Аваз ияртемнәре



жүктеу 61.4 Kb.
Дата11.06.2016
өлшемі61.4 Kb.
Камалиева Мәдинә Салихулла кызы

Лаеш районы Столбище урта мәктәбенең

II категорияле татар теле укытучысы
Тема: Аваз ияртемнәре.

Звукоподражаемые слова.


Максат: аваз ияртемнәре белән танышуны дәвам итү, аның төзелеше һәм

ясалышы, сүзләр ясауга нигез

булуы турында белем һәм күнекмәләр формалаштыру;

аваз ияртемнәрен сөйләмебездә куллану;

татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту,

туган як табигатенең матурлыгын күрә белү, аңа сакчыл караш,

мәхәббәт тәрбияләү.


Материал: 1) 7 нче сыйныф өчен дәреслек Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зин-

нәтова.


2) Хәзерге татар әдәби теле. Д.Г.Тумашева Казан. 1978

Җиһазлау: йорт хайваннары рәсемнәре (слайдларда),

татар теленең аңлатмалы сүзлеге,

орфографик сүзлек,

интерактив такта

.

Дәрес барышы


  1. Оештыру.

    • Дәресне башлау,исәнләшү. (слайд 1)

-Кояш чыга.

Әтәч кычкыра,

Таң ата бугай.

Юк, таң түгел,

Дәрес башлана шулай.
2.Актуальләштерү.

-Иң беренче эш- өйрәнгәннәрне искә төшерү.

Узган дәрестә кайсы теманы өйрәнә башладыгыз?

-

Нинди сүзләр аваз ияртеме дип атала?



-

Кем мисал китерә ала?

-

3. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

(слайд 2)

-Рәхмәт. Ә бүгенге дәрестә төзелешләре буенча төрләрен карарбыз. Аларның язылышын өйрәнербез, исем һәм фигыльләр ясалуын күзәтербез.

(слайд 3( песи , ялкын рәсеме)

-Әйтегез әле, песи ничек кычкыра?

-Мияу.


-Ялкын ничек кабына?

-Гөлт.


(Слайд 4 (каз, сәгать рәсеме)

Ә казлар ничек кычкыра?

- кыйгак-кыйгак.

-Сәгать ничек йөри?

-келт-келт.

(Слайд 5 ( күке, торна рәсеме)

Күке ничек кычкыра?

-күк-кү... күк-кү... күк-кү...

-Ә торналар ?

- торрыйк-торыйк... торрыйк-торрыйк...


(Слайд 6)

-Рәхмәт. Балалар, уйлап карыйк әле, бу аваз ияртемнәре бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

-Төзелеше төрле. Язылышы да төрле.

-Бик дөрес. Димәк, 1 нче юлдагы аваз ияртемнәре- ялгызак,2 нче юлдагы аваз ияртемнәре- парлы, 3 нче юлда - катлаулы аваз ияртемнәре. Игътибар белән карагыз әле, язылышы турында нәрсә әйтә аласыз ?

-

- Ялгызак аваз ияртемнәре һәрвакыт аерым, парлы аваз ияртемнәре сызыкча аша , катлаулы аваз ияртемнәре сызыкча аша һәм күп нокталар аша языла.



(Слайд 7 )
- Кагыйдәне истә калдыру һәм ныгыту өчен 221 нче күнегүне эшлибез.


4.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. (Слайд 8 )

Күнегү 221


Кызылтүш: фью-фью-фью… фить-ти-ти-ти…ви-чи-ү-ү-ү

Торналар: КЫРРЫЙК-КЫРРЫЙК... КЫРРЫЙК-КЫРРЫЙК...

Күке: күк-кү...күк-кү...күк-кү

Куш агач: шәк-кә...шәк-кә...шәк-кә.

Чукырлар: кле-кле...кле-кле
(Җөмләләрне укып, аваз ияртемнәрен табалар төзелеше буенча төрен әйтәләр , язылышын аңлаталар).
5. Фонетик зарядка. Ф/м

-Һәрберебезгә билгеле, кешеләрнең генә түгел,җәнлекләрнең дә үз ана телләре бар. Алинә, син ничек уйлыйсың, хайваннар сөйләшәме?

-Әйе,

-Ничек сөйләшәләр соң? Бу хакта авылдашым Шәүкәт ага Галиев “Рус казлары : -га-га-га...” шигырен язган . Тиз вакыт эчендә бу шигырь белән танышырбыз, бергәләп фонетик зарядка ясарбыз


(слайд 9 - Ш.Галиев портреты)

Русларда да бар казлар,

Татарда да бар казлар.

Рус казлары: га-га-га, ди,

Татар казы: кыгак-кыйгак, ди.

Русларда да үрдәк бар,

Татарда да үрдәк бар .

Русныкылар: кря, кря,ди,

Татарныкы: бак, бак, ди.

Русларда бар әтәч,

татарда да бар әтәч.

Русларның: кукареку!

Татарның: кикерикүк!

Русларда да бар маэмай,

Татарда да бар маэмай.

Рустагысы: гав,гав,,ди,

Татардагы: һау, һау, ди.

(1,2нче юлын мин укыйм, 3нче юлын малайлар, 4нче юлын кызлар укый.

1нче куплет—кул хәрәкәтләре

2нче куплет—биибез

З нче куплет--кулларны чәбәклибез,

4 нче куплет-муеннарга хәрәкәт)

-Ял иттек, тел шомарттык. Рус теле белән татар телендәге аваз ияртемен чагыштырып карадык. Ә менә әрмән телендә әтәч ничек кычкыра икән? (Сыйныфтагы әрмән малае җавап бирә)

- (Слайд 10. Бөтен хайваннар да бергә)

-Игътибарыбызны экранга юнәлтик. Йорт хайваннары һәрберебезгә таныш. Шулаймы? Сез укучылар шәһәрдә торсагыз да, күбегез үз йортларыгыз белән яшисез.Кайберләрегез авылга әби-бабайларыгызга кайтып йөрисез. Элек-электән безнең халык күп итеп хайван асраган .Киләчәктә яңадан крестьян хуҗалагын торгызу, фермер хуҗалыгын ныгыту -республикабызның һәм районыбызның төп бурычы. Сезнең арагызда ,бәлки, булачак фермерлар үсәдер. Нигә мин сөйләп торам әле, киләчәк күрсәтер, әйдәгез дәресне дәвам итәбез.

-Дәфтәрләребезне ачып ,бүгенге числоны язабыз. Хәзер иҗади характердагы бирем эшлибез.Аваз ияртемнәрен игътибар белән тыңлап, йорт хайваннарына туры килгән аваз ияртемен өстәлдән табып тактага урнаштырырга кирәк. Биремне аңладыгызмы? Башладык. (Магнитофон тасмасыннан йорт хайваннары тавышын тыңлап ,бер укучы тактага язылган исемнәр янына тиешле аваз ияртемнәрен магнит белән тактага урнаштыра, ә калган укучылар дәфтәрләргә язалар).

-Рәхмәт. Әйтегез әле, эт нишли?

Эт өрә.

Ат кешни.

Сарык мәэлди.

Кәҗә бәэлди.

Әтәч кычкыра.

Сыер мөгри.

Тавык кытаклый (Хаталар тикшерелә. Орфографик сүзлеккә басым ясала).

-Димәк, кайбер аваз ияртемнәреннән генә фигыль ясарга мөмкин. Ә рус телендә ничек, тәрҗемә итеп карыйк әле. (Чагыштырып карыйлар). Кайсы телдә күбрәк?

-Әйе, рус телендә аваз ияртемнәреннән фигыльләр күбрәк ясала.

(Слайд 12 кагыйдә)

- Нәтиҗә ясыйк : 1)аваз ияртемнәренә –а,-ә; -ла,-лә; -на,-нә; -кыр,-кер; -ылда,-елдә кушымчалары ярдәмендә фигыльләр ясала .

-ит ,кил ярдәмче фигыльләре өстәлеп ,тезмә фигыльләр ясала: гөж килү, ялт итү һ.б.

2)аваз ияртемнәре бернинди үзгәрешсез исемгә әйләнә. Мәсәлән , кар-кар –карга күк-кү – күке,тук-тук- тукран һ.б.

-Димәк, аваз ияртемнәреннән исем һәм фигыль мөстәкыйль сүз төркемнәре ясала .



6.Йомгаклау

1) -Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк. Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек?

-Төзелеше буенча аваз ияртемнәре ничә төрле була? Алар ничек языла? Кайсы сүз төркеме ясала?....

2) -Рәхмәт, кукчылар . Көндәлекләребезне ачып, өй эшен языйк.

а) 120, 122 нче биттәге кагыйдәләрне истә калдырырга ;

б) 223 нче күнегүне дәфтәрләргә язарга ;

в) Иҗади эш . Аваз ияртемнәрен, алардан ясалган сүзләрне кулланып, “Кошлар –безнең канатлы дусларыбыз.” темасына хикәя язарга.

3) Бүгенге дәрестә Роза, Эльмира бик актив катнаштылар, Инзилә, Алинә , Гүзәл . яхшы җавап бирделәр.

-Сораулар бармы? Сездә булмаса, минем соравыма җавап бирегез әле.

(Соңгы слайд .Табигать рәсеме. Табигать тавышлары яңгырый)

-Бу кошлар , җәнлекләр , табигать тавышлары безгә кирәкме?

-Әйе, кош-корт тавышлары, табигать авазлары безнең күңелебезгә рәхәтлек бирә, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияли. Шушы сихри матурлыкны саклап , киләчәк буыннарга тапшыру- безнең изге бурыч.

Табигатьнең матурлыгын күрсәм,

Һәр мизгелнең гүзәллеген тоеп калсам,

Шушы нурны нәни йөрәгемә салсам-

Мин бәхетле, мин бәхетле.(Укучылар бергә кычкырып укыйлар)

Күктә кояш балкып яктыртсын.

Җилләр шаулап иссен.

Чишмәләр челтерәп аксын.

Кошлар сайрап , кәефебезне күтәрсен!



-Дәрес тәмам. Саубулыгыз.


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет