Давыл,ураган,смерчларның төрләре; аларның һәлакәткә китерүче нәтиҗәләре һәм саклану чаралары



Дата14.07.2016
өлшемі0.74 Mb.
#198384

Тема: Давыл,ураган,смерчларның төрләре; аларның һәлакәткә китерүче нәтиҗәләре һәм саклану чаралары.

Максат:

1. Давыл, ураган, смерчларның килеп чыгуы һәм характерлы билгеләрен ачыклауны ныгыту, Бофорт шкаласы белән эшли белүләрен тикшерү.

2. Куркыныч табигый көчләр төрләре, һәлакәткә китерүче нәтиҗәләре турында

аңлату; саклану чаралары турында төшенчә бирү.

3. Табигать күренешләрен тикшерүгә кызыксыну, кешеләргә карата ярдәмчеллек, мәрхәмәтлек тәрбияләү.

Материал:

ТИН дәреслеге, 7сыйныф өчен, Мәскәү, 2002ел, 103-109 битләр. ОБЖ журналлары № 2 – 1999 ел, № 2 – 2001 ел, № 4 ел. Җ.А.Хөсәенов “ Географиядән русча-татарча аңлатмалы белешмә- сүзлек”.

Җиһазлау:

Уен өчен таблица.
Дәрес барышы.

Актулләштерү.

- Без узган дәрестә нәрсәләр турында өйрәндек әле..? ( Давыл, ураган, смерчлар турында.)

- Ә хәзер сезнең белән “ Сәер болытлар дигән” уен уйнап алабыз.

- ( Тактада таблица , сүзләр язылган- “давыл, смерч, тайфун, бриз, ураган, шторм. )

- Бу сәер болытларда куркыныч табигый көчләр яшеренгән. Сез кайсыларын таба алыр-

сыз икән.?

1укучы:


Давыл- Тизлеге 1 сәгаткә 62 км дан 105 км га кадәр исүче көчле җил. Башта агач ботаклары иелә. Кешегә каршы барырга авыр , көчәеп агач ботаклары сына, өй түбәләре кубарыла, кайбер агачлар төпләре белән кубарылып чыга. Россиядә елның төрле вакытында булырга мөмкин. Бигрәктә август- сентяберь айларына туры килә.

2укучы:


Ураган- 115 км/сәг.тән дә артык тизлек белән исүче көчле җил яки шактый озак дәвам итүче көчле давыл. Үзенең көчлелеге белән зур җимерүләр алып килә, аның һәлакатен җир тетрәү белән чагыштырырга мөмкин. Ул хәтта планета буйлап 9-12 тәүлек хәрәкәт итә.

3укучы.


Смерч- атмосферада күзәтелә торган вертикаль өермә, яңгыр болыты астында барлыкка килеп, җир өстенә,яки диңгез өстенә гигант воронка формасында төшеп, бик тиз бөтерелеп, юлындагы предметларны үзенә суыра.

4укучы.


Бриз- җиңелчә җил. Диңгез кырыенда тәүлек буе исүче җилләр. Көндез бриз җылы яр буена юнәлә, төнен суынган яр буеннан җылы сулык өстенә таба исә. Агач ботаклары җилдә селкенә, кайчак агач кәүсәләре җиргә иелергә мөмкин.

5укучы.


Шторм-диңгездә искән давылны шторм диләр. Ул озак вакытлы бик көчле җил.Гадәттә циклон узган вакытта күзәтелә. Диңгездә көчле дулкыннар хасил була, коры җирдә көчле җимерүләр барлыкка килә.

2. Нәрсә ул Бофорт шкаласы?


Җилнең хәрәкәтен билгеләү өчен күп төрле сүзләр кулланыла. Аларны бер системагасалу өчен Бофорт шкаласы кулланыла.Ул җилнең көчен балларда күрсәтергә мөмкинлек тудыра. 0 дән 12 гә кадәр балларда исәпләнә. Бу шкала ярдәмендә приборлардан башка да җилнең көчен билгеләп була. 1806 елны Англия адмиралы Френсис Бофорт бу шкаланы төзегән.Аңа карап бриз, давыл, шторм, ураган арасындагы аерымлыкны һәм җилнең көчен ачыклап була. (Экранда Бофорт шкаласы күрсәтелә.)

Укытучы.

Монда без бу шкаланы кыскартыбрак күрсәттек, ә дәреслектә киңәйтеп бирелгән иде.
Яңа белемнәр формалаштыру.

Укытучы карточка укый:

1904 елның 29 июнендә Мәскәүне зур яңгыр болыты каплап ала. Көчле җил чыга. Алты яшьлек малайны Мытищедан Сокольникига очырып алып килә. Люблино районында сыер көтүен туздыра, 1-2 сыерны күтәреп берничә метрга читкә илтеп ташлый. Буа суын балыклары, бакалары белән бергә суырып алып китә... Ә1927 елда Серпухово тирәсендә һавадан тере балыклар коела.

-Бу нинди стихияле табигый көч дип уйлыйсыз? (смерч-өермә)

Укытучы. Хәзерге вакыттада газета-телевидениедә җирнең төрле почмакларында булган стихияле бәла-казалар турында хәбәрләр бирелә. Алар, гадәттә, бер урында өч шарт туры килгәндә була:

1) гадәттән тыш табигый күренеш барлыкка килә,

2) ул көтмәгәндә халык күп яшәгән урынга “һөҗүм итә”,

3) аның нәтиҗәсе алдан билгесез, җимергеч булып чыга.

Бу дәрестә стихияле табигый көчләрнең төрләрен карарбыз, аларның хәрәкәткә китерүче нәтиҗәсен күрербез, алардан саклану чараларын өйрәнербез.

(экранда дәрес темасы, максат чыга.)

Давыллар зур булмаган җимерүләр китереп чыгара. Ләкин ком, тузан, кар белән бергә килсә, авыл хуҗалыгына, транспортка, промышленностҗка зур зыян сала Тузанлы, комлы давыллар басуларны, юлларны, торак пунктларны 10 нарча см тузан һәм ком белән каплый. Алар миллионлаган тонна тузанны һәм комны сукалаган җирләргә, басуларга китереп ташларга сәләтле.Аларның төсе кара,кызыл, кызгылт-сары, ак төстә булырга мөмкин.

Приморск краенда 2002 нче елның апрелендә тузанлы давыл күзәтелде.Вак тузан һаваны каплады. Йөрәк, үпкә авырулы, аллергия белән интегүчеләргә урамга чыкмаска киңәш ителде.

Карлы давыллар Владивостокта ел саен берничә мәртәбә күзәтелә. Транспор хәрәкәтенә зыян килә, кеше һәм терлекләрнең үлеменә китерә.

Шкваллы давыллар зур җимергеч куәткә ия. Алар кисәк башланып, кисәк туктый, юнәлешен тиз үзгәртә, бигрәк тә яшенле яңгыр вакытында күзәтелә. Шторм, гадәттә, диңгездә була. Ул циклон узганнан соң күзәтелә. { экранда давыл күренеше, схема)

Ураган давылның иң көчле ноктага җитүе. Ул көчле яңгырлар, кар, боз белән килә. Аннан соң көчле җимерелүләр кала, яр кырыена эре судноларны чыгарып ата, подьёмный краннарны әйләндерә

1780 нче елда 10 октябрьдә Барбадос утравындагы катастрофа- ураган нәтиҗәсе. Меңләгән йортлар җимерелә, 10 меңнәрчә кешеләр һәлак була, 400 дән артык кораблләр суга бата. Ни өчен ураган куркыныч соң?

-яр кырыена ташланган көчле дулкыннар яр буендагы торак пунктларны җимерә,

- көчле яңгырлар су басуга китерә. 1974 нче елда “Фифи”дип исемләнгән ураган промышленностьның 80 процентын җимерә, 10 меңнән артык кешенең гомерен алып китте, 600 мең кеше йортсыз калды. Көчле яңгырлар убылмалар, шуышмалар,сельләр(су ташкыннары) китереп чыгара. Кыш көне булса, күп күләмдә кар яву- кар ишелмәсен китереп чыгара.

-тизлеге көчле һәм дәвамы озак булудан таш стеналрны,телеграф баганаларын аудара.Янгыннар чыгарга мөмкин. Ул яшен, электр һәм газ линияләрендә аварияләр булу нәтиҗәсендә килеп чыга.



Смерч яки торнадо диаметры 10 метрдан 100 гакадәр булган воронка формасында була. Смерчта һава сәгать стрелкасына каршы спиралҗ буйлапменә, үзе белән җирдән суны, тузанны, төрле предметларны күтәреп икенче урынга күчерә. Хәтта 100 метрга күчерергә мөмкин ул автомобилләрне, җиңел йортларны, кешеләрне, терлекләрне. Билгеле, кешеләр җәрәхәт, контузия ала, яки һәлак була.

1984 нче елдаРоссиядә “Ивановский смерч” дигән өермә Кострома, Иваново, Мәскәү өлкәләре өстеннән үтә. Көчле җил өй түбәләрен кубара, агачларны тамырлары белән йолкый. Пионер лагерында балалар һәлак була. Зыян уннарча миллион сумга җитә.(экранда смерч, нәтиҗәсен күрсәткән схема)

Укучылар, бу слайтларда сез бәла-казаларның рәсемнәрен күрәсез.(экранда рәсемнәр}

Мондый бәла- казалар безнең райондада була Мәсәлән, давыллар. Монда сез Кәркәвеч территориясендә булган давыл нәтиҗәсен күрәсез.(экранда слайтлар)

2. Табигый бәла- казалардан саклану чаралары.

Менә шуңа күрә давыл, ураган, смерчлардан зыянны киметү өчен саклану чаралары күрергә кирәк. Алар 3 төркемгә бүленә:


  1. Вакытыннан алда кисәтү чаралары.

  2. Ураган, давыл алдыннан хәбәр ителгән прогноздан соң оператив саклану чаралары.

  3. Афәт вакытында чаралары.

Вакытыннан алдан кисәтү чаралары ураган, смерчның зыянын киметү максатынна алдан ук эшләнә.

  1. Вакытыннан алдан кисәтү чаралары.

    • ураганнар еш була торган районнарда җирне файдалануны чикләү

    • куркыныч тудыручы(химик, шартлау, янгын чыгу) объектларны урнаштыруны чикләү

    • химик, шартлау, янгын куркынычы тудыручы матдәләр запасын саклау күләмен предприятияләрдә кыскарту

    • иске һәм чыдамсыз корылмаларны сүтү

    • карт, черек агачларны кисү

    • торак йортларны һәм предприятия биналарын ныгыту

    • көчле жил вакытында предприятияләр эшләвен куркыныч булмаган режимга көйләүне билгеләү

    • материал резервлар базасы булдыру

    • халыкны һәм коткару хезмәте персоналын хәзерләү

  2. Ураган, давыл алдыннан хәбәр ителгән прогноздан соң оператив саклану чаралары.

    • халыкка бәла-казаның үтү юлын, вакытын, аның һәлакәткә китерүче нәтиҗәләре турында киң хәбәр итү,

    • иң кыймәмтле мөлкәтне нык корылмаларга күчерү,

    • саклану урыннары, подвалларны халыкны урнаштыруга хәзерләү,

    • халыкны өлешчә эвакуациялзү,

    • элемтә, электр линияләрен ныгыту өстендә эшләү(эчке режимга күчү}

    • авыл җирендә фермаларга азык, су запасы ташып кую, хайваннарны саклау урыннарына кертү,

    • сәламәтлек саклау, туклану, сату оешмаларын саклауны оештыру.

(экранда саклану чаралары таблицасы)
3.Күнекмәләр формалаштыру.

-ә хәзер җил, буран турында рус әдәбиятыннан әйрәнгән шигырьләрегезне искә төшерегез әле.(А. С. Пушкинның “ Буря”, “Ветер” дигән шигырьләрен уку)

- Бу шигырьләрдә нинди стихияле табигый күренешләр турында сүз бара?

-Мондый табигый күренешләр турында нинди табышмаклар беләсеә?

Фырлый, улый.

Агачлар сындыра.

Тузан күтәрә,

Кешеләрне аяктан ега.

Аны ишетәсең,

Ә үзен күрмисең.

(давыл)

Аяксыз-кулсыз



Басу буйлап йөгерә,

Җырлый, сызгыра

Ботаклар сындыра,

Үләннең башын җиргә сеңдерә.

(Җил)

-Уен “ Тәртибе белән тез!”



УРАГАН ДАВЫЛ ШТОРМ БРИЗ ҖИЛ
БРИЗ ҖИЛ ДАВЫЛ ШТОРМ УРАГАН
4.Йомгаклау.

  • Афәт вакытында саклану чараларын без киләсе дәрестә өйрәнербез. Давыллар, ураганнар, өермәләр нинди зыянлы нәтиҗәләр китереп чыгара?

  • Алар ни өчен куркыныч?

  • Бу стихияле табигый күренешләрнең кайсысы безнең якларда булырга мөмкин?(давыл, смерч-кечкенәсе пәри туе)

  • Нинди төп саклану чараларын беләсез?

  • Билгеләр кую.

5.Өйгә эш.


1979елда Владивостокта “Ирвинг” дигән тайфун котыра. Башта ул япон утравы Хоккайдага үзенең усаллыгын күрсәтә. Әгәр бу ураганның тизлеге 120 км-сәг булса, ничә сәгать эчендә ул утраудан Владивостокка килеп җитәр?(Владивосток белән утрау арасы 800 км.)

Газета-журнал, китаплардан стихияле бәла-казаларны сурәтләгән мәкаләләр эзләргә, яки рәсем ясарга.



Кукмара районы мәгариф бүлеге




Укытучы -оештыручы ТИН: Шагабутдинов Ф. Х.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет