Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә



жүктеу 84.68 Kb.
Дата07.07.2016
өлшемі84.68 Kb.
Ландыш Камил кызы Шәйдуллина,

Чулпан Камил кызы Шәйдуллина,

Сарман районы МБББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Тема: Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә.

Тибы: Г.Утыз Имәни иҗатын йомгаклау дәресе – әдәби кичә.

Максат:

а) Әдип Габдерәхим Утыз Имәни мирасын өйрәнү, тормыш юлын кабатлау;

ә) Шигырь юлларыннан шагыйрьне "күрергә", аның теләк-омтылышларын, фикерен, хисләрен танып-белергә өйрәтү;

б) ир-егетләргә салынган вазыйфаларны үтәүнең зарурлыгына инандыру.



Җиһазлау: презентацион материал, китап күргәзмәсе, төркемнәрдә эшләү өчен мөкинлекләр.

Кичә барышы

Курай тавышы, сәхнә түренә 2 егет чыга.

1 нче егет: ("Егет булу турында" шигырен укый)

Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә,

Тугры дуслык путасын бәйлә билгә...

Гаделлек кыл, лаек бул изгеләргә,

Тузан чаклы җәфа кылма берәүгә.

Тидермә һичберәүгә син ачы тел,

Әгәр дә ул тидерсә, син бары көл.

2 нче егет: Димә: күркәм минем йөз һәммәсеннән...

Китәр күркең бер-ике көндә синнән.

Шулай дисәң әгәр дә – буш адәм син,

Череп гүрдә, булырсың корт өчен җим.

Димә: мин зур, көчем күп, мин булыйм баш...

Хода әмрен үтәүдән тартма һич баш...

...Телен, күзең, кулыңны саклый күр син,

Гөнаһ эшләп, соңыннан булма хур син...



Тагын ике егет өстәлә

3 нче егет: ("Татулык турында" шигырен укый)

Тату булып яши күрше белән кем –

Яшәр андый кеше муллыкта һәр көн.

Берәү рәнҗетсә күршесен әгәр дә,

Булыр мәхшәрдә тоткын андый бәндә.

Кыйнама, орма, керсә күрше малы,

Кума, керсә шулай ук балалары.

Табакта булса әгәр татлы нигъмәт,

Чакыр син күршеңне, күрсәт сый-хөрмәт.

Син алсан күчтәнәч берәр туганнан,

Чыгарып бир өлеш күршеңә аннан.

Сөйләмә күрше хатынын яманлап,

Ире сөйсә аны, син сөйлә мактап.

Юлың бүлмә, әгәр дә очраса ул,

Телен ачма, әдәпле ир кеше бул.

Кеше байдыр, ояты булса аның,

Ләкин байлык түгел – күплеге малның.

4 нче егет: Малы калыр, кеше керсә кабергә,

Оят ләкин яшәр бергә гомергә.

Малым бар дип, фәкыйрьне күрмә ким-хур,

Сүзем кадерле дип, һич булма мәгърур.


Үзем яхшы булыйм дип, итмә әләк,

Ул әләк күпмеләрне итте һәлак.

Берәү килеп сөйләсә бер әләк сүз,

Син андый бәндәдән дуслык җебен өз.


Шулай ук гайбәтен сатма кешенең,

Сиңа һич файдасы юк бу эшеңнең.

Әгәр кылсаң берәүгә изге эш син,

Алырсың шундый ук изге өлеш син.


Әгәр кылсаң яманлык бер балага,

Дучар булмам, димә үзең, бәлагә.

Сиңа атса берәр адәм әгәр таш,

Ачу тотма, үзен ат син аңа аш.


Алып баручы чыга.

Алып баручы: Ару булыйм дисәң, су күк ару бул,

Арулый, былчырак тисә, юып ул.

Хәерле көн, исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар. Кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Безнең аны күпкырлы, нәтиҗәле эшчәнлеге, бай мирасы белән хөрмәткә һәм ихтирамга лаек шәхес – Габдрахман Утыз Имәнинең шигъри юлларын яңгыратудан башлавыбыз юкка түгел. Бүгенге кичәбезне без, гомумән, ул иҗат иткән юллар белән атадык: "Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә" (Презентациянең 1-2 слайды). Мин сезне бүген егетлек, батырлык, тугрылык турында ачыктан-ачык сөйләшүгә, эчкерсез әңгәмәгә чакырам. Сөйләшүгә керешкәнче, бераз гына шигъри юлларның авторы турындагы белемнәрне барлап алыйк.

1 нче кыз: (Презентациянең 3-6 слайдлары) Габдерәхим Утыз Имәни – озын һәм катлаулы гомер юлы үткән шагыйрьләребезнең берсе. Ул ярты гасырдан артык гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Үзенең туган якларында да, Урта Азиянең мәшһүр мәдрәсәләрендә дә мөгаллимлек кыла. Ул тудырган йөзләп китапның яртысын диярлек педагогик, гыйльми хезмәтләр, сүзлекләр, төрле шәрехләр, белешмәләр алып тора. Алар татарча, гарәпчә, фарсыча яисә катнаш телләрдә язылган. Китап басу башлангач, ул язма текстларның дөрес нөсхәсен төзү өстендә күп эшли һәм бик күп күренекле әсәрләрнең чагыштырмача дөрес, җыйнама текстын булдыра. Тәрҗемә белән дә күп шөгыльләнә. Күңеле белән гел шигърияттә яши, гүзәл үрнәкләр иҗат итеп калдыра. Аның эшчәнлеген руслардагы Ломоносов эшчәнлеге белән тиңлиләр.

Кадерле укучылар, әдип бер шигырен: "Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә", – дип башлый, дидек. Бу сүзләренә ул үзе дә тугрылыклы калды. Аның хезмәтләре – илгә күрсәтелгән "егетлек"нең күркәм бер галәмәте. Сез моның белән килешәсезме? Егетлеккә тагын нинди гамәлләрне кертеп була?



(Төркемнәрдә эшләү, җавапларны тыңлау)

Алып баручы. Шушы урында сез әйтеп узган илне саклаучы егетләр – солдатлар турында бер җыр тыңлап алыйк.

(2 сыйныф укучысы Алмаз Әсәдуллин башкаруында
"Солдатта булган, диләр" җыры яңгырый)


Алып баручы. Шагыйрь: "Һәр сүзнең аслы бардыр, фаслы бар", – дип язып калдырган. Егет кешенең сөйләме нинди булырга тиеш? Ялган сөйләүчеләргә мөнәсәбәтегез нинди? Авторның:

Хакыйкать – ул еланның агуы күк,

Ачы булса да, файдасы күп

дигән юлларын хәтерегездә саклагыз.



(Төркемнәрдә эшләү, җавапларны тыңлау)

Алып баручы. Бераз хәтерләрне эшкә җигеп алабыз. Төркемнәргә "Башы бар, ахырын тап" уенын тәкъдим итәм. Тел, сүз сөйләү хакындагы 5 мәкальне язып бетерәбез. Аннан арасыннан берсеңен мәгънәсен аңлатырбыз.

(Төркемнәрдә эшләү, җавапларны тыңлау)

Алып баручы. Шагыйрь Утыз Имәнинең мәкаль булып куллана алырлык шигъри юллары бар. Мәсәлән:

Чын бәхетне бирә бары гыйлем генә,

Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.

Авторның фикере белән килешәсезме? XVIII-XIX гасырда яшәгән әдипнең сүзләре бәлки XXI гасыр кешесе өчен көлке генәдер?



(Төркемнәрдә эшләү, җавапларны тыңлау)

Алып баручы. Бәхет төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Бәхетле булу алгоритмын төзеп карыйбыз.

(Төркемнәрдә эшләү, җавапларны тыңлау)

Сез бәхетле булуның серләренә өйрәткәнче, без бер матур җыр тыңлап алыйк.



("Бәхетле булыгыз" җыры яңгырый.)

Алып баручы.

Күп гыйлемле булса адәм – байдыр ул,

Башкалар йолдыз кебектер – айдыр ул...

Авторның бу фикере белән килешәсезме? XXI гасыр кешесе өчен дә шулай укмы?



(Төркемнәрдә эшләү, җавапларны тыңлау)

Викторина оештыру.



Алып баручы: Әйтүләренә караганда, Утыз Имәни, нахак бәла ягылып, бераз вакыт Бөгелмә төрмәсендә утырып чыга. Ул анда "Горбәтнамә" поэмасын иҗат итә. Анда авторның тоткынлыктагы авыр рухи халәте, ирекле чакларын сагыну хисләре шактый тулы гәүдәләндерелә. Шул поэмадан бер өзек тыңлап үтик.

5 нче егет: Көтмәгәндә дошман кеше пәйда булды,

Хур итеп, мине төрмәгә яптырды....

....Ятамын ялгызым бер аулак өйдә,

Дусларымның берсе-бер юк янымда.

Кеше белән сөйләшү тыелды.

Дүрт ягымны сакчылар чорнап алды...

....Гаҗәп-хәйран булдым күреп үз хәлемне,

Белә алмадым нидән бу хәлгә төшүемне,

Кайда ул шат булып йөргән көннәрем?

Матур тормыш эчендә үткән көннәрем?

Кайда ул мул ризыгым, хуш күңелем?...

Алып баручы. Өзектә нинди хис патшалык итә? Ул нилектән барлыкка килә? Дусларны, танышларны ничек сайларга кирәк? Шул турыда сөйләшеп алыйк.

(Төркемнәрдә эшләү, җавапларны тыңлау)

9 нчы сыйныф кызлары башкаруында "Чын дустым" җыры яңгырый.



Алып баручы. Әдәбият теориясе буенча белемнәрне барлап алыйк әле, укучылар. Урта гасыр әдәбиятында мәрсия жанры зур үсеш алган була. Нинди үзенчәлекләр хас икәнен искә төшерәбез. (Презентация материалы)

Утыз Имәни мәрсияләрендә гадәти татар хатын-кызларының реалистик сыйфатларга бай булган, олы, якты, образы тудырыла. Шагыйрьнең бу жанрга игътибар итүе юкка түгел. Библиографик материал шул турыда сөйли.



2 нче кыз. (Презентация материалы буенча) Утыз Имәни озын гомер яши. Тик бу гомердә сынаулар күп була. Аның беренче хатыны Фәтхия исемле була. Ул үлгәч, шагыйрь үзе туып-үскән Чистай өязе Утыз Имән авылындагы Габдеразик исемле кешенең кызы Халидәгә өйләнә. 1788 нче елда ул гаиләсе белән Урта Азиягә юнәлә. Монда аларның тагын берничә балалары туа, тик 1798 нче елда Хәмидә үлеп китә. Бу хәл Әфганстандагы Каурмач төбәгендә була. Шушы хәсрәттән автор мәрсияләр яза башлый. Аларны еламыйча укып та булмый. Алар шагыйрьнең тирән мәхәббәтен чагылдыра.

Алып баручы. Берегезгә дә мәрсияләр язып утырырга язмасын. Үз тиңегезне табып, тигезлектә яшәргә, бәхетле булырга язсын. Менә шул мәхәббәт дигәннәре турында бирелгән рифмалардан шигырь язып карыйк.

(Төркемнәрдә эшләү, җавапларны тыңлау)

Алып баручы. Мәхәббәт гаилә коруга алып килә. Кеше гаилә тормышы белән яши башлый, аңа яңа вазыйфалар өстәлә. Г.Утыз Имәни турында бик күп легендалар, риваятьләр бар. Аларда аның зирәклеге, тапкырлыгы, оста сүзле булуы турында әйтелә. Менә шундый легендаларның берсе: өлкән улына кече улы исеме белән эндәшкәнен ишеткәч, берәү:

  • Габдерәхим, ул егермеләп балаңның исемен дә онытып бетерәсеңдер инде, – дип әйткән ди.

  • Хикмәт балаларның исемнәрен онытуда түгел, ата икәнеңне онытмауда, – дип җавап биргән Утыз Имәни.

Укучылар, ата булу нинди вазыйфалар өсти? Яхшы әти нинди була ул?

(Төркемнәрдә эшләү, җавапларны тыңлау).

"Әтиемә" җыры яңгырый.



Алып баручы. Укучылар, сөйләшүебезгә йомгакны сез уйланып, бүгенге әңгәмәне искә төшереп, өйдә ясаячаксыз. Мин Сезгә "Минем идеалымдагы – ир-егет" дигән темага иҗади бирем тәкъдим итәсем килә. Егетләргә кызлар да кушыла. Ә әңгәмәбезне шагыйрьнең гомер итү турындагы шигъри юллары белән тәмамлыйбыз. Бу үгет-нәсыйхәтләр күңелегездән югалмас, авторның үгет-нәсыйхәтләренә колак салырсыз дип ышанасы килә.

6 нчы егет. Бу гомрең күпме калган, уйла инде,

Синең гомреңдә күпме ирләр үлде!

Ничә шаһлар, ничә агалар үлде,

Ничә хәким китеп, янасы килде.


Берәүнең үлде ата һәм анасы,

Берәүнең үлде күз нуры - баласы.

Берәүнең ире үлеп, калды ул тол,

Берәү бай иде - бөлде, калды буш кул.


Ничаклы хуҗаларның йорты тузды,

Ничә бәкнең өметен дөнья бозды.

Шул гыйбрәтләр җитәрдер, шаять, безгә,

Килер дип уйласак бу үзебезгә.



7 нче егет. Дидеңме син: бу көн миңа юлыкмас –

Ничек тудың, булып шундый курыкмас?

Хәтәр көннәр турында уйла син уй.

Бозык һәм буш теләккә сонма һич буй.


Сөйләр ахмак: бу дөньяны беләм, дин,

Ул уйламас, кеше миннән көләр, дип.

Акыллы, белсә дә, йөрмәс, беләм, дип,

Аны, белми, диеп сөйләр юләр тик.


Акыллы сөйләр уйлап башын-ахрын,

Сөйли күр син дә белгәнеңне акрын.



Сөйлә сүзеңне син кычкырмый, көлми.

Көлеп сөйләр кем ахмак, берни белми.


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет