Беренче бүлек. Тел белемендә фигыльләрне семантик яктан өйрәнү 9 б



жүктеу 0.68 Mb.
бет1/8
Дата07.07.2016
өлшемі0.68 Mb.
  1   2   3   4   5   6   7   8



Эчтәлек.

Кереш 4 б.


Беренче бүлек. Тел белемендә фигыльләрне семантик яктан өйрәнү

9 б.


Икенче бүлек. Татар халык мәкальләрендәге фигыльләрнең лексик-семантик төркемнәренең 14 б.

1.Хәрәкәт фигыльләре 14 б.

1.1.Хәрәкәт юнәлешен күрсәтүче фигыльләр 15 б.

1.2.Хәрәкәт итү рәвешен белдерүче фигыльләр 16 б.

2. Эш-гамәл фигыльләре 17 б.

2.1. Конкрет эш-гамәлне белдерүче фигыльләр 19 б.

2.2. Абстракт эш-гамәлне аңлатучы фигыльләр 21 б.

3. Процесс фигыльләре 23 б.

3.1. Конкрет процессларны белдерүче фигыльләр 24 б.

3.2. Абстракт процессларны аңлатучы фигыльләр 25 б.

3.3. Табигать күренешләрен күрсәтүче фигыльләр 26 б.

4. Халәт фигыльләре 27 б.

4.1. Физиологик халәтне белдерүче фигыльләр 27 б.

4.2. Психик халәтне күрсәтүче фигыльләр 28 б.

5. Мөнәсәбәт фигыльләре 30 б.

6. Үз-үзеңне тотыш фигыльләре 32 б.

7. Яңгыраш фигыльләре 34 б.

7.1. Җансыз әйберләр тавышын белдерүче фигыльләр 36 б.

7.2. Тереклек (кешедән кала) тавышларын аңлатучы фигыльләр 37 б.

7.3. Кеше тавышын күрсәтүче фигыльләр 37 б.

8. Сөйләм фигыльләре 38 б.

9. Фикерләү фигыльләре 40 б.

10. Сиземләү фигыльләре 41 б.

11. Күренешне охшатып кабатлау аша белдерүче фигыльләр 43 б.

Йомгак 45 б.

Әдәбият исемлеге 52 б.

Чыганаклар 58 б.

Кушымта 59 б.



КЕРЕШ.

Дөньяда нинди генә халыкны алма, һәрберсенең җырлары, әкиятләре белән беррәттән мәкальләре дә яши. Гасырлар дәвамында мәкальләр халык тәҗрибәсен үз эченә туплаган хәзинә буларак һәр халыкның хәтерендә сакланып килә. Безнең халыкта да шундый ук хәл: татар кешесе сөйләшкәндә яки берәр кешенең эшенә бәя биргәндә үзенең фикерен логик яктан куәтләр өчен урынлы гына бер мәкаль әйтеп куя.

Татар халкының мәкальләрен өйрәнгән, туплаган һәм китап итеп чыгарган күренекле галим Нәкый Исәнбәт мәкальгә түбәндәге билгеләмә бирә: «Сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәрләре мәкаль дип әйтелә.»1 Әдәбият белеме сүзлегендә исә, «мәкальләр – гасырлар дәвамында халык тарафыннан телдән иҗат ителгән ядкарьләр. Алар аерым талантлар тарафыннан иҗат ителсәләр дә, телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп яшәү дәверендә төрле үзгәрешләргә, эшкәртүләргә дучар булганнар һәм күмәк иҗат җимеше булып әверелгәннәр», дип бирелә.2

Ф.И.Урманче мәкальләр турында болай ди: «Мәкальләр халык иҗаты әсәрләре дип саналса да, кайчандыр аларның һәркайсы, һәрбер конкрет үрнәге аерым кеше тарафыннан тудырылган. Оста, төгәл, әдәби яктан матур әйтелгән тезмә буларак, әнә шундый конкрет бер тәгъбир халык теленә кереп китә һәм шунда тагын да матурая, камилләшә, чарлана һәм гыйбрәтле сүз формасын ала.» 3

Татар халкының күренекле галиме Х.Ш.Мәхмүтов мәкальләргә карата «тирән һәм үткен фикерне җыйнак итеп, образлы формада әйтеп бирү сыйфаты хас. Шуңа күрә дә мондый әсәрләрне хикмәт энҗеләре, алтын бөртекләр, фикер җәүһәрләре кебек шигъри исемнәр белән атап йөртәләр. Фәнни әдәбиятта тагын грек теленнән алынган паремия атамасы да кулланыла (төп мәгънәсе шулай ук «гыйбрәтле, хикмәтле сүзләр») дигәнне аңлата»1, дип әйтә.

Рус теленең аңлатмалы сүзлегендә мәкальгә түбәндәге билгеләмә бирелә: «Мәкаль – сөйләмдә һәм көндәлек кулланышта тотрыклы, кыска, кагыйдә буларак ритмик яктан оешкан, үз эченә күпгасырлык халык акылын туплаган, тәмамланган җөмлә формасында килүче дидактик характердагы химкмәтле сүз.»2

Рус халык мәкальләрен өйрәнгән, туплаган һәм китап итеп чыгарган күренекле галим В.И.Даль мәкальләр турында: «Читләтеп, кинаяле итеп әйтелгән һәм халыкчанлык бизәге астында кулланылышка кертелгән фикер йөртү, хөкем һәм үгет-нәсихәт ул.»3

Күренекле рус фольклорчысы Ю.Г.Круглов: «Мәкальләр – сөйләмдә киң кулланылучы, поэтик, тотрыклы, кыска, еш кына образлы, күпьмәгънәле һәм күчерелмә мәгънәгә ия булган, синтаксик яктан җөмлә формасын алган, гадәттә ритмик оешкан, халыкның социаль-тарихи тәҗрибәсен гомумиләштергән үгет-нәсихәт характерындагы хикмәтле сүзләр»4, дип әйтә.

Мәкальләрне өйрәнүдә ике төрле фикер яши. Беренче мәкальләрне фольклор әсәре итеп карау: «фольклорның халык арасында киң таралган, тел һәм художество ягыннан бик нык эшләнгән гаять тирән эчтәлекле лирик жанрларның берсе», дип әйтә Х.Ярми мәкальләр турында5. А.Г.Яхин фикеренчә мәкаль «тәмамланган иң гади фикер берәмлеге өстенә, образлы фикерләү ысулы да» булып тора1.

Икенчесе, мәкальләрне тел берәмлеге буларак өйрәнү. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә мәкальгә түбәндәге билгеләмә бирелә: «тормыштагы төрле гыйбрәтле күренешләрне гомумиләштереп, тапкыр әйтелгән тәгъбир, фраза»2. Тел галиме Г.Ахунҗанов билгеләвенчә, «мәкаль – тел берәмлеге: гомумиләштерелгән дидактик мәгънәле һәм образлы җөмлә буларак, ул сөйләмне сәнгатьләп, аны куәтләү, аның тәэсирлелеген арттыру өчен кулланыла»3.

Бу хезмәттән соң фольклор әсәрләрен лингвистик яктан өйрәнүләр бераз пассивлашып торса да, 2000 елдан соң бу өлкәдә фәнни тикшеренүләр арта төште. Моңа Г.Ә.Нәбиуллинаның [40, 26 с.] һәм Э.Н.Федорованың [66, 252 б.] татар халык мәкальләре телен анализлауга багышланган кандидатлык диссертацияләре дәлил булып тора.

Рус мәкальләрен лингвистик, филологик, фольклор һәм тарихи яктан тикшереп, аларның чыганак буларак әһәмиятен ачкан хезмәтләр бик күп. В.И.Даль [21, С.5-35], З.К.Тарланов [49, 134 с.], Ю.Г.Круглов [31, С.100-112], В.Я.Пропп [43, 331 с.], В.П.Аникин [1, 285 с.], Т.Г.Бочина [6, 16 с.], [7, 195 с.] һәм башка галимнәрнең хезмәтләрен шундыйларга мисал итеп китереп була. Рус мәкальләрен өйрәнү хәзерге вакытта да бик актив алып барыла. Шуны да искәртергә кирәк: рус тел белемендә рус халкының мәкальләрен башка халык мәкальләре белән чагыштырып өйрәнү активлаша. Г.З.Дарзаманова [22, 27с.] һәм А.М.Ильясованың [26, С.61-63] хезмәтләре шундыйлардан.

Төрки халыклар да үз халык авыз иҗатының телен өйрәнүгә фәнни яктан якын киләләр. Шул яктан казах паремияләре – Р.Сарсенбаевның [47, 15 с.]; чуаш халык мәкаль һәм әйтемнәре Е.Ю.Ефимовның [24, 19 с.] кандидатлык диссертацияләрендә тикшерелә.

Диплом эшебезнең темасы – Татар халык мәкальләрендә фигыльләрнең лексик-тематик төркемчәләре. Эшнең фәнни яңалыгы – төрки-татар тел белемендә беренче тапкыр фольклор телендәге (башлыча мәкальләрдәге) фигыльләрне лексик-семантик яссылыкта тикшерүдән гыйбарәт. Теманы ачу өчен, без, төрле фәнни хезмәтләргә мөрәҗәгать иттек. Аерым алганда, рус һәм татар фольклорчылары: В.И.Даль [21, С.5-35], В.П.Аникин [1, 285 с.], Т.Г.Бочина [6, 16 с.], [7, 195 с.], Х.Ярми [72, Б.3-11], А.Г.Яхин [73, 112 б.], [74, Б.29-34], Н.Исәнбәт [27, Б.4-89], М.Бакиров [72, 343 .] һәм башкалар шулай ук төрки һәм татар тел белгечләре: Н.К.Дмитриев [23, 607 с.], Э.Р.Тенишев [57, С.232-293], Н.З.Гаджиева һәм А.А.Коклянова [14, 322-460], А.А.Юлдашев [70, С.294-321], [71, С.153-172], С.А.Рзаев [44, 24 с.], Г.К.Кулиев [34, С.7-17], М.Оразов [41, 56 с.], Ф.А.Ганиев [19, 432 с.], [20, С.73-75], Д.Г.Тумашева [59, С.133-143], [60, 189 с.], [61, 221 б.], һәм башкалар; тикшеренүләргә рус тел белгечләре Л.М.Васильев [8, С.11-14], [9, С.38-310], [10, 72 с.], [11, 184 с.], [12, 176 с.], И.Г.Галенко [18, С. 83-89], О.П.Жданова [25, С. 55-65], Н.И.Шапилов [67, С. 22-27], Р.М.Гайсина [15, С.15-21], [16, 195 с.], Т.А.Кильдибекова [30, 160 с.] һәм башка галимнәр хезмәтләре игътибар үзәгенә алынды, чөнки соңгы гасыр дәвамында татар тел белеменең үсеше рус лексикологиясе белән бәйләнештә бара.

Диплом эшебезнең максаты – татар халык мәкальләрендәге фигыльләрнең лексик-темактик төркемчәләрен тикшерү. Өйрәнү объекты - Нәкый Исәнбәт төзегән өчтомлы «Татар халык мәкальләре» җыентыгы [75, 913 б.], [76, 959 б.], [77, 1013 б.]

Татар теленең афористик байлыгын үз эченә алган, җәмәгатьчелек тарафыннан уңай бәяләнгән бу хезмәткә 38670 мәкаль тупланган. Шулай ук, билгеле бер тәртип саны астында тәкъдим ителгән мәкаль белән янәшә әлеге паремиянең төрдәшләре дә бирелә. Ә кайбер очракларда теге яки бу мәкальнең билгеле бер өлеше генә башкарак булганда, Н.Исәнбәт «яки», «йәнә» тамгалары белән башка вариантларын да күрсәтеп үтә. Кайбер мәкальләрнең барлыкка килүенә сәбәпче булган хикәясе яки мәзәкчәсе бирелә. Шулай ук кайбер мәкальләрнең башка халыклардагы төрдәшләре дә китерелә.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды: тикшеренүләр проблемасына караган фәнни әдәбият белән танышу; татар халык мәкальләрендә кулланылган фигыльләрне туплау, системага салу, фигыльләрне төрле яктан анализлау; аларны лексик-тематик яктан төркемләү; һәр төркем эчендә фигыльләрне семантика, ягъни мәгънә төсмерләре ягыннан аеру; һәр тематик төркемдәге фигыльләрнең ясалышын ачыклау; тикшеренүләр буенча нәтиҗәләр ясау.

Диплом эше керештән, төп өлештән, йомгактан, әдәбият һәм чыганак исемлегеннән гыйбарәт.

Төп өлеш ике бүлектән тора. Беренче бүлектә фигыльләрнең семантик төркемчәләрен өйрәнү мәсьәләләре карала. Икенче бүлектә татар халык мәкальләреннән тупланган фигыльләрнең семантик төркемнәре тикшерелә. Йомгакта диплом эшенең нәтиҗәләре китерелә. Фигыльләрнең кулланылыш ешлыгын күрсәткән статистик күрсәткечләр таблица рәвешендә кушымта буларак тәкъдим ителә.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: мәкальләр Н.Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре» өчтомлык хезмәтендәгечә (тыныш билгеләренең куелышы үзгәртелмичә) китерелә һәм һәр мәкальнең аның томнарда күрсәтелгән тәртип саны язып барыла.



БЕРЕНЧЕ БЊЛЕК.

Тел белемендә фигыльләрне семантик яктан өйрәнү.
Телнең семантикасын өйрәнү тел белеменең иң актуаль проблемаларының берсе санала. Бу эш бер сүз төркеме эчендә аерым семантик төркемнөрне бүлеп чыгару юлы белән башкарыла.

Күренекле рус галиме Л.М.Васильев рус телендәге фигыльләрне лексик-семантик яктан классификацияләүдә өч принципны күрсәтә: «1) денотатив (тематик), 2) парадигматик һәм 3) синтагматик. Фигыльләрне денотатив принципка таянып төркемләү иң традицион юл булып тора. Бу принцика нигезләнеп түбәндәге фигыль төркемнәре күптән билгеләнгән һәм тикшерелгән: хәрәкәт фигыльләре, сөйләм фигыльләре, хис-кичереш фигыльләре, сиземләү фигыльләре, фикерләү фигыльләре, яңгыраш фигыльләре һәм башкалар», дип әйтә1.

Шулай ук әлеге галим кешенең психик эшчәнлегенә караган фигыльләрне ун лексик-тематик төркемчәгә бүлеп карый: «1) сиземләү фигыльләре; 2) теләкне белдерүче фигыльләр; 3) кабул итү (аңга алу) фигыльләре; 4) игътибарга алу фигыльләре; 5) эмоциональ торыш фигыльләре; 6) эмоциональ мөнәсәбәт фигыльләре; 7) эмоциональ кичереш фигыльләре; 8) уй-фикер фигыльләре; 9) белем фигыльләре; 10) хәтер фигыльләре.»2

Рус теле фигыльләрен тикшерү эшен алып барган галимә Т.А.Кильдибекова барлык фигыльләрне ике зур төркемгә бүлә: «1) эш-гамәл фигыльләре һәм 2) халәт фигыльләре. Эш-гамәл фигыльләре үз эченә конкрет физик, интеллектуаль эш-гамәлләрне белдерүче фигыльләрне һәм катлаулы процессларны аңлатучы фигыльләрне ала. Халәт фигыльләренә исә, физик һәм психик халәт, физиологик процесс, үз-үзеңне тотыш фигыльләрен, яңгыраш, сөйләм фикерләү, психик эшчәнлек һәм мөнәсәбәтне белдерүче фигыльләрне кертеп карый.»1

Төрки-татар тел белемендә фигыльләрнең семантик (тематик) төркемчәләрен беренчеләрдән булып күренекле тюрколог Н.К.Дмитриев билгели. Ул түбәндәге төркемнәрне аерып чыгара: «сөйләм фигыльләре, фикерләү фигыльләре, хәрәкәт фигыльләре, эш-гамәл фигыльләре».2

М.Оразов казах телендәге фигыльләрне лексик-семантик яктан якын килеп өйрәнә һәм аларны унбер төркемчәгә: «1) эш-гамәл фигыльләре; 2) хәрәкәт фигыльләре; 3) мөнәсәбәт фигыльләре; 4) сиземләү фигыльләре; 5) фикерләү фигыльләре; 6) сөйләм фигыльләре; 7) яңгыраш фигыльләре; 8) хис-тойгы фигыльләре; 9) туу, үсү, үсеш-үзгәрешне аңлатучы фигыльләр; 10) үз-үзеңне тотыш фигыльләре; һәм 11) табигать күренешләренең, ел фасылларының, көннең һәм һава торышының үзгәрүен белдерүче фигыльләргә» аерып карый.3

Г.К.Кулиев төрки телләрнең көньяк-көнбатыш төркеменең фигыльләрен лексик-тематик яктан классификацияләүне түбәндәгечә тәкъдим итә: «1) эш-гамәл фигыльләре; 2) сиземләү фигыльләре; 3) сөйләм фигыльләре; 4) психик халәтне белдерүче фигыльләр; 5) хәрәкәт фигыльләре; 6) фикерләү фигыльләре; 7) халәт фигыльләре; 8) образлы фигельләр; 9) табигать күренешләрен белдерүче фигыльләр». 4

С.А.Рзаев исә, азәрбайҗан теле фигыльләрен сигез төркемгә бүлә: «1) сөйләм фигыльләре; 2) фикерләү фигыльләре; 3) күрү фигыльләре; 4) ишетү фигыльләре; 5) халәт фигыльләре; 6) эшчәнлек фигыльлүре; 7) хәрәкәт фигыльләре; 8)җисемнең пространствода урын алмаштыруын белдерүче фигыльләр.»1

Г.К.Багиров исә, азәрбайҗан телендәге фигыльләрнең үсешен лексик-семантик яктан өйрәнеп докторлык диссертациясен яклый.2 М.Г.Усманова башкорт телендәге фигыльләрне функциональ-семантик яктан тикшерә һәм ике зур төркемгә: «1) эш-гамәл фигыльләре яки объектлы фигыльләр; 2) халәт фигыльләре яки субъектлы фигыльләр. Беренче төркем эчендә эш-гамәл фигыльләре, хәрәкәт фигыльләре, сөйләм фигыльләре, яңгыраш фигыльләре һәм танып белү процессын белдерүче фигыльләр карала. Икенче төркемгә төрле процесс, эмоциональ кичереш һәм физиологик халәтне күрсәтүче фигыльләрне» кертә. 3

Күренекле галим Ф.С.Фасеев татар фигыльләрен түбәндәге сигез төркемгә аера: «1) эш-гамәл фигыльләре; 2) хәрәкәт фигыльләре; 3) хәл-тормыш фигыльләре; 4) психологик халәт һәм физиологик эшчәнлекне белдерүче фигыльләр; 5) сиземләү фигыльләре; 6) фикерләү фигыльләре; 7) сөйләм фигыльләре; 8) чакыру-кычкыру фигыльләре.» 4

Татар теле белгече, күренекле галим Ф.Ә. Ганиев фигыльләрне унбер лексик-тематик төркемчәгә бүлә: «1) хәрәкәт (юнәлешен, рәвешен) белдерүче фигыльләр; 2) эш-гамәл (конкрет, абстракт) фигыльләре; 3) процесс (конкрет, абстракт, табигать күренешләре) фигыльләре; 4) халәт (физиологик, психик) фигыльләре; 5) мөнәсәбәт белдерәче фигыльләр; 6) үз-үзеңне тотыш фигыльәре; 7) яңгыраш (җансыз әйберләр, тереклек (кешедән кала), кеше тавышы) фигыльләре; 8) сөйләм фигыльәре; 9) фикерләү фигыльләре; 10) сиземләү фигыльләре; 11) күренешне охшатып кабатлау аша аңлатучы фигыльләр.»1

Д.Г.Тумашева исә, фигыльләрне лексик-семантик яктан фигыль ясагыч кушымчаларга нигезләнеп төркемли: «-ла // -лә кушымчасы ярдәмендә ясалган фигыльләрне тугыз төркемгә бүлә: 1) процессның коралын белдерүче фигыльләр; 2) эшнең материалын; 3) эшнең «эчке» объектын; 4) эшнең нәтиҗәсен; 5) эшнең атамасын; 6) урын һәм вакыт мәгънәсен белдерүче фигыльләр; 7)кеше, хайван, кош-корт һәм башка җан ияләренең балаларын атаучы фигыльләр.»2

Моннан тыш «-лан // - лән кушымчасы ярдәмендә ясалган фигыльләрне дүрт төркемгә аера: 1) процессның нәтиҗәсен яки атамасын белдерүче фигыльләр; 2) эш нәтиҗәсендә килеп чыккан билгене атаучы фигыльләр; 3) эшнең предметын; 4) процессның нәрсәгә охшавын белдерүче фигыльләр.»3

Л.Р.Мортазина татар телендә психик эшчәнлекне белдерүче фигыльләрне рус тел белгече Л.М.Васильев классификациясенә [11, 184 с.] таянып тикшерә. Әлеге галимә психик эшчәнлекне аңлатучы фигыльләрнге ике зур төркемгә бүлеп карый: «1) хис-тойгы белдерүче фигыльләр; 2) интеллектуаль эшчәнлекне билгеләүче фигыльләр.»4 Төрки телләрдәге фигыльләрнең аерым тематик төркемнәре Э.Р.Тенишев (хәрәкәт фигыльәре) [57, С.232-293], А.А.Юлдашев (сиземләү фигыльләре) [70, С.294-321], (яңгыраш һәм күренешне охшатып кабатлау аша аңлатучы фигыльләр) [71, С.153-172], Н.З.Гаджиева һәм А.А.Коклянова (сөйләм фигыльләре) [14, С. 322-460], К.Ш.Хусаинов (яңгыраш фигыльлңре) [57, 228 с.], Б.Ш.Катембаева (яңгыраш һәм күренешне охшатып кабатлау аша белдерүче фигыльләр) [29, 23 с.], Д.Г.Тумашева (хәрәкәт фигыльләре) [59, С. 133-143], Н.К.Дмитриев (сөйләм, фикерләү, эш-гамәл һәм хәрәкәт фигыльләре) [23, 607 с.] кебек галимнәр тарафыннан тикшерелә.

Хәзерге вакытта татар тел белемендә Р.К.Иштанова тарафыннан фигыльләрне семантик яктан тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясе якланды. Әлеге галимә фигыльләрне ун лексик-тематик төркемгә бүлеп тикшерә: «1) эш-гамәл фигыльләре; 2) хәрәкәт фигыльләре; 3) халәт фигыльләре; 4) танып белү процессын белдерүче фигыльләр; 5) үз-үзеңне тотыш фигыльләре; 6) процесс фигыльләре; 7) яңгыраш фигыльләре; 8) сөйләм фигыльләре; 9) күренешне охшатып кабатлау аша аңлатучы фигыльләр; 10) мөнәсәбәтне белдерүче фигыльләр.» Шулай ук Р.К.Иштанова югарыда китерелгән фигыль төркемнәре эчендә бик күп вак төркемчәләр аерып чыгара.1

Шулай итеп, татар телендәге фигыльләрнең лексик-семантик төркемнәре ачыкланган. Р.К.Иштанова хезмәте татар теленең фигыльләрен лексик-семантик аспектта тикшерүгә караган хезмәтләрнең иң яңасы булып тора. Ләкин шуны әйтеп үтәргә кирәк: Р.К.Иштанова үзенең тикшеренүләре өчен материалны төрле сүзлекләрдән, җыр, бәет, публицистик, прозаик һәм шигъри әсәрләрдән туплый. Шуңа күрә, әлеге галимнәр туплаган фигыльләрне төп төркемнәрдән кала, күптөрле төркемчәләргә туплап өйрәнергә мөмкинлек туа. Безнең диплом эшебездә исә, бераз чикләнгәнлек сизелә, чөнки Р.К.Иштанова хезмәтеннән аермалы буларак, татар халык мәкальләреннән генә тупланган материал тикшерелә. Шуңа күрә, диплом эшебездә татар халык мәкальләреннән тупланган фигыльләр Ф.Ә.Ганиев классификациясенә нигезләнеп тикшереләчәк.



ИКЕНЧЕ БЊЛЕК.

Татар халык мәкальләрендәге фигыльләрнең лексик-семантик төркемнәре.
1. Хәрәкәт фигыльләре.

Хәрәкәт фигыльәре мәгънә белдерү ягыннан телдә зур урын алып тора. Алар тормыш-көнкүрештә иң еш кулланыла торган хәрәкәт итү процессын атыйлар. Бу – хәрәкәт фигыльләренең күптөрле мәгънә төсмерләренә бай булуларыннан килә.

Татар телендәге фигыльәр нинди мәгънә төсмерләренә ия булуларына карап хәрәкәтнең үзен дә, юнәлешен дә, рәвешен яки нәрсә ярдәмендә башкарылуын да белдерә алалар. Мәгънә ягыннан хәрәкәт фигыльләре телдә мөһим урын тота һәм тормыш-көнкүрештәге хәрәкәт итү процессының төрле төрләрен билгелиләр. Шуның аркасында аларга күптөрле мәгънә төсмерләренә ия булу хас һәм шул яклары белән хәрәкәт фигыльләре башка семантик төркемнәрдәге фигыльләрдән аерылып торалар.

Әлеге төркем фигыльләрен төрле галимнәр, аерым алганда: рус телендә Т.А.Кильдибекова; төрки телләрдә Э.Р.Тенишев, Н.К.Дмитриев, М.Оразов; татар телендә Д.Г.Тумашева, Ф.ӘГаниев, Р.К.Иштанова һәм башкалар үзләренең фәнни хезмәтләрендә тикшеренү объекты итеп алалар. Хәрәкәт фигыльләре турында күзаллау булдыру өчен Э.Р.Тенишев биргән билгеләмәгә мөрәҗәгать итик: «Хәрәкәт итү, процесс буларак, урын һәм вакыт ягыннан эш-хәлне белдерә һәм бер урыннан икенче урынга күчүне күрсәтүгә кайтып кала.» 1

Э.Р.Тенишев хәрәкәт фигыльләрен ике төргә аерып карый: «1) гомуми мәгънә белдерүче хәрәкәт фигыльләре һәм 2) хосусый мәгънәле хәрәкәт фигыльләре. Ул, беренче төркемгә хәрәкәт юнәлешен күрсәтүче фигыльләрне кертә. Икенче төркем исә, үзе өч төркемчәгә аерып бирелә: 1) хәрәкәт итү ысулын, 2) хәрәкәт вакытында төрле киртәләрне узу, 3) хәрәкәт тизлеген белдерүче фигыльләр» 1

Татар халык мәкальләрендә хәрәкәт фигыльләре иң еш кулланылган фигыльләрнең берсе икәне ачыкланды. Бу – аларның телдә дә актив булуларына бәйле.

Без, хәрәкәт фигыльләрен мәгънәләре буенча ике төркемгә: 1) хәрәкәт юнәлешен күрсәтүче фигыльләр; 2) хәрәкәт итү рәвешен белдерүче фигыльләргә аерып тикшердек.

  1   2   3   4   5   6   7   8


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет