Әмирхан Еники ӘйтелмәГӘн васыять



бет1/4
Дата20.06.2016
өлшемі197 Kb.
#148927
  1   2   3   4
Әмирхан Еники

ӘЙТЕЛМӘГӘН ВАСЫЯТЬ

Баязит Бикбайга

Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя... Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң!., һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул! Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, буш, моңсу башкорт даласында!

Әнә көмешләнеп дулкынланган кылганнар арасында ак яулык бөркәнгән, алъяпкыч бәйләгән, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган кечкенә буйлы арык кына бер әби кизәк җыеп йөри. Сул беләгендә аның иске чиләк, уң кулында нечкә таяк. Шул таягы белән ул кизәкне чирәмнән куптарып әйләндерә дә аннары иелеп алып чиләгенә сала. Тагын як-ягына каранып эзләп китә. Тагын кизәкне, чирәмнән куптарып, чиләгенә алып сала... Шулай да бу авыл кырындагы чирәмлектә хәзер кизәк аз табыла, колхоз терлекләре монда йөрмиләр, ә бәләкәй генә авылның үз бозаулары салып калдырган «беленнәр» күпме генә соң ул! Далада утын дигән нәрсә бик кадерле булгач, ялгыз әби, ике-өч көндә бер чыгып, иске чиләге тулар-тулмас шул «беленнәрне» җыеп кайта. Борыннан килгән бер гадәт. Аннары кизәк казан астына бик килешә, ашны әкрен генә кайната, ә үз җае белән әкрен генә кайнап пешкән аш бик тәмле була ул. Әйтерсең чирәм исе керә ашка.

Тик соңгы вакытта әбинең хәле бик үк әйбәт түгел әле. Картлыгы җиткәнме, берәр чир зәхмәтеме шунда, ләкин гел менә бөтен тәне авыраеп, кул-аяклары сызлап, йөрәгенең хәле китеп тора. Ара-тирә өшетеп тә җибәрә, яки тиктомалга яндыра да башлый. Үзенчә, мәтрүшкәсен-ниен эчкәләп, ятып караса да, бер дә юнәеп китә алмый. Менә бүген дә, кояш шактый нык кыздыруга карамас-

тан, аның зәгыйфь тәне, эчендә боз яткандай, гел туңып тора; аркасы буйлап әледән-әле салкын кымырҗу йөгереп уза, шул ук вакытта күз төпләре яна, иреннәре бөрешеп кибә, һәм ул гер таккандай авыраеп киткән аякларын көчкә генә сөйрәп йөри... «Булмас, ахрысы, кайтырга кирәк»,— ди ул үз-үзенә иренеп кенә һәм, чиләге кизәк белән тулмаса да, авылга таба борыла.

Читән буйларында котырып кычыткан үскән тар тыкрыктан узып, бәбкә үләне түшәлгән киң урамга килеп чыккан чакта гына аңа Миңлебай карт очрый. Торна шикелле нечкә озын аяклы, какланып беткән бу чандыр бабайны авылның иң карт кешесе диләр. Туксанның өстендә үк түгел микән? Хәер, тәгаен ничә яшьтә булуын ул үзе дә белми. Былтыр гына аның җитмештән узган Миңлегәрәй исемле улы үлеп киткән иде. Хәзер бабай Миңлегәрәйнең зур улы Миңлегалидә тора. Миңлегалинең дә өйләнгән улы, кияүгә чыккан кызлары бар. Миңлебай карт менә шуларның балаларын, ягъни үз токымының дүртенче буынын күрде. Дүртенче буын әкәмәт икән ул, бер дә бабай дигәнчә түгел. Ул хәтта аларның исемнәрен дә отып ала алмый. Вилне Вилдан дип, Эмманы Әсмабикә дип тик йөртә шунда...

Дөньяда чамасыз озак яши торгач, кайчандыр паровоз тавышын да ишетмәгән бабай тракторын да күрде, автомашинасын да, самолетын да, радиосын да күрде; алар аның авылына һәм өенә килеп керделәр, ләкин картның берсенә дә исе китмәде. Чөнки бу заманның барышына ис китеп өлгерерлек түгел иде.

Ләкин былтырмы икән, өченче ел микән, кемнәрнеңдер бу тирәләргә очып килеп, самолеттан бүре атып йөрүләрен ишеткәч, картның моңа шулай да исе китте. Кара син аны. Бүрене самолеттан гына «сугалар» диген, ә?.. Кайчандыр, бик күптән инде, ул үзе ир-егет чагында камчат бүрек, ак чикмән киеп, билен кызыл билбау белән буып, камыт күрмәгән сөлектәй яшь айгырга атланып далага чыгып китә иде дә, йөри-йөри бүренең эзенә төшкәч, аны уктай сузылып очкан бурзаеннан өсләтеп һәм ун-унбиш чакрым куа барып, озын саплы чукмары белән сугып ала торган иде. Менә бу, ичмасам, бүре сугу иде! Ә хәзер һавадан атып йөриләр, имеш. Моның ни кызыгы да, ни комарлыгы бар? Юк, әллә нишләде бу замана! Машина да машина, ә кешенең үз йөрәгенә, үз кулына ни кала?!

Миңлебай картның дөньяда да, колхозда да хәзер бер :>ше дә юк. Ул какланып беткән тәнендә бары җан асрый. Алдына куйганны утырып ашый, ястыгын тәгәрәтә

дә ятып йоклый, шулай итеп гомерен суза да суза. Аның хәзер бер генә эше бар — ул ялан таптарга ярата. Һәр көнне иртәнге чәйдән соң ул, озын карагай таягын тотып, торнаныкыдай нечкә аякларын сыгылдырып кына буш урамнан уза, кырга чыга һәм күзе караган якка таба китеп бара. Берәр түбә җиргә менгәч, озын таягын ике учлап, ерак кырларга тик кенә һәм озак кына карап тора. Бу күз җитмәс Юлкотлы яланының бөтен ягын, андагы түбәләрнең, үзәннәрнең, чокырларның бөтенесен исемнәре белән белә. Хәзер инде ул исемнәрнең күбесе онытылып бара. Хәзер, мәсәлән, Каракош басуы яки Атчабар кыры дип түгел, ә фәләненче бригаданың да төгәнен-че бригаданың участогы дип кенә йөртәләр. Юлкотлы яланнарын тоташтан сөреп бетерделәр. Иске чикләр, иске исемнәр барысы да күмелеп калды шунда...

Карт түбәдән төшеп китә, үзәнлекләрдән уза, иген басуларын буразна буйлап кисеп чыга, шулай итеп әллә никадәр җир әйләнеп, күп вакытта авылның икенче очыннан кайтып керә. Юлында очраган кешегә үзе башлап дәшми, ә берәрсе: «Саумы, Миңлебай бабай?» — дип дәшсә, «Ару әле» яки «Шөкер!» дип кенә узып китә. Ни уйлап, нәрсә карап йөри торгандыр карт — белүче юк.

Менә бүген дә карчык, йөзгә-йөз очрашкач дәшмичә китүне килештермичә, үзе башлап, аңа:

— Нихәл, арумы, Миңлебай агай? — диде, авызын учы белән генә каплый төшеп.

— Ә, синмени әле бу, Акбикә килен? Шөкер! — диде карт, тукталып. Җитмештән узган карчык аның өчен һаман да килен иде әле, һәм Акбикә дип тә бары ул гына дәшә, югыйсә авыл халкы карчыкны күптән инде Акъә-би дип кенә йөртәләр.

— Каян кайтып киләсең болай? — диде карт.

— Менә кизәк җыярга чыккан идем.

— Ә, и ярый, ярый... Казан астында утның өзелмәве яхшы. Йә, үзең ару гынамы соң?

— Шөкер иде әле, тик менә бу көннәрдә генә әллә нишләп хәлем китеп тора,— диде карчык һәм тирләгән битен яулык очы белән сөртеп алды.

— Авырма инде, син — ялгыз кортка, карар кешең юк.

— Алладан вакыт җитмәгән булса, үтәр әле.

— Үтәр, Алла боерса, үтәр, бик күпне үткәрдек,— диде карт, ияк очында гына ябышып торган берничә бөртек ап-ак кылдай сакалын селкетеп.— Ярый, кортка, юлыңда бул! — Һәм карт, озын аякларын сыга биреп, китеп тә барды. Ул карчыклар белән күп сөйләшеп торырга яратмый иде.

Акъәби, үзенең җилкапкасына җиткәч, туры читән алачыкка узды. Бу эчтән балчык белән сылаштырылган җир идәнле алачыкта аның барлы-юклы савыт-сабасы да тора, шунда аш-суы да пешә иде. Җирдән аз гына күтәртеп салынган, калай морҗасы туры гына кыектан чыгарылган учагы алдына карчык кизәкләрен бушатты. Казанына өч-дүрт чүмеч су салды да учагына күп кенә итеп чыбык-чабык сындырып тыкты, ут төртеп җибәрде. Чыбыклар күмерләнеп төшкәч, алар өстенә ипләп кенә кизәкләр өештереп куйды. Аның исәбе башта су җылытып, табак-савытын юу, аннары әзер казанда үзенә бер-ике генә уҗау буш умач пешереп алу иде. Нигәдер күңеле бүген сызык йөгерткән буш умачны корот катып кына ашарга теләп тора иде. Ләкин карчык сизә, пешерә дә, ашый да алмас төсле; хәле бөтенләй бетеп бара, көчкә генә йөреп азаплана, гәүдәсе менә гел ятарга гына сорап тора... Ахырда түзмәде, казан астыннан кизәкләрне ал-гарак тартып, учагын сүрелтә төште дә бераз ятып торырга булды. Алачыктан өенә узышлый күрше ишегалдында йөргән яшь хатынга читән аша гына дәште:

— Гарифә кызым, минем казан астын гына кереп караштыра тор әле, әз генә ятып алмакчы булам, бер генә дә хәлем юк.

— Ә, ярый, ярый, Акъәби, карармын, борчылма, ят! — диде уңган хатын, әбинең төсе качкан чыраеннан авыру булуын шунда ук чамалап.

Акъәби урам тәрәзәләре ябык, әрем себеркесенең исе аңкыган салкынча өенә керде, сәке түренә бөкләп куйган ястыгын җәйде дә, бисмилласын әйтеп, сырган юрган белән ябынып, бөгәрләнеп кенә ятты. Аның бик җылынасы килә иде. Ятып күзләрен йомуга, ул, салкын бер чоңгылга баткандай, башта туңып китте, кымырҗып, акрын гына калтырана башлады. Күпмедер вакыттан соң бераз гына җылынган кебек булды, ләкин тәмам эреп, изрәп китә алмыйча, ярым уяу, ярым йокылы хәлдә һаман бөрешеп кенә ята бирде. Бераздан Гарифә кереп хәлен белде, ашыйсың-эчәсең килмиме, дип сорады. Әби: «Локма да кабасым килми, кайнар чәй генә эчәр идем»,— диде. Гарифә алачыктан утлы көл өстендә генә пешергән куе чәй китереп, чынаягына карлыган кагы салып, шуны сыек бал белән генә аңа эчерде. Әбинең җыерчыклы ябык куллары һәм кипкән иреннәре калтырый иде. Шулай да ул тәлинкәне үз кулы белән тотып эчте, Гарифәгә күп итеп рәхмәт әйтте, тирләп бер йокласам, иртәгә, Алла боерса, аякка басармын, диде, тик бүген инде көтү кайткач, кәҗәсен савып, сөтен баз өстенә генә куярга кушты. Гарифә барысын да эшләргә булды, тыныч кына ятарга кушты һәм карчыкның өстен әйбәтләп ябып чыгып китте.

Ләкин карчык икенче көнне дә, өченче көнне дә аягына баса алмады. Күрәсең, авыруы аның болай бер-ике көн генә ятып үткәзеп җибәрерлек түгел иде. Ниндидер җитди чиргә охшый. Карчык үзе алай дип уйларга тырыш-маса да, әллә Ходайдан вакыт җитүе шушы микән дип, шомланып та куйгалый иде.

Күршеләре кереп аның хәлен һаман белә тордылар, Гарифә исә ашау-эчүен кайгыртып, йорт-җирен һаман карый йөрде. Шулай да карчыкның хәле бер дә алга бармагач, аңа әллә улларыңа, кызларыңа хәбәр итикме, болай яту ярамас бит дия башладылар. Ләкин Акъәбинең өмете зур иде әле, ерак каладагы балаларын бер дә борчыйсы килми иде. Аннары болай да берәрсе кайтып китмәсме дигән өмете дә юк түгел иде. Кайткалыйлар иде әле аның уллары яки кызлары, инәләрен онытып бетермиләр иде, исән генә була күрсеннәр инде.

Карчыкның соңгы еллардагы гомере шул балаларының кайтып китүләрен көтеп яшәү белән генә уза башлады. Дөрес, моннан ун ел элек, карты үлгәннән соң, балалары карчыкны калага тартып караганнар иде каравын, ләкин Акъәби гомер иткән нигезен ташлап китәргә теләмәде инде. Шушы Юлкотлыда туган ул, үскән ул, шушы Каһарман карт өенә килен булып төшкән, шушында илле биш ел яшәгән, уллар-кызлар үстергән. Шушы Юлкотлы туфрагында аның атасы, анасы, күпме туганнары, яшьли үлгән сабыйлары, гомер иткән карты ята — йә, ничек шу ларның барысын да ташлап китәсең?.. Күп торасы да калмагандыр, ят җирнең туфрагына барып ятканчы, шушында үзенең ата-анасы, карты, сабыйлары янында булыр — шулай уйлаган иде карчык ул чакта. Һәм, һичнигә карамастан, хәзергә чаклы ул шушы ниятендә нык торды.

Шулай да карчыкка җиңел түгел иде. Туган туфрак никадәр генә үзенә бәйләмәсен, авыл артындагы канау белән әйләндереп алган зиратта ятучы әрвахлар нихәтле генә якын булмасын, әмма болар гына аның тормышын тутыра, ялгызлыгын җиңеләйтә алмыйлар иде. Ялгыз башын монда асраса да, күңеле белән ул һаман шул балалары янында иде. Шуларны уйлап, шуларны сагынып, шыксыз озын көзләрне дә, салкын кышларны да уздырып җибәрә; сабыр гына җәйне көтеп ала, ә җәен берәр улымы яки кызымы балалары белән кайтып китәргә тиеш аның... Шулай көйләнде инде карчыкның тормышы: асылда җәйнең бер атна-ун көне өчен генә яши ул һәм ел буе диярлек тик шуңа әзерләнә. Маен-күкәен дә шул көнгә дип җыя, итен-казылыгын да балаларым өчен дип каклый, шомыртын, эремчеген, коротын да шулар өчен киптереп куя. Бигрәк тә оныкларын бик сагына карчык. Шулар кайтса инде, куанычы эченә сыймый, бөтен дөньясын оныта, үзе дә бер бәйрәм итеп кала, бичара. Тик бу бәләкәчләрнең әти-әниләре карчык янына гадәттә бик кыска вакытка гына кайталар. Алар, ни хикмәттер, гел ашыгалар. Кайсының эше көтә, кайсының курортка китәсе була, аннары балаларыбыз авыл җирендә авырып-нитеп китә күрмәсен дип куркалар да булса кирәк, кыскасы, бер атна торгач та, карчыкның бик тилмереп соравына карамастан, юатыр өчен кулына мул гына акча тоттырып, вәгъдәләр биргән булып, китеп тә баралар. Шулай итеп, ел буе көтеп алган санаулы көннәр төш кебек кенә үтә дә китә. Аннары тагын шул кыска гына тансык төшнең яңадан иңүен көткәндәй, озын йокыга охшашлы ялгыз гына яшәү башлана.

Нишлисең, заманасы шулай туры килде инде. Акъәбинең сабый чактан исән калган балалары үсә тордылар, күрше авылның урта мәктәбен бетерә тордылар, һәркайсы, канат чыгарган кош кебек, Юлкотлыдан еракка оча торды. Хәзерге вакытта бер улы белән бер кызы Өфедә яшиләр. Тагын бер кызы, врач булып чыкканы, Пермь өлкәсендә тора, ә иң кече малае, институтны бетергәч, Казакъстанга җибәрелгән иде, шунда, исеме дә билгесез бер шәһәрдә, кемдер булып эшли.

Өфедәге иң зур улы Суфиян хәзер инде отставкага чыккан полковник, ә кызы Гөлбикә фәнни институтларның берсендә гыйльми эштә, кияве исә аның, Чакмагош башкорты, зур, җаваплы урында утыра. Кыскасы, барысы да зур кешеләр булып беттеләр. Кайсы галим, кайсы инженер, кайсы врач... Борын заманда бер ата-анадан түгел, бөтен өязеннән бу кадәр укымышлы башкорт чыкмагандыр. Акъәби үзе кыз чагында башкорттан яки татардан доктор барлыгын ишеткәне дә юк иде. Әле дә хәтерли, элек авылда берәрсенең теше сызласа, моннан унсигез чакрымдагы чуваш авылына, тәмәке алып кайтыр очен, ат мендереп кеше чаптыра торганнар иде. Булган заманнар. Юк, аның балаларына килде инде бәхет, килде, әйтәсе дә түгел!

Тик менә бик бәхетле булып киткән балалары аңардан ничектер шактый ераклаштылар шикелле. Зарланса язык булыр, карыйлар, ярдәмнәреннән ташламыйлар, рәхмәт үзләренә, тик шулай да карчык борчылып уйламыйча булдыра алмый: туган җирләрен дә, кечкенә Юлкотлыны да, аталарыннан калган нигезне дә алар бөтенләй онытып баралар кебек. Уйлары да, күңелләре дә бүтәндә булса кирәк... Менә зур улы Суфиян. Күпме ил гизде, нинди зур дәрәҗәгә иреште, олайды, үзенең дә ул-кызлары үсеп җитте, инде хәзер беркайда да эшләми, зур пенсия ала, машинасы бар — аңа бит Юлкотлыга ешрак кайтса да була хәзер... Ләкин, нишләтәсең аны, һаман вакытым юк дип зарлана, ниндидер комиссияләрдә эшләп йөри, кышын бер-ике айга курортка китә, йә булмаса үзе кебек погоннарын салган полковниклар белән төннәр буе карта сугып утыра, ә җәйгә чыккач, машинасына хатынын, бала-чагаларын утырта да йә Кырымга, йә хатынының урыс туганнарына — Саратовка китеп бара. (Суфиян сугышка чаклы ук әле, Саратовта хезмәт иткән чагында, марҗа кызына өйләнгән иде, һәм Акъәбинең ул чакта моңа күңеле бик тә сыкранган иде.) Ә каладан йөз егерме чакрымда гына торган Юлкотлы читтә кала, әнисе-кар-чыкның алар өчен генә дип саклаган казлары келәтендә шул килеш эленеп тора. Полковникның кереп туган авылын күрергә һәм әнисен куандырырга вакыты да, җае да табылмый. Ничек моңа күңел сыкранмасын ди.

Шулай да былтыр җәй Суфиянның җиткән улы Геннадий үзләренең машинасында «бабушканы» күрергә дип кайткан иде. Өч көн торды, өч көн Акъәби бер кәлимә башкортча белмәгән оныгы алдына барлык сыйларын куйды, сүзсез генә аңа моңсу һәм назлы итеп карап утырды. Егет җирән чәчле иде, таза иде, физкультурник иде; урам буйлап чыгып киткән чакларында карчык аның чуар күлмәк кигән киң аркасына читән аша гына карап кала иде. Егет беркөн эчендә Юлкотлының бөтен тирә-ягын йөреп чыкты; машинасына ыбыр-чыбыр балаларны төяп, әллә кайлардан үзләрен йөртеп кайтарды, аннары колхоз келәтендә аунап яткан ике потлы гер ташын табып кайтты да иртә-кич гел шуны күтәреп-чөеп уйный башлады.

Кечкенә авылда егеткә аралашыр өчен үз тиңнәре бөтенләй юк диярлек иде — кызлар җәйләүдә яталар, егетләре каядыр таралышып беткәннәр — һәм Акъәбинең моңа бик эче поша иде. Оныгының күңелен табар өчен, ул әледән-әле аңа башкортча нидер әйткән була, ләкин Геннадий, берни аңламыйча, «бабушкасына» бик юмарт елмаеп карый, җавапсыз калмас өчен генә:

— А, да-да, точно! — дип, баш кагып куя иде.

Әби белән онык арасында бер кызык хәл дә булып алды. Шулай иртәнге чәй янында оныгын сары майда гына йөзгән әче коймак белән сыйлаган чакта Акъәби «безнең башкорт халкы...» дип нидер сөйли башлаган


иде, Геннадий, шуны үзенчә аңлап булса кирәк, көтмәгәндә генә баш бармагы белән күкрәгенә төртеп:

— Я — башкирин, бабушка, башкирин! — диде һәм, җитмәсә әле «борчылма!» дигәндәй, әбисенә күз дә кысып куйды.

Акъәби уйчан гына аңа карап торды, үзалдына гына көрсенгәндәй итте, аннары моңсу-назлы итеп кенә елмайды: нишлисең, бу җирән чәчле егеттә аның каны, башкорт каны ага иде шул!

Менә шулай Акъәби ялгыз башы шушы көнгә кадәр улларын, кызларын көтеп, оныкларын сагынып, алар турында үзенең күңелле һәм күңелсез уйларын эченнән генә уйлап, исән-имин генә яшәп килде. Җәйгә чыгу белән, һәрвакыт өметләре уяна торган иде, бәйрәм көннәрен көткәндәй рухланып, шуңа бер дә иренмичә әзерләнә башлый иде. Әмма быел, Ходайдан вакыт җиткәнме, җәйгә аяк басу белән, үзен начар сизә башлады һәм бирешмәскә тырышып йөрде-йөрде дә ахыр чиктә менә урынга ук ятарга мәҗбүр булды.

Башта торып китәрмен дигән өмет белән ятты, күршеләренең калага улларыңа хәбәр итик дигән сүзләрен дә кире какты, әмма ләкин хәле аның отыры начарлана барды. Биш-алты көн эчендә ул күзгә күренерлек булып суырылды, саргайды, ашаудан калды. Күршеләре, карчыкның болай начарлана баруын күреп, хәвефкә төштеләр, нишлик икән дип, үзара киңәшеп тә алдылар, ахырда Юлкотлыдагы колхоз бригадиры Сәетгалигә хәбәр итәргә булдылар.

Колхоз идарәсе моннан алты чакрымдагы Сыртлан авылында иде, шунлыктан Сәетгали кечкенә Юлкотлыда бердәнбер хуҗа һәм баш кеше. Ьәр көнне иртән иртүк ул, мотоциклының сиртмәле биленә атланып, такыр юлдан пырылдап, тирбәлә-тирбәлә Сыртланга китеп бара, ә кич белән тагын шулай җен кебек машинасында тумы-рылып кайтып җитә иде. Гарифә барып әйткәч тә, Сәетгали икенче көнне үк, Сыртланга узышлый, үзенең мотоциклында пырылдап, Акъәбинең капкасы төбенә килеп туктады. Акъәби шунда ук кем килгәнен белеп алды һәм ни өчен икән бу дип борчылып уйлап куйды. Ул «рада ишектән, иелә биреп, тузанлы күн итекләрдән, бригадир белән председательләр өстендә генә очрый торган, капчыкланып беткән зәңгәр пинжәктән Сәетгали үзе дә килеп керде.

— Саумы, Акъәби? — диде ул, таза кешегә дәшкәндәй юри кычкыра биреп.— Бәй, ни булды, әллә авырып калдыңмы?

— Авырыйм шул, Сәетгале, — диде карчык, гаепле кеше сыман итеп.

— Куй, юкны сөйләмә, гомердә авырмаганны... Синең кебек корткага килешәмени ул!

Сәетгали, килеп, сәке кырыена гына утырды, карчык юрганын үзенә таба җыя төште.

— Килешми дә бит, нишлисең, Ходайдан вакыт җиткәч...

— Җиткән ди сиңа... Болай гына, салкын-фәлән генә-дер әле... Кай җирең авырта соң?

— Авырткан җирем дә юк кебек... Тыным кысыла, сулавы авыр... — диде Акъәби, бугазын һәм күкрәген сыйпап.

Сәетгали карчыкның суырылган, саргайган йөзенә бе-равык^сынап карап торды.

— Йә, нишлибез, Акъәби, доктор чакыртыйкмы?

— Кирәкмәс, Сәетгале улым, иншалла, болай да үтәр әле...

— Үтә күрсен! — диде Сәетгали, карчыкка тагын да сынабрак карап. Юк, шулай да карчыкның хәле бер дә шәпкә охшамый, йөзе лимон кебек сары, күзләре тоныкланып тора. — Әллә, мин әйтәм, — диде бригадир сак кына, — калага хәбәр итикме? Суфиян агай, йә булмаса, Гөлбикә апай килеп китсә, зарар итмәс... сөйләшерсез...

— Юк, кирәкмәс, сабыр итик әле, алар да эшле кешеләр, — диде карчык, эченнән генә үзенекен уйлап.

— Анысын куй, — диде Сәетгали, урыныннан торып, бер әсәйләре өчен вакыт табарлар әле. Ярый, идарәгә баргач, мин Гыйльман агай белән сөйләшермен. Берәр чарасын күрербез. Ә син, әбекәем, тыныч кына ят. Терел.

— Иншалла!.. Рәхмәт керүеңә, Сәетгале улым. Сәетгалигә ияреп, Гарифә дә өйалдына чыкты. Алар

анда пышын-пышын гына нидер сөйләшеп тә алдылар. Аннары мотоциклның каты гына пытыр-пытыр итеп кузгалып китүе ишетелде, һәм озак та үтми, аның тавышы ераклашып, ниһаять, бөтенләйгә тынды.

Ә берничә көннән соң Сыртлан ягыннан Юлкотлыга таба тузан уйнатып килгән өр-яңа яшел «Волга» машинасы күренде. Кәм, озак та үтми, киң урамның күк үләнендә ярылып яткан кара эз калдырып, Акъәбинең капкасы төбенә килеп тә туктады. Машинадан җәйге габардин пальто, күк эшләпә кигән зур, таза гәүдәле бер ир белән ефәк плащ кигән, зәңгәр косынка бәйләгән озын буйлы ябык кына бер хатын чыктылар. Болар Акъәбинең кызы белән кияве иделәр.

Алар урам тәрәзәләре ябык караңгырак өйгә килеп

кергәч һәм кызының: «Әсәем!» —дип дәшүен ишеткәч, йокылы-уяулы хәлдә яткан Акъәби сискәнеп күзләрен ачты, бер мәлгә өнемме, төшемме бу дигәндәй аптырап, каушап калды, аннары куанычыннан онытылып китеп, капыл гына урыныннан тормакчы булды.

— Кызым, Гөлбикә! — диде ул, өзелеп.

Кызы, шунда ук килеп, аның өстенә иелде, маңгаеннан үпте, һәм алар тотынышып икесе дә елап җибәрделәр. Мәһабәт кияве дә, килеп, карчыкның кипкән ябык кулын зур, таза кулларына алды, иелә төшеп, күтәренке тавыш белән: «Нихәл, әби җаным, авырып киттеңмени? Ничево, ничево, берни дә булмас!» — диде һәм, пальто чабуын кайтарып, аз гына читкәрәк, сәке кырыена утырды. Кызы да чажлап торган плащы белән әнисенең аяк очына чүкте. Алар икесе бертавыштан карчыкка кузгалмаска куштылар. Ләкин карчыкка кияве белән кызы алдында болай авырып ятуы гаҗәп уңайсыз иде, һичнигә карамыйча, аның тизрәк торасы, кадерле кунаклары өчен әүвәлгечә бөтерелеп йөрисе килә иде, әмма тик, нишләсен, ятарга чарасыз мәҗбүр иде. Шулай да ул түшәк өстенә торып утырды һәм Гарифәгә урам тәрәзәсен чыгып ачарга, тизрәк самовар куярга кушты.

Тәрәзә капкачы ачылгач, өй эче яктырып китте. Акъәби шәһәрчә бик пөхтә киенгән кадерле кызы белән кадерле киявенең чиста, шома йөзләрен күрде. Күрде дә үз хәленнән тагын бер уңайсызланып, елыйсы килеп, авыр сулап куйды. Үз нәүбәтләрендә алар да бик ябыккан, тәмам кечерәеп калган әниләренең зәгъфрандай саргайган, сулган йөзен күрделәр. Күрделәр дә, сүзләрен оныткандай, бер мәлгә тынып калдылар һәм яшерен генә карашып алдылар. Болай ук булыр дип көтмәгәннәр иде алар. Хәер, колхоздан калага шалтыраткач та, алар карчыкның чынлап авырып китүен белеп, башта ук тәгаен бер ният белән юлга чыкканнар иде. Хәзер исә ике төрле сүз булырга мөмкин дә түгел. Эшләре тыгыз, вакытлары юк, шуңа күрә сүзне озынга сузмыйча, карчыкка шул ниятләрен әйтергә булдылар.

— Әсәем,— диде кызы, әнисенә үрелеп.— Без сине үзебез белән алып китәргә дип килдек. Калада докторларга күрсәтербез, әйбәтләп карарбыз, анда тизрәк терелерсең.

Кияве дә шунда ук өстәде:

— Дөрес, әби, бездә сиңа әйбәтрәк булыр, монда доктор да юк, караучы да юк, ялгызың нишләрсең?

Карчык тиз генә җавап кайтара алмады, аның кинәт күңеле тулды, шул ук вакытта нигәдер бик борчылып та куйды.

— Рәхмәт инде, балалар! — диде ул, бераздан әкрен генә.— Юкка мәшәкатьләнгәнсез, уз өемдә дә терелер идем әле, Ходай насыйп итсә.

— Юк, әсәем, сине хәзер монда калдырып китеп булмый,— диде кызы, кабаланып.— Алып китәбез. Яхшылап дәваларга кирәк сине...

— Өй ялгыз кала бит.

— Калсын, берни дә булмас, күршеләрең карый торырлар.

Карчык бүтән бер сүз дә әйтмәде, авыр сулап кына куйды, монда доктор каравыннан башка, мәтрүшкә-фәлән эчкәләп кенә терелеп китмәсен үзе дә аңлый иде булса кирәк. Аннары япа-ялгыз яту да аны шомландыра иде. Ә тегендә, калада, бөтен балалары диярлек, Ходайдан вакыт җитеп, алай-болай булып китсә, алар аның янында булачаклар. Әмма шул ук вакытта нәкъ менә шушы «алай-болай булып», ягъни үлеп китүен уйлап, ул үзенең гомер иткән почмагыннан чыгып китәргә дә теләми иде. Чит җирдә үлү, чит җир туфрагында ятып калу аны һәрвакытта куркыта иде. Юк, аның шушында, карты җан биргән кечкенә өендә үләсе, авылдашлары кулы белән кечкенә авыл зиратына — карты һәм яшьли үлгән сабыйлары янына куеласы килә иде. Ләкин ничек итеп менә хәзер ул алырга дип килгән кызы белән киявенең ихтыярына каршы тора алсын? Чыкмаган җанда өмет бар дигәндәй, бәлки, алып китеп, чынлап та терелтеп, аякка бастырып кайтарырлар, шуның өчен килгәннәр бит. Юк, авыр иде карчыкка бу төенне чишү, бик авыр иде!

Чәй урынын карчык янына, сәке өстенә әзерләделәр. Карчык, яткан җиреннән генә, Гарифәгә кушып, үзенең сыйларын — баздан сөтен, маен, чоланнан кәрәзле балын, каклаган казылыгын табынга китертте. Ярлырак та бит, нишлисең, таза чагы булса, үзе тиз генә берәр кайнар аш та өлгертер иде, ә болай кешегә кушып кына буламыни ул. Аннары кызы белән кияве дә: «Борчылма, әсәй, бик әйбәт, бик җиткән»,— дип кенә торалар. Ашыгалар, күрәсең. Алып китәргә дип килгәч, алар үзләре дә бу юлы күчтәнәчләр төяп кайтмаганнар иде. Шулай да кызы берничә лимон белән бер кап шоколад конфет китергән икән, шуны табынга чыгарып куйды. Лимон авыру карчыкның нәфесе бик теләп торган нәрсәсе иде, ул аңа бик сөенде, хәтта кулына алып иснәп-иснәп тә карады.

Табын әйләнәсенә утырыштылар. Гарифә чәй ясый башлады. Карчыкка берьюлы рәхәт тә, күңелле дә булып китте. Менә Ходаның рәхмәте, көтмәгәндә генә ул иң кадерле якыннары белән бер табында утыра бит әле.



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет