Беренче бүлек. Тел белемендә фигыльләрне семантик яктан өйрәнү 9 б



бет4/8
Дата07.07.2016
өлшемі327.5 Kb.
#184146
1   2   3   4   5   6   7   8

5. Мөнәсәбәт фигыльләре.


Татар телендә мөнәсәбәт фигыльләре семантик яктан бер генә мәгънәдә киләләр: «кемгә яки нәрсәгә дә булса мөнәсәбәт белдерү.» Алар реаль чынбарлыкның объектив мөнәсәбәтләрен процесс рәвешендә чагылдыралар. Җәмгыятьтәге, төрле коллектив эчендә булган мөнәсәбәтләр төсмерләргә аерылган кебек, телдә дә уңай яки тискәре мөнәсәбәтләр фигыль ярдәмендә белдереләләр. Бу төр фигыльләр өчен объектлылык хас.

Мөнәсәбәт фигыльләре төрле галимнәр, аерым алганда Т.А.Кильдебекова, Р.М.Гайсина, Л.Н.Васильев һәм И.Т.Вепрева, Н.А.Гогулина, О.П.Жданова тарафыннан төрле яктан тикшерелгән.

Рус тел белгече Л.М.Васильев мөнәсәбәт фигыльләре турында: «субъектның хис-кичерешләренең сәбәбе булып аның объектка карата булган мөнәсәбәте, бәяләве тора», дип әйтә.1

Р.М.Гайсина исә, рус телендәге мөнәсәбәт фигыльләре эчендә «1) социаль һәм рухи бәйләнешне белдерүче фигыльләр; 2) социаль һәм рухи бәйләнешнең өзелүен аңлатучы фигыльләр; 3) кешеләр арасындагы социаль һәм рухи бәйләнешне торгызуны белдерүче фигыльләр» кебек төрләрне аера.2

И.Т.Вепрева, Н.А.Гогулина һәм О.П.Жданова тарафыннан язылган күмәк хезмәттә мөнәсәбәт фигыльләре «социаль-комуникатив эш-гамәлләрне амтыйлар һәм үз эчләренә субъектның эчке сыйфатларын яки башкарылган эш-гамәлнең бәяләү сыйфатын алалар», дип әйтелә.3

Т.А.Кильдебекова рус телендәге мөнәсәбәт фигыльләрен психик халәт һәм сиземләү фигыльләре белән бергә халәт фигыльләре дип карый.4

Рус тел белгече Р.М.Гайсина үзенең хезмәтендә мөнәсәбәт фигыльләрен аеруның авырлыгын ассызыклый. Моның сәбәбен аларның үз эченәэш-гамәл һәм халәт семаларын алуыннан күрә.5

Мөнәсәбәт фигыльләре кемгә дә булса яки нәрсәгә дә булса мөнәсәбәт белдерәләр. Татар халык мәкальләрендә мондый мөнәсәбәтләрне белдерүче фигыльләр бик күп түгел: ярату, кызыгу, мавыгу, яманлау, мактау, хурлау, ошау, алдау, буйсыну, көнләшү. Мәсәлән, Ашны яратма, эшне ярат (1290); Һәр саескан үз койрыгын мактый (4198); Аз күпкә буйсыныр (1664); Эш сөймәсне ил сөймәс (413); Ишәк ашаса, койрыгы капчыкта (6768); Бер дуңгыз гына көнләшми (6643); Эштә сүзгә мавыкма (823); Кара җирне яманлама, керә торган җиреңдер (2325); Уллы ахмактан көлмә, кызлы, кысрактан көлмә (11800); Байның ашын байгыш кызганган (14871); Исеректән ил бизгән (17366); Кошны азык белән алдыйлар (4318); Эт ыруын танымас (5194); Татулыкка тау да кызыккан (2377); Иренгәннең ирене салыныр (895).

Татар халык мәкальләрендәге мөнәсәбәт белдерүче фигыльләрнең күбесе тамыр нигезле: сөю, ярату, мактау, көлү, мавыгу, кызыгу, кызгану, тану, алдау, бизү, ошау. Бу төрдә ясалма фигыльләр дә очрый: үчекләү, үчләштерү, хурлау, яманлау, иркәләү. Мәсәлән, Карга үзен үчекләр (4155); Балык тоталмаган – суны яманлаган (3702); Төлке үз койрыгын хурламас (4812); Яңа булды дип, искене хурлама (1534); Байтал яманы ике айгырны үчләштерер (5659); Кеше сөйгәнен иркәләр (9037); Туышы яман туганын яманлар (13092). Мисаллардан күренгәнчә, мөнәсәбәт фигыльләре - ла // - лә һәм - лан // - лән фигыль ясагыч кушымчалары ярдәмендә ясалган.

Шулай ук, мондый мәгънә белдерүче аналитик фигыльләр дә бар. Мәсәлән, Ятим балага ярдәм ит (12092); Үз анаңны яратсаң, минекен мыскыл итмә (11509); Яман хатын ирен кеше алдында хур итәр (10627); Тышка карап хөкем итмә, эчкә карап хөкем ит (1485); Агач та үз нәселенә ерактан баш ия (3153); Иренгәннең ирене салыныр (895). Мөнәсәбәт фигыльләренең аналитик төрләре «исем + ярдәмче фигыль» моделенә нигезләнеп ясала.

Шулай итеп: мөнәсәбәт фигыльләре мәкальләрдә эмоциональ буяуга ия. Әлеге эмоциональлек социаль юнәлдерелгән булуы белән психик халәт фигыльләреннән аерыла.

6. Үз-үзеңне тотыш фигыльләре.


Кешеләрнең эшчәнлеге, үз-үзен тотышы, яшәү рәвеше, эш-гамәлләре телдә чагылыш таба. Кеше җәмгыятьтә яши һәм җәмгыятьтәге башка кешеләр белән төрле-төрле мөнәсәбәтләргә керә. Бу мөнәсәбәтләр сөйләмдә үз-үзеңне тотыш фигыльләре ярдәмендә белдерелә. Кешеләрнең үз-үзен тотышы реаль чынбарлыкта булган кебек, аларның чагылышын белдерү дә барлык телләрдә дә бар дип әйтә алабыз.

Үз-үзеңне тотыш – төрле җан ияләренең үзләренә хас билгеле бер эшчәнлеген һәм яшәү рвешен аңлы һәм актив рәвештә белдерү ул. Шуңа күрә бу төр фигыльләр эш-гамәл фигыльләре белән тыгыз бәйләнгән, чөнки кешенең эшчәнлеге һәм эш-гамәлләре үз-үзеңне тотуның бер ягы булып тора. Үз-үзеңне тотыш фигыльләре эш-гамәл фигыльләреннән аермалы буларак, сан ягыннан күп түгел. Бу – эш-гамәл фигыльләренең кешеләрнең күпкырлы эшчәнлеген яктыртуына бәйле. Үз-үзеңне тотыш фигыльләре исә, кеше эшчәнлегенең бер ягын гына: башка кешеләр тарафыннан төрлечә бәяләнгән. Кешенең эчке халәтенең тышкы чагылышын күрсәтәләр.

Кешенең үз-үзен тотышы аның эш-гамәлләрен конкрет сөйләүче хис-кичерешләрен чагылдырып кына түгел, ә бәлки бу эш-гамәлләрнең социаль яктан бәяләүен күздә тота. Икенче төрле әйткәндә, кешенең үз-үзен тотышы билгеле бер дәрәэәдә башкаларның карашларын белдерә. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, җәмгыять әһелләре яки тирә-юньдәгеләр бу эш-гамәлләрне уңай яки тискәре яктан бәяли алалар.

Бу төр фигыльләр О.Т.Жданова, И.П.Вепрева, Н.А.Гогулина, И.Г.Галенко, Л.М.Васильев кебек галимнәр тарафыннан тикшерелгән.

Рус лингвисты Л.М.Васильев үз-үзеңне тотыш фигыльләрен «кемдер кемгә дә булса карата үзен ничек тә булса тота» семантик моделе белән характерлый.1

И.Т.Вепрева, Н.А.Гогулина, О.П.Ждановаларның күмәк хезмәтендә исә, үз-үзеңне тотыш фигыльләре кешенең теге яки бу социаль бәя алган эш-гамәлләрен атыйлар дип әйтелә. 2

И.Г.Галенко фикеренчә, үз-үзеңне тотыш фигыльләренең лексик-семантик төркеме «кешенең үз-үзен тотышы» мәгънәсе эченә берләшкән ике төркемчәдән тора: «1) башкаларга карата аерым эш-гамәл кылу, үз-үзеңне тоту; 2) кешенең үзен тотышында характерының типик сыйфатларын күрсәтүче фигыльләр булу. Бу эш-гамәлләр социаль һәм мораль яктан бәяләнә алалар», дип әйтә.1

Рус тел белгече О.П.Жданова үз-үзеңне тотыш фигыльләре турында аларның бәяләү сәләтенә, ягъни сүзнең эчендә төрле эш-гамәл һәм эшләнгән эшкә мөнәсәбәт мөмкинлеге булуын әйтә.2

Р.К.Иштанова исә, үзенең хезмәтендә татар телендәге үз-үзеңне тотыш фигыльләрен ике төркемчәгә бүлеп өйрәнә: «1) уңай бәяләнгән үз-үзеңне тотыш фигыльләре; 2) тискәре бәя алган үз-үзеңне тотыш фигыльләре.» 3

Татар халык мәкальләрендә бу төр фигыльләр күп түгел. Алар түбәндәгеләр: мактау, талашу, иренү, алдану, кылану, сырлану, киреләү, назлану, кәкитләнү, хурлану, көсәнү, очыну, күнү, ашыгу, пошыгу. Мәсәлән, Иренмәсәң оста булырсың (554); Шадра йөрәк яндыра, шома хәтер калдыра (8721); Формың белән мактанма, нормың белән мактан (402); Осында ни кыланса – очканда шуны кыланыр (3907); Иртә торган белән иртә өйләнгән алданмас (9495); Казынмаган казанмас (838); Эшле ашыга, эшсез пошына (734); Өндәвен белсәң, елан да күнә (3870); Арбавын белсәң, кара елан да карышмый (3787); Кичке көнгә инанма (1978); Буең белән мактанма, акылың белән мактан (18124); Иренмәсәң эш була, иренсәң пыш була (898).

Татар халык мәкальләрендә үз-үзеңне тотышны белдерүче 74 фигыль табылды. Шуларның 63е тамыр нигезле. Бу төрдә ясалма фигыльләр - ла // - лә һәм - лан // - лән фигыль ясагыч кушымчалары ярдәмендә ясалган: хурлану, сырлану, киреләнү. Мәсәлән, Яз киреләсә, көздән яман (2135); Сыргалы кыз сырланыр (8495); Кызлар сөйсә, үзе сөйсен, егет сөйсә, назлана (8560); Балага кәкитләнсәң, кәнфит сорар (12242); Тутый аягын күреп хурланды, буен күреп сырланды (4565).

Үз-үзеңне тотыш фигыльләре арасында аналитик фигыльләр дә бар: хәтер калдыру, борын чөю, хур булу. Мәсәлән, Ата баласы хур булмас (12523); Читек аяк талдырмас, матур хәтер калдырмас (8715); Дуңгыз борынын чөяр, тукмак шуны көтәр (6655); Макталган килен туйда хур була (12735). Мисаллардан күренгәнчә, үз-үзеңне тотыш фигыльләренең аналитик төре күбесенчә, «исем + ярдәмче фигыль» моделенә нигезләнеп ясала.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: үз-үзеңне тотыш фигыльләре тикшерелгән мәкальләрдә бик аз очрый. Чөнки алар мөнәсәбәт фигыльләре һәм психик халәт фигыльләре белән охшаш.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет