Чыты авыл жирлегенең 2014 нче елга социаль-экономик үсеше турында отчеты



Дата28.06.2016
өлшемі109.62 Kb.
#163357
Чыты авыл жирлегенең 2014 нче елга

социаль-экономик үсеше турында отчеты.

Хөрмәтле президиум, хөрмәтле авылдашлар һәм килгән кунаклар!
«Россия Федерациясе жирле үзидарәләрне гомуми принципларда оештыру» турындагы Федераль Закон һәм Чыты авыл жирлеге Уставы таләпләренә таянып сезнен карамакка Чыты авыл жирлеге башлыгының

2014 нче елда Чыты авыл җирлегендә башкарылган эшләр турындагы отчетын тәкъдим итәм.

Чыты авыл жирлеге территориясе барлыгы 83 га мәйданны биләп тора.

Авыл эчендәге юлларның озынлыгы 7,7 км тәшкил итә. Хужалык саны -329. Халык саны 2015 нче елның 1 январенә 615 кеше тәшкил итә. 2014 елга караганда1гә артык . Шуның 392 хатын-кызлар, 223 ир-атлар. Шулар исәбеннән хезмәткә яраклылар 351 кеше , пенсия яшендәгеләр һәм инвалидлар 264 кеше (шулардан 1-11 группа инвалидлар саны – 32, 111 группа инвалидлар саны – 16), 7 яшькәчә- 40, 8 яшьтән 16 яшькәчә -34 бала исәпләнә.

Чыты авыл җирлеге Советына 2010 елның 10 октябрендә муниципаль сайлауларда 7 депутат сайлап куелды . Авыл җирлеге Советы Чыты авыл жирлеге Уставы таләпләренә һәм Россия Федерациясенең 2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән 131 енче номерлы законына таянып эш алып бара. Авыл жирлеге органы үзенең эшен 2014 нче елга расланган эш планы һәм югары оешмалардан килгән күрсәтмәләр буенча алып барды. Үткән ел барлыгы 3 халык жыелышы һәм авыл жирлеге Советының 9 утырышында 48 сорау каралды. Бу жыелышларда һәм утырышларда авыл жирлегенең

2014 нче елга отчеты, Чыты һәм Иске-Йорт авыллары зиратларын чистарту каралды, үткән елның һәр кварталы саен бюджетның үтәлешенә тирәнтен анализ ясалды, жинаятьчелеккә каршы көрәш һәм жинаятьләрне булдырмау буенча профилактик чараларнын комплекслы программасы эшләнде. Шулай ук утырышларның көн тәртибеннән авылларны һәм территорияләрне төзек ләндерү, авыл жирлегендә чисталык һәм тәртипне урнаштыру мәсьәләләре дэ читтә калмады.

Ел әйләнәсе авыл җирлегенә төрле сораулар белән халык мөраҗәгать итә.Халыкны кабул итү 2006 елның 2 маенда кабул ителгән 59 ынчы номерлы Федераль Законга һәм 2003 елның 21 маенда кабул ителгән 16-3 номерлы Татарстан Республикасы Законына таянып башкарыла. Ел дәвамында авыл җирлегенә халыктан 68 мөраҗәгать кергән, шуларның

68 се уңай якка хәл ителгән. Бу 100 % тәшкил итә. Мөраҗәгатьләрнең күбесе пай җирләренең налогына, җир һәм йортларны рәсмиләштерүгә, льготалы кредит алу өчен документлар җыюга, социаль ипотекага басу өчен документ лар җыюга, авылны төзекләндерүгә кагыла.

Авыл җирлегендә наториаль эш алып барыла. 2014 енче елда 43 мөраҗә гать уңай хәл ителгән, халыкка 232 справка бирелгән.

Үткән 2014нче елда безнең авыл жирлеге территориясендә 6 бала туды, кызганычка каршы арабыздан 12 кеше мәңгелеккә китеп бардылар (2013 нче елда 4 бала туган, 12 кеше үлгән).

Барлык эшкә яраклы кешеләрнең 270-е бүгенге кондә төрле өлкәдә эшлиләр, шул исәптән авыл хужалыгы тармакларында 49 кеше, бюджет сферасында 35 кеше, шәхси предприятияләрдә 6 кеше, Күмәк фермерлык хуҗалыкларында 5 кеше, төрле өлкәләрдә 10 кеше, авыл жирлегеннән читтә 47 кеше, район жирлегеннән читтә 118 кеше эшли. Вакытлыча эшләмәү челәр саны 59 кеше тәшкил итә. Шуның эченнән декрет ялында 12, авырту кешеләрне караучы 4 кеше, үзшөгыль буенча 2 кеше, авырту буенча инвалидлар 18, Совет армиясе сафларында 1, хезмәткә урнашмыйча эшләүчеләр (шабашниклар) 22 кеше тәшкил итә.

Бүгенгесе көндә 28 тыл хезмәткәре безнең арабызда исән-сау гына яшиләр,

тик, кызганычка каршы,сугыш ветераннары гына калмады.

Авыл жирлеге территориясендә 1 –гомуми урта белем биру мәктәбе, 1- мәдәният йорты һәм 1- авыл клубы, 1- почта бүлекчәсе, 2- китапханә һәм 2 ФАП Иске Йорт, Чыты авылларында эшләп килә, халыкның сәламәтлеген саклау, профилактик эшләр башкару буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Шәһси эшмәкәрләрнең 2 кибете Чыты авыл жирлеге халкын көнкүреш товарлары белән тәэмин итеп торалар. Иске Йорт авылында гына сату ноктасы юк. Берничә тапкыр ачып карасалар да, табыш булмау сәбәпле, сату нокталарын ябып куярга мәҗбүр булдылар. Хөрмәтле Эдуарт Махмутович, шушы форсаттан файдаланып, Иске-Йорт халкы исеменнән сездән көндәлек товар сату өчен атнага 2 тапкыр выездной автокибет китертүдә ярдәм итүегезне сорар идем.

Чыты авыл җирлеге буенча 11 кеше 2014 нче елда 2 750 мен сумлык льготалы кредитлар алды, (2013 нче елда 15 кредит алынган). Алынган барлык акча терлек абзарлары төзекләндерүгә һәм салуга тотылды.

2014 нче елга Чыты авыл жирлеге бюджетының керем өлеше 2 млн.067 мең 725 сум күләмендә каралган булса, утәлеше 2 млн. 084 мең 030 сум тәшкил итте, яки утәлеш 100 %, моннан тыш 545 мең 481 сум акча район бюджет ыннан бүлеп бирелде.

Налоглар буенча:

Бирелгән Үтәлгән %

Физик шәһесләргә налог 258000 275300 106

Мөлкәт налогы 121000 119900 99

Җир налогы 485500 514487 106

Хәзер кыскача гына шәхси йортларны һәм җирләрне рәсмиләштерүгә күчәм. Хәзерге көнгә авыл җирлеге буенча 422 җирнең 404 се рәсмиләштерелгән, 329 шәхси йортның 303 е рәсмиләштерелгән. Иптәшләр, бу эшләрне 2015 енче елда төгәлләрбез дип уйлыйм.

2015 нче елның 1 енче гыйнварына Чыты авыл советы жирлеге буенча 436 эре-мөгезле терлек бар шуларның 190 ы савым сыерлары,40ы таналар, 206 сы бозаулар, сарыклар 602 баш, атлар 17 баш тәшкил итә. 2014 елда 21 баш сыерда лейкоз авыруы барлыгы ачыкланды. Халык авыру хайваннарны иткә тапшыра, шунлыктан сыерларның баш исәбе дә кимеде.

Авылда машина, тракторлар саны арта. Бүгенгесе көндә 151транспорт исәпләнә, шулардан 120 җиңел машина , 10 йөк машинасы, 21 трактор бар.

Авыл халкының эше никадәр күп булса да, алар кыр эшләре чорында бик теләп жаваплылыгы чикләнгән Питрәч азык-төлек корпорациясенә ярдәмгә киләләр. Ел әйләнәсе авыл хужалыгы тармагында эшләүчеләр дә бар. Быел бөртеклеләрдән 14,3 ц. уңыш жыеп алынды. Ел бик үк уңышлы килмәсә дә шәхси хужалыкларга да житәрлек күләмдә печән, ашлык бирелде.

2014 елда савым сыеры тоткан хужалыкларга дәүләтебез һәм Республика җитәкчеләре тарафыннан субсидияләр бирелде. Халыкка һәр сыерга 2000 сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелде.

2014 нче елда Чыты авыл Советы жирлеге буенча барлыгы 649 тонна печән әзерләнде, шуның 198 тоннасы авыл хужалыгында эшләүчеләргә хезмәт хакы исәбеннән бирелде. 120 тоннасы КФХ лардан, 20 тоннасы хуҗалыктан, 161 тоннасы хуҗалыктан читтә сатып алынды. 150 тоннасы үз көчләре белән әзерләнде. Шулай ук 629 тонна зерно-фураж белән тәэмин ителде, шуның 81 тоннасы хезмәт хакы исәбенә, 43 тоннасы пай җирләренә, 250 тоннасы КФХ лардан ,60 т хуҗалыктан, ә 150 т хуҗалыктан читтә 45 тон насы башка чыганаклардан алынды.

2014 нче елда шәхси хуҗалыклардан терлекчелек продукцияләрен сатып алу эше дәвам иттерелде.

Терлекчелек продукциясен урнаштыру максаты белән авыл җирлегендә 3 урында сөт жыю оештырылган, нәтиҗәләребез яхшы гына 8784 центнер сөт җыелды, узган ел курсәткечләре белән чагыштырганда бу күбрәк (8696) ц. булган. Җыелган сөтне ООО”Ватан” кооперативына тапшырабыз.. Бүгенгесе көндә сөтнең сату бәясе 17 сум. Уртача 1 елга алып исәпләгәндә 15 сум 60 тиен тәшкил итә. 2014 елда барлыгы 412802 кг сөт җыелды һәм ООО “Ватан” кооперативына тапшырылды. 412802х15,60=6 439 711 сум Чыты авыл җирлегендә яшәүче халык акча эшләгән.

ЛПХ дан кергән керем 1 кешегэ айга 8834 сум. Шулай итеп авыл халкы ның продукция житештергәннән кереме 67% тәшкил итә. Авыл халкының яшәү рәвеше - 134% арткан. Шулай ук хужалыклар үзеннән арткан бәрәнге, җиләк-җимеш, яшелчәдән дә сатып акча кертәләр. Соңгы елларда үз шөгылеңне булдыруга юнәлдерелгән дәүләт программасыннан файдаланып күп кенә хуҗалыклар (100 әр) баш каз асрыйлар һәм базарларда сату итәләр. Мисал өчен хәтимә апа белән Гарәф абый Гайнетдиновлар, олы яшьтә булуларына да карамастан, 60 баш каз 40 баш үрдәк үстереп, мамыгыннан мендәр ясап, итен сатып үзләренең гаилә бюджетларын тулыландыралар. Шулай ук Идиятуллина Нәсимә, Гайнетди нова Кадрия, Арсланова Наҗия апалар да күпләп кош-корт асрап табыш алалар. Эштән курыкмаган кеше кәсеп итә белә, иренеп ятмыйлар. Безнең авыл җирлегендә яшәүче халыкның 1 кешегә уртача айлык кереме 13185 сум тәшкил итә. 2013 ече елда 11492 сум булган.

Чыты һәм Иске Йорт авылларында яшәүче гражданнарның үзләренен милке булып торган пай жирләрен килешү нигезендә «Питрэч азык-төлек корпорациясе» файдалана. 2014 елда халыкка 1 пай жире 5 гектар очен 90 кг солы, 60 кг борчак һәм 1 рулон печән белән туләнде. Иптәшләр, 2014 елда пай җирләре килешүләренең срогы чыгу сәбәпле , 2015 елда башка крестьян фермер хуҗалыклары белән килешүләр төзелде. Хәзерге көндә

1275 га җир Фатхуллин Илнур Мансурович ә 289,9 га пай җире Имаев Алмаз Рафкатович карамагында булачак.

Шулай ук Питрәч азык-төлек корпорациясе өлкәннәр көнен игътибарсыз калдырмады, аларга 200 сумлык азык-төлек салынган пакетлар бирелде..

Барлык өлкәннәр исеменнән, бу изге эшләрне эшләүче Питрәч азык- төлек корпорациясенең житәкчеләренә олы рәхмәтемне житкерәм. Жиңү бәйрәменен 65 еллыгы унаеннан бирелә башлаган Россия хокумәтенен зур буләге сугыш ветераннары, ирләре сугышта катнашкан тол хатыннарга, бушлай, бер булмәле барлык унайлыклары булган квартиралар белән тәэмин ителделәр. Чыты авыл Советы жирлеге буенча: 1 сугыш ветераны, 12 ирләре сугышта катнашып тол калган хатыннар бу зур буләккә ия булдылар. Шушындый матур,якты,җылы квартиралар төзетеп аларны сөендергән өчен сугыш ветераннары һәм ирләре сугышта үлеп тол калган хатыннар исеменнән район хакимияте башлыгы Эдуард Махмутовичка олы рәхмәтемне житкерәм.

Авыл жирлегендэ яшәүче халыкнын тормыш хәлен, анын яшәү дәрәҗәсен, йортларнын тышкы кыяфәтеннән дә эйтеп була. Шунысы сөенечле, Чыты авыл жирлегендэ 1-2 генә булса да яна йорт салына, узе ук мондагы халыкнын тырышлыгы, татулыгын эйтеп тора.

1 май һәм 8 май көннәрендэ Чыты һәм Иске Йорт авылындагы зиратларда бөтен халык белән өмәләр оештырдык. Зиратларның яңа бүлеп алынган участоклары чистартылды. Исхаков Наил абыйлар гаиләләре белән 50 м озынлыкта зират коймасын яңарттылар.

2014 енче елда халыктан мәчеткә 165 000 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелгән. Шушы җыелган акчаларга зират янына күмү кирәк-яракларын саклау өчен, мәчет янында мәчет кирәк-яракларын саклау өчен биналар салынды. Бу эшкә инде 2013 енче елда ук кирпечләр кайтартылган иде. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен үзенең көчен кызганмыйча оештыручы, үзе үк шунда эшләүче Валиуллин Миннулла абый. Ярдәмчеләре Каримов Якуб, Хасанов Хасим, галямутдинов Рафыйк абыйлар иде. Барлык авыл халкы үзенең көченнән килгәнчә ярдәм күрсәтте. Бигрәк тә Мухамадиев Илхам, Сафин Зөлфәт, Каримуллин Раиф, Гиззатуллин Марат, ГилЬмутдинов Йоныс, Абдулхаев Илдар, Шамсутдинов Зирәк, Галяутдинов Харис, Сунгатуллин Марсель гел ярдәм итеп тордылар. Шушы изге эшләрне эшләүдә булышканыгыз өчен сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм.

Безнен Чыты авыл Советы жирлегендэ бик яхшы гомуми урта белем биру мәктәбе эшли. Анда 12 укытучы һәм 7 техник хезмәткәр эшли, 33 укучы исәпләнә.

Уку һәм тәрбия өчен бөтен шартлар бар, компьютерлар саны житәрлек, көн саен балаларга кайнар туклану оештырылган. Укытучылар коллективы укучылар белэн бергә авылны төзекләндерүдә ярдәм итәләр.

Авыл жирлеге территориясендэ массакүләм физик культура һәм спорт үсеше өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылмаса да, яхшы гына спорт залыбыз, хоккей тартмачыгыбыз бар, анда берничә төрдә спорт секцияләре эшли.

Район күләмендә уздырыла торган ярышларда авылыбыз яшьләре һәм мәктәп укучылары актив катнашып 1-11-111 призлы урыннарны алып киләләр.

Чыты авылы китапханәсендә барлыгы 11657 китап исәпләнә.Бу исемлек быел тагын 373 китап белән тулыландырылды. Китапханәгә даими 450 кеше китап укырга йөри, шуның 103 е балалар(моңа читтән кайткан балалар да керә). Иске-Йорт китапханәсендә 6600 китап исәпләнә, шуның 235 е быел кайтты. Китапханәгә даими 88 кеше китап укырга йөри, шуның 33 е балалар.

Чыты авыл җирлегендә бүгенгесе көндә ике мәдәният йорты эшли. Нәрсә генә эшләсәк тә без аларга таянабыз. Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлегендә башкарыла торган эшләрнең берсеннән дә читтә калмыйлар. Безгә һәрвакыт ярдәм итеп торганнары өчен аларга зур рәхмәтемне белдерәм.

2014 енче елда ел коры килүгә дә карамастан, халыкны өзлексез су белән тәэмин итеп тора алдык. Чыты һәм Иске-Йорт авылларында урнашкан водокачкаларда ремонт эшләре башкарылды, берничә урында су трассалары ремотланды. Водокачкалар биләгән җир кишәрлекләренә радиацион тикшерүләр уздырдык. Суга елга бер тапкыр радиацион, квартал саен химик-биологик анализлар ясаттык. Ике авылдагы су да эчәргә яраклы .

2014 нче елда халыктан судан файдаланган өчен 159665 сум акча җыелды. Шуннан 26400 сум су суыртучыларга эш хакы итеп , 99930 сум электр энергиясенә , 33335 сум Чыты һәм Иске-Йорт авылларында су трассаларын һәм водокачкаларны ремонтлау өчен тотылды.

Чыты авыл җирлеге буенча электр линияләрен, баганаларын алыштыру өстендә эшләр алып барыла.Луговая урамында 100 м, Чулпан урамында 200 м , Колхозная урамында 400 м, Кооперативная урамында 350 м озынлыгында линияләр яңартылды. Иске-Йорт авылына 2014 елда тимер бетон баганалар кайтартылды. Бу баганалар Новая урамындагы 500 м электр линияләрен яңартуга тотылачак. Чыты авылында Центральная урамына 5 данә элект энергиясен саклаучы яктырткычлар куелды. 2015 енче елда Центральная, Кооперативная урамнарында линияләрне яңарту күздә тотыла.

Авыл жирлеге органы халык белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора. Кулдан килгәнчә һәр мөрәҗәгать итүчегә ярдәм итәргә тырыштык. Элекке елларда халыкның зары, сораулары күп иде. Газ, электр энергиясе, телефон элемтәсе, терлек азыгы белән тәэмин итү кебек мәсьәләләрне күтәрә иде авыл халкы. Бүген инде бу мәсьәләләргә кагылышлы сораулар бөтенләй яңгыра мый диярлек,чөнки алар хәл ителгән. Чыты авыл җирлеге буенча 100 йортка телефон кертелгән һәм интернет челтәренә тоташтырылган. Спутниковый антеналар, цифровой телевидение системалары аша гына телевизорлар карыйбыз. Билгеле авылның барлык урамнарына каты таш катламы җәелеп чыкса бик яхшы булыр иде.

Арабызда авылыбызның төзеклегенә битараф булмаган кешеләр дә яши. Чыты авылында Садриев Алмаз Большая урамына 100 м, Хайруллин Алмаз һәм Айрат Центральная урамыннан Вахитов урамына кадәр 150 м, Иске-Йорт авылының Кооперативная урамында яшәүчеләр 120 м. озынлыкта каты таш катламы җәеп чыктылар. Аларга олы рәхмәтемне җиткерәм.

Чыты авыл җирлегенең 2013 елга отчет җыелышында халыктан ике мөраҗәгать кергән иде. Беренчесе Чыты авылында Чулпан һәм Кооператив урамнарына каты таш катламы салдыру . Икенче мөраҗәгать Чыты һәм Иске-Йорт авылларында тимер су трассаларын полиэтиленга алыштыру турында иде. Бу мөраҗәгатьләрне, акча булмау сәбәпле, үти алмадык.

Алдагы елларда янгын сүндерү машинасы булдыру турындагы сорау гел күтәрелеп килә иде. 2014 елда Чыты авыл җирлеге халкы, нихаять, янгын сүндерүче машинага ия булды.

Хөрмәтле иптәшләр!

Киләсе 2015-нче елда безнең илебездә һәм Республикабызда зур вакыйгалар көтелә. Быелгысы елда көтелгән иң зур вакыйга, ул да булса без нең алдыбызда бөек җиңүнең 70 еллыгына югары дәрәҗәдә әзерләнү һәм аны үткәрү бурычы тора. Бу бәйрәмгә әзерлек илебез, Татарстан Респуб

икасы, район күләмендә инде ике ел элек үк башланды. Безнең авыл җирлеге дә бу эштән читтә калмый.

Республика күләмендәге зур вакыйгаларны тагын берсе булып, 2015 енче елның сентябрендә узачак Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле Советларга депутатлар сайлаулары тора. Мин уйлыйм, безнең Президентыбыз Рөстәм Нургалеевич Миннеханов та бу сайлауларга үзенең кандитатурасын күрсәтер, һәм безнең Чыты авыл җирлеге халкы аңа100 % тавыш бирер дип. Ә бүгенгесе көндә мин Татарстанда аңар тиңләшерлек лидер күрмим дә. Бары тик Республика җитәкчесе Рөстәм Нургалеевич булганда гына без тагын да югарырак уңышларга ирешәчәкбез. Чөнки безнең Республикабызда халыкның көнкүреш шартларын яхшырту буенча гына да 20 дән артык дәүләт программасы эшләп килә.

Хөрмәтле гражданнар!

Үткән елда ирешкән уңышлар белән бергә әле җитешеп бетмәгән яклар да бик күп. Бүгенгесе көндә әле безнең генә көчебез җитми торган эшләр дә бар. Болар: урамнарга таш җәйдерү, су трассаларын алыштыру, авыл урамнарына электр яктырткычларын щит учётага куеп, бишенче провод тарту, Иске-Йорт һәм Чыты авылларында һәйкәлләрне ремонтлау.

Нинди генә эшкә тотынсаң да, иң беренче чиратта акча кирәк. Ә менә “Россия Федерациясендә җирле үзидәрәләрне гомуми принципларда оештыру” турындагы 131 енче ФЗ нигезендә хәрбер муниципааль берәмлек үзе эшләп тапкан акча хисабына үзенең эшчәнлеген тәэмин итәргә тиеш. Шуңа күрә дә инде бүгенгесе көндә үз-үзеңне финанс белән тәэмин итү күрсәткечен күтәрүнең төрле юлларын эзләргә туры килә.

Узган елда Татарстан Республикасы министрлар кабинеты авыл кешеләре өчен үзара салым турында (Самооблажение) бик мөхим карар кабул итте. Ул 1 гә 4 уртак финанслаудан гыйбарәт. Әлеге гамәлнең асылы түбәндәгечә: авыл халкы референдум уздыра, шунда ачыкланган аерым бер мөхим проблеманы хәл итү өчен, һәркем билгеләнгән күләмдә үз өлешен кертеп, уртак янчыкка акча сала. Ә Республика бюджеты гражданнардан җыелган суммадан дүрт мәртәбә артыграк күләмдәге финансларны үзеннән өстәмә бирә. Яңа механизмның һичшиксез отышлы булуын аңлаган күп кенә район һәм авыл җирлекләре үзара салым процессына катнашты. (Халыкка үз сүзләрем белән аңлату)



Иптәшләр! Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Әле алда көткән эшләнәсе эшләр бик күп. Һәм мин бу эшләрне, авыл халкы ягыннан яклау тапкан очракта,бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп эшләгәндә барысын да башкарып чыгарбыз дип уйлыйм.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет