Аккошлар китте. Матур көз ае



Дата04.07.2016
өлшемі45.51 Kb.
#178403
Уңыш җыелды

Аккошлар китте.

Матур көз ае –

Ноябрь җитте.

***

Салкын җилләр исә,



Тәрәзәгә чиртә.

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

***


Яратам мин

Сары төсне.

Бөтен дөнья

Алтын төсле.

***

Сары- сары, сап- сары



Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак-

Көзнең матур чаклары.

***


Урман, кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без.

***

Сары яфраклар коелды,



Җәйләр үтте, көз җитте.

Тезелешеп җыллы якка,

Күлдәге кошлар китте.

***


Көз килде, үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап- сары яфраклар

Җиргә сибелде.

***

Көз көннәре бик күңелле,



Бик күп җимешләр пешә.

Кәбестә, шалкан өлгерә,

Алмалар коелып төшә.
Гөлсем Таһирова.

Көзге байлык.

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар коелып төшә.


***

Кави Нәҗми.

Көз.

Үтте-китте матур җәйләр,



Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары,

Саргаешып киптеләр.
Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте,

Җылы якка, көньякка.


Мәүлидә Әндерҗанова.

Көз.


Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә.

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.


Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый –

Белмим, нәрсә булган.


Әхмәт Ерикәй.

Көз.


Яфрак саргайды,

Үләннәр шиңде.

Ашыкмый гына

Алтын көз килде.


Сау бул, ямьле җәй

Хушыгыз, кошлар.

Хәерле юллар

Телибез дуслар.


Габдулла Тукай.

Бу кайсы вакыт?

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана –

Бу кайчак була?


Габдулла Тукай.

Көз.


Күрәсез, дусларым, көз килде тышта,

Озак тормас килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады инде бездән кошлар,

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.


Хәйдәр Гатин.

Урырбыз икәү.

Әтием басуга барып

Иген ура көн саен.

Бик сорагач алып кайткан

Миңа да бер комбайн.
Нигәдер ул бик кечкенә

Үзенеке әнә дәү.

Әнием көлә: - Хәзер,- ди –

Урырсыз инде икәү.


Әминә Бикчәнтәева.

Көзге җил.

Көзге җил усал,

Салкын булса да.

Колак-борыннар

Бераз туңса да.


Куркытмый безне

Һичбер суык җил.

Һәрвакыт ямьле

Безнең туган ил.

Рәфис Корбанов.

Бакчалар.

Бу бакчада ни үсәме?

Бу яшелчә бакчасы.

Үсә кыяр, помидорлар,

Кәбестәләр – барчасы.


Муса Җәлил.

Көз җитте.

Киң болыннарда, Уйсу җирләрдә

Урман-кырларда. Елга күлләрдә,

Агачлар, гөлләр Көзге салкыннан

Кибеп сулдылар. Сулар туңдылар.


Көннәр суынды, Кошлар шикелле

Чишмәләр тынды. Бергә гөр килеп,

Безне калдырып, Мәктәптә укыр

Кошлар да китте. Вакытлар җитте.


***

Безнең бакчада үсә:

Редис, кыяр, кәбестә,

Шалкан, бәрәңге, кишер

Суган, борыч, чөгендер.

***
Кыш җитә.

Мәүлидә Әндерҗанова.

Урамда ак кар яуган,

Өй түбәсе агарган.

Агач ботаклары бар да

Яшел күлмәген салган.
Безнең бакчада кошлар да

Нигәдер сайрамыйлар.

Салкын икәнлекне сизеп

Җим эзләргә очмыйлар.


Нур Гайсин.

Уңыш җыелды.

Уңыш җыелды, Урамнар тулып

Аккошлар китте. Йөкләр үтәләр,

Матур көз ае - Алар дәүләткә

Сентябрь җитте. Ашлык илтәләр.


Бар да ашыга,

Тизрәк илтик, дип,

Илебезне бай,

Матур итик, дип.


Әнәс Кари.

Башак.

Башак җыйган чакта кырда,



Кечкенә Гөлми

Бер симез башак яныннан

Узды иелми.
Тук башак җирдә тик кенә

Калмады ятып.

Мыекларын селкеткәләп,

Әйтте шул вакыт:




  • Ник мине, әйбәт башакны,

Алмый китәсең?

Икмәк кадерен белмәгән

Бала икәнсең.
Мин бик тә кыйммәтле бөртек

Саф алтын кебек.

Чәчеп үстерделәр мине

Күпме көч түгеп.


Фәнис Яруллин.

Көзге табын.

Көзге табын-бай табын,

Кыяр,карбыз һәм кавын.

Телем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.


Алмалары ал төсле,

Балкып туган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.


К. Даян.


Көз.

Сары яфраклар коелды,

Җәйләр үтте, көз җитте.

Тезелешеп җылы якка

Күлдәге кошлар китте.
Усак, каен, бөдрә таллар

Яфракларын койдылар.

Чыршы белән карагайлар

Яшел көе калдылар.


Җәен дә бер, көзен дә бер

Чыршы белән карагай.

Энәләре һич коелмый

Кыш булуга карамый.


Соры куян да агара

Җиткәч суык көз көне.



Ап-ак була соры туны

Мамыктай була йоны.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет