Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм



бет1/22
Дата14.06.2016
өлшемі2.03 Mb.
#135816
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22


Мөсәгыйт Хәбибуллин
Атилла

(Тарихи роман)


Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм.

Автор.
«Безнең эраның беренче гасырларында төрек каганлыгы эчке сугышлар аркасында ике зур төркемгә бүленә. Төрекләрнең бер өлеше Кытай империясе канаты астына сыена, икенче өлеше олау-кибетләрен, хатын-кызларын югалта-югалта яу-орышлар аша көнбатышка таба юл яра һәм 155–158 елларда Җаек-Идел елгалары арасындагы далага чыгып, биредәге сармат һәм фин-угор кабиләләре белән кушылып, көнбатыш төрекләрнең ил-дәү- ләтен төзи. Язма тарихка кереп калган бу күчештән соң 200 еллар үткәч кенә көнчыгыш дала-җәйләүләреннән кузгалганда кибет-олауларын һәм хатын-кызларын югалткан төркиләр куәтле көчкә әверелеп биредә көн күрә башлыйлар».

Л. Н. Гумилев.
Ләкин монда инде аларны Кытай тарихчылары кебек «хуннар» яисә «хунуклар» дип түгел, ә «гуннар» дип, ары таба болгарлар, кыпчаклар, бүген исә татарлар дип атыйлар. (Ассызык авторныкы.)
«Атаклы Атилла 395 елда туа. Мәңгүк атлы хөкемдар улы. Ул утыз өч буынга кадәр үзенең бабаларын белгән».

Весс Робертс.
Гуннар ханы Атилла кул астында корал йөртә алырлык 700 мең кеше була. Атилла сәясәтен тормышка ашыра башлаган гуннар бер-бер артлы җиңү яулыйлар. Гуннар якынаюын ишетеп, халык кала-авылларын ташлап китә, күп очракта гуннарга сугышып торырга да туры килми... Ауропа озак вакытлар Атилладан куркып яши һәм аны күралмый. Данте Алигьери үзенең «Илаһи комедия»сендә болай дип яза: «Аллаһы Тәгаләнең Атиллага кулы җитте һәм ул аңа җәзасын бирде». Ауропалылардан бигрәк тә венгрлар Атилланы горурланып искә алалар: «Без, көнбатыш кешеләре, Атилланың тулы һәм тирән мәгънәгә ия булган фикерләрен әле булса аңлап бетерә алмыйбыз». Цезарь да – никадәр данлыклы булса да. Бөек Александр да Атиллага хас сыйфатларга тулысынча ирешә алмаганнар...

Весс Роберте. АКШның хәрби һава көчләре киңәшчесе, фәлсәфә фәннәре докторы. «Гуннар императоры Атилланың лидерлык серләре» китабыннан.
440 елларда Атилла утрак тормышка күчә. Ул Дунай елгасы буена «Илембул» дигән кала күтәртә. Халыклар бу каланы «Гунстан» дип йөриләр.

Мөсәгыйт Хәбибуллин. Автор.
Беренче китап

I

Орыш кырында каты яраланган Шимбай ханны угланы Мәңгүк алып чыкты. Ул үзенең елгыр алае белән дошманнарны ера-ера, кылычы белән уңга-сулга селтәнә-селтәнә күкрәгенә ук кадалган атасы кырына үтте, ат ялына капланган ханны ияреннән суырып алды да, алае яклавына сыенып, орыш кырыннан чыгып чапты. Гаҗәбе шул булды, ике яктан да югалтулар күп булгангамы, «унуклар» дип аталган ак төрекләрнең олау-кибетләрен һәм хатын-кызларын кулга төшергәнгәме, дошман аларны куа килмәде. Дошман тырнагыннан котылган Мәңгүк угланга икенче көнне орыш кырында шактый югалтуларга дучар ителгән Сакмар меңбаш белән Көнбаш атакай килеп кушылдылар.



Шимбай ханның хәле авыр иде. Юлны кисеп аккан елганы кичүгә, унуклар ашыгыч рәвештә киез йорт кордылар, каты яраланган хан гәүдәсен ат өстеннән алып, сак кына ак киезгә кертеп салдылар. Нидер өмет итеп, үлем белән тартышып яткан Шимбай ханның ярасын кара төрекләр аксакалы Көнбаш атакай карады. Хан ярасына ул ниндидер төнәтмәләр сөртте, бөркет каурые белән ханның канланып кипкән иреннәренә шифалы су тигезеп торды, ахыр килеп, ук тигән яраны өшкерә-өшкерә ялкын белән көйдерде. Әмма унуклар санында йөргән ак төрекләр тарафына Тәңре әҗәле юл ярган булган икән иңде – сихәтләнмәде хан, хәле бер дә җиңеләймәде. Алай да Көнбаш атакайның тырышлыгы бушка китмәгән икән, өшкергән ялкынның ярдәме тидеме – бермәлгә аңын югалтып торган Шимбай хан күзләрен ачты, үзе тирәли тезләнеп утырган угланнарына, туганнарына, ахыр килеп Көнбаш атакайга бакты. Атакайга нидер әйтергә дип кипшергән иреннәрен ачарга итте, ымсынып куйды, иллә авызыннан сүз чыкмады, тик күз төпләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп чыкты һәм күз төбендә бертын тынып торды да, бит-сакалы буйлап аска тәгәрәде, соңгы мәлдә бер яшь бөртеге җирән сакал эченә кереп сеңде, икенчесе бермәл сакалына эленеп торды да, ак киезгә төшеп, тәгәрәп югалган терекөмештәй юкка чыкты. Бу инде Шимбай ханның соңгы сулышына Тәңре җибәргән ишарә иде. Әмма алай булмаган икән әле, Тәңресе кодрәте белән һәм үз куәте илә Шимбай хан янә күзләрен ачты һәм барысын да гаҗәпкә калдырып, туганнарына, угланнарына бакты һәм күз карашын Көнбаш атакайда туктатып, ап-ачык итеп:

– Көнбаш атакай, Тәңре кылычын Мәңгүк угланга тапшыр. Дулу ыруы ханы Шимбай әйтә сиңа моны. Яз килү белән бабабыз Угыз хан җәйләгән Җаек-Идел елгалары арасындагы далага таба кузгалыгыз. Ата-бабаларыбызның ил-даласына. Идел аръягындагы күрше сарматлар белән бәхәскә кермәгез, тату яшәргә тырышыгыз. Мәнем хыялым Мәңгүк угылымны Сармат хан кызына өйләндереп, ике зур кавемне бергә кушу иде – Тәңрем язмаган булып чыкты. Инде сез кавышырга тырышыгыз. Угорлар илтотары Куриш минем киявем, хатын-кызлар алырга аңа барыгыз. Килешер, ярдәм итәр, ипле кеше, ил сөючән адәм. Сармат хан үлгәч, миңа ирештерделәр, ил белән шаһиншаһ угылы шаһзадә Бәһрам идарә итә икән, Мәңгүк угылыма ярәшкән хан кызы Сафурага өйләнгән диделәр. Күрше хакы – Тәңре хакы, аның белән дә тату яшәргә тырышыгыз. Кызларга кытлык туса, сарматлардан да сорарсыз. Ил-җәйләүләребезгә кермәсәк тә Сармат хан белән дуслыкта булдык, кызлар алыштык, кызлар бирештек – бер-беребез белән дустанә-тату яшәдек. Кылган игелек кырда ятмый, ят булса да Бәһрам бәк тә юл өстенә аркылы ятмас. Мин, унукларның ак төрекләре ханы Шимбай, ил-халкым туган туфрагыма алып кайта алмадым. Анагай туганыемны якларга барып, ыру-кавемемне зур югалтуларга дучар иттем. Моның өчен Тәңрем мине кичермәде, иң яман җәзасын бирде...

– Синең монда гаебең юк, юк, Шимбай хан, рәнҗеп китмә, юкка үртәлмә. Соңгы мәлдә Анагай илә Мөртәт ханнар хыянәт юлына бастылар, унукларны кыен хәлгә калдырып, Кытай гаскәриләре ягына чыктылар. Каһәр аларга, каһәр!..

Ләкин Шимбай хан Көнбаш атакайга җавап бирер хәлдә түгел иде инде, аның башы кисәк берьякка авышты һәм гәүдәсе тартышып алды һәм сузылып тынып калды. Угланнар, туганайлары бер-берсенә карашып алдылар да башларын түбән иделәр.

Ә кич якта корылган йорт яныңа яшь тай китерделәр һәм йорт тирәли тугыз тапкыр әйләндерделәр дә иреккә җибәрделәр. Яшь тай, койрыгың чәнчеп, утлап йөргән анасы янына чапканда күрделәр: тайның анасы аны кешни-кешни каршы алды. Шулчак Көнбаш атакай Сакмар меңбашка таба борылды да:

– Бүген үк кабер казый башлагыз, ә иртәгә тайның анасын тотыгыз да кабер кырына китерегез, – диде.

Көнбаш атакайның әйтүенә ышансак, Шимбай ханның куәткә һәм гайрәткә ия җаны яшь тайга күчәргә тиеш, ә тай анасы исә Шимбай каберенә ятарга хокук ала – ханга теге дөньяда хезмәт итәчәк.

Икенче көнне кояш чыгуга, унуклар кавеме тезләнеп туып килгән якты көнне каршы алды һәм Тәңреләреннән туып килгән көннәрен игелекле итүләренә дога кылды. Ахыр, буралап казылган кабер янына юнәлделәр. Ак киезгә салган Шимбай хан мәетен сак кына буралап куелган кабергә төшерделәр. Җеназаны борынгы Угыз бабалары кылган йола буенча җирли алмадылар. Үз теләкләре белән хан кырына яткырыр өчен яннарында хатын-кыз заты юк иде. Шимбай хан каберенә Тәңре кылычыннан башка барлык кием-салымнарын, коралларын һәм ат дирбияләрен салдылар да тәүге тай анасын чалып ташладылар. Тәңре илчесе – Әҗәл Шимбай хан җаны артыннан килгәнче дип, кабергә өч көнлек ризык һәм кымыз куйдылар, аннары мәет өстенә догалар укый-укый алтын кебек арпа бөртекләре сиптеләр. Бары тик шуннан соң гына мәетне күмәргә керештеләр, һәр кеше очлымына тутырып, кабер өстенә туфрак ташыды, бу эш кич кояш баеганчыга кадәр дәвам итте, яңа көн тууга бу гамәл янә кабатланды. Әнә шулай өч көн буена кабер өстенә туфрак өйделәр. Җиденче көндә кабер өстенә өелгән балчыкны әйбәтләп очладылар да, тугызынчы көн дигәндә очланган кабер өстенә ак киез менгереп җәйделәр һәм орыштан исән калган барлык унуклар кабер тирәли бастылар һәм Көнбаш атакай кулын күтәрүгә, барысы да тезләнделәр дә, чыгып килгән кояшны каршы алдылар. Әнә шулай унуклар Тәңреләреннән Шимбай ханга тыныч йокларга фатиха алдылар. Бары тик шуннан соң гына Көнбаш атакай Тәңре кылычын тотып, кабер өстенә менде һәм үз янына Атилланың атасы Мәңгүк угланны һәм егетлек язларына яңа гына аяк баскан, билләренә кылыч тагарга хокук алган Рухил, Рамул һәм Биләү угланнарны дәшеп алды. Шуннан соң гына Көнбаш атакай Шимбай хан васыятен үтәргә кереште. Иң әүвәл ул тантаналы төстә Тәңре кылычын Атилланың атасы Мәңгүккә тапшырды һәм аны Ил ханы итеп игълан итте. Шул хәлдән соң гына кабер тирәли баскан халык өч тапкыр «Урра, урра, урра!» кычкырды.

Атилла олан боларның берсен дә рәтләп күрмәде дә, ишетмәде дә, аның күз алдында кояш нурларында ялт-йолт итеп торган, тураннар күңелендә сихри вә могҗизам көчкә ия булган Тәңре кылычы кисәк илаһиланды, гүя телгә килде, әле йөз-нуры күккә барып тоташты, әле далага сузылып ятты, әле ялкынланып, дөрләп яна башлады. Олан янында басып торган тимерчеләр башы Тугран Атилла оланның кылычка карап сихерләнүен күреп, олан иңенә кулын салды һәм тыныч кына, гүя аңа әйтмәгәндәй:

– Ундүртенче языңа аяк баскач та, андый кылыч синдә дә булыр, олан, – диде.

Тимерчеләр башы авызыннан бу сүзләрне ишетүгә, Атилла олан бермәлгә ачкан авызын ябалмый торды, ул нәүмиз рәвештә остага текәлде. Әмма тимерчеләр башы тәүге сүзен әйтмәгән дә кебек кабер өстендә барган тантанага карап тора бирде. Атилла олан, сабыры төкәнеп, останың чикмән чабуыннан тартты:

– Тәңре кылычын син ясадыңмы?

Бу сорауны оланнан көтмәгән тимерчеләр башы олан янына чүгәләде һәм бала ишетелерлек кенә итеп:

– Ундүртенче языңа аяк басу белән, синең билеңдә шундый ук кылыч булыр, олан. Тик бер шарт куям сиңа: яшең ундүрткә тулганга кадәр син бу хакта беркемгә дә, бер сүз дә әйтмисең, – диде.

– Син аны миңа киләсе язга ук ясарсың, тимерчеләр башы.

Атилла оланның бу җавабына тимерчеләр башы ирен чите белән генә елмаеп куйды һәм як-ягына карап алды, ул чарасыз калган кешегә охшап киткән иде. Тимерчеләр башы Атилла оланга бер сүз дә әйтмәде, баланың башын күкрәгенә кысты. Һәм күлмәге аша тойды, оланның йөрәге дөп-дөп тибә иде. Оста аны читкәрәк этәрде, оланның күзләренә карады һәм олан күзләрендә чаткылар күргәндәй булды.

– Олан, Атилла олан, – диде тимерчеләр остасы нәүмизләнә төшеп. – Атилла олан, ясармын мин сиңа ул кылычны, Тәңре кылычыннан да хәтәррәк итеп ясармын. Әйе, Тәңре язган булса.

– Тәңре язар, язар, – диде Атилла олан торган саен кыюлана төшеп.

Тимерчеләр башы Атилла оланның иңнәреннән алды, янә күзләренә карады.

– Олан, олан, тик без бу хакта икәү генә беләбез. Ишетәсеңме, икәү генә. Ә хәзер Тәңре белән ант ит! Атам-анам белән ант итәм, кылыч әзер булганчы бу хакта берәүгә дә әйтмәм, диген.

Атилла олан зәңгәр күк йөзенә карап алды, балалыгы белән Тәңрене күрмәк итте бугай, үзенчә киңәшеп алдымы, булган хәлләрдән тагы да шатлана төшеп:

– Мин Тәңремне күрдем, күрдем, оста, ул миңа фатихасын бирде, бирде! – диде.

Шул мәлдә күктә могҗиза булып алды, күктә түгәрәк шар хасил булды. Шар әле ялт-йолт итте, әле уңга, әле сулга атылып китте һәм ничек пәйда булган булса, шулай ук күздән дә язды.

– Тәңре синең антың кабул итте, олан, итте! – диде оста, баладан битәр үзе булган хәлгә таң калып.

– Итте, итте, оста, итте! – дип баскан урынында сикеренгәләп алды Атилла олан.

– Олан, – диде оста янә як-ягына каранып алды. – Мин ул кылычны сиңа табармын.

Тимерчеләр башы янә баланы күкрәгенә кысты һәм колагына:

– Син ул кылыч белән ярты дөнья халкын кул астына җыярсың, ата-бабаларың ирешмәгән биеклеккә ирешерсең... Зур-зур калаларда яшәгән римлыларга кадәр барып җитәрсең, баш бирмәс готларны буйсындырырсың. Алар бездән коллар алалар, син аларны колбиләүчелектән азат итәрсең... Син римлыларны мәңге-мәңге коллар тотудан, коллар хезмәтеннән файдаланудан туктатырсың. Моның өчен сиңа, тик, башта готларны җиңәргә туры килер. Готлар сатып яталар колларны римлыларга.

– Готлар нинди халык соң, кай тарафларда яшиләр алар?

– Әйтәм ич, готлар римлыларга коллар сатып көн күрәләр, ә римлылар исә алар саткан колларны теге бичаралар үлгәнче тамак исәбенә эшләтәләр һәм аларны ике аяклы хайваннар дип җәберлиләр.

– Мин синең кылыч белән шул колларны римлылардан коткарырга барырмынмы?

– Барырсың, олан, барырсың. Анда барыплар җиткәнче бик күп илләрне, елга-далаларны кичәрсең, һәм мин ясаган кылыч синең юлдашың булыр.

– Халкым да, баш тимерче Тугран!

– Әйе, халкын да, халкың да, олан.

Бөтен дала һәм күрше-тирә халыкларны тетрәтеп торган унуклар сурәтендә йөргән ак төрекләр кавемендәге Шимбай хан оныгы баш тимерче сүзләренә ихлас күңелдән ышана иде. Ул үсмерләргә хас самимилек белән могҗизаи көчкә ия кылычны ясаучы баш тимерчегә карап торды-торды да:

Мин сиңа ышанам, оста, атам ышанган кебек ышанам, – диде һәм тимерченең кытыршы, каты кулын кысты.

Ул арада Тәңре кылычын кулына тоткан Мәңгүк ханны азамат егетләр ак киезгә утырткан килеш түбән таба алып төштеләр һәм Угыз бабаларыннан соң килгән һәр ханның исемнәрен телгә ала-ала тугыз тапкыр янә кабер тирәли әйләнеп чыктылар. Атилла оланның атасы кулындагы Тәңре кылычы һаман ялт-йолт килде һәм шуның белән Атилла оланны гына түгел, тантанага җыелган һәммәсен дә сихерләде.

*** ***


Ак төрекләр сурәтеңдә йөргән унуклар ошбу кылычны Угыз ханга Тәңре үзе күктән төшергән дип сөйлиләр иде. Моны Туран дөньясындагы барча төрекләр дә беләләр һәм моның шулай булуына ихлас күңелдән ышаналар иде. Ул гынамы, бу кылыч иясен Тәңре генә түгел, төрки халыкларының гаилә иминлеген саклаучы Инәй алла да үз фатихасында тота, дип ышаналар иде... Боларның барысы турында да Атилла оланга тимерчеләр башы Тугран гына түгел, азамат егетләрнең дә сөйләгәннәре бар. Күп ишетте, күп тапкырлар тыңлады бу гыйбарәне Атилла олан һәм һәрчак игътибарын тимерчеләргә юнәлтте, бигрәк тә баш тимерчегә, ә ул азамат егетләр бу кылыч турында сөйләгәндә мыек астыннан гына көлемсерәп, сакалын барлап утырыр иде һәм эшкә керешсә, сандалга салган кызган тимергә олы чүкеччедән көйли-көйли суктырыр иде.

Кайчан, нинди юллар белән килеп кергән соң Тәңре кылычы Угыз хан кулына? Бу хикәят турында Туран дөньясында ниләр генә сөйләмиләр иде. Имеш, ул болай булган. Көннәрдән бер көнне Угыз ханның көтүчесе сазлыклы урында утлаган таналары арасында аягы яраланган хайванны күрә. Күрә дә кан эзе буйлап китә һәм шунда сазлыктан очлы башы чыгып торган кылычка тап була. Бичара көтүченең үткен йөзле кылычка килеп кагылуы була, күктән яшен чыбыркысы кылыч кырына килеп кадала. Көтүченең котлары алына. Ул чатыр чабып ыстанга кайта һәм сихерле кылыч турында Угыз ханга әйтә. Угыз хан кылычны алып кайтырга меңбашын җибәрә. Әмма кылычны алырга килгән меңбаш кылыч йөзенә кагылуга янә күктән яшен чыбыркысы төшә, ул гынамы, аның артыннан ук дөбердәп күк күкри. Бу хәлгә курка калган меңбаш хан янына әйләнеп кайта һәм тотлыга-курка ханга булган хәл турында сөйли. Угыз хан әле йөзе агарынып калган көтүчесенә, әле куллары әле булса калтыранып торган меңбашына карый да сазлыкка үзе юнәлә, ханга халык иярә, могҗиза буласы ич. Йөзе күккә карап торган кылычка кем генә кагылмасын, күктән яшен чаткысы төшә һәм һәр кешене өнсез итә. Килеп җитә Угыз хан кылыч күккә карап торган төбәккә һәм таң кала. Кылыч чынлап та бар һәм ялт-йолт итеп тора. Ни батыр булса да, Угыз хан үзенә ияреп килгән халыкка күз ташлый һәм шунда бер батыры әйтә: «Мин алып чыгам кылычны, хан», – ди. Хан аңа ияк кага. Имеш, риза. Батыр егет сазга керә, кылыч йөзенә килеп тотынуы була, яшең чаткысы аның кулын көйдереп ала. Халык шау-гөр килә башлый, хан кыен хәлгә кала. Хан ич ул, батырларның батыры, илбашы, халык ышанычы.

Шулчак янә бер батыры кылычны алып чыгарга теләген белдерә. Әмма Угыз хан кырт кисә:

– Үзем!


Хан сак кына Тәңре кылычына якыная, кылыч йөзенә кагыла, Күк дәшми, хан кылычка ике куллап тотына һәм тартып та чыгара. Кылычны кулына алуга, күктән бер тавыш килә.

– Бу сиңа дигән кылыч, Угыз хан. Бу кылыч сине җиңүләрдән-җиңүләргә илтер, син аны нәселдән-нәселгә тапшырып калдырырга тиеш булырсың. Тапшырмаган хәлдә, Тәңрең синнән ваз кичәр...

Бу тавыш халыкны тәмам куркуга сала, халык ни кылырга белми ханның аягына төшә. Чөнки Тәңре аңа үзе, үз кылычын тапшырды һәм бөтен төрки халкы алдында. Ошбу кылычка ия кеше генә ил-халыкка баш булып китә ала. Әнә шулай нәселдән-нәселгә килә-килә, ниһаять, Тәңре кылычы Мәңгүк хан кулына күчте, Атилла оланның атасына.

Күктән ишетелгән тавышка өннәре китеп торган адәмнәрне куркытып, Тәңре кылычы төрки халыкларның рухи көченә әверелә. Угыз хан Тәңре кылычын һәрчак үзе белән йөртә, кай тарафларга гына яу чапмасын, дошманнарны җиңә. Әнә шулай Туран дөньясында Тәңре кылычы тәгаен сихер тубалына әверелә. Ә инде еллар үтеп, үлем түшәгенә калгач, Угыз хан Тәңре кылычын угылына биреп калдыра, һәр олуг хан вафатыннан соң, унуклар, буласы ханны Тәңре кылычы белән ак киезгә салып, хан итеп күтәрәләр.

Әнә шул кылычка сихерләнеп һәм әсәрләнеп карап торды Атилла олан. Һәр яз килгән саен шул кылычның иясе булу турында хыялланды. Тантанада булган хәлләрне күзәтеп торды-торды да, Атилла олан үзалдына сөйләнгәндәй: «Килер бер көн, мин дә Тәңре кылычын тотып яу чыгармын һәм Рим легионерлары кулындагы канкардәшләремне мәңгегә азат итәрмен», – дип балаларга хас нәүмизләнү белән кинәнде.

*** ***
Ниһаять, ак төрекләр ыстан туктаган төбәккә дә яз килде. Беренче үләннәр шытып чыгуга, Шимбай хан кабере янына кире әйләнеп килделәр һәм кабер тирәли әйләнә-әйләнә үлгәннәргә оҗмах, исәннәргә игелек теләделәр. Шул йолаларны үтәгәч кенә, туган Җаек-Идел якларына таба җәйли башладылар. Күчеп җәйләү җир-ана җиде тапкыр туңып, җиде тапкыр хәтфәдәй яшел үлән белән капланырга өлгерде. Җай Җаек елгасын кичкәч, янә туктадылар һәм өч көн, өч төн туй иттеләр. Ләкин туйлары бик сыек булды, чөнки ыру-кавемдә йөз егеткә бер хатын-кыз да туры килми иде. Шуның өчен болын-тугайларны яшел үлән каплагач, һәммә тереклек кышкы йокыдан уянып үзенә иш эзли башлагач, стандагы егет-җилбәзәк кенә түгел, тауга каршы тана күтәреп менәрдәй азамат ирләр дә Мәңгүк йортына җыелдылар. Хатын-кыздан мәхрүм калган ак төрекләрнең баш очларында яз хәбәрчесе тургай сайрый, зәңгәр күктә ашыкмый гына тилгән йөзә. Нигәдер җәйләү юлында бер ыруга да тап булмадылар. Бары тик Чүл кырыннан узганда гына зур булмаган кангылылар ыруына тап булдылар һәм йорт башы белән сөйләштеләр дә алармы да үзләре белән алдылар. Юк дигәндә дә Каңгылы ыруында егерме-утыз кыз-кыркын табылды, аларны туйлап асыл егетләргә өйләндерделәр.

Йортына җыелган канкардәшләре каршында Мәңгүк хан озын-озак сөйләп тормады, чөнки азамат егетләрнең генә түгел, үзенең дә хәле хәл иде.

– Безгә кичекмәстән сарматларга таба җәйләргә булыр, – диде алгарак чыгып Сакмар меңбаш. Аның сүзенә куәт биреп, башкалар шаулаша башладылар. Үзе дә чарасызлана башлаган Мәңгүк хан кулын күтәрде һәм кулындагы куй маенда кайнатылган камчысы белән җиргә орды.

– Имин, имин, канкардәшләрем, имин, – диде Мәңгүк хан кинәт кенә тынычлана төшеп. – Яхшы, Тәңре игелеге белән иртәгә үк Кара Идел ярлары тарафына таба кузгалырбыз, ә анда Кара Идел аръягында Сармат хан җәйләүләре башлана.

Хан сарматлар сүзен телгә алуга, азамат егетләр күзгә-күз карашып алдылар да Мәңгүк ханның да каны кыза башлавын күреп, сүзсез генә юлга җыенырга дип, таралыша башладылар. Мәңгүк хан таза, асыл егетләрне моңсу күз карашы белән озата калды. Ул үзе дә чарасыз иде, әле булса хәтерендә – аның да бит сарматларда үсмер чакта ук колакларын тешләткән сөйгәне вә насыйбы бар иде. Әйе, бар иде. Сафура атлы Сармат хан кызы иде ул. Иллә бабалары Шимбай хан көнчыгыштагы агаларына ярдәмгә ашыгып, барча ыруы белән көнчыгышка таба – Гөбәй чүле тарафларына юнәлде. Шимбай хан уе буенча, унуклар җиде-сигез елдан туган далаларына әйләнеп кайтырга тиешләр иде, әмма көтмәгәндә Кытай империясе гаскәриләре белән орыша башлап, бер чигенеп, бер һөҗүм итеп, биш елдан артык Гөбәй даласы тирәсендә тулгандылар. Ул елларда Мәңгүк хан ике тапкыр өйләнергә өлгерде. Әлбәттә инде, колакларын тешләшсәләр дә, Сафура да аны көтеп ятмаган – Сармат ханда хезмәт иткән баһадир Бәһрамга кияүгә чыккан, дип хәбәр ирештерделәр. Нәкъ менә шуңа күрә Мәңгүк ханның Кара Идел буйларына аягы тартмый иде, гәрчә әнә шул сары чәчле Сармат хан кызын әле булса оныта алмаса да һәм үлепләр күрәсе килсә дә.

Әйткән сүз – аткан ук, икенче көнне үк унуклар ыруы җәйли-җәйли Кара Идел елгасына таба кузгалды. Сармат ханның җәйләү-биләмәләре Кара Иделнең уңъяк ярыннан башлана иде. Җәйләгән халык әкрен йөри, унуклар бары тик җәй урталарында гына Кара Иделгә җиттеләр. Әмма Мәңгүк хан елганы кичәргә кыймады. Чөнки Кара Иделнең аръягында Сармат хан биләмәләре, анда күчмәләр арасындагы канунны бозу булыр иде.

Килә-килүгә, Идел ярына ыстан коруга ук гайрәтле егетләрнең кайберләре сармат кызларын урларга кузгаласы иткәннәр икән, бу хәбәр Мәңгүк ханга ирешүгә, егетләрне тыярга ышанычлы меңбашын җибәрде. Кайнар канлы егетләрне йортына тотып китергәч һәм тегеләр зарлана башлагач, Мәңгүк хан кырт кисте – кем дә кем аръякка чыга, ат койрыгына тагылачак. Шуңа карамастан, атна үтүгә Мәңгүк ханга ирештерделәр, хатын-кызга тансыклаган җилле егетләре унбишләп сармат кызын урлап алып кайтканнар һәм яшереп тоталар икән. Мәңгүк хан хәбәр ирештерүчегә бер сүз дә әйтмәде, кырына Көнбаш атакайны чакырырга кушты. Ун-унбиш кыз белән генә унуклар кавемең хатын-кызлы итеп булмас, бер-бер хәл кылырга кирәк иде. Шуның өчен ул әүвәл сарматларга яучы һәм илче йөзендә Көнбаш атакайны җибәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Әйе, бер җайдан хәйләкәр Көнбаш атакай Сармат ханның сылу кызын да күреп кайтыр. Ниләр кылып ята икән сары чәчле Мәңгүк хан үсмер чакта ук колагын тешләгән сылу кыз?..

Ыстан туктап, шул хакта сөйләшкән-киңәшкән арада күк йөзен кара болыт каплады, яшеннәр яшьнәтеп, күкләрне дер селкетеп, күкри-күкри коеп яңгырлар явып узды. Шушы куәтле яңгыргамы, елга ярларыннан чыкты, болыннарга җәелде. Атна дигәндә елга үз эзенә төште һәм, сөелгән хатын кебек, тынычланып ага башлады. Мул итеп яуган яңгырдан соң болын-тугайлар, хәтта калку җирләргә кадәр хәтфәдәй яшел үләнгә күмелде. Шул үләндә көрәеп киткән мал-туар, бигрәк тә атлар, яше-карты, колыны-кыркыны коерык чәнчеп куыша башладылар. Атлардагы дәрт-дәрман ир-егетләргә күчте. Кара Иделнең аръягындагы ат көтүен күреп, елгыр айгырлар башларын югары күтәреп кешниләр, кемнедер чакыралар, кемнедер үз тарафларына йөрәк кайнарлыклары белән дәшәләр иде. Ә инде ун елдан артык хатын-кыз затыннан мәхрүм ителгән ир-егетләр елга буена кер чайкарга төшкән сармат кызларын күреп, ни кылырга белми тегеләргә талымсызланып карап торалар һәм эчке бер дәрт белән: «Эһ!» дип куялар иде. Кош булсалар очып кына чыгарлар иде дә, юк шул, кош түгелләр, тик күңелләр генә ярсына, күңелләр генә аръяктагы сармат кызларына тартыла.

Алай да Мәңгүк хан тыюга карамастан, берничә батыр егет елганы ат белән йөзеп чыгып, кер юучы кызларны алып кайтканнар булып чыкты, иң гаҗәбе, имеш, кызлар үзләре үк ияреп чыккан икән. Бу хәбәр ирешсә дә, Мәңгүк хан дәшмәс булды. Ул һаман Сармат хан ыстанына җибәргән Көнбаш атакайны көтте. Атнага якын гомер узды ич инде, ә атакай һаман юк та юк. Мәңгүк хан тәмам йокыдан калды.

Көнбаш атакай киткәнгә җиде көн дигәндә хан түзмәде, ат менеп Идел ярына таба кузгалды. Ишләре иярәсе иткәннәр иде, аларга кул селтәп кенә калырга кушты. Аның ни сәбәпледер ялгыз гына Идел ярына чыгасы килә иде. Күк йөзе чалт аяз, баш очында тилгән тирбәлә, колак түренә төшеп диярлек тургай сайрый, әллә талгын гына күктә тибрәлгән тилгән, әллә тургай моңы йөрәкне парә-парә телә. Әнә шунда ул елганы кичүче Көнбаш атакайны күрде, күрде дә тыелгысыз дәрт белән аны көтә башлады. Көнбаш атакайны сармат егетләре каекта чыгардылар. Мәңгүк хан шактый текә ярдан аты белән аның янына төште, картның елмайган күзләренә карады.

– Йә-йә, ни йөк алып кайттың ханына, атакай?! – диде сабыры төкәнеп Мәңгүк хан.

– Әүвәл йортыңа алып кайт, бер чокыр булса да кымызың эчер, – диде Көнбаш атакай һаман исә мыек астыннан елмая төшеп.

Кайтыр юлда ук, ат йөгәненнән тотып янәшә атлаганда ук, Көнбаш атакай Мәңгүк хан зарыгып көткән хәбәрне ирештерде. Көнбаш атакайны Сафура бикә үзе каршы алган икән. Атасы Сармат хан вафатыннан соң бәк титулын алып тәхеткә Бәһрам баһадир утыра, әнә шул кеше Сармат хан фатихасы белән Сармат хан кызы Сафурага да өйләнгән. Үзләре болай тату гына торалар икән, тик менә дәвамнары гына юк икән.

Еллар үтеп, көнчыгыш тарафында көн күргән кардәшләрен яклап йөргән арада туган якларында калган колак тешләшкән насыйбы кияүгә дә чыгып өлгергән икән шул. Көтмәгән булып чыга инде. Хәер, Мәңгүк хан үзе дә әүлия була алмады, ул арада ике хатынга өйләнергә өлгерде.

– Ярый, бихуш, атакай. Йомышым йомышлаган өчен мең рәхмәт сиңа. Иртәгә көн-кояшны каршы алгач, табын җыярбыз һәм барысын да уртага салып сөйләшербез.

Ләкин Көнбаш атакай Мәңгүк ханнан тиз генә чыгып китмәде. Сарматлар ыстанында Дәян атакайны күрүе, тегенең авыр хәлдә урында ятуы турында әйтте. Ләкин Мәңгүк хан аны тыңлады да, тыңламады да, аның бөтен уй-зиһенен Сармат хан кызы Сафура биләп алган иде. Җитмәсә кымыз янында Көнбаш атакай Сафура бикәнең гүзәллеге хакында авыз суын корытып, Мәңгүк ханның болай да сагышлы йөрәгенә үкенү вә үртәлү хисләре коя-коя көйләп сөйләп утырды.

Көнбаш атакайны озаткач та Мәңгүк хан тынычлана алмады, ахыр янә ат менеп, Идел ярына таба чапты. Ярсу йөрәген тыяр әмәл тапмагач, ыстаннан ерагаюга һәм Идел-елгага якынлашуга, атын тыя төште дә сагышлы-озын көйгә җырлап җибәрде. Көр тавышлы, моңга бай аһәңле җырчы иде Мәңгүк хан. Аны еш кына табыннарда да җырлатырлар иде. Тик атасын күмгәч, җырларга кыймый йөрде. Ә менә бүген күңеле тулы хистән ни кылырга белми җырлап җибәрде. Җыр моңы ыстанга җитте, унуклар халкы йортларыннан йөгерешеп чыктылар, хәтта сарматлылар ягында да бу җырны тыңлыйлардыр кебек тоелды Мәңгүк ханга, һәрхәлдә, бу җырын ул үсмер чактагы мәхәббәте Сармат хан кызы Сафурага багышлаган иде.

Җырлап туктагач, бертын Идел буйлап атын атлатып барды да, малкайны җан-фәрманга чаптырып, берара уратып килде. Ыстанга кайтып төшсә, карты-яше аны каршыларга чыгуларын күреп, үзе дә аңлап җиткермәгән уңайсызлану тойды.

– Тагын, тагын җырла әле, хан, җырла әле! – дип кычкырдылар ханга, әмма ул аларга кул гына селтәде, атын җилле генә юырттырып йорты янына җитте, тезгенен багучысына ташлады да, йортына кереп, баш астына күн мендәр ташлап, ике кулын баш астына куеп, төнлек аша күк йөзенә карап уйга калды. Берәү дә хан янына керергә кыймады, барысы да ишеткәннәр иде инде, колак тешләшкән Сармат хан кызы Сафура Мәңгүк хан сугышып йөргән вакытта шаһзадә Бәһрамга кияүгә чыккан – ханның шуңа кәефе юк, моңсулана, сагышлана...

Ә унуклар ханы Мәңгүк башына бер Сафура бикә кайгысы гына төшмәгән иде. Ул хан һәм ул бер үзе өчен генә кайгыртырга тиеш түгел иде. Унукларның азамат егетләренә хатын-кызлар кирәк, бүген, хәзер, юкса ыруың белән юкка чыгуың бар. Әйе, куәтле иде унуклар, далада данлы кавем иде, хәзер исә таралу алдында тора. Ни кылырга тиеш ул? Хан ич ул, хан! Халык аннан нидер көтә, нидер өмет итә.

Күзне йомып, йөз оятын садагына яшереп, Сафура бикә каршына баш иеп барыргамы, әллә барысына да кул селтәп, җизнәсе угорлар илтотары Куришка юнәлергәме? Куриш җизнәсендә дә хатын-кыз бар, бәхәссез, җизнәсе аның үтенечен кире какмас, ипле кеше булып хәтерендә калган. Шул ук вакытта күңел төпкелегендә Сармат хан кызы Сафураны күрү теләге дә бертуктаусыз көйри. Бер уйлаганда, аның моңа хокукы да бар – үсмер чактан ук ярәшкән кыз. Аталары Шимбай хан канкардәшләре Ашин ыруына ярдәмгә кузгалмаган булса, бик ихтимал, ул Сафура белән кавышкан да булыр иде һәм даладагы ике зур кавем кушылып, Рим кадәр Римга янарлык кавемгә әверелгән булырлар иде. Ахыр чиктә, Ашин ыруына Шимбай хан барыбер ярдәм итә алмады. Алар җиңелделәр. Җиңелеп кенә калмадылар, хатын-кызларын һәм олауларын да югалттылар. Бу – кичерерлек хәл түгел иде. Моны атасы Шимбай хан орыш кырында ук аңлады һәм чарасыз калып дошманга ташланган иде. Тәңре үзе тартып кертте бугай аны, чарасыз итте. Әллә соң барысына да кул селтәп, үткән эшкә салават дип, Куриш җизнәсе ыруына барып кушылыргамы? Күңеле үк сизеп тора, Куриш җизнәсе аны колач җәеп каршы алачак... Тик анда син үзең дә, халкың кем була инде?.. Унуклармы, угорлармы? Кардәш булсалар да, угорларның тел-лөгатьләре генә түгел, йолалары да төркиләргә ятрак. Ә менә сарматларга барып кушылсалар, унуклар бер халык, бер кавем булып китәчәкләр – телләре дә бер, йолалары да. Димәк, башта бәхетне сарматлар белән сынап карарга кирәк булыр, ахыр килеп, кияүдә булса да Сафура да анда, аны күрәсе килә. Хәер, Мәңгүкне бер дә көнчыгышка аягы тартмаган иде. Хәтерендә сау калган тешләштеләр. Аталары алдында кызарындылар һәм өлкәннәр яныннан кулга-кул тотынышып йөгереп чыгып киткәннәр. Идел ярына хәтле йөгергәннәр иде. Шуларның барысын да искә алып, юлга чыгарга берничә көн калгач, Мәңгүк углан атасына:

– Атам, әллә соң мин илдә калыйммы, бериш халкым белән? – дип әйтте. Шимбай хан баш угланыннан бу сүзләрне ишетүгә, бермәлгә Идел аръягындагы Сармат хан ыстанына карап торган иде, соңыннан кырт кискәндәй:

– Бал искерми, кыз картаймый, углан, өлгерерсең, пешкән чия татлырак була, – диде.

Хак әйткән атасы, бал искерми, кыз картаймый, әмма ярәшкәннәре ташлагач, кыз кияүгә чыга икән ич, киткәннәрне көтми. Каты куллы иде атасы Шимбай хан, яугирләре өчен генә түгел, угланнары өчен дә аның әйткән сүзе, гүя аткан ук иде. Мәңгүк угланга башка чара калмады, ул аңа бары тик:

– Имин, атам, – дия генә алды. Мәңгүк угылының кәефе кырылуын күрде, сизде. Шимбай хан. Ата кеше угланның хәленә керергә теләп:

– Кайгырма, углан, күп дигәндә өч елдан далабызда булырбыз, – дигән иде. Һәм шул җитте Мәңгүк ханга, ул карусыз атасына иярде.

Көнчыгышта орышлар җиңел булмады. Кытай императоры мең хәйлә корып, Гөбәй даласын кулына төшерергә теләде. Ә дала-җәйләүләрен якларга оешкан төркиләр еллар буена сугыштылар. Ләкин соңгы орышта унуклар атын йөрткән Дулу ыруы төрекләре ике ут арасында калдылар. Бу хәл кардәшләре арасында хыянәт итүчеләр аркасында булды. Ике яктан да бик күп халык кырылды. Унуклар көнбатышка таба мәҗбүр булдылар. Оят та, гарьлек тә иде Мәңгүк ханга. Бу хәлдә ул әле атасын орышты, әле үзен, атасын үз вакытында туктата алмады. Ә бит туктатасы иткән иде, Сафурага сылтап булса да. Тик атасы Шимбай хан аның сүзләренә колак салмады. Хәзер инде барысын да яңабаштан башларга кирәк. Төрки-Туран дөньясында куәтлекләре белән дан тоткан унуклар канаты каерылган коштай чарасыз калдылар. Әйе, бер-бер хәл кылырга кирәк, күрә ич Мәңгүк хан: яшь айгырлар белән яшь бияләр ялларын чәйнәшә-чәйнәшә сөешкәндә, унукларның асыл егетләре тамакларына килеп терәлгән төерне йотып җибәрә алмый интегәләр, кытайлылар кулына күчкән хатыннарын, сөйгәннәрен искә төшереп, сагышланалар иде.

Шул хәлдә йокыга китүен Мәңгүк хан сизми дә калган. Иртән уянуга һәм көн-кояшны Тәңресенә дога укый-укый каршы алгач, Мәңгүк хан йөзбашларын үз йортына дәштерде. Дәрәҗәләренә карап, уң һәм сул кулына меңбашлары һәм йөзбашлары утырышкач, ул аларның һәммәсенә дә күз төшереп чыкты. Уң кулында өлкән угланнары арасында утырган Атилла оланны күреп, ирен чите белән генә елмаеп куйды.

Мәңгүк хан башта сүзне сарматлар ыстанында булып кайткан Көнбаш атакайга бирде. Сарматларга барганда Көнбаш атакай үзенең угланнары Вәсих белән Курсихны да алып барган икән, гәрчә бу хакта Мәңгүк ханга бер сүз әйтмәсә дә, хан атакайны бүлдермәде. Ул гынамы, Көнбаш атакай угланнарын Бәһрам баһадирга әманәт итеп биреп калдырган, ә теге батыр егетләрне татасы шаһиншаһ тарафына җибәргән. Мәңгүк хан бу хәлгә аптырабрак калса да, ялт кына Көнбаш атакайга карап алды. Шуны сизепме, акланырга теләпме, Көнбаш атакай:

– Аның каравы, унуклар ханы Мәңгүк. Бәһрам бәк безне кабул итәргә булды. Хак, ул үзе яуга җыена иде, аланнарга ясак җыярга кузгаласы икән, тик аннан бик тиз әйләнәчәкмен дип әйтеп әйтте, – дип дәвам итте Көнбаш атакай: – Мин моны, ике зур кавемнең бер булып кушылуы хакына кылдым, хан, – диде.

Мәңгүк хан, Көнбаш атакай сөйләүдән туктаса да, шактый вакыт дәшми утырды. Бәхәссез, Көнбаш атакай изге эш кылган. Заманында Сармат хан белән Шимбай хан да кушылу һәм бер зур кавем булу турында хыялланып алганнар иде. Шуны истә тотып, Мәңгүк угылы белән Сармат хан кызы Сафураның колакларын да тешләткәннәр иде. Төркиләр йоласы буенча, колакларын тешләшкән балалар буй җитүгә өйләнешергә тиешләр иде. Әмма көнчыгыштагы орыш барысын да астын өскә китерде. Җитмәсә, Сармат хан кызы шаһиншаһ угылына кияүгә чыккан. Имеш, Сармат хан моны тәмам чарасыз калгач кылган. Угланнары готлар белән яуда ятып калганнар, ә бердәнбер кызы Сафура буй алса да һаман кияүдә түгел. Бәһрам исә даны еракларга таралган шаһиншаһ угылы, әллә шаһиншаһның хәйләсеме – Мәңгүк хан тәгаен генә белми иде, әмма кылынасы кылынган инде – Сафура кияүдә. Сармат хан кызы Сафурага өйләнгәч, Бәһрам шаһзадә сарматларда бәк титулы ала. Көнләшмәслек тә түгел иде шул.

– Йә-йә, Көнбаш атакай, мин сине тыңлыйм, тагын нинди сөенчеләр алып кайттың сарматлардан?

Көнбаш атакай табындагыларның барысына да күз йөртеп чыкты, ахыр, карашын Мәңгүк ханда туктатып, кыю рәвештә:

– Син – хан, калганын син хәл дә ит, – дип кенә котылды.

Мәңгүк хан муены авырткан берәүдәй башын боргалап куйды, угланнарына күз төшереп алды. Уң кул кырында ук Рухил утыра, аның белән янәшә Рамул, Биләү... кая югалды Атилла олан, абалары белән утыра иде ич?

– Төпчек олан тимерче Тугран янына китте, – диде ханның күз карашыннан ук кемне эзләвен аңлап.

– Хуш, – диде хан. – Хуш.

Ни әйтергә тиеш ул меңбашларына вә йөзбашларына? Бу халык аның белән соңгы елларда ут һәм сулар кичте. Атасы Шимбай тәкәбберлеге аркасында ыруын югалта язды. Ярый, Шимбай хан үзе сугыш кырында шәһит китте. Әйе, шәһит китте дә котылды. Инде хәзер Тәңре кылычы кулына күчкән Мәңгүк хан нишләргә тиеш? Баш иеп, йөз ертып Бәһрам бәк каршына барсынмы, йә булмаса борынгы бабалары кебек тирә-юнь ыру-кавемнәрдән хатын-кызлар урларга керешсенме?.. Юк, мин башка юлны сайларга тиеш, күршеләр белән килешеп яшәргә, кызлар бирешергә, кызлар алышырга.

– Меңбашларым, баһадирларым, осталарым, угланнар, – дип башлады Мәңгүк хан табындагыларны күздән кичергәннән соң. – Дошман безне соңгы орышта күп нәрсәдән мәхрүм итте. Бүген без ялгыз калган байгыш хәлендә. Без, Тәңребез язган булгангамы, борынгы бабабыз Угыз хан язмышын кабатладык. Кайчандыр Угыз бабабыз да ил-кавемнәрен югалтып, көнбатыш тарафларына җәйләргә мәҗбүр булган, һәм ил-дөньяны гизә-гизә Җаек һәм Идел елгалары арасында төпләнеп калган. Әйтергә телим, бире төбәкләрдә көн күргән угор һәм сармат кавемнәре белән Угыз хан бабабыз килешә белгән. Көнбаш атакай, Сакмар меңбаш, шулай булганмы, куәтләгез әйткәннәремне?

– Булган, булган, хан, – диделәр беравыздан диярлек Көнбаш атакай белән Сакмар меңбаш.

– Шулай булгач, бүген унуклар нишләргә тиеш соң?

– Без куәтле ыру, хан, – диде Көнбаш атакай. – Мин әйтергә теләгәнем шулдыр, хан, баш иеп бару, баш иеп килү түгел. Ахыр килеп, сары чәчле сармат кызлары гомер-гомерләренә унукларның асыл егетләренә теләп кияүгә чыктылар. Миңа калса, хан, бүген сарматлар тәхетендә утыручы Бәһрам бәк тә унукларның егетләренә кызларын кызганмас. Күрше хакы, Тәңре хакы, дигәннәр борынгы бабаларыбыз, без дә үз чиратыбызда аларга ярдәм кулы сузарбыз.

Сармат бәге Бәһрам белә, иң яхшы укчыларын, иң үткен кылычларны, ат-кара дирбияләрен унук тимерчеләре ясый. Арба-тәгәрмәч турында әйтеп тә торасы юк. Шул ук вакытта бериш егетләребез угорлар тарафына юнәлер.

– Хак әйтәсең, Көнбаш атакай, хак сөйлисең. Угорлар белән безнең бабаларыбыз борын-борын заманнардан ук кызлар биреп, кызлар алышып яшәгәннәр. Унуклар башында атам Шимбай хан торганда да шулай булды, ары таба да шулай булыр. Куриш җизнәй дә, Айгөл апам да егетләребезне бик теләп каршы алырлар.

– Угор илтотары Куриш кырына кызлар сорарга мин барырмын, минем анда күз төшкән затым калган иде, – диде Сакмар меңбаш.

– Ашыкмый тор, Сакмар меңбаш. Сарматлар угорларга караганда күп тапкыр куәтлерәк халык, кавемнәре дә ишле, биләгән җирләре дә дала өстенә дала ялгана. Аннары сарматлар безнең тел ырудашларыбыз, ә угорлар телен белгәнебез белә, белмәгәнебез белми. Хак, син анда Куриш җизнәй үтенече белән ике ел гомерең уздырган идең, угор егетләрен атта орышырга өйрәттең. Хак, сиңа анда бару кулайрак. Хак сөйлимме, Сакмар меңбаш?

– Хак, хак, Мәңгүк хан. Атаң чорында мин Куриш илтотар егетләрен атта орышырга гына өйрәтмәдем, уктан алырга да өйрәттем, аркан ташларга да.

– Ә миңа, атам, сармат кызлары ошый төшә, сары чәчле сармат кызлары, – дип сүзгә кушылды Рухил углан.

– Миңа да, – диде абасы артыннан Биләү углан.

Мәңгүк хан Рамул угланына күз төшереп алды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Рухил углан белән Рамул угланнарының яшь аралары ерак түгел иде. Шуңа күрәме, алар бертигез булып үстеләр, бер елда диярлек билләренә кылыч тактылар. Хәер, Биләү углан да алардан бик аз калыша, ул да быел кылыч такты. Димәк, яуда катнашырга хакы бар. Бары тик Атилла олан гына абаларыннан нык калыша, яңа тугызынчы язына аяк басты. Бу бала һәрчак тимерче Тугран янында урала, әле дә табынны ташлап, тимерче алачыгына тайган. Әйдә, өйрәнсен, тимер эше тилмертмәс, диләр. Ә менә уң кулында утырган угылларына өйләнергә бик вакыт. Алар яшендә Мәңгүк ханның ике угылы бар иде инде. Мәңгүк хан үзе биленә кылыч таккан елында өйләнгән иде... Тик угланнарның өчесен дә сарматларга ияртеп бару килешмәс. Типсә тимер өзәрлек угланнарны күреп, Бәһрам бәкнең көнләшеп куюы бар иде. Җитмәсә, Көнбаш атакай Бәһрам белән Сафура бикәнең дәвамнары юк диде. Ни гаҗәп хәл, Көнбаш сарматлар ыстанына барып кайтканнан соң Мәңгүк ханның төшләренә төн аралаш диярлек сары чәчле Сармат хан кызы керә башлады. Күрмәс борын әсир итеп ята түгелме унуклар ханын сары чәчле сармат кызы! Угланнарын өйләндерәсенә шикләнми иде Мәңгүк хан. Ә менә үзе ни кылыр, яше яшь булса да күңел дигәнен хатын-кызга тарта. Әллә нишләп хатыннары да вакытсыз китеп бардылар. Рухил белән Рамул беренче хатыннан булсалар, Биләү белән Атилланы икенче хатыны бүләк итте ана. Рухил белән Рамулны алай да угорлардан өйләндерергә булыр, ә Биләү угланны үзе белән сарматларга алыр. Хак, Айгөл апасының: «Нигә Биләү угланың да бездән өйләндермәдең?» – дип үпкәләве бар. Күрше-күлән халыкларының кызлары унуклар егетләренә кияүгә чыгарга һәрчак атлыгып тордылар. Дан-шөһрәткә күмелгән кавем иде ич... Хәер, язганын Тәңрегә тапшырыйк, бүген дә борып җибәрмәсләр дигән өметтә калыйк.

– Кардәшләрем, инде хан әмерен тыңлагыз, – диде Мәңгүк хан башын чөя төшеп. – Көнбаш атакай һәм үзем Биләү углан белән сарматларга барырбыз. Үзем белән ике йөз егет алырмын. Сакмар меңбаш һәм тимерчеләр башы Тугран, Рухил һәм Рамул угланнар, яраннары белән Куриш җизнәй тарафына юнәлерсез. Буш кул белән бармассыз. Куриш җизнәйгә һәрчак камил корал, җилле арбалар, ат дирбияләре җитмәде – ала барырсыз, атлар да алырсыз. Оста Тугран үзе белән өйләнергә буй алган егетләрен дә алыр. Куриш җизнәй ипле кеше, буш кул белән җибәрмәс...

Шулчак табынга тимерчеләр остасы Тугран белән Атилла олан килеп керделәр. Атилла олан туп-туры Биләү туганые янына килеп утырды, тимерчеләр остасы су л кулдан йөзбашлар кырына туктады.

– Атам, атам, – диде Атилла аягүрә басып, – мин ишеттем, Айгөл апаларыма барабыз икән, мин дә барам Куриш җизкәйләргә.

Барысы да елмаешып алдылар, сакал-мыекларын сыпырып куйдылар.

– Атилла оланның да өйләнергә нияте юктыр бит, хан? – диде Сакмар меңбаш.

– Мин Атилла оланны оста Тугранга тапшырам, – диде уенын-чынын бергә кушып Мәңгүк хан. – Бер җайдан дәү апасын да күреп кайтыр, бездән имин-сәлам җиткерер. Әйе, кһм, күңеленә ошаган кыз тапса, колагын да тешләр... «Сарматларга баргач мин Сармат хан кызы Сафураның колагын тешләгән кебек», дип өстәргә иткән иде, Мәңгүк хан тыелып калды.

Һәммәсе дә көлештеләр, ә Атилла олан үрсәләнеп:

– Кирәк тапсам колагын да тешләрмен, илгә дә алып кайтырмын, – диде.

Бу юлы Мәңгүк хан башын артка ташлап, рәхәтләнеп көлде. Көлә-көлә тынычлана төшкәч кенә, яшьле күзләрен сөртә-сөртә:

– Оста Тугран, син бу баланы тәмам тимерче иттең бит. Бик теләсә, алып бар үзен Куриш җизнәйгә, апасын да күреп кайтыр. Тик кара аны, ул минем төпчегем, күздән яздырма, күз-колак бул.

– Яхшы, хан, сез дигәнчә итәрмен, – диде оста Тугран һәм якын итеп Атилла оланга күз төшереп алды.


II

Бу чорда империяләрдәге хәлләр хакында:




Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет