Даи кагыйдәләре- синең кагыйдәләрең



Дата07.07.2016
өлшемі46.83 Kb.
#184140
Юл йөрү кагыйдәләре буенча уен.

ДАИ кагыйдәләре- синең кагыйдәләрең”



Максатлар: 1.Юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча белемнәрне ныгыту;

2.Балаларның иҗади активлыкларын, логик фикерләү сәләтләрен үстерү, игътибарлылыкны камилләштерү;

3.Юлларда һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү.

Җиһазлау: транспорт чаралары ясалган рәсем-плакатлар, сораулар язылган карточкалар, 0-9 саннары язылган карточкалар, юл билгеләре, аларның шаблоннары ,карандаш, ручка,кәгазьләр.

Уен барышы.

1 нче бирем.

Өстәлләрдә юл йөрү кагыйдәләре буенча сораулар язылган һәм цифрлар язылган карточкалар. Балалар сорауларга туры килгән дөрес җавапны табарга һәм тиешле цифр язылган карточканы күтәрергә тиеш.



1.Машина йөртүчене сораулар биреп игътибарын читкә җәлеп итәргә ярыймы?

1)Ярый, әгәр хәрәкәт итүгә комачауламаса;

2)Ярый

3)Ярамый


2.Юлның транспорт йөри торган җирендә нинди уеннар уйнарга ярый?

1)Хәрәкәтле уеннар

2)Интеллектуаль уеннар

3)Юлда уйнарга ярамый



3.Тротуарда ничек дөрес йөрергә?

1)Тротуарның сул ягыннан

2)Тротуарның уң ягыннан

3)Тротуарның уртасыннан



4.Тәүлекнең караңгы вакытында юлда йөрүчеләр үзләре белән нәрсә алырга тиеш?

1)Флажок


2)Фонарь яки яктылык кайтаргыч предмет

3)Карта


5.Төркем белән барганда каян хәрәкәт итәргә?

1) Тротуардан яки юл кырыеннан

2) Велосипед юлыннан

3) Олы юл читеннән



6.Караңгы вакытта балаларны төркем белән йөртергә ярыймы?

1)Ярый,ләкин өлкәннәр озатуында

2)Әйе,әгәр фонарең булса

3)Юк,ярамый



7.Балалар колоннасын ничә өлкән кеше озатып барырга тиеш?

1)Бер


2)Икедән ким булмаган кеше

3)Ничек тә ярый



2 нче бирем.

Балаларга “Без походка барабыз” дигән хикәя укыла .Тактага хикәянең эчтәлегенә туры килә торган иллюстрацияләр эленгән. Балалар кәгазь битләрендә хикәя геройлары җибәргән хаталарны кыскача язып алырга тиешләр.Дөрес җаваплар жетон белән бәяләнә.

Без походка барабыз”

Безнең класс укучылары бүген походка бара. Иртән иртәрәк-эңгер-меңгердә үк җыелырга булдык.Мин посёлокта яшим. Юллар асфальт булмаганлыктан, мин пычракка батмас өчен юлның нәкъ уртасыннан барам.Салкын булмасын өчен мин караңгы төстә спорт костюмы кидем һәм кара төстә рюкзак алдым. Урамда бик караңгы иде. Фонарьларны күптән ватып бетергәнлектән кулымда бернинди дә яктыркыч юк.Гадәттәгечә, мин юлның кап уртасыннан бара идем. Шул вакыт борылыштан зур тизлек белән килүче машина күренде. Ул миннән бер метр чамасы арада кисәк тормозга басып туктап калды. Бу Саша абыйның йөк машинасы иде. Ул минем дустым Коляны җыелу урынына озата иде. Саша абый мине саксызлыгым өчен бераз шелтәләп алды.Аннары Коля янәшәсенә утыртып,безне мәктәп янына алып китте. Без Коля белән класста да бер парта артында утырабыз, безгә анда урын “тар”. Кабинада да безгә урын кысан булганлыктан, без төрткәләшә башладык. Саша абыйга шулкадәр комачауладык, ул машинасы белән чак кына агачка барып бәрелмәде. Шуннан соң гына без тынычландык һәм маҗараларсыз гына мәктәп янына килеп җиттек. Саша абый безгә хәерле юл теләп китеп барды. Ә без юл уртасында куышлы уйнарга тотындык. Шулвакыт кисәк тормозга баскан сызгыру ишетелде. Кызлар исә бөтен тротуарны тутырып култыклашып әрле-бирле йөренәләр иде.

Менә класс җитәкчебез дә килеп җитте. Ул безне стройга тезеп санады да, караңгы булуга карамастан юлга кузгалуыбызны хәбәр итте. Кызыл флаг тоттырып мине колоннаның алдына, ә Коляны артына бастырдылар.Ләкин кузгалып киткәч,ерак бара алмадык,безне ДАИ хезмәткәре туктатты һәм ул безгә нәрсәләрне дөрес эшләмәгәнлегебезне һәм алга таба нишләргә кирәклекне аңлатты.

Көтелгән җаваплар.

1-Юлның уртасыннан йөрергә ярамый,тротуар яки юл читеннән барырга кирәк.

2-Караңгы вакытта җәяүленең кулында фонарь яисә яктылык кайтаручы предмет булырга тиеш.

3-Пассажирларга шоферның игътибарын читкә юнәлтергә ярамый.

4-Юлның уртасында уйнарга ярамый.

5-Тротуарның уң ягыннан гына йөрергә кирәк.

6-Караңгы вакытта шәһәр урамнары буйлап балалар төркеме белән йөрү тыела.

7- Икедән дә ким булмаган озатучы өлкән кеше булырга тиеш.

8-Караңгы вакытта озатучылар кулында флажок түгел, ә фонарь булырга тиеш.

Командалар җавап әзерләгән вакытта җанатарлар белән “Күңелле автомобиль” уены уйнала. Һәр команданың җанатарларына чиратлап шаян сораулар бирелә.

1) Елганы аркылы чыкканда автомобильнең нинди детале ярдәмгә килә? (мост-күпер)

2) Өйдә ут сүнгәндә автомобильнең нинди детале ярдәмгә килә? (свеча-шәм)

3 )Автомобильнең нинди җайланмасы белән өй ишеген биклибез? (замок-йозак)

4) Автомобильнең нинди җайланмасы ярдәмендә чалбарны тоттырабыз? (ремень-каеш)



3 нче бирем.

“Юл билгесен җый”

Һәр командага шаблоннар буенча юл билгеләрен җыярга кушыла.”Җәяүлеләр юлы”,”Җир асты юлы”, “Узышу тыела”,”Автобус тукталышы” һ.б. Һәр командага өчәр билге җыярга кушыла.

Җанатарлар белән уен дәвам итә.

1) Йөк машинасының арбасында басып барырга ярыймы? (Юк)

2) Җәяүлеләр чыгу урынынан машина белән борылу рөхсәт ителәме? (Юк)

3) “Автомобиль юлы” билгесе куелган юлда син велосипедта йөри аласыңмы? (Юк)

4) Велосипедны буксирга алырга ярыймы? (Ярамый)



4 нче бирем.

Тактага төрле транспорт рәсемнәре эленә: УАЗ (Милиция), КамАЗ автомобиле,”Ашыгыч ярдәм”, “Газельтент”,автобус, янгын сүндерү машинасы, велосипед, җиңел машина.



Командаларга сораулар бирелә.Уенда катнашучылар үзара киңәшләшеп карточкалар ярдәмендә җавап бирәләр. Тактада туры килгән җавап булмаса,”0” күтәрәләр.

  1. Светофорның кызыл утына мигалка һәм сигнал кушылган нинди машиналарга үтәргә рөхсәт ителә? (Мигалка һәм сигнал кушылган милиция, ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналарына)

  2. Светофорның кызыл утына мигалкалы, ләкин сигнал кушылмаганган нинди машиналарга үтәргә рөхсәт ителә? ( Бернинди машинага да рөхсәт ителми.)

  3. “Автомагистраль” билгесе куелган юлдан нинди транспортта йөрергә ярамый? (Велосипедта).

  4. Янәшәдә велосипед юлы булганда машина юлыннан нинди транспорт йөрмәскә тиеш? (Велосипед).

  5. Берүк юлдан һәм бертөрле тизлек белән хәрәкәт итүче кайсы автомобильнең тормоз юлы озынрак булыр? (КамАЗныкы,чөнки ул иң авыры)

Нәтиҗәләр чыгару. Иң күп жетон җыйган команда җиңүче була.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет