Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе



жүктеу 4.91 Mb.
бет25/25
Дата27.06.2016
өлшемі4.91 Mb.
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   25

МИФТАХЕТДИН АКМУЛЛАНЫҢ “НӘСИХӘТЛӘР” ШИГЫРЕНӘ ЛИНГВОСТИЛИСТИК АНАЛИЗ

Шиһабетдинова Р.

Актаныштагы аерым фәннәрне тирәнтен

Үзләштерүле 2нче урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Борханова Г.Д.
Без, югары сыйныф укучылары, әдәбият дәресләрендә лирик әсәрләргә лингвостилистик анализ ясау эше белән бик теләп шөгыльләнәбез. Дәрестә үзаллы эзләнү юлы белән шигырьнең идея – тематик эчтәлеген ачу нинди дәрәҗәдә, ничек хәл ителүен тикшерәбез, үз фикеребезне якларга, дәлилләргә өйрәнәбез. Бу эш төре теоритик белемнең, фикерләү сәләтенең дә тиешле югарылыкта булуын таләп итә.

Бүгенге чыгышым Мифтахетдин Акмулланың “Нәсихәтләр” шигырен анализлауга багышлана.

“Нәсихәтләр” җиде дүртьюллыктан тора. Һәркайсы тәмамланган уй – фикерне белдерә. Вакыйгалар үсеше бәтенләй юк диярлек, автор үзе әйтергә теләгән уй – фикерне бер тәртиптә тезеп кенә чыккан. Шигырьдә авторның үзен генә тыңлыйбыз, аның дөньяга карашы белән танышабыз. Шигырьнең жанрын шигъри монолог дип тә билгеләп була.

Мәгърифәтче шагыйрьнең иҗатында, хәтта вәгазь һәм өмет формасында язылган шигырьләрендә дә, әхлак, гыйлем, мәдәният, тәрбия мәсьәләләре һәрчак игътибар үзәгендә. Бу әсәрдә дә сабыр холыклы булу, әдәплелек, акыл белән эш итә белү кебек сыйфатлар “иман” төшенчәсе белән бер дәрәҗәгә куеп карала. Шигырьнең тематикасы “Иман шарты”, иман, әдәп, акыл, шөкер, таза күңел, сабырсыз сүзләре аша чагылдырыла. Идеясе - һәр кеше өчен бу тормышта мәңгелек рухи кыйммәтләр булуы зарур. Кем шушы рухи кыйммәтләрне санга сукмый, шул, автор фикеренчә, - “Иван”, “күңеле бозык”, “акылсыз”, “тәүфыйк ягы такыр”, “әдәпсез”, “сабырсыз”..

Автор үз позициясен гади, әмма бик тапкыр, мәкаль – әйтемнәргә әйләнеп китәрлек афоризмнар ярдәмендә әйтеп биргән: “Иман шартын” өйрәнмәсә – Иван, бозыкка җир өстеннән асты артык, акылсызга тәүфыйк ягы такыр, нигъмәткә шөкерсезлек – көфер, әдәпсезгә иман тору гаҗәп, сабыр кеше морадын табар, ихлассызның эше кабул булмас... Бу филосфик фикеләр шигырьнең идеясен тирәнәйтеп, кире какмаслык итеп дәлилли.

Шигырьнең төп эмоциональ тональносте – үгет – нәсихәт, вәгазь - бай тормыш тәҗрибәсе булган, яхшыны яманнан аера белгән кеше сүзе. Шигырь ашыкмый, тыныч, ышанычлы, хәтта бераз көйләбрәк укыла.

Шигырьнең тәрбияви тәэсирен көчәйтү, ягъни яхшыны яманнан аерып күрсәтү өчен Акмулла антитезага мөрәҗәгать итә Нәтиҗәдә, ике төркем сүзләр рәте билгеләнә: “Иман шарты” – Иван, күңеле таза – күңеле бозык, акыл, тәүфыйк – акылсыз, шөкер – шөкерсезлек, әдәпле – әдәпсез, сабыр – сабырсыз, ихлас – ихлассыз.

“ Яхшы сыйфатларны ягымлы итеп, бозыклыкны биздергеч итеп сурәтләү – кулына каләмен, пумала яки өтерге алган һәр намуслы кешенең максаты менә шул булырга тиеш”,- дип яза заманында Д.Дидро. Акмулла үзенең “Нәсихәтләр” шигырендә моны тулысынча раслады.

Фонетик чаралардан ассонанас күренеше автор позициясен ачуда зур роль уйный. Бишенче строфадагы “ә”гә ассонанас үгет – нәсихәтнең тонын көчәйтә. Ә алтынчы строфадагы “б”га, “р”га аллитерация шигырьне халык иҗатына якынайта. Бу мәкальләргә хас күренеш. (Чагыштыру өчен: Белгән – белгәнен эшләр, белмәгән – беләген тешләр)

Робагый рифмасы (а-а-ба) әсәрнең музыкальлеген көчәйтә: Иман – инан – Иван, такыр – бозыр – сатыр, шөкер – көфер, әдәп – сәбәп – гаҗәп, сабыр – табыр – калыр. Һәр строфадагы эпанафора шулай ук автор позициясенә зур йогынты ясый.

Үтә дә көчле эчке ритмика шигырьне идеаль югарылыкка күтәрә: строфада артык сүз юк, һәр сүз, һәр аваз үз урынында. 11 -11 иҗекле шигырь үлчәме халык иҗаты өлгеләренә хас күренеш. Әмма, мондый үлчәмне “Акмулла шигыре” дип йөртү дә бар.

Әсәрнең төп лексик югарылыгын “рухи кыйммәтләр” семантик төркеменә кертергә була. Бу сүзләрнең эмоциональ – экспрессив көчен арттыру өчен, автор аларны антонимнары белән бер үк строфада бирә: акыл – акылсыз, әдәпле – әдәпсез, сабыр – сабырсыз, һ.б. Гомумән, уңай образларны идеаллаштырып, киреләрен тик кара буяулар белән генә сурәтләү кебек үзенчәлекле контраст алымы – мәгърифәтчелек әдәбиятының характерлы сыйфаты ул. Бу семантик төркемгә кергән сүзләрне контекстуаль синоним дип тә карарга мөмкин. Чөнки тәрбияле кешедә санап үтелгән кыйммәтләрнең барысы да булырга тиеш.

Автор сурәтләү чараларына бик саран. Аның өчен иң мөһиме – афористик кыскалык һәм үткерлек. Бу уңайдан шигырь дидактизмга да әйләнеп киткән кебек.

Тема һәм идеянең морфологик дәрәҗәдә тормышка ашырылуы мәсьәләсенә килгәндә, әсәрдә күбрәк конкрет булмаган исемнәр кулланыла. ( акыл, күңел, әдәп, шөкер, мәхәббәт...) Мондый абстрагизация шигырьгә философик төсмер бирә.Нәрсә соң ул Иман? Әдәп? Ихлас?

Фигыльләр 3 нче зат формасында кулланылган. Ә аңа билгесезлек хас. Ул – кем ул?.Мин? Син? Теге? Конкретлык юк. Димәк – гомуми, барсына да кагыла. Ә барсына да бер төрле кагылган нәрсә ул – Устав, программа. Шулай итеп, 3 нче зат фигыльләре шигырьгә программа төсе бирә. Ә боерык фигыльләр (инан, түңел, күмел) автор сүзенең кискенлеген арттыра.

Әсәрнең синтаксик үзечәлекләре дә җәлеп итә. Акмулла кушма җөмләләр белән эш итә. Ә кушма җөмләләр катлаулы, күп планлы, ләкин логик яктан төзек , семантик яктан ачык фикерне күрсәтү өчен кулланыла. Моннан тыш, автор “беренче кыйммәт”, “икенче кыйммәт”сүзләренә логик басым ясау максатында синтаксик параллелизм һәм анафорага мөрәҗәгать итә.

Әйтү максаты буенча хикәя җөмләләр кулланылган. Аларда барысы да хәл ителгән, башкача булуы мөмкин түгел.

Автор үзен сюжет корылышы, композиция рамкалары белән чикләми. Әйтелгәнчә, вакыйгалар үстерелеше юк. Хәтта бер яки ике строфа төшеп калса да, я өстәлсә дә, шигырьнең идея – тематик эчтәлеге әллә ни үзгәрмәс иде.

Шулай итеп, “Нәсихәтләр” шигыренең тел структурасының доминант дәрәҗәсе булып лексик һәм морфологик дәрәҗә тора, чөнки әсәрнең идея – тематик эчтәлеген билгеләүдә максималь авырлык аларга төшә. Мифтахетдин Акмулла шигърияте эчтәлеге ягыннан да, формасы белән дә халык иҗатына якын тора. Аның поэзиясенә иркенлек, әсәрнең шигъри тукымасын гади һәм табигый итеп төзү осталыгы хас, дигән фикер килә безгә.

Әдәбият
Борханова Г.Д. Рухи байлык – хезмәт җимеше. – Актаныш, 2007.

Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2006.

Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау. – Казан: Мәгариф, 2005.

Миңнегулов Х.Й. Әдәбият. – Казан: Мәгариф, 2005.

Миңнегулов Х.Й., Садртдинов Ш.А. Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе 9нчы сыйныф өчен. – Казан: Мәгариф, 2005.
ТЕЛ – ХАЛЫК ИҖАТ ИТКӘН КЫЙММӘТЛЕ ХӘЗИНӘ

Юнусов И.,

Алабуга районы, Иске Юраш мәктәбе

Фәнни җитәкче: Юнусова Л.М.


Телләрне саклау һәм үстерү – дәүләт күләмендәге, бөтен дөнья масштабындагы мәһим сәяси эш. Чөнки hәрбер тел ул – аз санлы кешеләрнеке булса да, күп санлы милләтнеке булса да – халык иҗат иткән чиксез кыйммәтле хәзинә. Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә.

Белгәнебезчә, дөньяда бик күп телләргә бетү, яшәештән туктау куркынычы яный. Тел юкка чыктымы, шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга дигән сүз, чөнки ул инде башка телдә сөйли, шул тел хуҗасы булган халыкча яши, уйлый башлый, алар телендәге мәгълүматны үзләштерә, ә аның үз бабаларының йөзләрчә ел үсеп-формалашып килгән мәдәнияте тел белән бергә юкка чыга.

Күп кенә зыялылар, төрле җәмәгать оешмалары, фәнни институтлар телләрнең яшәеше, аларны саклау мәсьәләләре турында борчылып, тел күптөрлелеген мөмкин кадәр яклау юлларын эзлиләр, әлеге куркынычның сәбәпләрен ачыкларга тырышалар. ЮНЕСКО оешмасы дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, халык авыз иҗатын һәм төп җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара.

2002 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында «Дөньяның юкка чыгу куркынычы алдында булган телләре атласы»ның киңәйтелгән яңа басмасы тәкъдир ителде. Атласта хәзерге заманда Җир шарында телләрнең торышы турында анализ-аңлатма китерелгән, телләрнең яшәүдән туктавы аеруча көчле тизлек белән бара торган «иң кайнар, утлы нокталар» билгеләнгән. Планетабызда телләр яшәешенә иң зур куркыныч яный торган нокталар Россиянең төньяк өлешендә, Себердә, Кавказда да билгеләнгән.

ЮНЕСКОның генераль директоры Коитиро Мацуура: “Барлык телләргә караганда, безгә дөньяны танып белүдә иң әһәмиятле ярдәмчебез булган тел, ягъни ана тел барыннан да мөһимрәк. Ул безнең балачагыбыз, гаилә тәҗрибәсе, җәмгыятьтәге башлангыч мөнәсәбәтләребез белән бәйләнгән. Телләр бары да үзара тиңнәр, алар - кадерле мирас һәм без аны сакларга тиешбез”,- дип кисәтә [Халыкара туган телләр көне; Интернет].

ЮНЕСКО татар телен үзенең төзеклеге, формалашкан булуы ягыннан дөнья телләре арасында алгы урынга куя. Татар теле компьютер теле буларак та кулланыла ала. Татар телен яхшы белү башка төрки телләрдә сөйләшкән халыклар белән җиңел аралашырга мөмкинлек бирә. ЮНЕСКО тарафыннан татар теле үзенең универсальлеге һәм популярлыгы белән 14 дөнья теле арасында таныла.

Татар теле алтай телләренең төрки телләр семьясына карый. Морфологик төзелеше буенча агглютинатив телләр рәтендә тора. Хәзерге вакытта татар телендә 7 млн. кеше сөйләшә, шуларның 2 млн. Татарстанда, калганы элеккеге Советлар Союзының 80 регионында һәм чит илләрдә: Финляндия, Япония, Австралия, Румыния, Польша, Англия һ.б илләрдә яши.

Татарстанда тел сәясәтенең яңа принципларын булдыру мәсьәләсе көн тәртибенә үткән гасырның 80 нче еллар ахырында килеп баса. Бу елларда федерация дәрәҗәсендә дә тиешле норматив-хокукый база формалаша башлый. 1991 елның октябрендә «РСФСР халыклары телләре турында» федераль закон кабул ителә, 1992 елның июнендә Россия Федерациясе Югары Советының Милләтләр Советы Россия Федерациясе халыкларының телләрен саклау һәм үстерү буенча Дәүләт программасы концепсиясен раслый. Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты турындагы Законы нигезендә Республикада кабул ителгән закон Татарстан Республикасында дәүләт телләре буларак татар һәм рус телләрен билгели. [Халыкара туган телләр көне; Интернет]. Татарстан халыкларының телләре турында Закон һәм xөкүмәт программасы кабул ителү нәтиҗәсендә, туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен, шактый күп әһәмиятле эшләр эшләнелгән һәм эшләнелеп килә.

1995нче елдан башлап Татарстаннан читтә яшәүче татар балалары һәм яшьләре белән ныклы элемтә оештырыла, эшчәнлекне "Идел" яшьләр үзәге алып бара. Төрле төбәкләрдә яшәүче яшьләр тарафыннан милли үзаңны тәрбияләү, милли-мәдәни элемтәләрне ныгытуга кагылышлы мәсьәләләр бүгенге көндә дә уңышлы хәл ителеп килә.Татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә "Үзебез" иҗтимагый хәрәкәте дә зур өлеш кертә. Алар тарафыннан уздырылучы "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе туган телен үзләштерергә теләүчеләр өчен бик файдалы һәм кызыклы. Татар яшьләренең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүдә "Сәләт" яшьләр иҗтимагый хәрәкәте мөһим роль уйный. 10 000 баланы үз эченә алган бу хәрәкәтнең проектларында милли тәрбия һәм белем бирүнең заманча алымнары кулланыла.

Кайчандыр Габдулла Тукай үзенең лекцияләрен укыган “Шәрык” клубы инде 100 ел дәвамында татар яшьләренең илнең иҗтимагый-сәяси тормышында катнашуын кайгырта, монда замана тудырган проблемалар, социаль мәсьәләләр тикшерелә. Төрле галимнәр, дин әһелләре, артистлар, читтән килгән кунаклар белән очрашулар үткәрелә. Яшьләргә туган телләре турында мәгълүмат тупларга, телне сөяргә һәм милләт белән горурланырга өйрәтә.Әйе, җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан телне саклау һәм үстерү буенча бик күп чаралар (Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре Форумы, корылтай һ.б.) уздырылса да, без татар теленең бүгенге халәте, киләчәк язмышы өчен тыныч яши алмыйбыз.Соңгы вакытта милли тормышны 309-нчы федераль канун, “татар телен укытуны чикләү” тырышлыклары тетрәтте. Галимнәр фикеренчә, иң аянычы шул: соңгы елларда татар теле хәзерге глобальләшү чорында яшәп калырлык дәрәҗәдә тамыр җәя алмады. Димәк, халкыбызның гасырлар буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы тиңсез хәзинә, халыкның акылы, рухы, милли үзенчәлеге, ата-бабаларыбыз мирасы югалу алдында. Минемчә, туган телне саклау, аның киләчәге өчен көрәшү - һәркемнең изге бурычы. Моны һәркем аңлап, җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшләргә тиештер.

Кызганычка каршы, татар халкының күпчелеге үз теленең язмышына битараф. Ә бу исә безнең үз-үзебезне саклау тойгысының (инстинктының), рухи нигезнең югала баруын аңлата. Киләчәк гасырларга бербөтен милләт булып аяк басар өчен, безгә үз динебезне һәм үз телебезне күз карасыдай сакларга кирәк”,- диде Вәлиулла Ягъкуб хәзрәт 2010нчы елның 27 февралендә булып узган Татарстан мөселманнарының Дүртенче корылтаенда ясаган чыгышында. [Вәлиулла Ягъкуб хәзрәт, Корылтай мат-ры; 2010]

Корылтайда татар теленең торышы, аны саклау, үстерү мәсьәләре каралды. Глобальләшү заманында татар теленең киләчәгенә куркыныч янавы турында әйтелде. Һәм нәкъ менә ислам дине телебезне саклап калуга ярдәм итәргә сәләтле икәнлегенә басым ясалды. Корылтай кабул иткән резолюциядә татар телен саклау вазифасы куелды.

Әйе, туган телебезне саклау һәм үстерү - төптән уйланылган, киңкырлы, махсус дәүләт программасы белән башкарыла торган зур эш таләп итә. Әмма татар милләтеннән булган һәр кеше башкарылачак эшләрдә үзеннән өлеш кертмәсә, битараф калса, эшнең нәтиҗәсе түбән булачак. Мәсәлән, Бөтендөнья татар конгрессы - татарларны барлап, аның бүгенге хәле, киләчәге турында уйланып эшли торган иҗтимагый бер оешма. Максаты - татар халкын физик һәм рухи яктан сәламәт милләт буларак саклап калу.Ул татар гаиләсенең рухи яктан иминлеген булдыру белән дә шөгыльләнә, чөнки баланың телгә булган мөнәсәбәте гаиләдә салына. Татар милләтеннән булган теләсә кем “Мин бит татар баласы” дигән фикер белән яшәмәсә, телне саклауга үзеннән өлеш кертмәсә, башкарылган эшнең нәтиҗәсе тиешле югарылыкта була алмый.

Әйе, мин дә татар баласы. Туган телне ярату, милләтемне ихтирам итү хисләре миңа кечкенәдән үк салынган. Россия Федерациясенең тиз үсүче, киләчәккә зур өмет һәм ышаныч белән яшәүче төбәкләренең берсе булган Татарстанның гади генә бер татар авылында яшәүче; гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булып та, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән милләтемнең бер вәкиле мин. Ана теленең хәзерге хәле безгә, ягъни алмашка килүче яшь буынга, үзенең туган теленә карата бик җитди мөнәсәбәттә булу бурычын йөкли. Глобальләшү шартларында татар теленең кулланылыштан төшә баруына, гореф-гадәтләрнең онытыла баруына борчылсам да, татар милләте өчен кайгыртучыларны, йөрәкләре татарлык хисе белән янучыларны күреп, матур киләчәккә өметләнәм. Бары тик гаилә тәрбиясе, бердәмлек һәм өлкәннәрнең акыллы киңәшләре генә безнең милләтебезне, телебезне киләчәк буыннар хакына саклап калачак, дигән фикердә мин.

Минем уйлавымча, хәзерге вакытта татар яшьләрен бергә туплау өчен, татар яшьләре клублары, татарча дискотекалар, татар яшьләре хәрәкәтләре оештырырга кирәктер (бу эшләр безнең төбәкләрдә начар оештырылган). Интернет челтәре дә - актив аралашу чарасы. Татар телендә телгә өйрәтү мөмкинлекләре булган 150 гә якын сайт бар.Бүгенге көндә милли китапханә нигезендә татар әдәбияты буенча электрон китапханә эшли. "Intertat.ru" электрон газеты сәхифәләрендә татарлар яшәгән төбәкләрдә булган кызыклы вакыйгаларга, халкыбызны борчый торган проблемаларга, актуаль әңгәмәләргә урын бирелә. Кыскасы, аралашу чаралары бар. Иҗтимагый яшьләр хәрәкәтен оештыру һәм берләштерү, татар яшьләре белән хезмәттәшлекне арттыру һәм ныгыту юлларын эзләп табарга кирәк. Һәр кеше, бигрәк тә гаилә, татар шәхесләре булып, татар телен саклауда үзенең индивидуальлеген, йөзен сакласа, телне саклап калу, үстерү өлкәсендә үзеннән өлеш кертсә, милләтемнең һәм телемнең киләчәге ышанычлы булыр иде.

Әдәбият


1.“Мәдәни җомга” газеталары (№29, №30, №33; 2010).

http://www.mtss.ru/pages/conf210208ut.htm

http://kitap.net.ru/sattar.php?lang=tat

http://www.yeshlek.ru/node/1803

http://www.tatmedia.ru/tat/obzor_press/telne_sakl/

http://halik-ishati.ucoz.ru/

http://president.tatar.ru/pub/view/11522

http://tat.tatar-inform.ru/news/2006/06/23/14732
ИКЕТЕЛЛЕЛЕК ШАРТЛАРЫНДА СӨЙЛӘМ КУЛЬТУРАСЫ

Ямалова А.

Яр Чаллы

шәһәренең 7 нче урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Камаева Р.Б.
Татарстан җирлегендә ике – рус һәм татар телләре биш гасыр чамасы янәшә рәвештә кулланылып, яшәп килә. Мәгълүм булганча, татар халкы элек-электән руслар белән якыннан аралашып яши. Татарча сөйләшүчеләр, татар телендә эш итүче белгечләр, төрле һөнәр ияләре, туган телләре белән бергә, даими рәвештә рус телендә сөйлиләр һәм язалар. Бу ике халыкның бергә аралашып яшәве икетеллелекнең барлыкка килүенә һәм үсешенә йогынты ясаган.

Икетеллелек ул – ике телне дә тигез дәрәҗәдә камил белү. Ә.М.Ахунҗанов фикеренчә, ике тел бер-берсен алыштырып килсә, иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә бертигез дәрәҗәдә кулланыла алса, шул вакытта гына икетеллелек күренеше барлыкка килә. Ә бу, үз чиратында, телләрне икесен дә камил белгәндә һәм икесе дә актив кулланылышта булганда гына мөмкин [Ахунҗанов 1981: 125].

Беезнең республикада һәм татарлар яшәгән башка өлкәләрдә элек-электән татар-рус икетеллелеге хөкем сөрә, ягъни татар халкы үз теле белән бергә рус телен дә куллана. “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Закон кабул ителгәннән соң, икетеллелек күренеше тагын да киңрәк тарала һәм ныгый бара.

Бу шартларда татар теленнән дөрес файдалану, аның табигыйлеге саклану-сакланмау мәсьәләсе рус теле белән тыгыз бәйләнештә тора, дөресрәге, туган телебезнең кагыйдә-нормаларында татар һәм рус телләренең үзара мөнәсәбәте, бер-берсенә тәэсире чагылыш таба.

Бүгенге көндә туган телдә дөрес сөйләү даими рәвештә бәйләнештә торган ике телнең нисбәтен, аларның лексик-семантик, грамматик стилистик үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча мөмкин түгел.

Параллель рәвештә ике телдән файдаланган, ике тел белән эш иткән кешенең ике телне дә дөрес куллануы өчен төп шарт – аның ул телләрнең икесен дә яхшы белүе. Әмма ике тел ияләрендә дөрес сөйләү күнекмәләрен үзләштерү, сөйләм культурасын тәрбияләү өчен мәктәптә һәм башка уку йортларында үзара мөнәсәбәттәге ике тел чараларын чагыштырып өйрәтү, теге яки бу телнең үзенә генә хас күренешләрен аерып күрсәтү мөһим.

Сөйләм ул – шәхес көзгесе. Кешенең сыйфатлары беренче чиратта сөйләмдә чагыла. Шуңа күрә дә сөйләм культурасына даими игътибар һәркемнең көндәлек кайгыртуына лаек булырга тиеш.

Әлбәттә, сөйләм культурасын камилләштергәндә барыннан да элек ана телен яхшы белү кирәк. Кайберәүләр уенча, татар телен яхшы белү хәзер кирәк түгел. Андыйларның үзләренчә дәлилләре дә бар: әйтик башка халыклар белән аңлашу, аралашу өчен һәркемнән рус телен яхшы белү таләп ителә. Төптән уйлап карганда бер телне яхшы белү белән чикләнеп калуны акларга тырышучылар хаклы түгел, асылда бу зарарлы караш.

Профессор Г.Саттаров бер сөйләшүдә болай дип билгеләп үтте: “Әгәр татар һаман да үзенең туган теленә караганда чит телне өстен күрсә, хәлебез бик мөшкел булачак. Әйе, тормыш телләр белүне таләп итә. Хәзер безгә рус телен генә түгел, инглизчәсен дә, кытайчасын да белергә кирәк. Ләкин бу хәл татарчабызга хилафлык китерергә тиеш түгел. Баланың теле ана теле белән ачылсын. Гаиләдә аралашу ана телендә булсын. Бары шул чакта гына милләт сакланачак. Югыйсә бездә еш кына чит телне өстен кую, шул телне камил өйрәтү өчен бала аңын туган теле белән “чүпләмәскә тырышу” күренеше киң җәелде” [Гарифуллин 2007: 45].

Хәзерге чорда – халыкларның үзара аңлашу-аралашу мөмкинлекләре көннән-көн арта барган фән-техника революциясе заманында һәр милләт кешесенә, кимендә өч тел белү зарур. Туган телне өйрәнү беренче урында торырга тиеш. Чөнки ана теле бала өчен туган халкының рухи һәм иҗади байлыкларын үзләштерү, кабул итү юлында иң көчле корал. Үз телен, үз культурасын, үз халкын хөрмәт итмәгән кеше чит телне, чит мәдәниятне күңеленә беркайчан да сыйдыра алмаячак.



Әдәбият

  1. Ахунзянов К.В. Общее языкознание. – Казань: Изд-во Казанского университета, 1981. – С.124-128.

  2. Гарифуллин В. Туган тел гаме: Г.Саттаров белән әңгәмә// Татарстан. – 2007. – № 6. – Б.43-45.

  3. Низамов И. Татар теле – дәүләт теле // Мәгариф. – 1998. – № 9. – Б. 68-71.

  4. Сагдеева Ф.К. Проблемы культуры татарской речи в условиях активного двуязычия. – Казан: Фикер, 2002. – 128 б.

  5. Юсупов Р.Р. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 223 б.
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   25


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет