Америкада яшим Шул ук вакытта, минем яшьтә яңа илдә яңа тормышка күчүнең бик җиңелдән булмасын да аңлый идем. Ни тел белмим, ни үз гомеремдә машина йөртеп караганым юк, компьютер буенча да бик оста түгелмен



жүктеу 1.13 Mb.
бет1/3
Дата06.07.2016
өлшемі1.13 Mb.
  1   2   3
6.164 . Америкада яшим

Шул ук вакытта, минем яшьтә яңа илдә яңа тормышка күчүнең бик җиңелдән булмасын да аңлый идем. Ни тел белмим, ни үз гомеремдә машина йөртеп караганым юк, компьютер буенча да бик оста түгелмен... Әммә шул мәсьәләләрне ерып чыга алачагыма ышана идем.

Америкада минем иң беренче максат – анда торуны законлаштыру булды. Иң башта миңа, син, әйдә, сәяси качак бул, шуңа бик туры киләсең, диделәр. Әммә моның белән килешә алмадым: Россиядә демократик хакимият урнаштыру өчен көрәшчеләрнең берсе була торып, ничек инде мин үземне шул хакимиятнең дошманы дип игълан итим? Юк, мәйтәм, сине хакимият төрмәләрдә интектерсә дә, ул син үзең Мәскәү урамнарында яңгыр-кар астында демонстрацияләрдә, митингларда йөреп яулаган хакимият бит әле. Шуңа күрә, массакүләм юк итү кораллары өстендә эшләгән элекке совет галимләрен җәлеп итү өчен кабул ителгән АКШ законы буенча гариза бирергә булдым. Ул закон андый галимнәргә «яшел карта» алу хокукы бирә. Шуның белән син АКШта эшкә урнаша аласың, бу илдә яшәргә хаклы буласың. Әммә моның өчен син башта үзеңнең шундый галим булуыңны исбат итәргә тиешсең… Гаризаны биреп берничә көн үткәч, миңа АКШ дәүләт департаменты, Нью-Йорк Фәннәр Академиясе президенты Д.Ледерберг һәм коралсызлану буенча СССР-АКШ сөйләшүләрендәге эксперт профессор М.Мезельсон уңай рекомендацияләрен җибәрделәр. Шуларны АКШның иммиграция буенча хезмәт департаментына биргән гаризама теркәгәч, тагын 10 көн дә узмады, «яшел карта» буенча уңай җавап килде.

Тагы да күп кенә кәгазь формальлекләрне башкарып чыгарга туры килде әле. Мәсәлән, хатыным Нурия улыбыз Солтан Америкага аның үзе белән генә килергә мөмкин, дигән шарт куйды. Нишлисең, ризалаштым, Солтанны бик сагына идем.

Ничек булса булды, 1996 елның язында Солтан белән Нурия Америкага килделәр. Башта бер фатирга урнаштылар, ә бер елдан соң без аларга ике катлы аерым йорт алып бирдек. Искәндәр инде байтактан бирле Принстонда урта мәктәптә укый иде. Тагын ике елдан соң бик престижлы (һәм түләүле) Бостон университетына компьютерлар буенча укырга керде.

Зур катлаулыклар белән Нуриядан аерылып, 1997 ел азагында Гейлга өйләндем. Гейл миннән уналты яшькә яшьрәк, бик чибәр, акыллы хатын. Чыгышы белән борынгы Европа аксөякләреннән1. Ата-бабалары XVII гасыр башларында Америкага килгән англо-сакслардан. Биология фәннәре кандидаты, шул ук вакытта сәясәтне дә яхшы белә. Әнисе үз чорында Принстон мэры булган.


6.19 рәсем. Гейл белән өйләнешкән көндә. 1997 ел, 2 декабрь.

Шул арада инде инглизчәгә дә өйрәндем, машина йөртергә лицензия дә алдым. Дөрес, бу эшләр бик җиңел бирелмәде. Бөтенләй өметсезлеккә баткан чаклар да булгалады. Өстәвенә, ике еллап дәвердә туган илне сагыну нык газаплады. Боларны һәр эмигрант кичереп үткәрә инде, билгеле. Беренче елда син тел белмичә этләнәсең, аннан соң бераз аңлый башласаң да, сөйләшергә кыен була. Каты гына төшергәләп алган чаклар да булды. Шундый хәлләрне үткәннән соң гына торба очында яктылык күренә башлады.

Башта Принстон университетында, аннары Ратгерс дигән университетта эшләдем. Анысына инде үз машинам белән йөрдем. Эшем туфрактагы зарарлы химик матдәләрнең адсорбция сәләтен тикшерүдән тора иде, ул минем өчен артык катлаулы булмады, чөнки Россиядә үк инде алдынгы Америка приборларында эшләп күнеккән идем. Шулай яхшы гына эшләп йөргәндә, химик матдәләр йогынтысы белән кулларга экзема чыга башлады. Нишләмәк кирәк, һәр нәрсәнең чиге була, яшь тә инде аз түгел... Шуннан ни, фәнни эшчәнлекне туктаттым. Күп кенә тормышка ашмаган идеяләремне дә ташларга туры килде. Әммә, Вашингтондагы фәнни институтларда консультацияләр бирүне, лекцияләр укуны ташламадым. Хәер, алар әлләни күп вакыт сорамыйлар.


6.20 рәсем. Фәнни конференциядә. Пенсильвания штаты, Поконо. 1998 ел.

Шул вакытта инде мин башка өлкә – борынгы татар тарихын өйрәнү белән дә мавыга башлаган идем. Яшь чактан ук тарих фәнен яраттым, тик аның белән шөгыльләнергә вакытым аз булды. Ә монда, Принстон университеты китапханәсендә, тарих буенча китаплар бик күп. Шулар арасыннан, мәсәлән, Борис Ишболдинның «Татар тарихыннан өзекләр» дигән, инглиз телендә язылган китабын укып шаккаттым. Чөнки анда безнең татар халкы тарихы бөтенләй Россиядә яктыртылганча (яки каралтылганча) түгел иде. Авторның нәсел җепләре Мөхәммәт пәйгамбәрнең хатынының атасы Әбүбәкер белән тоташкан. Явыз Иван Казанны алгач, аның борынгы бабалары, башка кайбер татар аксөякләре белән бергә, христиан диненә күчкән. Бу китапны язганда Ишболдин АКШ университетында экономика профессоры булып эшләгән… Шуны укыгач, туктале, мәйтәм, нигә син моны уку белән генә чикләнәсең, бәлки аның белән бүтән татарларны да таныштырырга кирәктер?.. Күренекле татар тарихчысы Дамир Исхаковка шалтыраткан идем, ул да бу китап турында белә икән. Заманында Татарстан җитәкчесе С.Г. Батыев Америкага баргач, аңа да кемдер шыпырт кына шул китапны тоттырган булган. (Ул турыда миңа «Азатлык» радиосында күп еллар эшләгән Гариф Солтан сөйләгән иде.) Батыев, имеш тә, бу китапны Казан педагогия институтының бер профессорына биреп, үзе танышыр өчен генә тәрҗемә иттергән… Кыскасы, моны мин, этләнә-этләнә, күп көч һәм вакыт түгеп булса да, татарчага тәрҗемә иттем. Шуннан соң күренекле татар язучысы Мөсәгыйть Хәбибуллин белән элемтәгә кереп, аны Казанда бастырып чыгарырга килештек. Һәм ул шунда, дәүләт акчасына, бик ямьсез күренештә чыкты да. Тәрҗемәче буларак минем исемне китап башына түгел, ә техник редакторлар белән бергә иң азаккы биткә генә куеп, бик күңелне кырдылар… Шуннан соң инде мин башка бервакытта да изге эшкә хөкүмәт кешеләрен бутамаска карар иттем. Икенче юлы шул ук китапны яхшы сыйфатта итеп, урыс телендә, Казанда, үз акчама чыгарттым.

Беренче уңай тәҗрибәдән соң, борынгы татар тарихын тирәнрәк өйрәнергә булдым. Шул вакытта күренекле кытай белгече Эдуард Паркерның «Татар тарихыннан мең ел» дигән китабын күреп алып, аны өйрәнү генә түгел, ә туган халкыма билгеле итү карарына килдем. Бу китап авторның XIX гасыр азагында Кытайда судья булып хезмәт иткән чагына һәм дә борынгы Кытай язмаларына нигезләп язылган. Анда ачык рәвештә татарларның борынгы гуннарга барып тоташканы турында бәян ителә. Автор, һичшиксез, китабын тарихны тирән белүче, алдынгы белемле кешеләр өчен язган, шуңа күрә анда барлык юнәлтмәләр исем-фамилияләр белән генә бирелгән, ә чыганак исемнәре күрсәтелмәгән. Әгәр мин шул китапны тәрҗемә итәргә тотынам икән, аны шул чыганакларны тапмыйча, өйрәнмичә бүгенге укучыга илтеп җиткерә алмыйм булып чыга…

Ике елга якын миңа шул эш белән шөгыльләнергә туры килде. Барлык чыганакларга да юнәлтмәләр табып бетермәсәм дә, күбесенчә бу җитешсезлекне төзәттем булса кирәк. Тик шуннан соң гына китапны урыс теленә тәрҗемә итеп, аны шулай ук Казанда үз акчама чыгартып, Бөтендөнья Татар Иҗтимагый Үзәгенә (БТИҮ) бүләк иттем.

Шул ук Принстон университеты китапханәсендә немец галиме Отто Д.Маенхен-Гельфенның гуннар тарихы буенча фундаменталь «Гуннар дөньясы» дигән хезмәтен таптым. Бу хезмәт моңа кадәр гуннар турында язылган хезмәтләрдән үзенең фактларны, чыганакларны эзләп табып, тарихи вакыйгаларны логик рәвештә интерпретацияләве белән аерылып тора. Бу галим гуннарның төрки телле булганын һәм болгарларның бабалары икәнен күрсәткән. Өч еллап вакытымны шушы зур хезмәтне тәрҗемә итүгә сарыф иттем. Нәтиҗәдә ул Казанда, 2008 елда, урыс телендә, минем финанслау белән басылып чыкты. Аның барлык тиражын да БТИҮгә бүләк иттем.

Тора-бара француз галиме Рене Груссеның «Дала империясе» дигән зур күләмле, фундаменталь китабын тәрҗемә итәргә булдым. Бу китапта татар халкының тарихы I гасырдан башлап XVII гасырга кадәр күзәтелгән. Үземчә, мин бу хезмәтне төрки халыклар тарихына гимн дип атар идем. Бу эшем биш ел вакытымны алды, чөнки китап искиткеч күп мәгълүмәтне үз эченә алган. Вакытым әрәм булмады, ул китапның тәрҗемәсен 2012 елда Казанда бастырттым, шулай ук үз акчама. Тиражын гадәттәгечә БТИҮгә бүләк иттем. Бу китапларны таратуда дустым Илдус Садыйков нык ярдәм итте, аңа зур рәхмәтләр белдерәсем килә. Былтыр тагын татар тарихы буенча ике китап тәрҗемә итеп, үземнең интернеттагы www.mirzayanov.com сайтына куйдым, алар: «С.Ранкиман. Первая булгарская империя» һәм «Б.Шпулер. История мусульманского мира. Монгольский период.» Шул ук сайтта укучы элекке ГРУ полковнигы Исмәгыйль Әхмәтовның минем тарафтан инглиз теленнән тәрҗемә ителгән «Татарның ГРУдан качуы» дигән китабын да таба ала.

Ике оригиналь китап та язарга өлгердем. Беренчесе үз башымнан үткәннәр турында, «Вызов» дип атала, 2002 елда Казанда чыкты. Икенчесе инглиз телендә, «State secrets: the chronicle of the russian chemical weapon's program («Дәүләт серләре: Россиянең химик корал программасы хроникасы») дип атала. Монысы АКШта басылды.

Әдәби эш белән шөгыльләнүдән тыш, гадәти тормышым да дәвам итте. 1995 елның ноябрендә АКШ Сенатында химик терроризм2 буенча үткәрелгән тыңлауларда катнашып, анда үз фикерләрем белән чыгыш ясадым, сенаторларның күп сорауларына җавап бирдем. Күрәсең, чыгышым шул тыңлауларны оештырган сенатор Нанга нык ошаган: утырыш беткәч, мине бер бүлмәгә алып кереп, рәхмәтләрен белдерде һәм: «Нинди генә проблема килеп чыкмасын, туп-туры миңа әйтегез», – диде. Мин бу мөмкинлекне бервакытта да кулланмадым, мәгәр.

Бер елдан соң, АКШ Сенаты химик коралларны тыю буенча халыкара конвенцияне раслаганда, миңа да бу эштә актив катнашырга туры килде. Бик күп Америка гәзитләрендә шул турыда минем интервьюлар басылып чыкты. Мин ул конвенцияне расларга чакырдым, чөнки ул, күп кенә җитешсезлекләренә карамастан, Россиянең химик кораллар хәзинәсен юкка чыгарырга, гомумән, аның шул корал буенча эшчәнлеген контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә Сенат конвенцияне раслады. Шуннан соң миңа уннан артык сенатор рәхмәт хатлары җибәрде.

Тик шунысы һаман күңелемне борчый, – конвенция Россиянең яңа химик коралларын контроль астында тотмый. Шуңа күрә, ахыр максатларыма ирешә алмадым дип борчылам. Миңа бит, ахыр максатта, тыныч һәм имин картлык түгел, ә төп эшемнең уңышлы төгәлләнүе кирәк иде!.. Американнар минем ачык матбугатта шул коралларның химик формулаларын ачып салуыма каршы булдылар. Имеш, аларны террористлар кулланырга мөмкин. Андый мөмкинчелек, белүемчә, практик яктан нуль иде. Еллар үткәч, ниһаять, 2009 елда, өстә әйтелгән инглиз телендәге китабымда шул формулаларны урнаштырып, 1991 елда башлаган эшемне төгәлләдем дип уйлыйм. Әлбәттә, бу эшем Вашингтондагы хакимият ияләренә зур башбаштаклык булып күренгәндер. 2010 елда химик кораллар буенча Флорида штаты Орландо шәһәрендә үткәрелгән халыкара конференциядә катнашканда, АКШның бер химик гаскәрләр полковнигы ничек итеп бер яшерен утырышта минем китапның бөтен тиражын сатып алып юкка чыгарырга карар ителүен, әммә бу эшне хатыным Гейлның туктатуын сөйләгән иде. Гейл, китап басылып чыккач та, 300 данәсен төрле адреслар буенча җибәргән булган. Шуның белән Вашингтон хуҗаларының китапны юк итү планнары өзелгән…

Гаилә хәлләремә килгәндә, Искәндәр улым Бостон университетын бетереп, шушы көннәрдә Лос-Анжелес шәһәрендәге компьютер компаниясендә әйбәт кенә эшләп йөри. Кече улым Солтан медицина буенча Вестчестер университетын тәмамлады. Бу эшләрдә хатыным Гейлның ярдәме бәяләп бетергесез зур. Ул булмаса, минем аларны ничек ерып чыга алырымны күз алдына да китерүе кыен. Гейл балаларыма чын ана булып, әле булса алар турында кайгыртуын дәвам итә.




6.21 рәсем. Искәндәр Бостон университетын бетергән көндә. Бостон, 2002 ел, май.

6.22 Искәндәр һәм Султан Мирзаяновлар. Марбелла, Испания, 2014 ел.

Тагы да күңелле вакыйгалар булып узды. Лиза сеңлемнең кызы Альбина Гейлның улы Тэдка кияүгә чыкты. Инде аларның Камилә исемле кызларына 12 яшь тулып өлгерде. Лиза шул гаиләсе белән Калифорниядә, Тын Океан буендагы Сан-Диего дигән бик матур, кыш булмый торган шәһәрдә, кәрван-сарай кебек зур йортта яши.

Энем Нил озак еллар Ташкентның бер авиазаводында цех башлыгы булып эшләп пенсиягә чыккач, кызы Әдилә, аның ире Мирсадыйк Шәрипов белән бергә Америкага килеп, үзләренә бездән ерак булмаган урында аерым йорт сатып алдылар. Инде оныклары матур гына үсеп килә. Еш кына күрешеп торабыз.

Тик менә Гранит энем вакытыннан алда яман чирдән дөнья куйды. Исән чагында минем янга берничә мәртәбә килеп киткән иде. Заманында Ташкент авиазаводында цех башлыгы булган кеше… Ә кече энем Лирон Иске Кәңгештә үлгән. Китә барабыз…

Ә үзем әлегә яши бирәм. Көн аралаш я 10 чакрымга йөгерәм, я йортымдагы спорт залында төрле җиһазларда күнегүләр ясыйм. Инде ун елдан артык аракыны-виноны авызга да алган юк. Йорт кырында үләннәр үстертәм, вакытында тигезләтәм. Ару гына урманыбыз да бар, анда да эшләр җитәрлек. Теге я бу агач ава, я эре ботаклар сынып төшә, аларны тураклап, ярып, кышка камин утыны әзерлибез. Озын кышкы төннәрдә телевизордан хоккей карарга яратабыз. Каминга ягып җибәрсәң, тагы да күңеллерәк була. Җәй көннәрендә төрле илләргә сәфәргә китәбез. Барасы җирләр, киләчәккә планнар әле күп кенә…

Авылым һәм туганнарым белән бәйләнешләрем ару гына. Фәннәс1 һәм Рәиф Мирзаяновлар белән скайп аша еш аралашабыз. Регуляр рәвештә Светлана Гәрәева, Зифа апа, Флидә Сәхиповалар белэн еш кына телефон аша сөйләшеп торам. Шунда авыл халкы, бигерәк тә чордашларым Җәмил, Нәүфәс, Әнвәр, Әсгать, ЗаһитХәмит, Фәүвәадрис, Заһит хәлләре турында белешәм һәм аларның исән-саулыгына шатланам. Күршем Мәдехәт исән чакта аның белән дә бик еш аралаша идем, тик менә вакыт дигәне үзенекен итте, күршем дэ дөнья куйды. Ул, исемдәгечә, Бахразлар нәселе бетеп бара, дип зарлана иде. Әммә, шул нәселдән булган Әңгәм Сөләймәнов улы Эрнест исән әле. Хәер, ул инде Израильда тора, фамилиясы да Эпштейнга әйләнгән.

Кулланылган кыскартулар исемлеге
AAAS – American Association for the Advancement of Science and Technology – Фәнни алгарыш өчен Америка ассоциациясе.

АКШ – Америка Кушма Штатлары.

БТИҮ – Бөтендөнья Татар Ижтимагый Үзәге.

ВЛКСМ – Бөтенсоюз ленинчы коммунистик яшьлэр союзы

ВПК – Военно-промышленный комплекс – хәрби-индустрия комплексы.

ГКЧП – Государственный Комитет по Чрезвычайому Положению – Гәдәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.

ГосНИИОХТ – Государственный Союзный Научно-исследовательский Институт Органической Технологии – Органик химия һәм технологияләр Союз дәүләт фәнни-тикшеренү институты.

ГРНИИОХТ – Государственный Российский научно-исследовательский институт органической химии и технологии – Органик химия һәм технологияләр Россия дәүләт фәнни-тикшеренү институты.

ВФ ГосНИИОХТ – ГосНИИОХТ ның Волгоград филиалы.

ГУМ – Государственный Универсальный Магазин – Дәүләт универсаль магазины.

ДНК – дезокси-рибонуклеиновая кислота.

FAS – Federation of American Scientists – Америка галимнәре федерациясы.

КГБ – Комитет Государственной Безопасности – Дәүләт куркынчысызлыгы комитеты.

КПСС – Коммунистическая Партия Советсткого Союза – Советлар Союзы Коммунистлар Партиясы.

КПСС ҮК – КПСС Үзәк Комитеты.

МИТХТ им. Ломоносова – Московской институт тонкой химической технологии им. Ломоносова – Ломоносов исмендәге Мәскәү Нечкә Химик Технологиялар Институты.

НИОКР – Научно-исследовательская и опытно-конструкторская работа – Фәнни тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләр.

ПДТК – Постоянно действующая техническая комиссия – Даими рәвештә эш итүче техник комиссия.

СПИД – синдром приобретенного иммунодефицита – читтән кертелгн иммунитет житешмәү

синдромы.

ФСБ – Федеральная Служба Безопасности - Федераль куркынычсызлык хезмәте.

ФҖБ – Фәнни Җитештерү Берләшмәсе.

ЦНИВТИ – Центральный Научно-исследовательский Военно-технический Институт – Үзәк хәрби-техник фәнни-тикшеренү институты.

ЮНЕСКО – UNESCO – United Nations Educational Scientific and Cultural Organization - Организация Объединенных наций по вопросам образования, науки и культуры – Берләшкән Милләтләр Оешмасының Тәрбия, Фән һәм Культура мәсьәләләре буенча берләшмәсе.




КУШЫМТА

1.

Куранты”, 1991 елның 10 октябре



Инверсия

Матбугатыбызның хәрби-индустрия комплексы (ВПК) предприятиеләрен уңышлы конверсияләү һәм моның нинди гаҗәеп табышлар китерәчәге турында язуы күп очракта элекке чордагы “гасыр төзелешләре” турындагы шалтыравык язмаларны хәтерләтә. Ул чакта да, хәзер дә, әлбәттә, дөреслекне беркем дә тикшермәде һәм тикшерми. Якын да китермиләр, бетте-китте!

Кем тикшертми соң? – Шул ук ВПК башлыклары, аларга бит җил-яңгыр тимәде. Күпсанлы предприятиеләр һәм тикшеренү институтлары башында бит әле һаман да шул ук кодрәтле, һичбер яктан контрольгә алынмаган директорлар һәм аларның турылыклы командалары утыра. Инициатива күрсәткән өчен яисә бүтәнчә уйлаган өчен дә элеккечә үк эзәрлеклиләр.

КГБ офицерлары җитәкләгән беренче, икенче, өченче бүлекләр бүген дә хезмәткәрләрне өзлексез контрольдә тота. Койма өсләрендә шул ук чәнечкеле тимерчыбык, проходнойларда прапорщиклар, махсус прокуратура, махсус милиция, махсус суд, күндәм профкомнарда урнашкан телефон тыңлау үзәкләре, – барысы да директорларның кодрәтен тәэмин итә, һәм алар үзаллылык яисә үзенчә фикер галәмәте күрсәткән хезмәткәрне мораль яктан юк итү өчен кирәкле компроматны теләсә кайчан табарга мөмкин. Ә капкадан ук чыгарып ыргытсалар, – ул бичара инде беркайда юньле эш табалмаячак, аны ичмаса чит илгә дә чыгармыйлар, чөнки серләрне белүче кеше...

КГБга В.Бакатин килгәннән соң да ВПК предприятиеләрендә эшләүчеләрнең хәле үзгәрмәде, үзгәрер сыман да түгел. Мин моны үзем эшләгән, Мәскәүнең үзәгендә диярлек урнашкан “почта тартмасы” мисалында әйтәм. Беркатлы мәскәүлеләр аның үзләрен уннарча ел буе чып-чын агулы матдәләр белән төтәсләп торуын, әле бүген дә үлем куркынычлы объект булуын белмиләр, һәм аның бөтен сере дә шунда... Көнбатыш өчен исә... – Би-би-си радиостанциясе 1967 елның көзендә шушы “тартма”ның “Дружба” клубында абстракционист рәссамнарның СССРда беренче күргәзмәсе үткәрелү уңаеннан аны “үлем фабрикасы” дип атаган иде...

1990 ел азагында, үзгәртеп коруның алтынчы елында, химик коралны тыю турында конвенция инде әзерләнеп беткән, АКШ һәм башка илләр аны җитештерүне туктаткан, матбугатта ВПКны конверсияләү турында шау-шу купкан бер вакытта, безнең директор В.Петрунин: “Капитализмның асылы үзгәрмәде, потенциаль дошманыбыз элеккечә калды, шуңа күрә без оборона куәтен арытаба да ныгытырга бурычлыбыз”, – дип белдерде.

Ул үзе генә шулай уйлый дип санар дәрәҗәдә беркатлы түгелмен. Юк, андыйлар, – дисциплинага күнеккән халык, түрәсенең авызына карап тора. Үзенчәлекле бер мисал. – Элекке предприятие җитәкчесе, бер ярымпродуктны берничек тә ясап җиткереп булмагач, кул астындагы барлык хезмәткәрләрне, шул исәптән фән кандидатларын, ул нәрсәне лаборатория колбаларында синтезларга мәҗбүр иткән диләр. Коллар эшләсен... Һәм ни дисез, – берничә ай эчендә алар индустриаль корылмадан бер-ике көндә чыгарга тиешле күләмне синтезлап та биргән. Ә директорга дан! “Уңыш”ка нинди юл белән ирешелгәнне кем анда өстә тикшереп торсын?..

Аның Мәскәүдә дә шәп даннар казануы бер дә гаҗәп түгел. Төрлечә итеп “конверсия” сыман күз буявычлар ясады, “хуҗалык исәбе, үзфинанслау” турында матур сүзләр сөйләде, хәттә укытулар оештырды, ләкин “капитализмның ерткыч табигатен” исендә нык тотты. Шул ук вакытта Женевада сөйләшүләр бара иде инде, Чапаевск янында химик коралны юк итү заводы төзелә иде (аңа дәүләт 300 миллион сумнан артык түкте), анысы ахыр чиктә, шәһәр халкының күмәк чыгышларыннан соң, элементар куркынычсызлыкны тәэмин итми, дип яптырылды. Тик шундый зур исрафлар өчен дә ни директорның, ни югарырак җитәкчеләрнең башыннан бер бөртек чәч тә төшмәде. Ә ни өчен? Алар бит бүтән линияне, ВПКның әнә шул “ерткыч табигатьне” авызлыклауга юнәлтелгән линиясен туры тоттылар. Химик коралның камилрәк яңа төре әзерләнеп ятты, аны экологик яктан иң яман бер районда ачык полигонда натурада сынаулар үткәрелде...

Ниһаять уңышка ирешелде, һәм быел апрель аенда директор һәм аның кул астындагы башлыклар Ленин премияләре алдылар. ВПК батырларын складларда яткан 70 мең тоннадан артык агулавыч матдәнең коточкыч куркынычлар белән янавы борчымый, ә дәүләт аларны юк итүне хәерчелеге аркасында финанслый алмый. Агуларның бу гасырда юк ителүе бик икеле. Хәер, Көнбатышка өмет бар әле. Бәлки булышыр.

ВПК эшкуарлары хәзер Көнбатышны нык “үзләштерә” башладылар, монда исә үзләренең үтә серле зат булуларыннан да тарсынмыйлар, чөнки беләләр: серлелек режимы – коллар өчен, шуларны куркытып һәм буйсындырып тоту өчен. Ә үзләре АКШка, Англиягә, ГФРга һәм башка илләргә командировкаларга иркенләп йөриләр. Бу факт үзе генә берни дә тормас иде, әгәр дә без ВПК һәм аның вәкилләренең чын йөзен белмәсәк. Юк, Көнбатышка белгечләр йөрми, белгечләрнең, кагыйдә буларак, аерым ышанычлары юк, – директор һәм аның якын даирәсе йөри, ә аларны нинди дә булса белгеч дип фаразлавы да кыен... Женева сөйләшүләренә дә шундый ук персоналар бара, көнбатыш партерларның башын тагы да бер тапкыр бутарга тырышып. Хәер, минемчә, анда инде кем белән эш итүләрен яхшы беләләр. Директор үзе КПССның райком бюросы әгъзасы, өзлексез партком әгъзасы булган кеше, хәзер партиядән чыкты, аңа бүген шулай отышлырак. Ә бит бер-ике ай элек кенә әле, партиядән чыккан лаборатория башлыкларын җыеп, “сатлыклар” дип сүккән иде! Парткомга “тәрбия эше” хакына бушлай транспорт, бина һәм башкалар бирү турындагы боерыгы да демонстратив төстә сөмсезлек күрсәтү булды.

Чын патриот сыман кыланып, безнең директор теләсә нинди этлеккә дә барырга мөмкин. Менә бер характерлы очрак, мин аңа үзем 1988 елда юлыктым. Ул чакта әле эшләп торган бер заводта мин атмосферага һәм юынты суларга химик матдәләр ташлауның нормадан йөз тапкырдан күбрәк ашып китүен, аларның исә халык тыгыз яшәгән районда туплана баруын ачыкладым. Һәм, ни дисез, – директор миңа ул турыда югары җитәкчелеккә хәбәр итүне тыйды...

Шулай булгач, нәрсә дип без ничәмә тапкырлар Көнбатышның башын катырабыз? ВПКның чын җитәкчелеге бит аның предприятиеләрендә утыра, ә алар, директорлар һәм аларның күпсанлы яраннары, конверсияне теләмиләр, чынлыкта үз сәгатьләрен көтеп вакыт сузалар. Химиядә “инверсия” дигән термин бар, – бер үк матдәнең, химик формуласын үзгәртмичә, бер формадан икенчегә күчүен аңлата. Бу күренешне махсус приборлар белән генә ачыкларга мөмкин. Инверсия дигән ул нәрсә кайтмалы да булырга мөмкин... Хәзерге бу “конверсия” белән дә шундый ук хәлләр түгел микән соң?..

Әгәр бәхеткә каршы башкача булса, мөгаен, конверсия белән маташу – ВПКны әкренләп югары җитәкчелек тарафыннан приватизацияләүгә әзерлек булып торадыр. Мондый фикергә шундый бер факт этәрә, – шушы көннәрдә безнең предприятиенең гаражына Нефтехимия индустриясе министрлыгы 8 өр-яңа “Мерседес” кайтарып кертте, һәм шуның икесе безнең директорга бирелде. Ә бит шул ук вакытта илебездә азык-төлек һәм дарулар алырга да акча юк, химия индустриясе үзе импорт чималы җитешмәү аркасында тирән кризиста утыра...

Күпме түзәрбез икән боларга?



В.Мирзаянов,
химия фәннәре докторы

2.

ГРНИИОХТда “КӨФЕРЛӘР АУЛАУ”

1991 елның 13 ноябрендә 45нче подразделениедә булып узган җыелышта шундый карар чыгарылды: “Җитәкче фәнни хезмәткәр вазифасын бетерергә, ә химия фәннәре докторы В.С.Мирзаяновны, шул вазифаны биләп торган хезмәткәр буларак, үзен эшкә урнаштыру мәсьәләсен хәл итү өчен дирекция карамагына җибәрергә”.

Шулай итеп, уңайсызлардан арыну буенча тагын бер адым ясалды. Хәер, тәртип белән сөйлик әле.

1990 елның 5 маенда ук 11нче бүлек башлыгы Вил Солтанович КПСС сафларыннан чыгарга җөрьәт итте, чыгу турында гаризасында партиянең җинаятьчел асылын шактый ямьсез рәвештә бәяләде. Менә шуннан башланды да инде. Тоталитар системага һәм үз-үзенә тугры хезмәт итүче администрация шундый денсезлекне җәзасыз калдырамы соң?! Юк инде!.. Һәм тиздән, 1990 елның 28 июнендә, Мирзаянов җитәкләгән бүлекне үзгәртеп кору турында № 531 боерык чыкты, ә шул ук елның 13 августында гөнаһлы башлыкны 45нче бүлеккә җитәкче фәнни хезмәткәр вазифаларын башкаручы итеп урнаштыру турында тагын бер, № 664 карар дөньяга туды. Арытаба, ни сәбәптер, аны 20нче бүлеккә күчерү турында боерык чыкты (№ 129, 21.02.91). Аннан соң, безгә билгесез рәвештә, 1991 елның 30 апрелендә, соңгы боерык бүтәне (№ 332) белән алыштырылды. Нәтиҗәдә, озак җәфалардан соң, В.С.Мирзаянов 45нче подразделениегә кире кайтарылды, аның җитәкчесе Ю.В.Скрипкин “эшкә урнаштыру” рәвешендә аны кыскартылачак хезмәткәрләр исемлегенә кертте. Тик ничектер Вил Солтанович кыскартылудан котылып калды.

Мөгаен, монда август вакыйгалары шактый роль уйнагандыр. Ләкин администрация, ул вакыйгалар шаукымыннан айнып алгач та, үзенең “яраткан дустын” тагын тынгысызлый башлады. Чөнки ул бит әле, җитмәсә, хәбәр чараларында администрация адресына тәнкыйтьләр белән чыгарга да кыюлык иткән кеше!.. Аннары исә иң “изге” нәрсәгә – хакимияткә ясканды: В.Г.Агуреев белән бергә предприятиене Россия юрисдикциясенә тапшыру формасы буенча администрация гамәлләренең законлылыгы турында консультация алу, шулай ашыгыч тапшыруның чыннан да предприятиене финанс һәлакәтеннән коткара алуын тикшерү өчен РСФСР Индустрия министрлыгына барып кайтты. Һәм шунда инде безнең данлы җитәкчелекнең түземе төкәнде. (Бу эш Россия законнарын бозу юлы белән бик уңайлы контрактка кул куеп, үзен-үзе тагын директор итеп билгеләтү өчен эшләнгән иде.)

Һәм менә (дирекция йөкләмәсе буенчамы?), әлеге җыелыш үткәрелде. Утызынчы еллардагы “бөтенхалык хөкеме” рухында чираттагы фарс уйналды. (Тыныч йоклагыз, Иосиф Виссарионович! Сез нигез салган традицияләр чыннан да үлемсез, һәм уңайсыз кешеләрдән “халык ихтыяры” белән арынырга сездән өйрәнгән В.А.Петрунин, Ю.В.Скрипкин кебек коммунистлар түрә булып утырганда әле бик озак яшәрләр!

Менә шундый хәлләр. Һәм болар барысы да 1937 елда түгел, ә кичә генә, 1991 елда, “посткоммунистик” дип аталган чорда булып ята! Шунысына да игътибар итегез, – гади фәнни хезмәткәргә генә түгел, ә иң югары квалификацияле фәнни хезмәткәргә, микроконцентрацияләр анализы (экология) белгеченә, һөнәри белемнәре предприятиебез өчен бик тә мөһим булган кешегә каныгалар!

Шулай итеп, эшче һәм галим әфәнделәре, чиратта кем? Арытаба да таптыйбызмы, яисә предприятиебездә профессиональ белгечне, тоталитар-мафиоз системага каршы беренчеләрдән булып көрәшә башлаучыны яклардай, сүз иреген буарга ирек куймастай кешеләр табылырмы? БЕЗ, ШУЛАЙ ДА, БЕРНИГӘ КАРАМАСТАН, КОММУНИСТЛАР ҺӘМ НОМЕНКЛАТУРА ДӘВЕРЕ ҮТТЕ ДИП САНЫЙБЫЗ!

3. “Московские новости”, 1992 елның 16 сентябре



АГУЛАНГАН СӘЯСӘТ

Хәзер киң билгеле булганча, Мәскәүдә уннарча ел өзлексез Химик Корал ясала. Дөрес, бу эшне кайчакта ипләп кенә Агулавыч Матдәләр ясау гына итеп күрсәтергә маташалар, һәм, имеш тә, аларны безнең илдән читтәге ерак сугыш кырларында гына куллану ният ителә. Баштан ук искәртергә телибез, – бездә агулавыч булмаган андый матдәләр күп җитештерелде инде: кораллы көчләргә иңдерелгәннәр яисә күп чакта иңдерелмәгәннәр (шыпырт кына тәҗрибә партияләрендә торалар), һәм, шул ук вакытта, аеруча куркынычлы нәрсәләр. Анысы исә шуның белән раслана, – “химик коралны тыю буенча халыкара сөйләшүләр” дип аталган, чит илләргә еш йөрүче башлыкларыбыз бик ярата торган күпьеллык үт сыткычларда ул матдәләр тулы хокуклы бәхәс объекты булып торалар.

Үткәнне гаепләү булмасын, әмма совет галимнәренең 1982 елның 8 май белдерүен искә төшерик әле: “1925 елгы Женева беркетмәсен төгәл үтәп, СССР беркайчан һәм беркайда химик корал кулланмады һәм аны бүтән илләргә тапшырмады”. – Кулланды, тик үзебезнең сугыш кырларында. Соңгы тапкыр бу 1989 елның язында Тбилисидә булды, анда “си-эс” газы үзенең шактый нәтиҗәле булуын күрсәтте. 1991 елның августында Ак Йортны төтәсләргә дә җыенганнар иде. Хәер, корал – корал инде, ә сәяси яктан без һәрвакыт саф булырга тырыштык. 1982 елның апрелендә үк әле БЕРӘҮ “Шпигель”дә: “Советлар Союзы химик корал эскалациясенә шундый ук эскалация белән җавап бирүгә мохтаҗ түгел”, – дип белдергән иде. Бу яңа, бинар химик корал төрен әзерләү һәм җитештерү буенча Америка программасына рәсми җавап иде. Ә ун елдан соң БЕРӘҮ, Женевадагы чираттагы очрашудан соң: “1987 елда без агулавыч матдәләр җитештерүне тулысынча туктаттык”, – дип белдерде (“Известия”, 1992 елның 27 августы).

Ни дисең, – барысы да гуманизмга һәм аек акылга гимн сыман яңгырый. Ә хәзер прозага күчик, – безнең пычрак чынбарлыкны ансыз гына бәян итеп булмас...

Органик химия һәм технология Союз дәүләт фәнни тикшеренү институтында (ГСНИИОХТ) яңа агулавыч матдә ясалды. Мәкерлеге (“сугышчан характеристикалары”) буенча ул билгеле VX матдәсен дә уздыра: аның белән агуланганнан соң терелү асылда мөмкин түгел. Һәрхәлдә, кайчан да булса бу агуга тарыган кешеләр бөтенләйгә эшкә яраксыз инвалид булып калдылар. Шул яңа агулавыч матдә нигезендә инде үз бинар коралыбыз да әзерләнде. Әзерләнеп кенә дә калмады, индустриаль партиясен чыгару да уңышлы төгәлләнде. Ә шуннан соң бит инде аны ясауда катнашучылар (һәм катнашмаучылар) бүләкләнә... Безнең геройларга да дипломнар һәм Ленин премиясе лауреаты значоклары тапшырылды. 1991 елның язында яңа агулавыч матдәнең индустриаль партиясе чыгарылгач президент М.Горбачев үзе тапшырды.

Шуңа кадәр ул инде үзенә үлемсезлек яулау өчен барысын да эшләп өлгерде, – химик корал буенча киң билгеле “Буш-Горбачев” килешүенә кул куеп, тынычлык буенча Нобель премиясе лауреаты булуга иреште. Ленин премиясен алган теге иң күренекле ике кешене дә искәреп үтик, – ГСНИИОХТ директоры В.Петрунин һәм химия гаскәрләре башлыгы урынбасары БЕРӘҮ (анысы “елышкан” кеше, чын авторларны исә әйтмибез, – шундый эш, ни дисәң дә). Мәгәр, алай гына да бетмәде. Агымдагы 1992 елның беренче кварталында яңа бинар агулавычны полигонда сынау да төгәлләнде. Бу “яктыртылган” Шиханнарда түгел (Америка юлдашларыннан качу бик мәшәкатьле була башлаган иде), ә Нөкес шәһәре янында Үстюрт платосында урнашкан химик полигонда эшләнде. Корреспондентлар анда хәтта, бөтенләй очраклы гына, химия гаскәрләре башлыгы С.Петровны очратып, аның фосфорлы агулавыч матдәләр – зарин, зоман һәм VX турында очракка килешле сүзләрен тыңладылар, ул нәрсәләр, әлбәттә, үткән-беткән, ә яңа агулавыч матдә турында сүз булмады (“Труд”, 1992 елның 15 апреле). Һәм монда “Россиядә кем хуҗа?” дигән мәңгелек темага уйланып алмыйча булмый... Яңа агулавыч матдәнең беренче индустриаль партиясе Волгоградта чыгарылды, ә Ленин премиясен Мәскәүдә, без Борис Ельцинны беренче президент итеп сайлаганчы ук бирделәр. Ләкин агулавыч матдәне кырда сынауларны химик гаскәрләр ул сайлангач һәм 1992 елның 29 январенда аның киң билгеле булган: “Россия АКШ белән 1990 елда кул куелган химик корал җитештермәү һәм аны юк итү турындагы килешүгә тугрылык саклый”, – дигән белдерүе чыккач үткәрде. Әйтергә кирәк, сынаулар бүтән дәүләттә үткәрелде, һәм бу турыда ул дәүләтнең президенты Ислам Кәримов белгән дип әйтә алмыйбыз.

Химик корал ясау эшләрен туктату игълан ителгәч һәм аның иң куәтле төрен сынаулар төгәлләнгәч узган биш елыбызның хәсрәтле йомгаклары әнә шундый. Хәзер безнең казанышыбыз бар: Россия бинары Американыкыннан көчлерәк булып чыкты. Шуннан нәрсә?

ГСНИИОХТның сүзмә-сүз мәскәүлеләрне агулавыннан башлыйк. Чөнки бу институтның чынлыкта вентиляция фильтрлары юк, һәм парга әйләнгән агулы матдәләр туп-туры Мәскәү һавасына оча. ГСНИИОХТ бүгенгә тикле эш алып бара торган заманча фосфорлы агулы матдәләрне дегазацияләү кайбер серле диссертацияләрдә язылганча ук нәтиҗәле түгел. Белешмәләр ачык күрсәткәнчә, яңа агулавыч матдәләрне дә, электән билгеле зарин, зоман, VX кебекләрне дә азаккача дегазацияләп булмый. Бик аз, ләкин хәвефле концентрацияләр кимәлендә алар дегазация эремәләрендә атналар, айлар буе “яшиләр”. Мәскәүлеләр өстенә көн саен әнә шул агыла. Әйткәндәй, калдыкларны ГСНИИОХТда кабул ителгәнчә утильләштерү эшче персонал өчен дә, моңа бөтенләй катнашсыз гражданнар өчен дә хәвефле. Алар ачык һавада торган мичкәләрдә саклана, аннары тимер юл буйлап гади йөк рәвешендә Шиханнарга (Сарытау өлкәсенә) ташыла, анда да мичкәләрне ачык кырда казылган бер чокырга аударып кына ташлыйлар. Шарашканың тирәнрәк тарихын искә алу да зыян итмәс. Эш шунда ки, ГСНИИОХТның бөтен бик зур территориясе сүзмә-сүз иприт тибындагы агулавыч матдә белән шакшыланып беткән. Барлык калдыкларны, агулы матдәләрнең үзләрен дә, туп-туры җиргә түккәннәр, кая туры килсә шунда күмгәннәр. Ә бит ул матдәләр туфракта билгесез дәвер саклана, явым-төшемнәр аркылы әкренләп грунт суларына күчә, һаман тирәнгәрәк төшә. Зур ихтимал белән әйткәндә, мондагы артезиан сулары да агулы. Мәсәлән, суны институт территориясендәге артезиан коесыннан ала торган 7нче корпусның суүткәргеч суына хроматографик анализ структур яктан ипритка якын торган күкертле һәм хлорлы матдәләрнең тулы букетын күрсәтте. Институт җитәкчелеге моны бик яхшы белә, шуңа күрә территориядә җир эшләре хәрби операция кимәлендә үткәрелә, хәттә противогаз кулланалар. Әммә барысы яшереп тотыла.

1990 елда ГСНИИОХТга Моссовет рәисенең беренче урынбасары килгән иде: тәҗрибә тычканнарына ушы китте, һәртөрле ярдәмнәр вәгъдә итте һәм сүзендә торды. Ләкин шунысы бик аптыраш, – нишләп соң мәскәүлеләр сайлаган С.Станкевич, химик корал ясау буенча дөньяда иң зур оешмага килгәч, шул вакытта складта сакланган үтергеч матдәләрнең күләме белән кызыксынмады?! Гадәттә алар монда 8-10 килограммнан ким түгел, һәм әгәр институтта янгын яисә башка шундый афат була калса, ул күләм Мәскәүгә генә җитәрлек... Чернобыльдән соң дүртенче ел барганда...

Берничә ел элек БЕРӘҮ Чапаевск халкы алдында, химик коралны юк итү заводының барлык газсыман калдыклары махсус фильтрлар аша үтәчәк, дип антлар иткән иде. Моңа ышанмаган халыкның исә үткен акылына һәм үз-үзен саклау инстинктына сокланырга гына кала... Алар хаклы булып чыкты: ГСНИИОХТ ул фильтрларны проектка да кертмәгән булган икән...

Химик коралсыз дөньяга юлны без әнә шулай хурлыклы башладык. Ә аны үзебезнең “газиз” ВПК “рәхмәте” белән булдырган идек... Искене юк итү урынына, алар яңа корал ясарга керештеләр, һәм бу эш аларга күпкә җиңелрәк булып чыкты. ВПКның хәрби-химик тармагының чын хуҗалары – генераллар һәм директорлар үз эшләрендә торгынлыкка юл куймаска охшый. Шуңа күрә, россиялеләрнең химик коралны юк итү эшен шуны ук ясаучыларга тапшырырга һичбер нигезләре юк. Монда әле БЕРӘҮнең шул эшкә доллар ярдәме сорап океан артына барып кайтуы турында да тирән уйланырга кирәктер. Хәрби-химик тармакның хурлыклы тарихын исәпкә алсак, Россиягә АКШ химик коралны юк итү өчен бер тапкырда биргән 25 млн долларны бүтән эшкә – ВПКны батырмый саклауга, шул исәптән химик коралның яңа төрләрен ясау һәм камилләштерү эшләрен дәвам итүгә тотарлар ахырсы дип тә әйтергә мөмкин. Ә күптән түгел россиялеләрне Президент каршындагы Химик һәм биологик коралның конвенциональ проблемалары комитетына җитәкче итеп А.Кунцевичны – гади совет кешесен, Хезмәт Героен раслау белән дә сөендерделәр...

* * *


Безнең язмаларның герое бар, – ул генерал, ГСНИИОХТда химик корал аның өчен эшләнде, ул 1982 елда Американың бинар корал эскалациясенә җавап бирмәскә вәгъдә иткән, безне 1987 елдан алып агулавыч матдәләр җитештерү туктатылды дип ышандырган белгеч, ә 1991 елда дөньяда иң куәтле бинар химик корал ясаган өчен Ленин премиясе алган кеше, Чапаевск халкын химик коралны юк итү заводы буенча алдаган түрә, һәм ниһаять, химия эшләрен дәвам итү өчен АКШтан долларлар алып кайткан сәясәтче. Менә белегез, ул – академик һәм герой, генерал һәм лауреат А.Кунцевич.

Һәм аның яңа посты – ялгыш түгел, ә Системаны яңадан торгызу булып тора. Моны һәркем белергә һәм истә тотарга тиеш.


  1   2   3


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет