Фольклор практикасы



бет10/10
Дата08.07.2016
өлшемі0.92 Mb.
#185087
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫ
Бакырчы авылы тарихы

- 1700 нче еллар китә дип әйтәм энде мин. Шуннан авыллар үзләре тирәләренә зиратлар ясый башлыйлар. Акъегетнеке үзенә, чуашлар үзләренчә чуашланалар. Безнеке үзенә. Менә теге зиратка безнең каядыр 400 еллар бар. 1810-1825 нче елларга кагыла торган чорда чукындыру башлана бу территориядә. Көчләп чукындыру башлана. Алар киләләр шушы яктан, бер ише - Кавәл ягыннан. Кавәл татар авылы булган. Менә Юынчы, Сөнчәләй дигән авыл бар. Ул чуаш авылы булган. Ә аның янында Кавәл - татар авылы булган. Менә шул уңайдан киләләр дә, ну ул чукындыру - менә моннан кергәннәр, урамның буе белән, аскы урамны буе белән чукындырып чыгып киткәннәр. Өйдә булмаган кешеләр генә кача алган, урманлы җир булган. Качканнар. Теге уңайдан төшкәннәр, әнә ул уңайдан тора торган йортлардагы кешеләрне чукындырып. Ну байлар барыбер акча биреп булса да чукынмыйча калганнар. Безнең бабайлар, миңа ул бишенче бабай туры килә, Ишмөхәммәт бабайлар – чукындырылган бабайлар. Шуннан соң зиратның икенче ягына чукындырылган кешеләрне кертмәгәннәр. Муллалар укымаган. Поплар килеп укырга тиеш булганнар. Бакырчыда моның хәтле кискен хәлләрне белмим. Мин Акъегет авылында эшләдем. Егерме ел укыттым. Менә Акъегет авылында Илгиз абый Тимуршин әйтәдер иде, ул аның прадеды була энде, шул сөйләгән килеп чыга. Менә анда контор дигән ни бар, күпер, шул күпер тирәсендә бер чукындырылган кеше үлә җәй челләсендә и күмелми. Бер баралар попка, вакыты булмый, тегендә үле буламы, ни буламы. Кавәлдән килеп чукындыра торган булганнар. Уже Кавәл дә чуашланган була энде. Ике киләләр, өч киләләр. Теге абзый – үлгән кеше, мәет. Ул сасый, халык бик нәфрәтләнә. Керәшеннәре – чукындырылган кешеләр – и теге попны мәҗбүри рәвештә алып киләләр. Попсыз күмергә кушмаганнар бит энде. И соңыннан: “Ник күммәдегез, бу хәлгә китерәсегез калмаган”, - дип әйткән поп. “Сез бит попсыз күмәргә ярамый дип әйттегез”, - дип, попны кабергә төртеп төшерәләр. “Күмәбез сезнең белән бу үлемне”, - дип. Шуннан поп ничектер чыгып кача, шуннан соң Акъегет авылына поп килми, шуннан соң үзләре генә күмә башлыйлар. Ләкин муллаларның да бик барасылары килми. Бакырчы тарихында мин андый нәрсәне ишетмәгән. Ну кырыйга күмгәннәр. Зират аерым. Менә безнең бабайларның зираты авыл янындарак. Керәшен зираты дигән аерылып тора, чокыр белән авыл янындарак. Ә энде чукындырылмаган кешеләр – төп зиратта теге якта. Әби энде минем чукындырылмаган. Минем әби, төп әбием. Ә әткәй ягы чукындырылган. Әби гомер буе: “Керәшеннең акылы керәле дә чыгалы”, - дип әйтте. Бабайга карата әйткәндер энде или әрләшкәндә әйткәнме, һаман шундый сүзе бар иде. Керәшеннәргә карата ничектер күңелендә нәрсәдер бар иде. Ләкин үзе барган шул бабайга. Менә шул нәрсә. Менә бу безнең авыл тирәсендәге тарих шул. Бездә сразу дингә кайтканнар. Исламга. Күрәсең, ул чукындыру көчләп булган, мәҗбүри булган. Менә шуннан 1800 ничәнчедер елда халык санын алу башлана. Авылга киләләр, войска белән килгәннәр күрәмсең, халык санын алырга да. Чукындырырга килә дип, халык күтәрелә. Шул каршы чыккан халык арасында Шаһи абзыйлар булалар. Алар турында бәет бар, китапта. Аны бик каты суктыралар. Шуннан соң ул Шаһи абзыйны, сарык суеп, тәне чигә чыккан була энде, чи тире ябып кына исән калдыралар. Бик каты суктырып китәләр. Алар перепись дип аңламаганнар. Ну ул булган перепись. Ә теге 1500 нче еллардагы, 1700 нче еллардагы чукындыру бу безнең территориядә булмаган. Ул әнә электән калган керәшен авыллары бар бит хәзер, менә алар шулый сакланып калганнар алар. Аларда катлы-катлы ни булган, тикшерү, күзәтеп тору. Ә монда, күрәмсең, күзәтмәгәннәр. Менә шундый нәрсә. Мин энде ул чукындырулар белән, дөресен генә әйткәндә, аның кадәр үк кызыксынмаган идем. Менә бу Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сыннан тетрәнеп энде, мин аны караганнан соң, мин аңар кабат-кабат әйләнеп кайттым. Кызыксынып дип әйтәм, ну качкан булганнар. Күп кеше качып киткән. Ирексездән булган ул. Менә бу тирәләрдә каеннары бик күп ие энде аның. Ул ташларны алып киттеләр шул Казанга. Музейдадыр ул, тарих музеендадыр ул. Монда Тау иленнән Наил Гизатуллин дигән абый да килеп йөрде, шундыйларны эзләп. Ул журналист кеше. Аларга да кирәк булганмы ул, анысын белмим. Авылның артында – зур трасса. Ул трасса Кайбычларга хәтле бара торган ташлы юл булган. Хәзер асфальт энде. Менә шул чуаш авылларын тоташтыра ул анда. Менә бу чокыр әнә, ялгыз агач утыра. Анда шуннан күпер бар ие без кечкенә чагында. Хәзер бетте бит энде бөтен нәрсә. Төп юл әнә астан ие и шунда чыгып китәләр ие төп юлга. Канашларга шуннан сәүдәгә йөргәннәр. Бакырчы ул бик зур авыл булмаган, кизләүләре менә монда бар. Бер кизләү елка пасадкасы астында. Аннары шул агачның бу ягында кизләү булган. Шунда кадәр дә барып, кизләүгә барганнар, кер чайкарга. Кер чайкарга менә монда хәтле. Менә бу Фирдәүсә Гатауллиналар урамыннан өске урамы туры урам булган. Әнә тегендә су башнясы тора бит, әнә ул су башнясы урамы тулы булган. Без кечкенә вакытта анда хуҗалык нигезләре күп ие. Авыл бик тыгыз булган. Бер переулокта 6 хуҗалык утырган. Ул бер гектар буладыр энде. Шул тирә килеп чыгадыр, теге тыкырыкларын да калдырып, каядыр 15 сутый булганмы әллә дип беләм мин. Менә авыл тулысы белән квадратка куелып, болайга да, болайга да урамнар бик төгәл бүленгән булган. Безнең авыл төгәл утырган, шакмаклап утырган.

Матур бит энде, җәй үзе матур. Һәркемнең үз җире үзенә матур. Безгә менә шушы җир матур. Чокырлы диләр монда, ни диләр. Ләкин ул безгә туган җир. Ни генә булмасын. Яз көне, мин кечкенә вакытта, колхозның беренче чорлары булгандыр энде ул, монда тары чәчәләр ие, киндер чәчәләр ие менә бу болынга. Яшел чәчүлек иде. Аннары энде ул Акъегеткә кушылды, Кировка әйләнде. Аннары соң соңгы елларда Бакырчы ие, хәзер бер дә калмады. Монда киндер талкыйлар ие. Аны бозга салалар ие, ниеннән кубарырга – кабыгыннан. Аннары шуннан соң талкыйлар ие шунда җыелып, халык, колхозчылар талкыйлар. Аны талкый торган үзенең бер әләм әтрәге бар иде. Әйбер, ул аны, аны кабыгыннан чыгарадыр ие дә, сүсе чыга иде, киндер сүсе. Шушы суга төшеп, әнә шуның ярларына, кырыйларына җәяләр иде. Агартырга җәйгәннәрме аны, нишләгәннәр. Агарталар ие аны, әйе. Шуның белән көн итә ие. “Бер сыер белән дүрт сарык асрап чыгырга, илле алты арба печән кирәк иде”, - дип әйтә иде миңа кайнана. “Илле алты арба, көн саен барсаң, күпме барырга кирәк”, - дип. Көнгә икешәр барырга да була энде. Бу тирәләрдән дә җыя идек, тау-таш аслары кыен иде. Атлар колхозда гына. Хуҗалыкта юк. Менә шул.



(Бакырчы авылы, Зәйнуллина Рәйхана Рәхим кызы (1947)).
Ислам авылы риваяте

- Хәмбәл абый, авылның исеме ни өчен Ислам?

- Менә бу зиратта алты ир кеше, биш хатын-кыз күмелгән. Абелхабик бабай, Абелхарис бабай, Абелкәрим бабай, Абелкасыйм бабай, Абелхасин бабай. Менә монсында хатын-кызлар энде. Бибидәрман бикә, Бибизөбәрҗәт бикә, Бибизәҗәт бикә, Бибичәршәм бикә, Чәршәния бикә, Бибигайшә бикә. Менә бу ташлар энде 1981 нче елны ясатып куелган ташлар. Хәзер менә монда Касыйм бабайның тарихын сөйләп китәрмен. Әбелкасыйм бабаны кайбер чыганакларда Норлат кешесе дип әйтәләр. Иван Грозный, теге Казан ханлыгына сугыш белән килгән вакытта, хан дипломатлары составында сөйләшләр алып бара. Аннары сугыш башлангачтын, иртәнге намазын Норлатта энде укып, Казанга барып, көне буе сугышып рус гәскәрләре белән, ястү намазын өенә кайтып укый торган була Норлатка. Поезлар да җук, ат белән җөргәнме ул анда, җәяү җөргәнме ул анда, белмим. Шуннан соң, Казанны Иван Грозный басып алганнан соң, татарларны үзләренең яшәгән урыннарыннан куган. Менә ул куылган татарларны Кабан буенда җыеп яшәткән. Эчәргә су булмаган, шуннан ул Кабан күленә таба кереп киткән, камышлар арасына энде. Чикмән итәге белән җәеп, кырыйга таба килгән, ә артыннан яр кырыеннан агып су килгән. Эчә торган су булган. Шул мөселманнарны, татарларны җыеп, беренче имамнары булып, шунда яшәгән. Бераздан бу якларга кайткан булса кирәк. Аннарысы Тау Иле авылы халкы белән тыныша алмаган. Нәрсә дә булса булгандыр энде. Аларның урыннарын Кәрәшә зираты дип йөртәләр Тау Иле янында. Хәзер дә бар ул зират анда. Анда кеше күммиләр. Ну шул бер төнне анда менә хәзерге кәрәшәләр барып утырган. Шунда барып яшәргә урнашканнар. Алай да шулар бу зиратка мәетләрен алып килеп йөри торган булганнар. Менә шушы Әбелкасыйм баба салган дип әйтәләр безнең Ысламны.



(Ислам авылы, Кадыйров Хәмбәл Шәйхетдин улы (1947).

Аулак өй уеннары
Ыстаноклы

- “Ыстаноклы” иде безнең вакытта. Монда чыгарып бастыраларые да берне. Менә без сиңа җырлыйбыз:

Чәчең озын билеңнән,

Чәчләрең озын билеңнән,

Чәчләрең озын билеңнән,

Чыгармаслар илеңнән,

- менә шулый. Аннары син биисең дә, мине аласың да шулый иттереп, чыгасың. Менә хәзер моңа җырлыйсың энде:

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Оркыя,

- дип. Ул җырлый:

Мин уртага чыккач кына,

Мин уртага чыккач кына,

Җырлары бетә куя.

Менә бу чыга да хәзер, тагын икенче чыга. Һәрберенә аерым төрле. Җегетләргә дә җырлар барые энде анда. Элек клубта тансавать итмәгән, шулый җырлаган, биегән.


Римин сугыш

Ул римин сугыш. Менә болай кулга сугышасың. Менә шулый ике кеше. Менә хәзер минем кулга суга. Мин күзне томалаган. Мин белергә тиеш, кем ул. Белмәсәң, тагын суктыралар. Менә шунда җатасың, менә шулый томалыйлар энде менә. Әй ул аулак өй. Шешә тәгәрәтәләрие. Аннары тышка чыгарып җибәрәләрие сине. Ачуы килсә катырып кертәләрие, ачуы килсә. Шешәне шулый тәгәрәтеп җибәрә, шешәнең авызы кемгә карый. Сиңа карады бит, син чыгасың. Сиңа тагын тәгәрәтәләр, синең җанга бер җегет чыга. Син чыкмалы. Йә сиңа шешә тәгәрәтә, син күгәрчен ашатмалы. Үбешәсең аннары, менә, күгәрчен ашыйлар. Йолдыз санаталарые. Шул йолдыз санаганда, ишегалдында су сибәләрие. Җәза шулый. Утырасың да, башыңа су сибәләрие. Ачуланыш җук. Анда уйнап кына утырмаган әле, анда бөтен кеше эшли. Кем чигә, кем бәйли.



- Ә егет белән кыз шушы кичке уеннарда таныша торган булганнармы?

- Таныша энде. Кешенең энде, биш казы булса энде, аңар энде каз өмәсе ясаттырып, әбәзәтелне кич аулак ясаттырткан бу кызлардан. Әле ул каз өмәсе көнне җегетләр килерләрие тегәч үрергә.



- Анысы ничек була?

- Каурый сыдыралар да энде. Менә каз канаты кебек энде, май тегәче.



(Бакырчы авылы, Сафиуллина Алсу Сәләхетдин кызы (1944)).

Мөнәҗәт

Рәсүлулла.

Рәсүлулла ятим булган, ятимнәрне бик тә сөйгән,

Әгәр күрсә ятим бала аларга сәдака биргән.

Гает көнне Рәсүлулла урамнарга чыгып йөргән,

Агач төбендә утырган бер ятим баланы күргән.

Агач төбендә утырган ятимнең хәлен ул белгән,

“Атам да җук, анам да җук”, - теге бала җавап биргән.

Шулай дигәч, Рәсүлулла: “Ата булаем мин сиңа,

Ни зарың бар, сөйлә миңа”, ятимнең яшьләре ага.

Ятим бала шулай диде: “Минем кебек үк балалар,

Менеп төрле тәвәләрдә, сәяхәт итәләр алар”.

Диде Рәсүлулла аңа: “Тәвә булаем мин сиңа,

Әйдә, мен минем аркама”, ятимнең яшьләри ага.

Шулай дигәч, ятим бала Рәсүл аркасына менде,

Тәвә булып Рәсүлулла, анда-монда ул йөгерде,

Тәвә булып Рәсүлулла, анда-монда ул йөгерде.

“Син бит минем дөям,”- диде,

“Беркемгә дә бирмәм,”- диде.

Рәсүлулла әмер әйтте: “Кузый алып килең”, - диде.

“Ятим бала кулыннан мине сатып алың”, - диде.

Рәсүлулла чабып йөрде, озак чабып йөрде ул,

Сәхәбәләр аны күреп, еглаштылар булып саф-саф.

Унике айның бер аенда, Рәсүлулла туган көндер,

Җир йөзенә фәрештәләр бәрәкәтләр сипкән көндер.

Рәсүлулла ятып тора, нурдан чәчәк атып тора,

Өметләрем килә, диеп, җәннәтләрен ачып тора.



(Бакырчы авылы, Сафиуллина Алсу Сәләхетдин кызы (1944)).

Авыл мәзәге

  • Авылыбызның, мөхтәрәм кешесе, волость исполкомында эшләгән Әләхи бабай, шул мәзәкләр сөйли торган иде: теге әйберләрне ташый башлаганнар бит инде, өйнең алы франтон дип йөриләр бит инде, печәнгә сөяп куйганнар, хәзерге зур тәрәзәләр юк, түгәрәк тишек кенә инде. Теге монда бүрәнәләр өйгәннәр, ә тегендә артта печән көйбәне булган, печән көйбәненә сөяп куйганнар, кәҗәләре менгән печән ашарга, аягы таеп китеп, асылынып калган, шул Сәләхи бабай әйтә торган иде: “Колхозга керергә теләмичән, асылынып үлде, мескен, мәрхүм кәҗә”, - дип.

(Ислам авылы, Кадыйров Хәмбәл Шәйхетдинулы (1947)).

Тәкъдим ителә торган әдәбият исемлеге

а)Татар телендә:

  1. Әдәбият терминнары һәм төшенчәләр сүзлеге / Төз. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Аминева В.Р., Юсупова Н.М., Гайнуллина Г.Р. – Казан: Мәгариф, 2007. – 348 б.

  2. Әдәбият белеме сүзлеге. Төзүче–редакторы А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1990. – 239 б.

  3. Бакиров М.Х. Татар фольклоры. Югары уку йортлары өчен дәреслек / М.Х.Бакиров. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.

  4. Бакиров М.Х. Туй йолалары һәм аларга бәйләнешле әсәрләр / М.Х.Бакиров // Мирас. – Казан. – 1998. - №4. – 81-95 б.

  5. Бакиров М.Х. Халык хәтере // Тарихи җырларыбыз һәм бәетләребез турында / М.Х.Бакиров // Мирас. – 1992. - №10. 33-42 б.

  6. Бакиров М.Х. Шигърият бишеге. Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм борынгы формалары / М.Х.Бакиров. – Казан: Мәгариф, 2001. – 344 б.

  7. Балалар фольклоры: Бала сақ – уйнап-көләп үçер сақ.. - Өфө: Башқортостан “Китап” нәшриәте, 1994. – 160 б.

  8. Балалар фольклоры // Төз.Ягьфәров Р. – Казан: Тат. кит.нәшр. 1993, 17б.

  9. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе / Ф.С.Баязитова. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – 295 б.

  10. Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты / Ф.С.Баязитова. – Казан, 1997. – 248 б.

  11. Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары / Ф.С.Баязитова. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1995. – 158 б.

  12. Гатина Х. Вакытында табылган якутлар / Х.Гатина. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2006. – 192 б.

  13. Госманов М.Г. Каурый каләм эзеннән / М.Г.Госманов. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1994. – 463 б.

  14. Исәнбәт Нәкый. Балалар фольклоры / Н.Исәнбәт. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1984. – 486 б.

  15. Исәнбәт Нәкый. Татар халык мәкальләре. Өч томда / Н.Исәнбәт.– Казан: Тат.кит.нәшр., 1959, 1963, 1967.

  16. Мәхмүтов Х.Ш. Язылмаган кануннар / Х.Ш.Мәхмүтов.– Казан: Тат.кит.нәшр., 1995. – 173 б.

  17. Мәхмүтов Х.Ш. Кечкенә дә төш кенә / Х.Ш.Мәхмүтов. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1980. – 124 б.

  18. Миңнуллин К.М. Басма сүз һәм татар җырлары / К.М.Миңнуллин. – Казан: Мәгариф, 2000. – 159 б.

  19. Миңнуллин К.М. Шигърият һәм җыр / К.М.Миңнуллин. – Казан: Мәгариф, 1998. – 287 б.

  20. Нигъмәтҗанов М.Н. Татар халык җырлары / М.Н.Нигъмәтҗанов. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1976. – 215 б.

  21. Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1999. – 432 б.

  22. Татар халык иҗаты. Фәнни эзләнүләр һәм фольклор үрнәкләре. (Фәнни конференцияләр материаллары җыентыгы). Беренче китап. – Казан: РИЦ “Школа”. – 2005. – 136 б.

  23. Татар халык иҗаты. Фәнни эзләнүләр һәм фольклор үрнәкләре. (Фәнни конференцияләр материаллары җыентыгы). Икенче китап. – Казан: Казан: Фолиантъ. – 2006. – 144 б.

  24. Татар халык иҗаты. Фәнни эзләнүләр һәм фольклор үрнәкләре. (Фәнни конференцияләр материаллары җыентыгы). Өченче китап. – Казан: Алма – Лит, 2007. – 194 б.

  25. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. Өч томда. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1977, 1979, 1981.

  26. Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1993. – 336 б.

  27. Татар халык иҗаты. Бәетләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1983. – 351 б.

  28. Татар халык иҗаты. Дастаннар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1989. – 384 б.

  29. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1980. – 319 б..

  30. Татар халык иҗаты. Кыска җырлар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1977. – 392 б.

  31. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1987. -591 б.

  32. Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1987. – 367 б.

  33. Татар халык иҗаты. Мәзәкләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1979. – 390 б.

  34. Татар халык иҗаты. Табышмаклар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1977. – 271 б.

  35. Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1988. – 488 б.

  36. Татар халык мәкальләре. Өч томда. – т.1. –Казан: Тат.кит.нәшр., 1959. – 914 б.

  37. Татар эпосы. Дастаннар. – Казан: “Раннур” нәшр., 2004. – 640 б.

  38. Тукай Габдулла. Халык әдәбияты // Әсәрләр / Г. Тукай. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1977, 1983. – Т.Ш. – 144-162 б.

  39. Уразманова Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре / Р.Уразманова. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – 96 б.

  40. Урманче Ф.И. Борын-борын заманда//Татар халык иҗаты. Әкиятләр / Ф.Урманче. – Казан: Хәтер, 2007. – 3-16 б.

  41. Урманчеев Ф.И. Татар халык иҗаты / Ф.И. Урманчеев – Казан: Мәгариф, 2002 – 335 б.

  42. Фәйзи Җәүдәт. Халык җәүһәрләре / Җ. Фәйзи. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1971. – 288 б.

  43. Фольклор жанрларын өйрәнү. – Казан: КДУ нәшр., 1983. – 186 б.

  44. Хөснуллин К.М. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр / К.М.Хөснуллин. – Казан: “Раннур” нәшр., 2001. – 724 б.

  45. Яхин А.Г., Бакиров М.Х. Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе / А.Г.Яхин, М.Х.Бакиров. – Казан: КДУ нәшр., 1979. – 198 б.

  46. Яхин А.Г., Мәһдиев М.С. Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе / А.Г.Яхин, М.С.Мәһдиев. – Казан: КДУ нәшр., 1984. – 178 б.

  47. Ярми Х., Җамалетдинов Л. Татар халык әкиятләре. Жанрның төрләре һәм аны өйрәнү тарихы // Татар халык иҗаты. Әкиятләр, 1 китап /Х.Ярми. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1977. - 7-26 б.



б) Рус телендә

  1. Актуальные проблемы полевой фольклористики. Вып.3. – М., Изд-во Моск. Ун-та, 2004. – 256 с.

  2. Аникин В.П. Теория фольклора. Курс лекций. – 2-е изд., доп. / В.П.Аникин. – М.: КДУ, 2004. – 432 с.

  3. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья / Р.Г.Ахметьянов. – М.: Наука, 1981. – 144 с.

  4. Гацак В.М. Сказочник и его текст // Проблемы фольклора / В.М.Гацак. – М.: Наука, 1975. – С.44-54.

  5. Жирмунский В.М. Тюркский героический эпос / В.М.Жирмунский. – Л.: Наука, 1974. – 727 с.

  6. Заринский П.Е. Очерки древней Казани / П.Е.Заринский. – Казань, 1877. – 218 с.

  7. Исхакова-Вамба Р.А. Татарское народное музыкальное творчество / Р.А.Исхакова-Вамба. – Казань: Тат.кн.изд., 1997. – 264 с.

  8. Казанская история. – Л.: Изд. АН СССР, 1954. – 195 с.

  9. Комплексное собирание, систематика, экспериментальная текстология. Вып.2: Материалы VI Международной школы молодого фольклориста (22-24 ноября 2004 года) / Отв.ред. В.М.Гацак, Н.В.Дранникова. – Архангельск: Поморский университет, 2004. – 222 с.

  10. Лихачев Д.С. Поэтика древнерусской литературы / Д.С.Лихачев. – М.: Наука, 1979. – 352 с.

  11. Мелетинский Е.М. Герой волшебной сказки / Е.М.Мелетинский. – М.: Наука, 1958. – 264 с.

  12. Мелетинский Е.М. Поэтика мифа / Е.М.Мелетинский. – М.: Наука, 1976. – 407 с.

  13. Нигмедзянов М.Н. Татарская народная музыка / М.Н.Нигмедзянов. – Казань: Магариф, 2003. – 255 с.

  14. Никифорова А.И. Сказка, ее бытование и носители // Русские народные сказки. – М.; Л.: 1990. - 78 с.

  15. Пермяков Л.Г. От поговорки до сказки / Л.Г.Пермяков. – М.: Наука, 1970. – 240 с.

  16. Поэтика татарского фольклора. – Казань, 1991. – 131 с.

  17. Прош В.Я. Исторические корни волшебной сказки / В.Я.Прош. – Л.: Изд.ЛГУ, 1945. – 340 с.

  18. Прош В.Я. Фольклор и действительность / В.Я.Прош. – М.: Наука, 1976. – 325 с.

  19. Савушкина Н.М. О собирании фольклора / Н.И.Савушкина. –М.: изд-во МГУ, 1974. – 134 с.

  20. Селиванов Ф.М. Студенческая фольклорная практика. Учебно-методическое пособие / Ф.М.Селиванов. – М.: Изд-во МГУ, 1986. – 185 с.

  21. Татары Среднего Поволжья и Приуралья. Раздел “Народное творчество”, “Духовная культура”. – М.: Наука, 1967.

  22. Типология татарского фольклора. – Казань, 1999. – 166 с.

  23. Урманче Ф.И. Народный эпос “Идегей” / Ф.И.Урманче. – Казань: Изд. “Фэн”, 1999. – 199 с.

  24. Урманчиев Ф.И. Героический эпос татарского народа / Ф.И.Урманчиев. – Казань: Тат.кн.изд., 1984. 309 с.

  25. Харитонов В.И. Методические указания к фольклорной практики. / В.И. Харитонов. – Львов: ЛГУ, 1986. – С. 217.

  26. Элнаш Н.М. Об учете сказочников и собирателей (опыт инструкции // Сказочная комиссия в 1924-1925 гг. / Н.М.Элнаш. – Л.: Знамя, 1926

  27. Яхин А.Г. Система татарского фольклора / А.Г.Яхин. – Казань: Тат.кн.изд., 1984. – 200 с.



1 Гусев В.Е. Методика полевых исследований // Русский фольклор. Вып. IX. / В.Е..Гусев. – М. Л., 1964. –С. - 212.





Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет