Батулла анам теле турында уйланулар


Урыс теленнән кереп, татарлашкан сүзләремез



бет3/7
Дата11.06.2016
өлшемі0.71 Mb.
#128075
1   2   3   4   5   6   7

Урыс теленнән кереп, татарлашкан сүзләремез
Без туксан ел буе чит телдән (бу очракта урыс теленнән) кергән сүзләрне урыслар ничек язса, ничек сөйләшсә шулай яза килдек, шулай сөйләшергә тырыштык. Бу гамәл тамырыннан хата юнәлеш иде. Чит телдән әҗәткә алынган сүз әлеге тел кагыйдәләре белән түгел, Ана телебез кагыйдәләренә буйсынырга тиеш иде. Гарәп имлясы белән язганда ул нәкъ шулай булган. “социализм” дип түгел, “сатсиализм” дип язылган. Бу бер дә хатага да әдәпсезлеккә дә саналмаган. Күрше урыслар да татар сүзләрен татар теле кагыйдәләре белән түгел, үз телләренең кануннарына буйсындырганнар, ягъни татар сүзе урыс теле тегермәнендә тарттырылган, танмаслык булып үзгәргән һәм татар сүзе урыс телен баета төшкән, “тәңкә –деньга”га, “туар ише – товарищка”, “каравылчы –караульщик”ка әверелгән. Әгәр дә чит сүз чит тел кагыйдәләре белән керсә, ул телебезне корамагә әверледерәчәк, әгәр дә читтән кергән сүз Ана телебез кагыйдәләренә буйсынса, ул телебезне баетачак, моңа мисаллар күп. Урыстан кергән сүзләрне куллана торгач, алар танымаслык булып үзгәргән һәм чын татар сүзе кебек булып киткәннәр.

Чит телдән үз кагыйдәсе белән кергән сүз – ул бомба; кайчан да булса ул бер шартлаячак, телне эчтән җимерәчәк.

Читтән алынган сүз, Ана телебез тегермәнендә тартылса, ул сүз телне баетачак.
бюллетень – бүлтин

восьмушка – әчмуха; бер әчмуха чәй. Такта чәйнең сигездән бер өлеше.

ведро – бидрә

ведь – бит; я ведь тебе сказал – мин сиңа әйттем бит.

вовсе – гүпчем, гүпчи

все-таки – чүтеки

вьюшка – юшкә, төтын юлын каплагыч түгәрәк тимер

гармонь – гармун

горница – гүрничә, агөй, өйнең кунаклар кабул итә торган өлеше

гостинца – күчтәнәч

десятина – дисәтинә, 1 гектар

жимки – җәмки

изба – ызба

капуста – кәбестә

жулик – жүлек

матица – матча

метрика – метрикә

мотыга – матик, тәпке

насилу – начылый

носилка – лачинкә

нужда – нужа

обед – әбәт

орган – әргән, гармун

отряд – әтрәт

озим – уҗым

очередь – чират

пастбище – паҗбы

поземь – пуҗым – каралты-кура; кышлау урыны

поселок – пучинкә

пудовка – пөдәүкә

пуд – пот, 16 кг.

ряд – рәт, саф, эрәт – мөмкинлек, акча (эрәтең бармы?)

смотри – матри

счет – чут

табак – тәмәке

трубука – төрепкә

труба – торба

церковь – чиркәү

чесанка – чүчиңке

чистый – чиста

ухват – ухуат

шляпа – эшләпә



һәм башкалар...
Ятим калган сүзләремез
аел – перәшкә. Элегрәк өс киемен каптыру өчен ялтыравыклы каптыргыч (аел) кулланганнар. Ябынча яки бөркәвечне дә уч төбе кадәр затлы металлдан эшләнгән аел белән беркеткәннәр. Бүген дә яшьләр бил каешларын ялтыравыклы аелга каптыралар; пряжка

алапа-хөләпә – затлы киемнең кадерен белмичә, саксыз киючегә карата. “Алама-сәләмә”гә якын гыйбарә; неряшливо одетый, безродный

алача – киндер-җитен җебеннән суккан күлмәк – ыштан, акка кызыл буй-буй була

алкыш – берәрсен мактап язган шигырь; ода, овации, великая хвала, хвалебный тост в честь юбиляра

атау – утрау; островок

атау йорт – башка тирмәләр белән уратып алынган түгәрәк мәйданга корылган атау-йорт. Ханнар өчен яки кияү белән кәләш никахтан соң зөфаф кичен үткәрә торган киез йорт. Юрта (дом) окруженная другими юртами

аш булсын – приятного аппетита

ашчы – повар

аякчу – портянки-мортянки

әзерҗавап – тапкыр кеше, сорау бирүчеләргә шундук җавап бирү остасы

әҗер – түләү, савап; гонорар

әсман – күк йөзе, галәм, ерак галәмнәр; галактика

әүкатлы – ашлы, көр тормышлы; самодостаточный

әләм – байрак; флаг

әрәкә-мәрәкә – буталыш, кызык хәлләрдә катнашу, аяныч хәлләрдә калу; урыста “ морочить голову” сүзләрендәге тамыр; морока

бавырчы – падишаһлар, ханнар сараендагы аш-су осталарының башлыгы. Главный повар. (Хөсрәү вә Ширин, 140, 86.) Йегетләр күреклесе бавырчылыкта. Бавырчы–главный повар, ашчы – повар, пешекче – подсобный чернорабочий, который ошпаривает птицу, очищает ее от перьев и передает повару

байтал – яшь бия; молодая кобыла

байтар – мал табибы; зоотехник

бадәм – миндаль

барымта – кеше малын куып алып китү, яулап-талап алу

бәйге тоту – мәйдан тоту, күп тапкырлар батыр калу; многократый победитель в соревнованиях (на Сабантуе)

бәкәл – ат аягындагы тояк сакалчыгы, кәгел; хохолок

безрик – аздан да аз; мало мальский

бикяр – файдасыз, буйдак ир

бирәзә, бирүзә – зәңгәрсу, сыек зәңгәр төс; бирюза

бога – үгез; бык

быгызлау – бронх

бунтотмас (буыны тотмас) – паралич

бу – кайнар аштан чыга торган пар, язын боз өстенә чыккан туштан күтәрелә торган җылы һава

гаилә – сүзе онытыла бара, аның урынына “семья”не еш кулланалар

гайрәт – көч; темперамент

гарип – ватансыз, ят илдә каңгырып йөрүче. Ватансыз калу – имгәнгән кеше белән бер. Мин, гариб, мең кат янып та, яндыга саналмадым. (Дәрдмәнд.) Шагыйрь үзен гарипкә санамый, бичарага саный, үз ватынында ят булуына ачына; без родины, чужой в своей стране

горбәт – чит җир, ят ил; чужая сторонка

гуҗ – күбашар, күбэчәр, бирән; обжора

гуңгыйк – тирес корты; жук навозный

дәрбәдар – наступающий, тот, кто ударяет

җен – җене өзелгәнче эшләде – чрезмерное усилие (кешенең үз җене); джин

җиксендерде – интектерде; замучило

җилем – ябыштыргыч, бәрәңге җилеме, балык җилеме белән кыягаз ябыштыра торган идек; клей

җилен – ана хайванның имчәге. Сыерның, биянең, ана дөянең, кәҗәнең сөт сава торган җилене; вымя

зарур, зарури, зарурият, зарурлык – һичшиксез кирәклек, мәҗбүрият

и – башыңны и! Иелгән башны кылыч кисмәс

игелекле – яхшылык эшләүче, ярдәмчел, миһербанлы, изгелекле – була алмый, андый сүз юк

изге кәлимәсе бар һәм ул гомере буе инсанияткә игелек кылган кешегә карата кулланыла. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Мостафа салаллаһу галәйһи вә ссәлам) изге кеше. Ватаныбызны дошманнардан саклаганда шәһид киткәннәр: Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Акмулла, Ислам өчен көрәшкән Муса Биги Җарулла кебек шәхесләренең барысы да изге адәмнәребездер. Мохтаҗларга бихисап күп игелекләр кылган кеше изге була

иректе – сагынды; соскучился, носталѓия

ис – искергән (ис кергән), сасый башлаган. Бу иткә ис кергән. Шуннан килеп чыга ки “искергән бишмәт, искергән өй” поношенный бешмет; запах

исәп – уй, уйлау

исәп-хисап – расчет, бухгалтерия, финансовые операции.

искәү – йокысы килгән кешенең авыз ачып искәве (иснәве түгел); зевать

иснәү – чәчәк иснәү, хушбуйны иснәү; нюхать

йөгенү – бер тезгә төшеп, олылар (падишаһлар) каршында баш ию; приветствие высокопоставленного лица (хана), опускаясь на одно колено, наклоняя голову

йөгенү – алҗу, ару, хәл китү; усталость

йөзлек – сәке йөзлеге; обрамление нар (саке), куда садятся люди

йөкташыр – йөк машинасы; грузовая машина

йөзлек – йөз сумлык; сторублевка

итагать – культура

итагать – этикет

итагать сарае – дворец культуры

итагать сыйныфлары – курсы культурного общения

кавем – нәсел, кабилә, батырлар кавеменнән, халык

кавым – кыска вакыт аралыгы; бер-ике минут. Бераз вакыт. Бер кавым торганнан соң әйтте. Немного погодя он заговорил. Бер кавым җир киткәч.

казый – судья

казыят – жюри, бәһадарият, бәядар

калгай – кала башлыгы; мэр города: комендант города

кару – каршылык

карусыз – каршылыксыз, тыңлаучан, буйсынучан

аның каруы – за то; аңа каршы. Ул бай түгел, аның каруы ул мәһабәт. Он не богат, но зато он прекрасен. Каравы түгел. Карау булса – смотреть. Каруы булса – зато, напротив, против этого

карымта – барымтага куып алып кителгән малларны кире кайтару явы. Барымташга карымта. Үчкә үч, мәгънәсендә

калеб – йөрәк, күңел; сердце

каһарман – герой; Советлар Берлеге Каһарманы, Советлар Союзы Герое түгел

кәгел – атның маңгай ялы; хохолок на лбу коня

кәпкер – тишек чүмеч, аш болгатыр өчен колашалы чүмеч; шумовка

кесерткән – кычтыкан; крапива

корот – тозлап киптерелгән эремчек, “корт” түгел; подсолоноватые шарики сушеного творога. “Корт” булса умарта корты яки червяі булыр иде

коңгыз – тирес коңгызы; жук

кондыз – су күсесе яки су кумагы; норка, выдра

кодрәт – сверхсила

көдрәеп – әтәчләнеп, очынып; петушась

көртәй – куртка

көч – сила

кырлач – кышкы зәмһәрир суык; самые морозные дни зимы

көсәнеп – өмет итеп; он наяделся, что и ему кое-что достанется

куә – истигъдат, кабилият, сәләт; талант. “Куәт” белән бутамаска, куәт – көч

кур – кымыз төбе, кымыз әчеткесе; остаток кумыса, закваска
куәт – мошь

кумырык – коморка; кубрик

күтәрәм чире – паралич; күтәрәмгә калган – парализованный

күп рәхмәт – зур рәхмәт

кымтырыклау – капшау, аз-мазлап кыймылдатып тору; шупать, мало-помалу шевелить.

кымсып тору – гел борчып тору; постоянно беспокоить чего-либо

кым-кырыч – әш-мәшә, мәрәкә, әвәрә килү, кызык ясау, сугышып бетү, көлкегә калу; опозориться, оказаться в неудобном положении

ләббәйкәви – ялагайларча; по подхалимски

ләңкер – якор; көймә тимере

ләхүрә – өшегән авыз, ачык авыз, мишәрләрнең Казан татарларына карта куллана торган сүзе; слово употребляемое мишарами для обзозначения Казанских татар; ротозей

лөхөр – мишәр булмаган татар; тот татарин, который не мишарин

машалла – хуплау, алкышлау сүзе; браво

мәдехнамә – мактау ярлыгы, олылау сүзе, хуплау сүзе, шәрәф хаты; похвальная грамота, слово благодарности, поощрение.

мәһабәт – озын гәүдәле, яхшы киенгән, бар җире килешкән; великолепный, красавец. Мәхәббәт белән бутамаска. Мәхәббәт – сөю, ярату, гыйшык

мәркәз ( үзәк) – центр

мөдир – директор

мүкәләү – баланың үрмәләр алдыннан мүкәләп йөрүе

Нократ – Вятканың татарча атамасы; татарское название реки Вятки

өйкәләү– кыйнау, өерттереп куып чыгару; накостеляя выгнанть из дома

пәрвайсыз – шаталак, юбалгы; ветрогон, неряшливый, шалопай

пешекче – ашчының ярдәмчесе, тавык-казны пешекләп, йоннарын йолкып, чистартып торучы; подсобный рабочий на кухне

пешкәк – поршень, май язу аталавычы (дөмбесе)

печтәнәү – киреләнү, кыланү, үз күтенә үзе бәла эзли торган көйсез кеше; капризничание, выпедривание, искать приключений на свою голову

пырдымсыз – холыксыз, әдәпсез, кызыш; самодур

рәеш – чиста, рәешкә – кеше арасына чыкканда кия торган яхшы кием; выходная одеҗда

рәхмәт – спасибо; большое спасибо – күп-күп рәхмәтләр

сафсатавый – демагогларча; пустослов

сала – село

санар – электр санары; электросчетчик

сан – унмеңлек гаскәр; десятитысячное войско; унсан – йөзмеңлек гаскәр; стотысячное войско

санак – калькулятор

сансыз – ялкау, абруйсыз; лентяй, не имущий авторитета. Дүрт саны да истән – букв. у него все четыре конечности целы. Санга сукмау – не принять в счет. Кешегә санамау – не принимать его за порядочного человека

саршын – корт саршыны; перга

сәленгеч – атынгыч урындык, таган; качели

сихәткә булсын – приятного аппетита, на здоровье

сон – юлга дип кесәсенә бераз акча сонып җибәрде, тишеккә башын сонды; сунь

сөмеки – кешеләр белән аралашмаучы, аз сүзле, төкесе кеше; бирюк. хмурый, необщительный

сөлдә – скелет; сценарий, маслы

сөреш – процесс, фикер сөреше – процесс мышления

сузан – озын, акрын хәрәкәтле, сузан күт; долговязый, медлительный

сум – саф, катнашмасыз. Сум алтын – саф алтын. Сум ит – майсыз ит; без примеси, чистый.

сыла –– ак балык; судак

сырхауханә – больница

тархан – ветеран. Ватан алдында аеруча хезмәтле олы яшьтәге абруйлы шәхес; персональный пенсионер. Тарханы имели неприкосновенность, кроме особо тяжких преступлений

таштый – таштый килерһичшиксез, килер (Финләндиядәге татарлар теленнән)

тәбәлдерек – туку ыстаногындагы ике аяк белән баса торган җайланма; педаль

тәкбир – Аллаһны мактау

тәгъзим – олылау сәламы; реверанс

тәгъбир –җөмлә өлеше; фраза

тәдбир – алдан уйлап гамәл кылу; план

тәҗел – бик ашыгыч, бик тиз; поспешно, торопясь

тәпке – бәрәңге тәпкеләү коралы; мотыга

тәре – икона

тәтке – коньки

тәсдыйкъ итү – исбатлау, раслау; утвердить, доказать

толыкман – уптым, бөтенесе; оптом

тура – кайнатылган кызыл эремчек, корот; кипятившийся до красна творог

турта – кайнаткан майның өсте; пена над кипяченым маслом

тасраю – күзләрен тасрайтып утыра – күзләрен тас кадәрле ачып (акайтып) утыра; выпячение глаз

туш – яз көне боз өстенә чыккан су; вода покрывшая весенний лед

тәпсерләү – сайлану, аны ашамыйм, моны ашамыйм, дип ризык сайлау, аңа өйләнмим, моңа өйләнмим, дип артык сайлану; каприз при выборе еды и при выборе невесты, а так же при выборе чего-либо

трай – кышкы суыкта каткан ат тизәге; замерзший конский помет

трай тибеп йөрүче – эшсез, ялкау, гел уен ягын гына каера торганнарга карата әйтелә торган сүз; бездельник, лентяй, слоняшийся без дела человек

тубал – лукошко, выделенный из кожи или же из коры дерева для посева зерна. Себердә тубалга эрбет чикләвеге тутырып саталар

тулай торак – гомум торак, ятакханә, кунакханә; общежитие

түлтуплар – үсмер егет; подросток, созревающий как мужчина

түл – гайрәт, шәһвәт, ата казлар түл җыя; семя

тырыс – каен тузыннан ясалган савыт, чиләк; из бересты сделанное лукошко для сбора ягод

у – битеңне кар белән у!

у – авыру атамасы, бүре уы

үдри – шара, кәшәкәле уен; хоккей

үләт – үләт чире, күпләп үлү чире; мор

үләт базы – хайван үләксәләрен ташлау чокыры; скотомогильник

үлҗә – трофея; мәмләкәт ара сугышта үтерелгән дошманның шәхси әйберләрен: дирбиясе белән атын, калканын, кылычын, сөңгесен җиңгән батыр ала. Ганимәт тә трофея, ләкин ганимәт малы сугышта җиңелгән якның хатынын, балаларын, йорт-җирен, икмәген, мал-туарын ала. Җиңелгән шәһәрнең бар байлыгы җиңүчеләргә күчә. Ганимәт гомүм байлык. Гомум ганимәттән өлеш яугирең сугыштагы батырлыгына карап бирелә

үрт салу – ут төртү; поджог

фалиҗ – күтәрәм авыруы, бунтотмас (буыны тотмас); паралич

форсат– уңай вакыт, җайлы чак, удобный момент, пользуясь случаем. Форсат сүзен бозып фарсат дип ялгыш сөйлиләр

фәгалият – гамәл, эш башкару; действо

фирүзә – сыек зәңгәр, сыерчык күкәе төсле асылташ; бирюза

хөнса – төкчыкмас, кысыр, кызтәкә, күсә; гермофордит

хөсет – мәкер, эчкерле; коварный завистник

хөсетле – мәкерле, астыртын, көнчел; злобно завистливый

хач – крест; «кайчы» сүзе шуннан ясалган, дип уйларга була, икесе дә аркылы, кайчыны ачып куйсаң, нәкъ хач сурәте хасил була

хәселен күрү – алдан әзерләнү; готовиться заранее

чайкала – үсеп утыра торган агач җилдә чайкала, исерек чайкала; качается

чайпала – табактагы су чайпала, бу сүз сыеклыкка карата яки күчермә мәгънәдә генә кулланылырга тиеш; плещется через край

чаукалык – куаклык; подлесок

чәүчәләк – көйсез, юкка да борчыла торган кеше; капризный

чәчтакма – бизәнү әсбабы; красивое изделие для волос

чәрексез – чыдамсыз; не прочный, кое-как сколоченный

чибөрәк – чи бөрәк (пешәр-пешмәс итле сумса); чебуреки

чигәчә – калфакның як-яктан асылынган өлеше; часть калфака

чирле – хронический авыру; чирләшкә; хронический больной

чолгау – аякларны төрер өчен киндер тукымадан, тастымал сыман эшләнгән чүпрәк; портянка

чонтык – аксак, берсе кыска аяклы; одна нога короче другой; хромой

чор – эпоха

чохор – Казан татарларына карата кулланыла торган мишәр сүзе, янәсе, Казан татарлары “пыцак” урынына, “пычак” дип сөйләшә

Чулман – Кама суының татарча атамасы; татарское название реки Кама

чура – кара хезмәтче, кол; хезмәттән азат булып, баеп киткәннәрнең нәсел исеменә тагыла торган сүз; зависимый от землевладельца работник. Но за честную службу хозяйну, некоторые стали свободными людьми и достигали больших высот и богатства. К именам таких добавлялось слово “чура”: Акчура, Карачура, Колчура, Байчура...

чыгыр – кое чыгыры; катушка колодца

чыгыр – блок; ролики, лебедки

чырамсыту – охшату

чыраг – чыра, яктылык чыганагы, шәм; кандил

чытыр арба – чыбык-чабык, коры-сары ташыр өчен җайланган кул арбасы

чырамсыта – охшата (чыраена карагач, кайдадыр күргән шикелле булу); слово на русский язык не переводимое. Ему кажется, что он где-то видел этого человека

чырыш (чарыш) – тырыш, эшкә ябышып ятучы; старательный, упертый

шама – чәй түбе (чүбе); остаток заваренного, выжатого чая

шапра – ит шулпасының күбеге; вареная кровяная пена на мясном бульоне

шаһит – күреп торучы, вакыйгада катнашкан кеше; свидетель происшествия

шәһид – гаделлек, азатлык, дин өчен көрәштә һәлак булган кеше; погибший в борьбе за свободу

шәрәфле – зыялы, затлы нәсел; аристократ из древнего рода

шәрәф каравылы – почетный караул

шәһвәт – түл, ир кешенең җенес орлыгы; сперма, шәһвәтпәрәст – җенси азгын кеше; сексуально озабоченный

шешә – кайнар пыяланы өреп (шештереп) ясалган сыеклык савыты; стекляная бутылка

шифага булсын – приятного аппетита, на здоровье, мунчаң шифалы (шифага) булсын – с легким паром

шомлык – күптән күп, алар шомлык печән чапкан; довольно много

шөлләү –шүрләү; тревожиться, насторожиться

шүре – җеп чорналган кәтүк, җебеннән бушагач, таяк сыман булып кала. Әнә шул таякчык “шүре” дип атала. Бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй, ягъни бар булганын тиз генә ашап бетерә дә шүре кебек таяка кала; шпулька

ырмау – чаңгы табанында ырмау була. Мәктәп парталарында да каләм өчен ялгаш-ырмау була; паз

ыштыр – аяк чолгавы, ыштыр бит, йөзенә ыштыр каплаган – оятсыз – нәҗес адәм; портянка

эшермә – ширма

эшермә – морҗаның төтен юллыгын каплаучы түгәрәк тимер; засов, задвижка

эшермә (боерык фигыль) – шудырма, этеп куйма; не отодвигай

эштеринке – бик тиз, бик ашыгыч; торопясь

юбалгы – үзен-үзе карап йөртә белмәгән, шапшак хатын-кызга карата әйтелә; неряха

юшкә – мичне тартканнан соң, эссе чыкмасын өчен каплап куя торган түгәрәк тимер тәлинкә; вьюшка

ягыр агу, зәһәр; яд

ял – ял итү, хәл алу; отдых

ял – җылкы ялы; грива коня

ял – җылкының ял астындагы мае. Бик затлы тризык; подгривной жир коня; деликатес

ял – аяк ялы (чаевые), хезмәт ялы – хезмәт өчен түләү; плата за услуги

ялау – байрак, әләм, тугъ; знамя, флаг

яргулау – җәзага тарту, үлемгә хөкем итү; судить

яугир – яу ире, сугышчы
Татарча-русча сүзлек”кә кермәгән сүзләремез
алгысау – атлыгып тору, ашкыну, ярсу, түземсезләнеп нидер кылырга теләү

аталавыч – гөбе таягы, дөмбе; пешкәк; пахталка

әрәкә-мәрәкә – буталыш; кызык хәлләрдә катнашу, аяныч хәлләрдә калу; урыста “морока, морочить голову” сүзләрендәге тамыр

әстәгъфирулла – кичер мине, Аллаһым. Аллам сакласын! Ярамаган хәл булганда әйтелә

безрик – аздан да аз

бәйгер (бәйгир) – сугышчы ир; ярыш ире, бәйге ире

бәрдавай – бордовый

бәттәч, бәрәч, бәрәкәт – ымлык, көтелмәгән вакыйга булганда әйтелә

бирәзә – зәңгәрсу, сыек зәңгәр төс

бөтерчек – кешенең баш очындагы түгәрәк боргауга охшаш бөтерчеге; макушка

бунтотмас – буыны тотмас; паралич

бүздәк – чыпчык нәселле кош; щур

быгызлау – бронх

быжгак – ашыгучан, кайнар, хәрәкәтчән

дәрбәдар – тот, кто ударяет, һөҗүм итүче

дүңгәләк – бер хатыннан икенчесенә күчеп йөри торган дуадак иргә карата да әйтелә. Перекати поле

җен – җене өзелгәнче эшләде (һәр кешенең үз җене була). Җене белән күтәрде

зәргар – ювелир

искәү – йокысы килгән кешенең авызын ачып искәве; зевать.

кавуз (кауз) – тегермән куласасына су койдыргыч ялгаш; бассейн

каләмдаркаләм иясе, пишущий

тикле – санап та, күреп тә, үлчәп тә булмый торган чагыштырма. Шул тикле дә мәгънәсез булырга ярамый бит инде! Унга тикле (хәтле) санадым.

зөфаф –хатын белән ирнең никахтан соң беренче төне; первая брачная ночь новобрачных

йокымсар – ленивец

искәү – йокы килгәндә авыз ачып искәү; иснәү – понюхать

карабачак – босяк, кыргый кеше, аяк киемсез, байгыш, хәерче (каратабан)

кәс-кәс (атлау) – хатын-кызларның кыланып атлавы

кәса – чәчәк касәсе

кораңгыш – ябык, арык; дистрофик

көдрәеп – әтәчләнеп, очынып; петушиться

кумак – су күсесе; къама. Къама бүрек; выдра

кумырык – кысла оясы; коморка, кубрик

кутак – арба кендеге; сердечник телеги. Мишәрләрдә оятсыз сүз түгел, бүген дә кулланыла

күтәрәм чире – паралич

куй – салып куй, өстәлгә куй; положь

куй – сарык; овца

кызык – күңелле; смешно

кызыклы – интересно

кыйрак – көянтәне атлап чыксаң, күтеңә кыйрак чыгар. Чуан; чири

кымтырыклау – капшау, аз-мазлап кыймылдатып тору

кымсып тору – гел борчып тору

күт – задница

күтләк – педераст

күтән – прямая кишка

кым-кырыч – әш-мәшә, мәрәкә, әвәрә килү, кызык ясау, сугышып бетү, көлкегә калу

ләббәйкәви – ялагайларча

ләңкер – көймә тимере; якорь

ләхүрә – өшегән авыз, ачык авыз, мишәрләрнең Казан татарларына карта куллана торган сүзе

лөхөр – мишәр булмаган татар

мәкинә – ашлык суктырганнан соң калган чүп

мәрәкә – маҗаралы хәл; морока

өйкәләү– кыйнау, өерттереп куып чыгару

пестә (фестә) – ачык авызлы чикләвек; фисташка

печтәнәү – киреләнү, кыланү, үз күтенә үзе бәла эзли торган көйсез кеше.

пырхылдау – пырхылдап көлде; кош пырхылдап очып китте.

рәеш – чиста, рәешкә – кеше арасына чыкканда кия торган яхшы кием

рәмел – рәмел тактасы; иске мәдрәсәләрдәге шәхси язу тактасы. Әбүгалисина көзгесе; телевизор

саршын – умарта корты җыя торган саршын; перга

сафсатавый – демагогларча

силә – асма бишек пружинасы

сойкау – сөяп кую, терәү

сойкау – каты итеп сугу

сөлдә – скелет

сөмеки – кешеләр белән аралашмаучы, аз сүзле, төкесе кеше

сүрәкә – хатын-кызның баш киеме

сыла – ак балык; судак

тәм-том – чәй табынына куела торган татлы ризыклар

тәпсерләү – сайлану, аны ашамыйм, моны ашамыйм, дип ризык сайлау, аңа өйләнмим, моңа өйләнмим, дип артык сайлану

теми – өмет. Темиен сузып кергән инде; өмет. өметләнеп

теңкә – җан; нерв (теңкәмә тиеп бетте инде; теңкәмне корыттың.)

трай – кышкы суыкта шакраеп каткан ат тизәге. Трай тибеп йөрүче, дип эшсез, ялкау, гел уен ягын гына каера торганнанарга карата әйтелә торган сүз

толыкман – уптым; бөтенесе

түлтуплар – үсмер егет

у – кер у!

у – ышкы, битеңне кар белән у!

у – чир; бүре уы

үлҗә – трофей

үдри – шара, кәшәкәле уен; хоккей

фалиҗ – паралич

хәләл җефет – супруга

хисса – чыгарма, мәгънә, киная; резюме. Кыйссадан хисса.

ходавәндә – хода, тәңре, Аллаһ.

чарыш (чырыш) – тырыш, эшкә ябышып ятучы

чәрексез – чыдамсыз

чәчтакма – чәчкә тагыла торган бизәнү әйберсе.

чиертә – балык чиертә

чиртә – думбыра чиртә

чура – кара хезмәтче, кол; коллыктан, хезмәттән азат булып, баеп киткәннәрнең нәсел исеменә тагыла торган сүз: Акчура, Карачура, Колчура, Байчура

шәлинә – шәл бәйли торган энә

шәһвәт – сперма, шәһвәтпәрәстҗенси азгын кеше – сексуально озабоченный

шомлык – күптән күп, алар шомлык печән чапкан; довольно много

шомраю – ат шомраеп колакларын торгызды; насторожился, навострил уши

шуңмас – эше уңмас: неудачник

ыспай – пөхтә, чиста киенгән кеше; щеголь. Ыспай туңмас, калтырар, сөякләре шалтырар

эшләки – песнәкнең бер төре, ул февральдә үк җылы яктан килә.

ягыр – агу

яраннар – түрәгә якын торучылар, ханның сакчылары; свита

яргулау – хөкем итү
Татарча – татарча сүзлек
абруй – йөз аклыгы; авторитет; абруй казанды – хөрмәт казанды

акрын, әкрен, салмак өчесе игезәк сүз. Ләкин чәк кенә аермалары бар. Эти слова синонимы, но есть и маленькие отличия

акрын – медленно, тихо

алгысау – атлыгып тору, ярсып тору; вольнительное стремление перед соревнованием, нетерпение

астарлы сүз – астына аерым бер мәгънә салып әйтелгән сүз; төртмә сүз; подтекст; подтырка.

ачыну – ниндидер гамәле өчен өзгәләнү, кайгыру, сызлану, үкенү; скорбь, печально сожалеть о чем-то

ашамсак – любитель поесть

аягату – боз өстендә тәтке (тимераяк) шуганда, аяк белән этенә-этенә шуу; движения конькобежца отталкиваясь ногами ото льда

әвәрә – каза, кырылыш; приключение с неприятным концом; авария,

әкәлә – чыршы, нарат күркәләре, имән, чикләвек агачы әкәләләре була. Кайбер якларда бу сүз оятсыз санала, ләкин аның һич тә ояты юк. Аны кулланудан тайчанмаска кирәк; “күркә” кайбер якларда “әкәлә” дип атала; желудь, почки орехового дерева, шишки сосновые

әкрен – акырыннан да әкренрәк. Әкрен кирәк, ипләп кирәк ишетергә сандугач сайрауларын; тише, медленнее

әзерҗавап – острумный, быстро отвечающий на вопросы

әрәкә-мәрәкә – буталыш, маҗара; марока

әрдәнә – киселгән агач бүрәнәләр өеме; штабель

әрмәк – юка туладан тегелгән өс киеме; армяк

әрҗә – рама; машина әрҗәсе – кузов

әш-мәшә килү – буталып, көлкегә калып, маҗараларга тап булу; кошмарное приключение

әүвәл – древние времена

әчәч – бәрәч, бәтәч (гаҗәпсенгәндә әйтелә торган ымлык авазы)

бавырсак – ит бавырсагы (Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” исемле китабында, 7 биттә бавырсакны пешерү тәртибе язылган.) Бүген без – чәй янына куела торган төшне, шишараны «бавырсак» дибез. Бавырсак майда кыздырылган камырны баллап эшләнә. Бавырсак – камыр ашы. Ә ни өчен соң аның атамасы “камырсак” түгел, ә “бавырсак”? Ит булмаганда ит урынына камыр куллангангадыр бәлки. Чәбүрәк пешерергә ит булмаганда без итне бәрәңге белән алыштырабыз һәм ул ризыкны “чәбүрәк” дип түгел “кыстыбый” дип атыйбыз, чөнки камыр арасына ит түгел, бәрәңге кыстырылган. Ата-бабалырыбыз иң оста ашчыларны “бавырчы” дип атаган. Егетләр күрке бавырчылыкта, дип язылган Котбның “Хөсрәү вә Ширин китабында. 1383 ел

бардак – этбашсыераяк

барымта – кеше малын куып алып китү, талау

баскыч – лестница

басма – мостик

басма – издание

басма – бер басма җеп

басмачы – басмач

башлинә – башлы инә; булавка

бәдәни гамәл – физик эш

бәйгер – чабышкы ат

бәйгир – бәйге ире, ярышучы, сугышчы

бәрәбан – бәреп уйный торган уен коралы, бәрмә уен коралы

бәхетемә күрә – к счастью. Бәхетемә каршы түгел!

безрик – аздан аз.

беравык – кыска вакыт аралыгы

бизмән – үлчәү, мизан; весы

бикяр – файдасыз эш; өйләнмәгән карт егет – холостой

бикләү – әсәрне яттан өйрәнү

бикләү – йозак салу

бистәр – тастымал; вышитое полотенце.

бирәзә, бирүзә – яшел-зәңгәр, сыерчык күкәе төсендәге асылташ.

бирән – ашап туймас, гуҗ, бирән зәхмәте кагылган; больной сахарным диабетом

биштәр – бау белән аркага аскан капчык; рюкзак

борак – он; тегермән диварларын, тегермән өенең тәрәзә өлгеләренә кунган он тузаны. Ач вакытта борак онын җыеп, ашка тугылый идек; мучная пыль, оседавшийся на оконцах мельницы

Борак – пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вә сәлам хәзрәтләренең күккә ашкан атының исеме

борын – предавние времена

бөкмә – сумсаның бер төре. Бу сүз элек хатын-кызның җенес әгъзасын аңлатмаган. Ул ризыкка карата кулланылган. Итне камыр белән төреп, аны матур иттереп бөгеп пешергән ризык «бөкмә» дип атала. Хәзер дә мишәрләр бу сүзне бик актив куллана. Бу сүзнең ояты юк, аны ташламаска кирәк

бөлү – бай булып та фәкыйрь калу; банкротство

бөти – бу сүз борынгыда «битик – язу» мәгънәсендә йөргән. Мәхәббәт хатлары өчпочмаклы, дүртпочмаклы итеп төрелә торган булган. Әнә шул язулар, хатлар «сөйдергеч бөтиләр» дип аталган, ягъни сөйдергеч язулары, мәхәббәт хатлары; тайнственные любовные записки, которые якобы помогали влюбить в себя желанного джигита. Необходимо вернуть незаслуженно забытое слово!

бу – кайнар аштан, чәй өстеннән чыга торган кайнар һава; пар.

бусага – ишек бусагасы, ишек тупсасы; күгән

быгызлау – бугаз; бронхи.

вазгыять – ситуация, торыш, халәт, шартлар

ватандар – ватансөяр, ватаны бар; патриот

вә – һәм; союз и

гаилә – семья.

галәмәт – могжиза; билге, яз галәмәтләре – весенние призанки, искиткеч

горбәт – чит ил, ят ил; чужбина

гуҗ –туймас, кап-йот, күбашар, бирән; обжора

гыйбарәт – заключается; состоит

Сезнең вазифагыз нидән гыйбарәттер (торадыр?)

В чем заключается ваша обязанность?

Бу җайланма өч өлешттән тора (гыйбарәт)



Этот агрегат состоит из трех частей

гыйбрәт – яман үрнәктән сабак алу; дурной пример

дерелдәвек – студень

дәвер – эра

дәй (дай, тай) – как, как дуб крепкий, имәндәй каты. Таштай авыр. Күп күрдем мин филдәй егетләрне; много я видел парней как слоны

дәрбадар – һөҗүм итүче; тот, кто ударяет

дәрман – көч, куәт

диван – утыра торган йомшак, уңай урын

диван – падишаһлар, ханнар, солтаннар сарендагы йомшак келәмнәр җәелгән утырышханә, диванханә

диван – шигырьләр китабы

дога кылды – дога укыды, гыйбадәт кылды, читал молитву

дорфа –тупас, итагатьсез

дөңгер – бәрәбан

дучар – күп акчалар түләргә дучар булды; тап булды, мәҗбүр булды, мәҗбүрендә калу

җан – душа

җен – җене өзелгәнче эшләде. Җенем сөйми. Җене белән эшли. Эшкә батыр кеше; поднять тяжесть ему помогает свой джин

җилен – сыер, кәҗә, теше (ана) дөя, бия җилене, сөт белән тула торган җилен.

җилем – ябыштыра торган сыекча, измә. Бал корты җилеме (прополис), балык җилеме. Оеган балык шулпасы, аның белән кыягаз ябыштыра торган булганнар. Клей.

җиксенү – аннан җиксендем, мин аннан туеп беттем, интегү; надоело

җирсү – күңел җирсүе (алгысавы), бик нык сагыну

зарур (и)– һичшиксез кылынырга тиешле эш; обязательно

и – яхшы, ии – леняет, мал яхшыра; игә килде – наконец стал хорошим; и (боерык фигыль), башыңны и!

имәнү, имәнеп киттем – пережил шок, имәнгеч хәл – абсурдное положение

иркенлек – иркен өй; просторы. Ирек – иреккә чыгу, свобода

ихтыяр – воля

йөкле – көмәнле, авырлы, буйга узган хатын

кабилә – племя, токым, нәсел

кавем – халык

кавым – бераз, бер кавым – бераз

кадәр (күләм, сан) шул кадәр күп җыйган. Шуның кадәр халык күп иде. Карбыз кадәрле. Тау кадәрле.

казаки (н) – биле бөрмәле, озынлыгы тез астыннан, кара яки җирән яки коңгырт өс киеме, борынгы заманда юка киездән яки туладан тегелгән (соңгырак заманнарда постаудан, сукнодан тегелән), күкрәгендә патрон тыгып куярлык сигез-ун кесәчекләре булган. “Газырьлар” ягъни “әзер” патроннар, дигән сүз; чикмән, җиләннең бер төре. Әүвәлрәк казакинны, чикмәнне, җиләнне бөтен Каф тау арты халыклары кигән, шул хисаптан татарларда казаки кингән, моңа фотодәлилләр күп, революциягә чакы татарларныйң затлылары казакин, каракүл бүрек кигән

кайнатма – варенье

калама (арба) – печән ташыр өчен көйләнгән рәшәткәле кул арбасы

каләмдар – каләм иясе; хозяйн пера, пишущий

калеб – йөрәк, күңел, теңкә

канимәр – кан имүче, кан эчүче; вампир

карабачак – босяк, кыргый кеше, каратабан, йолкыш

карачкы – чучело, мишень

катгый – катгыян кисәтү – кискен, соңгы шелтә бирү

каты-коты – кибеп беткән ризык

катыргы тартма – коробка

каһарман – герой

кауз (кавуз) – су тагарагы, тегермән кулассына су койдыручы ялгаш; бассейн

кәрлә – карлик

кәшәкә – клюшка, кәкерешкә

кебек – ат кебек эшләде; как лошадь работал

керәшә – яр карлыгачы; касатка

күк – холыкка кагылышлы, аның күк булма, улым; не будь как он, сынок.

көтек – түзәрлек калмау, көтә-көтә көтек булдым

кыйтга – өлеш, кисәк; материк

къойка (qoyqa) – дерелдәвек, балык койкасы – заливная рыба, студень, холодец

койка – карават, ятак; кровать, лежанка

кораңгыш – арык, артык ябык кеше; дистрофик

көймә сәхибе – капитан судна

көймә хуҗасы – капитан

көймә әмире – капитан

көймәбаш – капитан

көнләү – ревность

көнче(л) – ревнивый

көнләшү – зависть, башкаларның тормышына кызыгу

куласа – колесо, тәгәрмәч, көпчәк, тәкәрләк

кызык – көлке

кызыклы – интересный

колакчын – наушники

колакчын бүрек – шапка-ушанка

көдрәю – әтәчләнү, очыну; петушиться

куен дәфтәре – блок-нот.

куә – талант.

ку – ут кабызу өчен киптерелгән каен гөмбәсенең мамык кебек җепселе; трут

ку – эче куыш әйбер; ку сөяк – кипкән сөяк; ку агач – эче куыш агач.

кумак – су күсесе; выдра

кумырык – тар урын, балыклар кыслалар куышы; ниша, кубрик.

к...к – әүвәл заман бу сүз ир кешенең җенес әгъзасына карата әйтелмәгән, ул оятсыз сүз булмаган. «Кот» яки «кут» кәлимәләре «җан» сүзенең игезәге булган, ул әле хәзер дә шул мәгънәдә кулланыла. «Котылдым (кот алдым), котым ботыма җитте (җаным чыга язды), котсыз кеше, бу өйдән кот качкан. Котлы булсын туегыз. Бәйрәм белән котлыйм». Котак – кот бирүче, котлы. Борын заман эш коралы, гамәл кыла торган шәйләргә атама–исем биргәндә кулланыла торган «әк», «ак» кушымчалары «көрәк (көрәгеч), тарак (тарагыч), сәнәк (сәнчегеч), кармак (кармап-эләктергеч), котак (кот ясаучы, кот китерүче) кебек исемнәр ясаган. Бу сүз, “Кутадгу билик” (Кот китерүче белем) сүзлегендә китерелгән һәм Көньяк мишәр сөйләмендә хәзер дә арбаның кендеге мәгънәсендә кулланыла. Атың яхшы булса да, йөгең матур төялгән булса да, кендек булмаса, эшең харап. Тимер кендек арбаның коты. Ана карынындагы баланың җаны кендек аша анасына тоташкан. Мең еллар әүвәл «котак» сүзе бөтентүрк халыкларында арба кендегенә карата кулланылганын фаразлап була

куык ( куыш) – эчен алып киптерелгән кабак, су-ширбәт тутырыр өчен. Куыш агач, ку сөяк – эче куыш

куыкшын – кувшин, куыксыман савыт

күбашар – ашап туймас

кырылыш – юл казасы, юл афәте; авария

күбашар – много жрущий

күзэлдерек – атның игътибары як-якка чәчелмәсен өчен йөгәнгә тегеп куелган күн колаклар; шоры

күт – задница

күтләк – педераст (пассивный).

күтләкша – передаст (активный.)

күтән – прямая кишка. Бакча иясенә түтәл юк, үгез иясенә күтән юк. Атның картасы, үгезнең күтәне тәмле

кызганычка күрә – к сожалению. Кызганчыка каршы, түгел.

кыйрак аяк астында яткан әйберне алып, җайлы урынга куй, атлап чыксаң, күтеңә кыйрак чыгар. Кутыр, чуан; болячка на заднице

кылыч – кыла торган әсбап

кым-кырыч – кызык ясау, сугышып бетү, көлкегә, оятка калу, маҗараларга тап булу; нашкодить

кымтырыклау – капшау, аз-азлап кыймылдатып тору, борчып тору.

кымсып тору – гел борчып тору; кимемәс әле, дип аз-азлап ашап, киметеп тору; думая, что не заметят понемногу уменшать сладкое

кырдың – Ниләр эшләдең? Нидәр кырдың? Кимсетүле, юморлы сорау

кыса – рама, тәрәтзә кысасы – оконная рама, оправа очков – күзлек кысасы

лагун – ләгән, катык чиләге, дегет лагуны; кадка для дегтя

ләңкер – көймә тимере; якорь

ләхүрә – өшегән авыз, җебегән. Мишәрләрнең Казан татарларына карата куллана торган кимсетүле сүзе; ротозей

лөхөр – мишәр булмаган татар; татарин, который не мишарин

майкошым – сабыйларга сөеп эндәшә торган сүз, май кошы; ласковое слово для детей

майтару – башкару, булдыру; нинди эшләр майтардың? Ниләр кырдың? Гамәл кылган кешегә карата ярыммыскыллы, кимсетүле мөнәсәбәттәге кеше сүзе

мәгънәви гамәлумственное действие

мәгънәви ата – остаз, остад; духовный отец

мәкинә – ашлык суктырганнан калган түп, чүп; мекина булып урыска кергән

мәрә – мишень

мәрәкә – кызык хәлләргә очрау; марока

мүкәләү – баланың үрмәләү алдыннан мүкәләп йөрүе

мәрсия (әдәби жанр)мәрхүм турында яхшы сүз; эпитафия, некролог

матәм – траур

мәрасим – процесс, мәтам мәрасиме – похоронная процессия

мәтәвек – маҗара, буталыш; приключение

мөштәри – йомышчы; мөрәҗәгатьче; клиент

мысыр күгәрчене – җайлы, кулай, күндәм холыклы кыз; нежная податливая девушка как египетский голубь

мизан – үлчәү; весы

назиклек – особая утонченность; тонкие нюансы

нөкәр – ярдәмче, яу иптәше

сәрмая – төп акча, основной капитал; мая – җыйган мал, капитал

сыман – сынга, буйга, кыяфәткә кагылышлы. Җүләр сыман; как дурак

сырхау – больной, но не тяжелый

сырхаулап тора – приболел немного

сыр, сырлы – резьба, резной узор

сырлы – катлаулы холыклы кеше, астыртын, көйсез холык

сыйр – сыер сөтеннән, катыктан ясалган ризык; сыр, пәйнир

такы-токы – туймаслык аз ризык

таман – нормальный; акылга таман – придурок; аякка таман – к ногам подходит; тозы таман – соль нормальный

тамгасар – компьютр

тамакай – ашарга яратучы

тамакса – яка чылбыры

тартма – ящик

тархан – ватан алдында аеруча хезмәтле абруйлы шәхес; тарханнар дәүләт хисабына яшәгәннәр; персональный пенсионе

тастымал – ике башы да кызыл чигешле кул сөрткеч, бит сөрткеч. Табак-савыт сөртә торган тастымал да була. Анысы кыска; полотенце

таштый – мотлак, катгыян, һичшиксез. Таштый каты, таштый килер. Финләндиядә яшәүче татарлар бу сүзне бик еш куллана.

тәкатьсез – түземсез, чыдамсыз

тәм-том – чәй тәме, татлы ризыклар

тәпсерләү – сайлану, брезговать

тәре – икона

тәтке – тимераяк; коньки

тәшкилат – оешма, ассоцияция, объединение

теше – ана, саулык бәрән, ана мал: кәҗә, сарык, дөя, бия; төрекечә – “dişi”

тирбәтә белән тибрәтә сүзләрен ирексезләп игезәк иттеләр

тибрәтү – каләм тибрәтә, калтырата, гармунның телләре тибрәнә, йөрәк кыллары тибрәнеп куя; вибрация

тирбәтү – бишек тирбәтү, таганда салмак кына тирбәлү

тираклау – балаларның урамда алмаш-тилмәш бер аякта аксаклап чабуы; скакать на одной ноге, постоянно меняя их

толыкман – уптым, бөтенләй, барысы да; оптом

төсле – аның төсле, буяуга, төскә кагылышны сүз. Аныкы төсле күлмәк; как тее платье

трай – шайба, шара

тупса – ишек тупсасы; күгән

түнтәрелеш – инкыйлаб; революция

тыйгыц (ч) (Финләндиядә яшәүче татарлар теле) тормоз

тозлык –солонка

тозлавык – солянка

трай – каткан ат тизәге, шара, балчык кисәге; шайба из конского помета

трай тибү – эшлексез кешенең урамда трай тибеп йөрүе; бездельник

ту(к)бия – ашар өчен симертелә торган җылкы; конь. который специально откормленный для пищи

тулма – итне кәбестәгә яки камырга төреп пешерелгән тәмле ризык «тулма», дип атала

тутырма – мал эчәгесен ит белән дөге яки бодай белән тутырып пешергән ризык «тутырма» дип атала; домашняя колбаса

турта – ит шулпасының күбеге, пешкән кан җепселләре, кайнаткан майның эремчеге; накипь

тутай – тутакай, тетушка, түти

тыпырчына – бәргәләнә, тынгысыз; беспокоится

у – боерык фигыль. Кереңне у, кулыңны у!

у – бүре уы(авыру), яңа туган баланың аркасына чыккан каты төкләр.

усадьба – утар, генерал утары, генеральская усадьба

утар – каралыты –кура; отара; усадьба

утаячак – килчәктә бакчаны утаячак

ухалла (уфалла) – кул арбасы. Утын, печән ташый-ташый җене корган берсе: уфалла, ардым, дигән, имеш, шуннан “ухаллага” әврелгән

үдери – хоккей. Боз өстендә кәшәкә белән шара сугу; хоккей

үлчәү – мизан; весы

үлчәм – масштаб

үтеч – бурыч, үтечкә керде – бурычка алды

фәгалият – гамәл, кылган эш

хилафлык – киресен кылу, начар эш

харита – географик карта

хаста – (тяжело) больной

хастаханә – больница

хәләл җефет – супруга. Жена – хатын

хәтербаз -- компютер

хәтле (чик, аралык, озынлык)хәт – чик. Хәттин ашмаң, шәһәргә хәтле. Хәтсез – чиксез. Кояшка хәтле.

хилаф – ярамган, килешмәгән эш, каршы гамәл

хилафи фараз – фараз кылынганга каршы

хилафи фән – фәнгә хилафлык; антинаучный

хисап – расчет, арифметика, подсчет

холык – кылык, кылыгы начар – башкарган гамәле начар

хорда (геометрия) – кереш, җәя.

хосса – яман; завистливый негодяй

хөнса – төкчакмас, кысыр, кызтәкә, күсә ир; бесплодный мужчина, гермофродит

хөкемдар – судья

хөкем утырышчысы – судебный заседатель

хуплау казыяте – поощрительное жюри

чак – промежуток прошедшего времени

чаклы, хәтле, кадәр, тикле кәлимәләре игезәк. Ләкин кайчандыр аларның аермалары ачык булган, һәр сүз үз урынында кулланылган.

чаклы (вакыт, заман) шул чакта, берчакны. Ун яшькә чаклы, җәйгә чаклы күзең күгәрер. Хәтле – аралыкны чиге; кадәр – күләм; тикле – авырлыкка, озынлыкка үлчәнми. Шул тиклем дә аңгыра булырсың икән!

чирле – больной (хронический)

чор – период

чырыш (чарыш) – тырыш, эшкә ябышып ятучы, чыдам

шама – калган чәй, чәй чүбе, чәй түбе; выжатый чай

шаһит – свидетель

шәһвәт – мәни, атмык; сперма

шәһвәтпәрәст – мәхәббәт маҗарачысы; сексуально озабоченный

шәһид – җертва, погибший на священной войне

шәлинә – шәл бәйли торган озын энә; спицы для вязания шаля

шәңге – дурычмак, пицца

шивә – аһәң, сөйләм рәвеше

шифаханә – санаторий

шикелле – шәкел (форма), шешә шикелле; как бутылка

шомлык – күптин-күп, алар шомлык (күп) печән чапкан; очень много

шомраю – куркыныч сизенеп, атның колакларын торгызып тынычсызлануы; конь встревоженно навострил уши

шөлләү – шүрләү; встревожиться, шыкайды

шуңмас – эше уңмас, күпме тырышса да кулыннан эш килми торган бәндә; неудачник

ымсыну – тәрҗемә ителми; яшертен генә кеше малына өмет итү, башкалар тәмле ризык ашаганда кызыгып калу; соблазниться на чужое

ымтыну – омтылуның мәгънәдәше; стремление

ыругчылык – расизм

энҗечәчәк – ландыш

эрҗиңке – резинка, резина кәлүш

этбашсыераяк – мантыйкка сыймас сторона, имәнгечлек, тәртипсезлек. Эт башлы сыер аяклы хайван булмый; абсурд, безобразие. Дебиль, дегенерат, мутант

эчәй – чәй; эчә торган эчемлек

эшләки – җылы яклардан беренче булып килүче кош, песнәкнең бер төре. Эшләки килгәч, кышның хокуклары какшый башлый; род синички

ятакханә – общежитие, дом приезжих, ночлежка

яралту – создавать. Аллаһ Адәмне яралтты – Аллах создал Адама.

ярату – любовь. Ул аны ярата (сөя) – он ее любит.

ярарлык шартлар – нормальные, подходящие условия

ярар – подойдет в будущем

ярар – ладно!

ярый – хорош, подходит

ярыячак – киләчәктә

ярар – окей

ярый – хорош, подходит

ярыячак – киләчәктә

ярашу – добровольно, с удовольстивем уступать друг другу в семье, жить в мире и согласии; составить ансамбль в семье = любовь

яраклашуприспосабливаться

ян – ян-яклары, янымда; сторона

язды – югалтты, акылсыз калды, юлын югалтты (адашты), егыла язды (чак кына егылмый калды); чуть не упал

язды – хат язды; написал письмо

ювелир – зәргар, җәүһәрче, көмешче

юләркошым – сөекле балага ярамаган эш кылганда әйтелә торган ярымшелтә сүзе; глупышка

юшкын – суның юшкыны самавырга, чәйниккә утиыра; накипь

юлдан язу – заблудился, потерял дорогу, тугры юлдан язып, бозыклыкка кереп китү; потерял путь, сбился с пути

китап язу – писать книгу

йон язу – мыкать шерсть

май язу – пахтать масло

акылдан язу – лишиться ума

ядкәрбаз – музей

ядкәрханә - музей

ян – бер як; сторона. Бер янга куйды. Положил в сторону. Җан – душа. Бер җанына урын табалмады

яран – гөл; герань

яран – член свиты

яраннар – түрәнең якыннарны, сакчылары; свита

ярашу белән яраклашу сүзлектә игезәк буларак бирелгән

ярашу – ярашып яшәү, бер-береңне аңлап, уңайлы-җайлы, матур, бәхетле яшәү; идиллические отношения в семье. Ярашу ул чынлыкта – мәхәббәт, сөюгә тиң

ярашканлык – ансамбль, гармоничность

яраклашу – артык сөю булмаса да, аерылышмыйча, балалар хакына бер-береңә яраклашу, шартларга яраклашып яшәү; приспособление

ята – «йоклап ята»дагы ятып тору мәгънәсендә түгел. Хәрәкәтне көчәйтү өчен кулланыла торган сүз. «Яшәп ята» да ятып тору түгел, яшәү өчен тырмашу-тырышуны күрсәтер өчен алынган. Яхшы гына укып ята шунда. Ятып уку мәгънәсе монда юк. Сүз тырышып уку турында. Килә ята, килеп ята, гыйбарәсе инде онытылып бетте бугай. «Килә ята» дигәндә килеп тә, ятып та булмый. «Ята» сүзе килүне раслау өчен алынган. «Эшләп яталар» дигәндә дә тырышып эшләү мәгънәсе өскә калка; усиление предыдущего действия

ятакханә – тулай торгак; общежитие, дом приезжих, ночлежка.

ямь – ерак араларны узганда туктап, юлаучыларның атларын ял иттерү, үзләре дә хәл алсын өчен корылган ятакхәнә, ашханә, коелы авылчык; оазис; почта йорты, ямьле урын

ямьче – ямь бирүче; шул хезмәттәге җаваплы кеше; “ямщик” булып урыс теленә дә кергән

Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ – ахырзаманда дөньяны яулап алучы зат. Гог-магог.

Урысча – татарча сүзлек

ассоциация – тәшкилият

абсурд – этбашсыераяк; мантыйкка сыймас. Эт башлы сыер аяклы хайван булмый; безобразие. Дебиль, дегенерат, мутант; имәнгечлек, тәртипсезлек

абсолют – мотлак, катгыйян, ташти (Финләндия татарларында бу сүз сакланган.)

авария – кырылыш, юл казасы, әвәрә килде – әйләнде, тулганды

агитатор – үгетатар, үгетләүче, үгет атучы, кыстаучы

аллилуя – тәкбир, Алланы мактау.

алмаз – алмас

алфавит – әлифба

ансамбль – ярашканлык

антинаучныйхилаф фән

архив – аулак, нык саклана торган аулактагы документлар келәте

атом – зәррә

баллада – бәет; музыкальное повествование от имени покойного

бардак – этбашсыераяк

бессердечный – рәхимсез; татарда йөрәксез – куркак

беременная – йөкле хатын, көмәнле хатын, авырлы хатын, буйга узган хатын. В русском языке и женщины, и коровы и козы и акулы и киты – все беременны. Татарларда ана (теше) хайван буаз була. Гомумән, татар телендә һәр ана (теше) җан иясе үзенчә бала китерә. Песи бабалый, сыерчык бала чыгара, үрдәк-каз бәпкә чыгара, сыер-пошый бозаулый, бия колынлый, кәҗә-сарык бәрәнни, дуңгыз балалый, хатыннар бәбәйли, бала алып кайта, бала таба, баладан котыла.

блокада – камалыш, чорналыш; аблука

блок – чыгыр, чыгырлы кое

бизнесмен – малтбар, эшмәкәр, эшкуар, булдыклы кеше

бобер – кондыз

болельщик – җанатар

больница – хастаханә, сырхауханә

больной -- авыру, чирле, хаста. Приболел немного – авырып тора әле. Сырхау – больной, но не тяжелый. Чирле -- хронический больной.

большое спасибо – күп-күп рәхмәтләр, чуктин чук рәхмәтләр

бронетанк – калкандар

броня – корычтун

броня – җизкалкан

буква – хәреф. Аваз кәлимәсе белән бутамаска. Хәреф – авазның тамгасы. Аваз – хәрефнең яңгырашы, әйтелеше. Хәрефне әйтмиләр, укыйлар гына. Авазны әйтәләр

булавка – башлинә, башы энә

бульдозер – кыргач (кыргыч)

бюро – бикләм, сандык

вагон – таккан, тагылган, тагым

вездеход – узар-китәр

великолепный – мәһабәт; мәхәббәт белән бутарга ярамый; мәхәббәт – любовь

взятка – ришвәт, бирү, бирге

вибрация — тирбәнеш, калтырау, гармунның телләре тибрәнә, йөрәк кыллары тибрәнеп куя, кыллы уен коралларының кыллары тибрәнә

винтилятор – җилпәзәр, җилләткеч

воин – яугир (яу ире), сугышчы

воля – ихтияр

вырывать – йолку, йолкып алу, тамырны йолкып алу

вызволить – йолу, коткару, кешене бәладән йолып алу. “Йолку” түгел

выздоровление – сихәтләнү, авырудан терелү, савыгу, сәламәтләнү

выплескивается – чайпала. Чиләктәге су чайпалып түгелде

витамин – сихәтин, шифан; сихәтләндерүче, шифа бирүче

включатель – кабызгыч

внедорожник – узар-китәр

возможность – мөмкинлек, “мөмкинчелек” түгел

всадник – җайдак, атменәр

гараж – абзар, машина лапасы (лабаз)

гимнастика – язылдырык, тәнязар; бәдәни гамәл

главный судья – баш казый, баш хөкемдар, яргулаучы

гол – таш

готовый – әзер, әзергә бәзер (“хәзер” түгел, “хәзер” булса, “готовый” була

гравер – ырмаучы, бизәкче

грош – куруш (турецк.)

грубый – дорфа, тупас

гусеница – тыртыл, кыймылдак, җонкорт, җирүлчәр

демисезонное пальто – чикмән, фасыл чикмәне

добрый – игелекле; яхшылык эшләүче, ярдәмчел кеше, изгелекле дип әйтү дөрес түгел. Изге кәлимәсе бар һәм ул гомере буе инсанияткә игелек кылган кешегә карата кулланыла. Әйтик, пәйгамбәребез Мөхәммәд (Мостафа салаллаһу галәйһи вә сәлам) изге кеше, ватаныбызны дошманнардан саклаганда шәһид киткәннәр: Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Акмулла, Ислам өчен көрәшкән, горбәттә вафат булган Муса Биги Җарулла кебекләрнең барысы да изге адәмнәребез. Мохтаҗларга бихисап күп игелекләр кылган кеше изге була. Изгелекне кылып булмый, чөнки ул изгелек күп игелекләрдән хасил. Изгелекле кеше дип сөйләгәндә-язганда без әнә шул хатаны алга сөрәбез. Изгеләр кылган гамәлне кылсак, без игелекле булырбыз, әмма изге булырга безгә бик ерак әле. Инсанияткә игелек кылырга тормышын багышлаган кеше генә гомер азагында изге була ала. Әйе, сүзлекләргә «игелек» белән «изгелек» игезәк сүз буларак кертелгән. Ләкин без бу хатаны төзәтергә тиешбез. Телне баету максатыннан, атамаларны төгәлләү нисбәттеннән без бу гамәлне кылырга бурычлыбыз, ягъни игелек белән изгелек сүзләре охшаш булса да, аларның төгәл мәгънәләрен ачыкларга вакыт. Изге – святой; өч «ле» кушымчасы тагып, «изгелеклелек» сүзе ясарга ярамый. Бу – мантыйксызлык. Игелек – доброта. «Игелеклелек» сүзе мантыйксызлыкның ачык дәлиле. Сүзнең койрыгына артык кушымча тагып, без сүзне озынайтабыз. Изге – святой. Изгелек – священность. Изгелеклелек ни була? Игелек – доброта. Игелекле – добрый. Игелеклелек ни була? Шуннан килеп чыга мәгънәсез «ялгышлыклар, уңышлыклар». Бу хата сүзлекләрдә дә урын алган. Сәләмәт, сәлмәтлек, дибез, ә нәрсә ул “сәлмәтлелек”?

духовный отец – мәгънәви ата, остаз, остад

кайнатма – варенье

весы – үлчәү, бизмән, мизан, үлчәгеч

вещевой мешок – юл капчыгы; биштәр

витамин – сихәтин (сихәтләндерүче), шифан (шифа бирүче)

вспотел – тирләтте

выбился из сил – әлсерәтте. Бу сүз төгәл тәрҗемәгә бирешми

вымя – җилен; сыер, кәҗә, теше (ана) дөя, бия җилене, сөт белән тула торган җилен

выражение лица – йөзенең сурәте

выражение – сүгенү сүзе

выносить – түзү, он выносит все наказания

выносить – чыгару. Чүп чыгару

выносить – выносить приговор, хөкем чыгару

выражение – йөзнең, битнең халәте.

выражение – сүгенү сүзе. Не выражайся!

газ – яна торган газ

газ – пәрдә, челтәр, газовый платок, тюль

губа – култык борыны

губа – ирен

гармония – ярашканлык



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет