Алтынчы китап Авыл тарихы зур. Эзләнүләр дәвам итә



бет1/15
Дата04.07.2016
өлшемі2.23 Mb.
#178343
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   15

Алтынчы китап Авыл тарихы зур. Эзләнүләр дәвам итә




ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ™ ˜ ТИРӘН ТАМЫР ЛЫ ТҮНТӘРЕМ™ ˜ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ




Алтынчы китап

Авыл тарихы зур Эзләнүләр дәвам итә

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ™ ˜ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ™ ˜ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ


Хатлар да күп нәрсәне хәл итә

Мөхтәрәм Айдар Хәлим!

Сезнең китапларыгызны укыйбыз. Кат-кат укыйбыз. “Убить империю”, “Гомеремнең ун көне”, “Минем түгәрәк имәнем”...

Никадәр энциклопедик материал! Татар язмышы турында искиткеч мәгълүмат! Эзләнүләр һәм язмышлар, уй фикерләр. Сезнең һәрбер табыш шәхсән “Айдар Хәлимнең үткен кырлы призмасы” аша үткәрелеп, анализланган булыр. Беркемгә табыну да, яраклашу да юк. Туры, үткен, зирәк, кыю, һәрнәрсәгә тәнкыйть аша карау, сатира һәм гаделлек, үз фикерегез ярылып яту, милләт өчен яну...

Мин гади бер авыл укытучысы һәм минем тарафтан Сезгә мәдхия уку Сезнең өчен хаҗәт түгелдер дип беләм. Минем боларны самими эчкерсезлек белән язуым. Сезгә хат язуның төп сәбәбе дә бар. Сезнең “Түгәрәк Имән” булган кеби, бездә дә шул имәннең ботаклары бар. Шул ботаклардагы кайчандыр шаулап утырган яфраклар бар.

Мин Түнтәр авылыннан. 1916 елда ук яшь язучы Мирхәйдәр Фәйзи Түнтәргә Ишми ишанга кунакка киләч, үзенең №6 көндәлекләр дәфтәренә болай дип язып калдырган: “Бөтен Рәсәйгә мәшһүр булган бу авылның ил дошманы булган кешесенә барып төшү һәм кунак булу ничектер мәкруһ (тыелган эш) күренгәндәй булды”.

Минем һич тә Ишми ишанны аяк астына салып таптыйсым килми. Ишмөхәммәт хәзрәт ул заманның үз патриоты булган дип уйлыйм. Ислам динен, аның гасырлар буенча сакланып килгән кануннарын фанатик рәвештә сакларга тырышкан. Ишмөхәммәт хәзрәт динебезне һәм татар халкын урыслаштыруга каршы үзенчә көрәшкән дип саныйм. Ул үзе дә ул чордагы патша Россиясенең империалистик шовинизмының, Столыпин реакциясенең корбаны булган. Ул чордагы Столыпин жандармериясе Сталин-Берия жандармериясеннән ким булмагандыр. 1905 елдагы революция биргән демократияне тартып алу көн кадагы мәсьәләсе булып торган дип саныйм. Гомер-гомергә урыс шовинистлары татар халкын урталай ярып, ике төркемгә бүлеп, берсен-икенчесенә каршы котырткан. Татарның җелеген татардан суырткан. Татар татарның башын ашаган. Ул бүген дә шулай. Бу минем фикер. Фәүзия ханым Бәйрәмованың “Заман, вакыт, вакыйга” китабын җентекләп укып чыккач та, мин шундый фикердә калдым. Хәтта Ишми ишан белән Фәүзия ханым эшчәнлегендә аналоглар да таптым шикелле. Кабатлап әйтәм, әйттем исә кайттым. Бу бары тик минем шәхси фикер. Дөрес кабул итегез: Фәүзия ханымны минем һич тә гаеплисем килми. Ул туры хатын, артыгы белән туры, җанатар туры, дөрес, искиткеч күп эшли торган кеше. Милләт өчен диюем. Аның эшчәнлегенә анализ бирү минем вазифага керми. Гафу итегез, читкәрәк тайпылдым.

Мин Түнтәр авылы тарихын туплый башладым. Шактый гына материаллар бар инде. Әмма бик күп нәрсә ачыкланмаган килеш әле. Революциягә кадәрге Түнтәрнең шактый сәүдәгәрләре, байлары, зыялы муллалары Оренбург-Уфа-Бөгелмә яклары белән тыгыз бәйләнгән булган. Мәсәлән, Сезнең “Гомеремнең ун көне” китабыгызда искә алынган Уфа миллионеры Габделлатыйф Хәкимов чыгышы белән Түнтәрдән. Сезне Уфа-Оренбург яклары һәм революциягә кадәрле бу якларда эшләгән, иҗат иткән сәүдәгәрләр, муллалар турында яхшы ук мәгълүматлы дип уйлыйм. “Түгәрәк Имәнегез”дә Оренбургта яшәп иҗат итүче Мәдинә апа Рәхимкулова иҗаты белән дә шактый киң таныштыргансыз.

Сез минем Сезгә ни сәбәпле хат язуым турында төшендегез дип беләм. Бәлки ни беләндер ярдәм итә алырсыз. Минем эзләнүләремнең юнәлеше, мине ниләр кызыксындыруы, бәлки, Сезне дә битарафлыкта калдырмас. Сез милләт җанлы әдип, публицист һәм милләт өчен актык тамчы каныгызга кадәр көрәшүче бөек каһарман!

Түнтәр авылына кагылышлы Уфа-Оренбург яклары турында миндә булган кайбер мәгълүматлар белән танышу өчен, Бөгелмә педагогия училищесы директоры булып эшләүче Әнәс Гарипович Ибраһимов белән алышкан берничә хат белән таныштырмакчы булам. Вакыт табып карап чыксагыз икән?

Ул язмаларда чагылыш тапкан кайбер кешеләрнең язмышы, Сезнең “акыл чүмечегез”нең “компьютер хәтере”нә кереп калган булуы бар. Бәлки Сез Түнтәргә кагылышлы шәхесләр турында башка ниндидер язма чыганакларда да чагылыш тапкан мәгълүматларны күрсәтә алырсыз.

Сездән бәләкәй генә мәгълүмат ала алсам да, бик шат булыр идем. Билгеле, Сезнең эшегез “муеннан” икәнен чамалыйм. Чаллыда яшәүче язучы Вахит Имамов “Татарларның Ватан сугышы” дигән китабында безнең авыл мулласы ишан Гали Сәйфуллин язмышына кагылышлы (Батырша восстаниесе чорындагы), безнең өчен бик кызыклы факт язган иде. Мин Вахит Имамовка үтенеч хаты да язып карадым. Ниндидер өстәмә мәгълүмат бирә алмыйсызмы? Гали Сәйфуллин турындагы мәгълүматны кайдан алган идегез, дип. Кызганычка каршы, бернинди хәбәр дә ала алмадым. Сез инде үпкәләмәгез, бер-ике җөмләлек кенә булса да җавап хаты сырласагыз иде.

Үзегезгә һәм гаиләгезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс төкәнмәс гайрәтле көч, иҗади уңышлар теләп калам. Сәлам белән Рәфхәт Зарипов.

25 апрель, 2002 ел. 422242, Балтач районы, Түнтәр авылы.

Тукай көннәре, Балтач. Сосна Пүчинкәсе.
Айдар Хәлим тиз арада Уфадагы «Кызыл таң» газетасының адресын җибәрде. Анда Әдибә апа Хәкимованың адресын сорарга кушкан иде. Хәкимовлар турында мәгълүматлы булмавын язган иде.
«Идегәй»дастаны белән бәйле Әдибә апага хат

450038


г.Уфа, улица Коммунаров, д 3, кв 72.

Хакимовой Адибе, тел 47-32-65.

Хөрмәтле Әдибә апа! Исәнмесез!

Бу хатны Татарстаннан Сезгә Рәфхәт Зарипов яза. Башта үзем белән таныштырыйм әле. Мин Балтач районы Түнтәр авылыннан. Элек безнең авыл Вятка губернасы Малмыж өязе Арбор волостена кергән. Мин Түнтәр авылы мәктәбендә 40 ел укытучы булып эшләдем. 1941 елда туганмын. Хәзер пенсиядә, авыл тарихын туплау һәм мәдрәсә музее оештыру белән шөгыльләнеп йөрим.

Түнтәр авылы революциягә кадәр атаклы авыл булган. Мәдрәсәле һәм сәүдәгәрләре күп булган авыл. Иң эре сәүдәгәрләрнең берсе Габделлатыйф әфәнде Хәкимов булган. Язучы Айдар Хәлим миңа Сезнең турында Әдибә апа Гадделлатыйф әфәнденең кызымы, оныгымы булырга тиеш, дип язды һәм сезнең адресны табарга ярдәм итте. Сезне 1930 елларда ук “Идегәй” дастанының кулъязма вариантларын халыктан җыйнап йөргән дип язды. Сталин репрессиясенә дә эләккән дигән иде. “Кызыл таң” газетасының актив хәбәрчесе, диде. Адресыгызны “Кызыл таң”нан җибәрделәр. Димәк, Сез шактый олы яшьтә булырга тиеш.

Шулай булса да, әгәр дә Сез чыннан да безнең Габделлатыйф абзыйның токымы булсагыз, хәтта алай булмыйча, Габделлатыйф абзый турында мәгълүматлар белсәгез, берникадар хат аша аралаша алсак яхшы булыр иде. Безнең бу материаллар авыл тарихына кертү өчен кызыклы. Сезнең тормышыгыз һәм язмышыгыз, хезмәт юлыгыз, шулай ук Габделлатыйф абзыйның һәм аның барлык туганнарының язмышы да безне кызыксындыра.

Хәзер мин Сезгә Габделлатыйф абзый турында үзебез белгән кадәр мәгълүматлар белән таныштырам. Бездә андый мәгълүматлар күп түгел, күпчелеге телдән тупланган, язмача чыганаклардан тупланганнары да бар. Мин туплаган материаллар Сезгә танышмы, чыннан да Сез белгән Габделлатыйф абзый безнең Габделлатыйф абзыймы? Аны безнең авылда Латыйф абзый дип кенә йөрткәннәр, шуңа күрә мин дә шулай язармын.

Латыйф абзый 1840 елда Түнтәрдә туган. Әтисе Габделхәким (1808-1886), әнисе Мөфлиха Тимербулат кызы (1813-1899). Икесенең дә кабер ташлары Түнтәр зиратында. Язмалары бик яхшы сакланган. Шулай ук Түнтәр зиратында Габделлатыйф абзыйның 28 яшьтә вафат булган улы Мөхәммәтгарифның (1860-1888) да кабер ташы яхшы сакланган. Кабер ташлары Габделлыйф хаҗи исеменнән куелган. Шушы ук зиратта Латыйф абзыйның энесе Мөхәммәтгалинең дә кабер ташы бар. (1859-1901) Хәким абзыйның әтисе Габделхалик абзый (1784-1888) да Түнтәр зиратында җирләнгән. Кабере билгеле түгел. 104 яшендә вафат булган. Габделхалик абзыйның әтисе Әбҗәлил, төгәлрәк Габделҗәлил (1750-...) алдагы бабайлар: Габсәләм (1712-...), Колмөхәммәт (1682-...), Үкәче..., Янгол баба. Габделхәким абзыйның Бибилатыйфа, Бибихәдичә, Бибихәнифә, Бибифатыйма, Гафифәбану, Фатыйхабану исемле кызлары да булган. Хәким абзыйның туганнары да күп булаган. Шәҗәрәнең башка тармаклары да бар. Түнтәрдәге энесе Мөхәммәтгали абзыйның оныгы (Вәли абзый улы) Вилсур Казанда яши.

Латыйф абзый Түнтәрдә, Малмыжда, Бөгелмәдә, Уфада, Оренбургта кибетләр тоткан. Гаиләсе белән даими Уфада яшәгән. Петербург белән дә элемтәдә булган. Аның Түнтәрдәге кибет бинасы бүген дә исән (ярымҗимерек). Малмыждагы кибет биналары да зур булган. Малмыжда кайсыдыр улы яшәгән булса кирәк. Алар яшәгән 3 катлы агач йорт бүген дә исән. Бөгелмәдә Шакир исемле улы яшәгән, сәүдә иткән. Бөгелмә үзәгендәге, Бөгелмәнең символы саналган, Шакир абыйның сәүдә йорты бүгенге көндә реставрациядә. Татар мәдәни үзәге булачак. Бөгелмәдәге Шакир абзыйлар яшәгән йорт та исән. Шакир абый Бөгелмәне төзекләндерү өчен мөлкәтен кызганмаган. Бүген дә “Хәкимов урманы”, “Хәкимов күле” исән. Шулай дип йөртелә дә. Шакир абый Бөгелмәдә рус-татар мәктәбе ачу өчен, татар милли мәгарифе өчен акчасын кызганмаган. Шакир абый 1905 елда Түнтәр мәдрәсәсе өчен ак таштан 17 тәрәзәле 140 квадрат метрлы уку бинасы төзеткән. Бу бина бүген дә файдалануда.

Латыйф абзый үзе дә татар милләте, мәгърифәте өчен акчасын кызганмаган. Уфаның хәзерге 4 нче җәмигъ мәчетен (ике манаралы) ул төзеткән. Үз акчасына мәдрәсә дә ачкан. Түнтәрдә 1912 елда кызыл кирпечтән 140 квадрат метрлы 14 тәрәзәле мәдрәсә өчен уку бинасы салып биргән. Ул бина бүген дә файдалануда. 1914 елда Түнтәрнең икенче агач мәчетен үз хисабына төзеткән. Бу бина исән түгел. Түнтәрнең Ишми ишаны өчен дә акчасын җәлләмәгән. 1914 елгы герман сугышында патша хөкүмәтенә зур суммада ярдәм иткән. Шакир абый да гражданнар сугышы чорында Кызыл Армия өчен ярдәмен кызганмаган. Латыйф абзый ел саен җәй көне Түнтәргә кайтып, бөтен авыл халкына зәкәт өләшә торган була. Өлкән кешеләр аны бары тик яхшы яктан гына искә алалар иде. Латыйф абзый Түнтәр кешеләрен Малмыжга, Уфага алып китеп, сәүдәгәрлек эшенә дә өйрәткән, мөстәкыйль сәүдәгәрләр дә ясаган... Әмма революция булганнан соң Латыйф абзыйның да, Шакир абыйның да гомерләре аяныч тәмамлана.

Менә кыскача шушы. Кайбер фактлар чагышып бетмәскә дә мөмкин. Алга таба хат алышсак, кайсы фактның кайдан алынганын да яза алам.

Әдибә апа! Борчыганым өчен гафу итегез. Бәлки Сезнең мин сөйләгән Латыйф абзыйга бернинди катнашыгыз да юктыр. Бәлки ул Хәкимовларның кемнәрендер беләсездер. Шуның кадәр нәсел-ырудан кем дә булса калырга тиеш. Бәлки алар турында ниндидер журналларда, газеталарда, китапларда мәгълүматлар бардыр. Нинди генә мәгълүмат булса да, тамырлары безнең авылныкы булгач, безне барысы да кызыксындыра. Әгәр дә миңа берәр төрле җавап җибәрә алсагыз, мин шат булыр идем. Сезгә һәм якыннарыгызга бик нык сәламәтлек, тынычлык теләп калам.

Олы ихтирам белән, Рәфхәт Зарипов.

1 август 2002 ел.


Әдибә апаның җавап хаты

Исәнмесез, хөрмәтле Рәфхәт туган!

Сезнең хатыгызны зур игътибар белән укыдым. Минем нәсел-нәсәбәтем арасында андый зур сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән кеше юк. Димәк, без фамилиядәшләр генә. Габделлатыйф әфәнде Хәкимов булган дигән игелекле кеше турында Сездән беренче мәртәбә ишетүем булса да, гаҗәпләнмәдем, чөнки безнең татар дөньясы андый төрле-төрле эшлекле зыялыларга бай бит ул. Аның үткән тарихы гына да татар халкының көрәшче бөек халык икәнлеген раслый. Мондый горур халыкның Алтын Урда чоры гына да нәрсә тора...

Туган айга карыйм — урак кына,

Җир юлдашын урап үткәнгә.

Димәк, тормыш һаман дәвам итә,

Берәү туып, берәү китсә дә.

Мин халкыбыз мәнфәгатен күзәтеп, ярдәм кулын сузып яшәгән кешеләргә зур рәхмәт күзлегеннән карыйм һәм Сезнең мондый эшкә алынуыгызны иң тәвәккәл йөрәкле батыр кеше дип саныйм, барыр юлларыгызга ак җәймәле көннәр телим!

Бу катлаулы мәсьәләне чишү өчен Равил Үтәбәй-Кәрими, шәркыять вә исламиять галимебез үзенең рәхимле кулларын сузар, чөнки бөек халкыбызның тарихын аңардан башка тирәнрәк белүче бар микән? Алай да сезнең Казанда яшәүче Мәхмүт Әхмәтҗанов, язучы, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы да беләдер дисәм, Сезгә ялгыш фикер җиткерү булмастыр дип беләм.

Равил Үтәбәй-Кәрими үзе Татарстаннан, ләкин ул Уфа тарихын да яхшы белә. Мәхмүт Әхмәтҗанов Башкортстаннан. Аның да белем офыгы ифрат киң, мин моны якты көн кебек күрәм, аларның икесен дә зур ихтирам итәм. Ә мин үзем “Идегәй” дастанын татар халкына мирас итеп калдырган Нигъмәт Хәким кызы, 1918 елда туганмын. Соңгы вакытта өйдән чыгып йөри алмыйм, тик редакцияләр белән телефон аркылы гына бәйләнеш-элемтә тотам, колакларым ишетми, күзләрем дә начар күрә.

Зәңгәр күкләргә карыймын

Хисләрем ташкан чакта.

Гомер кышы капка кага,

Ә күңел яшьнәү якта. Ә.Х.

Равил Үтәбәй-Кәриминең өй адресы:

Уфа, ул Энгельса, д. 3, кв 12. тел 23-09-52.

Мәхмүт Рәхимович Әхмәтҗановның өй адресы:

420061, г.Казань, ул Новаторов, д. 8, кв 62. тел 72-28-76.

Сезгә уңышлар теләп, Әдибә апа Хәкимова. 9 август, 2002 ел.
“Кызыл таң” газетасы. Бүлек мөдире

Яушев Кәрим Кәрам улына

450079, Уфа-79 ул 50 лет октября, д 13

Мөхтәрәм Кәрим Кәрамович!

Сезнең белән мин Казанда Өченче бөтендөнья татар конгрессында танышкан идем. Сезгә хат белән мөрәҗәгать итәргә теләвемне белдергән идем. Башта үзем белән таныштырыйм әле. Мин Балтач районы Түнтәр авылыннан, пенсидәге укытучы Рәфхәт Зарипов булам. Элек безнең авыл Вятка губернасы Малмыж өязе Арбор волостена кергән. Мин Түнтәр авылы мәктәбендә 40 ел укытучы булып эшләдем. 1941 елда туганмын. Хәзер авыл тарихын туплау һәм мәдрәсә музее оештыру белән шөгыльләнеп йөрим.

Түнтәр авылы революциягә кадәр атаклы авыл булган. Мәдрәсәле һәм сәүдәгәрләре күп булган авыл. Иң эре сәүдәгәрләрнең берсе Габделлатыйф әфәнде Хәкимов булган.

Башта мин Уфада яшәүче олы яшьтәге Әдибә апа Хәкимова белән элемтәгә кергән идем. Әдибә апаның адресын мин Сезнең газета аша алган идем. Әдибә апа үзе һәм аның әтисе “Идегәй” дастанын 1930 елларда ук халыктан җыйнап, халыкка кайтаруда зур эш башкарган күренекле мөхтәрәм шәхесләр икән. Мин аны Габделлатыйф әфәнденең туганы яки берәр оныгы түгелме дигән идем. Алар фамилиядәшләр генә булып чыктылар.

Мин Равил Үтәбай-Кәримигә һәм Мәхмүт Әхмәтҗановларга хат язып салдым инде. Әлегә нинди дә булса җавап алмадым. Бәлки нинди дә булса мәгълүмат ишеттерерләр. Алла боерса!

Сезгә язуымның сәбәбе шул, минем материаллардан күпмедер өзекләр алып үзегезнең газетада бер материал бирә алсагыз әйбәт булыр иде. Мин монда күп язармын, аның барысын да газетага биреп булмас. “Габделлатыйф абзый Хәкимовны белмисезме?” дигән баш астында язма бирә алсагыз, бәлки газета укучылар арасыннан кем дә булса, нинди дә булса мәгълүмат Сезнең газетага җибәрергә мөмкин. Мин инде Сезнең аша хәбәрләшеп, Сез миңа өстәмә мәгълүмат җибәрә алсагыз, мин бик шат булыр идем. Мин Сезгә бу шәхес турында үзем белгән кадәр мәгълүмат җибәрәм. Әмма миндә аның Уфадагы тормышы, эшчәнлеге, туганнары турында бернинди мәгълүмат та юк. Нинди генә хәбәр булса да, ул материал безнең авыл тарихы өчен кызыклы. “Габделлатыйф абзый Хәкимовны белмисезме?” дигән баш астында язма бирә алсагыз, ул мәкалә басылган газета санын миңа җибәрсәгез икән.

Габделлатыйф Хәкимов турында мин белгән кадәр мәгълүмат. Монда язма чыганаклардан тупланган мәгълүматлар да, телдән тупланганнары да бар.
450038, Уфа, ул Энгельса, д. 3, кв 12. тел 23-09-52.

Равил Үтәбәй-Кәримигә

Хөрмәтле Равил ага!

Бу хатны Татарстаннан Сезгә Рәфхәт Зарипов яза. Башта үзем белән таныштырыйм әле. Мин Балтач районы Түнтәр авылыннан. Элек безнең авыл Вятка губернасы Малмыж өязе Арбор волостена кергән. Мин Түнтәр авылы мәктәбендә 40 ел укытучы булып эшләдем. 1941 елда туганмын. Хәзер пенсиядә, авыл тарихын туплау һәм мәдрәсә музее оештыру белән шөгыльләнеп йөрим.

Түнтәр авылы революциягә кадәр атаклы авыл булган. Мәдрәсәле һәм сәүдәгәрләре күп булган авыл. Иң эре сәүдәгәрләрнең берсе Габделлатыйф әфәнде Хәкимов булган.

Миңа сезнең адресны Уфада яшәүче олы яшьтәге Әдибә апа Хәкимова җибәрде. Ул үзе һәм аның әтисе “Идегәй” дастаның 1930 елларда ук халыктан җыйнап, халыкка кайтаруда зур эш башкарган күренекле мөхтәрәм шәхесләр. Мин башта хат белән аңа мөрәҗәгать иткән идем. Мин аны Габделлатыйф әфәнденең туганы яки берәр оныгы түгелме дигән идем. Алар фамилиядәшләр генә булып чыктылар. Әдибә апа исә “Габделатыйф әфәнде турында Равил Үтәбәй-Кәрими белергә мөмкин. Уфа тарихын аннан да күп өйрәнүче һәм белүче юктыр” — дип язды. Һәм мин Сезгә мөрәҗәгать итеп карарга булдым.

Габделлатыйф абзый Хәкимов революциягә кадәр Уфаның шактый күренекле сәүдәгәре булган.

Хәзер мин Сезне Габделлатыйф абзый турында үзем белгән кадәр мәгълүматлар белән таныштырам. Бездә андый мәгълүматлар күп түгел, күпчелеге телдән тупланган, язмача чыганаклардан тупланганнары да бар. Аны безнең авылда Латыйф абзый дип кенә йөрткәннәр, шуңа күрә мин дә шулай язармын.

Латыйф абзый 1840 елда Түнтәрдә туган. Әтисе Габделхәким (1808-1886), әнисе Мөфлиха Тимербулат кызы (1813-1899). Икесенең дә кабер ташлары Түнтәр зиратында. Язмалары бик яхшы сакланган. Шулай ук Түнтәр зиратында Габделлатыйф абзыйның 28 яшьтә вафат булган улы Мөхәммәтгарифның (1860-1888) да кабер ташы яхшы сакланган. Кабер ташлары Габделлыйф хаҗи исеменнән куелган. Шушы ук зиратта Латыйф абзыйның энесе Мөхәммәтгалинең дә кабер ташы бар. (1859-1901) Хәким абзыйның әтисе Габделхалик абзый (1784-1888) да Түнтәр зиратында җирләнгән. Кабере билгеле түгел. 104 яшендә вафат булган. Габделхалик абзыйның әтисе Әбҗәлил, төгәлрәк Габделҗәлил (1750-...) алдагы бабайлар: Габсәләм (1712-...), Колмөхәммәт (1682-...), Үкәче..., Янгол баба. Габделхәким абзыйның Бибилатыйфа, Бибихәдичә, Бибихәнифә, Бибифатыйма, Гафифәбану, Фатыйхабану исемле кызлары да булган. Хәким абзыйның туганнары да күп булаган. Шәҗәрәнең башка тармаклары да бар. Түнтәрдәге энесе Мөхәммәтгали абзыйның оныгы (Вәли абзый улы) Вилсур Казанда яши.

Латыйф абзый Түнтәрдә, Малмыжда, Бөгелмәдә, Уфада, Оренбургта кибетләр тоткан. Гаиләсе белән даими Уфада яшәгән. Петербург белән дә элемтәдә булган. Аның Түнтәрдәге кибет бинасы бүген дә исән (ярымҗимерек). Малмыждагы бер кварталга сузылган кибет биналары бүген дә сәүдә нокталары булып тора. Малмыжда кайсыдыр улы яшәгән булса кирәк. Алар яшәгән 3 катлы агач йорт бүген дә исән. Бөгелмәдә Шакир исемле улы яшәгән, сәүдә иткән. Бөгелмә үзәгендәге, Бөгелмәнең символы саналган, Шакир абыйның сәүдә йорты бүгенге көндә реставрациядә. Татар мәдәни үзәге булачак. Бөгелмәдәге Шакир абзыйлар яшәгән йорт та исән. Шакир абый Бөгелмәне төзекләндерү өчен мөлкәтен кызганмаган. Бүген дә “Хәкимов урманы”, “Хәкимов күле” исән. Шулай дип йөртелә дә. Шакир абый Бөгелмәдә рус-татар мәктәбе ачу, татар милли мәгарифе өчен акчасын кызганмаган. Шакир абый 1905 елда Түнтәр мәдрәсәсе өчен ак таштан 17 тәрәзәле 140 квадрат метрлы уку бинасы төзеткән. Бу бина бүген дә файдалануда.

Латыйф абзый үзе дә татар милләте, мәгърифәте өчен акчасын кызганмаган. Уфаның хәзерге 4 нче җәмигъ мәчетен (ике манаралы) ул төзеткән. Үз акчасына мәдрәсә дә ачкан. Түнтәрдә 1912 елда кызыл кирпечтән 140 квадратлы 14 тәрәзәле мәдрәсә өчен уку бинасы салып биргән. Ул бина бүген дә файдалануда. 1914 елда Түнтәрнең икенче агач мәчетен үз хисабына төзеткән. Бу бина исән түгел. Түнтәрнең Ишми ишаны өчен дә акчасын җәлләмәгән. 1914 елгы герман сугышында патша хөкүмәтенә зур суммада ярдәм иткән. Шакир абый да гражданнар сугышы чорында Кызыл Армия өчен ярдәмен кызганмаган. Латыйф абзый ел саен җәй көне Түнтәргә кайтып, бөтен авыл халкына зәкәт өләшә торган була. Өлкән кешеләр аны бары тик яхшы яктан гына искә алалар иде. Латыйф абзый Түнтәр кешеләрен Малмыжга, Уфага алып китеп, сәүдәгәрлек эшенә дә өйрәткән, мөстәкыйль сәүдәгәрләр дә ясаган... Әмма революция булганнан соң Латыйф абзыйның да, Шакир абыйның да гомерләре аяныч тәмамлана.

Менә кыскача шушы.

Хөрмәтле Равил ага! Борчыганым өчен гафу итегез. Бәлки Сез Уфа тарихын өйрәнүче буларак, Габделлатыйф абзый турында, аның исән туган-тумачалары турында, ул салдырган мәдрәсә турында беләсездер? Бәлки аның турында нинди дә булса язма чыганакларда, архив материалларында искә алына торгандыр? Аның Риза Фәхретдин хәзрәтләре белән дә элемтәсе булган. Мин югарыда язган Латыйф абзыйның шәҗәрәсе дә Риза Фәхретдин тарафыннан язылып, Петербургның Көнчыгыш телләре институты мирасханәсендә саклана.

Гаяз Исхакый аның турында Мәскәүдә чыккан “Сүз” газетасының 1916 ел 14,19,2 август саннарында чыккан мәкаләсендә түбәндәгеләрне язган: “Казан газеталары фәүкелгадә (гадәттән тыш) бер зур милли хәбәр китерделәр. Уфаның һиммәтле байларыннан Гаделлатыйф хаҗи Хәкимов Казандагы Харитонов матбагасын йөз меңгә сатып алып, шул матбаганы “Өмид” белән берләштереп, дини китаплар нәшер итәр өчен ширкәт мәйданга китергән. Габделлатыйф хаҗи Уфа җәмгыяте хәйриясенә күптән түгел генә йөз мең сум иганә иткән заттыр. Габделлатыйф хаҗи Уфадагы үз мәхәлләсенең мәсҗеден, мәдрәсәсен бина иткән, бүгенге көндә үз хәрәҗаты (чыгымнары) берлән тәрбия итә торган заттыр. Габделлатыйф хаҗи Русиядә булган һәртөрле изгелек мөәссәсәләренә (оешмаларына) ярдәм итә килгән, үзе ышанган урыннарга малын кызганмый торган юмарт бер карт байдыр...”

Хөрмәтле Равил ага! Сез миңа Габделлатыйф абзый турында нәрсә дә булса хәбәр итә алсагыз яки аның турында язылган нинди дә булса чыганак күрсәтеп хәбәр бирә алсагыз мин бик шат булыр идем. Нинди генә мәгълүмат булса да, тамырлары безнең авылныкы булгач, безне барысы да кызыксындыра. Сезгә һәм якыннарыгызга бик нык сәламәтлек, тынычлык теләп калам.

Олы ихтирам белән Рәфхәт Зарипов.

10 декабрь 2002 ел.

***

Сезне һәм барлык якыннарыгызны якынлашып килүче Яңа 2003 ел белән тәбрик итәм һәм яңа елда нык сәламәтлек, иҗат уңышлары һәм көтелмәгән шатлыклар теләп калам!



***

Шушындый ук хат Казанга Мәхмүт Әхмәтҗановка җибәрелде. Әмма аннан бернинди дә хәбәр булмады

420061, г.Казань, ул Новаторов, д. 8, кв 62. тел 72-28-76.

Мәхмүт Рәхимович Әхмәтҗановка


Уфа сәүдәгәре-меценаты Түнтәрнеке

Ярар, сәламәтлегем вә кәйфиятем бик мөшкил булса да-ошбу ригаятьле-ихтирамлы гарыз–илтимас, ягъни олылау әсасында башкарылган мәктүпкә җавап бирүне инсани бурычым санап, Уфабыздагы Хәкимия мәсҗиде һәм мәдрәсәсе хакында, сүз юк, Башкортстан җөмһүрияте Үзәк дәүләт тарих архивындагы хөҗҗәт-кәгазьләргә таянып, бераз кәлам тибрәтим.

Мәгълүм булсын ки, XX гасыр башларында Уфада өч мәсҗид диндар мөселманнар ихтыяҗын канәгатьләндергән: беренче җәмигъ таш мәсҗид 1830 сәнәдә бина ителмештер (хәзерге Тукай урамында) – аны Казан губернасында Өре авылы сәүдәгәрләреннән Мирза Мөэмин Таһир углы төзеткән; икенче мәсҗид XIX гасырның сиксәненче елларында, мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилев заманында салынган (бина безнең көннәргә килеп ирешмәгән); өченче таш мәсҗид Воздвиженский урамында (хәзерге Лесопильная урамында 34 санлы йорт-Югары спорт мәктәбе) җирләшкән. Аны Троицкий шәһәре байлары бина иттергән, хосусан, имам-хатиб, мәгърифәтче Дәүләт думасы депутаты Мөхәммәтсабир хәзрәтләре әль-Хәсәнинең (1865-1924) каенатасы аеруча иҗтиһад кылган. Ниһаять, дүртенче җәмигъ мәсҗид пәйда булган. €йтеп үтим, мәхәллә халкы элекке Бекетов урамында (хәзерге Социалистик, 11нче санлы йорт) гыйбадәтханә төзү мәсьәләсенең хаҗәтлеген күрсәтеп, Уфа губерна идарәсенә 1904 елда мөрәҗәгать кыла, әмма хакимият тарафыннан ул берничә елга сузыла. Көтә-көтә көтек булгач, боз кузгала. 1906 елның 24 сентябрь тарихында Ырынбур Диния нәзарәтенә падишаһ хәзрәтләреннән уңай җавап күндерелә, мөхтәрәм зат Габделлатыйф җәнабләре Хәкимовка мәсҗид салырга изен-рөхсәт бирелә (Башкортстан Дәүләт Үзәк тарих архивы, фонд №И-295, 6нчы тасвирлама, 1341нче саклау берәмлеге). Шул ук вакытта Диния нәзарәте ошбу фәрманны матбугат сәхифәләрендә игълан итә.Указ шулай ук Эчке эшләр министрлыгының Уфа губерна идарәсенең II бүлеге, 4нче өстәле тарафыннан да теләктәшлек таба (губерна идаресенең 6807нче боерыгын күз уңында тотам).

Әйе, төзелеш сызымы, җентекләп тикшерелеп, 1906 елның 7сентябрендә тасдыйклана. Таштан салынган ике катлы, гаҗәеп мәһабәт ике манаралы бинада Хәкимия мәсҗиде тәүге адымнарын 1908елның июль аенда башлый. Имам-хатиб булып Мөхәммәтһади Фәхретдинов хезмәт итә (мәгълүмегез булсын) 1930 елларда ул мәшһүр галим-мөфти Ризаэддин бине Фәхреддин җитәкчелегендәге Мәркәз Диния нәзарәтендә казый-сәркятиб вә «Ислам мәҗәлләсе» мәҗмуга-журналы тәхрир һәяте-редакцион коллегиясе әгъзасы вазифасында хезмәт әда кыла, шомлы-дәһшәтле 1937 елның 4 апрель тарихында сәяси золымга юлыга, кулга алына, атып үтерелә, 1960 елның 23 маенда тулысынча аклана, җәсаде Уфа һава аланы юлындагы урманчылыкның сул тарафына җирләнгән гомуми чокырда булса кирәк. Шушында ук Мөхлисә абыстай Бубинның да соңны мәүкифе-тукталышы. Мөәзинлек дәрәҗәсенә Төхфәтулла Корбанов үрләтелә. Кемнәр алар? Мөхәммәтһади Фәхретдинов — Уфа губернасы Бөгелмә өязе Зәй-Каратай авылында имамәтчелек илән шөгыльләнгән. Төхфәтулла Корбанов исә, милләте буенча башкорт, Башкортстанның Дәүләкән төбәгендә хезмәт күргән. Алар Диния нәзарәте хозурында (мөфти Мөхәммәдъяр Солтанов, казый Гыйниятулла Кабакаев) имтихан тапшырганнар (Уфа губерна идарәсенең 1908 елның 3 июль 3159 фәрманы; Эчке эшләр министрлыгының 11 августтагы 6264 санлы карары, Башкортстан Үзәк дәүләт тарих архивы, 302нче фонд, 7502 тасвирлама, 9-10 битләр). Нәкъ менә ошбу галиҗанәбләр 22 ел дәвамында (1908-1930) Исламга тугры хезмәт иткәннәр, Габделлатыйф Хәкимов җитәкчелегендә шәхси әхлаклары вә гамәлләре берлән халыкны тәрбияләгәннәр. Алай гына да түгел, асыл зат Габделлатыйф бабабыз мәсҗид хозурында ир һәм кыз балалар өчен мәктәп-мәдрәсә дә ачу бәхетенә ирешкән.

Хак ки, Хәкимия мәдрәсәсендә заманының алдынгы фикерле педагог-галимнәре хезмәт күргән. Мин аларның берсен генә атап үтәм: ул тормышы һәм эшчәнлеге хәзергә бөтенләй өйрәнелмәгән, әмма Русия Шәрык Ислами мәгарифендә «Әхкяме Ислам» хезмәте аркылы тирән эз калдырган Әхмәтфазыл Әхмәткәрим углыдыр. Шул да мәгълүм булсын ки, узган елның көзендә Уфадагы Мәрьям Солтанова исемен йөрткән мәдрәсә җитәкчесе Илдар хәзрәтләре Малахов тырышлыгы әсасында ошбу 251 сәхифәдән гыйбарәт бибәһа китап Казанда нәшер ителде вә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте аны мәдрәсәләр өчен дәреслек рәвешендә тәкъдим кылды.

Хуш, Уфа мөселман җәмәгатьчелеге, Габделлатыйф бабабызның зур хезмәтләрен күз уңында тотып, 1911 вә 1913-1914 елларда аңа һәм газиз уллары Мөхәммәтнәҗиб вә Мөхәммәтшакирга шәһәрнең мактаулы ватандашы исемен бирү хакында хакимияткә мөрәҗәгать итәләр. Аларның падишаһ җанәбләренә юллаган, өч мөһер сугылган, 8974 саны илән архивта теркәлгән гаризасын асыл нөсхәдә, урыс телендә гәзит укучылар дикъкатенә тапшырам (фонд №И-295, тасвирлама 6, саклану берәмлеге 2699, 3нче сәхифә).

Мәрхәмәт - күз атсагызчы,

«Всеприсветлейший, державнейший великий государь император, самодержавец Всероссийский Николай Александрович, государь всемилостивейший!

Просят попечители (документта 12 адәм имзаланган) 4 соборной мечети г. Уфы, что на Бекетовской улице во 2 части.

Прошение

Малмыжский купец Абдуллатыйф Абдулхакимович Хакимов, живущий в г. Уфе на Бекетовской улице в своем доме в течении более чем 25 лет, принимая близко к своему сердцу насущную и неотложную нужду местного мусульманского общества г. Уфы, выстроил на свои собственные средства для безвозмездного вечного пользования двухэтажную каменную, отопляемую пригретым воздухом, соборную мечеть, двухэтажное каменное с таким же отоплением медресе (училище) на 300 человек мальчиков, с общежитиями.

Как мы думаем, что наверное безизвестно Духовному собранию, что им же Хакимовым подарена два огромных крытых железом дома под женские мектебе, один из коих стоемостью в 4000 рублей перенесен к 3 соборной мечети, и в этих мектебе в данное время обучаются грамотности около 400 человек девочек.

По достройке как мечеть, так и мектебе по дарственной записи им Хакимовым подарены в вечное и безвозмездное пользование местного мусульманского общества (вакуфными).

Кроме того Хакимов, как отзывчивый человек, делал и делает весьма крупные пожертвования, например, 2000 рублей на детские приюты, поддерживал и поддерживает разных погорельцев, приходя к ним на помощь постройкой мектебе и денежными пособиями на мечете.

Делал пожертвования на медресе Усмания, на Торговую школу и коммерческое училище.



Всевышеизложенное добродеяние А. Хакимова имеют общегосударственную пользу и значение.

Будучи признательными Г.Хакимову за такую общественную деятельность попечительство имеет честь покорнейше просить Оренбургское Магометанское Духовное Собрание благоволить войти с надлежащим ходатайством через Начальника Уфимской губернии в подлежащие Правительственные Учреждения о вознаграждении г. Абдуллатыйф Хакимова с сыновьями Мухаметназибом и Мухаметшакиром званием Потомственного Почетного Гражданина.

При сем попечительства имеет честь представить гербовую марку 1 рубль 50 копеек. О последующем попечительство просит объявить 1913 года 22 октября (фонд И-295, тасвирлама 6, саклану берəмлеге 2699).

Беренче бөтендөнья сугышы гарасатында Г.Х.Хәкимов мәхәлләләрдә акчалата ярдәм-хәйрия оештыру буенча да игелекле адымнар ясый. Мәсәлән, 1914 елның 21 октябрь тарихында, Уфа губернаторының 8 октябрь көнне биргән фатыйхасына таянып, мөселманнар Русия Кызыл Хач җәмгыятенең җирле идарәсен оештыралар. Максат - лазаретлардагы яралыларга хезмәт күрсәтү. Оештыру идарәсенең рәисе Диния нәзарәте әгъзасе Хәсәнгата Мөхәммәдов (Габәши), урынбасарлары: мәшһүр сәүдәгәр Хәсән абзый Кәрими, Фатхулла Яһудин, Мөхәммәди Чанышевлар булалар. Җәмгыяте хәйрия комитетының әгъзалары арасында безләр Гимадетдин вә Мортаза Терегулов, Шаһбасгәрәй һәм Мөхәррәм Енекеев, Габдулла Шамаси, Лотфурахман Искәндәров, Хөсәен Булгаков, Гарифулла Хәмитов кебек асыл затларны күрәбез. Аларның һәммәе белән дә Г.Х.Хәкимов уртак тел тапкан- яралыларга инсани ярдәм күрсәткән.

Әйе, 1920 еллар азагында Русиядә дәһрилек колач җәя — гыйбадәтханәләр җимерелә, дин әһелләре җисмани юк ителә. Мәгалимов Фәтхелбаян вә Адиятуллин Габделкәрим агалар әйтешенчә, 1929 елның октябрь тарихында Хәкимия мәсҗиденең мәһабәт манаралары да киселә. Алар сыкранып гөрселдәп җиргә авалар, халык исә үкси-үкси кара кайгы дәрьясына чума.

1930 елның 19 февраль тарихында, БашЦИК карары нигезендә, Хәкимия мәсҗиде ябыла. Анда төрле курслар оештырыла, 1934 елда 8 март исемендәге тегү фабрикасының клубы да була монда. Соңра Башкирэнергоның диспетчер идарәлеге дә бирегә килеп оялый. Беравык Ф.Э. Дзержинский исемендәге II баскыч татар мәктәбе дә эш күрә биредә. Беррәттән әйтеп үтим, Лагерь Тавындагы вә Мөхәммәт-Сабир хәзрәтләре әл-Хәсәни мәдрәсәләре дә яшәүдән туктый (Башкортстан Дәүләт Үзәк тарих архивы, фонд 168, тасвирлама 369, саклану берәмлеге 1).1992 елның февраль аенда Хәкимов мәсҗиде вә мәдрәсә биналары Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан мөселманнарга кайтарылды. Бүгенге көнебездә монда Камил әфәнде Сәетов җитәкчелегендәге Болгар җәмгыяте хезмәт күрмәктә.

Мәгълүмегез булсын, моннан берничә ел әүвәлән Г.Хәкимовның үз йорты фаҗигагә тарыды – шатырдатып сүтелде. Хәер, Уфада милли зыялылар белән бәйле биналарның юкка чыгарылуы гадәти хәлгә әйләнде. Мәсәлән, Ново-Мостовой урамындагы 8 (монда атаклы театр тарихчысы Хәсән ага Гобәйдуллин яшәгән, аңарга композитор Фәрит Яруллин йөргән), 10 (мәшһүр татар галиме Галимҗан Нигъмәтинең ата-анасы тереклек кичергән) һәм 12 нче йортлар (башкорт шагыйре, мәгърифәтчесе Мөхәммәтсәлим Өметбаев яшәгән йорт) соңра шундый ук фаҗигагә тарыдылар.

Әйе, могтәбәр Г.Хәкимов бөек инсаниятлеге берлән, заманындагы зыялылар илән эшлекле аралашуы (Р. Фәхретдинов, Хәйрулла ахун Госманов, Габдерәшит Ибраһимов, Г.Фәезханов һ.б.) илән олы ихтирамга лаек.

Равил Үтәбәй-Кәрими, Шәркыять вә Исламиять галиме.

«Кызыл таң» гәҗите, Уфа 23.01.2003 ел.





Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   15




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет