Балтач муниципаль районы Көшкәтбаш төп гомуми белем мәктәбе Яман эш гөнаһ була, яхшысы – савап була



жүктеу 52.28 Kb.
Дата12.07.2016
өлшемі52.28 Kb.
Балтач муниципаль районы Көшкәтбаш төп гомуми белем мәктәбе
Яман эш гөнаһ була, яхшысы – савап була.
(тәрбия сәгатендә үткәрү өчен әңгәмә)

2010 ел.
Максат: Р.Фәхретдин әсәрләренә, Г.Тукай шигырьләренә нигезләнеп, балаларга яхшылык һәм яманлык турында аңлату.
Кулланылган әсбаплар: Р.Фәхретдин һәм Г.Тукай әсәрләре, плакат, кассеталар.
Сыйныф сәгате барышы:

Укытучы: Хәерле көн, балалар! Мин сезне бүген әхлак темасына әгңәмәгә чакырам.

Айсылу, шушы шигырьне укы әле.

И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм - әнкәмне Ходам!

Укытучы: Япь-яшь килеш дөньядан киткән, безгә үзеннән зур мирас калдырган Габдулла Тукай үзе турында нигә шулай язды икән?



  • Шигырь ул әдәби әсәр. Шагыйрь үз хисләрен лирик герой аша күрсәтә. Андагы лирик герой Тукай үзе дә, яки башка кеше дә булырга мөмкин

Укытучы: Сез бу шигырь белән башлагныч сыйныфта укыганда ук танышкан идегез, ләкин ул вакытта сез бу шигырьнең мәгънәсен аңлап бетерә алмагансыздыр. Менә бүген без сезнең белән яңадан шушы шигырьгә әйләнеп кайттык. Хәзер, зуррак кешеләр буларак, фикерләп карыйк әле. Анда сүз нәрсә турында бара икән?

  • Габдулла Тукай лирик герой аша Ходайга эндәшә. Үзенең һәм әти - әнисенең кылган гөнаһлары өчен кичерүне сорый.

Укытучы: Монда сүз дога турында да бара. Ә нәрсә соң ул дога?

( Укучылар фикере тыңлана, әгңгәмә оештырыла.)

Укучылар! Сүзлектә “дога” сүзенә менә мондый аңлатма бирелә: “Дога кылу (гарәпчә ялвару, үтенү) дингә ышанучы кешеләрнең Аллага сорау, үтенеч белән мөрәҗәгатъ итүе, яки аларга рәхмәтен белдерүе. Дога кылу ул илаһи көчкә билгеле бер тәртипкә салынган сүзләр – формулалар ярдәмендә мөрәҗәгать иткәндә, аның игътибарын үзеңә тартырга һәм мәрхәмәтен, шәфкатен казанырга була дигән ышануга нигезләнгән”. Ә менә Ризаэтдин Фәхретдин болай дип язып калдырган: “Гыйбадәтләрнең иң зурысы хәрам эшләрдән саклану вә фарызларны үтәүдән гыйбәрәттер. Шуларның берсе – дога кылу”.

Шулай, ләкин без бит гарәпчә белмибез, ә шулайда без бит Ходайга үз телебездз, туган телебездз эндәшәбез. Теләкне чын күңелдән теләсәң, ул кабул булырга мөмкин. Мин монда Г.Тукай үзе турында язган дип уйлыйм. Бөтен кешенең дә гөнаһысы була.


  • Мин дә шулай уйлыйм. Аны бит бәләкәй чакта әнисе бер карчыкта калдырып киткән, шагыйрь шуның өчен бик кайгыра.

  • Габдулла Тукай үзе дә кешеләрдән бик күп көлгән, аларны тәнкыйть иткән. Мәсьәлән “Печән базары яки яһуд яңа кисекбаш” поэмасында. Ә кешедән көлү үзе гөнаһ.

  • Икенчедән ул кешеләр өчен тырышкан бит. Татар халкы белемле булсын, алга китсен өчен тырышкан. Шуңа күрә тискәре, артта калган кешеләрне тәнкыйть итә. Ул – сатирик поэма.

Туктагыз әле , менә без хәзер Габдулла Тукай гөнаһлары турында сөйлибез, ә кеше үзе югында аны сөйләү шулай ук гөнаһ. Үз өстебезгә гөнаһ алмыйк, һәр кеше үз гөнаһлары өчен үзе җавап тотар. Ходай ул мәрхәмәтле, ул кичерер. Безгә менә үзебез турында сөйләшсәк, яхшырак булыр кебек. Без бит бер-беребезне дә кичерә белмибез.

  • Мин дә шулай уйлыйм. Без бер-беребезне аңлый белмибез. Аеруча безнең сыйныфның малайлары һәм кызлары. Шуңа без дус түгел. Без гел әләкләшәбез.

  • Ә ник әләкләшәбез соң? Без, малайлар, әләкләшмибез. Сез үзегез бит...

  • Ә нигә тәртипсез соң? Сез бит безне гел кыерсытасыз!

Укытучы:

  • Балалар! Менә сез гөнаһ дигән сүз кулландыгыз. Ә нәрсә соң ул гөнаһ?

  • Гөнаһ, минемчә, тыелган, ярамаган эшләр. Начар эшләр.


Укытучы:

  • Ә сезнеңчә, нинди эшләр ярамаган була? Аны каян белеп була?

  • Минемчә, ялгыш була, гөнаһ була. Болар икесе ике нәрсә. Менә кибетче акчаны дөрес бирмәскә, ялгышырга мөмкин. Бу ялгыш була. Ә менә инде ул сатып алучыларга белә торып, гел ким бирә башласа яки начар товар сатса бу алдау, ягъни гөнаһ була.

  • Колхозда акчаны вакытында бирмиләр. Анда эшчеләр нишләсен инде? Алар фермадан сенаж, фураж алып кайтып сыерларын ашаталар. Бу күренешне ничек дип бәяли алабыз?

(әңгәмә оештырыла, фикерләр тыңлана һәи нәтиҗә ясала.)

  • Илебездә эчкечелек, тәмәке тарту, наркотиклар куллану, җинаятьчелек таралып бара. Болар да гөнаһ. Шушы гөнаһлары аркасында кешеләр төрле чирләргә күңелсезлекләргә дучар булалар. Әгәр алар, тәүбә итеп, дөрес юлга баса алалар икән, Ходай аларны кичерер. Тәүбә итәргә, һәм изгелек кылу белән гөнаһлардан арынырга мөмкин. Кешеләрне рәнҗетү гомумән зур гонаһ. Ялгышлык белән генә булса да кеше рәнҗеткән булсаң, вакытында гафу үтенергә һәм ялгышыңны төзәтергә кирәк. Рәнҗеш үзеңә начарлык булып кайтканчы.

Ә менә заман шагыйре бу хакта болай дип яза:

“... Яман эш гөнаһ була,

Яхшысы – савап була.

Гафу сорап тәүбә итү,

Саваплы җавап була...”


  • Дөнья булгач төрле хәлләр була. “Бөтен нәрсә Ходай итыяры белән эшләнә” – дип әби-бабайлардан ишеткәнебез бар. Ә нигә соң алайса шундый зур гөнаһлар эшләнә? Яхшы кешеләргә дә зур бәхетсезлекләр, кайгылар килә соң? Нигә сугышлар, җир тетрәүләр, һ.б. була соң? Инвалид балалар елдан – ел күбәя?

(укучылар фикере тыңлана, әңгәмә оештырыла)

бирелгән кешеләр начарлык эшлиләр. Нәрсә генә булса да, һәр кеше үзенең кылган гамәлләре өчен үзе җавап тота.

  • Гөнаһлы кешенең үзенә дә яшәү бик авыр. Битең, кулың яки тәнең пычранса аны юып була, киемең пычыранса салып була, күңелең һәм намусың пычыранса аннан тиз генә арынып булмый. Пычрак күңел кешене эчтән борчып тора, аңа рәнҗеш төшәргә мөмкин.

Укытучы:

  • Укучылар болар барысы да дөрес фикерләр. Тукай исә нәкъ шул фикерләрне хуплагандай болай дигән:

“Керләнә өст-өстенә рух, һич

Хозур вөҗданга юк;

Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә-

Мунча, җанга – юк?!”

Кеше ни өчен гөнаһ эшли, чөнки ул оялмый. Кеше ояла, хурлана белергә тиеш. Үзеннән, кешеләрдән, ата-анасыннан, Ходай Тәгаләдән.

Кеше гомере буе үзен – үзе тәрбияләргә тиеш. Ризаэтдин Фәхретдин болай дип: “Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә, камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала”. Тәрбия темасына 70 тән артык китап язган галим болай яза: “Киләчәк буын яшләребез өчен авыру килеш көн-төн сәгатьләр үткәреп язып утырдым, өметләнәм, хезмәтем сынык күңелләргә шифа һәм якты нур булыр”.

Сезнең күңелләрегезгә әнә шул нур үтеп керсен, кешеләргә рәхим –шәфкатьле булыгыз. Коръәндә болай язылган: “Яхшы бул. Кешенең шатлыгын да, кайгысын да күрә бел, чын күңелдән уртаклаша һәм изгелек кылып ярдәм итә бел”.

Менә, Алинә әйтте: “Иң зур гөнаһ - әниене рәнҗетү”, диде. Әйе, әнкәйләрнең рәнҗеше төшә күрмәсен. Бер риваятьтә болай язылган: “Шулай бер вакыт, бер адәм Ходай алдына килгән дә: “Ходаем әйт әле, мин кем алдында бурычлы?”- дигән. Ходай аңа җавапка: “Анаң алдында”,- дигән. Адәм шул ук сорауны өч тапкыр кабатлаган, өченсендә дә шул ук җавапны алган. Ә дүртенчесендә сорагач, “Атаң алдында” – дигән җавап булган. Ата гаилә башлыгы, иң кадерлеләребезнең берсе, шулай да ана хакы иң олысы икән. Шуңа ана хакын хакламаудан, ана күңелен рәнҗетүдән сак булыгыз укучылар. Ә инде, әнкәйләрнең догалары сезгә гомергә юлдаш булыр. Хәзер тыңлыйсы җырыбыз да шул хакта.



(Рәхматуллина Алинә башкаруында “Әнкәмнең догалары” җыры тыңлана)

Ирешсен иде Гарешкә,

Ялварып кылган догам.

Иман нуры белән бергә,



Тел ачкычы бир, Ходам.

Ходай Тәгалә сезгә тел ачкычлары бирсен, ана телегездән яздырмасын, балалар.


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет