем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Шакирҗанова Н.Н.


Тел кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып- белү- барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла.

1993нче елда кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы законнан күренгәнчә, Татарстанда ике дәүләт теле-рус һәм татар телләре яшәп килә. Димәк, бүгенге көндә һәр милләт вәкиле, кем генә булуына карамастан, бу ике телне белергә тиеш.

Мин укыган мәктәптә 11 төрле милләт вәкиле белем ала. Белем һәм тәрбия бирү рус телендә алып барыла. Татар теле, нигездә уку предметв булып тора. Мин үзем рус сыйныфының татар төркемендә белем алам.. Чөнки туган телем- татар теле. Күренекле язучы, галим Каюм насыйри да юкка гына: кеше үз туган телен белми торып, башка телләрне өйрәнә алмый”,-дип әйтмәгән.

Кызганычка каршы Татарстанда югары сыйны укучыларының телгә карашы бик үк патриотик юнәлештә дип әйтә алмыйм мин. Чөнки алар иң мөһим тел дип рус һәм инглиз телләрен саныйлар. Ләкин минем кабат К.Насыйри сүзләренә әйләнеп кайтасым килә. Туган телен һәм рус телен бер үк дәрәҗәдәбелгән балаларның, ягъни икетеллелек шартларында үскән балаларның, башка нинди дә булса телне өйрәнү, нәтиҗә ясау кебек күнекмәләргә күпкә сәләтлерәк булуын 1945нче алда Арсениан, 1971нче елда Фельдман Шеен әйтеп үткән.

Безнең районда да икетелле мохит дип әйтер идем мин. Гаиләдә аралашу татар телендә , ә укыту рус телендә алып барыла. Мәсәлән, без 9нчы сыйныфта кушма җөмлә синтаксисын өйрәнәбез. Татар теле дәресләре рус теле белән чагыштырып өйрәтелә. Гадәттә, рус теле дәреслекләрендә кушма җөмлә төрләре турындагы материал берничә сәгатькә алда үтелә.Рус телендә материал белән алданырак танышу, татар телендә бирелгән материалны үзләштерүдә күпкә җиңеллек тудыра.

Мәсәлән, татар телендәге тезмә кушма җөмлә рус телендәге сложно-сочиненное предложение белән тәңгәл килә. Бу исә үз чиратында дәрес материалын истә калдыруда җиңеллек тудыра.



  1. Су исе, тал исе борынны кытыклый, анда-санда кояш нурына көмеш йомычкадай сикереп чыккан сазаннарның чупылдап уйнаганы күренә.(М.М.)

  2. Я гашу лампу, и ночь начинает медленно светлеть.(К.П.)

Татар телендәге иярченле кушма җөмләләр белән рус телендәге слоңно-подчиненные предложения туры килә.

Мәсәлән:



  1. Яктыдан күзе авыртуга карамастан, лампаны якын ук китереп, тамагын карадым.(Г.А)

  2. Маяк зажег свой красный огонҗ, хотя было еще светло.(К.П.)

Материалны ике телдә бер үк вакытта өйрәнү, төрле сыйныфта өйрәнүгә караганда күпкә яхшырак. Безнең сыйныфның рус телле укучылары рус төркемендә белем ала. Кушма җөмләләр белән алар сигезенче сыйныфта ук таныштылар. Күп кенә авырлыклар килеп чыкты. Чөнки аларга чагыштырып өйрәнү өчен рус телендә алган белемнәреннән җирлек юк иде. Шуңа күрә телгә өйрәтү ике телне чагыштырып барганда күпкә уңышлырак дип саныйм мин.
Әдәбият


  1. Р.З. Хәйдарова. Научно-педагогические аспекты билингвалҗного образования в Республики Татарстан. Г.абереңные Челны, 2006

  2. “Фән һәм мәктәп” журналы, №2, 2009

  3. Дәреслек.К.З.Зиннатуллина, Ф..фатыйхова, Р.Х.Мирзаһитов.Татар теле 9, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2005.


ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ҺӘМ ШАГЫЙРЬЛӘРЕ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫНЫҢ ЧАГЫЛЫШЫ
Әхмәтсафина Р.,

Балык Бистәсе районы

Котлы Бүкәш урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Курмаева Р. Р.


XX йөз башы ил тарихында тирән тетрәнүләр, ачы югалтулар, милли үзаңның көчәюе белән сыйфатлана. Бу чорда сизелерлек урынны милләт горурлыгы булган әдәбият ала. Әдәби әсәрләрнең үзәгендә шәхес язмышы, халык һәм милләт язмышы тора. XX йөз башы әдәбиятында кешенең яшәү фәлсәфәсен проблема итеп күтәрүче язучы һәм шагыйрьләр байтак: Г. Тукай, Г. Исхакый, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Н. Думави, С. Рәмиев һәм башка әдипләр. Шушы талантлы язучыларыбыз арасыннан мин шигырьләре белән үземнең рухыма якын торган Г.Тукай һәм М.Гафурины атар идем. Әдәбиятыбызның чишмә башы булган Тукай иҗаты тулысы белән милләт язмышына багышланган дисәк тә, хата булмас. Чөнки ул − халык улы, аны халык үстергән.

Иҗатының башлангыч чорында ул «Дусларга бер сүз» шигырендә, милләтенең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди. Алга киткән башка милләтләрнең хәленнән үрнәк алып, «егъла-тора алга таба атлыйк» дип өнди. Үзе яшәгән елларның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да Г. Тукай битараф калмый. Ул курыкмыйча, өстен катлауларны, кеше хакын ашаучы изүче сыйныфларны тәнкыйтьли, хакимиятләргә тел-теш тидерүдән дә тыелып тормый. Ул милләтебезнең кол хәлендә яшәвенә сызланды, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә теләде:



Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!
Кайчан китәр кичең, килер кәһарең? −

дип, халкы өчен язды, якты көннәр килүен теләде, шуны җырлады.

Егерме яшьлек шагыйрь, шулай итеп, узган гасырның беренче елларында ук хакыйкатьне ачып сала, татарның таркаулыгын зур кимчелек итеп күрсәтә.


Г. Тукай үз бәхетен тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инанды. Бу аның халык белән үзен аерылгысыз бербөтен итеп каравы иде. Ул татарның бетүгә хөкем ителүенә ихлас әрнеде.

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың − минем саулык, авыруың - минем авыруым.


(«Милләтә».)

Милләт язмышы турында сөйләшкәндә 2010 нчы елда 130 еллыгы билгеләп үтелгән Мәҗит Гафури иҗатына да тукталмыйча мөмкин түгел.

Шагыйрь көндәлек тормыш, табигать, яшәү һәм үлем, белем-мәгърифәт, тарих, мәхәббәт, әхлак, бала тәрбияләү, туган җир, Ватан, ил, сәясәт һәм яшәешкә хас булган гаҗәеп күп төрле мәсьәләләр хакында яза. Әмма аларның һәммәсен диярлек үзара ялгый, берләштерә торган бер проблема бар - ул да булса милләт язмышы. Бу мәсьәлә әдипнең бөтен җанын, рухын биләгән, аның барлык яшәеш күзәнәкләренә сеңгән. Татар атамасы аның кечкенә генә парчаларында да, хәтта аерым строфаларында да берничәшәр мәртәбә телгә алына:
Ничә йөз ел изелгәнгә татар юаш,
Без татарның юашлыгы дөньяга фаш...
(I т., 42 б.)
Чын татар авылында һәм гаиләсендә туып үскән, татар мәдрәсәләрендә белем алган, татарча сөйләшкән, фикерләгән, татарча язган Мәҗит Гафури үз иҗатында, иң беренче чиратта, үз халкының мәнфәгатьләрен күздә тотты, аны укымышлы, хөр, алдынгы, әхлаклы, бәхетле итәргә омтылды:
Вакыт йитте гыйлем, һөнәр кулланырга! («Өндәү», I т., 38 б.)
Татарларны ярату хисен автор аларны тәнкыйтьләү аша да бирә:

Татарда «милләт, милләт!» диюче бар,
Вәләкин күбебездә юк икътидар (көч, ныклык. — Х.М.)
Бака кебек коры телдән «бак-бак» итеп,
Хур кыйлмаек үзебезне, кыл, зинһар!.. («Инсаф», I т., 53 б.)


Әй татар, нишләрсең инде, бар телеңне киссәләр?..
... Агызыңны көчләп ачып, бер башка телне тыксалар?
(I т., 242 б.)

XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасын күтәреп чыккан шагыйрьләр, әлбәттә, милләтпәрвәрләр. Милләт язмышы хакында уйланулар бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Татар милләтенең киләчәге бармы? Ул өметлеме? Гасырлар буе үзенә дәүләтчелек даулаган халык үз Ватанында мөстәкыйль тормыш алып бара алырмы? Телебез югалмасмы? Халыклар аренасында татар милләте лаеклы урынын алырмы? Менә шушы мәсьәләләр бүгенге аек акыллы яшь буынны, шул исәптән мине дә, борчый.

Милли рухтагы шигырьләр әледән-әле “Мәдәни җомга” газетасында да чыга торалар, мин алар белән даими танышып барам. 2010 елның 30 нчы июль санында Татарстанның халык шагыйре Р. Миңнуллинның “Татарларым!..” оран-поэмасы дөнья күрде, ә "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе 18 нче сентябрендә тәкъдим итте. Халык исәбен алу кебек сынауда катнашу алдыннан тәкъдим ителүе дә поэманың әһәмияте турында сөйли. Әлеге әсәрендә автор татар халкына мөрәҗәгать итеп милләтебезнең данлыклы үткәнен искә төшерә, халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлана. Поэманың кереш өлешендә:



Сезгә дәшәм, газиз татарларым,

Алтыннарым минем, талантларым!

Татарларым,сезне мактый-мактый,

Карлыгыплар бетә тамакларым... – дип мөрәҗәгать итә һәм алга таба мактау сүзләре арта бара. Бу мактаудан барысына да: “укымышлылары” һәм “тырышлары”на да, “тапкырлар”ы һәм “чыдамнары”на да, “алыпсатарлары”на да өлеш чыгара автор, ягъни һәркемгә дә хөрмәт-ихтирам күрсәтелә. Шагыйрь күңеленә аларның барысы да бик якын, бик кадерле, тик “затлыдан да затлы, асылдан да асыл, төрледән дә төрле татарларым...” дигәндә, автор “татарлыкларын бик күптәннән инде хәтерләми торган” татарларны да, “иманыннан һәм диненнән язган һәм теленнән язган”нарны да, “урыслашып беткән маңкортлар”ны һәм “казакълашып, кыргызлашып..., поляклашып беткән” татарларны да күздә тота. Автор иң элек татар халкының тарихның төрле чорларында яшәгән төрле кавемнәрнең дәвамы икәнлеген искә төшерә. Исемнәре борынгыдан ук килгән һәм тарихка кереп калган бөек дәүләтләре булу белән горурлана.

Болгарлардан, Алтын Урдалардан,

Ханлыклардан калган татарларым... – ди ул, “бабайларның бөек дәверенә” сокланып. Гасырларны иңләп килгән бөеклек сокландырса да, зур һәм шанлы дәүләтләрнең юкка чыгуы һәм бүген шуларның бары тик бер кечкенә генә өлешенә “хуҗа” булып яшәвебезгә уфтана.

Тыңлыйм да мин елыйм татарымның

Төркиләрдән килгән җыр-көйләрен... – ди ул, сагышланып.

Поэманың алдагы өлешләрендә шагыйрь татар халкының үткәне турында уйлана.



Татар юлы ул-гасырлар юлы,

Татар юлы озын һәм катлаулы.

Татар үткән юл – аның тарихы. Үткәнен белмәгәннәрнең киләчәге дә юк. Бу һәркемгә билгеле хакыйкать. Шагыйрьне башка нәрсә борчый.



Татар юлын кемнәр ярып барыр?

Кемнәр калыр татар арбасында? – дигән сорау аңа һич тә тынгылык бирми.

Халкыбызның үткәне турында сөйләгәндә, аның белем алуга мөнәсәбәте хакында әйтмичә булмый. Китапны кадерләү һәм саклау, гыйлемгә омтылу ягыннан татарларга тиңнәр булдымы икән? Укымышлылар турында әйтеп тә торасы юк, гади халык арасында да өендә китап тотмаганы бик сирәк булгандыр. Шагыйрь дә бу турыда әйтеп китә:



Теләгәннәр күрер: бер күз салсаң,

Бер борылып баксаң үткәннәргә,

Татар фәкать игелеккә дәшкән,

Гыйлем нуры чәчкән бүтәннәргә.

Әйе, татарның бу изге сыйфаты белән бик хаклы горурлана шагыйрь, бу юлларда халкыбызның чын рухи асылы чагыла.

Кайда гына сибелеп яшәми татар халкы. Шагыйрь аларның һәммәсенә дә мөрәҗәгать итә, аларның тарихын, яшәеш шартларын искә ала. Чыннан да, татар халкы бик күп, әмма иң аянычлысы шул: ул төрле төбәкләргә, илләргә таралып беткән. Шагыйрь :

Сез исәнме әле, якташларым-

Башкортстандагы татарларым?- дип якташларына да мөрәҗәгать итә.

Син югалтма, татар үз кыйблаңны,

Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне, - дип, Халык санын алуда уяу булырга чакыра.

Халкыбызның киләчәген уйлыйк,

Кабатламыйк тарих хаталарын!..

Мин сүземне әйттем! Язмышыбыз

Үзебездән тора, татарларым!

дип, шагыйрь үзен татар дип санаган һәркемгә эндәшеп милли бердәмлеккә чакыра.

Әдәбият

Миңнегулов Х. Татарның бөек бер моңчысы. - Казан утлары. - 2010. - №8



Миңнуллин Р. Татарларым. -оран-поэма. - Мәдәни җомга. – 2010. - 30 июль

Тарханова Г. Сезгә дәшәм, газиз татарларым. - Мәдәни җомга. -2010. -10 окт.


  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   25


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет