Авыллар тарихы саннарда Яңа Семиостров авылы тарихы



Дата23.02.2016
өлшемі127.5 Kb.
#11367
Авыллар тарихы саннарда

Яңа Семиостров авылы тарихы

Туктар күле буена утырган әлеге торак урынын берничә исем белән атап йөрткәннәр. Халык аны Яңа Өшәр дип атаса, рәсми исеме Яңа Семиостровка үзгәртелгән. Аңа тагын йә Чиялек, йә Пузырево дип тә, кайбер очракларда икесен бергә дә өстәгәннәр. Берҗюлы Яңа Семиостров, Пузырево, Чиялек дип рәсмиләштерелгән очрагы да бар. Шуңадыр – авылны, гадәттә, гади итеп Яңа Семистрау дип атаганнар.

Авыл кешеләре йәнәйлеләр, Йәнәй волостеның Йәнәй түбәсе башкортлары саналганнар. Башкача аларны Икенче аймак, Йәнәй түбәсенекеләр, дип тә йөрткәннәр. Түбәгә буазкүллеләр, семиостровлылар, ямалылар, Чалманарат авылының Җәнәй ягында гомер итүчеләр һзм Агыйдел аръягындагы Печмән елга, Сауз һәм Эткүнә авылларының башкорт саналганнары кергән. Яңа Семиосторв авылына XVIII гасырда нигез салынган. 1795 елда андагы ике хуҗалыкта 13 кеше исәпкә алынган. 1858 елда авылда 248 кеше яшәгән. Булса, 1870 елда – 296, 1884 елда – 335, 1896 елда – 476, 1906 елда – 599, 1913 елда елда 606 кешегә җиткән. Бу – торак урынында халык саны буенча иң югары күрсәткеч. Аннан соңгы мәгълүматлар түбәндәгечә үзгәреш кичергәннәр. 1920 елда ул күрсәткеч 588, 1922 елда – 579, 1927 елда – 620, 1930 елда – 592, 1962 елда – 291, 1965 елда – 272, 1971 елда – 257, 1975 елда – 192, 1978 елда 67 кешегә калган. 1980 елгы мәгълүматларда авыл инде телгә алынмый.

Алдарак авылда хуҗалыкларның икедән башланган булуы әйтелде. Аларның иң күп чагы 1920 елда, саны 104 кә җиткән, 1940 елда ул 94, 1965 елда – 70, 1975 елда – 40, 1978 елда бары 13 хуҗалыкка калган.

Авылда мәчетнең 1852 елдан эшләп килүе документлар белән раслана. Шул елның 12 маенда дин йортының имамы булып Мөхәммәтмокыйм Габделмәҗитов эшли башлаган. 1872 елгы документтан әлеге вазифаны Мөхәммәтмокыймның улы Минһаҗетдин, 1985 елгы рәсми кәгазьдән Минһаҗетдиннең улы Билал башкарган булуы аңлашыла.

1912 – 1913 уку елында мәчет каршында 48 шәкерте булган ир балалар мәктәбе эшләгән. Мәктәп белән имам-хатыйб Сәетмөхәммәт хәзрәт Камалетдинов җитәкчелек иткән.


Бишкүмәч авылы тарихы

Авыл атамасы бер мичтә бодай оныннан пешерелгән күмәчкә бәйләп аңлаталар. Бишкүмәч авылы белән янәшә диярлек таба ашына бәйләнешле Тәкмәк аывлы да бар. Аның исемен дә тәбикмәктән кыскартып алганнар, дип саный өлкәннәр. Бу уңайдан башка мисаллар да китерергә була. Мәсәлән, Мөслим районы, Тугаш авылының бер урамын башта Катлама урамы дип йөрткәннәр, Чебенле (Тойгузино) авылының бер урамы Көлчә урамы, тыкрыгы да Көлчә тыкрыгы дип аталган.

Бу авыл хакындагы тәүге мәгълүматлар Пугач явы чорына карый. 1773 – 1775 еллардагы яуда авылның 43 типтәр ир-аты катнашкан.

Авылда ике катламда саналган кешеләр гомер иткәннәр: башкорт саналганнар һәм типтәрләр. 1816 елда (VII ревизия) беренчеләре 6, икенчеләре 82 ир-ат булган. Чираттагы VIII ревизиядә (1834) беренчеләре 20 кеше, икенчеләре 93 ир-ат. Аннан соң авылда халык саны үзгәрү түбәндәгечә дәвам иткән: 1858 елдан барысы 308 кеше, 1870 елда – 343, 1884 елда – 417, 1896 елда – 444, 1906 елда – 524, 1913 елда 446 кеше яшәсә, 1920 елда ул 392, 1921 ел башында – 456, 1922 елда 300 кешегә калган. 1930 елда авылда 286, 1962 елда – 188, 1968 елда – 138, 1973 елда – 71, 1975 елда 59 кеше гомер кичерсә, 1978 елда 5 гаиләдә 18 кеше калган. 1980 елгы статистик мәгълүматларда авыл бөтенләй телгә алынмый.

Бишкүмәч – нигездә типтәрләр яшәгән авыл. Алар типтәр авылларына хас булганча, җир азлыктан җәфа чиккәннәр. 1884 елда аларның барлык җирләре 1108 дисәтинә булса, 1896 елда ул 896 дисәтинәгә калдырылган. Шуның 620 дисәтинәсе – сөрү җирләре. 1913 елда авылдагы 85 хуҗалыкның 10сы имана җирсез калып, иген икмәгән, 20се атсыз, 33е савым сыерсыз, 9ы бөтенләй мал-туарсыз гомер иткәннәр.

Советлар чорындагы, ачлык еллар алдыннан, авыл кешеләре файдасына барысы 456 дисәтинә (422 дисәтинәсе – сөрү җирләре) калдырылган. Аларга 1921 – 1922 еллардагы ачлык та өстәлгән. Ачлыкка кадәр авылда булган 456 кешенең 300гә калуы, 1923 елда бары 15 хуҗалыкның гына атын саклавы шул хакта сөйли. 1927 елда авылдагы 62 хуҗалыкта 292 кеше яшәгән.


Афанасьевка авылы тарихы

Авылга 1895 елда Бәләбәй өязе Добронадеждино авылыннан күчеп килүчеләр нигез салган. Ул елны килгән кешеләрнең саны мәгълүм түгел, ә 1896 елда тагын 14 гаилә килеп нигез корган. 1898 елда торак пунктындагы 28 хуҗалыкта инде 170 кеше яшәгән. 1906 һәм 1913 еллар мәгълүматлары авылда хуҗалыклар санының тәңгәл – 32шәр булуын, халык санының 182 һәм 212гә җитүен белдерәләр. Аннан соңгы мәгълүматларны да карап китик: 1920 елда торак пунктында 190 кеше, 1921 елда – 191, 1922 елда 209 кеше яшәгән булса, 1923 елда – 172, 1960 елда – 193, 1962 елда – 82, ә 1968 елда 76 кеше яшәп калган.

1971 елда Татарстан Республикасы Югары Советы Президиумы Указы белән аывл исәптән чыгарылган.
Җылан авылы тарихы

И. Сирматов, ышанычлы истәлекләргә нигезләнеп, Җылан авылын Башкортстанның Илеш районындагы Олы Ялан авылыннан килгән бабайлар нигезләгән, исемен дә Кече Ялан дип йөртүләре турында яза. Ә торак пунктының кайчан һәм ничек Җылан исеме алуы хакында автор әйтми.

Автор авыллар атамаларын 9 төркемгә бүлә. Шуларның берсе кош-корт, хайван исемнәре кушылган торак урыннары. Җылан авылы да шул төркемгә карый.

Җылан авылыннан күчеп утыручылар нигез салган Чиялек авылын Индус Сирматов табигать байлыкларының ниндирәк күләмдә, ни дәрәҗәдә табылуына нисбәтле булган исемнәр төркеменә кертә.

Җыланлылар Бүләр волосте, Бүләр түбәсе башкортлары саналган. Авылның үзенә XVIII гасырда нигез салынган, дип саныйлар. 1795 елда авылдагы 18 хуҗалыкта 158 кеше исәпкә алынган. Кантоннар чорында (1798 – 1865 еллар) авыл тагын 6 торак пункты белән бергә 12нче йорт составында булган. Ахун, Меңнәр авыллары, Җылан авылы кебек, югарыда әйтелгәнчә, бүләрлеләр, Кадермәт, Солтангол, Иске һәм Яңа Богады авыллары йәнәйлеләр саналган. VII ревизия үткән 1834 елда Җылан авылында – 196, Х ревизиядә (1858) 317 кеше яшәгән. 1870 елда торак пунктында 384 кеше гомер кичерсә, 1884 елда – 496, 1896 елда – 418, 1906 елда – 538, 1913 елда – 657, 1920 елда – 682, 1921 елда – 768, 1922 елда – 693, 1923 елда – 624, ә 1930 елда 884 кешегә җиткән. Авылдагы халык саны буенча мәгълүм булган иң югары күрсәткеч. 1965 һәм 1968 еллардагы күрсәткечләр тәңгәл, 317шәр кеше. Ә 1971 елда Татарстан Республикасы Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Җылан авылы Чуракай авылы белән бергә, төгәл генә әйткәндә, Чуракай авылы булып исәптә йөртелә башлый.

Авылда хуҗалыклар 18дән башланып, 1920 елда 146га җитә, 1968 елда 80гә калган.

Авылда мәчетнең 1831 елдан эшләп килүе документлар белән раслана. Шул елның 23 февраленнән дин йорты имамы булып Габделмәннән хәзрәт Габитов эшли башлаган. 1911 елда мәчетнең имам-хатыйбы булып Габделфазыл Сормәтов эшләве теркәлгән.
Иске Айман авылы тарихы

Татар энциклопедиясе институты хезмәткәрләренә авылның XVIII гасырда нигезләнгән булуы белдерелә. V ревизия үткән 1795 елда авылдагы 28 хуҗалыкта ике җенестән 225 кеше исәпкә алынган. Халкы башкортлар саналган. Кантоннар чорында (1798 -1865) XVIII йорт составында.

XVII ревизиядә (1816) авылның 196 ир-аты Әгерҗе авылы кешесе Әхтәм Яманголов командасында булган, анда Зөбәер, Качкын, Колын, Усы һәм Түке авылларының 947 ир-аты тупланган.

1834 елда авылда барысы 592, 1858 елда – 929, 1870 елда – 952, 1884 елда – 1332, 1906 елда – 801, 1913 елдан – 1056, 1920 елда – 1161, 1921 ел башында – 1233, 1922 ел башланганда 850 кеше яшәп калган. 1926 елда авылда халык саны 870, 1927 ел башында 851 кеше булган. Авылда хуҗалыкларның иң күп чагы 1884 елга туры килә - 247 хуҗалык.

1965 елда торак урынында 625 кеше, 1975 елда – 608, 1989 елда – 458, 1997 ел башында 139 хуҗалыкта 396 кеше гомер иткән.

Авылда мәчетнең 1816 елдан эшләве документлар белән хаклана. 1863 елда торак пунктындагы ике мәхәлләдә ике мәчет эшләп торган.

Хәтер китабында Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган 156 ир-егет кертелгән. Шуларның иң өлкәне 1888 елда туган Шәрипзаман Исрафилов, аннары 1889 елгы Нургали Муллагалиев, 1891 елгы Мәҗит Кадыйров. Исемлектә тагын 1895 елда туган бер, 1897 елгы өч солдат бар. Репрессия корбаннары исемлегендә 10 искеайманлы.

Исемлекләрдә 1888 – 1889 еллардан китүчеләр яңа торак урынына – Яңа Айманга нигез салган булулары турында мәгълүматлар бар. 1894 елның 23 июнендә яңаайманлылар мәчет салырга рөхсәт алганнар.

Яңа Айманда 1896 елда җир 258 өлешкә (пайга) бүленгән, Иске Айманнан 190 душ өлеше кисеп бирелгән булган. 1911 елда авылдагы 3 хуҗалыкта 565 кеше яшәгән. 1921 елда да халык саны үзгәрмәгән. Ә 1922 елда 400гә калган. 1926 елда халык саны 406, 1969 елда – 243, 1977 елда – 201, 1989 елда – 102, 2005 ел башында 120 кеше.

Төгәл генә билгеле түгел, әмма Айманнарның икесеннәнме яки берсеннән генәме хәзерге Мөслим районына күчеп китеп тә бер торак пункты нигезләгәннәр. Ул Каенлы саз дигән урында булган. Шуңа күрә авылны 1921 – 1927 елларда Каенлы Саз дип йөрткәннәр, авыл халкы Айман Каенсазы дип йөрткән. Соңрак авыл Ташъелга исемен алган. 1913 елда авылдагы 73 хуҗалыкта яшәүчеләр 394 кеше булган. 1920 елда халык саны 383, 1922 елда – 448, 1926 елда – 396, 1949 елда – 324, 1958 елда – 251, 1979 елда – 207, 2002 елда 125 кеше.


Татар Әҗби авылы тарихы

Татәҗбиләргә берничә урынга нигез корып яшәргә туры килгән. Тәүге урыннары соңрак (Татар энциклопедиясе институты хезмәткәрләрендә 1870 ел атала) барлыкка килгән Эш кушты күле буенда булган. Урын бик тынгысыз булып чыккан, эшкуштылар күл буеннан кыйбла тарафына карап, эчкәрәк үтәләр һәм яңа урынга тукталалар. Анда да яшәп карыйлар, әмма ошатып бетермиләр. Шул ук тарафка тагы да арырак юнәләләр. Үзләре Авыл күле өсте дип аталган урыннан килеп туктаган урыннары каен урман эчендәге аланлык була. Исемен Каенлы түбә дип яңа нигезләрен коралар.

Каентүбә исеме теркәлгән документ 1707 елда рәсмиләштерелгән.Торак урынының шул исем белән аталган 1730, 1754, 1761 еллардагы эш кәгазьләре бар.

Урысәҗбиләр башта Каентүбәдән ике чакрымнар читтәрәк булган Би күленә балык тотарга килеп йөргәннәр. Каентүбәлеләр аларны куып та караганнар, әмма тегеләре хакимият рөхсәте алып, шунда нигез корганнар. Урыслар өчен авыллары У озера би, ә каентүбәлеләр өчен Азибей, соңрак Әҗби булган, дип фаразлау мөмкинлеге бар.

Каентүбәлеләр гомер иткән торак урынының Әҗби дип аталган беренче очрагы 1746 елга карый. Авыл шул исем белән тагы 1757, 1773 еллардагы документларда да атала.

“Әҗби”не татарга һәм урыска аеру, авылның Татар Әҗби дип атала башлавы ХIХ гасыр башына туры килә. Шул исем белән рәсмиләштерелгән беренче документка 1816 ел датасы куелган. Авылның 1875 елдагы документта Әҗби, Идел-Каен Түбә, 1913 елгы эш кәгазенә Каентүбә, Татар Әҗбие дип аталган очракларыннан тыш, барлык документларда диярлек Татар Әҗбие дип теркәлгән.

1795 елда Каентүбә авылындагы 21 хуҗалыкта барысы 86 кеше яшәгән. 1816 елда авылның 161, 1834 елда 466 ир-аты исәпкә алынган. Аннан соңгы елларда халык саны шактый үзгәреп торган. 1858 елда барысы 867 кеше яшәсә, 1870 елда ул 929, 1884 елда – 910, 1896 елда – 1975, 1900 елда – 1326, 1906 елда – 1797, 1913 елда 1960 кешегә җиткән. Аннары ул түбәндәгечә кими килгән: 1920 елда авылда 1771 кеше гомер иткән булса, 1922 елда – 1703, 1926 елда – 1647, 1927 елда – 1606, 1962 елда – 860, 1972 елда – 555, 1978 елда 186 кеше яшәп калган.

Авылда хуҗалыклар саны иң күп чагы 1922 елга туры килә - 390 хуҗалык.

Авыл мөселманнарын мәчеткә беркетү, дип йортын рәсми теркәү 1813 елның 15 февралендә башкарылган. Аңарчы мәхәлләгә хезмәт иткән имам Әхмәров бакыйлыкка күчкән. Шул ук елның 1 апрелендә дин йорты имамы вазыйфасына Апач (1930 елга чаклы Апас) авылы кешесе Гомәр Әхмәтов билгеләнә. 1820 елның 9 апрелендә дин йортына азанчы Гайнан Үтәгәнов килгән.

Гомәр хәзрәт мәхәлләгә озак хезмәт итә алмый, вафат була. Аның урынына 1836 елның 24 июлендә имам-хатыйб итеп Мөхәммәтгалим Әлмөхәммәдовны сайлыйлар. Аның 1863 елда да шул вазыйфада булуы документлар белән раслана.

1852 елның 8 августында дин йортының икенче имамы вазыйфасына Гомәр хәзрәт улы Шәрифулла Гомәров билгеләнгән.

1895 - 1896 елларда имам-хатыйб булып Кәшфелгыйлем хәзрәт Гайнетдинов эшләве билгеле.

1912 - 1913 уку елында авылда эшләгән мәдрәсәдә 90 шәкерт белем өстәгәннәр. Мәдрәсә эше белән Гыйрфаентдин хәзрәт Шәрифуллин җитәкчелек иткән.
Рус Әҗби авылы тарихы
V ревизия үткән 1795 елда Рус Әҗби авылындагы 13 хуҗалыкта ире-хатыны бергә 94 кеше яшәгән. 1811 елда авылда гомер иткән 67, 1816 елда 77 ир-ат исәпкә алынган. 1870 елда торак пунктында барысы 368, 1896 елда – 528, 1906 елда – 575, 1913 елда 664 кеше гомер сөргән. 1920 елда авылда 616 кеше яшәгән булса, 1922 елда ул 629, 1927 елда – 610, 1930 елда – 660, 1962 елда – 167, ә 1968 елда 79 кешегә калган. 1971 елгы мәгълүматларда авыл телгә алынмый.

Торак урынында хуҗалыклар санының иң күп чагы 1922 елга туры килә - 120 хуҗалык.

Колхозлар оештыруның киеренке елы булган 1930 елда авылның 3 хуҗалыгы админстратив репрессиягә дучар булган. Михаил Евдокимов һәм Георгий Клещеновлар хуҗалыгыннан 380шәр сумлык, Виктор Евдокимов хуҗалыгыннан 370 сумлык материал байлыклар конфискацияләнеп алынган.
Усы авылы тарихы

Усы авылының исеме, барлыкка килүе турында төрле карашлар яши. Авыл аксакалларының сөйләвенә караганда, күчмә халыклар мал көтүе белән күчеп йөргән чакларда, маллар су эзләп инеш буендагы уйсулыкка килеп чыгалар һәм кешеләр монда төпләнеп калырга хәл итәләр. Авыл инешнең сулъяк тау битендә урнаша. Шушы уйсу үзәнгә бәйле рәвештә “Усы” атамасы килеп чыккан дигән фараз бар. Атнаштан (хәзерге Усы авылы урнашкан җирдән көнчыгышка таба 2-3 чакрым ераклыктагы урын) күчеп килгәннәр, диюләре дә очрый. Атнашта нибары өч хуҗалык булган. Аларның маллары ул урынны уңай күрмичә, хәзерге Усы җиренә килеп йөргән. Тора-бара хуҗалары да бирегә күченә. Беренче булып Усаев атлы кеше килә, аның артыннан Атнаштагыларның калганнары да кузгала. Авылны да аның хөрмәтенә Усай дип атарга уйлыйлар, ләкин ул сөйләмгә кереп китә алмый, Усы булып кала. Тирә-яктагы урманны кисеп, төпләп бетерәләр. Авыл янындагы кечкенә елганы Усы буе инеше дип йөртәләр. Инеш Атнаштагы чиста, саф сулы чишмәдән башланган, аны “Усы башы” дип тә атаганнар (хәзер “Атнаш” дип йөртелә, Атнаш үзе бүгенге көндә Киров авылы җиренә керә).

Г. Ф. Саттаров фикеренчә исә, Усы удмурт телендәге “сандугач” дигән сүздән ясалган. Кайбер язмаларда авылның барлыкка килүе XVI гасыр урталарына карый диелә. Тарихи китапларның кайберсендә исә Усы авылына XVIII гасырның беренче яртысында нигез салына дип күрсәтелә. “Усы” топонимы турында тел галиме В. Ф. Баркашов борынгы төрек яки монгол теленнән су, кечкенә елга мәгънәсен аңлата дип күрсәтә. (Усы авылы, чыннан да, кечкенә инеш буена утырган. Күрше Мөслим районындагы керәшен авылы Усы да инеш буена урнашкан...) Галим А. Х. Халиков балтыйк чыганакларына бәйләп аңлата. Язучы-публицист Р. Хисмәтуллин үз язмасында: “Актаныш админстрациясендәге мәгълүматлар Усы авылын 1434 елда нигезләгәннәр дип билгели. Бу – совет чорыннан калган дата һәм аны исбатлый торган дәлилләр китерелми”, - дип яза.

Уфа губернасы Минзәлә өязе буенча статистик мәгълүматлар җыентыгында, җирле тикшеренүләрнең 1896 елдагы бәяләмә материалларында Усы авылы түбәндәгечә тасвирлана: “Пучы волостендагы Усы авылы тирән, сөзәк чокырда, бер өлеше төньяк-көнбатышка авышкан Усишка дигән инеш буенда урнашкан. Инештә өч тегермән төзелгән. Имана җире ревизия нәтиҗәләре буенча 116 җан башына алынган, ул бер урынга урнашкан. 38 дисәтинә урман киселеп сөрелгән, шуның 12 дисәтинәсе көтүлек, тагын 12се печәнлек өчен чистартылган. Җирдән файдалану җәмәгатьчелек карамагында. Сөрүлек җирләре ихаталар яныннан ук сөзәк урыннан башлана, авылдан ике чакрымга сузыла. Туфрагы – бераз кызыл балчык катыш кара туфрак. Кыр эшләре өч басу системасы белән алып барыла. Җирне сабан белән сөрәләр, күптән түгел сукага күчкәннәр. Чөнки сабанга ике ат кирәк, ә сукага бер ат җитә.

Йорт яны бакчалары 7 дисәтинә тәшкил итә. Кайбер хуҗалыкларда ашлык җилгәрү машиналары бар. Халкы акча эшләү өчен нигездә Себергә, Златоуст шәһәренә, Воткинск заводына китә.”

Язучы Р. Хисмәтуллин, Иркәнәш авылында табылган кулъязмада Усы авылы кешеләренең дә исеме телгә алынуын күрсәтеп, түбәндәгене бәян итә: “1799 елның 10 сентябрендә язылган документта Усыдан Мәсгуд улы Мирхуҗаның исеме бар. Бу чорда Усыда 28 өйдә 85 ир җаны яшәп яткан була. Алар янына җәнәй илүеннән, договорсыз гына үз белдекләре белән җир алып, тугыз хуҗалык булып башкортлар килеп урнаша. Аларда 23 ир җаны була. Араларында тарханнар нәселеннән булган Юкәченең уллары да бар. Иркәнәш табылдыгында аның шәҗәрәсендә күрсәтелә: Юкәче – Дускай улы – Бүләк улы – Нурыш улы – Абдал улы – Шәедәхмәт улы – Мөхәммәт улы – Сөләйман улы – Байкы би улы – Малик улы. Байкы би – Чынгызханның уң кулы булган кеше. Бу нәсел Казан ханлыгы буенча Ык буена утыртыла, аңа бөтен Ык буе бирелә. Әтрәкле, Иркәнәш, Чүплек, Мөшегә, Айман, Колын, Исәнсеф, Бүләр, Качкын, Усы, Зөбәер, Түке, Илтимер һ. б. авыллар шулар нәселеннән ярала”.

Байкы би – чыннан да, тарихта күренекле шәхес. Ул Батый хан гаскәрендә меңбашы булган, әүвәл Урал тауларындагы Миас елгасы янындагы җәйләүләргә хуҗа булып торган. 1240 еллар тирәсендә Мөслим – Сарман төбәгенә килеп нигезләнгән, 1263 елда вафат булган. Минзәлә елгасы буена җирләнгән, дип фаразлана. Аның нәселеннән булган Шәех-Әхмәт тархан исеме 1523 елда Казан ханы Сәхибгәрәй биргән ярлыкта искә алына. Шул ярлык нигезендә Шәех-Әхмәткә Актаныштагы бүгенге Пучы, Олы Имән, Мөслимдәге Иске Имән, элек Минзәлә районында булып, Ыктагы су күтәрелгәч юкка чыккан Имәнлебаш авыллары уртасындагы шактый зур биләмә бүлеп бирелә. Ә Юкәче – Мамадыш районы мәйданында Юкәче һәм Җөри авылларын нигезләгән кеше. Казан ханлыгын яулап алганнан соң бу авылларының халкы көчләп чукындырыла. Юкәче керәшеннәре XVII гасырда Сарман төбәгенә күченеп, анда Ләке авылын нигезли. Әлеге мәгълүматларның һәммәсе Актаныш төбәге тарихын тагын да тирәнтенрәк өйрәнүне таләп итә.

Усы авылында типтәрләр һәм башкорт сословиесенә кергән татарлар бергә яшәгәннәр. Башкортлар, җирләргә хуҗа буларак, ясак түләмәгәннәр, аларны исәпкә алу 1815 елдан гына башлана. 1762 елгы исәпкә алуда типтәрләр генә китерелә. Соңрак үткәрелгән ревизияләрдә типтәрләр бер китапка, башкортлар икенче китапка теркәлеп барган.

Үзәк статистик комитетның 1896 елгы белешмәсендә Усы авылында гомуми 220 хуҗалык булып, анда 585 ир-ат һәм 565 хатын-кыз яшәгәнлеге, бер мәчет, бер шәхси кибет булганлыгы күрсәтелә.

Авыл тарихына кагылышлы материаллар күп түгел. Берникадәре авыл китапханәсендә альбомда саклана. Мәгълүматларның күбесе безнең көннәргә карый.

Гражданнар сугышы чорында Усы авылы буйлап аклар да, кызыллар да үтә. Шул сугышның шаһиты – Тау асты бүләге дигән юкәле тауда зур-зур казаннарны хәтерләткән дүрт зур чокыр бар. Авылның көньяк ягында иң биек ноктада ике карт нарат үсеп утыра. Бу урында мәдрәсәдә мичкә якканнан соң искә исереп үлгән шәкертләр күмелгән, аны Бәләкәй зират яки Шәкертләр зираты дип йөртәләр.

Авыл топонимик атамаларга бай. Көнбатышта урнашкан зур-зур ярлы Атитәр чокыры итәгендә халык ел саен печән чаба, җиләк җыя. Мүкле саз чокырыннан бабаларыбыз мүк җыеп өй салган. Яшь киленнәр Салкын Чишмә, Зөһрә чишмәләреннән су алган. Элек авыл кешеләре урыннарның исемен җисеменә туры китереп атаган. Мәсәлән, Бәтке, Мулла тавы, Тау асты бүләге, Юкәле күл, Чокырчак, Таллык, Балчыклы тау, Мәчет каен асты, Караңгылык һ. б. Мулла тавы – биек тау, аны мәчет манарасы белән чагыштырып, шулай атаганнар. Тау асты бүләге – бу урында җиләк күп була, печән уңа. Мәчет каен асты – элек мәчетләргә утынны шушы урыннан гына кискәннәр, башка урыннан кисәргә рөхсәт ителмәгән. Балчыклы тау - өй салырга аннан ак балчык алганнар.

Революциягә, ягъни 1917 елга кадәр, авыл өч өлешкә: байларга, урта хәллеләргә һәм ярлыларга бүленгән. Аларны башкорт, җәнәй һәм типтәр дип атаганнар. Башкортларга җир күп бирелгән, ә типтәрләр җирсез булган. Алар җирне башкортлардан сатып алган. Җәнәйләр исә - урта хәлле крестияннар. Бу өч төрле халык арасында әледән-әле ызгышлар булып торган. 1917 елгы революциядән соң мондый бүленеш бетерелгән. Авыл сәнәкчеләр сугышында да катнашкан. 1921 ел ачлыгын да үз башыннан үткәргән. Бу елларда бик күп кеше үлеп, балалар ятим кала. Аларны авылның балалар йорты сыман урынына кабул иткәннәр. Гаиләдә ике бала булса – берсен, 4 бала булса, икесен алганнар. Шул чорда Америкадан кофе, какао ише әйберләр, ашамлыклар кайтып, балаларны ач үлемнән коткарган.

1928 елларда беренче тапкыр латинча укыту кертелә. Уку мәҗбүри булмый. Яхшы укыган укучыларны укытучылар итеп билгелиләр. Ә болай Усы авылында балаларга белем бирү дин дәресләре укытудан башланган. Авылда яшәүче Локман мулла, Фаиз хәзрәт хәллерәк кешеләрнең балаларын үз өйләрендә җыеп укыткан. (Соңыннан аларны авылдан сөргәннәр.)

Өске урамда Әшрәфҗан һәм Мирза шәрип байлар яшәгән. Аларның йортларын һәм байлыкларын тартып алып, үзләрен аывлдан куганнар, йортларын мәктәп иткәннәр. Балалар күп булганлыктан, дүртьеллык башлангыч мәктәпне ике урынга урнаштырганнар. 1938 елда авыл уртасындагы мәчетнең манарасын кискәч, өске урамдагы мәктәпне дә шулның янына күчереп салып, бер урында гына укыта башлаганнар. Укытучылар булып Моратова Җиһан, Закиров Фазыл, Газизов Сәетгали һ. б. эшли. Туган телдән тыш рус, немец телләре укытылган. Гарипова Оркыя, Тукаева Тәгъзимә, Шәйхетдинова Расиха, Шәймарданова Җәмилә, Афзалова Фәһимә, Гаскәров Шамил кебек укытучыларның исемнәрен төрле буын укучылары бүген дә хөрмәт белән искә ала.

Усыда туып-үсеп, авылның горурлыгына әверелгән кешеләр дә бар. Мәсәлән, шагыйрь Рифкать Закиров; Татарстанның халык артисты Роза Салихова; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәдулла Әхмәтгалиев; Татарстанның атказанган ветеринария табибы Нәҗип Талипов; Бөек Ватан сугышы ветераннары арасыннан күп бүләкләр иясе, укытучы Шамил Бәдертдинов; Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары кавалеры Нургали Әхмәтгалиев; күп еллар партия органнрында, Калинин, Актаныш районы Башкарма комитетында, халык контроле постларында эшләгән Гарәби Шәрәпов; Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, күп еллар Усы хуҗалыгында эшләгән Өлфәт Хәмитов кебекләр - авылның күренекле кешеләре.

Бүгенге көндә авылда 142 хубалыкта 306 кеше яши. Башлангыч мәктәп, мәчет, бай китапханәле мәдәният йорты, балалар бакчасы, кибетләр бар. Усы авылы бүгенге көндә янә Киров совхозына кертелгән, Качкын җирле үзидарәсенә карый.
Качкын авылы тарихы

Качкын авылының кайчан нигезләнүе төгәл генә ачыкланмаган. 1487 елларда барлыкка килгән диючеләр дә бар. Татар энциклопедик сүзлегендә дә авылның барлыкка килүе XVII гасырга карый дип күрсәтелә. “Мәйдан” журналының Әгерҗе районына багышланган санында “... 1678 елда Яушевларның крестияны булып теркәлгән, башында Тукбулат Урымбакты торган нәселнең 1670 елда Салагыш авылыннан күчеп килүләре турында әйтеп үтелә. 1690 елларда шул ук Тукбулатныкылар, Качкын авылы крестияннары чакырулары буенча, Агыйдел аръягына күчеп (качып) китәләр. Качкые авылы, ким дигәндә 1680 елда нигезләнгән була”, - дигән юлларны очратырга мөмкин.

Качкын авылының тарихы Әреш чишмәсеннән башлана, дигән риваять яши. Кыйблага каршы тибеп чыккан өчен аны Шифалы чишмә дип тә атаганнар. Әреш исемле мари карты шушы чишмә янында, тау башында казык кага, үз нәселен алып килеп урнаштыра. Чишмәнең исеме дә шул карт исеменнән калган. Бераздан Әреш бабай нәселе янына Әгерҗе ягыннан, Салагыш авылыннан, бояр крестияны булудан качкан бер төркем башкортлар (вотчинниклар) килеп урнаша.

Мөслим районы Каенсаз авылыннан да берничә нәсел (припущенниклар) бирегә качып килә. Бу авыл, качып килүчеләр яшәгәнгә, Качкын дип аталган.

Бу өч нәсел аерым-аерым яшәгән. Һәрберсе үз җирләрен бүлеп алган, берсе җиренә икенчесе кермәгән. Алар игенчелек һәм терлек асрау белән шөгыльләнгәннәр. Тирә-яктагы урманны төпләп җир эшкәрткәннәр, иген үстерү өчен басу әзерләгәннәр. (Урман төпләп ясалган басу хәзер дә Яңа басу дип йөртелә.) Баштагы чорда төп халкы – типтәрләр һәм башкортлар. Башкортларның да, типтәрләрнед дә зиратлары аерым-аерым була. Авыл очындагы ташландык иске зират халык телендә бүген дә Башкорт зираты дип йөртелә.

1896 елгы статистик мәгълүматларда Качкында 145 җанның имана җире бар дип күрсәтелә. Җире кызыл балчык катыш кара туфраклы дип бәяләнә. Авыл Баҗана елгасы буена урнашкан. Ул чорда Качкында да җирне өч басу системасы буенча эшкәртәләр. Сабан, сука белән эшлиләр. Ягулык урынына авыл янында гына чыгарылган торф кулланалар. Мөгезле эре терлек 13,5 тиен тора, дип күрсәтелә. Халык эш эзләп Себер, Пермь якларында йөри.

1864 елда Качкын авылы Пучы волосте II станга караган. Ул вакытта Пучы волостендагы 23 авылда 6530 кеше яшәгән. 1870 елгы статистик мәгълүматларга караганда, Качкында 80 хуҗалыкта 246 ир-ат, 255 хатын-кыз (башкортлар диелә) яши. Мәчет, мәдрәсә, җил тегермәне бар дип күрсәтелә. 1891 елда кеше саны 658гә җитә. 1891 елда Качкында 5 йорт янган һәм 738 сумлык зыян хисапланган.

XX гасыр башында Качкында дини белем бирү шактый куәтле була. 1915 – 1916 елларда, алты почмаклы итеп, Кәрим мулла мәдрәсә салдыра. Әхмәтҗанов Кәрим тумышы белән Зөбәер авылыннан була; Галимов Фәррәхетдин, Хәбетдинов Бәдретдиннәр дә мулла булып тора. Мәзин Галимов Габлатый була. Бирегә якын-тирә авыллардан килеп укыйлар. Революциягә кадәр җәдитчә һәм кадимчә мәдрәсә була. Анда 120ләп кеше укыган, гел ирләр булган. Торып та, авылларына кайтып-килеп тиә укыганнар. Шәкертләр кич-иртә укып, хәлфәләргә 2-3 тиен хәер итеп, мулланың үзенә ашлык бирәләр.

Революция булгач, кадимчә укыту туктатыла. Кәрим мулла мәдрәсәсе яңача укытуга күчеп, эшен дәвам итә. Утызынчы еллар шаукымы нәтиҗәсендә Кәрим мулла гаиләсен алып, Үзбәкстан якларына китеп бара. Мәдрәсә соңыннан нардом булып кала, клуб булып та хезмәт итә.

Хәзерге амбарга кадәр тулы бер урам булганлыгы мәгълүм, 1921 елгы ачлык чорында урамы белән үлеп бетәләр.

Элегрәк авыл икегә бүленеп, көнчыгышында – татарлар, көнбатышында башкортлар яшәгән. Татарларның бер өлеше Баҗана елгасының уң ягында урнашкан. Авылның бер очында үр була, аны Әнәк үре дип йөртәләр. Колхозлашу чорында үр бетә.Баҗананың уң ягында яшелчә бакчасы ясыйлар. Анда торф чокырлары да сакланып калган.

1929 елда Качкында “Искра” колхозы оеша, аннан таркала, 1930 елда кабат оеша. Беренче председателе – Габделхак Локманов. 1933 елда аны Минзәлә урманында җәзалап үтерәләр. (1984 – 1985 еллар тирәсендә гәүдәсен Качкын зиратына алып кайтып күмделәр.)

1935 елда Ямалетдинов Касыйм авылга беренсе трактор алып кайта.

Бөек Ватан сугышына Качкыннан йөзгә якын ир-егет китә, аларның 46сы мәңгелеккә яу кырында ятып кала.

1970 елга кадәр Качкында башлангыч мәктәп була. 1970 елның августында ул сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә. Моңа кадәр Киров авылына йөреп укыган Усы балалары да бирегә килеп укый башлый. Төрле елларда мәктәптә И. Минһаҗев, Г. Әхмәтгалиев, Р. Мәҗитовлар директор булып эшли. 1985 елда урта мәктәп итеп үзгәртеп корыла. 1986 елда ике катлы заманча мәктәп сафка баса, биредә Качкын, Усы, Айман, Колын балалары белем ала. Соңгы еллардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә мәктәп тугыз еллыкка кала. Мәктәптә ашханә, спорт бүлмәсе, китапханә, тир, мастерской һәм музей бар.
Кыркаентүбә авылы тарихы

Кыркаентүбә Агыйделнең сулъяк кушылдыгы Шәбез елгасы башланган ямьле урында, каен урманы янында оешкан. Авыл картлары бу урманның элек адашырлык зур булуы, ә Шәбезнең яшел чирәм белән бер үк тигезлектә агыу турында сөйлиләр. “Каен Түбә” атамасы да шул каен урманындагы агачлардан йортлар төзүгә нисбәтле рәвештә барлыкка килгән. “Кыр” компоненты исә бераз соңрак, шушы авылдан аерылып чыгучылар нигезләгән Идел Каентүбәсе оешкач, ике авылны бутамас өчен өстәлгән. Карт, Җәнәй авылларын да Кыркаентүбәдән күчкән кешеләр нигезләгән, диләр.

Кыркаентүбә авылына кагылышлы иң борынгы архив документы 1707 елның 7 мартына карый. Әлеге документта авылда Юныс Түрәбаев һәм Минай Төкәев(Тутаев) исемле кешеләр яшәве, беренчесенең Исәнбай авылыннан килеп утырган “таулы татар”, икенчесенең “Каен Түбә авылы башкорты” икәнлеге күрсәтелгән.

Документтагы Тутаев фамилиясе “Каентүбә авылын нигезләүче “Карабәк” шәҗәрәсе вәкиле-Тутай карт туруны Мытай түгел микән?” дигән фаразга нигез бирә. Якын-тирәдәге Апач, Бикчәнтәй, Солтангол, Байсар авыллары кан туганнар булу бу фаразны тагын да ныгыта.

Бөек Ватан сугышы ветераны Нәфыйк Мәҗитов, (1904-1998): “Безнең авыл “башкорт”лардан чыккан. Элек авылның югары өлешендә “башкорт”лар, түбән өлешендә типтәрләр гомер иткән”, - дип сөйләгән. Әлеге сүзләрне авыл мулласы исеменә Уфа архивыннан килгән хат та куәтли. Анда авылның “башкортлар” тарафыннан нигезләнүе, соңрак арендаторлар сыйфатында авылга типтәрләр кертелүе хакында язылган.

1762 елгы өченче ревизия кәгазьләрендә, Нәдер волостена кергән Апач, Буранчы, Илтимер, Үмәнәй, Югары Шәбез, Богады, Җияш, Каратал, Түбән Урьяды, Суыксу, Адай, Меңнәр, Байсар, Аккүз авылларындагы кебек үк, каен Түбә татарлары арасында марилар яшәгәнлеге әйтелә. 1795 елда 21 хуҗалыкта-86, 1816 елда (авыл Байсар вулысы старшинасы Зөбәер Өметбаев командасына кергән) 7 башкорт һәм 80 типтәр, 1839 елда 70 хуҗалыкта 4 башкорт һәм 66 типтәр, 1858 елда 342 (Байсар вулысы), 1870 елда 61 хуҗалыкта 368 кеше гомер иткән. 1884 елда хуҗалыклар саны-75, кешеләрнеке-394кә җитә. Авылның 645 гектар җире була.

Каентүбәдә халык саны иң күп булган вакыт ХХ гасыр башларына туры килә. 1921 елны, мәсәлән, авылда 569 кеше яшәгән. Идел буендагы ачлык нәтиҗәсендә, 1922 елда әлеге сан 430га калган. Шул чордан алып, авылда халык саны әкренләп кими. Мәсәлән, 1927 елда 58 хуҗалыкта-379, 1965 елда 58 хуҗалыкта-244, 1989 елда 39 хуҗалыкта 118 кеше яши.

1773-1775 елларда Пугачев явында ясаклы татарлар старшинасы Мәсәй Асапов (Әсәпов) командасында 7 типтәр, ясаклы татарлар старшинасы Сәфәр Якупов һәм ясаклы чирмешләр старшинасы Сәет давытов командасында 17, ягъни барлыгы 24 кеше катнашкан.

Дин мәсьәләсенә килгәндә, авыл мәчетенең кайсы гасырда төзелүе билгеле түгел. 1863 елгы бер архив документында мәчеттә, 1853 елның 24 февраленнән башлап, Хөснетдин Габдерәфыйковның имамлык итүе, мәхәлләгә Шәбезбаш авылы да кергәнлеге күрсәтелә. 1889 елгы документта да мәчеттә шул ук мәгълүматлар кабатлана.

“Игенче” газетасының 1929 елның 14 февралендә чыккан санында Гомәр хәзрәт Нәфыйковның үз вазифасын үтәүдән баш тартуы турында хәбәр басыла. Укассыз мулланы әлеге хәбәр репрессия эзәрлекләвеннән йолып кала.

Дингә каршы көрәш алып барылган чорларда да авылда Мәрди, Сәхәүэтдин Әхмәтов, Гыйззәт, Афзалетдин Шәйхетдинов, Гаяз Идрисов, Ситдыйк Латыйпов, Бәдертдин Исламов, Мулланур Мөхәммәтшиннар муллалык иткән. Коммунистлар мәчет манарасын 1954 елда гына кисәләр. Бинасы Иске Кормаш авылына уку йорты итеп салына. Авылда яңа иман йорты 1993 елда төзелә. Анда Мансур Исламов муллалык итә. Әмма бу мәчет “Озын гомерле” булмый, 1996 елның 25 февралендә чыккан янгынган әрәм була.

Иске мәчетнең ярымае әле хәзер дә выл зиратында саклана. Игътибар белән караганда, айның гөмбәзендә ядрә эзләре күрергә мөмкин. Бу-гражданнар сугышыннан калган эзләр. Аклар һәм кызыллар арасындагы көчле бәрелешләр күршедәге Шәбезбаш (Авылның төгәл исеме-Күткир. Ул мари телендә “саклыклы урын” дигәнне аңлата.) авылы янындагы Түбәләс биеклегендә барган диләр. Авыл янында “Офицер ерымы” дигән урын бар. Кызыллар анда ак офицерларны атканнар. Козгыннар һәм каргалар хөкеменә калдырылган мәетләрне авыл халкы шул ерымга җирләгән.

Тарих белән бәйле шундый җирле атамаларның тагын берсенә тукталып үтәсе килә. Авылның көнбатыш ягындагы бер чокырга бәйле риваять яши. Имеш, 1570 еллар тирәсендә бу якларга, үзенең күпсанлы җайдаклары белән, Боклай исемле Себер кабиләләре ханы килеп чыга. Биредәге бер гүзәл кызга гашыйк булып, үзе белән алып китәргә ниятли һәм аның бармагына алтын балдак кигезә. Кызның ерак сәфәрдән кайткан егете, авыл халкын җыеп, хан чатыры янына бара. Кыз, качып чыгып, сөйгәненең куенына ташлана. Егет кызның бармаганнан Боклай биргән балдакны салдырып чокырга ыргыта. Егет белән кызның алдагы тормышы билгеле түгел. Шуннан соң бу урынны “Буклай балдагы чокыры” дип йөртә башлыйлар. Хәзер бу атама халык телендә Буклыбалак чокыры булып йөри.

Кыркаентүбә авылында 1930 елда җир эшкәртү ширкәте, 1931 елда “беренче” колхоз оеша. Әмма Габдерәшит Халиков һәм Әмир Зарипов кебек пропагандистлар тәэсирендә бер елдан соң тарала. 1932 елда “икенче” яңа колхоз төзелә.

1932 елның көзендә бер төркем колхозчы сигез баш атны Пермь якларына алып китеп суялар. Бу эшне Фәхразый Гәрәев, шәмси Әхмәтовлар оештыра. 1933 елда гомуми җыелыш атларны аларның үзләреннән түләтергә дигән карар чыгара. Шул елның азагында колхозга туксан алты хуҗалык берләшә. Күмәк хуҗалыкка “Коминтерн” исеме бирәләр.

Репрессия чорында Мостафа Рәкыйпов һәм Халик Рәфыйков мәҗбүри хезмәткә, ә Закир Хәйретдинов һәм Самат Халиковлар үлем җәзасына хөкем ителәләр. Колхозда, байлардан тартып алынган теләкләрне берләштереп, амбар салына. Ат, сыер, сарык, куян һәм тавык фермалары төзелә. Читкә сөрелгән баһау бай йортында 1934 елда ясле оеша. Авылда баһау бай күмеп калдырган хәзинә турында төрле имеш-мимешләр яши. Картның оныклары, алтын-көмешләр күмелгән төбәкне фотога төшереп, туган авылына кайта алмаган баһау картка күрсәтеп карасалар да, эзләнүләр уңышсыз тәмамлана...

Бөек Ватан сугышы чорында төп авырлык карт-коры, хатын-кыз һәм үсмерләр җилкәсенә төшә. Әгъҗибә Ямалтдинова җитәкчелегендәге хатын-кызлар – Мәхтүмә Хәбибҗанова, Сәлимә Кәшфрайзиева, Саҗидә Тимерова, Нурисафа Галиева, Ваһани һәм Хәтирә Шәйгәрдановалар Әҗәкүл, Дербышка һәм Ямалы авылларыннан җәяүләп тоз һәм чәчүлек орлык ташыйлар( капчыкларның авырлыгы 25-30 кг артып китә). Кыркаентүбә авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән 64 ир-егетнең нибары 15 генә туган авылына әйләнеп кайта. Сугыш башлаганда авылда 82 хуҗалык булса, 1945 елга аларның саны 75кә кала.

1950 елның көзендә 1024 гектар җире, 18 баш аты, 14 баш мөгезле эре терлеге, 11 баш дуңгыз, 70 баш сарык, 10 баш умартасы булган “Коминтерн”ны “Үрнәк” колхозына кушалар.

Хәзерге вакытта Кыркаентүбә авылында 39 хуҗалыкта 110 кеше гомер итә.

Кыркаентүбә татар җәмәгатьчелегенә исеме җырларда җырланган, әсәрләргә кергән Ардуан батыр белән бергә иңне-иңгә куеп, Каманың югары агымында химия комбинаты төзүдә катнашкан, Ленин ордены белән бүләкләнгән Мифтах ага Солтановны бүләк итте. Авыл шулай ук Татарстанның атказанган терлекчесе Васил Мәҗитов, Почет билгесе ордены иясе Ринат Мәҗитов, биология фәннәре кандидаты, Чаллы педагогия институты доценты Рая Зарипова, милли көрәш батыры Әхәт Мәҗитов, кыска гына гомерендә районда зур абруй казанган агроном Фикус Зарипов, нәфис сүз остасы Рәсил Кәшбиев, баянчы Илнар Зарипов исемнәре белән дә горурлана.

* * *

1862 елда мәчет каршында ир балалар мәктәбе ачыла. 1868 елда анда 15 шәкерт гыйлем ала. Революциягә кадәр хәллерәк кешеләрнең балалары сабак тыңларга Иске Кормаш мәдрәсәсенә йөргәннәр.



1926 елда Гыйльфан бай йортында совет мәктәбе ачыла. Беренче укытучылар ирле-хатынлы Шәрип һәм Нур Абдуллиннар була. 1928 елда мәктәп авылдан сөрелгән Баһау бай йортында урнаша. Соңрак бу бинага аның улы Сәләхетдиннең йортын да өстәп, авыл уртасына күчереп салалар. 1984 елда Шәбезбаш авылыннан сөйрәтеп күчерелгән мәктәп бинасында укыта башлыйлар. 2008 елда авылда яңа башлангыч мәктәп бинасы төзелде. Башлангыч мәктәп тәмамлаучылар укуларын Иске Кормашта дәвам итә.

* * *


Күрше-тирә авыллары Кыркаентүбәне Бикә җыены, Карга боткасы кебек борынгы бәйрәмнәр, матур гореф-гадәтләр сакланып калган төбәк буларак беләләр.

Кыркаентүбә белән Шәбезбаш авыллары арасында Бикә тавы бар. Анда элек зур сарай булган, Бикә-патша гомер иткән, диләр. Бикәнең кайсы чорларда гомер итүе турында төгәл генә мәгълүмат юк. Әлеге атама, бәлки, Бики дигән ир-ат исеме үзгәрү нәтиҗәсендә ясалгандыр дигән фараз яши. Ләкин авыл халкы бу ойконимны Бикә дигән хатын-кыз исеме белән бәйләп аңлата. “Бикә бизәнгәнче туй үткән” (безнең якта аны әкрен кыймылдаучы кешегә әйтәләр) әйтеме дә шуңа ишарәли. Бикә-патшаның җир биләмәләре күп булуы, Сәфәр, Шәбезбаш авыллары аша Минзәләгә илтүче юл төзелгәч, аның үз акчасына зур күпер салдыруы турында риваятьләр сакланган.

Икенче бер риваятьтә күрше авылны нигезләгән Кормаш исемле егетнең Богады авылы кызы Бикәне ярәшүе, киленне каршыларга 25 авылдан кешеләр җыйналуы, бик зурлап туй ясаулары бәян ителә. Имеш, бу җыен шул хөрмәткә елның-елына уздырыла башлаган. Анда бәйрәме дә, сәүдәсе дә гөрләп торган диләр. Бикә җыены уздыру ХХ гасыр башларына кадәр дәвам итә.
Теләкәй авылы тарихы

Авыл атамасы татар милләтенең иң күренекле улларыннан берсе булган Теләкәй морза исеме белән бәйләнгән.

Теләкәй батыр – ул Уфа бәлән Казан арасында иң эре җирбиләүче һәм бай булган күренекле морза. Туган елын тәгаенләп булмый. Әмма 1650-1660 еллар тирәсендә ул инде Уфа-Казан юлында искиткеч байлык та, какшамас абруй да туплап өлгергән. Аның көтүләрендәге елкылар гына да меңәр-меңәр булып исәпләнә. Мал һәм җәйләүләрне(һәм, әлбәттә, үзен) саклау өчен ул йөзәр җайдаклы отряд тота. Теләкәй җәйләүләре Агыйдел буйлап та, Ык елгасы буйлап та җәелә. Ул Агыйделдән 10 чакрым чамасы ераклыкта үз исемендәге авылны нигезләсә, Ык буенда Тәмьян, табын авылларын утар итеп тота. Аның бүгенге илеш җирендә, хәтта Чулман аръягындагы Әгерҗе, Пәнҗәр( Пьяный Бор) тирәләрендә утарлары юклыгын да инкарь итеп булмый. Атаклы рус рәссамы Иван Шишкинның атасы Иван Шишкин Теләкәйне хәтта ханнар нәселеннән булган, дип расларга җөрьәт итә. Булуы да мөмкин, чөнки Кырымнан 17 мең тирмә гәрәйлене ияртеп килгән Карабәк-Габдулла хан үз кабиләсендәге байтак нәсел-тармакларга нигез салып калырга өлгергән бит. Ә Теләкәйнең Гәрәй кабиләсеннән булуына һичбер шик юк. Марсель ага Әхмәтҗанов аныклаган Гәрәй шәҗәрәсенең 5 нче буынында ук Теләкәй исеме ярылып ята. Шәҗәрәне башлап җибәрүче аталы-уллы Чабынчы(Төнләче) белән Шәгълүәт би Агыйдел ярында Түбән Гәрәй һәм Әҗәкүл авылларын нигезлиләр. Шәгълүәт дәвамчылары булган Мерәс, Уразак, Туйчы атлы угыл вә оныклар Мерәс, Уразай, Пучы авылларына нигез сала. Ә Теләкәй морза Шәгълүәткә турун, ягъни оныгының улы туры килә. Ни үкенеч, шәҗәрәдән әтисенең исемен генә ачыклавы читен. Ә Күчем морза кабиләдәге Нугай, Мөслим, Күз(к)әй, Сәфәр, Яукилде, Бикмәт, Гозәйер(Зөбәер-?) атлы замандашлары белән бер буында туа һәм аларның һәр кайсы да үз исемнәрендәге авыллар нигезлиләр. Күчем дәвамчысы булган Акай батыр да Ык ярында Акай Күле дигән авыл нигезләп калдырырга өлгерә, әмма 1738 елда рус баскынчыларын китереп утырканнан соң аның авылы Рус Шуганына әверелә. Кыскасы, Теләкәй – Күчем – Акай нәселе Гәрәй кабиләсенең иң төп терәге булып тора, үз каһарманлыклары белән туган кабиләрне генә түгел, барча татар милләтен дан-шөһрәткә күмә. Ә безнең ут күршендәге башкорт галимнәре әнә шул дан-шөһрәтне яулап алыр өчен Гәрәй кабиләсен, иске юрган сыман, үз ягына тарткалый. Аларча гәрәйлеләр – башкорт милләтен формалаштыруда катнашкан иң төп кабиләләрнең берсе, шулай икән Теләкәй – Күчем – Акайларда – башкорт.

Менә шул урыс руханилары 1680 еллар үрендә гомер-гомергә татарныкы булган гүзәл җирләрне монастырьлар өчен тартып ала башлый. Минзәлә тирәсендәге җирләрне – Богоявленский монастыре, Агыйдел тамагының уңъяк ярын, бүген Красный Бордан алып Сарапулга кадәр сузылган мәйданны Саввино-Сторожевский монастыре руханилары эләктерә һәм андагы татарларны сазлыкларга куа. Ул гына да түгел, Петр белән Иван Алексеевичлар кечкенә булудан файдаланып Мәскәүдәге тәхеткә утырырга җыенган Софья 1681 елның 16 маенда чукынырга теләмәгән татар морзаларының җирләрен тартып алу турында махсус Указ чыгара. Ә Теләкәй морза, Сәет Ягъфәр улы шикелле феодаллар мондый талауга түзеп тора алмый. Нәкъ шуларның яшерен фәрманы буенча Казан һәм Уфа юлы крестияннары ярсулы фетнәгә күтәрелә. Агыйдел буендагы Каракүл, Бөре, Сарапул кирмәннәре чолганышка алына, Пьяный Бор, Николо-Березовск авыллары талана. Фетнә башлыклары, тиз арада чапкыннар куып, калмыклар хакиме Әюкә тайшәне дә ярдәмгә чакыралар. 1682 елның апрелендә фетнә инде Кама аръягына да җәелә. Май аенда татар-башкорт җайдаклары Уфа каласын чолганышка ала. Әмма Уфа воеводасы А. Коркодинов 28 май көнне аларның чылбырын бик тиз өзеп чыга һәм фетнә аеруча куркыныч төс алган Минзәлә төбәгенә ашыга. Фетнәчеләр карательләр гаскәрен Ык ярында каршылый.

Теләкәйгә иң элек 7 генә гаилә күчеп утырган, авыл шуннан тармакланган икән. Тора-бара Теләкәй ике мәхәлләле авылга әверелгән, Акмал белән Габдерәхим хәзрәт соңгы муллалары булып торган. Мөзәммәтдин исемле хәзрәтнең зур мәдрәсә тотуы да мәгълүм. Шәриф, Шәйдулла, Газиз Камалый, Галиулла шикелле байлар тегермәннәргә һәм 50-60ар ир-ат, 20-30 сыер, 150-200 баш сарыкларга, меңәр дисәтинә чәчүлек җирләргә хуҗа булып торганнар. Ләкин ярлылар да газап чиккән. Газиз исемле бер кеше ачлык елында нәрсәдер урлагач, авылдашлары аны малае белән бергә кабер казырга мәҗбүр иткәннәр һәм тереләй көе шунда җирләгәннәр.

Ләкин теләкәйлеләр Октябрь инкыйлабыннан соң аклар яисә Колчак армиясенә кушылуныны артыграк санаганнар. Назиф һәм Шәех Закировлар, Кәрам Зарипов, Акмал Мәрваров, Халик һәм Мәгъфүр Сабировлар, Әюб Төхфәтуллин, Дәүләт Гәрәев, Хәсән Гайнуллин, Әдһәм Афзалов, Зыязетдин Зыязов, Гариф Биктимеров, Даян Мәннәнов, Нәҗип һәм Лотфулла Сәйфуллиннар, Сабирҗан Габделхаков, Разетдинов, Зыязетдинов һәм тагын әллә никадәрле егетләр атлы сугышчылар булып киткән. Ләкин Ленин хөкүмәте “без Башкортстанга союздаш дәүләт булып яшәргә ирек бирәбез”, дигән ялган вәгъдә ташлагач, алты дивизия белән бергә Теләкәй җайдаклары да Кызыл Армия ягына чыккан. !Әҗәт”не 1928 елда колхозга куып кертү хәрәкәте кузгалгач түләгәннәр. Башта 237 хуҗалык куып кертелгән колхозларны Сталинның мәгълүм мәкаләсеннән соң 29га гына калгач, Теләкәйнең 20гә якын “кулагын” Себергә озатканнар. Бөек Ватан сугышына киткән 162 ирнең дә тик 50се генә туган якларына ярым-исән кайткан. Теләкәйнең аерым гомер итүен өнәмичә, 1950 елларда күршедәге, заманында нәкъ үзләре шикелле үк Әгерҗе җиреннән килеп төпләнгән Исәнбай авылы халкы белән “никахлаштырып”, “Октябрь” дигән колхоз ясаганнар.

1928 елда колхозларга куп кертү башлангач, Фарсал һәм Хатмулла кулакларны, Гыйләҗетдин, Галимулла, Фәйзулла Шәмсиев, Д. Килдияр, Галимҗан һәм Габсәлам Хәмәтуллин, Хөснияр Дәүләтьяров кебек урта хәллеләрне, Нуриман, Надир һәм Салих кебек муллаларны, хәтта мәзиннәрне дә Урал аръягына куып “сындырганнар”. Ләкин төзегән колхозлары гына һаман мантымаган. 1929 елда 12 хуҗалыкка калган колхоз тагын дүрт елдан соң барча йортларның да байлык-терлекләрен үзенә җыйган. Закирҗан Ахунов җитәкләгән 18 кешелек комсомол ячейкасының тәкъдиме буенча, хуҗалыкка “Радио” исеме кушканнар. Колхоз белән башта Габдулла Сабиров, аннары Исрафил Рәхмәтуллин җитәкчелек иткән. 1933 елда да колхоз милкендәге байлык 33 сабаннан, кулаклардан талап алган бер лобогрейка, бер атлы ургыч һәм ашлык сугу машинасыннан артмаган. Шуңа күрә 1931 елда бер хезмәт көненә - 12, алдагы елда нибары 5әр килограмм гына ашлык өләшкәннәр. 1936 елда да хуҗалыкның хәле яхшырмаган. Әтисе Габсаттар симәнә ашлыгы урлаган өчен улы Фәсхи Әгъләмовның аны властьларга барып сатуы шикелле яман хәлләр туу шул турыда сөйли.

155 хуҗалыклы Иске Теләкәй авылы Бөек Ватан сугышына 190 ир-егетне озата, аларның 112се кире әйләнеп кайтмый. Шул ирсезлек тә өстәлгәч, хәерчелек һәм ярлылык “Радио” колхозын ничә еллар буе озата килә. 1950 елда да колхозда 2 печән чапкыч, 2 лобогрейка, 60 баш ат, 10 эш үгезе, 20 баш сыер, 85 баш тана белән бозау, 33 арба һәм 46 чана исәпләнә. Колхозчылар бөртеклеләрнең бер гектарыннан 5-6 центнер, һәр сыердан 760 килограмм сөт алуга гына ирешәләр. Дәүләткә нибары 960 центнер күләмендә икмәк озатыла.



1934 елда ачылган җидееллык мәктәп тә кунаклардан калган йортларны сүтеп салынган була. Фәкать 1950 елда, Зәки Сәрвәров атлы авылдашлары директор булып билгеләнгәч кенә, Теләкәйдә урта мәктәп ачыла. Ул 25 ел буе җитәкчелек иткән вакытта авылның кирпечтән салынган яңа мәктәбе дә пәйда була. Мәктәптән галимнәр, атказанган сәнгать эшлеклеләре, югары дәрәҗәдәге хәрбиләр үсеп чыга башлый.
Иске Байсар авылы тарихы

Иске байсар 1977 елгы татар энциклопедиясенә 1754 елгы авыл булып кергән.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет