Айзек Азимов Мин, робот



Дата25.07.2016
өлшемі290.59 Kb.
#221463

Айзек Азимов

Мин, робот




Мин, робот

Мин язмаларымны караштырып чыктым һәм алар миңа ошамадылар. «Ю.С. Роботс» предприятияләрендә үткәргән бу өч көнне мин шундый ук нәтиҗә белән өйдә энциклопедия укып та үткәрәлә ала идем.

Җыелган мәгълүматларга караганда, Сьюзен Кэлвин 1982 елда туган. Димәк, хәзер аңа 75 яшь. Бу барысына да билгеле. «Ю.С. Роботс энд Мекэникел Мэн Корпорэйшн» фирмасына да 75 ел. Нәкъ доктор Кэлвин туган елны, Лоуренс Робертсби еллар үтүгә кешелек тарихында иң гаҗаеп сәнәгый гигантына әверелгән эшен башлап җибәрә. Тик монысы да инде барча кешегә дә мәгълүм.

Егерме яшендә Сьюзен Кэлвин психоматематика семинарының «Ю.С. Роботс»та эшләүче доктор Альфред Лэннинг үткәргән дәресендә катнашкан. Анда ул беренче сөйләшә торган үзйөрешле роботны күргән. Бу зур, шыксыз-шөкәтсез һәм машина мае аңкып торган робот Меркурийда төзеләчәк рудникларда кулланыр өчен ясалган булган. Һәм ул сөйләшә, аңлы сөйләшә белгән.

Сьюзен бу семинарда чыгыш ясамаган һәм аннан соң кызып киткән бәхәсләрдә дә катнашмаган. Ул үзен таштан коелган кебек хиссез йөз һәм читтән тыш зур акыл ярдәмендә тирә-як дөньядан аерымлый торган аз аралашучан гади бер кыз идее. Ләкин күзәтеп йөреп, кыз шул чагында ук салкын ялкын булып күкрәгендә кызыксыну кабынганын тоемлый иде.

2003 елда ул Колумбия университетын тәмамлап, кибернетика буенча аспирантурага керде.

Робертсон уйлап тапкан позитрон ми бәйләнешләре ХХ гасыр урталарына кадәр санак машиналары өлкәсендә булган бар казанышларны уздырып фәндә чын борылыш ясадылар . Чакрым-чакрым реле һәм фотоэлементлар кеше мие зурлыгындагы күзәнәкле платиноиридий шары белән алышындылар.

Сьюзен кирәкле параметрларны исәпләргә, позитрон минең ихтимал халәтләрен билгеләргә һәм төрле мәгълүматларның ярсыткычларга җавабын төгәл фаразлый торган схемалар эшләргә өйрәнде.

2008 нче елда ул доктор дәрәҗәсен алды һәм «Ю.С. Роботс»ка робопсихолог булып эшкә урнашты. Шулай итеп, Сьюзен бу яңа фән өлкәсендә беренче атаклы белгечкә әверелде. Ул вакытта Лоуренс Робертс һаман да компаниянең президенты, ә Альфред Лэннинг - фәнни җитәкчесе иде әле.

Илле ел эчендә Сьюзен Кэлвинның күз алдында кешелек үсеше үз юлын танымаслык итеп үзгәртте.

Хәзер ул эшеннән китә - әгәр бу сүзләрне аңа карата әйтеп булса инде, әлбәттә. Һәрхәлдә, ул кабинет ишегенә башка кеше исеме төшерелгән язманы беркетеп куюларына каршы килмәде.

Менә, бар булган язмаларым шушыннан гыйбарәт. Өстәвенә, аның бастырылган эшләреннән, теркәлгән патентларыннан торган озын-озын җәдвәл, эш баскычлары буенча күтәрелүенең төгәл хронологиясе бар. Кыскасы, мин аның рәсми биографиясен җентекләп өйрәнгән идем.

Ләкин миңа башка нәрсә кирәк иде. «Интерплэнетери Пресс» өчен очерклар сериясен күбрәкне, чагыштырмача күбрәкне тәлап итә.

Мин аңа шулай дип әйттем дә.

- Доктор Кэлвин, - дидем мин, - җәмгыять өчен сез һәм «Ю.С.Роботс» аерылгысыз. Сезнең китүегез тулы бер эпоха тәмамлавын билгеләячәк.

- Сезгә җанлы нечкәлекләр кирәкме?

Ул елмаймады. Минемчә, ул бөтенләй елмая белми шикелле. Ләкин аның карашында ачу юк иде. Аның үткен карашы минем башымны ярып, бар уй-фикерләремне күреп алган төсле тоелды. Сьюзен бар кешене дә үтәләй күрә иде. Шулай да, мин җавап бирдем:

- Нәкъ үзе.

- Роботлар турында җанлы нечкәлекләрме? Каршылык килеп чыга бит.

- Юк, доктор. Сезнең турыда.

- Мине дә робот дип атыйлар ич. Минем турыда «кешегә хас бер сыйфаты да юк» дигән сүзләр ишеткәнсездер инде.

Миңа чыннан да болай дип әйткәннәре булуга карамастан, дәшмәскә булдым.

Ул урындыктан торды. Буе озын булмаганга, ул зәгыйфь булып тоела иде.

Мин аның янына - тәрәзә каршына килеп бастым.

«Ю.С. Роботс»ның дөрес планлаштырылган цехлары һәм биналары кечкенә генә шәһәрчеккә охшаган иде. Алар безнең каршыбызда аэрофотография кебек яссы булып яталар иде.

- Мин монда эшли башлаганда, - диде ул, - минем әнә тегендә, хәзер котельная торган җирдә, бер кечкенә бүлмәм бар иде. Ул бинаны сез туганчы ук сөреп ташладылар. Анда миннән башка тагын өч кеше утырды. Минем өлешкә ярты өстәл туры килә, бөтен роботларыбыз да бер бинада төзелә иде. Атнага өчәү. Ә хәзер ничек!

- Илле ел - озак вакыт, - шушы чәйнәлеп беткән сүзләрдән дә яхшырак нәрсә уйлап табалмадым.

- Озак түгел, әгәр дә үткән гомерегезнең бер өлеше булса, - дип каршы килде. - Мин әле ничек шулай тиз үтеп китте соң алар дип уйлыйм, - диде.

Ул тагын өстәл артына утырды. Йөзе үзгәрмәсә дә, минемчә, аны сагыш басты.

- Сезгә ничә яшь? - дип кызыксынды ул.

- Утыз ике.

- Алайса, сез роботларсыз дөньяның нинди икәнен хәтерләмисез инде. Галәм каршында кеше ялгыз һәм дусларсыз булган вакытлар бар иде. Бүген аның ярдәмчеләре бар: үзенә караганда көчлерәк, тотрыклырак, нәтиҗәлерәк һәм тулаем аңа буйсынган. Кешелек хәзер ялгыз түгел. Башыгызга мондый уйлар килгәне булмадымы?

- Кызганычка каршы, юк. Бу сүзләрегезне өземтә итеп бирергә ярыймы?

- Ярый. Сезнең өчен робот - ул робот. Механизмнар һәм металл, электр тогы һәм позитроннар. Тимердән коелган аң! Кеше тарафыннан ясала һәм, кирәк булса, кеше тарафыннан юкка да чыгарыла торган. Ләкин сез алар белән эшләмәдегез һәм аларны белмисез. Алар безгә караганда яхшырак һәм сафлырак.

Мин ипләп кенә аны кыздырып җибәреп карадым:

- Сез роботлар турында белгән нәрсәләрне, алар турында ни уйлаганыгызны ишетергә без шат булыр идек. «Интерплэнетери Пресс» барлык Кояш системасында чыга. Миллиардтан артык ихтимал булган тыңлаучы, доктор Кэлвин! Алар сезнең хикәягезне ишетергә тиеш.

Ләкин аны кыздырып тору кирәкмәде. Минем сүзләремә колак салмыйча ул дәвам итте.

- Боларның барысын да башта ук фаразлап була иде. Ул вакытта без роботларында Җирдә кулланыр өчен сата идек - бу әле миңа кадәр дә булган. Әлбәттә, роботлар ул чагында сөйләшә белми иде әле. Соңыннан алар кешегә күбрәк охшый башладылар һәм каршылыклар пәйда булды. Профсоюзлар роботның кеше белән конкурентлашуына каршы килделәр, дини оешмалар үзләренең ырым-шырымнары аркасында өнәмәделәр. Болар барысы да көлке һәм бөтенләй нәтиҗәсез иде. Ләкин болар булды.

Мин сиздермичә генә бармакларны хәрәкәт итеп, һәрбер әйтелгән сүзне үземнең кесә магнитофонына яздыра идем. Әгәр азрак күнексәң, магнитофон белән кулны кесәдән чыгармыйча гына да эшләргә була.

- Робби белән булган хәлне генә алыгыз. Мин аның белән таныш түгел идем. Ул, мин эшкә урнашырга бер ел кала, тәмам искереп бетеп, металлоломга җибәрелгән. Әмма кечкенә кызны музейда очратканым булды.

Ул тынып калды. Күзләре томаланды. Мин дә, аңа үткәннәрен искә төшерергә комачауламыйм дип, дәшмәдем.

- Мин бу турыда соңрак ишеттем. Безне көферләр һәм шайтан ясаучылар дип атаганда гел шуны искә төшердем. Робби телсез робот иде. Ул 1996 нчы елны роботлар тәмам махсуслашып беткәнче чыгарылган һәм бала караучы итеп сатылган.

- Кем итеп?

- Бала караучы...



Робби

– Туксан сигез... туксан тугыз... йөз!

Глория күзләрен каплап торган кулларын төшерде дә, берничә секунд борынын җыерып, кояш яктысыннан күзләрен йомгалап басып торды. Бөтен якка да берьюлы карарга тырышып, сак кына агач яныннын берничә адымга китте.

Муенын сузып уң ягындагы куаклар арасына карап торды да, аларның иң куе җирен дә күрергә тырышып, тагын берничә адым ясады.

Тынычлыкны бертуктаусыз бөҗәкләр бызылдавы һәм көн эссесеннән курыкмыйча вакыт-вакыт ниндидер кошның сайрап алуы гына боза иде.

Глория авызын турсайтты.

- Тагын өйгә кереп качкандыр әле, ә мин аңа мең тапкыр алай ярамый дип әйттем.

Иреннәрен каты кысып һәм кашларын җыерып ул кыю гына атлап аллеяның аръягында торган ике катлы өйгә китте.

Глория артында ниндидер тавыш һәм тигез чапкан тимер аяклары тавышын ишеткәндә инде соң иде. Ул борылды да, Роббиның поскан биреннән чыгып бар көченә агачка таба чабып барганын күрде.

Глория ярсып кычкырып җибәрде:

- Робби тукта! Дөрес түгел! Мин сине тапмыйча, син йөгермәячәкмен, дип вәгъдә бирдең!

Билгеле, кызның аяклары Роббиның киң-киң адымнарына җитешә алмыйлар иде. Ләкин агачка җитәргә өч метр калгча Робби кинәт кенә тизлеген әкренәйтте. Соңгы тапкыр көчен җыеп, аның яныннан сулышы кысылган Глория чабып узды һәм беренче булып агачка тотынды.

Ул сөенеп тугрылыклы Роббига таба борылды һәм, китерелгән корбанга яманлык белән җавап кайтарып, аның йөгерә белмәвеннән аяусыз үчекләшергә тотынды.

- Робби йөгерә белми! - дип кычкырды ул үзенең сигез яшьлек тавышының бар көченә. - Мин аны гел узачакмын! Мин аны гел җиңәчәкмен! - Рәхәтләнеп бу сүзләрне суза бирде.

Әлбәттә, Робби җавап кайтармады. Аның урынына ул йөгереп качмакчы булгандай читкә тайпылды, һәм Глория аның артыннан йөгереп китте. Артка бара-бара ул җитез генә кыздан качты, шуңа күрә кыз күпме генә кулларын болгаса да, гел бушлыкны гына очратты һәм көлүеннән буыла-буыла:

- Тукта! Робби! - дип кычкырып аны куды.

Шунда ул кисәк әйләнде дә, Глорияне тотып алып, үзе тирәли әйләндереп җибәрде. Кыз бер мизгелгә генә бөтен дөнья өсте-аска килде, агачлар яшел очларын сузган аяк астындагы зәңгәр бушлыкка ургылган төсле тоелды. Аннары кыз чирәмгә барып төште, дә Роббиның тимер бармагына тотынып, аңа сыенды.

Берникадәр вакыттан соң Глория тын алды. Ул, әнисенә охшатып, тузган чәчләрен рәтләп карады һәм күлмәге ертылмаган микән дип иелде. Аннары соң ул Роббиның гәүдәсенә сукты:

- Начар син! Акылга утыртам хәзер!

Робби битен куллары белән каплап катып калганын күреп кыз дәвам итергә мәҗбүр булды:

- Ярар инде, Робби, курыкма. Ләкин хәзер мин качам, чөнки синең аякларың озынрак һәм мин сине тапмыйча, син йөгермәячәкмен дип ант иткән идең.

Робби ризалашып башын - почмаклары түгәрәкләп уелган параллелепипедын - селкеде. Аның башы, кыска сыгылма буын ярдәмендә, шундый ук формадагы, ләкин күпкә зуррак гәүдәгә тоташтырылган иде. Робби күнеп агачка таба борылды. Янып торган күзләре юка тимер пластинасы белән капланды һәм гәүдәсе эченнән яңгырап тигез генә текелдәгән сәгать тавышы ишетелә башлады.

- Карап торма! Һәм дөрес чутла! - дип кисәтте дә Глория, качырга урын эзләп чабып китте.

Үзгәрешсез тигезлек белән секундлар чутланды. Йөзенче текелдәүдә Роббиның күзләре ачылды һәм янә кабынган кызыл ут белән аланны әйләнделәр. Бер мизгелдә алар таш артыннан күренеп торган җете ситсы күлмәк кисәгендә тукталып калдылар. Робби якынрак килде дә таш артында чынлап та Глория посып утырганына инанды. Шуннан соң ул кызның качкан урынына таба һәрвакыт Глория белән агач уртасында калырлык итеп якынлаша башлады. Ниһаять Глория тәмам күз алдына чыгып, аны күреп булмый дип кыланып та тора алмаслык булгач, Робби бер кулын аңа таба сузды да, икенчесе белән зыңгылдатып аягына сукты. Глория упкәләп таш артыннан чыкты.

- Син карап торгансың! - дип нахакка гаепләде ул. - Миңа бу уен туйдырды, әйдә хәзер аркаңда йөрт!

Ләкин Робби гаделсез гаепләнүеннән рәнҗеде. Ул ипләп кенә җиргә утырды да авыр гына башын селкеп куйды. Глория шунда ук тонын үзгәртеп ягымлы итеп үтенергә тотынды:

- Ярар инде, Робби! Карап торгансың дип мин болай гына әйттем бит. Йөрт инде әйдә.

Ләкин Роббины күндерүе бик ансат түгел иде. Ул башын күккә төбәде дә тагын да ныграк башын чайкады.

- Зинһар өчен, Робби! Зинһар өчен дим, йөрт инде мине!

Кыз аны кысып муеныннан кочаклады. Аннары соң кәефе кинәт үзгәрде һәм ул читкә китте.

- Алайса мин елап җибәрәм!

Глория куркыныч итеп чыраен сытты. Ләкин каты йөрәкле Робби бу куркыныч янауга һич игътибар итмәде. Ул өченче тапкыр башын чайкады. Глория соңгы чарасын кулланырга вакыт җиткәнен аңлап алды:

- Әгәр дә син мине йөртмәсәң, - дип әйтте ул, - мин сиңа бүтән беркайчан да әкиятләр укымаячакмын! Беркайчан да!

Бу ультиматум Роббины шунда ук һәм берсүзсез бирешергә мәҗбүр итте. Ул муены зеңгелди башларлып тизлек белән башын селкергә кереште. Аннары ипләп кенә кызны үзенең киң һәм яссы җилкәләренә утыртты.

Глорияның куркытып маташкан яшьләре шундук киптеләр һәм ул шатлыгынннан кычкырып куйды. Җылыткыч элементләре өзлексез тәэмин итеп торган 21 градуслы Роббиның тимер тәне тотып карауга рәхәт, ә үкчәләр белән күкрәгенә типкәләп әллә нинди матур тавышлар чыгарырга була иде.

- Робби, син - самолет. Зур көмеш самолет. Кулларыңны гына җәй дә һәм менә, син самолет та инде.

Кызның бу сүзләрендәге мантыйгы камил иде. Роббиның куллары канатларга, ә ул үзе самолетка әверелде. Глория кинәт кенә аның башын борды һәм уңга авышты. Робби текә вираж ясады. Кыз самолетны мотор белән тәэмин иткән иде инде. «Б-р-р-р-р», ә аннары пушкалар белән дә: «Пу! Пу-пу-пу!». Артларыннан пиратлар куа, һәм кораллар аларны үлән чапкандый кырып баралар иде.

- Тагын берсе әзер... Икенчесе! - дип кычкыра иде кыз.

Аннан соң Глория масаеп кына:

- Тизрәк! Снарядларыбыз бетә!

Кыз коралларны батыр гына иңсә аркылы төзәде. Һәм Робби бөтен булган тизләнеше белән бушлыкны ертып баручы тупас очлы космос корабына әверелде.

Ул алан аша икенче ягында күренеп торган биек улән арасына таба чапты. Анда барып җиткәч, Робби, җайдагы кычкырып куярга мәҗбүр булырлык тизлек белән туктап калды да, кызны йомшак уләнгә төшерде.

Глория, тын да ала алмыйча, шатланып:

- Ай ничек шәп! - дип пышылдады.

Робби аңа тын алырга вәгъдә бирде дә әкрен генә кызның чәченнән тартты.

- Сиңа берәр нәрсә кирәкме? - дип сорады Глория, йөзенә ясалма аңламаучанлык чыгарып. Тик аның беркатлы хәйләкәрлеге бала караучысын алдый алмады. Робби кызның тагын, бу юлы азрак көчлерәк итеп, чәченнән тартты.

- Ә-ә-ә, беләм. Сиңа әкият кирәк.

Робби тиз-тиз башын селкеде.

- Кайсысы?

Робби бармагы белән һавада ярымтүгәрәк сызды.

Кыз каршы килде:

- Тагынмы? Мин сиңа Көлчәк турында мең тапкыр сөйләдем бит инде. Ничек ул сиңа һаман туйдырмый? Ул бит бәләкәйләр өчен!

Тимер бармак янә ярымтүгәрәк сызды.

- Ну ярар.

Глория җайлабрак утырды да, эченнән генә әкиятнең бар нечкәлекләрен (үзе уйлап чыгарган өстәмәләрен дә кертеп) исенә төшерде һәм сөйли башлады:

- Син әзерме? Борын-борын заманда, Элла исемле матур кыз яшәгән. Аның бик явыз үги анасы һәм ике бик ямьсез һәм гаять усал ике апасы булган...

Глория иң кызык җиренә җиткәндә - сәгатьләр төнге уникене сугып, бар нәрсә дә кире үз халәтенә кайткан вакытта һәм Робби күзләре янып тыңлап торганда, - аларны бүлделәр.

- Глория!

Бу беренче тапкыр гына кычкырмыйча, түземсезлеге курку белән алышына башлаган хатын-кызның ярсыган тавышы иде.

- Әни чакыра, - диде Глория күңелсезләнеп. - Мине өйгә илтүең әйбәтрәк булыр, Робби.

Робби кызның сүзләренә әзерлек белән буйсынды. Ул Вестон ханымга берсүзсез буйсынырга кирәк икәнен каяндыр сизенә иде. Глориянең әтисе көндезләрен, ял көннәрен исәпләмәгәндә (ә бу нәкъ якшәмбе көнне булды), өйдә сирәк була, күренгәндә дә, киң күңелле һәм ярдәмчел кеше булып чыга иде. Әмма кызның әнисе Робби өчен борчулык чыгынагы булып торды: ул һәрвакыт аның яныннан кайда булса да сызу ягын карый иде.

Үлән арасыннан торып басу белән Вестон ханым аларны күреп алды һәм өйдә каршы алырга дип борылып китеп барды.

- Минем кычкыра-кычкыра тавышым бетте, Глория, - диде ул кырыс кына. - Син кайда йөрдең?

- Мин Робби белән идем, - дип җавап бирде Глория калтыраган тавыш белән. - Мин аңа Көлчәк турында әкият сөйләдем һәм төшке аш турында бөтенләй онытканмын.

- Робби да аш турында онытуы кызганыч, - диеде Вестон ханым һәм роботның да монда торуын исенә төшергәндәй, аңа таба борылды. - Китсәң була, Робби. Син әлегә аңа кирәк түгел. Һәм мин чакырмыйча киләсе булма, - дип дорфа гына өстәп куйды.

Робби ишеккә таба борылды, ләкин Глория аны яклавын ишетеп, икеләнеп туктап калды.

- Туктап тор, әнием, калсын! Мин әле Көлчәк турында сөйләп бетермәдем. Мин аңа Көлчәк турында сөйләячәкмен дип вәгъдә бирдем һәм өлгермәдем.

- Глория!

- Валлаһи, әнием, ул тып-тыныч кына утырачак, аны сизмичәксең дә. Ул почмакта бер нидә дәшмичә...м-м-м бер нидә эшләмичә утырып тора ала. Шулай бит, Робби?

Робби башын селкеде.

- Глория, әгәр дә син хәзер ук туктамыйсың икән, Роббины бер атна буе күрмәячәксең!

Кызның башы салынды.

- Ну ярар. Ләкин «Көлчәк» - аның яраткан әкияте бит, ә мин аны сөйләргә өлгермәдем. Ул бин аны шундый ярата...

Кәефе сүрелгән робот чыгып китте, ә Глория күз яшьләрен йотты.


Джордж Вестонның кәефе яхшы иде. Аның шундый гадәте - якшәмбе көн төштән соң кәефе әйбәт булу - бар иде.

Тәмле һәм туклыклы өй ашлары; җәелеп ятар өчен бик тә рәхәт булган иске генә уңайлы һәм йомшак диван; «Таймс»ның соңгы саны, аякларда өй тапкалары һәм крахмалланган күлмәк урынына пижама - ничек инде кәеф яхшы булмасын!

Шуңа күрә, хатыны кергәнгә ул канәгатьсезләнде. Ун ел бергә яшәгәннән соң да хатынын ярата һәм, әлбәттә, һәрчак аңа сөенә. Тик якшәмбе көн төшке аштан соңгы ял вакыты аның өчен Изге һәм тулаем уңайлык турында күзаллавы ике-өч сәгать ялгызлыкны тәлап итә иде. Шуңа күрә ул Лефебр-Иошида экспедициясе турындагы соңы хәбәрләргә текәлде дә, хатынын күрмәмешкә салышты.

Вестон ханым сабыр гына ике минут көтте, аннары сабырсызланып тагын икене һәм бүтән түзә алмыйча:

- Джордж! - диде.

- Әү...


- Джордж, дим! Бәлки ул гәҗитеңне куеп торып миңа карарсың?

Гәҗит җилфердәп идәнгә килеп төште һәм Вестон сытылган чыраен хатынына таба борды.

- Нәрсә булды, бәгырем?

- Син беләсең, Джордж. Тагын шул Глория белән теге вәһшәтле машина...

- Нинди вәһшәтле машина?

- Ярар инде, кыйланма, беләсең бит инде мин нәрсә турында сөйләгәнен. Теге, Глория Робби дип йөрткән робот. Ул аны бер минутка да калдырмый.

- Ә нигә Глория аны калдырырга тиеш әле? Робот шуның өчен бит инде. Һәм, һәрхәлдә, ул бернинди дә вәһшәтле машина түгел, ә акчага сатып алып була торган иң яхшы роботларның берсе. Мин аны ярты еллык хезмәт хакыма сатып алганымны бик яхшы хәтерлим. Һәм үз бәясен аклый да ул - минем ярты эшчеләремә караганда акыллырак.

Джордж гәҗитенә үрелде, ләкин хатыны тизрәк җитешеп, тартып алды.

- Тыңла әле мине, Джордж! Мин үз баламны машинага ышандырырга теләмим, һәм акыллымы ул, юкмы - миңа барыбер. Җаны юк аның, һәм нәрсә уйланып йөргәнен бер Аллаһы гына белә. Баланы теләсә нинди тимер әйберләр карарга тиеш түгел!

Вестон кашын җыерды.

- Кайчан әле син мондый фикрегә килдең? Ул Глория белән инде ике ел, ә моңарчы сине нәрсә дә булса борчыганын сиземләгәнем булмады.

- Башта барсы да башкача иде. Нәрсә дисәң дә яңа әйбер, минем дә мәшәкатьләрем әзәйде. Һәм бу шундый фырт иде... Ә хәзер белмим. Барча күршеләр дә...

- Күршеләрнең монда ни эше бар? Тыңла әле! Роботка, бала караучыга караганда бихисап күбрәк ышанырга була. Чөнки Робби бер генә максат - кечкенә бала карау максаты белән ясалган. Аның бар уйлау сәләте махсус шуңа корылган. Ул тугры, ярата торган һәм игелекле булмыйча берничек тә булдыра алмый. Ул шулай җайланган. Ә бу сыйфатлар бар кешегә дә хас түгел.

- Ләкин берәр нәрсәсе ватылырга мөмкин. Берәр... ни... - Вестон ханым сүзсез калды: ул роботларның эчке төзелеше турында бик аз белә иде.

Фикерен тәмамларга аның көченнән килмәде.

- Ләчтит, - дип каршы килде Вестон, ирексездән калтырап куеп. - Бу бит сафсата! Роббины сатып алганда без озак кына роботехниканың Беренче Кануны турында сөйләштек. Син бит роботның кешегә зыян китерә алмаганлыгын беләсең. Беренче Канун бозылырга кечкенә генә сәбәп булса да робот шундук эштән чыгачак. Башкача булу мөмкин дә түгел, монда математик төгәллек. Һәм тагын, безгә елына ике тапкыр «Ю.С. Роботс»тан механик килеп китә, ул бар механизмны тикшерә. Робби белән берни дә була алмый. Безнең акылдан язуыбыз күпкә мөмкинлерәк. Аннары, син аны Глориядән ничек аермакчы буласың?

Ул янә гәҗитләренә үрелде, ләкин хатыны аларны ачык ишектән күрше бүлмәгә томырды.

- Бар эш менә шунда инде, Джордж! Аның башка беркем белән дә уйныйсы килми! Тирә-юньдә дуслашып йөри алырлык дистәләгән бала-чага яши, ә ул теләми. Мин таләп итмичә алар янына бармый да. Кызыбыз болай тәрбияләнергә тиеш түгел. Син бит аның сәламәт булып үсүен, җәмгыятьтә үз урынын табуын телисеңдер?

- Грейс, син өрәкләр белән сугышасың. Роббины эт дип күз алдыңа китер. Йөзләгән бала этләрен ата-аналарына караганда артыграк күрә.

- Эт - ул бөтенләй икенче нәрсә. Джордж, без бу куркыныч әйбердән котылырга тиеш. Син аны кире компаниягә кайтара аласың. Бу мөмкин, мин белештем инде.

- Белештем дисеңме? Ә хәзер мине тыңла, Грейс! Әйдә, кызу баштан карар кылмыйк: роботны Глория үскәнче калдырып торыйк. Һәм бүтән бу теманы күтәрәсе булма!.

Шул сүзләрне әйтеп, ул ярсып чыгып китте.

Бу сөйләшүдән соң ике көн үткәч Вестон ханым ирен ишек янында каршы алды:

- Джордж, син мине тыңларга тиеш. Поселокта канәгатьсезлек белдерәләр.

- Нәрсә белән? - дип сорады Вестон. Ул юыну бүлмәсенә кереп китте һәм аннан теләсә нинди җавапны капларлык су шаулавы ишетелде.

Вестон ханым тавыш беткәнне коөтеп торды да, дәвам итте:

- Робби белән.

Юыну бүлмәсеннән, кулына сөлге тотып Вестон чыкты.Аны кызарынган йөзе ачулы иде.

- Нәрсә сөйлисең син?

- Бу күптәннән башланган иде инде. Мин моны күрмәскә-белмәскә тырыштым, ләкин бүтән теләмим. Безнең барлык күршеләребез дә диярлек, Роббины куркыныч дип саный. Кичләрен балаларын безнең өй янына якын да китертмиләр.

- Без бит ул роботка үз балабызны ышанабыз!

- Мондый мәсьәләләрдә кешеләр баш белән эш итмиләр.

- Чәнчелеп китсеннәр, алайса!

- Алай гына итеп булмый. Миңа көн саен алар белән кибетләрдә очрашырга туры килә. Ә шәһәр эчендә роботларга карата мөгалләмә тагын да кырысрак. Нью-Йоркта әле бер көнне генә роботларга кояш батканнан алып таң атканчы урамда йөрүне тыеп карар кабул иткәннәр.

- Әйе, әмма алар безгә роботны өйдә тотырга тыя алмыйчаклар. Мин күрәм, син тагын хөҗүм башладың, Грейс. Ләкин барыбер, җавап - юк! Робби бездә калачак.

Әмма ул хатынын ярата иде һәм, иң начары, хатыны моны белә иде. Нәрсә әйтсәң дә Джордж ир-ат кына бит. Ә хатыны, беркатлырак һәм вакчылрак җенес белгән, тик барыбер сакланырга өйрәнмәгән барлык хәйләләрне дә сынап карады.

Икенче атна буена Вестон ун тапкыр: «Робби калачак - актык сүзем шул - дип әйтте, һәм әйткән саен аның тавышында ышану әзәя, ә өметсез ыңгырашулар күбәя бара иде.

Ниһаять, Вестон гаепле йөз белән кызы янына килеп, поселоктагы «искиткеч» визивоксны карап кайтырга тәкъдим ясаган көн килеп җитте.

Глория шатланудан кулларын селтәп җибәрде:

- Ә Роббига да барырга ярыймы? - дип сорады.

- Юк, кызым, - дип җавап кайтарды ул һәм үзенең тавышынан үзе үк җирәнеп куйды. - Роботларны визивокска кертмиләр. Ләкин син кайткач аңа барысын да сөйләп бирерсең.

Соңгы сүзләрен әйтеп бетергәч, ул читкә борылды.

Глория өенә бар күңеле белән сөенеп кайтты - визивокс чыннан да искиткеч тамаша иде.

Әтисе реактив машинаны җир асты гаражына кертеп туктатуны Глория бик зур түземсезлек белән көтте.

- Әтием, мин барысын да Роббига сөйләп бирәчәкмен. Ул да бу тамашаны шундый ошаткан булыр иде! Бигәк тә Френсис Фрэн әкрен генә артка - нәкъ леопард кеше кулларына - чиккәндә һәм аңа качарга туры килгән җирен. - Ул тагын көлеп җибәрде. - Әти, ә Айда чыннан да леопард кешеләр бармы?

- Юк бугай. - тарау гына җавап бирде Вестон. - Бу бары тик мәгънәсез уйдырмалар гына.

Ул инде бүтән машина белән булышалмый иде. Фактларга туры карарга вакыт җитте.

Глория алан аша йөгереп китте.

- Робби! Робби!

Кинәт ул матур гына колли көчеген күреп туктап калды. Көчек аңа җитди көрән күзләре белән койрыгын селкетә-селкетә бусагадан карап тора иде.

- Ай, нинди матур эт! - Глория баскычлар буенча менде һәм ипләп кенә көчек янына килеп, сыйпап алды. - Әтием, бу миңамы?

Алар янына әниләре дә чыкты.

- Әйе, Глория, сиңа. Кара әле ул нинди әйбәт, йомшак, матур. Ул бик рәхимле. Һәм кечкенә кызларны ярата.

- Ә ул минем белән уйнаячакмы?

- Әлбәттә. Ул әллә нәрсәләр эшли белә. Карыйбызмы?

- Әйе. Һәм Робби да аны күрсен әле! Робби! - ул аптырап тынып калды. - Мөгаен, үзенең бүлмәсендә нигә визивокс карарга аны да алмадылар микән дип үпкәләп утырадыр әле. Әтием, сиңа Роббига барсысын да аңлатырга туры киләчәк. Ул миңа ышанмаска да мөмкин, әмма син әйтсәң, ул сине тыңлаячак.

Вестон иреннәрен кысты. Ул хатынына карады, ләкин аның карашын тота алмады.

Глория бер аягында әйләнде дә, бусагалар буйлап:

- Робби! Кил, кара, миңа әти белән әни нәрсә алып кайтканнар! Алар миңа эт алганнар! - дип кычкыра-кычкыра йөгереп менеп китте.

Бер минуттан соң кыз куркынып кире килде.

- Әни, Робби бүлмәсендә юк. Кайда ул?

Ләкин җавап бирүче булмады. Джордж Вестон тамагын кырып алды да, бик каты кызыксыну белән күктә йөзгән болытларны күзәтергә кереште. Глориянең тавышы калтырый башлады. Ул елап җибәрергә әзер иде.

- Робби кая, әни?

Вестон ханым чүгәләде дә, йомшак кына кызын кочып алды.

- Борчылма Глория. Минемчә, Робби киткән.

- Киткән? Кайда? Кайда киткән ул, әнием?

- Бер дә белмим, балакаем. Кайдадыр киткән. Без аны эзләдек-эзләдек, ләкин таба алмадык.

- Димәк, ул кире кайтмаячак? - аның күзләре куркудан шар кебек булды.

- Бәлки, без аны тиздән табырбыз. Без аны эзләүдән туктамаячакбыз. Ә ул вакытта син яңа этең белән уйнарсың. Кара! Яшен кушаматлы ул...

Ләкин Глориянең күзләре яшь белән тулган иде.

- Кирәкми миңа бернинди эт тә - миңа Робби кирәк! Роббины табыгыз!..

Аның хисләре сүзләр белән генә әйтеп бирә алмаслык булып ташып чыктылар һәм ул кычыкырп елап җибәрде. Вестон ханым нишләргә белмичә иренә карады, әмма ире һаман да күзен алмыйча күккә карап тора иде, шуңа күрә кызын юатуны үзе дәвам итте.

- Ник елыйсың инде, Глория! Робби - ул бит машина гына, искереп беткән начар гына машина. Ул тере түгел.

- Юк, юк, ул бернинди дә машина түгел! - дип ярсып кычкырып җибәрде Глория. - Ул син һәм мин кебек кеше һәм ул минем дустым. Мин аның кайтуын телим, әнием! Мин аның кайтуын телим!

Әни үзенең юата алмавына инанып авыр сулап куйды да, Глорияне ялгызын гына кайгырырга калдырды.

- Еласын, - диде ул иренә. - Балалар озак кайгыра белми алар. Берничә көннән соң ул бу робот турында тәмам онытачак.

Ләкин вакыт Вестон ханымның бү сүзләренең бик оптимистик булганын күрсәтте. Әлбәттә, Глория елавыннан туктады, әмма ул елмаймый да башлады. Көннән-көн ул әзрәк сөйләште һәм ямансурак була торды. Әкренләп аның күңелсез йөзе Вестон ханымның да рухын сындырды. Ире каршында җиңелүен таный алмавы гына аны бирелешүдән туктатып тора иде.

Бер көннне кич белән ул кунак бүлмәсенә ачуыннан ярсып килеп керде дә, кулларын күкрәккә кушырып утырды. Ире, муенын сузып аңа гәҗит өстеннән карады.

- Ни булды, Грейс?

- Миңа бүген этне кире тапшырырга туры килде. Глория аны бүтән күрә алмыйм диде. Озакламый тәмам акылдан язырмын инде.

Вестон гәҗитен төшерде һәм аның күзләрендә өмет очкыннары күренде.

- Бәлкем... Бәлки, безгә Роббины кире алыргадыр? Беләсеңме, бу бит мөмкин. Мин шалтыратам да..

- Юк! - дип катгый җавап бирде хатыны. - Бу турыда ишетәсем дә килми. Без болай җиңел генә бирешмәячәкбез. Минем балам, аны Роббидан биздерер өчен берничә ел кирәк булса да, робот белән тәрбияләп үстерелмәячәк.

Вестон кәнагәтьсезлек белән гәҗитен кире күтәрде.

- Тагын бер ел, һәм минем чәчләрем агарып бетәчәк.

- Ярдәм итүең шушыдыр инде, Джордж, - диде хатыны салкын гына. Глорияның чолганышын алыштырырырга кирәк. Әлбәттә ул Роббины оныта алмый. Монда аның турында һәрбер агач, һәрбер таш искә төшереп тора. Гомумән, без күзалдына китереп була торган иң надан торышта. Уйлап кына кара - бала роботтан аерганнары өчен чиргә сабыша!

- Әйдә, туры әйт. Нинди чолганыш алыштыру уйлап таптың син?

- Без аны Нью-Йоркка алып барабыз.

- Шәһәргә?! Августтамы?! Тукта әле, син Нью-Йоркның августта нинди икәнен беләсеңме соң? Анда яшәү мөмкин түгел!

- Ләкин анда миллионлаган кеше яши.

- Башка яшәр җирләре булмаганга гына. Шулай булмаса, алар анда калмаслар иде.

- Менә шул, безгә анда яшәп торырга туры киләчәк. Без хәзер үк, әйберләрне җыеп бетерү белән үк күченәбез. Шәһәрдә җитәрлек күңел күтәргеч нәрсәләр һәм дуслар табачак ул. Бу аны җилкендереп җибәрәчәк һәм роботны оныттырачак.

- Я, алла, - дип сыкранды ире, - ул кайнап торган урамнар!

- Без моны эшләргә тиеш, - дип үзенекендә торды Вестон ханым. - Соңгы ай эчендә Глория ике килога ябыкты. Баламның сәламәтлеге миңа синең уңайлыкларыңа караганда мөһимрәк.

«Кызганыч, син балаңның сәламәтлеге турында яраткан роботыннан мәхрүм иткәнче уйланмадың», - дип мыгырдап куйды ире... эченнән генә.

Глория шәһәргә күченү турында ишетү белән үк анда әйбәтләнеп китүнең беренче билгеләре сизелә башлады. Ул бу вакыйга турында аз, ләкин һәрвакыт куанып көтеп сөйли иде. Ул тагын елмая башлады һәм элекке аппетиты кайтты.

Вестон ханымның шатлыгы эченә сыймый иде. Ул һаман да скептик карашын үзгәртмәгән иреннән үзенең җиңүен бәйрәм итәргә бер мөмкинлекне дә ычкындырмый иде.

Күрәсеңме, Джордж, ул әйберләрне тутырырга булыша һәм бернинди борчулары булмагандай, фәрештә кебек йөри. Әйттем бит - аны башка берәр нәрсә белән кызыксындырырга гына кирәк дип.

- Хм, - дип скептик тон белән җавап бирде ире. - Дөрес кенә булып чыксын инде.

Җыенулар тиз төгәлләнде. Шәһәр фатиры алар килүгә әзер, бу өйләрен караштырып торырга якын тирәдән ике кеше ялланган иде. Ниһаять күченү көне килеп җиткәндә, Глория нәкъ элекккечә булып күренә, һәм авызыннан бер тапкыр да Робби турында сүз ычкынмады. Барысы да әйбәт кәеф белән һава таксиына утырып, аэропортка киттеләр. Вестон үз вертолеты белән дә очкан булыр иде, ләкин ул ике урынлы гына һәм багаж бүлекчәсе юк иде. Алар самолетка утырдылар.

- Кил монда, Глория, - дип чакырды Вестон ханым. - Сиңа барысы да күренсен дип, мин тәрәзә янында урын алдым.

Глория шатланып тәрәзә янына утырды, борынын калын пыялага терәде дә, күз алдында ачылган манзарага исе китеп карап катты. Моторларның үкергәне ишетелә башлады. Җир тишеккә төшеп киткәндәй әллә кайда аска ургылып китүеннән һәм гадәттәгечәгә караганда ике тапкыр авыррак булып калуыннан куркырга Глория әле бик кечкенә иде. Ләкин, бу анда тулаем кызыксындыру уятырлык, җитәрлек дәрәҗәдә үскән иде. Җир кечкенә генә ямаулы юрганга охшап калгач кына, ул, тәрәзәдән аерылып, әнисенә таба борылды.

- Әнием, без кайчан барып җитәбез? - дип сорады ул, туңган борынын уып һәм тәрәзәдә сулышыннан калган пар түгәрәгенең әкренләп кенә кечерәеп тәмам күздән югалуын кызыксыну белән күзәтеп.

- Ярты сәгатьтән, кызым, - дип җавап бирде әнисе, берникадәр борчу белән. - Без баруга син шатмы? Сиңа шәһәрдә бик нык ошаячак: зур-зур өйләр, кешеләр һәм башка кызыклы нәрсәләр... Без көн саен визивокска, циркка, пляжга барырбыз...

- Ярар, әнием, - дип җавап бирде Глория, әллә ни исе китимичә.

Бу вакытта самолет болыт өстеннән очып очып бара иде һәм Глория тулысынча бу гадәти булмаган күренеш - асларында җәелеп ятучы каткан пар өемнәре - белән мавыккан иде. Соңрак күк йөзе тагын чистарып калды һәм ул ниндидер сер белгән кеше кыяфәте белән әнисенә борылды.

- Ә мин беләм ник без шәһәргә барабыз!

- Шулаймыни? - Вестон ханым аптырап куйды. - Ни өчен соң?

- Сез миңа сюрприз ясарга теләгән идегез, ә мин барыбер беләм. - кыз үзенең зирәклеге белән горурланып туктап калды да, шатланып көлеп җибәрде. - Без Нью-Йоркка Роббины табарга дип барабыз ич, әйеме? Эзтабарлар белән!

Глория бу сүзләрне әйткәндә Вестон әфәнде су эчә иде. Нәтиҗәсе коточкыч булды. Ярым тончыккан ымлау ишетелде, аннан бер фонтан су чәчрәде һәм каты ютәлләү башланды. Барысы да тәмамлангач, кызарып чыккан һәм юешьләнеп беткән Вестон әфәнденең кәефе кырылып төште.

Вестон ханым тынычлыгын саклап калды, ләкин Глория биргән соравын борчылыбрак кабатлаганда, ул да түзмәде, кырыс кына:

- Бик мөмкин, - диде. - Син инде әллә бер дә тик кенә утыра белмисең мени соң?

Нью-Йорк һәрвакыт туристларның һәм тамаша эзләгән кешеләрнең мәккәсе иде, ә 1998 елны - бигрәк тә. Глорияның әти-әнисе моны бик яхшы беләләр иде һәм булдыра алганча кулландылар.

Хатынының әмере буенча Джордж Вестон бар эшләрен дә бер айга - бу вакытны, үзе әйтүенчә, «Глориянең күңелен соңгы чиккәчә ачар өчен» үткәрергә дип, - калдырып торган иде. Вестон эшләгән бар эш кебек монысы да әһәмиятле һәм җиренә җиткереп эшләнде - бер ай әле үтеп өлгермәде, ә кеше мөмкинлекләрендә булган барысы дә эшләнгән иде инде.

Глория Рузвельт бинасы түбәсендә булды һәм 800 м биеклектән дулкынланып еракка-еракка, Лонг-Айленд басуларына һәм Нью-Джерси тигезлекләренә кадәр сузылган китекле-кителке түбәләр панорамасын карады. Алар зоопаркаларга бардылар. Анда Глория куркудан һәм ләззәттән үрә катып «чып-чын тере арыслан»ны карап торды (аны, уйлавынча, тере кешеләр белән түгел, ә чи ит белән ашатканнарын күреп кыз бераз канәгәтьсезләнеп тә куйды). Аннары ул катгый рәвештә аңа китны күрсәтүләрен тәлап итте. Алар каршында төрле музейлар, парклар, пляжлар һәм аквариумнарның - һәммәсенең дә ишекләре ачык иде.

Глория Гудзон буйлап, агымга каршы 20нче еллар стилендә ясалган пароходта йөзде. Ул стратосферага, күк кызыл-шәмәхә төскә кереп, анда йолдызлар янып, ә томанга баткан Җир әллә кайда аста калып зур эчкә бөгелгән чынаякка әверелә торган җиргә кадәр экскурсиягә очты. Кыз пыяла стеналы су асты корабында Лонг-Айленд култыгының төпләренә, яшел һәм тотрыксыз җиргә, әллә нинди су асты җәнлекләре аларны пыяла аша карап, я, булмаса, кинәт кенә боргалана-боргалана йөзеп киткән дөньяга төшеп менде. Вестон ханым белән йөргән кибетләрдә аның каршында бераз гына прозаик булса да, яңа әкияти дөнья ачыла иде.

Гомумән, бер ай үтүгә Вестоннар Глорияны аны ташлап киткән Роббины оныттырыр өчен кулларыннан килгән бар нәрсәне дә эшләгәннәренә инанганнар иде. Ләкин алар моның нәтиҗәсендә шикләнәләр иде.

Глория кайда гына булмасын, күзенә күренгән барлык роботларга да бик каты кызыксынып карый иде. Күз алдында барган тамаша нинди генә мавыктыргыч, яңа һәм искиткеч булмасын, алар турында күз кырые белән берәр хәрәкәтләнгән тимер механизм күрү белән үк оныта иде. Шуңа күрә, Глория белән йөргәндә Вестон ханым барлык роботларны да урап уза иде.

Чишелеше, ниһаять, Фән һәм сәнәгать музеенда булды. Анда балалар өчен махсус, аларга аңалешлы итеп ясалган төрледән-төрле фәнни могҗизалар һәм корылмалар күрсәтмәсе бар иде. Әлбәттә, Вестоннар аны үзләренең төп җәдвәленә керттеләр.

Бервакыт, Вестоннар исләре китеп зур электромагнитка карап торганда, Вестон ханым Глориянең юклыгын сизеп алды. Беренче курку тыныч тәвәкәллек белән алышынды һәм алар, өч хезмәткәр белән җентекләп эзләнүләргә керештеләр.

Бу вакытта Глория музей буйлап бер сәбәпсез тилмереп йөрми иде. Үз яше өчен ул, әнисенә охшап, бик максатчан һәм базымлы иде. Өченче катта Глория «СӨЙЛӘШӘ ТОРГАН РОБОТ» дигән олы күрсәткеч күреп алды. Аны иҗекләп укыгач һәм әти-әнисенең ул якка таба барырга теләкләре булмаганын аңлагач, кыз бик гади карарга килде. Әти-әниләре башка якка караганын көтеп торды да, тыныч кына аларны калдырып, күрсәткеч төбәгән якка китте.

Сөйләшә торган робот искиткеч, көнкүреш яракларына җайлашытырылмаган һәм реклама өчен генә куллана торган зур корылма булып чыкты. Һәр сәгать саен аның янына гидлар белән төркем-төркем кешеләр кертелә, каравылдагы инженерга пышылдап кына сораулар бирелә һәм, ул яраклы дип тапканнары, Роботка тапшырыла иде.

Тик бу бер дә кызык түгел иде. Әлбәттә, 14нең квадраты 196, хәзерге моментта температура 22,2Со, ә һава басымы 762,508 мм т.б. һәм натрийның атом авырлыгы 23 икәнен белү әйбәт. Әмма моның өчен робот кирәк түгел. Мондый зур, йөри алмый һәм 25 кв.м чамасы урын алып торган җепсел һәм катушкалардан җыелмасы формасында бигрәк тә.

Робот янына бик сирәк кеше икенче тапкыр әйләнеп кайтты. Бары тик 15 яшьләрдәге бер кыз гына, өченче сеансны көтеп, Глория кергәндә тыныч кына эскәмиядә утыра иде.

Глория аңа карап та тормады. Бу мизгелдә аны кешеләр бөтенләй дә кызыксындырмады. Бар игътибары тәгәрмәчле зур механизмга юнәлгән иде. Ниндидер мизгелгә ул шикләнеп тә калды - Сөйләшә торган Робот ул әлегә кадәр күргәннәренең берсенә дә охшамаган. Глория, ипләп кенә, шикләнүле юка тавыш белән:

- Робот әфәнде, гафу итегез, сез - Сөйләшә торган Роботмы? - дип сорады.

Чыннан да, Сөйләшә белгән Робот, аның уйлавынча, иң зәвыклы эндәшүгә лаек иде.

(Бүлмәдә утырган кызның ябык һәм ямьсез генә йөзендә каты гына уйга калуы чагылды... Ул кечкенә генә куен дәфтәрен тартып чыгарды да, тиз-тиз генә нәрсәдер яза башлады.)

Майланган тешле тәгәрмәчләр жулап әйләнеп китте һәм бернинди интонациясез механик тавыш ишетелде:

- Мин... робот, сөйләшә... беләм.

Глория канәгатьсезләнеп роботка карап торды. Чыннан да, ул сөйләшә, ләкин тавышлар кайдандыр механизм эченнән яңгырады. Роботның карап сөйләшерлек йөзе дә күренмәде.

Глория:


- Робот әфәнде, сез миңа ярдәм итәлмәссезме икән?

Сөйләшә торган Робот сорауларга җавап бирер өчен ясалган иде. Моңа кадәр аңа һәрвакыт ул җавап бирә алырлык сораулар гына бирелгәнгә күрә, үзенең мөмкинлекләренә ышана иде.

- Мин... сезгә... ярдәм... итәләм.

- Зур рәхмәт, Робот әфәнде. Сез Роббины күрмәдегезме?

- Кем... ул... Робби?

- Ул робот, Робот әфәнде. - Кыз аяк очларына басты. - Ул менә мондыйрак зурлыкта, Робот әфәнде, әз генә озынрак та әле һәм ул бик нык әйбәт. Беләсезме, аның башы бар. Сезнең башыгыз юк, Робот әфәнде, ә аныкы бар.

Сөйләшә торган Робот аның артыннан җитешә алмый иде.

- Робот?


- Әйе, Робот әфәнде. Сезнең кебек, Робот әфәнде, тик ул, әлбәттә, сөйләшә белми һәм ул нык кешегә охшаган.

- Робот... минем... кебекме?

- Әйе, Робот әфәнде.

Сөйләшә торган Роботның бар җавабы вакыт-вакыт аңлаешсыз тавышлар белән бүленеп алган пышылдаудан торды. Ул үзе турында индивидуаль объект түгел, ә гомумирәк төркемнең бер өлеше дигән кыю нәтиҗә ясау аның көченнән килмәде. Робот, үзенең бурычына тугъры булып, бу фикерне аңларга тырышып карады һәм дистә ярым кәтүген яндырып чыгарды. Авария сигналлары яңгырады.

(Бу вакытны эскәмиядә утырган кыз чыгып китте. “Роботларның көнкүрешкә җайлануы турында күзәтмә” дигән язма өчен ул җитәрлек мәгълүмат җыйды. Бу - Сьюзен Кэлвинның шул темага багышланган күпсанлы тикшеренүләрнең беренчесе иде.)

Глория түземсезлеген яшереп җавап көтте. Кинәт кенә кыз артыннан «Әнә ул!» - дигән тавыш ишетте, һәм әнисенең тавышын таныды.

- Нәрсә эшләп йөрисең син монда, тәртипсез кызый?! - дип кычкырды куркуы ачуга алышынган тавышы белән Вестон ханым. - Әти белән әниең куркудан башларын югалтканнарын беләсеңме син, юкмы? Нигә качып киттең?

Бүлмәгә каравылчы инженер килеп керде. Башын тотып ул җыелып торган кешеләрдән машинаны кайсысы ватуын әйтеп бирүләрен тәлап итте.

- Сез нәрсә, укый белмисезмени? - дип кычкырды ул. - Монда рөхсәтсез керергә тыела!

Глория купкан гауга арасыннан ишетелсен өчен тавышын күтәрде:

- Минем Сөйләшә торган Роботны гына күрәсем килгән иде, әнием. Ул Роббиның кайда икәнлеген белергә мөмкин дип уйлаган идем: алар бит икесе дә роботлар. - һәм тагын Роббины исенә төшереп, кычкырып елап җибәрде.

- Мин Роббины табарга тиеш! Әнием, Робби кайтсын!

Вестон ханым ирексез елавып җибәрүеннән тыелып:

- Я аллам! Әйдә, Джордж! Мин бүтән түзәр чарам калмады!

Кичен Джордж Вестон берничә сәгатькә кайдадыр чыгып китте. Икенче көнне иртән ул хатыны янына шикле масаю белән килеп басты да:

- Грейс, минем бер идеям бар, - диде.

- Нинди? - диде хатыны ваемсыз гына.

- Глория турында...

- Син тагын теге роботны алырга тәкъдим итәсеңме?

- Юк, әлбәттә.

- Алайса, сөйлә. Бәлки, син берәр нәрсә уйлап таба алырсың. Мин ни генә эшләп карасам да, нәтиҗәсе булмады.

- Минем башка менә нәрсә килде. Эш шунда ки, Глория Робби турында машина дип түгел, ә кеше дип уйлый. Әлбәттә, ул аны оныта алмый. Әгәр дә без Робби нибары корычтан һәм бакыр чыбыклардан ясалып электр тогы ярдәмендә тере халәткә китерелгән механизм икәненә инандыра алсак, кызыбызның сагышы тиз арада юкка чыгар иде иде. Моны психологик хөҗүм итү дияргә була.

- Син моны ничек майтармакчы буласың?

- Бик җайлы. Кичә кич кайда булдым дип уйлыйсың? Мин «Ю.С. Роботс әнд Микәникәл Мэн»да эшләүче Робертсонны иртәгә үзенең биләмәләрен күрсәтергә сөйләшеп кайттым. Өчәүләп барырбыз һәм, менә күрерсең, Глория роботның тере җан иясе түгеллегенә төшенәчәк.

Вестон ханымның күзләре ачылып китте һәм анда горурлануга охшаган ниндидер чаткылар чагылды.

- Кара әле, Джордж, бигрәк шәп идея бит бу!

Джордж Вестон горур гына иңсәләрен киереп басты да:

- Миндә башка төрлеләре булмый да, - дип куйды.

Стразерс әфәнде бик намуслы идарә итүче һәм тумышыннан ук күп сөйләшергә һәвәслеге бар иде. Шушы комбинация нәтиҗәсендә экскурсиянең һәр адымы бик җентекле - бәлки, чамасыннан да тыш - аңлатулар белән барды. Шуңа да карамастан, Вестон ханым игътибар белән тыңлады. Ул, хәтта, аны берничә мәртәбә бүлеп, гадирәк, Глория аңларлык итеп, сөйләвен үтенде. Үзенең сөйләү дәрәҗәсенең мондый югары бәяләнүеннән Стразерс әфәнденең кәефе тагын да күтәрелеп ул тагын да күбрәк (әгәр дә бу бөтенләй мөмкин булса) сөйләргә тотына иде.

Әмма Вестон әфәнденең түземсезлеге күзгә күренеп арта барды:

- Гафу итегез, Стразерс әфәнде, - диде ул, аның фотоэлементлар турындагы хикәятен бүлеп. - Сезнең заводыгызда бары тик роботлар гына эшләгән бүлекләр юкмы?

- Нәрсә? Ә! Әйе, әлбәттә! - Стразерс Вестон ханымга карап елмайды. - Ниндидер бер тылсымлы әйләнеш сыман: роботлар роботларны җыялар. Әлбәттә, бу киң таралган күренеш түгел. Иң беренче, моны профсоюзлар рөхсәт итмәс иде. Ләкин роботлар тарафыннан роботлар бик аз гына булса да - мәсәлән, фәнни тикшерүләр өчен - җыела. Беләсезме, - ул пенснесын салып аны үч төбенә бәреп алды. - профсоюзлар бер нәрсәне аңламыйлар - ә мин моны гомерем буе профсоюзларга уңай караган кеше буларак әйтәм - роботларның уйлап табылуы башта ниндидер буталчыклар белән бәйле булса да, киләчәктә алар, һичшиксез...

- Әйе, Стразерс, диде Вестон. - ә сез сөйләгән теге бүлек кайда? Безгә аны күрергә мөмкинме? Бик кызык булыр, миңа калса.

- Әйе-әйе, әлбәттә, - Стразерс әфәнде бер тартыш хәрәкәт ясап пенснесын киеп куйды да, каушап калып тамагын кырып куйды. - Монда, рәхим итегез.

Вестоннарга озын коридор буйлап юл күрсәтеп барганда һәм баскыч буйлап төшкәндә, ул, чагыштырмача, әз сүзлерәк иде. Ләкин алар металл тавышлары белән тулган яхшылап яктыртылган бүлмәгә керү һәм шлюзлар ачылу белән, аңлатулар ташкыны яңа көч белән дәвам итте.

- Менә! - диде ул - Бары тик роботлар гына! Болар артыннан брриш кеше күзәтеп тора - алар хәтта бу бүлмәдә дә түгел. Бу тикшеренү барган биш ел эчендә, бернинди ватылу да булмады әле. Әлбәттә ионд чагыштырмача гади роботларны гына җыялар, ләкин...

Глория өчен идарә итүче тавышы әллә кайчан йокымсыраткыч бер бызылдауга әйләнгән иде инде. Бу экскурсия аның өчен эчпошыргыч һәм файдасыз булып тоелды. Тирә-якта шактый гына роботлар күренсә дә, аларның берсе дә аз гына булса да Роббига охшамаган иде, шуңа күрә ул аларга яшеренмичә кимсетү белән карап йөрде.

Кыз бу бүлмәдә бөтенләй кешеләр булмавын абайлап алды. Аннары карашы түгәрәк өстәл артында нәрсәдер эшләгән алты-җиде роботка төште. Аның күзләре гаҗәпләнеп һәм шикләнеп ачылып киттеләр. Бүлмә бик зур булганга ул башына килгән уйның дөреслегенә тәгаен ышана алмый иде, ләкин роботларның берсе бик нык кемнедер... хәтерләтә.. әйе, әйе, ул!

- Робби! - дип кызның тавышы яңгырады.

Өстәл артындагы бер робот сискәнеп китте һәм кулындагы инструментын төшереп җибәрде. Глория шатлыгыннан шашты. Чикләүләр аша кысылып чыкты да, әти-әнисе туктатып җитешкәнче, бер метр чамасы түбәндәрәк урнашкан өстәлгә җиңел генә сикереп төшеп, кулларын селти- селти Роббига таба чапты. Ә зурлар куркудан катып калдылар. Алар дулкынланган кыз күрмәгәнне күрделәр. Авыр гына дөбердәп Глориягә таба зур автотрактор килә иде.

Берничә мизгел эчендә Вестон аңына килде. Ләкин бу мизгелләр эчендә барысы да хәл ителде: Глорияне куып тотып булмый иде инде. Вестон күз ачып йомганчы рәшәткә аша сикереп чыкты, әмма ул җитешмәячәк. Стразерс әфәнде шаша-шаша эшчеләргә тракторны туктатырга ишарәләп кулларын болгады. Алар барысы да нибары кешеләр генә һәм аларга трактоны туктатыр өчен вакыт кирәк иде.

Робби гына югалып калмыйча төгәл эш итте. Тимер аяклары белән зур-зур адымнар ясап ул кечкенә хуҗабикәсенә каршы йөгерде. Аннары соң, барысы да берьюлы диярлек, түбәндәге вакыйгалар булды. Тизлеген бер генә мизгелгә дә киметмичә, Робби кулы белән селтәнеп кызны шулхәтле тиз тартып алды, хәтта Глориянең сулышлары кысылып куйды. Вестон, нәрсә булганын аңлап бетермичә, яныннан Робби чабып киткәнен күреп, дөресрәге сизеп, аптырап туктап калды. Трактор Глория басып торган җиргә Роббидан соң ярты секунд үткәч барып җитте һәм тагын өч метр чамасы барып, шыгырдап туктап калды.

Тын алгач һәм әти-әнисенең кочакларыннан чыккач, Глория шатланып Роббига таба борылды. Аның өчен бер генә нәрсә булды - ул үзенең дустын тапты.

Әмма Вестон ханымның йөзендәге сөенү әкрен генә шикләнү белән алышынды. Ул иренә таба борылды. Дулкынлануына һәм тузып беткән чәчләренә карамастан ул бик тәэсирле күренә иде.

- Син оештырдыңмы моның барысын да?

Джордж Вестон тирләп чыккан маңгаен сөртеп алды. Аның куллары дер-дер килә иде, ә иреннәреннән кызганыч елмаю гына чыга алды. Вестон ханым дәвам итте:

- Робби заводта эшләр өчен көйләнмәгән. Син аны монда бары тик Глория тапсын өчен генә утыртып куйгансың. Моның барысын да син оештыргансың.

- Әйе, мин, - диде Вестон. - Ләкин, Грейс, очрашу шундый кайнар килеп чыгачагын мин каян белим. Аннары, Робби аны коткарды - син моның белән килешергә тиешсең. Син аны тагын кире җибәрә алмаячаксың.

Вестон Грейс уйга алды. Ул таркау гына Глория белән Роббига таба карады. Глория роботның муенын шундый каты итеп кысып тора иде, әгәр дә аның урынында ит һәм сөяктән торган җан иясе булса, һичшиксез, әллә кайчан тончыккан булыр иде. Кыз, бәхетенә сыеша алмый, роботның колагына бертуктаусыз нәрсәдер сөйли иде. Роббиның хромланган корычтан коелган, 5 смлы корыч таякны күбәләкләп бәйләп куя ала торган, куллары кызны назлы гына кочып торалар, ә күзләре кып-кызыл, үтә дә кызыл ут белән яналар иде.

- Ярар, - диде ниһаять Вестон ханым. - тутыгып тәмам эштән чыкканчы калса калып торсын инде.

***

Сьюзен Кэлвин иңсәләрен сикертеп куйды.



- Әлбәттә, ул тутыгып беткәнче калмады. Бу вакыйгалар 1998нче елны булган иде. 2002нче елны сөйләшә торган роботларны уйлап таптылар, һәм сөйләшми торган модельләре искерде. Роботларга каршы булган барча кешеләр дә моны соңгы тамчы кебек кабул иттеләр. 2003нче һәм 2007нче еллар арасында күпчелек хөкүмәтләр роботларны Җирдә фәнни максатлардан кала башка эшләрдә куллануны катгый тыйдылар.

- Димәк, Глориягә Роббидан барыбер аерылырга туры килгән?

- Кызганычка каршы, әйе. Минемчә, унбиш яшендә аңа бу сигез яшенә караганда җиңелрәк булгандыр. Ләкин боларның барысы да бушка булды. Мин 2008нче елны «Ю.С. Роботс»ка эшкә кергәндә, фирма финанс ягыннан бик нык авыр хәлдә иде. Баштарак мәлне мин берничә айдан эшсез калырмын дип тә уйлаган идем. Ләкин без бу проблемадан юл таптык - җирдән тыш үрләрне яуладык.

- Һәм, әлбәттә, барысы да җайланып китте?

- Бик тиз түгел. Башта без Җир өчен җитештерелгән модельләрне кулланып карадык. Мәсәлән, беренче сөйләшә торган роботларны. Аларның буйлары өч ярым метр чамасы, үзләре бик килбәтсез иделәр, файдалары да күп булмады. Без аларны Меркурийга рудник төзергә булышсыннар дип җибәрдек, тик бернәрсә дә барып чыкмады.

- Шулай мени? Бүгенгесе көндә «Меркюри Майнз» компаниясе күпмиллиардлы бик зур концерн ич.

- Әйе, бүген. Ләкин төзелеш икенче тапкырдан гына барып чыкты. Әгәр дә бу турыда күбрәк беләсегез килсә, мин сезгә Грегори Пауэллны эзләп табарга киңәш итәм. Ул Майкл Донован белән берлектә 10нчы-20нче елларда бездә иң кыен эшләр белән шөгыльләнделәр. Минем Донован турында бик күп еллар ишеткәнем юк, ә Пауэлл монда, Нью-Йоркта яши. Ул хәзер - бу сүзләрне аңа карата әйтүе бик кыен булса да – картайды инде. Мин аны яшь итеп хәтерлим. Үзем дә яшьрәк идем...

- Бәлки, сез миңа өстән-өстән генә сөйләп үтәрсез, соңыннан Пауэлл сез әйткәннәрне тулыландырыр иде? Мәсәлән, Меркурий турында.



- Яхшы, Меркурийга икенче экспедиция 2015 елда җибәрелде бугай. Ул «Ю. С. Роботс» һәм «Солар Минералз» фирмалары тарафыннан оештырылды. Бу эзләнү экспедициясе Грегори Пауэлл, Майкл Доновани һәм яңа конструкциядәге тәҗрибәләре төгәлләнмәгән өр-яңа роботтан тора иде...





Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет