Авазлар – тел энҗеләре



Дата11.06.2016
өлшемі58.61 Kb.
#128898
Авазлар – тел энҗеләре

(Дәрес-проект. IX сыйныф)

Гөлшат ЯКУПОВА,

Мөслим районы Баланлы төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Җир йөзендә иң зур байлык – кеше белән аралашу байлыгы.

А.Сент-Экзюопери

Максат. Коммуникатив технологиягә нигезләнеп укучыларның мәдәни компетенциясен үстерү. Сүзгә комбинацияле анализ ясау. Фонемаларны интерактив тактада күрсәтү күнегүләрен һәм презентациядәге слайдлар белән эшләүне ныгыту. Укучыларда фән белән кызыксыну хисе уяту, сөйләм телен үстерүгә ихтыяҗ тудыру, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. (Мәкалә кыскартып бирелә – Ред.)

Җиһазлау. Компьютер, интерактив такта, слайдлар, мультимедия, такта-флипчарт, проектор, «Авазларның акустик характеристикалары» таблицасы.

Материал. Дәреслек, презентация, тест, «Татар синтаксисы» (М.З.Зәкиев), «Хәзерге татар әдәби теле» (Ф.С.Сафиуллина).

Дәрес тибы. Яңа материал үзләштерү, ныгыту.

Дәрес төре. Фәнни-тикшеренү.

Дәрес барышы.

Мотивлаштыру-ориентлашу. Уңай психологик халәт тудыру.

Актуальләштерү. Белемнәрне тигезләү.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Бу дәрестә сез фонетиканың төрле юнәлешләре турында тулырак мәгълүмат алырсыз, белем һәм сәләтләрегезне ачыклау максатыннан «Фонетика» курсы буенча өйрәнгән темаларны да искә төшерерсез. Әйе, фонетиканы тел гыйлеменең нигез ташы дип атарга мөмкин, чөнки тел башта ук аваз теле буларак формалашкан. Авазлар телнең материаль ягын тәшкил итәләр һәм сүзләр, җөмләләр, сөйләм кисәкләре төзиләр.

Өйрәнү максатыннан чыгып, фонетика төрле өлешләргә таркала. Проект яклау барышында укучыга фикер тәңгәллеге булдыру максатыннан слайдларга карап сөйләњ мөмкинлеге дә бирелә.



  • Презентация. Фәнни эшчәнлек (мәгълүмати технология).

1 нче укучы (1 нче слайд). Гомуми фонетика белгечләре төрле телләр өчен уртак булган авазлар, аваз үзгәрешләре, авазларны төркемләү, иҗек һәм басым, сөйләмнең фонетик кисәкләргә бүленешенең теоретик мәсьәләләрен хәл итәләр.

Кем әйтер: дөньяда иң киң таралган аваз нинди? ([ а ]) Дөрес. Бу аваз булмаган тел дөньяда юк. Хәзерге татар әдәби телендә ничә тартык аваз бар?(24 тартык аваз бар). Әйе, алынма сүзләрдә һәм диалектларда тагын 5 тартык аваз очрый: [ц], [тч], [щ], [в], [х]. Ә иң күп тартык аваз кайсы телдә, беләсезме икән? (Фикерләр тыңлана.) Иң күп тартык аваз Кавказдагы убых телендә – 85, ротокас телендә исә иң азы – 6 тартык аваз гына. Татар телендә ничә сузык аваз бар? (13) Вьетнамдагы седанг теле иң күп сузык авазлы тел санала: биредә аларның саны 55 кә җитә. Абхаз телендә сөйләшүчеләр ике сузык аваздан гына файдаланалар.



2 нче укучы (2 нче слайд). Кайбер тел галимнәре тасвирлама фонетика өлкәсендә аерым бер телнең билгеле бер үсеш этабындагы (күбесенчә, хәзерге чордагы) авазлар системасын тасвирлау, аларның яшәешен өйрәнү белән шөгыльләнәләр.

3 нче укучы (3 нче слайд).Тарихи фонетикада телебездәге аваз системасының төрле чорлар дәвамындагы үсеше тикшерелә, авазларның тарихи үзгәреше өйрәнелә, аваз тәңгәллеге закончалыклары билгеләнә, аваз үзгәрешләренең сәбәпләре эзләнә. Без моны Ә.Ш.Әфләтунов, Л.М.Мәхмүтова, М.З.Зәкиев хезмәтләренә нигезләнеп әйтә алабыз. Тарихи фонетика буенча Латыйф Җәләй башлаган тикшеренүләрне Л.И.Яфаров, В.Х.Хаковлар дәвам итә.( В.Хаковның “Тел – тарих көзгесе” исемле китабы күрсәтелә.) Татар әдәби телендәге [о] – [ө] авазларының иренләшүе борынгылыкны саклап килә: [төтөн], [бөтөн], [озон .



4 нче укучы (4 нче слайд). Хосусый фонетика бүлегендә галимнәребез телнең аваз ягын тикшерә. Авазларның физик үзенчәлекләрен акустик фонетика белгечләре өйрәнә. Аваз тыгыз матдәнең билгеле бер мохиттә тирбәнүеннән туган һава дулкыннары агымыннан барлыкка килә. Сөйләм авазы кешенең тавыш ярылары тирбәнешләре ярдәмендә туа һәм дулкынсыман рәвештә килеп ишетелә. Тирбәнеш дулкыннары кимограф (һава дулкыннарын махсус лентага язып бара), осциллограф (аваз тирбәнешен электр тирбәнешенә әйләндереп терки) һәм спектограф (физик төзелешен күрсәтә) ярдәмендә яздырыла (рәсемнәре күрсәтелә), ә бу авазның акустик составын, физик төзелешен билгеләргә ярдәм итә.

Акустик яктан һәрбер аваз тон һәм шауның катнашу дәрәҗәсе, тавышның югарылыгы, көче, тембры, озынлыгы белән аерылып тора. Бу терминнарның һәрберсе безгә физика дәресләреннән таныш.

Укытучы. Авазларның югарылыгы тавыш ярыларының тирбәнешләр санына бәйле (ул герцлар белән үлчәнә). Тирбәнешләр никадәр ешрак булса, аваз шулкадәр югарырак була. Мәсәлән, [и] авазының югарылыгы [а], [о], [у] авазларыныкына караганда өстенрәк, нечкә [т] авазының югарылыгы калын [т] авазыныкына караганда өстенрәк. Чагыштырып карыйк: [таомыр] – [тимер].

Авазның көче тирбәнешләрнең амплитудасына (көченә) бәйле. Ул децибеллар белән үлчәнә. Аны авазның куәте (громкость) белән бутарга ярамый.

Кем әйтә, кайсы аваз көчлерәк әйтелә: [а] мы, әллә [и] ме? ([а] авазы көчлерәк әйтелә.)

Авазларның озынлыгы аны әйтү өчен сарыф ителгән вакытка бәйле, ул

милли секундлар белән үлчәнә. Мәсәлән, [о], [ө], [ы], [э] сузыклары [ō], [ē], [ˉы] сузыкларына караганда кыскарак, алар мәгънә аеруга хезмәт итәләр.

Кыска сузыклар редукциягә дә җиңел биреләләр. Авазның тембры тавыш ярыларынның аерым өлешләре тирбәнүдән туган өстәмә тоннарга (обертоннарга) бәйле була. Тембр авазларның формант төзелешен билгели.

Формантларның мәгълүматлары нигезендә авазларга  классификация ясарга, бер телнең авазларын икенче телнеке белән чагыштырып карарга, төрле аваз үзгәрешләрен күзәтергә мөмкин.

Тавыш формантасы билгеле бер кешенең тавышына гына хас була. Шуннан чыгып, без кешеләрне тавышыннан таный алабыз.

5 нче укучы (“Сөйләм аппараты” схемасыннан күрсәтеп сөйли.) Артикулятор фонетика өлкәсендә эшләүчеләр авазларның барлыкка килү физиологиясен өйрәнәләр.

Аваз сөйләм органнарының эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Сөйләм өчен генә хезмәт итә торган махсус органнар юк. Кешенең сөйләм аппараты телнең үсү процессында формалашкан. Аш эшкәртү һәм сулыш барлыкка китерә торган органнар җыелмасын сөйләм аппараты диләр. Сөйләм органнары, аваз әйткәндә катнашып, кайбер үзгәрешләр дә кичергән: авыз куышлыгы кыскарган, бугаз һәм бугаз өсте аска төшкән, ә бу, үз чиратында, аваз ясауда әһәмиятле булган бугаздан өске өлешне формалаштыра.



  • Оештыру, балага якын килү: хезмәттәшлек. (Төркемнәрдә, комьпютерда эш.)

1 нче төркем өчен сорау. Пышылдап сөйләү белән кычкырып сөйләү арасында нинди аерма бар, һәм бу кайсы сөйләм органына бәйле? (Кычкырып сөйләгән вакытта, тавыш ярысы ябык була һәм тавыш ярылары киеренке халәттә торалар. Һава агымы, тавыш ярыларын тибрәтеп, музыкаль аваз – тавыш барлыкка китерә.

Нәтиҗә: Тавыш ярылары бер-берсенә якын килеп, киеренке хәлдә булмасалар, һава агымы аларга ышкылып кына китә, тибрәтми, шунда шау һәм пышылдау барлыкка килә.

2 нче төркем өчен сорау. «Ашаганда сөйләшмиләр». Ә ни өчен? (Авыз куышлыгы бугаздан бугаз өсте белән аерылып тора: ул, сулаганда, бугазга юл ача, ә ашаганда, бугазны яба.



Нәтиҗә: Ялгыш кына сулыш юлына азык керсә, кеше тончыга башлый. Шуңа күрә «ашаганда сөйләшмиләр».)

3 нче төркем өчен сорау. Салкын тиеп, авыз белән сулаганда [м], [н], [ң] авазларын әйтеп булмый. Ни өчен? (Йоткылыктан һава агымы ике төрле юл белән тышка чыга: авыз куышлыгы һәм борын куышлыгы аша. Борын авазлары дип аталучы [м], [н], [ң] авазлары ясалганда, һава агымы борын куышлыгы аша үтә.



Нәтиҗә: Салкын тиеп, томау төшкәндә, бу мөмкин булмый, шуңа күрә бу авазларны әйтеп булмый.

Физкультминут. «Тавышымнан таны» уены. Эстрададагы пародия жанры вәкилләре – имитаторлар – тавыш туры килү һәм тембрны үзләштерү нәтиҗәсендә теләсә кайсы артист яки сәясәтче булып сөйли, җырлый алалар. Җыр тыңлау, тавыш аеру.

  • Модернизацияләү юнәлеше: укучылар эшчәнлеген активлаштыру. (Тактада, урыннарда, дәфтәрләрдә мөстәкыйль эш башкарыла..)

Укытучы. Укучылар, тел белеменең фонетика бүлеген өйрәнгәндә без сүзнең аваз моделен төзибез, ягъни сүзгә комбинацияле анализ да ясыйбыз. Бу эшне үтәгәндә аваз турында шактый белемнәр ачыла: һәрбер авазның әйтелеше сөйләм әгъзаларына бәйле булуы күренә.

( Әлифба сүзенең аваз моделен төзелә. Әйтик, [ә] – аваз ачык, һава иркен чыга, димәк, бу сузык аваз; тел алга килә, димәк, нечкә сузык џ.б. Тест сорауларына җавап бирелә.)

Укытучының йомгаклау сүзе тыңлана. Дәрестә чыгыш ясаган укучыларның эшенә бәя бирелә, билгеләр куела.

Өйгә эш: оя, яшьлек сүзләренә фонетик анализ ясарга.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет