Бармаклар хәрәкәтенең сөйләм үсешенә тәэсире Флюзия Яруллина, Фирдәүсә Фәсхетдинова



Дата01.07.2016
өлшемі36.51 Kb.
#169387
Бармаклар хәрәкәтенең сөйләм үсешенә тәэсире

Флюзия Яруллина, Фирдәүсә Фәсхетдинова,

Казандагы 10 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре
Балалар сөйләмендә кайбер тискәре үзгәрешләр күзәтелсә, аларда төрле дәрәҗәдәге гомумхәрәкәт җитешсезлеге һәм бармакларының хәрәкәтендә дә тайпылышлар булырга мөмкин. Шуңа күрә дә без бу җитешсезлекләрне бетерү юнәлешендә ныклап эшлибез. Моның өчен без төрле алымнар кулланырга тырышабыз, һәм бу алымнар эшебездә уңай нәтиҗә бирә дип ныклап әйтергә була.

Без төркемдә кече яшьтәге балаларга бармак уеннарын ешрак уйнатырга тырышабыз. Чөнки бармак хәрәкәтләре үсеше баланың яшенә туры килсә, аның сөйләм үсеше дә нормада була. Шунлыктан гомумхәрәкәт нормада булса, яисә нормадан югарырак чыкса да, бармак хәрәкәтләре үсеше артка калса, сөйләм үсеше тоткарланырга мөмкин.

Мин бу алымнарны уен барышында, эшчәнлектәге физминутларда, эшчәнлектән тыш та кулланырга яратам. Әти-әниләр белән эш тә алып барам, аларга төрле киңәшләр бирергә тырышам һәм шулай ук өйдә дә күнегүләрне ныгытуларын таләп итәм.

Әйтик, өйдә балаларга төрле диаметрдагы агач шарлар (яки чикләвекләр) тәгәрәтергә бирергә мөмкин. Өйдә дә, төркемдә дә балаларның мөстәкыйль рәвештә чишенүләренә, киенүләренә омтылырга киңәш итәм, чөнки бу алымнар да бармак эшчәнлеген үстерә.

Безнең халыкта да бармак уеннары бик күп бит. Аларны да кулланабыз. Мәсәлән «Атка печән кем сала?», «Качкан бармакны тап», «Тычкан Төлке чабышы»... Аларның кайберләрен уйнаганда, без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез. Бу бер яктан сөйләм телен үстерсә, икенче яктан бармак эшчәнлеген ныгыта.

Карга ботка пешергән,

Балаларын ашаткан,

Монысына да биргән,

Анысына да биргән,

Тегесенә дә биргән,

Дүртесен дә бер күргән.

Бишенчесен ашатмаган:

Боткага су апкайтмаган,

Утын да ярмаган,

Эшләргә яратмаган.

Бу сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер-бер артлы бөгеп барабыз. Баш бармак исә бөгелмичә кала.

Йодрыкка җыелган бармакларны язу уенында түбәндәге шигырьне кулланырга мөмкин:

Бу бармак – бабай бармак,

Бу бармак – әби бармак,

Бу бармак – әти бармак,

Бу бармак – әни бармак,

Бу бармак – бәби бармак.

Әгәр балалар өчен күнегүләрне башкару кыен икән, тиешсез вакытта бөгелмәсен өчен, бармакларны тотып тору кирәк.

Баш бармак – бау ишә,

Имән бармак – имән кисә,

Урта бармак – утын яра,

Атсыз бармак – ат җигә,

Чәнчә бармак – чәй эчә,

Шуңа үсмәгән дә ул!

Яисә түбәндәге шигырьне сөйләү вакытында да һәр бармак өчен бөгелү мөмкинлеге бар. Шулай да балалар авыз иҗатында аерым кул өчен такмазалар күбрәк.

Мәсәлән:

Баш бармак – балта саплый,

Имән бармак – имән игә,

Урта бармак – урак ура,

Атсыз бармак – аркан ишә,

Чәнчә бармак – чигү чигә.

Балачакта кайсыбыз гына мичкә яисә диварга төрле хайван шәүләләре төшереп уйнамаганбыз икән? «Әтәч койрыгы» дисеңме, «куян», «үрдәк» һ.б. Нәрсә генә ясамый хәзерге балалар да!

Менә шуңа да төрле предметлар, кош-корт, хайван сурәтләрен ясаганда, без бармакларның мөмкин кадәр күбрәк кулланылуын таләп итәбез. Шулай ук әлеге сурәтләрне чагылдыра торган шигырьләр дә сөйлибез.



Йорт

Менә йорт,

Менә морҗасы,

Калды балкон ясыйсы,

Аннан буяп куясы.

Әтәч

Әтәч иртә уянган,

Кикрикләрен буяган,

Томшыкларын юмаган.



Күзлек

Әби күзлеген тапмаган,

Начар күрә башлаган.

Көймә

Учыбызны җыябыз

Көймә ясап куябыз.

Чыршы

Куй кулыңны кушырып,

Бармакларны алга этсәң,

Бер дигән чыршы булыр.



Куян һәм колаклары

Куян куак артында,



Колак тырпайтып тора.

Болардан тыш, бармакларның эчке органнарга да тәэсире бик зур. Әйтик, баш бармак баш белән «идарә итә», андагы кан әйләнешен үзгәртә. Имән бармак – ашказанына, урта бармак – эчәкләргә, атсыз бармак – бавыр һәм бөергә, чәнти бармак йөрәк эшчәнлегенә тәэсир итә. Димәк, шушы бармак уеннары ярдәмендә балаларның төрле органнарының эшчәнлеге үзгәрергә мөмкин, һәм шуның белән без балаларыбыз сәламәтлеген дә ныгыта алабыз.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет