Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе


МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ ТАТАР ӘДИПЛӘРЕНЕҢ КАЛӘМЕНДӘ



бет24/25
Дата27.06.2016
өлшемі1.98 Mb.
#161050
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   25

МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ ТАТАР ӘДИПЛӘРЕНЕҢ КАЛӘМЕНДӘ

Шайдуллина Э. И.,

Лениногорск районы

Урдалы гомуми урта белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Зәйнетдинова Г.Р.

Дин һәм милләт язмышы - бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Татар милләтенең киләчәге бармы? Телебез югалмасмы? Бу мәсьәләләр һәркайсыбызны борчый һәм динне, милләтне үстерү өчен, мәктәбебездә күп кенә чаралар үткәрелә. Милләтебез язмышы өчен җан атып йөрүчеләр бугенге көндә дә бар һәм байтак. Болар: Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Фәүзия Бәйрәмовалар һ.б.

20 нче йөз башында ук татар әдипләре Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдмәнд, Гаяз Исхакый бу проблеманы күтәрәләр һәм бу чорда милләт язмышы мәсьәләсе төп урынны алып тора. Әдәбиятыбызның чишмә башы булган Тукай иҗаты тулысы белән милләт язмышына багышланган дип әйтеп тә була. Чөнки кайсы гына шигырен алсак та, анда аң - белемне үстерергә, дус - тату, бердәм булырга кирәклек әйтелә. “Дусларга бер сүз шигырендә”:

И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк,

Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк;

Мәдәният мәйданында урын алыйк,-

Егъла-тора алга таба атлыйк имди,- дип яза [Тукай Г. 1985 : 42 ] .

“Иттифакъ хакында” исемле шигырендә бөтен татар дөньясы бер тән, бер җан булып, уйда, фикердә, гамәлдә берләшеп хәрәкәт итәргә тиешлекне яза.

Тукай хәтта өстен катлауны - гади халыкны изүче сыйныфларны тәнкыйтьләп язудан да курыкмый . ”Сорыкортларга” дигән шигырен язып, ул дин битлеге астында халыкны алдап, аларның мал-мөлкәтләрен үзләштерүче иман хәзрәтләрне фаш итә. Ә ”Йокы” шигырендә шагыйрь татарларның таркау булуларына бик борчыла, үз язмышларына битараф караучыларны уятырга тели.

Татар милләте язмышы хакында уйлау, аны араларга теләү мотивлары Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев шигырьләрендә дә көчле чагылдырылган.

Сәгыйть Рәмиев “Таң вакыты” шигыре аша татарларны уятырга, уйланырга һәм көрәшкә күтәрелергә чакыра:

Бетмә надан,туг яңадан



Мәгърифәтле анадан!

Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә,

Хата ул өмид алладан!” [Сәгыйть Рәмиев 1962 : 25]

Дәрдмәнднең «Кораб» шигырендә дә халыкның бүгенгесе, үткәне, киләчәге сурәтләнә. Үткәне - кораб, бүгенгесе - җил чыгу, дулкыннар кубу, киләчәге - билгесез. Биредә автор татарлар һәм аларны көткән сынаулар турында яза. Нык, бердәм, көчле булганда гына милләтнең киләчәге өметле булуын ассызыклый. Дөньяның язмыш ирегенә буйсынып яшәвенә борчыла, үзенең дә диңгездәге кораб хәлендә калуын күз алдына китерә.

Үзенең бөтен гомерен милләт язмышына багышлаган, алдан күрүчәнлек сәләтенә дә ия булган күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, драматург, прозаик шәхес – Гаяз Исхакыйның да милләтебез өчен куйган хезмәтләрен санап бетерерлек түгел. ”Ике йөз елдан соң инкыйраз” повесте милләтне инкыйраздан саклап калу рухы белән сугарылган. Повестьның лейтмотивы нигезендә кисәтү, искәртү, уяу булырга чакыру, мондый аяныч хәлләр белән авыр фаҗигане булдырмас өчен көрәшкә өндәү рухы ята. Бу повесть - татар милләтен инкыйраздан коткарырга булышучы милли әсәр.[Әхмәт Сәхапов 1998 : 53 ] Повестьта милләт юкка чыгуның биш сәбәбе күрсәтелә:тормыш тоткасы иске фикерле ишаннарда булуы; мәктәп-мәдрәсәләрнең аз булуы һәм укытыла торган фәннәрнең яраксызлыгы; милләткә хезмәт итүчеләрнең бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, көчләрен үз тамакларын туйдыру өчен генә сарыф итүләре һәм рухи яктан түбән кешеләр кулында уенчык булулары; урыс мәдәниятеннән тайчыну; эшләгән эшләренең нәтиҗәсезлеге, кирәкле эшләр башлап та, ахырына кадәр җиткерә белмәү. Шулай итеп, Исхакый ”Әгәр тәрәкъкый итик дисәк, һәммәмез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бер нәрсәмезне дә кызганмыйк”, - ди ул. [ Гөлгенә Мөхәммәтвәлиева 1998 : 72 ].

Гаяз Исхакыйның “Инкыйраз”әсәре белән аваздаш булган тагын бер әсәре - «Тормышмы бу?» әсәре бар. Монда төп нинди максатлар белән һәм ничек яшәү мәсьәләсе  - гомумкешелек характерындагы мәсьәлә куела. Гаяз Исхакый бу әсәрен анда сурәтләгәннәрдән гыйбрәт алу, замандашларын гомум идеаллар һәм гамәлләр белән яшәргә чакыру максатында яза.

Барыбызга да таныш булган милләт анасы − Зөләйха язмышы белән Гаяз Исхакый чаң суга: миллилек - ул дин, әхлак, иман. Болар сакланганда гына, милләт яшәячәк. Биредә әдип татарларны чукындыруга мөрәҗәгать итә. Дин алыштыру татар кешеләрендә күңел каршылыклары тудыра һәм психологик җәрәхәтләр ясый. Башка дингә күчү - иманны югалту дигән сүз. Имансыз калган кешеләр рухи канәгатьсезлек, рухи бушлык кичерәләр...

“Тартышу” әсәрендә бергә булганда гына барлык теләкләреңә дә ирешергә була дигән проблеманы күтәрә Гаяз Исхакый. Мисал итеп, себеркене алыйк: себеркенең бер чыбыгын алып сындырсаң, ул сына. Чөнки аңа бик күп көч кирәк түгел, ул бит бер бөртек кенә. Ә менә себеркенең барысын да берьюлы сындырам дисәң, аны ансат кына сындырып булмый, чөнки алар бербөтен, бердәм. Әйткәнемчә, бердәм булганда гына тартышуда да җиңүгә ирешергә мөмкин. Бу әсәре белән язучы халкыбыз тату, бердәм булсын иде дип өнди.

Гаяз Исхакый милләтне бетүгә алып баручы тагын бер мәсьәләне - катнаш никах проблемасын да вакытында күреп алган. “Ул әле өйләнмәгән иде” повестендә катнаш никахның татар милләтенә зыян китерүен генә күрсәтеп калмый, Шәмси кебек зыялы егетләргә тиң Анна кебек укымышлы, мәдәниятле татар кызлары булуын да тели.

Исхакыйның эмиграциядә язган әдәби әсәрләрендә дә милли мәсьәләләр үзәккә куеп яктыртыла. һәр милләт үз телен, мәктәбен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сакларга, үзенә-үзе хуҗа булып, мөстәкыйль яшәргә тиеш дигән фикер үткәрелә. Мөһаҗирлектә дә ул “Инкыйраз”ында бирелгән һәлакәттән котылу юлларын чагылдыруны дәвам итә. Татар милләтен инкыйраздан сакларга ярдәм итүче әсәләрнең башында торучы “Олуг Мөхәммәд” тарихи драмасы реаль нигезгә корылган. Гаяз Исхакый бу әсәрендә милләтне инкыйраздан коткаруның бердәнбер дөрес юлы итеп мөстәкыйль милли дәүләтне кабат тергезүне саный.

“Өйгә таба”әсәрендә әдип полковник Тимергалиев образы аша милли азатлык хәрәкәтенең үзенчәлекле бер формасын тасвирлап кына калмый, бәлки җир шарында яшәүче кырыктан артык төрки халыкның бергә тупланып, бер-берсен яклап һәм үзара ярдәмләшеп яшәргә тиешлеге турындагы фикерне дә алга сөрә, татар халкы мөстәкыйль яшәү хокукына ия булырга тиеш дигән фаразны үткәрә.

“Көз” повестенда үз теленнән, мәдәниятеннән, халкыннан аерылганлыкның да һәлакәткә илтүен расларга омтыла.

Язучының милли нигилистлардан көлеп язылган “Җан Баевич”дип исемләнгән комедиясе дә бар. Бүгенге көндә дә пьесаның төп герое Шакирҗан кебек исемен урысчага үзгәртеп, вата-җимерә урысча сөйләшеп, үзен бик югары культуралы санап, үзенең милли яшәешеннән баш тартучылар юк түгел.

Бу комедиянең бүгенге көндә әһәмияте бик зур дип саныйм мин. Гаяз Исхакый бу әсәрендә руслашуның зыянлы булуын, тарихта яман эз калдыруын күрсәтә.Үз ишләреннән өстен булырга омтылучылардан, үз кавеменнән аерылган татарлардан усал көлә.

Татарда Исхакыйдай фидакарьләр, белемле, замана белән бергә атлаучы зыялы яшьләр, акыл-нәсихәт бирә алырдай аксакаллар аз түгел. Аларның әсәрләре безгә, яшь буынга эш сөючән, кунакчыл, белемгә омтылучы, туган төбәгебезне, халкыбызны, Ватаныбызны яратучы, үз халкыбыз белән горурланучы бала булып тәрбияләнергә мөмкинлек бирә, иҗади эшкә дә дәртләндерә, теләк уята. Милләтпәрвәр аксакалларыбыз, аларның дәвамчылары - милли рухлы яшьләребез булганда, аларда гаиләдә үк нигез салынган милли тәрбия, милли үзаң булса, дәүләтебез яшәячәк әле. Дәүләтебез-мөстәкыйль, телебез-татар, киләчәгебез матур һәм якты булыр. Бары тик бергә булыйк, иңне-иңгә куеп көрәшик.

Туган телне яклау,

Туган телне саклау сафына

Иңне иңгә куеп бас, татар!

Гомәр Саттар Мулилле

Әдәбият

1. Гомәр Саттар Мулилле. “Без кемнәр?”. Мирас, 1998, № 2. – 76 б.;



2. Мөхәммәтвәлиева Гөлгенә. “Ике йөз елдан соң инкыйраз” повестеның Исхакый иҗатындагы урыны һәм роле. Мирас, 1998, № 2. – 72 б.;

3. Рәмиев С..Сайланма әсәрләр.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1962.– 25 б.;

4. Сәхапов Ә..Исхакый иҗаты. Мирас, 1998, № 2. – 52 б.;

5. Тукай Г..Әсәрләр: Шигырьләр, поэмалар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. – 256 б.;


АКТАНЫШТА, ҖИРЛЕ ТӨБӘКТӘ, ҮЗ ӘДИПЛӘРЕБЕЗНЕҢ ИҖАТЫН ӨЙРӘНӘБЕЗ

Шәрипова Г.

Актаныш районы

Актаныш гимназиясе укучысы;

Фәнни җитәкче: Әминова Л.Г.

Актаныш районы – тулысынча диярлек татарлардан торган, татар милләтенең бөтен милли колоритын саклаган, аның гореф-гадәтләрен киләчәккә илтәчәк чиста татар районы. Мәдәният министры З.Р.Вәлиева билгеләп үткәнчә, республикага әдәбият-сәнгать әһелләрен биреп торучы төбәк бу.

Һәр кеше өчен үз туган җире, шул җирдә хезмәт куючы кешеләре бик кадерле һәм якын.Безнең күңелләребезгә туган як төшенчәсе , иң беренче, үзебез яшәгән табигатьнең гүзәллегенә соклану, авылыбызның төзек-матур булуына горурлану, шул матурлыкны үзләренең иҗатларында гәүдәләндерә алучы әдипләребез иҗатын өйрәнү аша да керә.

Актаныш районында җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү, аның белән район халкын таныштыру берничә юнәлештә алып барыла.

Уразай авылында Риза Ишморат, Такталачыкта Гамил Авзал, Пучыда Нур Баян музейлары уңышлы эшли, аларда ел саен әдипләрнең туган көннәрендә әдәби кичәләр үткәрелә, музей белән танышу өчен , мәктәпләрдән укучылар килә.Район хакимияте яшь буынны үзебездән чыккан әдипләр белән таныштырып баруга, алар иҗатына мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирә.В.Имамов, Э.Шәрифуллина, М. Разов, Р. Миңнуллин, Д.Салиховларның , үзебездә яшәп итүче Ә. Моталлапов юбилейларын район мәдәният йортында киң җәмәгатьчелек катнашында билгеләп үтү – моның ачык мисалы. Фронтовик шагыйрь, сугышта подполковник дәрәҗәсенә күтәрелгән Н. Баянга Әнәк авылында һәйкәл куелу да сугыштагы һәм иҗаттагы батырлыкның онытылмавы турында сөйли.

Актанышта инде күп еллар “Агыйдел дулкыннары” иҗади берләшмәсе эшләп килә.Юл башында Суфиан Поварисов кебек галим һәм әдип торган бу берләшмәдә бүген инде танылу алган шәхесләр каләмен чарлады.Күп еллар бу берләшмәне җитәкләгән Мөхәммәт Мирза- Татарстан Язучылар берлеге рәисе. Бүгенге көндә Т.Мөхәммәтдинова, А. Авзалова , Л. Шәйгәрданова, Ә. Моталлапов һәм башкалар үз иҗатлары белән район халкын сөендерәләр, һәрберсенең дә китаплары бысылып чыкты.

Үзебезнең туган татар теленең бөтен нечкәлекләрен балаларга җиткерү, аның аһәңен, моңын тоя алырга өйрәтү, милләтебезнең мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын, тарихын белдереп, шулар аша туган җиргә һәм үз халкына мәхәббәт, алар белән горурлану тәрбияләү ул бүген мәктәптә күбрәк татар теле һәм әдәбият укытучыларына йөкләнә. Бүген татар теле укытучысы инде милләт сагына басты, ягъни аның эшчәнлеге грамматика белән генә чикләнми, ул халыкның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, халык авыз иҗатын , яшәү рәвешен буыннан буынга тапшыручы, шуңа нисбәтле рәвештә әхлакый сыйфатларын үстерүче дә .Борынгы грек философы Сенека: ” Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артта калып яши”, - дигән бит.

Җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү мәктәпләрдә ничек куелган соң?Бүгенге көндә республиканың танылган әдипләре булып җитешкән якташларыбызның иҗаты - чын-чынлап хәзинә ул. В.Имамовның тарихи әсәрләре аша бездә татарыбыз белән горурлану хисләре уянса, Я.Шәфыйковның әсәре, замана шаукымына бирелеп, җир йөзеннән юкка чыгарылган авыл фаҗигасен сурәтләве, шуның аша безнең нәни күңелләрдә Туган җирнең шул дәрәҗәдә газиз икәнлеген аңлата алуы белән кадерле.

Ә Мөхәммәт Мирзаның бу юллары турында ни әйтәсең?

Җанның күккә ашасы бар,

Тәннең җиргә китәсе...

Күк белән җир арасында

Гомеркәйләр итәсе...

Үзебезнең композиторыбыз Инсаф Хәбибуллинның йөрәк түреннән чыккан көе шушы юллар белән очраша да, гаҗәеп сагышлы моң булып, безнең күңелләрне сарып ала...

Татар әдәбиятында Гамил Авзал дәрәҗәсендә сатира остасы бар микән? Аның Мәрфугаттәй, Әсмабикә, Гыйльменисаттәйләрен без һәр авылда очратабыз ич. 10 ел буе районда узып килгән Нур Баян исемендәге иҗат фестиваленә быел алмашка Гамил Авзал исемендәгесе килде.Күпме иҗат сөйгән Актаныш балаларына канат куйды бу фестиваль! Эльмира һәм Гөлнара Җәлиловалар, Ленар Шәех , Лилия Гыйбадуллиналар шушы фестиваль аша бүген инде шагыйрьләр арасына басты.Шушы фестивальләр аша килеп,“Иделем акчарлагы”, “Бәллүр каләм”, “Каурый каләм” иҗат бәйгеләрендә җиңү яулаучы укучылар булуына бик сөенәбез без.

“Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе белән мәктәпләр һәрдаим аралашып яши, еш кына очрашулар, әдәбият- сәнгать турында әңгәмәләр үткәрелеп тора.

Җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү, алар белән кызыксыну тәрбияләү “ Йолдыз сәгате” , “Могҗизалар кыры” кебек класстан тыш чараларда тормышка ашырыла, әдәби бюллетеньнәр чыгарыла.

Безне, укучыларны, әдәби әсәрнең эчтәлеге , сюжеты гына түгел, ә аларның теле, ягъни авторның җанлы сөйләме дә кызыксындыра. “ Фикерне художестволы формага төрү өчен , һәр язучы телнең сүзлек хәзинәсеннән, грамматик төрлелекләреннән , сурәтләү чараларыннан үзенчә файдалана. Язучының индивидуаль стиле нәкъ шушуы юнәлештә ачыклана да”, - ди В.Хаков. Берничә ел элек туган тел түгәрәгенә йөрүче укучылар “Җирле төбәк әдипләре иҗатында топонимнар” , “Җирле төбәк әдипләре әсәрләрендә халык авыз иҗаты” дигән темаларга фәнни-эзләнү эшләре башкардылар, ә без хатын- кыз шагыйрьләр иҗатында төсләр балкышын күзәтәбез, алар иҗатында образлы сурәтлелекне тикшерәбез.Мондый эзләнү эшләре укучыларны әдәби текстка анализ ясый алырга өйрәтә, үзләрен дә образлы фикерләргә этәрә.

Җирле төбәк әдипләре иҗаты – ул татар теле дәресләре өчен дә хәзинә.Гимназия укытучысы Ләйсән Әминованың “ Татар теленнән күнегүләр җыентыгы” , “V-XI класслар өчен диктантлар җыентыгы” да үзебезнең якташ әдипләр иҗатыннан төзелгән , алар район укытучылары һәм укучылары өчен менә дигән кулланма.

Йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: бүгенге мәктәп укучысын әдәбиятка тарту өчен мөмкин булган чараларның барысын да, шул исәптән төбәк әдипләренең иҗатын өйрәнүне дә кулланырга кирәк. Ел саен безнең гимназияне тәмамлаган берничә укучыбыз югары уку йортларының татар филологиясе факультетларына укырга керә икән, димәк, бу юнәлештә максатчан эш оештырыла дияргә кирәк. Үз төбәге кешеләре белән горурлану , туган җире турында кайгырту, үз җирлегенең традицияләрен ныгытырга омтылу кебек сыйфатлар әхлакый гүзәл шәхес формалаштыруда зур роль уйный. Ә мондый шәхес тәрбияләү – бүгенге җәмгыять алдында торган төп бурычларның берсе.


Әдәбият

Гамил Авзал. Кояшка карап.- Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1989 .- 270 б.

Мөхәммәт Мирза. Тере су. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2007.- 350 б.

Хаков Вахит. Татар әдәби теле.- Казан : Татарстан китап нәшрияты,1999.-302 б.

Шафыйков Ягъсүф.- Хуш, Агыйдел!- Казан, 202.- 263 б.
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕ КҮҢЕЛЕМДӘ

Шакиров А.,

Менделеев муниципаль районы

3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

11 сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Абдуллина Р.З.


Җир йөзендәге кешеләр дөрес яшәсеннәр, бер-берсенә мәрхәмәтле, игелекле, бердәм булсыннар өчен безгә иманлы булырга кирәк. Иманлы кеше надан да, явыз да, мәрхәмәтсез дә була алмый. Ә менә шул иман орлыкларын гаиләдә әти, әни, әби, бабайларыбыз салса, мәктәптә әдәбият укытучыларыбыз әдәбият дәресләрендә өйрәтә.

Төрки татар әдәбиятын мең ел буена “Коръән” тукландырып, аңа идея һәм сәнгать ягыннан төп юнәлеш биреп килгән.

Гомумтөрки әдәбиятының олуг вәкиле Йосыф Баласагунлыдан алып Тукайга, Такташка кадәр яшәгән күпчелек язучыларыбызның әсәрләрендә без “Коръән”нең йогынтысын тоябыз.

Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” әсәре. Бәхетле булу өчен кешегә нинди булырга кирәк! Поэмада кешелеклелек сыйфатларын җырлауга зур урын бирелә.

Авторның идеалы – белемле, укымышлы, гадел, киң күңелле, сабыр, тәрбияле, әхлаклы кеше. “Белем һәм акыл”, - ди Йосыф Баласагунлы – кешене кеше итә, әгәр бу сыйфатлар юк икән, ул – хайван мисалында”.

“Кеше булу өчен киң күңеллелек һәм кешелеклелек кирәк”. Шул ук вакытта автор “Кем эчә,- ди, - акылын җуеп, ахмакка әверелә. Андый кешедән бәхет тә, игелек тә кача”. Бу сүзләрнең тәэсире йөрәгемә, аңыма килеп урнашты. Бүгенге көндә бөтенебез бу сүзләрне аңлап яшәсәк, ничек әйбәт булыр иде! Эчүчелекнең ил буенча, Татарстан буенча, җәелүе куркыныч хәл бит.

Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьяр иҗатына багышланган дәресләрдән дә мин тормыш итү өчен кирәк булган кешелеклелек сыйфатларын күңелемә сеңдердем. Мөхәммәдьярның бер поэмасы “Нуры содур” “Күңелләр нуры” дип атала. Ул аны 1542 нче елда Казан шәһәрендә язган. Әсәр ун бүлектән тора: гаделлек, рәхим–шәфкать, юмартлык, оялчанлык, сугышчанлык, сабырлык, сүздә тору, туры сүзле булу, азсүзлелек һәм гафу үтенү турында. Шушы бүлекләрнең исемнәре генә дә әсәр ни өчен “Нуры содур” (“Күңелләр нуры”) дип аталуына җавап бирә булса кирәк. Күрүегезчә, болар барысы да әхлакый сыйфатлар. Димәк, күңелеңә шушы сыйфатлар хас икән, ул нурлы һәм якты булачак. Менә каян килә икән ул хәзерге вакытта кулланышка кергән сүзләр: нурлы өй, нурлы йөз.

Мөхәммәдьяр гаделлекне патшалар образында бирә, чөнки автор уенча, реаль дөньядагы җәбер–золым башлыча идарәчеләр, югары сыйныф кешеләре тарафыннан эшләнә. Шуның өчен Мөхәммәдьяр аларны гаделлеккә өнди. Ә юмартлылык, шәфкатьлелек турында сөйләгәндә күбесенчә, ярлы, хезмәт ияләре тормышы мисал итеп алына. Чөнки бу сыйфатлар авыр тормышны татыган хезмәт ияләре өчен характерлы.

“Хәммал хикәяте”ндәге йөк ташучыны алыйк. Ул базардан кайтып килгәндә бер егетне кыйнаганнарын күрә. Ни өчен икәнен барып сорагач, егетнең ике тәңкә бурычы барлыгы ачыклана. Егет үзенең утын саткан акчасына егетнең бурычын түләп акчасын бирә, шуның сәбәбендә гаиләсе ач кала. Икенче очракта, балыкчыны кызганып, беркем дә сатып алмаган балыгын утынга алыша. Кайткач ул балыкның эчен ярып җибәрсә, анда йөз мең алтынлык энҗе бөртеге килеп чыга.

Бу хикәядә автор, әгәр дә берәрсенә яхшылык эшләсәң, ул яхшылыгың йөз мәртәбә артып, кире үзеңә кайтыр, дип әйтергә теләгән.

Ә менә сабырлык бүлеге турында сөйләгәндә, укытучыбыз безгә “Коръән”нән мисаллар китереп аңлатты.

Менә Сабырлык турында Коръәндә нәрсә әйтелә:

Сабырлык –түземле булу, авыр хәлләр килгәндә чыдам булып, үзеңә хәким булу, ямьсез сүзләр вә начар хәрәкәтләрдән үзеңне тыя белүдер. Бу дөнья –бер имтихан дөньясыдыр.

Кеше дөньяда төрле хәлләр белән очраша. Кайбер хәлләр кешене шатландырыр, кайберләре кайгыга салыр. Шатлык вакытында шөкер, кайгы вакытында сабыр булу фарыз кылынган. Ләкин сабырлыкны урынында кулланырга кирәк. Хәлебездән килгәнне эшләмәсәк, ялкауланып шуңа риза булып ятсак, бу сабырлык булмас. Дөреслекне яклап, сүз әйтмәсәк, бу сабырлык булмас. Пәйгамбәребез әйткәнчә: “Дөреслекне яклыйсы урында сүз әйтми торучы – телсез шайтандыр”.

Сабырлык өч төрле була:


  1. Бәла вә һәлакәтләргә карата булган сабырлык. Малына, җанына, баласына төшкән бәхетсезлекне туктата алмаса–риза булып сабыр итәргә кала. Давыл, су басулар, сугышлар кебек хәлләрдә авырлыкларга чыдау –сабырлык билгесе.

  2. Гыйбәдәтләрдәге мәшәкатьләргә сабырлык. Көнгә 5 намаз уку, ураза тоту, зәкәт түләү, хаҗга бару. Бу гыйбәдәтләрнең авырлыкларына чыдамыйча Аллаһы ризалыгын алу мөмкин түгел. Пәйгамбәребез Рамазан ае алдыннан әйткән: “Бу ай – сабырлык аедыр. Сабыр итүчеләрнең барачак җире җәннәттер”.

  3. Гөнаһ эшләрдән тыелу да сабырлык билгесе. Ялган, гайбәт, урлашу, кеше үтерү, аракы эчү, отышлы уеннар уйнау, зина кылу, яла ягу, тәкәбберлек, исраф, хөсетлек. Мондый чакларда кеше, шайтанга ияреп, Аллаһы юлыннан тайпылса, зур гөнаһларга дучар булыр.

Кайгыга алмашка шатлык килә. Кеше өстенә бәлаләр, сынаулар төшкәч, ул төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел. Бу Аллаһының сынавы. Әгәр кеше бу сынауны үтсә, сабыр булса, Аллаһы Тәгалә аның борчуын таратачак, авырлык соңында җиңеллек булуын кеше истә тотарга тиеш. Авырлыклар һәм кайгылар мәңгелек түгел. Әгәр кеше Аллаһы язганны тиеш диеп кабул итсә,ул кушканнарны үтәсә, тыйганнардан тыелса, Аллаһы аның авырлыкларын җиңеллеккә алыштырачак.

Аллаһы сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми.

Әгәр кеше сабырлыгы бетеп ачуланса, Пәйгамбәребез болай дигән:


  1. Берәрегез басып торганда ачуланса, утырсын, ачуы басылмаса, ятсын, чөнки утырып яки ятып талашу җайсыз.

  2. Әгәр берәрегез ачуланса, эндәшмәсен, чөнки ачуы кими, берәр сүз әйтеп, ачуы басылгач, үкенәчәк.

  3. Берәрегезнең ачуы чыкса, тәһарәт алсын.

Ачу –Адәм баласының йөрәгендә янучы утлы күмер, ачу –шайтаннан, ә шайтан уттан яратылган, ә утны су сүндерә. Медицина болай аңлата: ачуланганда тән температурасы күтәрелә, ә тәһарәт алганда су аны суыта һәм гадәти хәлгә китерә.

Аллаһының 99 күркәм исемнәренең берсе –Сабыр.

“Нуры содур”ның башка баблары турында да Коръәннән әнә шундый мисаллар табып була.

Мондый үгет–нәсыйхәтләрне аңлату урта гасыр әдәбиятын өйрәнү чорында кирәк дип уйлыйм. Бүгенге көндә шәхесне Коръәнгә таянып тәрбияли алсак, яшь буынны, үз–үзебезне фәхишәлектән, эчкечелектән, наркоманиядән саклап калыр идек.

Әдәбият


    1. Татар әдәбияты тарихы. I том. Казан. Тат. Китап нәшрияты. 1984 ел.

Миңнегулов Х.Й.. Гасырлар өчен тыңлап. Мәгариф нәшрияты, 2003 ел.

    1. Коръән-кәрим. Казан. Раннур нәшрияты, 1999 ел.


ИКЕ ГАЗИЗ СҮЗ: ТУГАН ИЛ, ТУГАН ТЕЛ

ШиҺапова А.,

Зәй муниципаль районы

1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе



Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле.

Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән,

рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буенча үстереп килгән,

аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен,

иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән.

Гомәр Бәширов

Кайда гына яшәмәсен кеше, нинди генә телдә сөйләшмәсен, аның бөек хөрмәт белән әйтә торган ике газиз сүзе бар: туган ил, туган тел. Бу ике гыйбарә һәрвакыт берсенә берсе аваздаш булып ишетелә: “ Туган тел”, дидеңме, үзеннән-үзе туган ил күңелгә килә. Икесе ике төшенчә булуга карамастан, бу ике сүзнең икесенең дә җанга якын уртак мәгънәләре бар. Алар телгә алыну белән күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уяна. Чөнки болар икесе дә сабый чакта ук иң беренче булып колакка кергәннәр, чөнки алар ана сөте белән, әниләрнең бишек җырлары белән үк каныбызга сеңеп калганнар. Шунлыктан, чит илләргә киткән кеше туган иленә багышлап җырлар чыгара, туган илен саклар өчен, кулына корал алып, сугышка китә. Чит илләрдә озак йөргән кеше туган туфрагын, аның җылысын, туган тел авазларын сагынып кайта.

Билгеле, һәркайсыбыз туган илебезнең алдынгы булуын, аның һәртөрле афәтләрдән, сугышлардан азат, имин булуын телибез, шул юнәлештә аңа ярдәм итәргә тырышабыз.Туган тел дә бездә шундый ук кайгыртучанлык теләге уята.

Чөнки тел – җәмгыятьнең,һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә алыштырып булмый торган рухани байлыгы. Чөнки тел халыкның акыл хәзинәсен, гореф- гадәтләрен, хәзер дә безгә хезмәт итә торган иң яхшы традицияләрен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, шигъри җәүһәрләрен бик борынгы заманнардан бирле түкми- чәчми безнең заманнарга алып килгән.

Шушы телдә борынгы шагыйрь Кол Гали”Йосыф китабын” бүләк итеп калдырган. Шушы телдә безнең заман кешеләренә бик борынгы заманнарда ук иҗат ителгән дастаннар, җырлар, әкиятләр, табышмаклар, бәетләр шикелле беркайчан да кыйммәтен югалтмый торган халык күңеле җәүһәрләрен китереп җиткергән.Бу телдә Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни, Мәүлә Колый кебек шагыйрьләр бик күп шигырь язып калдырган. Соңрак Г. Тукай, Дәрдеманд, Г.Ибраһимовлар телнең тирәнрәк яктан поэтик нечкәлекләрен ачтылар.

Бөек инкыйлабтан соң әдәби һәм сөйләм теленә яңа интернациональ сүзләр өстәлде, телнең моңа кадәр беленми яткан бик бай эчке мөмкинлекләре мәйданга чыкты,бихисап яңа сүзләр барлыкка килде. Татар әдәби теле камилләшеп,үсеп китте.

Без бүген телебезнең дөньядагы иң кулай 14 тел арасында икәнлеген беләбез. Бу заманында телебезнең дәһшәтле һәм дәртле тел булуы турында сөйли.

Мәгълүм булганча, Татарстанда ике дәүләт теле. Татар теле- Закон буенча дәүләт теле. Ул- хөкүмәтнең ,идарә органнарының халык белән аралашу, үзенең гражданнары белән сөйләшү теле.Татар теле республикабызда инде ике дистә елга вакыт эчендә дәүләт теле вазифасын башкара. Шуңа бәйле рәвештә аны фән буларак укытуның юнәлешләре һәм эчтәлеге тамырдан үзгәрде.Татар теле татар һәм рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына, рус телендә сөйләшүче төрле милләт укучыларына аерым программалар буенча өч юнәлештә алып барыла. Телгә өйрәтү традицион һәм яңа технологияләрне файдалануны күздә тота.Бу уңайдан безнең Зәй муниципаль районы 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә нәтиҗәле эшләр башкарыла. Белем бирүнең эчтәлеген яңартуга, сыйфатын күтәрүгә укытучыларыбыз укыту- тәрбия эшчәнлегендә заманча технологияләр куллануга нык игътибар бирергә тырышалар.Мәсәлән:

- мәктәптә татар телен укытуда информацион технологияләр файдаланыла;

- рус телле укучыларга татар телен һәм әдәбиятын концентрлап укыту технологиясе кулланыла.

- без,укучылар,район,республика күләмендә уздырыла торган проектлар бәйгесендә,татар теле һәм әдәбиятын укытуда интерактив чаралар куллануга багышланган семинарларда,конкурс,конференцияләрдә бик тә актив катнашабыз.

Татар теле дәүләт теле булганлыктан,бу телдә законнар, башка норматив – хокукый документлар басыла, утырышларның беркетмәләре һәм стенограммалары языла, дәүләт һәм идарә органнарының, судларның эше башкарыла.Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, башка уку йортларында яшь буынны тәрбияләү шул тел аша эшләнә.

Мәктәпләрдә укытучылар һәм укучылар өчен сүзлекләр, дәреслекләр проблемасы хәл ителде. Югары уку йортлары тел белгечләре, тәрҗемәчеләр чыгардылар.

Гомумән алганда, Законны һәм Дәүләт программасын тормышка ашыру ягыннан бик нәтиҗәле эшләр башкарылды. Республикабызда татар мәктәпләре саны күпкә артты.

Татар теле фәне,җәмгыятьтәге башка күренешләр кебек үк,көннән-көн үсә,камилләшә бара.Хәзер татар теле гыйлеме өлкәсендә эшләүче дистәләрчә дәрәҗәле фән ияләре туган телебезнең төрле якларын тасвирлаган йөзләрчә басма хезмәтләр бар. Ләкин татар теле фәнендә дә галимнәрнең теге яки бу мәсьәләгә төрлечә карашлары очрый.Бу табигый күренеш:фән фикер алышу,ә кайчагында төрле карашлар көрәше аша алга бара.Хакыйкать бәхәстә ачыла,диләр.

Татар теле дәреслекләрендә кайбер материалларның укучыларга кирәклеге ,аларның практик әһәмияте зарурлыгы шикле урыннар да очрый һәм, киресенчә, туган телне тулы,камил белү өчен мөһим күренешләрнең дәреслекләргә кертелми калган очраклары да бар.

Татар теле буенча дәреслекләр төзүдә камилләштерәсе, үзгәртәсе нәрсәләр бар һәм кирәк,дип уйлыйм мин.Тел галимнәребез,педагоглар, киңәшләшеп, фикерләшеп, дәреслекләрне безнең өчен тагын да кызыграк итәрләр ,туган телебезне яшь буынга өйрәтүдә, аны саклау, үстерү омтылышы түрбияләүдә югары нәтиҗәләргә ирешә барырлар дигән өмет баглыйсы килә.

Без 7 миллионлы халык. Бу зур сан. Әмма аларның барысы да татарча сөйләшә белми. Татарларның үзәге булган Казанда да халкыбызның нибары 55% гына татарча иркен сөйләшә. ЮНЕСКОның күптеллелекне хуплавы һәм туган телне сакларга чакыруы бик яхшы.Әмма моның өчен халыкның үз теләге булу һәм теленең киләчәге турында уйлавы зарури.

“...Сандугачың сайрап торсын,

илем,

Җанга якын моңлы телеңдә.



Йомшак,матур,горур татар телем,

Яңгырасын дөнья чигендә.

(”Х.Садыйкова.”Туган телем-гомер байлыгым”).

Әдәбият


1. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле.-Казан:Мәгариф,1994.252-255 б.;

2. Бәширов Г.Б. Тел- тормышның көзгесе.306-351 б.;

3. ХарисоваЧ. Тел-белем ачкычы. “Мәгариф”журналы.31-32 б.,№8,2010.

4. Садыйкова Х Туган телем-гомер байлыгым. “Мәгърифәт” газетасы.№489,2008.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   25




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет