Дәүләт имтиханы бирү өчен тестлар 05 нче вариант Эшне башкару өчен күрсәтмә



бет1/3
Дата09.07.2016
өлшемі258.5 Kb.
#187720
  1   2   3
Т
Бердәм республика имтиханы, 2008 ел ТАТАР ТЕЛЕ 11 сыйныф (005 – 1/6

атар мәктәпләре өчен татар теленнән


дәүләт имтиханы бирү өчен тестлар
05 нче вариант
Эшне башкару өчен күрсәтмә
Татар теленнән имтихан эшен башкаруга 3 сәгать (180 минут) вакыт бирелә. Имтихан эше 3 өлештән тора.

Беренче өлеш 32 биремне үз эченә ала (А1 – А30), шуларның А29 – А30 биремнәре текст буенча башкарыла. Һәр биремгә 4 җавап тәкъдим ителә, сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш.

Икенче өлеш В1 – В8 биремнәреннән тора. Әлеге биремнәр текстка бәйле башкарыла. В1 – В8 биремнәренә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.

Өченче өлештә сезгә бер бирем тәкъдим ителә: алда бирелгән текст буенча зур булмаган язма эш (инша) язарга тиешсез. Биредә инша язуга юнәлеш бирә торган сораулар да урнаштырылган.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз.

Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, cезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Апас районы Борнаш урта мәктәбе



1
Бердәм республика имтиханы, 2008 ел ТАТАР ТЕЛЕ ,11 сыйныф (001 – 2/8)

нче өлеш



Әлеге өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына “Х” билгесе куегыз.


А1 Сүзләрдә ирен гармониясе булган очракны күрсәтегез:

1) икенче, әнисе, кеше, кинәт

2) талгын, төньяк, халык, көнбагыш

3) колын, төлке, болыт, өлгерү

4) качак, хозур, чалма, гаеп
А2 Кайсы төркемдәге сүзләрдә хәрефләр һәм авазлар санында аерма бар?

1) балан, тәрәзә, шатлык, урманчы

2) савап, ватан, савыт, кавын

3) велосипед, комбайн, дисплей, аэропорт

4) юлбарыс, кәгазь, еллык, ябалак
А3 [с] авазына дөрес билгеләмә бирелгән очракны күрсәтегез:

1) тел алды, парлы, саңгырау

2) кече тел арты, парлы, яңгырау

3) тел алды, парлы, яңгырау

4) тел арты, парлы, саңгырау
А4 Нишләп балтасы суга төшкән кеше кебек утырасың? (Н. Дәүли) Җөмләсендәге тотрыклы сүзтезмәнең мәгънәсен күрсәтегез:

1) моңсуланып, боегып утыру

2) шатланып, елмаеп утыру

3) аяк киемен салып утырып тору

4) су (елга) янында утыру
А5 Әдипләребез үз әсәрләрендәге һәр кешене – персонажны үз баласы, үз нәселе санап, берсенең исемен икенчесенә кушмаганнар (Х. Сарьян) җөмләсендә рус теле аша кергән һинд-европа алынмасын күрсәтегез.

1) әдипләребез

2) әсәрләрендәге

3) персонажны

4) нәселе


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Апас районы Борнаш урта мәктәбе







А6 Җөмләдәге неологизмны күрсәтегез: Дивардагы көнсанардан бүгенге битен ертып алды. (Б. Камалов)

1) битен


2) дивар

3) көнсанар

4) бүгенге
А7 Сүз нигезе кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән?

1) чәчкечне (чәчкеч-)

2) алмагач (алма-)

3) төшемле (төш-)

4) эчтеләр (эчтеләр)
А8 Сүз ясагыч кушымчалар кайсы төркемдә бирелә?

1) -у, -ү, -сыз, -сез, -дан, -дән

2) -ның, -нең, -да, -дә, -ым, -ем

3) -даш, -дәш, -лык, -лек, -чы, -че

4) -ды, -де, -ырга, -ергә, -гач, -гәч
А9 Күзәнәклеләр сүзенең мәгънәви кисәкләргә бүленеше кайсы очракта дөрес итеп бирелгән?

1) күз-ән-әк-леләр

2) күзәнәкле-ләр

3) күз-әнәк-ле-ләр

4) кү-зә-нәк-ле-ләр
А10 Фигыльнең юнәлеш кушымчалары күрсәтелгән төркемне билгеләгез:

1) -м, -сың, -а

2) -ыш, -н, -дыр, -ыл,

3) -лар, -ләр, -нар, -нәр

4) -ган, -ыр, -ачак, -ды
А11 Җөмләдә аерып бирелгән исемнең килеше кайсы очракта дөрес билгеләнгән: Төзелеш бик озакка сузылганга, без борчыла башладык. (Р. Мостафин)

1) баш килештә

2) юнәлеш килешендә

3) төшем килешендә

4) иялек килешендә


А12 Сорау алмашлыклары кайсы төркемдә бирелгән?

1) кемдер, нәрсәдер, никтер, нидер

2) без, ул, алар, мин

3) үз, бөтен, һәр, барлык

4) ни, ничек, нәрсә, нигә
А13 Бәлки, тагын, һәм, әгәр сүзләре:

1) бәйлекләр

2) ымлыклар

3) кисәкчәләр

4) теркәгечләр
А14 Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез: Мин шундый карарга килдем: әйткәннәрнең барысын да теркәп барырга.

1) иярчен хәбәр җөмлә

2) иярчен аергыч җөмлә

3) иярчен ия җөмлә

4) иярчен рәвеш җөмлә
А15 Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер (Мәкаль) җөмләсендә баш җөмлә белән иярчен җөмләне бәйләүче чараны күрсәтегез.

1) көттерү интонациясе

2) мөнәсәбәтле сүзләр

3) янәшә тору

4) кискен каршы кую интонациясе
А16 Аналитик иярчен сәбәп җөмлә баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?

1) мөнәсәбәтле сүзләр, чөнки теркәгече, көттерү паузасы ярдәмендә

2) мөнәсәбәтле сүзләр, килеш кушымчалары ярдәмендә

3) күрә бәйлеге, килеш кушымчалары, дип сүзе ярдәмендә

4) барлык чаралар ярдәмендә дә бәйләнә ала
А17 Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез: Кая ашыгасың, кеше?

(Ф. Яруллин)

1) тойгылы җөмлә

2) өндәү җөмлә

3) хикәя җөмлә

4) сорау җөмлә

А18 Җөмләдә аерып бирелгән сүзләр арасындагы ияртүле бәйләнешнең мөнәсәбәт төрен күрсәтегез: Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. (Мәкаль)

1) ачыклаулы мөнәсәбәт

2) аныклаулы мөнәсәбәт

3) хәбәрлекле мөнәсәбәт

4) биредә сүзләр арасында тезүле бәйләнеш күзәтелә
А19 Җөмләдә аерып бирелгән кисәкнең төрен билгеләгез: Чыннан да, нинди кеше икән ул “ят”?(М. Мәһдиев)

1) кереш сүз

2) аныклагыч

3) ия


4) эндәш сүз
А20 Сүзләр баш хәрефтән язылырга тиеш төркемне күрсәтегез:

1) астра, миләүшә, төнбоек, кына гөле

2) сөн, галия, нәгыйм, урал

3) саулык, матур, исем, мәгънә

4) исле гөл, мамык, канәфер, имәнлек
А21 Сүзләр кушылып язылган төркемне күрсәтегез:

1) үги ана яфрагы, күгәрчен күзе, мүк җиләге

2) сары ут, сабан туй, өч почмак, ак сакал

3) ир ат, көне төне, шак шок, иге чиге

4) шау шу, баш ию, җелегенә төшү, ап ак
А22 Кайсы төркемдә а хәрефе языла, [ә] авазы ишетелә?

1) елъязма, барсил, давыл, караш

2) фәкать, кадер, гадәт, гадел

3) ачкыч, бара, наян, кабак

4) ичмаса, хасил, кабилә
А23 Бирелгән җөмләдә җәя эчендә нинди тыныш билгесе булырга тиеш? Кычкырып сөйлим (...) Кабан - Казанның моңлы бер күзе... – дим. (Р. Гаташ)

1) биредә кискен каршы кую интонациясе, шунлыктан сызык куела

2) биредә санау интонациясе, шунлыктан өтер куела

3) биредә көттерү паузасы, шунлыктан ике нокта куела

4) биредә бернинди дә тыныш билгесе куелмый

А24 Өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар кайсы вариантта дөрес күрсәтелгән?

Бер-бер кардәш-кабилә кунакка килсә (1) ул (2) бөтен гомерен шуларның баласы артыннан йөрергә сарыф итте (3) ул үзе йоклатты (4) үзе коендырды (5) үзе уйнатты (6) сөяргә тотынса (7) баланы елатмыйча (8) туктамады. (Г. Исхакый)

1) 1, 2, 3

2) 1, 2, 4, 5, 6

3) 1, 3, 4, 5, 8

4) 1, 3, 4, 5, 6, 7

А25 Кайсы җөмләдә сызык куелырга тиеш?

1) Сукмагыма каршы төшмә кит солдат.

2) Ичмаса берәр җылы сүз әйттеме ул аңа юаттымы берәр.

3) Ул яраланган булырга кирәк.

4) Мин аны яраттым кояш шаһит.
А26 Сөйләм нормалары сакланмаган җөмләне табыгыз.

1) “Сабантуй белән бергә үскәнгә, тәүге каләмемне дә шушында чарлаганга, ул миңа бик кадерле.

2) Галия апасы әйткәнгә борылып карады.

3) Бу ел ашлык уңмады.

4) Бер төнне Самат ямьсез төшләр күреп уянды.

А27 Рәсми стильгә караган җөмләне табыгыз.

1) Барды – умартачы үзе юк.

2) Регби буенча Мәскәүдә “Яшь Динамочы” турниры узды.

3) Шәһәр мине бик үзгәртте.

4) Ышанычнамә дүрт елга бирелә.
А28 Бары тик [қ] авазы гына булган төркемне табыгыз.

1) керпе, кинәт, кино

2) карсет, клип, клуб

3) кайтару, койрык, карга

4) китап, карандаш, камил


Текстны укыгыз һәм А29 - А32; В1 - В8; С1 биремнәрен эшләгез.

1) Дивизия командирының скрипка уйнавын әле мин беренче күрүем. 2) Айвазян “безнең көйне” дигәч, генерал йә украин, яисә рус көен уйнар дип көткән идем. 3) Ул чын безнеңчә татар көе “Тәфтиләү”не сыздырырга тотынды. 4) Скрипка элек кайдандыр ерактан ишетелгән төсле тонык кына, сабыр гына моңланып торды да, авазы һаман көчәя, кыюлана барып, инде безнең тирәгә генә сыеша алмыйча, урман кырыйларына ук таралды. 5) Генерал салмак кына чайкала-чайкала уйный да уйный. 6) Әйтерсең лә ул, урман буйларын урап, тагын да көчәеп кайткан музыка дулкыннарыннан шулай чайкала иде. 7) Лейтенант белән без, үлән өстенә кырын яткан килеш, әсәрләнеп тыңлыйбыз. 8) Мин мин инде, менә бу әрмән малаеның шулай йотылып, дөньясын онытып тыңлавы миңа сәеррәк тоелды, генералга ихтирам йөзеннән генә түгелме икән дип шикләнгән идем. 9) Әмма аның бер ноктага төбәлгән дымлы күзләре дә, авызына капкан үлән сабагын тешләп, ара-тирә көрсенеп кую да кичерешләренең ихлас күңелдән, хак икәнлеген күрсәтә иде. ( Г. Шәрәфи)


А29 Текстның нинди стильдә язылуын билгеләгез:

1) фәнни-популяр стиль

2) матур әдәбият стиле

3) рәсми стиль

4) публицистик стиль
А30 Текстның төп мәгънәсе кайсы җөмләдә тулырак бирелгән?

1) 1 2) 3 3) 5 4) 6


А31 Синонимнар кайсы җөмләдә кулланыла?

1) 3 2) 4 3) 6 4) 8


А32 Фразеологик әйтелмә кайсы җөмләдә кулланылган?

1) 2 2) 5 3) 7 4) 8



Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.


2 нче өлеш



В1 - В4 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.


В1 8 нче җөмләдән кече тел охшашлануы булган сүзне язып алыгыз.
В2 4 нче җөмләдән рус теле аша кергән алынма сүзне табып, күчереп языгыз.
В3 7 - 9 нчы җөмләләрдән парлы сүзне күчереп языгыз.
В4 8 нче җөмләдән исем фигыльне күчереп алыгыз.


В5 - В8 биремнәренә җавапларны цифр белән күрсәтегез.


В5 Антропоним кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.
В6 Каршы куючы теркәгеч белән башланган җөмләнең санын күрсәтегез.
В7 4 - 7 нче җөмләләрдән тиңдәш ияләр кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.
В8 1 - 4 нче җөмләләрдән рәвеш хәле булган җөмләнең санын күрсәтегез.

3 нче өлеш


Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта эшләгез. Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.


С1 Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз.

Текст нәрсә турында?

Сез милли музыканы тыңлыйсызмы?

Татар милли музыкасы турында сездә нинди фикерләр бар?

Милли музыка, халык көйләре милләт өчен ни өчен мөһим санала?

Т


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Апас районы Борнаш урта мәктәбе



екстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз.
1нче өлеш


Әлеге өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына “Х” билгесе куегыз.



Әл

А1. Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килә?



  1. ут, ямь, көрт, урман, кое

  2. сары, өстәл, бару, танык

  3. куян, тәгам, кәгазь, оя

  4. буяу, мәче, машина, авыр

А2. [ө] сузыгына дөрес билгеләмәне күрсәтегез.

  1. озын, иренләшмәгән калын сузык аваз

  2. озын, иренләшкән калын сузык аваз

  3. урта күтәрелешле, иренләшкән алгы рәт сузыгы

  4. дөрес билгеләмә юк.

АЗ. [с] тартыгына туры килгән билгеләмәне табыгыз.

1) тел уртасы, өрелмәле, яңгырау

2)шаулы, өрелмәле, саңгырау, тел-теш авазы, [з] тартыгының саңгырау пары


  1. ирен-ирен, йомык, яңгырау

  2. тел алды, йомык, яңгырау

А4. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.

  1. колын, төлке, көнендә

  2. сабый, урман, китү

  3. җиһан, риза, машина

  4. болынлык, утын

А5. Татар язуы тарихы кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән?

  1. рун - гарәп - латин - уйгыр - Кирилл

  2. гарәп - латин - Кирилл

  3. рун - уйгыр - гарәп - латин - Кирилл

  4. уйгыр - гарәп - рус - латин

А6 о, ө хәрефләренең язылыш кагыйдәсе кайсы рәттә дөрес бирелә?



  1. о, ө хәрефләре сүз башында гына языла

  2. о, ө хәрефләре тамыр сүзнең беренче иҗегендә генә языла

  3. о, ө хәрефләрен кайда ишетәбез, шунда язабыз

  4. о, ө хәрефләренең язылышына карата аерым искәрмәләр юк

А7. Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез.

  1. аръ-як, адъ-ю-тант, и-ше-гал-ды

  2. аръ-як, адъютант, и-ше-гал-ды

  3. аръяк, адъютант, ише-гал-ды

  4. аръяк, адъютант, ише-гал-ды

А8. Боз өстенә балыкчылар сибелгән җөмләсендә балыкчылар сүзе­нең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

1) исем сүз төркеменә карый; күплек санда, баш килештә;җөмләдә ия



  1. балык тоту белән шөгыльләнүче кеше(ләр)не атый

  2. абстракт мәгънәне белдерә

  3. хәрәкәтне белдерә

А9. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланылган?



Туган якта һәр тал җырлый. (С. Хәким)

1)һәр


  1. тал

  2. җырлый

  3. туган як

А10. Түбәндәге мисалларда синоним сүзләр булган рәтне күрсәтегез:

  1. көн, төн; иртә, кич

  2. ба°л, бал; карт аю, картаю

  3. ирекле, бәйсез, азат, хөр

  4. бара-бара, тора-бара, алыш-биреш

А11. Түбәңдәге мисалларда фразеологик берәмлекләр булган рәтне күрсәтегез:



  1. үги ана яфрагы; бүре җиләге; тимер юл; кузы чикләвеге

  2. кара-каршы утыру; каты тавыш белән сөйләү, сукмакны югалту

3)салпы якка салам кыстыру; теш кайрау; йөрәк итен ашау; күз буу

4) хәрәкәт башлану; кычкырып елау; кунакка килү; җәй үтү

А12. Кайсы рәттәге сүзнең тамыры дөрес билгеләнмәгән?


  1. котлау (кот-)

  2. ямьле (ямь-)

  3. башлангыч (башла-)

  4. рухлану (рух-)

А13. Төрләндергеч кушымчаларны күрсәтегез.

  1. -а, -ә, -ган, -гән, -ты, -те, -ачак, -эчәк

  2. -чы, -че, -даш, -дәш, -лык, -лек, -ла, -лә

  3. -ның, -нең, -га, -щ -ны, -не, -дан, -дән, -да, -дә

  4. -лы, -ле, -сыз, -сез, - дай, -дәй, -ныкы, -неке.

А14. Көньяк, һәрвакыт, өчпочмак сүзләре сүз ясалышының кайсы төре буенча ясалган?

  1. сүзгә кушымчалар өстәү юлы белән

  2. сүзләрне кушу юлы белән

  3. сүзләрне кыскарту юлы белән

  4. сүзгә яңа мәгънә өстлү юлы белән

А15. Авылдашларга сүзенең морфемаларга дөрес бүленешен күрсәтегез:

  1. авыл-да-ш-лар-га

  2. авыл-даш-лар-га

  3. авыл-даш-ла-рга

  4. авыл-да-ш-ла-рга

А16. Билгеләмәне дөрес дәвам итегез.

Фигыльне ачыклап, эш яки хәлнең үтәлү рәвешен белдереп килгән иярчен кисәк...

  1. фигыль дип атала

  2. рәвеш хәле дип атала

  3. 1) сыйфат дип атала

  4. алмашлык дип атала

А17. Җөмләдә калын белән бирелгән исемнең килешен билгеләгез.



Мәрьям абыстай, улына сыенып, акрын гына елый иде. (Ә. Еники)

  1. чыгыш килешендә

  2. төшем килешендә

  3. юнәлеш килешендә

  4. урын-вакыт килешендә

А18. Таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, тикле, хәтле бәйлекләре үзеннән алда килгән исемнең кайсы килештә булуын таләп итә?

  1. баш килештә

  2. юнәлеш килешендә

  3. чыгыш килешендә

  4. иялек килешендә

А19. Мөмкин, кирәк (кирәкми), ярый (ярамый), бар, юк сүзләре

  1. аваз ияртемнәре

  2. хәбәрлек сүзләр

  3. кисәкчәләр

  4. 4)бәйлекләр

А20. Кемдер, ничектер, берәү, әллә нәрсә алмашлыкларының төркем­чәсен күрсәтегез.

  1. сорау алмашлыклары

  2. билгеләү алмашлыклары

  3. билгесезлек алмашлыклары

  4. күрсәтү алмашлыклары

А21. Түбәндә күрсәтелгән сүзтезмәләрнең кайсы исем сүзтезмә?

  1. ахырдан икенче

  2. укудан кайту

  3. күп нәрсә

  4. чигелгән сөлге

А22. Җөмләнең төрен әйтелү максаты ягыннан билгеләгез.

Нинди саф, нинди матур күңелле егет син! (М. Мәһдиев)

  1. хикәя җөмлә

  2. өндәү җөмлә

  3. тойгылы җөмлә

  4. боерык җөмлә

А23. Җөмләнең терен билгеләгез.

Дала буш, дала тын, узе тип-тигез һәм очсыз-кырыйсыз. (Ә. Еники)

  1. күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

  2. күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

  3. катнаш кушма җөмлә

  4. иярченле кушма җөмла

А24. Кушма җөмлә составындагы иярчен җөмләнең мәгънәсе ягын­нан төрен билгеләгез.

Быел яңгыр аз яуды: игендә өмет зур түгел. (Г. Ибранимов)

  1. иярчен максат җөмлә

  2. иярчен ия җөмлә

  3. иярчен сәбәп җөмлә

  4. иярчен вакыт җөмлә

  5. А25. Билгеләмәне дөрес тәмамлагыз.

Җөмләдә теркәгечләр...

  1. аерым языла

  2. кушып языла

  3. сызыкча аша языла

  4. дөрес җавап юк

А26. Җөмләдә тыныш билгесе кайсы очракта дөрес куелган?

Сабан туе ул( ) халкыбызның гаҗәеп гүзәл бер традициясе. (Ә.Еники)

I) ул көчәйтүче сүзе ия янында килгәнлектән, ия белән хәбәр гына сызык куела

2) тыныш билгесе куелмый

3)өтер куела

4) ике нокта куела

А27. Җөмләдә тыныш билгеләре дөрес куелган очракны күрсәтегез.



Әйтсен яшьләр (1) менә шулай яшәп (2) Шулай үлсәң иде дөньяда. (М Җәлил)

  1. (I) өтер,(2) өтер

  2. (1) ике нокта, (2) өтер

  3. (1) сызык, (2) өтер

4) (I) ике нокта, (2) сызык

А28. Кайсы вариантта өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар



Тимер мич шундый кызу итеп ягылган ки (1) ишек янында (2) мунчадин куелган бозау һәм сарык бәтиләре (3) эсселектән әлсерәп (4) сузылып ятканнар.

I) 1,3,4 2)1,2,3, 3) 1,4

А29. Әдәби сөйләмгә куелган таләпләрне күрсәтегез:


  1. төгәллек, аңлаешлылык, сафлык, җыйнаклык, аһәңлелек

  2. төгәллек, кыскалык, гадилек, терминнарны күбрәк куллану

  3. төгәллек, әдәбилек, фәннилек

4) төгәллек, синонимнарны, кушма җөмләләрне күбрәк куллану

АЗО. Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?



Республика хөкүмәте һәм театр әһелләре, моның белән генә чиклә­нмичә, 1945 нче елда, сугыш тәмамланган көннәрдә тагы бер уку йор-тын - Татар Дәүләт театр училищесын ача.

I) матур әдәбият телендә

2) публицистика стилендә

3) рәсми стильдә

4) фәнни стильдә

2 нче өлеш

В

1) Әйе, бу җирдә кечкенә генә, җыйнак кына бер дача-авыл иде. 2) Без - мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, исле сиреньнәр, шомыртлар, алмагачлар, кура җиләкләре - аның ямьле бизәкләре, тәмле җимеш­ләре идек. 3) Менә бу чокыр урынында исә без, мәк чәчәкләре, кайчандыр зур түгәрәк бер түтәл булып үсеп утыра идек. 4) Безнең нәкъ уртабызга ул - көнбатыштан килгән ерткыч вәхши - авыр бомба ташлады. 5) Без, янартау авызыннан атылган утлы туфрак һәм көл булып, һавага ыргылдык. 6) Бу күз ачып йомганчы булды. 7) Тетрәп киткәндәй күренгән кояш та яңадан, бернәрсә дә булма­гандай балкый иде. 8) Мин - бердәнбер мәк орлыгы - кире үз уры­ныма, менә шушы чокыр төбенә очып төшкәнмен. 9) Мин тере, мин яңадан җир куенында, үземнең туып-үскән урынымда! 10) Ком бөртекләре каты дип тормадым мин, суларга дымы юк дип зар­ланмадым мин - бүрттем, шыттым, тамыр җибәрдем. 11) Ә хәзер күрәсез: сылу бер чәчәк булып үсеп утырам! 12) Безнең иркә зәгыйфь мәкләрнең дә нәселен корыта алмадылар алар. (Ә. Еники)

В
Бердәм республика имтиханы, 2008 ел ТАТАР ТЕЛЕ 11 сыйныф (002 – 5/5)

1.Тексттан синонимнары булган җөмләләрне табып, санна­рын күрсәтегез.

В2.4-7 нче җөмләләрдән фразеологик әйтелмәләрне язып алыгыз.

В3.1 - 2 нче җөмләләрдән кушма һәм тезмә сүзләрне язып алыгыз.

В4.6-8 нче җөмләләрдән алмашлыкларны язып алыгыз,
төркемнәрен билгеләгез.

В5. 2 нче һәм 3 нче җөмләләрдәге мәк чәчәкләре сүзенең синтак-


сик вазифасын билгеләгез.
В6. 8-10нчы җөмләләрдән тойгылы җөмләне табып, санын күрсәтегез.

В7. 10нчы җөмләдәге сызыкның ни өчен куелуын аңлатыгыз.

В8. 5 нче җөмләнең төрен билгеләгез.

3 нче өлеш

С

С. Текстны нигез итеп алып, 150 сүздән ким булмаган сочинение языгыз.

Текст нәрсә турында? Авторның әйтәсе килгән фикере нинди?

Өзектә нинди проблемалар күтәрелә, аларга сезнең мөнәсәбәтегез ничек?

Язмагызда текст эчтәлеге таләп иткән тел-сурәт чараларын да кулланыгыз.




Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Апас районы Борнаш урта мәктәбе


1 нче вариант

1 нче өлеш



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет