«Әбиләргә – кунакка» Ләйсән Минегулова, Зәйдәге



жүктеу 61.13 Kb.
Дата17.07.2016
өлшемі61.13 Kb.
«Әбиләргә – кунакка»

Ләйсән Минегулова,



Зәйдәге «Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат:

1. Рус, татар, керәшен халыкларының әйтемнәре, сынамышлары, шушы халыкларның гореф-гадәтләре, матур йолалары, уен-көлкеләре, милли ризыклары белән таныштыруны дәвам итү.

2. Халык иҗаты аша балаларга телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү.

3. Туган илне, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.



Җиһазлау: солдат костюмы, татар әбиләренең күлмәге, керәшен әбиләренең күлмәге, читек, яулыклар, түбәтәй, кагәзь битендә авыл исемнәре (Аксар, Пәлчикәү, Сәвәләй), кепка, бейсболка, эшләпә, руль, обруч, кыңгырау, чәчәкләр, «Мәңгелек ут».

Сүзлек эше: бәби итәк, читек, түбәтәй, алъяпкыч, дүртпочмаклы яулык.

Тәрбияче. Балалар, безнең республикада кайсы милләт кешеләре яши? (Җаваплар.) Бик дөрес! Ә сез беләсезме, безнең балалар бакчасына кайсы милләт балалары йөри? Карагыз әле бу картага, бу – Зәй шәһәре һәм Зәй районы картасы.

(Тәрбияче балалар белән барасы авылларны картадан күрсәтә.)

Тәрбияче. Балалар, бүген без сезнең белән Зәй районы буенча экскурсиягә барабыз. Балалар, сез Зәй районының кайсы авылларын беләсез? (Балаларның җаваплары.) Сезнең кайсы авылларга барганыгыз бар? (Балаларның җаваплары.) Хәзер без сезнең белән Сәвәләй авылына барырбыз. Ул авылга поезд йөри, шуңа күрә без сезнең белән анда поезд белән барырбыз. Әйдәгез поездга утырышыгыз, Дамир (кепканы кия) безнең поезд йөртүчебез булыр.

(Балалар паровозга басалар, музыка уйный. Поезд «кузгала».)

Тәрбияче. Менә, балалар, без Сәвәләй авылына килеп тә җиттек. Бу авылда татар керәшеннәре яши. Әнә бу авылның иң белемле әбисе каршыбызга килә. Бу Начтый әби. Арумы, Начтый әби?

Начтый әби. Ару, ару! Балакайларым, әйбәт кенә килеп җиттегезме? Нәрсә белән килдегез? Кайлардан килдегез сез?

Балалар. Әйбәт кенә килеп җиттек, Начтый әби, поезд белән килдек. Без Зәй шәһәреннән килдек. Без Зәй районы буенча экскурсиягә барырга уйладык, иң беренче итеп без сезнең авылга килдек.

Начтый әби. И, рәхмәт төшкерләре.

Балалар. Әби, без сиңа буш кул белән килмәдек, «Яулык алыш» дигән уен алып килдек. Уйнап аласыңмы безнең белән, Начтый әби?

(«Яулык алыш» дигән уен үткәрелә.)

Талым, талым, тал чыбык,

Уртасында бал чыбык,

Ал яулык, гөл яулык,

Давай миңа бер яулык, – дип,

бер бала яулык җыеп йөри, аннары яулык хуҗалары берәм-берәм «җәза» үти.)

1. Бу яулык хуҗасы Татарстанның башкаласын әйтсен.

2. Бу яулык хуҗасы Татарстанның 3 шәһәрен әйтсен.

3. Бу яулык хуҗасы Зәй шәһәренең 3 урамын әйтсен.

4. Бу яулык хуҗасы Татарстан флагының төсләрен әйтсен.

5. Бу яулык хуҗасы Россия флагының төсләрен әйтсен.

Тәрбияче. Балалар, ә хәзер без Начтый әби белән саубуллашыйк, юлыбызны дәвам итик.

Начтый әби. Балакайларым, мине шулай зурлаганыгыз өчен рәхмәт инде сезгә! Бәхетле булыгыз, игелекле балалар булып үсегез. Сау булыгыз, балалар!

Балалар. Сау бул, Начтый әби!

Тәрбияче. Балалар, хәзер без үзебезнең юлыбызны дәвам итәбез. Аксар авылына юл тотыйк. Аксар авылы Сәвәләй авылыннан ерак, шуңа күрә без анда автобуска утырып барырбыз. Вениамин автобус йөртүче булыр.

(Балалар автобуска утыралар. Музыка уйный. Автобус «кузгала».)

Тәрбияче. Балалар, автобустан чыгабыз. Бу Аксар авылы, монда татарлар яши. Әнә Бибинур әби казлар карый, әйдәгез аның янына якынрак барыйк һәм аның белән исәнләшик!

Балалар. Исәнмесез, Бибинур әби!

Бибинур әби. Исәнмесез, балакайларым! Исән-сау гына килеп җиттегезме? Нәрсә белән килдегез?

Балалар. Әйбәт кенә, Бибинур әби. Автобуста утырып килдек.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, Бибинур әби ничек матур итеп киенгән, матур бәби итәкле күлмәк, алъяпкыч, читек кигән, башына дүрпочмаклап ап-ак яулык бәйләгән.

Бибинур әби. Балалар, сез килгәндә арыгансыздыр. Утырышыгыз, бераз ял итеп алырсыз. Әкият тыңлыйсыгыз киләме? Сөйлимме?

Борын-борын заманда

Булган, ди, бер патша.

Ул ясаттырган, ди, би-и-ик

Матур бер бакча.

Бакчаның коймасы булган, ди, таштан.

Сөйлимме яңабаштан? (Сөйлә, сөйлә...)

Бибинур әби.

Борын-борын заманда

Яшәгән, ди, бер торна.

Мин әкият сөйләгәндә,

Авызыңны ачып торма.

(Балалар көлешә.)

Бибинур әби. Балалар, ә сезнең татар уенын уйныйсыгыз киләме? Әйдәгез, басыгыз түгәрәккә, мин сезгә бер уен өйрәтәм.

(«Түбәтәй» уены уйнала.)

Түп-түп түбәтәй,

Түбәтәем укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды. (Түбәтәй кемдә тукталып кала, шул кеше берәр татар ашының исемен әйтә.)

Тәрбияче. Бибинур әби, әйдәле, хәзер без сиңа үзебез белгән бер уенны уйнап күрсәтербез.

(«Без, без, без идек... » уены уйнала.)

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Келәткә кердек, бал ашадык,

Базга төштек, май ашадык.

Коп та коп, авызыңны ач та йом!

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез Бибинур әби белән саубуллашыйк, рәхмәт әйтик, һәм юлыбызны дәвам итик. (Саубуллашалар.)

Бибинур әби. Рәхмәт яусын, балакайларым. Исән-сау йөрегез! Сау булыгыз!

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән хәзер Пәлчикәү авылына барырбыз. Ул авыл Аксар авылыннан ерак түгел, шуңа күрә әйдәгез атта гына барыйк.

(Балалар «ат»ка утыралар. Музыка уйный. Атлар «кузгала».)

Тәрбияче. Менә, балалар Пәлчикәү авылына килеп җиттек. Монда рус халкы яши. Бу авыл бик бәләкәй, шуңа күрә урамда бер кеше дә күренми.

Тәрбияче. Балалар, каршыгызда ни күрәсез? (Һәйкәл.) Әйе, бу обелиск. Ул сугыштан кайтмый калган авылдашларга куелган. Әйдәгез, батырларны искә алып, обелиск алдына чәчәкләр салыйк. («Мәңгелек ут» янына чәчәкләр куела.)

Бала.

За то, что есть у нас сейчас,

За каждый наш счастливый час,

За то, что солнце светит нам,

Спасибо доблестным солдатам,

Нашим дедам и отцам!



Бала.

Красоту, что дарит нам природа,

Отстояли солдаты в огне.

Майский день 45-года

Стал последнею точкой в войне!

Бала.

Священные места всех сражений,

Где воины к подвигу шли.

Стране День Победы весенний

Они из боев принесли!

Бала.

На площадь приходим с цветами,

Бессменно солдат там стоит.

И вечный огонь – наша память –

Всегда озаряет гранит!

Тәрбияче. А сейчас, ребята, давайте вернемся в наш детский сад. Для этого мы крепко закроем глаза (звучит музыка). Откройте глаза, вот мы и вернулись обратно в детский сад.

– Где мы побывали?

– Что вам запомнилось?

– Что вам понравилось?

– Что интересного вы видели?

Тәрбияче. Давайте поиграем в игру «Мостик дружбы». Пусть все народы живут дружно.

(«Дуслык күпере» уены уйнала.)

Бала.

Йөри безнең бакчага

Бик күп төрле балалар.

Төрле-төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

Бала.

Наш Татарстан

Дружбой славится.

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

Балалар (мәкальләр һәм теләкләр әйтәләр):

● Дружба и братство дороже богатства.

● Ямьле Татарстаныбызда барлык халыклар дус-тату яшәсә иде.

● С другом жить – нигде не тужить.



● Дус яшик! Матур яшик! Тату яшик!

(«Дустым бар» җыры башкарыла.)


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет