Cценарий а. Алиш сертотмас үрдәк



Дата04.07.2016
өлшемі3.64 Mb.
#177674
CЦЕНАРИЙ
А.АЛИШ


Сертотмас үрдәк





А.Алиш
Сертотмас үрдәк
Автор:

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак – озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә бик ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый – тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. “Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим” – дип башлап китә торган булган ул сүзен.

Беркөнне....

Музыка “Топ –топ”
Хуҗа йорт хайваннарын, кошларын җыя.

Хуҗа (Влад):


  • Мин утынга барам.

Өйдә юклыгымны беркемгә дә әйтмәгез. Этне дә үзем белән алам.
Бер төн кунгач җыелганнар.
Музыка “Төн”
(…..) :Хуҗа бүген дә кайтмаса, нишлибез?
(…...): - Му -уууууууу Мин куркам
(…...): - Кемне хуҗа артыннан җибәрәбез?
(......): -Үрдәк! Син суда йөзәсең, күктә очасың, җирдә йөрисең. Син бар.

(......): - Кая бардың, кемне эзләдең беркемгә дә сөйләмә!


Үрдәк: -Ярар, мин киттем.
Музыка “Урман”
Каршына керпе килә:

-Кая барасың болай?


Үрдәк:

Хуҗабыз утын кисәргә китте, этне дә алып китте. Йорт- җирне саклаучы юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.


Керпе:
Синең өең еракмы соң? Анда тычканнар, еланнар юкмы?
Үрдәк:

Менә шушы сукмак туп - туры безнең өйгә алып бара.


Керпе:

Мин усал түгел. Серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Сак бул. Серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса йортың тыныч булыр.



Куян:__Әй,_үрдәк!Көзге_кебек_матур_күл_булганда_нишләп_урманда_йөрисең_____Үрдәк'>Музыка “Кошлар җыры”
Куян:

  • Әй, үрдәк!Көзге кебек матур күл булганда нишләп урманда йөрисең?



Үрдәк:

Хуҗабыз утын кисәргә китте, этне дә алып китте. Йорт- җирне саклаучы юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.


Куян:

Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә бик җайлы вакыт икән.

Синең өең еракмы соң?
Үрдәк:

Менә шушы сукмак туп - туры безнең өйгә алып бара.


Музыка “Гөрләвек”
Бүре:

Әй, үрдәк! Куе урманда ялгызың ничек курыкмыйсың?


Үрдәк:

Хуҗабыз утын кисәргә китте, этне дә алып китте. Йорт- җирне саклаучы юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.Син аларны күрмәдеңме?


Бүре:

Боларның сарыкларын ашап кайтырга бик уңайлы чак икән.


Сезнең өегез кайда? Аларны күрмәдем.


Музыка “Төн”

Аланда аю йоклап ята.

Уяткан.
Үрдәк:

Эт иярткән, балта тоткан кешене күрмәдеңме?



Аю:
Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән.
Үрдәк Төлкегә:
Үрдәк:

Матур апакай, минем хуҗаны күрмәдеңме?


Төлке:

Чибәркәй, күрдем мин аны янында эте, билендә балтасы да бар иде. Әйдә күрсәтәм.


Төлке балалары :

Әни безгә азык алып кайттыңмы?


Төлке:

Менә бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите.



Төлке балалары :

Үрдәк ите бигрәк тәмле була икән. Әни, тагын кирәк!



Төлке:

Хәзер авылга барам, берьюллы берничә үрдәк алып кайтам.


Музыка

Автор:

Бер сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән, бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗаның абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке, хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капканга эләккән, ә хуҗа кайткач инде аның кирәген биргән..



Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага сөйләп биргәннәр. Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет