Буа муниципаль районының мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати – методик үзәге



Дата16.07.2016
өлшемі140.5 Kb.
#203380
Буа муниципаль районының мәгариф бүлеге

һәм мәгълүмати – методик үзәге

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар



белән эшләү алымнары”

(квалификацион эш)

Эшне башкаручы:

2 нче лицейның II квалификацион

категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

Садыйкова Диләрә Әнәс кызы


2008 нче ел

I Кереш өлеш. Яңа гасыр кешесен тәрбияләү

Рәхим-шәфкатьле булсын өлкәннәр,

Җанны җылытсын иман нурлары.

Әй, нәни кешем - өмет йолдызы,

Имин, уң булсын, барыр юлларың.

Кул сузам сиңа, елмаеп дәшәм:

Якты дөньяга ямь биреп яшә,

Җиргә син кирәк, илгә син кирәк,

Көнгә син – терәк, исәнме, Кеше!

(Факил Сафин)

Кешелек дөньясы яңа меңьеллыкка – XXI гасырга аяк басты. Без, татарлар, яңа гасырны кешелек үсешенә зур өлеш керткән халык буларак каршыладык һәм киләчәккә зур ышаныч белән карыйбыз. Шуның өчен дә хәзерге чорда дөнья күләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Төрле телдәге фәнни чыганаклардан мәгълүматлар туплап, үз карашын берничә телдә аңлатып бирә алырлык киләчәк кешесен тәрбияләү төп бурыч булып тора.

1. Мәктәп академиясендә сәләтле балалар белән эшләү

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талантлы.


2. Сәләтле балалар белән эшләүнең педагогик нигезләре

Сәләтле бала нинди була соң ул?

Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар. Гадәттә, мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар. Ул фактларны, исем, фамилияләрне, сан, кагыйдәләрне җиңелрәк исендә калдыра, яңа теманы тизрәк үзләштерә, мәсьәләләрне тизрәк чишә, хатасыз яза. Әмма сәләтлелек тормыш, көнкүрештә - бертөр­ле, ә фәндә икенче төрле мәгънә белдерә. Бер өлкәдә, әйтик, музыкага сәләтле бала ма­тематиканы бөтенләй белмәскә мөмкин. Сәләтлелекне психиканың хәтер, фикерләү, дикъкать кебек үзенчәлекләре белән бутар­га ярамый. Бу сыйфатлар турында гына сүз барса, алар кешегә барлык хәлләрдә дә бер­төрле ярдәм итәрләр иде. Кеше эшчәнлеге­нең төрле өлкәләрендә дә махсус сәләт кирәк. Укучының сәләте турында aның өлге­решенә карап фикер йөртәләр. Балалар үзара үзләренең белем алу активлыгы белән бер-берсеннән аерылалар: нәкъ менә шун­дый аерымлык аларның шәхси сыйфатлары­на караганда өлгерешенә күбрәк тәэсир итә.

Әгәр баланы ул мәктәпкә кергәнче үк укыр­га, язарга, гади күнегүләрне үтәргә, мәсьәлә чишәргә, рәсем ясарга өйрәткән булсалар, I класстан aның психик сыйфатлары шөгыльләнгәнмәгән балаларныкы белән ча­гыштырганда, ныграк үскән була. Шул ук вакытта ярыйсы ук әзерлекле пассив бала мәктәптә укуда артта кала hәм әкренләп урта­ча укучы була. Әгәр дә кеше актив булмаса, аның төп психик функцияләре (сөйләме, хәте­ре, фикерләү сәләте) үсеше тоткарлана. Шулай итеп, хезмәттән, тырышлыктан башка та­лант сүнәргә, үсештән туктарга мөмкин.

Билгеле, шундый хәлләр дә була: укытучы үзенең уйламыйча әйтелгән сүзе белән ба­лада үз-үзенә ышаныч хисен сүндерә, hәм ул кайчандыр яратып эшләгән эшен дә башка­рырга теләми. Менә шундый хәлдә сәләтле бала да сәләтсезгә әверелә. Моның киресе дә булырга мөмкин: кайвакыт сәләтсез булып тоелган балаларның сәләтен үстерергә мөмкин. Мәсәлән, махсус күнегүләр ярдә­мендә музыкага бөтенләй сәләте булмаган укучыны да музыканы аңларга, музыка кора­лында уйнарга өйрәтергә мөмкин. Һәp бала­да да кешегә кирәкле сыйфатлар, сәләт бар. Әмма алар төрле кешедә төрлечә үскән. Аларның кайсысы ни дәрәҗәдә үсүе баланың мәктәпкәчә яшьтәге вакытта сәләте, та­ланты нинди юнәлештә үстерелүенә бәйле. Ә алга таба ата-аналар, педагоглар, тренерлар баланың шул юнәлештәге сәләтен, кызыксы­нуын үстерергә тиеш.

Әмма сәләтлелекнең фәнни аңлатмасы башкачарак. Баланың hәвәслелеген, талантын төрлечә билгеләп була. Тиешле шартларда яшәгән балаларның 2 - 9 проценты бик сәләтле була. Интеллектлылыгы яшьләренә туры килгән балалар 50 процент тәшкил итә. Алар дөньяны танып белүдә hәм hөнәри ос­талыкта гаять зур уңышларга ирешергә, мәктәптә белем алу елларында бик сәләтле балаларга тигезләнергә мөмкин.

Сәләтле баланың укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтү бик читен. Балачак hәм үсмерчакның hәp чоры теге яки бу белемне җиңелрәк үзләштерүгә көйләнгән. (Мәсәлән, балачак­та туган тел hәм чит ил телләре җиңелрәк үзләштерелә.) Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылма­са, алга таба aның бу сыйфаты бөтенләй юга­лырга мөмкин.

Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, hәвәc булуын билгели ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, соци­аль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.



II Төп өлеш.

1. Олимпиадага әзерләнгәндә

Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр барган хәзерге чорда сыйфатлы белем бирү зур әһәмияткә ия. Чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә. Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора.

Сәләтле балалар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Мәктәбебез, мәгариф системасын модернизацияләү шартларында индивидуаль һәм дифференциаль алымнар кулланып, укучы шәхесен үстерү юнәлешендә эшли. Сәләтле балалар һәр мәктәптә дә бар. Без аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү. Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә.

Шактый еллар инде рус мәктәпләрендә татар балалары белән ана теле һәм әдәбиятыннан олимпиадалар үткәрелә. Аңа әзерлек укытучыдан һәм укучыдан күп көч, түземлелек сорый. Бертуктаусыз эзләнергә, укырга, тел һәм әдәбият яңалыклары белән танышып барырга кирәк була. Олимпиадаларга юл гадәти дәресләрдән башлана. Әлбәттә, җиңүләр җиңел генә бирелми. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, олимпиадаларга ничек әзерләнүем турында кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә.

Мәгълүм ки, бала мәктәптә һәр фәнне дә бертигез үзләштерә алмый. Мәсәлән, төгәл фәннәргә сәләте булган бала гуманитар фәннәрне, бигрәк тә тел-әдәбиятны, йомшак үзләштерергә мөмкин. Олимпиадаларга әзерләгәндә, мин менә шуңа игътибар итәм. Бу фәнне өйрәнүгә теләге булган балаларны сайлау да отышлы.

1.1 Әзерлек эшләре

Әзерлек эшләрен V сыйныфтан ук башлыйм. 2-3 ай укыткач, көчле балаларны үзем өчен генә аерып алам. Төркем белән эшләгәндә, әлеге укучыларны төркем җитәкчесе итеп билгелим. Бу аларны башкаларга күбрәк уйларга, җаваплылыкны үз өсләренә алырга, кыен ситуацияләрдән чыгарга өйрәтә. V сыйныфтан ук мондый балалар өчен аерым карточкалар туплана; нигездә катлауландырылган биремле күнегүләр эшләүгә игътибар ителә.

V сыйныфта сәләтлеләр төркемендә , әйтик, 10 бала булса, IX сыйныфта исә аларның 2-3есе генә олимпиада өчен аерып алына. Моннан тыш мәктәпнең үзендә дә ел саен бәйгеләр үткәрелә. Бу да укучыларны сайлап алырга ярдәм итә.

Быел мин сәләтле балалар белән эшне башлангыч сыйныфлардан ук башладым.

Укучының белем дәрәҗәсен тикшерү укытучыга укучының үсешен күзәтеп барырга, алга таба эш юнәлешен, сәләтле һәм программаны авыр үзләштергән укучыларны билгеләргә мөмкинлек бирә.

Иҗади үсеш технологиясе нигезендә укыту – тәрбия эшен оештыру укучының өлгереш, сыйфат, белемлелек дәрәҗәсен генә түгел, ә иҗади үсеш дәрәҗәсен тикшерү җирлеге тудыра.

Һәр күрсәткечне тикшерү өчен укучыга икешәр бирем тәкъдим ителә. Мондый тикшерү методикасы укучының иҗади үсеш дәрәҗәсен билгеләргә, теләсә нинди уку материалында дәрестә үзләштерелгән ысулны куллану күнекмәсен, тотрыклы белем дәрәҗәсен ачыклау мөмкинлеген белергә ярдәм итә.

Татар теленнән контроль эшләр һәр чирек ахырында, ә иҗади үсеш дәрәҗәсен тикшерү уку елына ике тапкыр (I һәм II яртыеллыкта) үткәрелә.

Мәсәлән, III сыйныфлар белән чирек ахырында түбәндәге контроль эшне эшләдек.

1 нче бирем. Түбәндәге биремнәргә өчәр сүз уйлап яз (3 балл).

I вариант: баш хәрефе булмаган хәрефләр белән.

II вариант: аваз белдерми торган хәрефләр белән.

2 нче бирем. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп сүзләрне күчереп яз (6 балл).

Д...рес, дөн...я, йом...ш, к...дез, к...ньяк, рө...сәт, ...өнәр, җ...мга, к...ңгыз, орл...к, ...чыргыч, төн...як.



3 нче бирем. Исемнәрне күплек санга куеп, җөмләләрне күчереп яз

(3 балл).



I вариант. Имән шаулый. Укучы яза. Яфрак коела.

II вариант. Урман яшәрә. Елга ага. Кош оча.

4 нче бирем. (Дөрес язылган сүз өчен бер балл куела)

Текстны укы. Ялгызлык исемнәрне күчереп ал.

Абдулла Алиш Куйбышев районы Көек авылында туган. Ул – балалар язучысы. “Нечкәбил”, “Сертотмас үрдәк”, “Койрыклар” һәм башка әсәрләр язган. Бөек Ватан сугышында катнашкан, Муса Җәлил белән бергә әсирлектә булган.

Бәяләү критерийлары:

15 балл – “5” ле;

10 - 14 балл – “4” ле;

8 - 9 балл – “3” ле;

8 баллдан түбән – “2” ле;

“Сәләтле бала” программасын тормышка ашыра барып, быел VI сыйныфлар белән “Зирәк бала” бәйгесе уздырдым.

Биремнәр программа материалыннан чыгып сайлана. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын, фикер йөртү һәм матур итеп сөйли белү осталыгын, иҗади сәләтен тикшерү максаты куела.



1 нче бәйге. “Әйдәгез, танышыйк!” Укучылар шигырь, җыр, тапкыр сүз ярдәмендә үзенең кем булуы, яраткан шөгыльләре турында кыскача чыгыш ясый.

2 нче бәйге. “Кем белән кем янәшә?”

Укучылар тәкъдим ителгән исемнәрнең “парын” язарга тиеш.

Сүзләр: Сак - ..., Йосыф -.., Гали -..., Аглый -..., Таһир-..., Зөһрә кыз -..., Ай -..., Гармунчы аю - ..., Былтыр -..., Кыш - ... һ.б.

3 нче бәйге. Диктант язу.

.....................................................................................

4 нче бәйге. “Минем яраткан шөгылем” (монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү).

5 нче бәйге. Иҗади эш башкару. (Тәкъдим ителгән темага 5 – 6 җөмләдән торган хикәя язу.)

6 нчы бәйге. “Кече олимпиада”.

Олимпиада биремнәре.


  1. Сүзтезмәләрнең мәгънәсен аңлатыгыз: исең – акылың китү, иске авыздан яңа сүз, авыз пешү, каты куллы, тел озайту.

  2. Балалар шагыйрьләреннән, язучыларыннан кемнәрне беләсез?

  3. Тел турында мәкальләр языгыз.

  4. Бирелгән иҗекләрне файдаланып, сезгә таныш шигырь юлларын языгыз.

Соңыннан бәйгегә нәтиҗә ясала һәм сәләтле балалар төркеме оештырыла.

1.2 Укучылар алдына куелган максат

Ә инде район олимпиадасына әзерләнгәндә, мин укучылар алдына мондый бурычларны гамәлгә ашыруларын максат итеп куям:

а) программа материалын бик яхшы белү;

ә) өстәмә чыганаклардан мәгълүмат алу;

б) бөтен төр анализ үрнәкләрен белү;

в) халкыбызның үткәне, бүгенгесе турындагы материалларны өйрәнү, вакытлы матбугат белән кызыксыну, радио, телевидениедән татарча тапшыруларны карап бару;

г) фикерләү сәләтен үстерү;

д) мөстәкыйль эшләргә өйрәнү.



1.3 Тел гыйлеме бүлекләрен карау

Олимпиадага бер ай кала, укучы белән һәр көнне шөгыльләнәм, татар теленнән, мәсәлән, тел гыйлеме бүлекләрен карап чыкканнан соң, фонетиканы кабатлыйбыз. Алдыбызга бишенче сыйныф дәреслеген, “Татар грамматикасы”н, укучының үзенең кагыйдәләр дәфтәрен, Ф.Сафиуллинаның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын куябыз. Җиңелдән катлаулыга таба барып, һәр грамматик күренешне тикшерәбез.

Сүзлекләр белән эшләүгә аеруча игътибар итәм. Тел галимнәренең хезмәтләре белән танышу да уңай нәтиҗә бирә, балаларда кызыксыну уята. Җирле матбугат язмаларын күзәтү, андагы фикер төгәлсезлекләрен, стиль хаталарын төзәтү, бүгенге шигъриятне, бигрәк тә җыр текстларына тәнкыйди карау балаларның сөйләм байлыгын үстерә, аларны образлы фикер йөртүгә этәрә. Мин беркайчан да кагыйдәләрне аңлар-аңламас ятлату белән шөгыльләнмим. Төп максатым – укучының теге яки бу тел күренешен аңлап үзләштерүе һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, төрле авырлыктагы гамәли күнегүләрне үти алуы.

Телне белү төрле анализ ярдәмендә ачыла, күренә. Шуңа күрә олимпиада эшендә фонетик, лексик, морфологик, синтаксик һ.б. төр анализлар мәҗбүри булырга тиеш, дип саныйм.



1.4 Фонетик анализ

Фонетик анализ өйрәнелә торган фонетик күренешләрне хәтердә калдырырга, таный белергә, әдәби сөйләм күнекмәләре булдырырга, орфографик кагыйдәләрне аңлы рәвештә үзләштерергә ярдәм итә.

Фонетик анализ төрләре:


  1. Сүзгә тулы фонетик анализ.

  2. Сузыкларга тулы фонетик анализ.

  3. Тартыкларга тулы фонетик анализ.

  4. Текстка фонетик анализ (текстны транскрипцияләү).

Мәсәлән, сүзгә тулы фонетик анализ ясау үрнәге:

Ничек үтәсе соң Кеше булып



Гомер дигән шушы сиратны?

(Р.Фәйзуллин)

1. “Гомер” – сүз ике иҗектән тора: го-мер, басым соңгы иҗеккә төшә.

2. Бу сүздә 5 аваз һәм 5 хәреф бар.

3. Авазлар: |гъ|, |ө|, |м|, |ө|, |р|; хәрефләр: “гэ”, “о”, “эм”, “э”, “эр”.

4. Сузык авазлар: |ө|, |ө|, икесе дә нечкә, иренләшкән сузыклар. Сүз сингармонизм законына буйсына.

5. Тартык авазлар: |гъ|, |м|, |р| - барысы да яңгыраулар.

6. А) Сүзнең беренче иҗегендә “о” хәрефе языла, |ө| әйтелә, чөнки хәзерге татар алфавитында |гъ| авазын белдерү өчен хәреф юк, аның калын укылышын (әйтелешен) күрсәтү өчен, шундый язылыш кабул ителгән.

Ә) Сүзнең икенче иҗегендә |ө| әйтелә, “е” языла, чөнки “о, ө” хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Бу сүз, гарәп сүзе булса да, ирен гармониясенә буйсына.

1.5 Лексик анализ

Лексик анализ – укучыларның сүзлек байлыгын арттыруда, сөйләмнәрен үстерүдә әһәмиятле алым, ул грамматика дәресләрен әдәбият дәресләре белән бәйләргә мөмкинлек бирә.

Тикшерү үрнәге:

Дөнья тәгәрмәчен тотарга тик

Аң , акылның гына хакы бар.

(Ф. Бәширова)

Дөнья –

1. Гарәп сүзе.

2. Күп мәгънәле сүз: галәмнең бер өлеше; җир шары; безне чолгап алган бар табигать, мохит; кешелек җәмгыяте; иҗтимагый чынбарлыкның бер өлкәсе; психик тормышның бер өлкәсе; дөньялык һ.б.

3. Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – бик күп, зур).

4. Омонимы юк.

5. Дөнья – җиһан, галәм, җир йөзе, җир шары.

6. Дөньялык мәгънәсенә антоним – ахирәт.

7. Фразеологизмнар: дөнья бәясе, дөнья йөзе, дөнья куу, дөнья кую, дөнья көтү, дөньяга килү һ.б.



1.6 Морфологик анализ

Укытуга нәтиҗәгә ирешим дисәң, рус теле һәм татар теле программаларындагы материалның бирелү тәртибен һәм күләмен белергә кирәк. Шул вакытта гына белемнәрне интеграцияләүгә ирешеп була, һәр грамматик материал укучының аңында система буларак истә кала.

Мин дәрестә укучыларның һәр теманы схематик күзаллауларына ирешергә телим. Шуңа күрә, бишенче сыйныфтан башлап, сүз төркемнәренә тулы морфологик анализ схемаларын бирә башлыйм. Мондый эш барышында укучы булган белемнәрен барлый, ныгыта, үрнәк схемаларга нигезләнеп, җөмлә тикшерү тәртибенә өйрәнә.

Мәсәлән, “исем” сүз төркеменә түбәндәге схема тәкъдим ителә.



Исем

Сагындым, бик сагындым туган ягымны!

I. Морфологик билгеләре:

1) тамыры – як;

2) ясалышы – тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә;

3) ялгызлык, уртаклык;

4) килеше – баш, иялек, юнәлеш, төшем, чыгыш, урын-вакыт;

5) тартым – I зат, II зат, III зат;

6) саны – берлек, күплек.

II. Синтаксик роле:



/ эндәш сүз

Шушы схеманы файдаланып, морфологик анализ ясала. Башка сүз төркемнәрен үткәндә дә шундый схемалар кулланам.



1.7 Синтаксик биремнәр

Сәләтле балалар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа эш алымнарын, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә. Мәсәлән, “Синтаксис” курсын үткәндә мин лаборатор дәресләр үткәрәм. Ул теоретик белемнәрне ныгыту, киңәйтү, тирәнәйтү максатыннан оештырыла, шактый катлаулы проблемага багышлана. Бу дәресләрнең максаты: кушма җөмлә үзенчәлекләре белән тирәнрәк, тулырак танышу. Бәйләүче чараларны хәтердә калдыру, схема буенча җөмләләр төзү эшен активлаштыру һ.б.

Практик биремнәр:

1. Бирелгән җөмләләрне мәгънәләре буенча төркемләп языгыз, схемасын сызыгыз, бәйләүче чараларын күрсәтегез.

2. Бирелгән схемалар буенча җөмләләр төзегез, иярчен җөмләнең мәгънә төрен күрсәтегез.

3. Бирелгән схемалар буенча гади һәм кушма җөмләләр уйлап языгыз яисә әдәби әсәрдән, халык авыз иҗаты әсәрләреннән мисаллар китерегез.



2 Әдәбияттан олимпиадага әзерләнгәндә

2.1 Әдәби әсәрләрне хронологик тәртиптә кабатлау

Әдәбияттан олимпиадага әзерләнгәндә, әдәби әсәрләрне хронологик тәртиптә кабатлыйбыз. Теге яки бу язучы иҗатын кабатлаганда, аның программада каралган әсәрләренә анализ ясап, иҗаты турында гомуми фикергә киләбез һәм үзебезнең фикерне башкаларныкы белән чагыштырабыз.

2.2 Әдәбият дәреслекләре турында фикерем

Әдәбият дәреслекләре турында фикерем түбәндәгечә. Алар дәреслек-хрестоматия итеп төзелгән. Әдәби әсәрләрдән соң укучы фике­рен үстерердәй сораулар, биремнәр, анализ юк. Зур күләмле повесть, романнардан нибары 2 - 3 битлек өзек бирелгән. Бу өзектән укучы ничек әсәрнең эчтәлеген белсен дә, ничек aңa анализ ясасын? Югыйсә, шул ук әсәрләр татар мәктәпләрендә дә, гимназияләрдә дә өйрәнелә бит. Аларның дәреслеге hәм хрестоматиясе аерым. Программадагы әсәрләр мәктәп китап­ханәләрендә юк диярлек, шәhәр китапханәлә­рендә дә алар аз. Анда шулай ук күпсанлы сту­дентлар да шул китапханәләрдән файдалана.

ХI сыйныфта Г.Ибраhимовның «Казакъ кызы» романы өйрәнелә. Дәреслектә әсәрнең 4 бит­лек иң соңгы өлеше – Җолкынбайның казакъ далаларыннан китеп баруы бирелгән. Дәреслек төзүчеләр өчен әсәрнең иң әhәмиятле урыны шушы булган микән? Әсәрнең кыскача сюжеты яки анализы бирелсә дә ярар иде, анысы да юк. Шуңа күрә укытучының үзенә күп укырга, эзләнергә кирәк. Әдәбият укытучысы hәp әсәрнең эч­тәлеген тулысынча белергә, укучыларына да җиткерергә тиеш. Олимпиада таләпләре шун­дый.

Әдәбият дәфтәрләренә әсәрләрнең эчтәле­ген кыскача яздырам. Китапханәдән таба алган китапларның кирәкле, кызыклы урыннарын кыч­кырып укытам, шуннан соң әсәр турында фикер алышу оештырам, кайберләре буенча иншалар яздырам. Олимпиадага баручы бала VII - IХ сыйныфларда үтелгән әсәрләрне дә белергә, искә төшереп чыгарга тиеш.

Олимпиадага әдәбият буенча әзерләнгәндә, язучыларның әсәрләре, алар турында мәкаләләр, вакытлы матбугат – газета-журналлар да безнең өстәлдә була.

2.3 Әдәбият теориясен өйрәнү

Әдәбият теориясен өйрәнүгә аеруча игътибар итәргә кирәк. Рус мәктәпләре өчен дәреслектә ( 10нчы сыйныф) шигырь төзелеше укучылар өчен катлаулы итеп бирелгән. Шигырь төзелеше, идея, проблема, композиция, сюжет һ.б. терминнарга “Әдәбият теориясе” китабында (Х.Госман, З.Мәҗитов) яхшы аңлатма бирелә. Әлбәттә, боларны укучы аерым дәфтәргә язып барса, тагын да яхшы.

Күренекле шәхесләрне, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган язучыларны, шәхес культы корбаннарын һәм аларның әсәрләрен, тарихи темага багышланган материалларны яхшылап өйрәнәбез. Г.Тукай, Кол Гали, Г.Исхакый, М.Җәлил исемендәге бүләкләргә, “Халык язучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булган язучыларның исемнәрен ятлыйбыз. Юбиляр язучылар, шагыйрьләр, хәзерге көн язучылары, шагыйрьләре, драматурглар, аларның әсәрләре турында да мәгълүмат туплыйбыз. Казан телевидениесеннән “Мәдәният дөньясында”, “Яшәсен театр”, “Тамчы-шоу”, “Капма-каршы” һ.б. тапшыруларын, татарча спектакльләрне карыйбыз, вакытлы матбугаттагы кирәкле мәкаләләр, “Мәгариф” журналында чыккан үрнәк иншалар белән танышабыз.

2.4 Милли-төбәк компоненты

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Шушы хакыйкать безнең мәктәп укытучыларын да эзләнүгә, иҗат эшенә тартырга сәбәп итә, шушы төбәктә туып үскән язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, җырчы-артистларны һ.б. барларга, алар турында мәгълүмат тупларга этәргеч бирә. Укучыларны туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле белемне тулы дип әйтеп булмый.

Буа ягы күренекле шәхесләргә бай як. Үсеп килүче яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү – безнең алда торган төп бурычларның берсе.

2.5 Әдәбият – тормыш дәреслеге ул

Бала күңелен ап-ак кәгазь белән чагыштыралар. Безгә әнә шул саф җирлеккә матурлык, шәфкатьлелек “энҗеләрен” ничек тезәргә? Әлбәттә, әдәбият аша. Әдәби китапларны яратып, чын күңелдән бирелеп укыган баланың белеме тирәнрәк, күңеле байрак була. Аның кешеләргә игътибары арта, күркәм эшләр башкарырга омтылышы көчәя.

Сер түгел, соңгы елларда укучыларыбыз көннән-көн азрак укый. Шуңа күрә сәләтле балалар белән эшләгәндә китапка мәхәббәт тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Әдәби китапларны күбрәк укыган саен, кеше үзе өчен өлге, үрнәк итеп алырлык образлар белән ешрак очраша, шуларга охшарга тырышып яши.

2.6 Туган телгә кызыксыну тәрбияләү

Сөйләм телен, туган телне өйрәтү-камилләштерүнең төп һәм иң киң кулланыла торган нәтиҗәле чарасы-сыйныфтан тыш эшләр. Бу чараларда укучы үзен иркенрәк тотарга, укытучы белән якыннан аралашырга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәнә.

Безнең мәктәптә, халык педагогикасына нигезләнеп, туган телгә, халык җырларына багышланган бәйрәмнәр, җырлы-биюле уеннар оештырыла.

Балаларда туган телгә, сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур тырышлык сорый. Безгә, укытучыларга, моны онытмаска кирәк.

Укучыларның туган телләрен яратуларын, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүләрен белү-күрү – үзе бер куаныч. Ә бу эштә үзеңнең керткән өлешеңне күрү – икеләтә сөенеч. Укысыннар, күбрәк белсеннәр иде безнең укучыларыбыз. Җәйге иртәдә үләнгә төшкән чык тамчысына соклана белсеннәр. Талгын искән җилдә тибрәнгән агач яфракларының тавышын ишетергә сәләтле булсыннар. Әйе, һәр яклап сәләтле булсыннар. Кеше мәшәкатьтән курыкмаска тиеш. Ул кешене баета матур итә, зурайта, турайта. Ана телен өйрәнүне “мәшәкать өстенә мәшәкать өстәү” дип санаучылар менә шушы хакыйкатьне истән чыгара һәм үзләрен артка сөйри.

III Йомгаклау. Сәләтләр эшчәнлектә ачыла

Сәләт эштә, көч түккәндә ачыла. Шуңа күрә дә баланы күбрәк “баш ватарга” күнектерергә кирәк. Әйдә, тырышсын, сәләтле булыр! Баш ватсын – башлы булыр! Көч түксен – көчле булыр! Тик бер генә шарт бар: йөк бала күтәрмәслек булмасын!

Сәләтле балалар белән тиешле эш оештыру укытучыдан белем бирү эчтәлеген яңартуны, укыту методларын камилләштерүне, яхшыртуны, иҗади эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә.

Олимпиадада җиңү яулау ул бер яклы гына, бер укытучы яки укучы тырышлыгы белән генә ирешелә торган үр түгел. Бу укытучыдан да, укучыдан да байтак тырышлык таләп итә. Ел саен бәйгегә укучы әзерләү укытучы өчен дә зур файда. Ул һәрвакыт үз белемен күтәрә дигән сүз бу.



1 Тырышлык бушка китми

Тырышлык бушка китми. Быел 11нче сыйныфка баручы укучым Хөснетдинова Гүзәл 9нчы сыйныфта республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә II урынны алды. Мин бу укучым белән горурланам, аның тырышлыгына сокланам. Шундый сәләтле укучы белән эшләргә насыйп булганына шатланам.

Тормышның нинди дә булса өлкәсендә уңышка ирешсә, укучының эшчәнлеге тагын да активлаша, физик һәм психик сәламәтлеге ныгый. Моны без һәрвакыт истә тотарга тырышабыз. Безнең өчен олимпиада үзмаксат түгел, ә төпле белем бирүнең бер юнәлеше. Мәктәптә белем алу атмосферасы тудырырга, дәвамчанлыкны сакларга кирәк. Шулай иткәндә генә уку-укыту процессы укучыга да, укытучыга да күңелле һәм файдалы булачак.

Алдагы елларда олимпиадага таләпләр тагын да көчәер. Мәктәпләрдә бәйгеләргә ныклы әзерлек булганда гына, укучыларның белемгә омтылышы көчәер, сәләтле, зыялы шәхесләребез күбәер, татар теле һәм әдәбиятын укыту тагын да камилләшер.

Ата-анаң алдында бурычың күпме булса – милләтең алдында да шулкадәрдер ул. Һәркем үз телен, динен, гореф-гадәтләрен сакларга, үстерергә хокуклы, хәтта бурычлы дияр идем мин.

2 Безнең бурыч – туган телебезне саклау

Телебез – безнең тарихыбыз да, киләчәгебез дә. Безнең бурыч – туган телебезне күз карасыдай саклау, киләчәк буынга тапшыру. Һәм сакларбыз да аны, шагыйрь әйтмешли, Татарстанлы чакта югалмас ул! Бу изге эштә барлык коллегаларыма ихтыяр көче, фикер ныклыгы телим.

Чыгышымны Хәмид Вәлидинең татар теле укытучыларына багышлап язган “ Тел табиблары” дигән шигыре белән төгәллисем килә.

Күз табибы булган сыман,

Тел табиблары да бар.

Әмма аларның кадерен

Белеп бетерми татар.

Бар күңел сызлануларын

Һәм җаны җәрәхәтен,

Татый милләт теле аша

Бу тормышның михнәтен.

Аңлашадыр үз телендә,

Бар мәхлук, һәрбер бөҗәк.

Ни сәбәп соң, татарларга

Үз теле түгел хаҗәт?!

Җаннар исән, телебез сау

Вә сәламәт булсынчы.

Рәсүл Әкрәм хәдисләре

Күңелебездә торсынчы.

Саклагыз телегезне! – дип,

Ул бит күпме кисәтә...

Мәшһүр татар – Тукай теле

. Булсын санда-исәптә!

Булган сыман күз табибы,

Бар тел табиблары да.

Савыгыр җан, булыр милләт,

Ил яшәр сез барында!


Кулланылган әдәбият исемлеге


  1. М.З. Зәкиев “Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе” Казан, 1984

  2. Татар грамматикасы. 3нче том. Синтаксис. Мәскәү. Казан. ”Инсан”, “Фикер”, 1999

  3. Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Казан: Раннур, 2000

  4. Ф.С. Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле – Казан. Мәгариф, 2002

  5. “Мәгариф” журналлары: №6,1999; №12, 1999; №12, 2000; №4, 2001; №8, 2001; №5, 2001; №2, 2005; №7, 2006; №11, 2007; №2, 2008.


Эчтәлек
I Кереш өлеш. Яңа гасыр кешесен тәрбияләү..................................1

1. Мәктәп академиясендә сәләтле балалар белән эшләү.................1

2. Сәләтле балалар белән эшләүнең педагогик нигезләре ....2

II Төп өлеш..........................................................................................4

1. Олимпиадага әзерләнгәндә............................................................4

1.1 Әзерлек эшләре.............................................................................5

1.2 Укучылар алдына куелган максат ..............................................7

1.3 Тел гыйлеме бүлекләрен карау ...................................................8

1.4 Фонетик анализ.............................................................................8

1.5 Лексик анализ................................................................................9

1.6 Морфологик анализ.......................................................................10

1.7 Синтаксик биремнәр.....................................................................11

2 Әдәбияттан олимпиадага әзерләнгәндә ........................................11

2.1 Әдәби әсәрләрне хронологик тәртиптә кабатлау......................11

2.2 Әдәбият дәреслекләре турында фикерем ...................................11

2.3 Әдәбият теориясен өйрәнү............................................................12

2.4 Милли-төбәк компоненты.............................................................13

2.5 Әдәбият – тормыш дәреслеге ул...................................................13

2.6 Туган телгә кызыксыну тәрбияләү................................................14

III Йомгаклау. Сәләтләр эшчәнлектә ачыла.......................................14

1 Тырышлык бушка китми...................................................................15

2 Безнең бурыч – туган телебезне саклау...........................................15



Кулланылган әдәбият исемлеге...........................................................17




Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет