Балтач энциклопедиясе



бет1/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   30

Балтач

энциклопедиясе




Төзүче-мөхәррире

Гарифҗан Мөхәммәтшин
1 китап


Фамилияләре А – М хәрефләренә башланган танылган шәхесләребез турында

_______________________________________



Кереш сүз
Сезнең кулыгызда районыбыз тарихына багышланган беренче саллы хезмәт. Шагыйрь М.Миншин танылган композиторыбыз Сара Садыйкова көйгә салган шигырендә:

Таш өстендә гөлләр үстерерлек

Кешеләрең синең, Балтачым!

—дип язган иде. Бу хезмәт—«Балтач энциклопедиясе» дип исемләнгән һәм ике китаптан торачак хезмәтнең беренче китабы— Балтач кешеләре, үз куллары, үз акыллары, үз фидакарьлекләре белән илебезне бизәгән, районыбызны данлаган шәхесләр турында. Аларның эшләре чыннан да сокланырлык. Без алар белән һәркайда, һәрдаим очрашабыз. Инде ерак тарихыбызга караган Батырша, Пугачев яуларында, болгавыр революция, гражданнар сугышы зилзиләләрендә, Бөек Ватан сугышы фронтларында, егерменче гасырның бөек төзелешләрендә-вакыйгаларында…Ерак Америкада һәм Япониядә, эссе көньяк илләрендә һәм салкын төньякта… Сәнәгатьтә, сәнгатьтә, фәндә, әдәбиятта, дини хәрәкәттә, эшмәкәрлектә, спортта… Язмыш җилләре кая гына илтеп ташласа да балтачлыларның үз йөзе, үз фикере, үз сүзе бар. Алар вакыйгаларның уртасында, көрәшнең алгы сафында.

Бу китапта сез балтачлыларның иң күренеклеләренең тәрҗемәи хәле, данлы эш-гамәлләре турында тәфсилле мәгълүмат табарсыз.

Билгеле, бу мәгълүматларны туплау четерекле, авыр, катлаулы эш. Ул эш озак барды һәм хәзер дә дәвам итә. Шушы игелекле эшкә үз өлешләрен керткән барлык кешеләргә, беренче чиратта китапны хәзерләүдә актив катнашкан Рәфхәт Зарипов, Бакый Зыятдинов, Дания Кәлимуллина, Гарифҗан Галиев, Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов, Әхәт Фазылҗанов кебек туган якны өйрәнүче энтузиастларга, җирле үзидарә Советлары хезмәткәрләренә, укытучы-тәрбиячеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтнең иң олысы тиеш, әлбәттә. Шулай ук тарихи мәгълүматлар туплауда, аларны тәгаенләүдә зур булышлык күрсәткән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре сәяси фәннәр докторы Рәфыйк Мөхәммәтшинга, тарих фәннәре кандидатлары Рамил Хәйретдиновка, Радик Салиховка эчкерсез рәхмәт хисләребезне ирештерәбез. Аларның ярдәменнән башка бу хезмәт була алмас иде.

Районыбыз тарихын барлау һәм өйрәнү эше дәвам итә. Бүгенге көндә икенче китап язылып ята. Ул тулырак, мәгълүматлар саллырак булсын өчен райондашларыбызның ярдәме бик тә кирәк. Районыбыз, аның кешеләре, авыллары, хезмәт коллективлары тарихына бәйле вакыйгалар турында үзләрендә булган мәгълүматларны, истәлекләрне биргән һәркемгә без тирән рәхмәтле булыр идек. Кемдәдер истәлекле язмалар, фоторәсемнәр, документлар бардыр, әти-бабайлардан калган язмалар сакланадыр. Аларның һәркайсы булачак китапны кызыклырак, гыйбрәтлерәк, файдалырак итәр иде. Без сездән хәбәрләр көтәбез.

Билгеле, сезгә тәкъдим ителгән бу китапта тулы булмаган җирләр дә, хаталар да бардыр. Монда урын алырга тиеш булып та, керми калган шәхесләребез дә юк түгелдер. Хезмәтнең үзенчәлеген исәпкә алып укучыларыбыз ул кимчелекләрне гафу итәрләр дигән ышанычта калабыз. Сезнең фикерләрегез киләчәктә ул кимчелекләрне бетерергә ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Халкыбызның бик тә гыйбрәтле бер сүзе бар. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк»- ди ул. Без сезгә мөрәҗәгать итәбез—туган ягыбызның киләчәге матур булсын өчен аның үткәнен бергәләп өйрәник, бергәләп барлыйк.

Мөрәҗәгать итү өчен адрес: Татарстан Республикасы, Балтач районы, Балтач авылы, Ибраһимов урамы, 19 йорт. Г.С.Мөхәммәтшинга.

Телефон— 25917, 8-9172-714956
А
Абдрахманов Фәрит Фәрт улы — җирле үзидарә хезмәткәре.

1952 елның 2 гыйнварында Курмала авылында дөньяга килгән. 1967 елда Чапшар җидееллык мәктәбен тәмамлап, укуын Арча педагогия училищесында дәвам итә. Хезмәт юлын 1971 елда Чувашстан АССРның Батыр районы Татар Тимәше авылы мәктәбендә укытучы булып башлый. 1972-1974 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1974-1975 елларда Балтач урта мәктәбендә, 1975-1979 елларда Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр мәктәбендә математика фәнен укыта. 1979 елда читтән торып Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм физика, математика укытучысы белгечлеге ала.

Норма авылында һөнәри-техник училище ачылгач, Ф. Абдрахманов шушы коллективка килә һәм 1979-1998 еллар дәвамында училищеның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Бүгенге көндә киң профильле, ныклы матди базасы булган шушы заманча кадрлар учагының аякка басып, заман таләпләре югарылыгына күтәрелүендә Ф. Абдрахмановның укытучы, тәрбияче һәм җитәкче буларак зур өлеше бар.

1998 елда Ф. Абдрахманов җирле үзидарәнең Норма авыл Советы рәисе итеп сайланды.

Озак еллар дәвамындагы нәтиҗәле эшчәнлеге өчен күп төрле Мактау Грамоталары белән бүләкләнде. Аларның иң абруйлысы — 2002 елда бирелгән Татарстан Республикасының Мактау Таныклыгы. «Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен» медале иясе.
Абдрахманова Нурия Муса кызы — мәгариф хезмәте алдынгысы.

1946 елның 18 июнендә Мамадыш районының Шәмәк авылында туган. 1965 елда Тәкәнеш урта мәктәбен тәмамлый һәм Алабуга педагогия институтына укырга керә. Институтны тәмамлагач ул Бөрбаш урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә. 1972 елда Норма сигезьеллык мәктәбенә тәрбияче итеп күчерелә. 1993 елдан шушы мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта.

1991 елда өлкән укытучы квалификациясе бирелә. 1992 елдан — укытучы- методист, 1998 елдан — әйдәп баручы укытучы.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен 2001 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булды.


Абдуллин Габделфәрт Габдулла улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1920 елның 7 августында Балтач авылында туган. Балтач, Карадуган һәм Яңгул мәктәпләрендә укып 1938 елда урта белем алуга ирешә. Шушы ук елның көзендә сәләте һәм тырышлыгы белән үзен күрсәтеп өлгергән яшүсмер егетне Яңгул мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр. Әмма монда озак эшләргә туры килми — 1939 елның көзендә хәрби хезмәткә чакырыла. Красноярск шәһәрендәге полк мәктәбендә укый. Тиздән акфиннәргә каршы сугыш башлана. Г. Абдуллин үз теләге белән фронтка китә. Сугыш операцияләрендә пулеметчы, соңрак пулемет отделениесе командиры буларак катнаша.

1940 елның мартында каты яралана. Алты ай хәрби госпитальдә дәваланганнан соң хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла.

1942 елның көзендә армия хезмәтеннән азат ителгән Г. Абдуллин Кенә мәктәбендә тарих һәм география дәресләре укыта башлый. Тиздән яшь укытучы ВЛКСМның Балтач район комитетына беренче секретарь итеп сайлана. Сугыш чоры авыл комсомоллары өчен дә җиңел булмады — фронт өчен җылы киемнәр җыю, заем кампаниеләрен үткәрү, самолет эскадрильялары һәм танк колонналары төзү өчен акча туплау кебек чараларда яшьләр башлап йөрде.

1942 елда Г.Абдуллин Казандагы танк училищесына укырга җибәрелә, аннан 1943 елның язында лейтенант дәрәҗәсе алып чыга. Шуннан соң — Беренче Балтик буе фронтында взвод командиры. 1944 елның октябреннән 1945 елның мартына кадәр Ленинградтагы югары офицерлар мәктәбендә укый һәм сугыш беткәнче танк ротасы командиры булып хезмәт итә, Германиягә барып җитә.

Акфиннәргә каршы сугышта «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Ватан сугышы чорында исә Кызыл Йолдыз (1943), Икенче дәрәҗә Ватан сугышы (1944), Беренче дәрәҗә Ватан сугышы (1945) орденнарына, күп сугышчан медальләргә лаек булды.

Сугыштан кайту белән Сосна мәктәбенә директор итеп билгеләнә, тарих һәм география фәннәрен укыта. 1956-1957 уку елыннан география белән беррәттән химия-биология буенча дәресләр бирә башлый. Шушы мәктәптә 1980 елга кадәр — лаеклы ялга киткәнче эшләде.

2004 елның 3 июлендә вафат.


Абдуллин Илдар Габделфәрт улы — галим, химия фәннәре докторы.

1951 елның 1 мартында Сосна авылында туган. 1966 елда Сосна сигезьеллык мәктәбен, 1968 елда Балтач урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының химия факультетына укырга керә, аны 1973 елда тәмамлый.

1973-1975 елларда Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында инженер, өлкән инженер, өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли.

1979 елда университетның аналитик химия кафедрасында аспирантура тәмамлый һәм Мәскәү дәүләт университетында кандидатлык диссертациясе яклый, Казан университетының аналитик химия кафедрасында ассистент булып эшли. Аспирантурада уку елларында Казан химия-технология институтының кичке бүлегендә студентларга дәресләр бирә.

1978-1995 елларда Казан дәүләт университетының химия, биология, геология факультетларында ассистент һәм доцент сыйфатында аналитик химия фәнен укыта, фәнни эшчәнлеген дәвам итә.

1995 елда Мәскәү дәүләт университетында докторлык диссертациясе яклый, 1996 елдан — профессор. Аналитик химия кафедрасын җитәкли, педагогик эшчәнлеген дәвам итә, киң фәнни эзләнүләр алып бара. И. Абдуллинның фәнни эшчәнлеге, эзләнүләре хәзерге этапта органик матдәләрне — дару препаратларын, агу һәм пестицидларны, наркотикларны һ.б. яңа ысуллар белән анализлауга багышлана. Шушы юнәлештә эзләнүләргә багышланган йөздән артык фәнни хезмәте төрле журналларда һәм фәнни җыентыкларда басылды. Үз белгечлеге буенча күп яшь галимнәр тәрбияләде.

2002 елның 2 октябрендә вакытсыз вафат булды.
Абдуллин Илфак Габделхак улы — галим, химия фәннәре докторы.

1942 елның 22 апрелендә Пархода авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланып ире фронтка киткәч, булачак галимнең әнисе күпсанлы балаларын алып иренең туганнары янына — Малмыжга күченә. Илфак шушында үсә, шушында 1959 елда урта мәктәп тәмамлый. Берничә ай ремонт-механика заводында төзелештә эшли, җидееллык мәктәптә укыта.

1961—1967 елларда Казан химия-технология институтында укый, Ленин стипендиаты була, 1964—1966 елларда институтның комсомол оешмасын җитәкли. 1964—1968 елларда — ВЛКСМ өлкә комитеты әгъзасы, 1964 елдан — институтның гыйльми советы әгъзасы. Институтны бик яхшы билгеләренә, кызыл диплом белән тәмамлый.

1967-1970 елларда шул ук институтның аспирантурасында укый. 1970 елда, студент елларында башланган киң фәнни эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак, диссертация яклый һәм химия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Дүрт ел дәвамында институтның Түбән Кама шәһәрендәге филиалында өлкән укытучы.

1974 елда Казанга кайта. Башта НИИАТта фәнни хезмәткәр, аннан соң медицина инструментлары фәнни-тикшеренү институтында сектор мөдире була. Шуннан соңгы гомере Казан медицина институты белән бәйле — ул институтның аналитик һәм органик булмаган химия кафедрасы мөдире. 1993 елдан— химия фәннәре докторы, профессор. Институтның гыйльми советы әгъзасы. Бер үк вакытта башта химия-технология, аннан соң авиация институтында кандидатлык диссертациясе яклау советы әгъзасы. Дистәдән артык яшь галим тәрбияләгән. Йөздән артык нәшер ителгән фәнни һәм методик хезмәтләр авторы.

«СССР уйлап табучысы», «Рационализаторлык һәм уйлап табу отличнигы» дипломнары бар. 1991 елда Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән югары исем бирелде.

И. Абдуллин гаять бай күңелле шәхес, үзенчәлекле шагыйрь дә иде. 1997 елда Казанда «Тормыш дәресләре» исемле истәлекләр һәм шигырьләр китабы басылып чыкты.

И.Г. Абдуллин 2003 елда йөрәк авыруыннан вафат булды. Малмыж шәһәренең татар зиратына күмелде.

Галимнең улы Марат — медицина фәннәре кандидаты. Ул атаклы кардиохирург Р.С. Акчурин белән әтисенең йөрәгенә операция ясауда катнашты һәм аның гомерен күпкә озайтты. Икенче улы Искәндәр — Мәскәү шәһәрендә урология хирургы. Шулай итеп ике игезәк улы әтиләренә тиң игелекле хезмәт юлында.
Абдуллин Нурулла Гайнулла улы — нефтьче-геолог.

1931 елның 6 декабрендә Хәсәншәех авылында туган. 1950 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Укуын Казан дәүләт университетының туфрак-геология факультетында дәвам итә, шушында ук аспирантурада укый. 1965 елда диссертация яклап геология-минералогия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.

Н. Абдуллин 1957 елда Бөгелмә шәһәрендәге Татарстан нефть-фәнни тикшеренү һәм проектлау институтына эшкә килә. 1970-1993 елларда — институтның разведка һәм эзләнүләр геологиясе бүлеге начальнигы. Ул киң колачлы эш фәнни эш алып бара. Фәнни эшчәнлеге яңа нефть ятмаларын эзләү һәм бәяләү белән бәйле.

Н. Абдуллин атаклы Сабанчы нефть ятмаларын ачучыларның берсе (1985). Татарстандагы һәм Башкортстандагы башка нефть ятмаларын ачуда актив катнаша. Ул шулай ук Идел-Урал төбәге нефть һәм газ ятмалары картасын төзүдә катнаша (1966).

Татарстан нефть ятмаларын үзләштерүдәге хезмәтләре өчен 1977 елда академик И.М. Губкин исемендәге премиягә лаек булды. Ул СССРның нефть сәнәгате отличнигы. 1992 елда Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе исеме бирелде.

Галим Бөгелмә шәһәрендә яши, фәнни эшчәнлеген дәвам итә.


Абдуллин Сабирҗан Габдулла улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1924 елның 31 декабрендә Балтач авылында туган. 1938 елда Балтач урта мәктәбендә укып җиде сыйныф белем алып чыга.

1939 елда Казан шәһәрендәге ФЗӨ мәктәпләренең берсенә укырга керә. Аны тәмамлап Арча МТСында слесарь булып эшли башлый.

1942 елда хәрәкәттәге армиягә алына, күп сугыш операцияләрендә катнаша. «Батырлык өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Бөек җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан 1985 елда Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырылды.

С.Абдуллин армиядән 1947 елда демобилизацияләнә һәм туган ягына кайта. Районның Ленин исемендәге колхозында элеккеге һөнәре буенча слесарь булып эшли башлый. Һәм пенсиягә чыкканчы — 1984 елга кадәр шушы хезмәтне башкара.

Авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә керткән шушы лаеклы хезмәте өчен 1977 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Сабирҗан абый әле дә «алтын куллы» кеше буларак хөрмәт ителә, райондашларына күп төрле игелекле хезмәт күрсәтә.


Абдуллин Тәбрис Ильяс улы — хезмәт алдынгысы.

1938 елның 8 гыйнварында Норма авылында туган. Урта белем ала. Әтисе фронтта үлеп, гаиләдә әниләре белән дүрт бала калалар. Тәбрис бик яшьли эшләп үсә, әле мәктәп елларыннан ук колхоз атларын көтә, башка эшләргә йөри. 1955 елда Балтач МТСына тимерче булып эшкә килә. Бер елдан соң туган колхозына — Нормага кайта. Башта ат җигә, соңрак тимерче, тракторчы булып эшли. 1962 елдан — колхоз бригадиры. 1963 елда читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтында укый башлый, әмма аны тәмамламый кала. Свердловск өлкәсенең Качканар шәһәренә барып, тимер-бетон эшләнмәләр заводына бетончы булып урнаша. Соңрак аңа бригадирлык вазыйфасын ышанып тапшыралар.

1967 елда Т.Абдуллин яңадан туган якларына кайта, хуҗалыкара төзелеш оешмасында столяр булып эшли башлый. Соңрак— мастер, прораб. Хезмәт биографиясенең иң зур өлеше шушы оешма белән бәйле. Төзүче буларак үзенең сәләтен, осталыгын башлыча шушы коллективта күрсәтте. Шушы чорда берничә мәртәбә районның җитәкче органнары һәм «Татколхозстрой» берләшмәсенең Мактау Грамоталары белән, 1987 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. 1987 елда исә авыл хуҗалыгы төзелеше өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан АССРның атказанган төзүчесе дигән мактаулы исем бирелде.

Т.Абдуллин 1991 — 1996 елларда хуҗалык исәбендәге төзелеш оешмасында мастер булып уңышлы эшләде

1996 елда каты авырудан соң вафат булды.
Абдуллина Зөлхәбирә Габделбәр кызы — Герой- ана.

1925 елның 7 октябрендә Нормабаш авылында дөньяга килә. Башлангыч белем алганнан соң колхоз производствосында эшли башлый. Аның бөтен гомере дә шушы Тимирязев исемендәге колхозга бәйле.

Тиздән авылдашы Хафиз Мифтахов белән гаилә төзиләр. Шушы күркәм гаиләдә ун бала туып тормыш юлына аяк баса, аларның һәркайсы тыйнак, хезмәт сөючән булып үсә һәм үзләренең гомер юлларын туган колхозлары, туган төбәкләре белән бәйли. Тик Суфияны гына гаилә үзенчәлекләре ерак Үзбәкстан җиренә алып китә. Нурзидә инде хезмәт ветераны, Нурҗиһан — колхозда терлекче, Раушания — колхоз пешекчесе, Гөлирам — бригада эшчесе, Харис һәм Газиз— төзелеш эшендә, Рәйханә — сыер савучы, Илгиз — тракторчы. Улы Вәгыйз генә, кызганычка каршы, бу дөньядан вакытсыз китте.

Герой-ана З.Абдуллина 2000 елның 2 октябрендә Нормабаш авылында вафат булды.


Аболмасов Владимир Дмитриевич — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1915 елның 15 июнендә Курск өлкәсендә туган. Шушында ук урта мәктәп тәмамлаган. 1939 елда Курск педагогия институтын тәмамлый һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. Әмма аңа балалар укыту белән шөгыльләнергә мөмкинлек булмый — 1940 елда Кызыл Армия сафларына баса. Кыска сроклы хәзерлек үткәннән соң кече офицер сыйфатында акфиннәргә каршы сугышларда катнаша. Башыннан алып ахырына кадәр Бөек Ватан сугышында була. Аның озын сугыш юлы Смоленскны саклау, Сталинград оборонасы, Днепрны кичү, Курск дугасы, Киевне, Көнбатыш Украинаны азат итү, Берлинны штурмлау кебек операцияләр аша үтә. Сугыш ахырында ул авыр яралана һәм контузия ала, озак дәвалана.

Сугыш кырларындагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

1946 елда юллама буенча Татарстан Республикасына килә һәм Чепья урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. Тирән белеме һәм искиткеч методик осталыгы белән ул тиз арада балалар, әти-әниләр һәм укытучылар арасында тирән ихтирам казана. Шушы хезмәтендә ул 1969 елга — гомеренең ахырына кадәр армый-талмый эшләде.

Кабере Чепья авылы зиратында.
Айдаров Җәүдәт Кәрамәтулла улы — музыкант, дирижер.

1918 елда Пермь шәһәрендә мулла гаиләсендә туган. Әнисе татар тарихына Ишми ишан исеме белән кергән дин эшлеклесе, Түнтәр мәдрәсәсе мөдәррисе Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның олы кызы Латыйфа, әтисе Кәрамәтулла Бәйрут университетын тәмамлаган, Оренбургтагы атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсендә мөгаллимлек иткән, Пермьдә җәмигъ мәчетендә имам-хатыйб булган. Узган гасырның егерменче елларында әти-әнисе репрессияләнгәннән соң, Җәүдәт Ташкент шәһәрендә балалар йортында тәрбияләнә. Бик иртә музыкаль сәләте ачыла, күп төрле музыка коралларында уйный. Кызыл Армиядә хезмәт иткәндә аны музыка взводына алалар, ул быргычы була, бәрмә инструментларда уйнарга өйрәнә. Армия хезмәтеннән соң Ленинградка килә, М.Мусоргский исемендәге музыка училищесын тәмамлый. Сугыш алды елларында Ташкент, Горький, Киев шәһәрләренең опера һәм балет театрлары оркестрларында уйный. Катлаулы конкурс үтеп С.М.Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театрының атаклы К.Элиасберг җитәкчелек иткән симфоник оркестрына алына. Башыннан ахырына кадәр Ленинград блокадасын кичерә — ополчениедә катнаша, Ленинград хәрби округының үрнәк оркестрында уйный, сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

1941 елның ахырында композитор Д.Шостакович үзенең атаклы җиденче симфониясен (аны Ленинград симфониясе, Героик симфония дип тә атыйлар) язып тәмамлый. Ул блокададагы ленинградлыларның батырлыгына багышлана. Партия Үзәк Комитеты аны камалыштагы Ленинград халкына тыңлатырга карар кыла. Максат — ленинградлыларның рухын күтәрү, җиңүгә ышанычын ныгыту. Шушы максат белән шәһәрдән, хәрби частьлардан музыкантлар туплый башлыйлар. Ачтан хәлсезләнгән музыкантлар арасында Җ.Айдаров та була — аны алгы сызыктан табып алалар.

Репетицияләр 1942 елның гыйнваренда башлана. Музыкантлар арасында ачлыктан үлүчеләр дә була. Җ.Айдаров та репетицияләрдә күренми башлый. Аны К.Элиасберг үзе эзләтә һәм ул үлгәннәр арасыннан табыла. Ленинградлылар белән бергә блокада кичергән атаклы шагыйрә Ольга Берггольц үзенең «Ленинград сөйли» шигырендә бу вакыйганы менә болай сурәтли:

Үлә беренче скрипка,

Эшкә барган чакта үлә барабан да…

Барабан — бәрмә коралларда уйнарга тиешле Җ.Айдаров. ләкин ул исән кала. Шушы очрактан соң музыкантларга бирелә торган паекны арттырырга мөмкинлек табыла, чөнки репетицияләрнең барышын И.Сталин шәхси контрольдә тота.

Симфония 1942 елның 9 августында Ленинград филармониясенең зур залында башкарыла. Зал хәлсез ленинградлылар, хәрбиләр белән тулы. Яткан килеш тыңлаучылар да бар. Тамашачылар арасында А.Толстой, Вс. Вишневский, О. Берггольц һ.б. була.

Тамаша зур уңыш белән үтә һәм үзенең максатына ирешә. Бу вакыйганы ишеткәч Гитлер үзенең әлеге фронттагы генералларына зур «разборка» ясый.

Узган гасырның 60-елларында илебез кинотеатрларында бу вакыйгага багышланган нәфис фильм күрсәтелде. Сугыштан соң Ленинград шәһәренең 235- мәктәбендә «А музы не молчали…» исемле музей оештырылды. Анда Җ.Айдаров та берничә мәртәбә махсус чакыру буенча кунакка барды. Шулай итеп «халык дошманы» оныгы, «халык дошманы» улы Җәүдәт Айдаров Ленинградны коткаруга үзеннән хәлиткеч өлеш кертә. Менә ул тарихның тетрәндергеч сабагы!

1951 елда Җ.Айдаров Ленинград консерваториясенең дирижерлык бүлеген тәмамлый. Бер үк вакытта опера һәм балет театрының, филармониянең, Ленинград радиосының симфоник оркестрларында эшли.

Ул Казанга 1959 елда, бабасы һәм әтисе реабилитацияләнгәч кенә кайта. 1959-1965 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен җитәкли. 1960 елда шушы эшчәнлеге өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

1963-1975 елларда Казан дәүләт консерваториясендә дирижерлык дәресләре алып бара, удар инструментлар классына нигез сала һәм беренче укытучысы була. Бер үк вакытта 1969 — 1973 елларда консерватория каршындагы махсус музыка мәктәбендә укыта. 1975-1996 елларда — Казан музыка училищесы укытучысы.

1985 елда Җ.К. Айдаровка Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.

Гадәттән тыш гыйбрәтле һәм фаҗигале тормыш юлы үткән якташыбыз, талантлы дирижер һәм музыкант, оста педагог, күпкырлы талант иясе Җ.Айдаров 2000 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат булды. Үзенең васыяте буенча Түнтәр авылы зиратына җирләнде.
Айдаров Тәлгат Кәрамәтулла улы — галим, химия фәннәре кандидаты.

1916 елның 20 октябрендә Пермь шәһәрендә туган.

Сәмәрканд шәһәрендә урта мәктәп тәмамлый һәм Горький университетының химия факультетына укырга керә. Университетны тәмамлагач шушында ук аспирантурада укый һәм, химиядә спектраль анализ проблемаларына багышланган фәнни эшчәнлеге нигезендә диссертация яклап, химия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Бөек Ватан сугышына кадәр Ленинградтагы прикладной оптика фәнни-тикшеренү үзәгендә фәнни эшчәнлеген дәвам итә. 1942 елда завод Казанга эвакуацияләнә һәм Т.Айдаров аның белән бергә Казанга килә, дәүләт оптика институтында эшләвен дәвам итә,бер үк вакытта Казан оптика-механика заводында әйдәп баручы белгеч-галим була.

Фән һәм сәнәгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа РСФСРның атказанган уйлап табучысы дигән мактаулы исем бирелде, күпсанлы медальләр белән бүләкләнде.

Т.Айдаров 2001 елда вафат булды. Үзенең васыяте буенча Түнтәр авылы зиратына күмелде.

Александрова Галина Алексеевна — һөнәр остасы.

Иске Чепья авылында 1958 елның 25 мартында дөньяга килгән. Чепья урта мәктәбен тәмамлаган. 1977 елда «Труд» колхозында сыер савучы булып эшли башлый.

1981 елда Карадуган мебель фабрикасының Чепьядагы үргән әйберләр җитештерү цехына эшкә килә һәм тиз арада шушы четерекле эшнең бөтен серләренә, нечкәлекләренә төшенә, югары дәрәҗәдәге осталыкка ирешә. Ул үзенең фантазиясе һәм куллары белән чын сәнгать әсәре югарылыгындагы үрнәкләр тудырып, гади тал чыбыгын, шагыйрь Р.Миңнуллин язганча, җырларга мәҗбүр итә. Ул үргән кәнәфи, әрҗә, сандык, сумка, гөл савытлары, йорт бизәкләре, башка көнкүреш әйберләре югары зәвыклары, нәфислекләре белән аерылып торалар.

Күп кенә зона һәм республика күргәзмәләрендә катнашып җиңүче һәм призер булды. 2001 елда «Казан ярминкәсе» базасында уздырылган «Место встречи—Казань» күргәзмәсендә «Үрү» номинациясенең Зур дипломын яулады.


Алимов Рәшит Ибраһим улы — партия һәм совет эшлеклесе.

1920 елда Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында туган. Урта белем алганнан соң Ульяновск шәһәрендә автомобиль юллары техникумында укый. 1939 елда техникумны тәмамлап Кызыл Армия сафларына китә. Кайткач бер ел туган авылындагы «Барыш» колхозында эшли. 1949 — 1951 елларда хезмәт ияләре депутатларының Чүпрәле район Советы башкарма комитетында башта сәүдә бүлеге мөдире, аннан соң рәис урынбасары була. Шушыннан ВКП(б) өлкә комитеты каршындагы икееллык партия мәктәбенә укырга җибәрелә. Укуын тәмамлагач 1953 — 1958 елларда КПССның Тельман район комитетының Яңа Әлмәт МТСы зонасы буенча секретаре була. 1958 — 1959 елларда КПССның Краснобор район комитеты секретаре булып эшли һәм КПСС өлкә комитетына инструктор итеп алына. 1959 — 1962 елларда – КПССның Дөбьяз райкомының беренче секретаре. 1962 — 1965 елларда ул КПССның Нурлат район комитетының (ул чактаҗитештерү-сәнәгать парткомының) секретаре, беренче секретаре була.

1965 елда Р.Алимов КПССның Балтач райкомының беренче секретаре итеп сайлана һәм бу постта 1970 елга кадәр эшли. Авыл хуҗалыгы зур үзгәреш-яңарыш кичергән бу гаять җаваплы чорда ул бөтен энергиясен, бөтен көчен, оештыру сәләтен районыбыз хуҗалыкларын чор таләпләре югарылыгына күтәрүгә багышлый. Үзенә һәм башкаларга карата үтә таләпчән, кырыс, әмма гадел, киң эрудицияле, максатка омтылучан шәхес буларак шушы юнәлештә зур уңышларга ирешә, район халкының тирән ихтирамын яулый.

Р.И.Алимов Балтач районыннан киткәннән соң озак еллар Казан финанс-икътисад институтының хуҗалык эшләре буенча проректоры булып эшләде.

Үзенең тыныч хезмәттәге фидакарьлекләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнде.

Балтач районы сайлаучылары Р.И.Алимовны Татарстан АССР Югары Советының җиденче чакырылыш депутаты итеп сайладылар.

1992 елда Казан шәһәрендә вафат булды.



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет