«Эминэдэ кунакта»



Дата30.06.2016
өлшемі47.5 Kb.
#169002
Никитина Милэушэ Зэкиевна,

квалификацион категориясез тэрбияче,

МБДОУ № 54 «Очкын»

Тема: «Эминэдэ кунакта»

(II кечкенэлэр торкеме очен)

Максат: Торле уеннар аша балаларнын сойлэм телен устеру.

Бурычлар:


  1. Ойрэту: балаларны сойлэмдэ берлек hэм куплек кушымчаларын дорес кулланырга hэм жомлэлэр тозергэ ойрэту, аларда матур эдэбиятка кызыксыну уяту.

  2. Устеру: балаларнын фикер сэлэтен устеру, хэтерлэрен ныгыту.

  3. Тэрбияви: балаларда узара дустанэ монэсэбэт, эдэплелек, уенчыкларга карата сак караш тэрбиялэу.

Жиhазлар: Эминэ исемле зур курчак, торле уенчыклар: зур hэм кечкенэ аю, зур hэм кечкенэ куян,зур hэм кечкенэ песи, этэч, эт, зур hэм кечкенэ туп, зур hэм кечкенэ машина, самолет, зур hэм кечкенэ курчак.

Балалар белэн алдан эшлэнгэн эш: шигырьлэр ятлау, балаларнын кемнэргэ кунакка йорулэре турында энгэмэ кору, ойдэн алып килгэн фотосурэтлэрен кулланып стенгазета чыгару.

Тэрбияченен эзерлеге: хат эзерлэу, булмэне бизэу.

Шогыль барышы

Балалар ярымтугэрэк ясап басалар.

– Балалар, безгэ буген хат килде. Эйдэгез укып карыйк эле, кемнэн микэн ул? «Исэнмесез, балалар. Мин сезне кунакка чакырам. Эминэ»

– Балалар, сез кунакка йорергэ яратасызмы?

– Эйе, яратабыз.

– Э сезнен кемнэргэ кунакка барганыгыз бар?

– Эбилэргэ, бабайларга, апаларга, абыйларга.

– Балалар, барабызмы Эминэгэ кунакка?

– Эйе, барабыз.

– Кунакта уз-узенне ничек тотарга кирэк?

– Яхшы, тэртипле, эдэпле, кычкырмаска, йогереп йормэскэ.

– Балалар, кунакка нэрсэгэ утырып барып була?

– Автобуска, машинага, поездга, самолётка.

– Эйдэгез, без поездга утырып барабыз. ( Балалар бер-берсе артына тезелешеп «чух – чух – чух», «ту – ту – ту» диеп булмэ уртасына узалар).

– Балалар, менэ безне Эминэ каршы ала. Эйдэгез, анын белэн исэнлэшик.

– Исэнме, Эминэ.

– Исэнмесез, балалар.мин сезне куруемэ бик шатмын. (Балалар урындыкларга утыралар).

– Балалар, карагыз эле, Эминэнен ничек куп уенчыклары бар. Эйдэгез, аларны атап чыгабыз.



«Уенчыкны ата» дидактик уены.

– Балалар, берэр уенчык алыгыз да, безгэ ул уенчык турында сойлэгез.

– Мин аю алдым. Ул йомшак.

– Мин куян алдым. Ул каты.

– Мин самолет алдым. Ул оча.

– Мин песи алдым. Ул йомшак.

– Бик яхшы, балалар! Э хэзер эйдэгез туп белэн уйнап алабыз. ( Балалар тугэрэрэклэп басалар).

«Бер – куп» дидактик уены.

– Балалар, мин сезгэ туп бирэм hэм уенчыкны атыйм, э сез шул уенчыкны куп итеп эйтегез.

– Туп. – Туплар.

– Машина. – Машиналар.

– Шар. – Шарлар.

– Курчак. – Курчаклар.

– Балалар, Эминэнен дусты Ак аюнын сезнен белэн уйнап аласы килэ икэн. Уйныйбызмы анын белэн?

– Эйе, уйныйбыз.



«Нэрсэ юкка чыкты?» дидактик уены.

Остэлгэ самолет, машина, курчак, песи, куян куела, балалар уенчыкларны атап чыгалар hэм ислэрендэ калдырырга тырышалар.

– Балалар, хэзер кузлэрегезне йомыгыз. (Тэрбияче бер уенчыкны яшереп куя).

– Балалар, кузлэрегезне ачыгыз да игътибар белэн карагыз, нинди уенчык юкка чыкты?

– Самолёт юкка чыкты. (Уен 2 – 3 тапкыр уйнатыла).

– Э хэзер ял итеп алыйк.



Без уйнарга яратабыз,

Эйлэнэбез, сикерэбез.

Сикерэбез, эйлэнэбез,

Менэ шулай ял итэбез.

– Балалар, Эминэ сезгэ «серле капчык» алып килгэн. Ул анда нэрсэ салды микэн?



«Серле капчык» дидактик уены.

Капчыкка 5 уенчык салына: песи, этэч, куян, эт, туп. Балалар кулларын капчыкка тыгып, бер уенчыкны табып, карамыйча капшап кына шул уенчыкны танып белергэ тиешлэр hэм балаларга курсэтэлэр.

– Мин туп таптым.

– Балалар, без бит туп турында шигырь дэ белэбез. Эйдэ, Рамил, сойлэп бир эле.



Туп.

Туп – туп тубыбыз,

Син безнен матурыбыз,

Тишмэбез дэ югалтмабыз,

Оста тота кулыбыз.

– Рэхмэт, Рамил.

– Мин песи таптым.

– Балалар, кем безгэ песи турында шигырь сойли? Милэушэ, сойлэп бир эле.



Пескэем.

Бар кечкенэ пескэем,

Бик акыллы дускаем.

Ап – ак йонлач кулмэге…

Бизи безнен булмэне.

– Мин эт таптым.

– Данил, эт турында бер шигырь сойлэ эле.

Маэмай.

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Куп йогерэ, куп орэ,

Куп ишетэ, куп курэ

– Балалар, маэмайны икенче торле ничек эйтеп була?

– Эт дип эйтеп була.

– Дорес, балалар.

– Мин куян таптым.

– Аделина, безгэ куян турында шигырь сойлэ эле.



Куян.

Тышта янгыр ява коеп,

Утыра куян боегып –

Ойгэ кермичэ калган,

Ботен жире чыланган.

– Мин этэч таптым.

– Балалар, кем этэч турында шигырь белэ? Эйдэ, Азалия, сойлэп бир эле.

Этэч.

Иртэн бик иртэ тора,

Канат кагып кычкыра:

Кикрикук! – Кикрикук!



Тор иртэрэк: эшен куп.

– Рэхмэт, балалар. Уйнаганнан сон уенчыкларны нишлэтергэ кирэк?

– Жыештырып куярга кирэк.

– Дорес, балалар. Эйдэгез хэзер уенчыкларны жыеп куябыз. Зур тартмага зур уенчыкларны, э кечкенэ тартмага кечкенэ уенчыкларны салабыз.



«Зур – кечкенэ» дидактик уены.

Берэр бала чыгып, ике уенчыкны алып, кирэкле тартмаларга сала.

– Бу туп зур, э бу туп кечкенэ.

– Бу курчак зур, э бу курчак кечкенэ.

– Бу аю зур, э бу аю кечкенэ.

– Бу песи зур, э бу песи кечкенэ.

– Бу машина зур, э бу машина кечкенэ.

– Балалар, без буген шогыльдэ нишлэдек?

– Эминэгэ кунакка бардык. Уеннар уйнадык. Шигырьлэр сойлэдек. Уенчыклар белэн уйнадык. Аларны жыештырып куйдык.

– Балалар, сезгэ уенчыклар белэн уйнавы ошадымы?

– Эйе, ошады.

– Балалар, уенчыклар ватылмасын очен нишлэргэ кирэк?

– Уенчыкларны ташламаска, атмаска, чэчмэскэ.

– Уйнаганнан сон жыештырып куярга.

– Эминэгэ дэ сезнен белэн уйнау бик ошады, шуна курэ ул сезгэ кечкенэ генэ кучтэнэчлэр бирэ.

–Рэхмэт, Эминэ.



– Балалар, безнен китэр вакыт та житте, эйдэгез, Эминэ белэн саубуллашыйк.

– Сау бул, Эминэ.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет