[Б] авазы, Б,б хәрефләре



жүктеу 53.5 Kb.
Дата11.06.2016
өлшемі53.5 Kb.
Саба районы Шекше урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укытучысы Гибадуллина Ризәлә Хәйдәр кызының Әдәби уку дәресеннән план конспекты
Тема: [Б] авазы, Б,б хәрефләре.


Теманың максаты: укучыларны тартык[ б] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе формалаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү; табигатькә сакчыл караш формалаштыру.
УУЭ:
Шәхси
: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.


Эш формалары: фронталь, парлап, индивидуаль.
Материал: И. Х. Мияссарова “Әлифба” 65-67 бит;

И.Х.Мияссарова “Әлифба” укытучылар өчен методик кулланма.



Җиһаз: компьютер,интерактив такта, презентация,биремле карточкалар.

Дәреснең тибы: яңа тема өйрәнү

Метод һәм алымнар: әңгәмә,парларда эшләү,индивидуаль эш.

Теманың төп эчтәлеге,терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья,математика.
Дәреснең структурасы:

1.Оештыру өлеше.

2.Үзбилгеләмә, эшчәнлекнең алымнарын билгеләү. Уку мәсьәләсен кую.

3. Уку мәсьәләсен чишү, танып-белү эшчәнлеге:

- белемнәрне актуальәштерү;

- тартык [б]авазын ишетеп таный белергә өйрәнү; аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру;

4.Рефлексия.


Дәрес барышы.

I.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле иртә балалар !

Исәнмесез, саумысез!

Күтәренке кәеф белән

Дәресебезне башлыйбыз!

-Безнең дәресебезгә бүген кунаклар килгән . Алар төрле мультфильм геройлары. Беренче кунагыбыз кем икән? (Маша)



Слайд1

Ул безгә хәрефләр алып килгән, тиз генә шул хәрефләрне укып күрсәтик әле.



II. Актуальләштерү.

-Укучылар, ягез әле, үткәннәрне искә төшереп кабатлап алыйк.Тактадагы хәрефләрне укып күрсәтегез әле. .



Слайд2,3

а Н Ң у о Л р м э Й М ф

-Бу хәрефләр турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?

(Монда сузык һәм тартык авазлар бирелгән. Аларны 2 күплеккә бүләргә була: 1нче күплек- сузык авазларны белдерүче хәрефләр, 2 нче күплек тартык авазларны белдерүче хәрефләр; баш һәм юл хәрефләр; ң хәрефе дөрес язылмаган ,чөнки татар телендә ң авазыннан башланган сүз юк. )



III.Уку мәсьәләсен кую.

-Икенче кунагыбыз-Лунтик . Ул да безгә ярдәм сорап килгән. Ул яңа хәреф өйрәнгән һәм шул хәреф белән дәфтәренә яңа сүзлр язган булган . Бу сүзләрне иптәшләренә күрсәтергә дип барганда , кайбер хәрефләре төшеп калган. Ул хәрефләрне табарга булышабызмы?

Аның өчен тактадагы сүзләрне дөрес итеп укырга кирәк.

Слайд4

...алык ...үләк

...асу ...үре

...ака ...үрек

-Лунтикның нинди хәрефе төшеп калган? (Б хәрефе)

Слайд 5

-Димәк, без бүген нинди аваз һәм хәрефне өйрәнербез?

([б] авазын һәм Бб хәрефләрен өйрәнербез.)

-Ни өчен сүзләр ике баганада бирелгән? (Беренче баганада калынәйтелешле, икенче баганада нечкә әйтелешле сүзләр язылган)



IV. Уку мәсьәләсен чишү.

-Хәрефләр кассасыннан Ф хәрефен кайсыгыз табып күрсәтер?

- Бу хәреф нинди өлге элементлардан тора ?

-Әйдәгез, конвертлардан өлге элементларын алабыз һәм бу хәрефне төзибез (1,17,9 нче элементларны кулланырга мөмкин).

-Ягез әле, [ф]авазын әйтеп карыйк.(Авазны әйтеп карау.)


  • Авазны әйткәндә авыз эчендә тынның тоткарланып калуы күренә, димәк, тартык аваз. Колакларны каплап тикшерик, аваз колакларга барамы? Димәк , яңгырау.

Слайд 6

Бу баш Б хәрефе. Без аны кайларда кулланабыз? (Кеше исемнәре, шәһәр, авыл исемнәре һ.б язганда.)



  • Бу юл б хәрефе.Бу хәреф кайда языла? (Бу хәреф сүзнең башында, уртасында, ахырында языла.)

Физминутка

Автобуска утырдык


Сәяхәткә җыендык.
Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Сәяхәткә җыендык.
Барабыз урман аша,
Безгә кояш елмая.
Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Безгә кояш елмая.

Слайд 7

  • Алдагы кунагыбыз -куян ,безгә табышмак алып килгән. Әйдәгез, бергәләп җавабын табабыз.

Канаты бар, оча алмый,

Коры җирдә йөри алмый. (балык) Слайд8

-Бу сүзне иҗекләргә бүләргә һәм аваз анализы ясарга кирәк.

Ба-лык.


[б]- тартык аваз, яңгырау.

[а]- сузык аваз, калын

[л]- тартык аваз, яңгырау

[ы] - сузык аваз, калын

[к] – тартык аваз ,саңгырау.

- Дәреслекнең 65 нче битен ачабыз һәм бирелгән кушылмаларны укыйбыз.



Слайд9

аб әб ба бә

ыб эб бы бе

уб үб бу бү



  • Баганалап бирелгән сүзләрне уку. 66 бит.

Дәреслектәге рәсемнәр буенча әңгәмә.

  • Рәсемдә нинди бәйрәм күрсәтелгән?(Сабантуй бәйрәме)

  • Ә сез Сабантуй бәйрәмен яратасызмы?

  • Анда нинди уеннар уйныйлар?(Балалар җавабы тыңлана).

“Болында” хикәясен уку.

  • Хикәядә нинди кеше исемнәре очрады?

  • Алар ничек язылган? (Баш хәрефтән язылган)

  • Ни өчен? (Кеше исемнәре баш хәрефтән языла).

V.Эшчәнлеккә контроль һәм бәя.

Слайд 10

  • Безнең дәрескә бүген ябалак та килгән әле. Ләкин ул буш кул белән килмәгән , безгә төрле биремнәр алып килгән. Әйдәгез,шул биремнәрне үтик әле.

  1. Бирелгән хәрефләрдән без бүген өйрәнгән хәрефне генә билгелә. абрпаебтрпбболшгбҗбртб

-Алар ничәү? (7)

Эшләрне парларда тикшерү.



  1. -Кисмә хәрефләрдән [б] авазы кергән берәр сүз төзегез.

  2. Шул сүз белән җөмлә төзегез.

  3. “ Кайсы артык?”уены

Басма,абага, бүләк, бака

-Кайсы артык? Ни өчен? (бүләк- нечкә әйтелешле сүз)

Банан, болын, Бану, балан

(Бану- кеше исеме)

Балык, басу, песи, буран.

(песи сүзендә б хәрефе юк).



VI. Йомгаклау.

-Без бүгенге дәрестә нинди аваз белән таныштык? ([б] авазы)

-Ул нинди аваз? (тартык аваз, яңгырау)

Слайд 11

-Афәрин укучылар! Сез бүген бик тырышып эшләдегез. Сезнең җаваплар кунакларга да бик ошады.



VII. Рефлексия.

  • Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?

  • Кәефләрегез ничек?

(Смайллар ярдәмендә күрсәтәләр)

Карточка №1

Бирелгән хәрефләрдән без бүген өйрәнгән хәрефне генә билгелә. абрпаебтрпбболшгбҗбртб

Алар ничәү? ___________

Карточка №2
Кайсы сүз артык?

Басма,абага, бүләк, бака



Банан, болын, Бану, балан

Балык, басу, песи, буран.


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет