Акыллы сүзгә ефәк билбау. Сандугач козгын белән бергә тормас



Дата07.07.2016
өлшемі82.8 Kb.
#184141
Акыллы сүзгә - ефәк билбау.

Сандугач козгын белән бергә тормас.


Җүкәне майлау белән каеш булмас,

Карганы буяу белән тавис булмас...


Алманы карамадан карамыйлар. ( Акмулла )
Пуляны суырып алсаң да, тәндә эзе кала. (Гомәр Бәширов)
Шик – көя ул, үзеңне аңардан ашатырга ярамый.

Сукырның бөтен теләге – ике күз. (Әмирхан Еники)


Борын төбендәге бүрәнә күренми ул. (Сөббух Рафиков)
Һәр баскыч түбәннән менә.

Чабышка чыккан аргамакның аягын тышауламыйлар. (Хәй Вахит)


Ялгышуны кичерергә мөмкин, әмма хыянәтне – юк! (Мәхмүт Хәсәнов)
Җимешнең вакытында өлгереп җитмәвенә бакчачы да гаепле.

Түгелергә торган чиләккә бер тамчы су җитә. (Аяз Гыйләҗов)


Юл авыр булса да, юлчылар бетми.

Һәр таштан да ут чыкмый.

Ачыктан-ачык сөйләшү ябык ишекләр артында була. (Шәүкәт Галиев)
Бакыр тәңкә зур булса да, казан төбе ямыйлар, көмеш тәңкә кечкенә булса да, энҗеле калфакка кадыйлар.

Елга үзенең төче суын диңгезгә күпме генә койса да, диңгез суының ачысын киметә алмый. (Шәриф Хөсәенов)


Боткасын пешергәч, маен да сал инде.

Күп уйнасаң, көйнең дә төсе уңа. (Хәсән Сарьян)


Кояш мәрхәмәтле: арысланга да, куянга да нурын тигез итеп бүлеп бирә. Тик кешеләр генә...

Аерылу яман нәрсә, билгеле, ләкин аерылыр кешең булмау яманрак.

Өргән эттән курыкмыйлар, өрми торганы куркыныч. (Туфан Миңнуллин)
Сыңар бер йолдызның күпме якты

Биргәнлеге Йолдыз иленә,

Ни өчендер, янган чакта түгел,

Үзе сүнгәч кенә беленә. (Клара Булатова)


Путевкасы булгач, аның

Авыруы һәрчак табыла. (Фарсель Зыятдинов)


Беренче тамган тамчыны һичкем игътибарга алмый. Тама-тама ташны тишеп чыккач кына, тамчыга сокланалар.

Беренче шелтә беренче мәхәббәт шикелле, тиз генә истән чыкмый.

Кемнәрнедер үстерәбез, зурайтабыз

Кемнәрнедер кечерәйтү исәбенә.

Елга күпме ташымасын, ярга төшә барыбер.

Елгада да бит дулкыннар үзеннән-үзе генә тумый. Моның өчен су агымына каршы йөгерүче җил кирәк.

Сакалны агартып кына аксакал булып булмый. (Фәнис Яруллин)
Учыңны ачканда, тешеңне кысма. (Тәлгат Галиуллин)
Гаебе булмаган кеше акланырга тырышса кимсенә.

Куркыныч һәркөн янап торса куркытмый башлый.

Карт еланның агуы аз булса да, зәһәррәк була. (Рабит Батулла)
Тел төбеңнән аңлашыла: хөкем кешесенә карап! (Ренат Харис)
Әле болай дөнья, әле алай...

Гел үзгәреп тора бәя дә.

Фронтовиклар кими барган саен,

сугыш батырлары күбәя. (Равил Фәйзуллин)


Тавык кетәген алтынга төрсәң дә, тавык кетәге булып кала.

Күктәге йолдызларның безгә файдасы бармы? Ләкин алар кирәк, күңел өчен кирәк. Дөньяның чиксез икәнен, үзеңнең бик бәләкәй генә бер бөҗәк икәнеңне белү өчен кирәк. (Разил Вәлиев)


Пешкән җиләк белән тозлы кыярны бер савытка салмыйлар. (Камил Кәримов)
Бер – иң кечкенә сан, бер – бердәнбер булганда бик тә кыйммәт, әһәмиятле һәм кадерле.

Өр-яңа ямаулык та иске бөтеннән матур түгел. (Мөхәммәт Мирза)


Азатлык, көч һәм батырлык турында.
Көчле белән көрәшсәң, билсез калуың бар.

Арыслан хәлдән тайса да, бер сарыклык көче бар.

Үкенмәү зур батырлык сорый.

Күсәккә каршы күсәк һәрвакыт табыла. (Кәрим Тинчурин)


Бүреләр арасында бүре булырга кирәк, югыйсә үзеңне ашыйлар. (Габдрахман Әпсәләмов)
Куркыту – коллыкның беренче этабы. Коллыкка куркыту белән күндерәләр. (Миргазиян Юныс)
Кылыч, кайсы заманда булса да, кеше башын кыйган инде ул. (Аяз Гыйләҗов)
Сугышны секундлар башлый, еллар гына бетерә.

Балаларны аналар тудыра, батырларны көрәш тудыра.

Батыр – батмас, куркак – калыкмас!

Бүтәннәр белән тарткалашып, үзең белән көрәшергә вакыт та калмый.

Куркак булудан курку – батырлыкка бер адым. (Шәүкәт Галиев)
Куркаклардан батырлар тумый.

Кыйналучы бәндә кол булган кебек, аны кыйнаучысы да кол. (Туфан Миңнуллин)


Көрәшсәң, көчле белән көрәш. Егылсаң да хурлык түгел.

Акны ак дип әйтергә дә батырлык кирәк кайчак. (Фәнис Яруллин)


Кеше азат булсын өчен, үз сүзенең колы булырга тиеш. (Рабит Батулла)

Кол булу бик җиңел – билеңне

Бөгәсең – вәссәлам азат чак!

Бер тамчы каның да түгелми,

Башың да исән-сау калачак. (Рәшит Әхмәтҗанов)
Җил исүеннән туктармы,

җилкән корганга карап?

Чирәм үсүдән туктармы,

очын кырганга карап?

Су – хәрәкәттән туктармы,

буып куйганга карап?

Адәм – көрәштән туктармы,

иреген тыйганга карап?


Фикерең илтсәң сатлыкка – кол булырсың ваклыкка. (Равил Фәйзуллин)
Иелгән башта таҗ тормас.

Чәнечкеле тимерчыбыктан гөслә кылларын ясап булмый. (Зиннур Мансуров)


Гел сүз генә тыңлап яшәү –

әсирлекнең бер төре.

Тәмам кулга ияләшкәч,

эт булып улый бүре. (Рөстәм Акъегет)


Кол азатлык турында хыялланмый, ул үзенә кол булдырырга тели. (Мөхәммәт Мирза)
Әгәр бу арыслан сине үз итә икән, теше-йоны коелган бүреләр хозурыңа йөгереп килер.

Күсәк күтәреп килгән дошманыңны бүрек салып сәламлиләрмени? (Вахит Имамов)


Кол булганчы көлгә әйлән – Ашларсың туган җиреңне. (Газинур Морат)

Байлык, дан-шөһрәт турында.

Эчәр су да чамасы кадәр генә булса яхшы. (Котб)
Малым бар дип, фәкыйрьне күрмәгел хур,

Сүзем кадерледер дип улма мәгърур. (Габдрәхим Утыз Имәни)


Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә син;

Бик төренмә, иртә үк артык булыр чүпрәккә син. (Габдулла Тукай)


Күп җыйсаң, байлык тирестәй исләнер, бозылыр, черер;

Сип басуга шул тиресне – җир бөтенләй яхшырыр. (Сәгыйть Сүнчәләй)


Байлыкка табыну хисен уятучы төп сәбәп – ярлылык, җитешсезлек үзе. (Мирсәй Әмир)
Байлык – бер айлык, хәерчелек, саклап тотсаң, гомер буена җитә. (Әмирхан Еники)
Акчага сүз бирелгәндә, хакыйкать эндәшми. (Әхсән Баян)
Абруйны сатып алып булмый. Дус-иштән мактатып ясаган абруйның поты бер тиен. (Миргазиян Юныс)
Бер тәхеткә ике кеше утырмый. (Мөсәгыйть Хәбибуллин)
Менгән биеклектә тору ансат түгел. Төшкән түбәнлектән чыгуы тагын да читенрәк.

Бәләкәй буйлы казый – озыннарга да өстән карый! (Шәүкәт Галиев)


Дөньяда иң кабәхәт, иң әшәке, иң пычрак нәрсә - акча, ләкин шуннан башка яшәп булмый.

Акча ул уйлата да, уйната да. (Туфан Миңнуллин)


Кешене хәерчеләр арасында хәерче булу артык кимсетми, байлар арасында хәерче булу кимсетә.

Дан иярле ат булмаса да, кайберәүләр аңа атланырга, шуның белән тормыш юлындагы барлык киртәләрне сикереп чыгарга телиләр.

Кулыңда сөяк булмаса, эт тә койрык болгамый.

Төсләр, хисләр алмашына бара,

Үрмәләгән саен өскәрәк.

Тау башында таш булсаң да күрәләр,

Ә түбәндә гөл булсаң да күрмиләр. (Фәнис Яруллин)
Олы урынга утырганнарның дуслары булмый, куштаннары гына була. (Рабит Батулла)
Мендем дип шәп атка, иярдән –

таянып сөйләшмә бөергә!

...Килмәсен беркөнне “ярыйм” дип,

чүгәләп-чүгәләп биергә! (Равил Фәйзуллин)


Бакыр акча белән генә хаклык күзен яптырып булмый. (Зиннур Мансур)
Байлыкка кызыкмау – күркәм сыйфат, әмма өстенлек түгел. Кызыкмый торып баеп булмый.

Саранның сандыгында алтын булыр,

Ятагы һәм якканы салам булыр. (Мөхәммәт Мирза)

Гаделлек һәм ялган турында


Хакыйкать бераз заман кичексә дә, һаман ачык булмый калмаячактыр. (Галимҗан Ибраһимов)
Гайбәт теле озын була, дөреслек телсез булгач. (Салих Баттал)
Дөреслек тары бөртеге чаклы булса, арттырылганы тау чаклы булыр. (Фатих Хөсни)
Дөреслекне кызып якламыйлар. (Аяз Гыйләҗов)
Дөреслекне белү, ничаклы гына авыр булса да, билгесезлектән җәфалануга караганда яхшырак. (Шәриф Хөсәенов)
Матур ялганга бөтенебез ышана.

Хаклыкны нинди генә авыр таш белән бастырып куйма, аны кубарып ташлардай көчлеләр, гайрәтлеләр табылыр. (Фәнис Яруллин)


Дөреслекне ялгыз гына эзләмиләр аны. Кайда көч, шунда хаклык. (Разил Вәлиев)
Дәшми калу – ялганның бер төре. (Камил Кәримов)
Нахак сүз – агымсу, ә хакыйкать елга төбендәге ком катламы кебек. Сулар агып китә, ә алтындай ком барыбер кала бит ул. (Вахит Имамов)
Кешене кеше итеп ике әйбер тота: ялганнан курку һәм дөреслектән курыкмау. (Галимҗан Гыйльманов)
Ялганга ышанмый халык, - күнегә генә. (Газинур Морат)
Дус һәм дошман турында.
Сүз күп булыр дөньяда тотылмаган,

Дошмансыз һичкем тыныч утырмаган. (Акмулла)


Дошман белән чуалу вә булышу – аны кыздырудыр.

Гакыллы дошманның үткен кылыч булып кискәне сизелми, әмма гакылсыз дошманныкы үтмәс кылыч булып кисүдән газаплы. (Ризаэддин Фәхреддин)


Акча барда бар да дуст шул, бар да яр;

Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр. (Габдулла Тукай)


Объективлыкны кешенең дустыннан да, дошманыннан да эзләмә. (Әхмәт Фәйзи)
Дошманны юләрсетеп карау – үз-үзеңне дә түбәнәйтү. (Габдрахман Әпсәләмов)
Әгәр дә син яхшы кеше икән,

Дус диярлек, йә, әйт, кемең бар?

Беркемең юк, - димәк, гаеп синдә,

Йөзең чытык синең, күелең тар.


Дуслар хәтер саклый – яшерә синнән,

Дошман карап әйтә күзеңә:

Үз хәлеңне чыннан белим дисәң,

Колак сал син дошман сүзенә. (Нури Арсланов)


Чүпне тышка чыгармагыз,

Тышта дус бар, дошман бар.

Безнең өй чүпле икәнен

Сизмәсеннәр дошманнар.


Йөз ел элек үлгән шагыйрьләрне беләм,

Ун ел бергә торган күршене белмим. (Гамил Афзал)


Халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне бозар өчен гади интриган булу җитә. Ә дуслаштыру, берләштерә өчен бөек акыл иясе булу кирәк. (әхсән Баянов)
Дуслыкның тәүге шарты – ике арадагы серне чишмәү. (Аяз Гыйләҗов)
Дус яктырганда, дошман кара яна.

Һәр кешегә дуска түзгәндәй түзсәк, бер дошманыбыз да булмас иде.

Кайсы кешене якыннан белгән саен ерагаясың...

Дустына хыянәт иткән – үзен югалткан. Үзенә хыянәт иткән – намусын югалткан. (шәүкәт Галиев)


Дошманнар сиңа тәм табу өчен кирәк түгел, үзеңнең кемлегеңне белеп тору өчен кирәк. (Туфан Миңнуллин)
Бүре килсә, этләр дә бит булалар дус. (Фарсель Зыятдинов)
Син уфтанма, кызып китеп,

Авыр сүзләр әйтеп салсам...

Татлы сүзләр әйтеп, утка

Салган “дуслар”ыңнан саклан! (Фирая Зыятдинова)


Дуслык буш урында була алмый, аны пакъ хисләр, рухи бергәлек, хөрмәт һәм тугрылык белән “туендырып тору” зарур. (Рашат Низамиев)
Дустың дусына син дус булмаска да мөмкин.

Дус булмасаң да, татулыкны саклау фарыз. (Мөхәммәт Мирза)


Бер ялгышның хакы күпме тора?

Мин яраткан,

Мине ташлап киткән,

Мин калдырган дуслардан сора... (Нияз Акмал)


Бүрегә куян дус түгел. (Нәбирә Гыйматдинова)

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет