Балтач энциклопедиясе


Сибагатуллина Җәмилә Абдулла кызы



бет12/26
Дата27.06.2016
өлшемі1.4 Mb.
#161665
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   26

Сибагатуллина Җәмилә Абдулла кызы — мәгариф хезмәте ветераны.

1946 елның 27 апрелендә Иске Салавыч авылында туган. Салавыч җидееллык мәктәбендә укый, 1964 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда Салавыч мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли башлый. Ул үзенең бөтен хезмәт юлын менә шушы авыр да, мәшәкатьле дә һәм мавыктыргыч та булган изге эшкә багышлады. Салавыч мәктәбен тәмамлап тормыш юлына чыккан һәркем үзенең балачагын искә төшергәндә беренче булып Җәмилә апаларын күз алдына китерә, аның җитәкчелегендә үткән кичәләрне, походларны хәтереннән кичерә булыр. Аның яшь буынга әхлакый тәрбия һәм белем бирүдәге тырыш хезмәте бәяләп бетергесез, мәктәптә үткәрелгән һәртөрле тәрбияви һәм күңел ачу чараларының башлап йөрүчесе-оештыручысы ул булды. Мәктәптә һәм авыл яшьләре арасында үзешчән сәнгатьне үстерүдә армый-талмый эшләде. Авыл халкы, колхозчылар өчен ул ялкынлы агитатор, пропагандист булды.

Җ.Сибагатуллина үзенең белемен күтәрү өстендә даими эшләде. 1971-1974 елларда читтән торып Казан университеты каршындагы пионервожатыйлар хәзерләү курсында, 1976-1979 елларда Татарстан укытучылар белемен күтәрү институты каршында оештырылган өч еллык музыка укытучылары хәзерләү курсында укыды.

Җ.Сибагатуллинаның игелекле хезмәте югары бәяләнде. ВЛКСМ өлкә комитеты аңа «Вожатый-методист» исеме бирде. Ул «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы». 1986 елда Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды. 1997 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Җ.Сибагатуллина бүген дә балалар арасында, актив җәмәгать эшендә.
Сираҗетдинов Тәбрис Гыйззәтулла улы — хезмәт алдынгысы.

1950 елның 2 февралендә Шода авылында туган. 1967 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. 1968-1969 елларда Арча районы Үрнәк авылындагы һөнәр училищесында укый, киң профильле механизатор, шофер һөнәрләре ала. Хезмәт юлын туган авылындагы «Якты юл» колхозында комбайнчы булып башлый.

1969-1971 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Армия сафларыннан ул Яр Чаллы шәһәренә кайта. Яшьләрнең зур энтузиазм белән яңа шәһәр торгызган, КамАЗ гигантын төзегән чоры. Т.Сираҗетдинов шәһәрнең җиденче автохуҗалыгында шофер булып эшли. 1973 елда «Камснаб» трестына шул ук эшкә килә. Шушы предприятиедә ул 25 ел хезмәт итә. Алдынгы шофер «Хезмәттәге батырлык өчен» медаленә лаек була . 1986 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә «Камснаб» универсаль акционерлык җәмгыятенең автоматик төяү-бушату машинасы кранчы-шоферы булып хезмәтен дәвам итә.
Сираҗиев Илдар Шамил улы — табиб, медицина фәннәре кандидаты.

1954 елның 18 маенда Арча районының Яңа Кенәр авылында туган. 1971 елда алтын медаль белән Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. 1977 елда институтны тәмамлый, ике ел хирургия кафедрасында ординатура үтә.

1979 елда Республика клиник хастаханәсендә хирург булып хезмәт юлын башлый. 1987 елдан—иң югары квалификацияле хирург. 2000 елда, Санкт-Петербург медицина академиясендә диссертация яклап, медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алды. 2002, 2003 елларда «Профессиясе буенча иң яхшы» республика конкурсларында җиңүче булды.

И.Сираҗиев, югары хәзерлекле белгеч буларак үзенең практик һәм фәнни эшчәнлеген дәвам итә. Ул үзен үстергән һәм тәрбияләгән Балтач төбәгенә, аның кешеләренә үтә дә игътибарлы.

1995 елда сәламәтлек саклау өлкәсендәге олы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының атказанган табибы исеме бирелде.
Сираҗиев Фәрзетдин Сираҗетдин улы — хезмәт ветераны.

1930 елның 27 июлендә Сәрдек авылында туган. 1944 елда Пыжмара мәктәбендә укып җиде сыйныф белем ала. 1947 елга кадәр колхозда бригада эшчесе була. Махсус курслар тәмамлап тракторчы һөнәре ала, 1950 елга кадәр тракторчы булып эшли. 1950-1960 еллар дәвамында «Кама» колхозының тракторчылар бригадасына җитәкчелек итә. 1960-1972 елларда—колхозның механигы. 1978-1991 елларда дуңгызчылык фермасы мөдире булып уңышлы эшләде.

Ф.Сираҗиев хезмәт биографиясенең төп өлешен урта звено җитәкчесе буларак кешеләр белән эшләүгә багышлады, кешеләрне эшкә туплауда чын фидакарьлек күрсәтте, үзе җитәкләгән кешеләр мәнфәгате белән яшәде. Аңа зур оештыру сәләте хас. Кайсы гына участокта булса да бөтен барлыгын биреп хезмәт итте, бүтәннәрдән дә шуны таләп итте. Менә шушы хезмәтләре өчен 1989 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән югары абруйлы исем бирелде.

Хәзерге вакытта пенсиядә, Сәрдек авылында яши.


Сираҗиев Шамил Фәхретдин улы — совет һәм партия эшлеклесе.

1925 елның 12 августында элекке Кызыл Юл районының Иске Кенәр авылында туган. Җиде сыйныф белем алгач Арча районының «Чулпан» колхозында эшли. 1943-1950 елларда армия сафларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында катнаша.

Армиядән кайткач Кызыл Юл район Советы башкарма комитеты секретаре булып эшли башлый. Алга таба социаль-тәэминат бүлеге инструкторы, башкарма комитет рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1955-1959 елларда Казанда Югары партия мәктәбендә укый. Укуын тәмамлап кайткач Дөбьяз һәм Саба районнарында хезмәт ияләре депутатларының район Советы рәисе урынбасары хезмәтен башкара.

Ш.Сираҗиев 1965 елда КПССның Балтач район комитетының икенче секретаре итеп сайлана, аның алдагы хезмәт юлы тулысынча Балтач районына багышлана. 1970 елда хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе итеп тәкъдим ителә. 1978-1985 елларда—КПССның Балтач район комитетының беренче секретаре . 1985 елдан соң пенсиягә чыгып Казан шәһәрендә яшәде.

1964-1966 елларда читтән торып укып Минзәлә колхоз-совхоз техникумында укыды һәм зоотехник белгечлеге алды.

Ш.Ф.Сираҗиев районның совет һәм партия органнарына җитәкчелек иткән чорда районның күп кенә масштаблы хуҗалык һәм социаль-мәдәни мәсьәләләре хәл ителде. Таш түшәлгән юлларның киң челтәре барлыкка килде, районга газ килеп җитте, күп мәгариф, мәдәният, медицина объектлары төзелде.

Олы хезмәтләре, сугыш елларында күрсәткән кыюлыгы өчен 1966 һәм 1981 елларда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1985 елдда Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнде. Татарстан АССР Югары Советының унынчы чакырылышына депутат итеп сайланды. Ул шулай ук раон Советы депутаты, КПССның район комитеты, аның бюросы әгъзасы булды.

Ш.Ф.Сираҗиев 1997 елның 22 июнендә вафат булды. Кабере Яңа Бистәдәге татар зиратында.


Сираҗиева Ләмига Фатыйх кызы — мәгариф хезмәте ветераны.

1929 елның 5 июлендә Кукмара районының Чишмәбаш авылында туган. 1948 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1950-1959 елларда Кызыл Юл районының Яңа Кенәр урта мәктәбендә,1959-1963 елларда Дөбьяз урта мәктәбендә, 1963-1965 елларда Саба урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта. 1958 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

Л.Ф.Сираҗиева 1965-1985 елларда Балтач урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укытты.Районыбызда мәгариф эшенә ул үзенең ике дистә ел гомерен багышлады. Укытучы буларак ул тирән белеме, югары методик хәзерлеге, хезмәт сөючәнлеге, төгәллеге белән аерылып торды. Укучылар белән индивидуаль эшләүгә зур әһәмият бирде. Аның укучылары еш кына район һәм республика олимпиадаларында җиңүче һәм призерлар булдылар.

Тырыш хезмәте өчен 1959 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнде. 1973 елда Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелде.

Казан шәһәрендә яши.
Сираҗиева Разия Сираҗетдин кызы — хезмәт ветераны.

1914 елның 3 сентябрендә Арбаш авылында туган. Башлангыч белем ала һәм бик иртә, бала килеш хезмәт юлын башлый—һөнәрчелек белән шөгыльләнә. 1927-1934 елларда Балтачтагы «Мехчы» артеле заказлары белән өендә мех әйберләр тегә. 1934-1941 елларда туган авылындагы колхозда бригада эшләрендә йөри. Бөек Ватан сугышы башлангач оборона корылмалары төзүгә мобилизацияләнә, җир казу, вагон төяү, урман кисү кебек авыр эшләрдә 1947 елга кадәр эшли.

Туган авылына кайткач Р.Сираҗиеваны колхоз атларын карарга куялар. Тиздән сөтчелек фермасына сыер саварга күчерәләр. Бу хезмәттә ул егерме елдан артык эшли, колхозның иң алдынгы савымчыларының берсе була, район буенча барган социалистик ярышта җиңүләр яулый.

Р.Сираҗиеваның тырыш хезмәт белән яулаган бүләкләре арасында колхоз идарәсенең, район җитәкчелегенең Мактау Грамоталары күп. Аның исеме районның Мактау Китабына кертелде. Ул берничә медаль иясе. 1966 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.

1996 елның 22 ноябрендә вафат булды.
Сирай Дифгат (Сираев Дифгат Шәмси улы) — шагыйрь, журналист.

1933 елда Алабуга районының Камай авылында туган. Шушында урта мәктәп тәмамлый, дүрт ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армия хезмәтеннән кайткач Менделеевск шәһәрендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшли. Шушы чорда район һәм республика газеталарына языша башлый, шигырьләр яза. Алабуга педагогия институтының филология факультетының читтән торып уку бүлегенә керә, аны 1964 елда тәмамлый. Менделеевск, Калинин, Минзәлә районнары газеталарында хәбәрче, колхозда партия оешмасы секретаре булып эшли.

1965 елда Д.Сирай Балтач район газетасында җаваплы секретарь булып эшли башлый. 1969-1972 елларда аның редакторы була. Шушыннан Мәскәүгә Югары партия мәктәбенә укырга җибәрелә. Укуын тәмамлап кайтканнан соң гомеренең ахырына кадәр «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә эшләде.

Шагыйрь һәм журналист буларак Д.Сирайның иҗат активлыгы бигрәк тә Балтач районында эшләү чорына туры килә. Ул берничә шигырь җыентыгы авторы. Алар арасында «Саумы, тормыш» (1968), «Кеше турында җыр» (1974), «Мәхәббәтем» (1983) җыентыкларын әйтергә була. 2003 елда «Үзәннәрдә калам» исемле күләмле шигырь җыентыгы дөнья күрде.

1985 елда фаҗигале рәвештә вафат булды.

Д.Сирайның туган авылындагы мәктәптә аның тормышына багышланган музей эшли.


Ситдиков Марат Сәүбән улы — галим, икътисад фәннәре кандидаты.

Балтач авылында 1937 елның 15 июлендә туган. 1954 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан финанс-икътисад институтына укырга керә. Институтны 1959 елда тәмамлый, Мари АССР Финанс министрлыгының контроль-ревизия идарәсендә эшли.

1964 елда үзе укыган институтка кайтып укыта башлый, шунда аспирантурада укый. 1975 елда Мәскәү ит-сөт сәнәгате технология институтында диссертация яклап икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. 1975-2003 елларда— Казан химия-технология институтының икътисад кафедрасы доценты.

М.Ситдиков сигез дистәдән артык нәшер ителгән фәнни хезмәтләр, методик эшләнмәләр авторы.

Озакка сузылган каты авырудан 2003 елның 25 гыйнварында вафат булды.
Ситдикова Нәсимә Ситдик кызы — мәгариф хезмәте ветераны.

1933 елның 17 октябрендә Сосна авылында туган. Сосна җидееллык мәктәбен, 1951 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда Сосна мәктәбендә пионервожатый булып эшли башлый. 1952-1953 уку елында Пүскән башлангыч мәктәбендә укыта. 1953 елдан—Кили башлангыч мәктәбе укытучысы. Ул эшләгән елларда Кили мәктәбе район башлангыч мәктәпләре өчен алдынгы тәҗрибә үзәгенә әверелде, аның эше бөтен республика күләмендә пропагандаланды.

Н.Ситдикова 1956 елда Татарстан укытучыларының икенче съездында делегат булып катнашты. 1967 елда алдынгы укытучының исеме район Почет Китабына кертелде. Киң күләмдә җәмәгать эше алып барганы өчен район җитәкчелеге тарафыннан күп Мактау Таныклыклары белән бүләкләнде. 1974 елда Н.Ситдиковага Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелде.
Солтанов Илдус Әгъләм улы — хезмәт алдынгысы.

1964 елның 9 апрелендә Арча районының Лесхоз поселогында туган. Шушында сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң Үрнәк һөнәр училищесында укып тракторчы-машинист һөнәре ала һәм Лесхоз сигезьеллык мәктәбендә хезмәт һәм физик культура дәресләре укыта.

1983 елда И.Солтанов «Балтач газы» җитештерү-эксплуатацияләү идарәсендә шофер булып эшли башлый. Хезмәтенә җаваплы карашы, төгәллеге, техниканы яхшы белүе аны районыбызның иң алдынгы транспортчылары сафына китерде.

Озак еллар дәвамындагы нәтиҗәле хезмәте өчен 2004 елда И.Солтановка Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре исеме бирелде.


Солтанов Рафис Фарадис улы — авыл хуҗалыгы белгече.

1955 елның 10 маенда Бөрбаш авылында туган. Бөрбаш һәм Балтач мәктәпләрендә укып 1972 елда урта белем ала. Шул ук елда Чавал авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. 1975 елда аны тәмамлап агроном белгечлеге ала һәм «Балтач» совхозына эшкә кайта. Тик аңа озак эшләргә туры килми—ул хәрби хезмәткә чакырыла. 1975-1977 елларда Совет Армиясе сафларында була.

Армиядән соң совхозда бригадир булып хезмәт юлын дәвам итә. 1979 елдан—совхозның баш агрономы.

1980-1985 елларда читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтында укый, галим-агроном белгечлеге ала.

1988 елның июлендә авылдашлары Р.Солтановны «Бөрбаш» совхозының директоры итеп сайлыйлар. Ул агроном һәм директор булып эшләгән чорда хуҗалык игенчелек культурасын күтәрү, игеннәрнең уңышын үстерү юнәлешендә чын мәгънәсендә сикереш ясады. Бәрәңге игү югары табыш китерүче тармакка әйләнде. Терлек азыгы культуралары игү индустриаль технология белән алып барыла. Нәтиҗәдә терлекчелек продуктлары җитештерү елдан-ел үсә. Җаваплылыгы чикләнгән «Бөрбаш» җәмгыяте бүген районның иң ныклы икътисадый базалы хуҗалыкларының берсе. Күп мәртәбә икътисадый-җитештерү нәтиҗәләре буенча, хуҗалык итүнең аерым тармакларының еллык нәтиҗәләре буенча ярышта җиңү яулап, хезмәт алдынгыларының район җыены сәхнәсендә хакимиятнең Мактау Таныклыкларын, кыйммәтле бүләкләр алды. 2004 ел нәтиҗәләре буенча дә бу хуҗалык игенчелек өлкәсендә, бәрәңге игүдә, сөт җитештерүдә җиңүче булып танылды һәм шундый бүләкләргә лаек булды. Бу казанышларда хуҗалыкның җитәкчесе Р.Солтановның роле хәлиткеч әһәмиятле.

Авыл хуҗалыгын үстерүдәге олы хезмәтләре өчен Р.Ф.Солтановка 1994 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде.


Сөләйманов Габделгани Сөләйман улы — сугыш өәм хезмәт ветераны.

1889 елда Кариле авылында туган. Шушы авыл мәдрәсәсендә белем ала. Бала һәм үсмер еллары авыр крестьян хезмәтендә уза.

Г.Сөләйманов бик яшьли патша армиясенә алына һәм беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. Батыр сугышчы була Габделгани—ул солдат батырлыгының иң югары билгесе булган изге Георгий орденының (татар халкы аны Георгий тәресе дип атаган) Өченче һәм Икенче дәрәҗәсе белән бүләкләнгән.

Буталчык революция еллары егетне солдат хезмәтеннән коткара. Ул туган ягына кайтып тыныч хезмәткә алына—русча белүче, яхшы ук укырга-язарга өйрәнгән Г.Сөләйманов Арча төбәгендә волость идарәләрендә эшли. Туган авылына кайтып колхоз производствосында хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышы башлангач ирләрдән бушап калган авылның халкы аны Кариле авылындагы Сталин исемендәге колхозга рәис итеп сайлый. Бу тынгысыз еллар өчен сирәк хәл—ул шушы постта унбер ел дәвамында эшли. Аның тырышлыгы белән колхозда беренче мәртәбә яшелчәчелек бригадасы барлыкка килә.Яшелчә үстерүдәге уңышлары белән рәис Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша, күргәзмәнең алтын медале белән бүләкләнә.

Г.Сөләйманов 1960 елда вафат була, Кариле авылы зиратына җирләнә.


Сөләйманов Нургаян Сөләйман улы — хәрби хезмәткәр, полковник.

1937 елның 10 гыйнварында Чепья районының Кече Сәрдек авылында туган. Сәрдектә башлангыч белем ала, Киров өлкәсенең Малмыж районы Рожки авылындагы җидееллык мәктәптә укый. Аны тәмамлагач 1951 елда Казандагы хәрби һава көчләренең махсус мәктәбенә укырга керә.1956-1961 елларда Ленинград өлкәсенең Гатчино шәһәрендә А.С.Попов исемендәге Югары хәрби диңгез радиотехника инженерлары училищесында укый.Училищены тәмамлагач СССР Кораллы көчләренең төрле частьларында инженерлык хезмәтендә була.

1981 елдан Н.Сөләйманов инженерлык гаскәрләре полковнигы. Ул«СССР Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденының өченче дәрәҗәсе кавалеры. Күп медальләр белән бүләкләнгән.

Бүгенге көндә отставкада, Мәскәү шәһәрендә яши.


Сөләйманов Шәүкәт Гали улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1922 елның 10 июлендә Кариле авылында туган. Соснада җиде сыйныф белем алганнан соң бер ел Балтач урта мәктәбендә укый. Бераз колхозда эшли һәм Казан шәһәренә китә. Монда ул дары җитештерү заводында эшли. Шушыннан 1941 елда Бөек Ватан сугышына китә.

Ш.Сөләймановның сугыш юлы авыр һәм үтә фаҗигале. Сугыш чыныгуын ул Сталинград янында ала. 1942 елда авыр бәрелеш вакытында каты яралана һәм әсирлеккә төшә. Аңа 1944 елның башына кадәр әсирлек ачысын татырга туры килә. Берничә иптәше белән 1944 елның гыйнварында качып үз гаскәрләребез янына чыга. Күпсанлы тикшерүләр үтәргә насыйп була аңа. Аннан соң бер ай штраф ротасында сугыша. Үзенең батыр һәм илгә тугъры солдат икәнен раслагач кына аны Беренче Украина фронтына миномет частьларына билгелиләр. Тиздән ул кабат яралана. Савыгып чыкканнан соң Дүртенче Украина фронты составында сугыша. Җиңү көнен Прага шәһәрендә каршылый.

Аның батырлыклары Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. күп медальләр белән бәяләнә.

Сугыштан соң Ш.Сөләйманов туган авылында колхозда эшли. Үрнәктәге һөнәр училищесында укып механизатор һөнәре ала, МТС комбайнчысы буларак районыбыз колхозлары кырларында биш ел игеннрне урып җыя. Аннан соң Тимирязев исемендәге колхозда бригадир булып эшли. Лаеклы ялга «Сельхозтехника» берләшмәсеннән чыга.

Хәзерге вакытта ветеран туган авылы Кариледә яши. Аның хезмәт эстафетасын тәрбияләп үстергән биш баласы дәвам итә.


Старцев Николай Петрович — дин эшлеклесе.

1823 елда туган. 1846 елда Вятка духовный семинариесен тәмамлый. 1847 елда Чепьяның Троицкий чиркәвенә священник итеп билгеләнә. Аның мондагы хезмәте1863 елга кадәр дәвам итә.

Н.Старцев миссионерлык белән актив шөгыльләнә. Татар, мари, удмурт телләрен балачактан әйбәт белүе аңа бу эштә нык ярдәм итә. Туган урыны безгә билгеле булмаса да, әлеге телләрне, мондагы халыкның гореф-гадәтләрен, көнкүрешен яхшы белүе аның безнең төбәктән чыкканлыгына төпле бер дәлил булып тора. Руханиның 1848-1856 еллар дәвамында 139 мәҗүси удмурт һәм мари кешесен, 1860 елда өч мөселманны, 1862 елда биш мәҗүсине, 1863 елда унике мәҗүсине носари (православие) диненә күндергәнлеге мәгълүм.

Шушы хезмәтләре өчен ул Изге Синод тарафыннан 1850 елда Владимир ленталы бронза тәре һәм 1861 елда билбау (набедренник) белән бүләкләнгән.

Чепьядан соңгы хезмәте һәм язмышы әлегә безгә билгеле түгел.
Степанова Фекла Степановна — хезмәт ветераны.

1932 елның 1 июлендә Югары Субаш авылында туган. 1948 елда Субаш җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм шул елдан аның хезмәт биографиясе башлана. Ул колхозда бригада эшләренә йөри. Саба һәм Лаеш районнарында урман кисү, агач хәзерләү эшләрендә була.

Ф.Степанова Тукай исемендәге колхозда терлекчелекнең барлык тармакларында көчен сынады дияргә була. 1957 елда тавык фермасына эшкә килә. 1958-1961 елларда куян фермасында хезмәт итә. Кайда гына булмасын, сынатмый, ихлас күңелен биреп эшли. Әнә шунлыктан аны әледән-әле эш авыр барган участокка күчерәләр. Куян фермасыннан яшь бозаулар карарга килә. 1962 елда үрчем дуңгызларын карый башлый һәм, ниһаять, монда 1979 елга кадәр эшли. Ул—районда дуңгызлардан иң күп үрчем алучылар рәтендә. Һәр төп ана дуңгыздан уртача 28 балага кадәр алып үстергән еллары булды. Әле бу фермадан киткәч тә колхоз производствосының башка тармакларында намуслы хезмәтен дәвам итте.

Ф.С.Степанованың фидакарь хезмәте үзенең югары бәясен алды. 1974 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале белән бүләкләнде. 1971 елда аңа «Почет билгесе» ордены бирелде. 1979 елда Татарстан АССРның атказанган терлекчесе исеменә лаек булды.

Ф.С.Степанова лаеклы ялда, туган авылында яши.

Т
Таҗетдин әл-Иштирәки (Таҗетдин бине Габдрәшит бине Мортаза бине Исмәгыйл бине Нурмөхәммәт әл-Иштирәки) — дин эшлеклесе.

Бөгелмә өязендәге Иштирәк авылында туган. Башлангыч белемне Мәчкәрә мәдрәсәсендә ала. Казанга килә һәм башта мелла Габделхалик бине Әгъзам һәм Мөхәммәтрәхим ахунда, аннан соң беренче җәмигъ мәчете имамы мелла Ибраһимда белем ала. Ибраһим хәзрәтнең кызына өйләнә һәм Сосна авылына килеп имам-хатыйб, мәдрәсә мөдәррисе була. Берничә дини әсәр язып бастыра. Габденнасыйр Курсави кебек олы шәхеснең карашларын тәнкыйтләп язган язмасы басыла.

Мөгаллим һәм мөдәррис буларак күп шәкертләргә белем бирә. Алар арасында Мөхәммәтгали бине Сәйфулла әт-Түнтәри (Гали ишан), Закир бине Габделваһһаб кебек заманының зур акыл ияләре бар. Үзенең улы Зиатдинны да мелла итеп укытып чыгара.

1841 елда Соснада вафат була. Кабере Сосна авылы зиратында.


Таҗетдинов Әнәс Габдулла улы — юрист, партия эшлеклесе.

1927 елда Зәй районының Югары Нәлем авылында туган. Урта белем алганнан соң туган авылындагы «Кызыл Октябрь» колхозында эшли. 1944-1951 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1951 елда Казан юридик институтына укырга керә. Бу институт юридик факультет булып Казан дәүләт университетына кушыла һәм Ә.Таҗетдинов, 1956 елда шул факультетны тәмамлап юрист белгечлеге ала. Аның тормыш тәҗрибәсен һәм җәмәгать активлыгын исәпкә алып партия эшенә алалар—1956-1957 елларда Саба районындагы Икшермә МТСының партия оешмасы секретаре булып эшли. 1957-1958 елларда КПССның Саба район комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире була. 1958 елда Саба райкомы секретаре итеп сайлана. 1959-1962 елларда— КПССның Татарстан өлкә комитеты пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы.

1962 елның гыйнварында Балтач районы коммунистлары Ә.Г.Таҗетдиновны партия райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. 1963 елның гыйнварында районнар эреләндерелеп безнең район Арча районы составына кертелү сәбәпле ул Балтач районына бер генә ел җитәкчелек итә. Әмма шушы чорда да ул үзе турында гадәттән тыш зыялы, ипле, киң карашлы, кешеләргә игътибарлы, шул ук вакытта таләпчән һәм инициативалы шәхес буларак якташларыбыз күңелендә якты хәтирәләр калдырды.

1963-1971 елларда Ә.Г.Таҗетдинов Казан шәһәрендә югары һәм җаваплы партия эшләрендә була. 1971 елда Татарстан АССР Юстиция министры итеп билгеләнә, 1987 елга кадәр шушы постта эшли, республикабызда хокук тәртибен ныгытуга үзеннән зур өлеш кертә. Монда аңа югары абруй казанырга алда саналган күркәм сыйфатлары ярдәм итә.

Ә.Г.Таҗетдинов Татарстанда хокук һәм мәдәни төзелеш мәсьәләләре буенча саллы хезмәтләр авторы. 1987 елда аңа Татарстан АССРның атказанган юристы дигән мактаулы исем бирелде.

1991 елда Казан шәһәрендә вафат булды.



Таҗетдинов Камил Әсхәтдин улы — төзүче.

1957 елның 23 ноябрендә Кили авылында туган. 1973 елда Чапшар сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм Казан төзелеш техникумына укырга керә. 1977 елда техникумны тәмамлый, ике ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1979 елда Балтач хуҗалыкара төзелеш оешмасында мастер булып эшли башлый. Шул ук елның ахырыннан 1987 елга кадәр—Балтач ПМКсы мастеры.

1987 елда Ә.Таҗетдинов Яр Чаллы шәһәренә килә. Ул ике ел дәвамында шәһәрнең Комсомол районы хәрби комиссариаты хезмәткәре була.

1989 елда кабат туган ягына кайта. Аңа яңа ачылган юл төзү ачык акционерлык җәмгыятен җитәкләү вазыйфасын тапшыралар. Шул чордан бирле—шушы оешманың генераль директоры. Аның җитәкчелегендә районыбыз җирлегендә дистәләгән чакрым юллар төзелде, ремонтланды, төзекләндерелде, күп производство объектлары, җәмәгать урыннары, авылларыбыз урамнары заманча төзеклек алды.

К.Ә.Таҗетдиновның әлеге олы хезмәтләре югары бәя алды. 1999 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган юл төзүчесе исеме бирелде. 2002 елда ул Россия Федерациясенең Почетлы төзүчесе исеменә лаек булды.


Таҗетдинов Равил Әсхәтдин улы — милиция хезмәткәре, полковник.

1954 елның 4 декабрендә Кили авылында туган. 1972 елда Норма урта мәктәбен тәмамлый һәм Чапшар мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 1973 елда армия сафларына алына, 3179-хәрби частьта укчы булып хезмәт итә.

Р.Таҗетдинов Совет Армиясе сафларыннан кайткач 1978 елда район эчке эшләр бүлегендә милиционер булып эшли башлый. Тиздән социалистик милекне урлауга каршы көрәш (БХСС) бүлеге инспекторы итеп билгеләнә. 1979-1983 елларда—профилактика буенча өлкән инспектор, 1983-1985 еллар дәвамында—өлкән участок инспекторы.

1985 елда район эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эшләр буенча урынбасары итеп билгеләнә һәм шушы җаваплы постта 1992 елга кадәр хезмәт итә. 1992 елдан—Балтач районы эчке эшләр бүлеге начальнигы.

Р.Ә.Таҗетдиновка үзенә һәм коллективка карата югары таләпчәнлек, җаваплылык, үз эшенә бирелгәнлек, оперативлык кебек күркәм сыйфатлар хас. Шуның өчен дә җинаятьчелекнең үсүенә, тәртип бозуларның таралуына юл куелмый. Җинаятьләрнең вакытында ачылуы, җинаятьчеләрнең үз вакытында тиешле җәзасын алуы—эшчәнлектәге төп юнәлеш һәм принцип. Төп хокук саклау органы буларак эчке эшләр бүлеге киң җәмәгатьчелеккә таяна, күпкырлы аңлату-тәрбия эше алып бара. Башка хокук саклау тармаклары белән бердәм эшләүгә зур игътибар бирелә.

Р.Ә.Таҗетдиновның нәтиҗәле хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан үзенең олы бәясен алды. Ул—милиция полковнигы. «Үрнәк хезмәт өчен» медаленең тулы кавалеры. «Җәмәгать тәртибен саклауда бик яхшы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. 2004 елда аңа Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.





Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   26




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет