Арча районы Наласа төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Рәшит кызы Шагисламованың тәҗрибәсеннән



жүктеу 96.31 Kb.
Дата04.07.2016
өлшемі96.31 Kb.
Арча районы Наласа төп гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гөлназ Рәшит кызы Шагисламованың тәҗрибәсеннән

Тамчы- шоу” уены



1 команданың исеме “ Татар яшьләре”
Девиз: Әби – бабай йоласын

Онытмый саклап килдек.

Бездә зур өмет – хыяллар,

Максатлар бик күп дидек.

Без бит татар яшләре –

Татарның киләчәге.


Визит карточкасы:
Искәндәр: Мин Сабирҗанов Искәндәр –

Команда капитаны.

Җиңелмичә бу ярышта

Яклыйк команда данын.


Фаяз: Нәҗметдинов Фаяз мин,

Беләсезме һәммәгез?

Бар фәннән дә бик көчле мин

Җиңеп чыгыйк, әйдәгез.


Тәслия: Мин Минимуллина Тәслия –

Команданың терәге.

Дөреслекне яратам мин

Хаклык - минем теләгем.


Рәмзил: Команданың чын егете,

Ярышларда мин гадел.

Танышыгыз минем белән

Мин – Халиуллин Рәмзил.


Ләйлә: Минем чират танышырга,

Мин – Касыймова Ләйлә.

Һәрбер эшне булдырам мин,

Җиңү яулыйсы килә.


Илназ: Мин Шәрәфиев Илназ булам,

Сынатмыйм бер эштә.

Ярышларда мин беренче,

Җиңелмимен һич тә.


Фаяз: “Тамчы – шоу”да ярышабыз

Командага бүленеп.

Жюри дөрес бәяләсен

Безнең уңышны күреп.




2 команданың исеме: “Тукай оныклары”
Девиз: Халкым бер тумыш көндә дә

Тукаен онытмаган.

Без – Туган телдән туганнар,

Без – Тукай оныклары.


Раилә: Безнең командабызда

3 кыз , 3 малай.

Барыбыз да бик тырышлар,

Тәртипсез дә түгел алай.


Салават: Команданың капитаны –

Раилә Яппарова.

Аның белән разведкага

Курыкмый барып була.


Наилә: Газинурыбыз бигрәк уңган

Бар эшне дә булдыра.

Ул ясаган һәрбер рәсем

Бәйгедә җиңеп чыга.


Рәис: Бик тә уңган кызларыбыз

Бәйләргә дә, чигәргә.

Ләйләнең осталыгына

Тиңнәр дә юк җитәргә.


Ләйлә: Салаватыбыз оста җырчы,

Ә Наиләбез – биюче.

Рәисебез – шигырьләрне

Матур итеп сөйләүче.


Газинур: Хөрмәтле жюриебызга да

Бар бездән изге теләк:

Очколарны бутамагыз,

Гадел булу бик кирәк.

1 нче тур
А.Б. Уенга кереп китү өчен, җылыну өчен җиңел сораулар. ( Командаларга

чиратлап сорау бирелә )


1. Тукай сүзләренә язылган 5 җырны атагыз. ( “ Бала белән күбәләк”, “ Пар

ат”, “Бәйрәм бүген”, “Туган тел”, “ Туган авыл”)

2. Тукайның балалар өчен язылган 10 шигырен әйтегез. ( “Таз”, “Чыршы”,

”Гали белән кәҗә”, “Сабыйга”, “Карлыгач”, “Кызыклы шәкерт”, “Ак

бабай”, “ Бичара куян”, “Шаян песи”, “ Безнең гаилә” )

3. Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре. ( “ Туган тел”)

4. Тукайның авыл турындагы шигыре. ( “ Туган авыл”)

5. Казан ханбикәсе ( Сөембикә)

6. Татарстанның 1 нче президенты. ( М.Ш.Шәймиев )

7. “Тукай” романының авторы. ( Әхмәт Фәйзи )

8. Тукайның туган елы ( 1886 ел )

9. Тукайның автобиографик әсәренең исеме (“ Исемдә калганнар”)

10. Шагыйрьнең әти - әнисенең исеме ( Мөхәммәтгариф – Мәмдүдә)

11. Өчиледә нәни Габдулла кем кулына эләгә?

( Бабасы Зиннәтулланың ишле гаиләсенә)

12. “Шүрәле” поэмасында кайсы авыл турында сүз бара? ( Кырлай)

13. Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырендәге геройларны әйтегез.

( Бала , күбәләк)

14. “ Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә...”

Өзек кайсы шигырдән алынган? ( “Кызыклы шәкерт”)

15. Усал карчыкның исеме. ( Шәрифә )

16. Дәвам итегез: “ Печән базары...

(“ Печән базары яхуд яңа Кисекбаш”)


II тур Игътибарлылык бәйгесе.

Бу турда балаларга укучыларга рәсемнәр күрсәтелә. Шул рәсемнәрдән чыгып алып баручы төрле сораулар бирә.

А.Б. - 3 нче рәсемдә ничә ябалак сурәтләнгән? ( 4 )

- 1 нче рәсемдәге малайның күлмәге нинди төстә? ( кызыл )


III тур Әсәрне беләсеңме?

А.Б. 2 командага да өй эшенә Габдулла Тукайның “ Исемдә калганнар”

автобиографик әсәре бирелгән иде. Хәзер шул әсәр буенча сораулар

яңгырар. Җавапларыгызны төгәл һәм тулы итеп бирергә тырышыгыз.

1. “ Исемдә калганнар” әсәре ничек башланып китә?

2. Әтисе Габдулла күпмелек вакытта үлеп киткән? ( 5 айлык )

3. Әнисе Габдулланы авылдагы бер карчыкка вакытлыча асрамага бирә.

Карчыкның исемен әйтегез. ( Шәрифә )

4. Әнисе кабаттан кайсы авыл мулласына кияүгә чыга? ( Сасна )

5. Әнисе дә үлгәч, нәни Габдулла кем кулына кала? Бу турыда Габдулла үзе

нәрсә ди ? ( Бабасы Зиннәтулла. “ Үги әбинең 6 күгәрчене эчендә мин бер

чәүкә булганмын “ )

6. Габдулла беренче тапкыр Казанга ничек килә ? ( Бабасы Казанга бара

торган бер ямщикка утыртып җибәрә.)

7. Казанда Габдулланы кем асрамага ала? ( Мөхәммәтвәли, Газизә )

8. 2 елдан соң ни өчен Мөхәммәтвәли белән Газизә Габдулланы кире Өчилегә

кайтаралар? Аны ничек аңлаталар? ( Чөнки икесе дә авырый башлыйлар;

“ без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк ,

диләр” )

9. Аннан соң язмыш Габдулланы кайсы авылга, кем кулына тапшыра?

( Кырлай, Сәгъди абзый )

10. Сәгъди абзыйның балалары буламы? ( 2 кызы: Саҗидә, Сабира )

11. Сабира нинди авырудан үлә? ( урактан “җенләнеп” кайта һәм икенче

көнне үлә )

12. Кырлайда Габдулла белән нинди хәл була? ( Бәрәңге казыганда Саҗидә

апасы ялгыш аягын көрәк белән чаба )

13. Иң беренче белемне Габдулла кайда ала? ( Кырлайда, абыстайда )

14. Габдулланы Җаек белән нәрсә бәйли ? ( Анда Габдулланың атасы белән

бертуган апасы һәм җизнәсе яши; алар Габдулланы үзләренә алдыралар )

IV тур Йолалар ( өй эше )



“ Татар яшьләре”

I

"Каз өмәсе".

Көзге - кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын алып тора. Яшьләр катнашында үткән өмәләргә аеруча игътибар бирелә. Кагыйдә буларак, яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне дә бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган. Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар.

Татар халкы элек- электән күп итеп каз асрарга яраткан. Каз йоныннан тутырылган ястык - түшәкләр, өстенә ак челтәр ябылып күпертеп куелган йомшак мендәрләр авыл өенә ямь биреп, хуҗаларының уңганлыгын, тырышлыгын күрсәтеп тора.

Каз итенен аш - су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр, шулпасын да яратып ашаганнар. Каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз... дисеңме. Каз маен хәтта дәвалану өчен саклаганнар: кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр.

Инде борынгыдан калган йолаларга килсәк, анда каз билгеле бер урын алып торган. Улы яки кызының үз тормышын корыр вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклап тоткан. Чөнки пар каз - ул туйның хөрмәтле күчтәнәче. Матур табакка салып, казны туй мәҗлесенең түренә чыгарганнар.

Каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар.Каз өмәсеннән читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә ошарга, ярарга тырышканнар, йорт эшләрендә булышканнар. Каз өмәсе - ул, иң элек, матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы. Кызларның осталары үзләренең булганлыкларын шунда күрсәткәннәр, башкалары алардан үрнәк алырга, өйрәнергә тырышканнар.

Шаян сүз, җыр, көлке белән аралашкан эш бик тиз барган.

Йолкынган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә, су буена юл тотканнар. Анда барып, казларны салкын чишмә суында чайкый - чайкый юганнар. Чишмәгә бару - үзе бер йола белән бәйле. Кайда өмә - егетләр дә шунда. Кызларга, гадәттә, гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр, такмак әйтү, чишмә буенда биюләр башкарылган.

Казларны юып кайтышка хуҗабикә каз маенда бик әйбәтләп коймак йә табикмәк пешереп чәй әзерләп көтеп тора. Аш - бәлешләр кичен була. Монда башка кунаклар да чакырыла. Кичке мәҗлес тәмамлануга, шул йортта яшьләр уены оештырыла. Шуның өчен монда иң матур киемнәрен киеп, бизәнеп - ясанып киләләр.



« Тукай оныклары »

«Карга боткасы»

Татар халык календаренда иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе, -һичшиксез, карга боткасы.

Борын-борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белергә теләгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга - яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны "Карга боткасы" дип атаганнар.

Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә - кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйткәннәр. Аннан соң, бергәләп ботка ашаганнар.

Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар, чишмә суына корбан иткәннәр.

Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп "карр-карр" килеп, ботка белән сыйлануларын карап куанганнар.

Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән җылы көннәрнең тизрәк килүен көткәннәр.

Юк, бу гади әкият кенә түгел. "Карга боткасы" йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Әле безгә ислам дине кергәнче, мәҗүсилек чорыннан ук. Димәк, бу - мәҗүси йола. Ә мәҗүсилек ул ай-кояшка, күккә-җиргә, гомумән, табигатькә табыну.

Бик ерак заманнарда безнең ата-балаларыбыз да мәҗүси булганнар. Алар табигатькә табынганнар, һәм, җир-суларны хөрмәтләп, шундый йолалар уйлап чыгарганнар. Бу йолаларны, әлбәттә, олылар башкарган. Соңрак бу йола уен булып кына калган. Аны балалар гына уйнаганнар.


V тур Блиц – турнир Капитаннар ярышы ( Мәкальләрнең беренче өлеше әйтелә, капитаннар дәвам итә. )
I капитанга мәкальләр:


  1. Сабыр адәм сансыз әҗер алыр, (сабырсызлык башка кайгы салыр).

  2. Бердәм илдә бәрәкәт бар, ( гаугалы илдә һәлакәт бар).

  3. Яхшы гадәт адәм итәр, ( яман гадәт әрәм итәр).

  4. Карама үзенә, ( кара нәселенә).

  5. Туганнан бизмә, ( нәселең корыр).

  6. Ата-бабалы кеше - ( тамырлы имән).

  7. Ватан белән ананы ( чит җирдә таба алмассың ).

  8. Җиреннән аерылган ( гомер буе елар).

  9. Ага балага мал биргәннән ( акыл биргәне артык).

  1. Байлык терәк түгел, ( берлек терәк ).

  2. Халыкны болгатучы - ( үзенә ут атучы).

  3. Батыр булсаң - йөрәктән, ( көчле булсаң- беләктән).

  4. Үткәнне онытканның ( киләчәге булмый).

  5. Ат үләр - ияре калыр, ( адәм үләр- даны калыр).

  6. Кул белән эшлисең , ( башың белән җавап бирәсең).


// капитанга мәкальләр:


  1. Сабырлык куанычка илтер, ( ашыгу көенечкә илтер).

  2. Кеше булу кыен түгел, ( кешелекле булу кыен).

  3. Туганнар татулыгы ( байлыктан артык).

  4. Су суны тапса- гизәр, ( тапмаса- кибәр).

  5. Туган җирнең кадерен ( читтә йөрсәң белерсең).

  6. Иң зур сагыш - ( Ватан сагышы).

  7. Берек булсаң , ( терек булырсың).

  8. Батырлык кыяфәттә түгел - ( йөрәктә).

  9. Ил кадерен белмәгән - ( башын югалтыр).

  10. Берләшкән – узар, ( аерылышкан тузар )

  11. Яхшы сүз – җанга дару, ( Яман сүз – җанга агу )

  12. Тел – белемнең ачкычы, ( акылның баскычы )

  13. Хаклык өчен утка кер, ( суга төш )

  14. Кош – канаты белән , ( кеше дуслык белән көчле )

  15. Күмәкләшкән – (яу кайтарган ).


А.Б. Безнең ярышыбыз тәмам. Нәтиҗә ясау өчен сүзне жюрига бирәбез.


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет