Әмирхан Еники ӘйтелмәГӘн васыять



бет2/4
Дата20.06.2016
өлшемі197 Kb.
#148927
1   2   3   4

Аның өчен елына бер генә килә торган бәхет бит бу, гел шуны көтеп яши иде бит ул, тик менә, кызганычка каршы, урын өстендә каршы алырга туры килде үзләрен. Шуңадыр, ахры, бу минутта аңа никадәр генә рәхәт булмасын, нечкәргән күңеле нидер сизенгәндәй ирексездән ямансулап та, шомланып та куйгалый иде. Хәерлегә була күрсен инде...

Чәй янында сүз дә гел китү белән бәйләнгән эшләр турында барды. Карчыкка авыр иде бу сөйләшү, китүенә бер дә ышанасы килми иде шикелле, шуңа күрә күбрәк кызы бу турыда кайгыртып утырды. Аның соравы буенча карчыкның кәҗәсе белән тавыкларын Гарифә карап торырга булды. Келәтнең үз йозагы бар икән, өйне бикләргә дә бер иске богау йозагы бар икән әле, Гарифәгә шуның белән өйне бикләп, ачкычын үзендә сакларга куштылар. Боларны тыңлап утырганда, карчыкның рухы акрынлап һаман сүнә барды. Ахырда түзмәде, өзелергә торган тавыш белән еламсырап әйтте:

— Ходаем, гомер иткән өемә йозак салып китәрмен дип уйлаган идеммени мин...

— Әсәем, бу ниткән сүз? — диде кызы, гаҗәпләнгән булып.— Бөтенләйгә ташлап китмисең бит, менә тиздән терелеп, үзең дә кайтып җитәрсең.

Карчык: «Юат инде, кызым, юат!» — дигәндәй, үзалдына моңсу-зәгыйфь кенә көлемсерәп куйды, әмма кайтарып бүтән бер сүз дә әйтмәде.

Чәйдән соң юлга да әзерләнә башладылар. Кияү кеше ашыга иде, аңа ниндидер бер кичке җыелышка кайтып җитәргә кирәк икән. Ул машинасы янына чыгып китте. Тузан кунган яшел «Волга»ны бала-чага сырып алган иде. Аягына чак тәпи басканы да ава-түнә килеп Җиткән. Зурраклары машинаның бөтен ялт иткән нәрсәләрен то-тып-сыйпап, әйләнеп йөриләр, тик түбәсенә генә менеп китмиләр. Зур, таза абзый чыккач, алар башта куркып читкә сибелделәр, ләкин тиз үк яңадан машина тирәсенә җыела башладылар. Аларның тынгысыз елтыр күзләре бу шәп агайга, машинасында бер йөртеп килмәсме дигән яшерен өмет белән, гел чекерәеп карап кына торалар. Хәтта бер кап-кара башлы малай әрсезләнеп һәм юмаланып сорап та куйды:

— Агай, ә, агаем, безне анавы очтан гына бер йөртеп килсәң ине!

Мәһабәт агай башын кагып, телен шартлаткан булды:

— Юк шул, малайлар, булмый хәзергә, ашыгабыз. Менә Акъәбиегезне китерә килгәч, мин сезне рәхәтләнеп бер йөртеп кайтарырмын, ярыймы!


Малайлар, Акъәби дигәнне ишеткәч, шунда ук тындылар, артык бәйләнеп тормадылар. Кайчагында алар мәсьәләнең җитдилеген зурларга караганда да тизрәк аңлый беләләр иде.

Шул арада читтәге капка төпләрендә җыелышып торган корткалар, хатын-кызлар да акрынлап килә башладылар. Акъәбине алып китәләр дигән хәбәр кечкенә авылга бик тиз таралып өлгерсә дә, хатын-кызлар каладан кайткан кадерле кунакларга ашап-эчкәндә комачауламас өчен шулай әдәп саклап, көтебрәк торганнар иде. Хәзер инде менә килделәр, олыраклары өйгә үк кереп киттеләр. Акъәби аларга бик якын кеше, гел бергә яшәгәннәр, аңа бик ияләшкәннәр, шуңа күрә аны ерак юлга, билгесез сәфәргә озату алар өчен шактый зур вакыйга иде. Йөзләре дә ал арның җитди-уйчан иде, нидер сизенәләр иде, ахрысы, һәркай-сында корткабызны яңадан инде күрә алмабыз дигән уй ята иде шикелле... Гаҗәп бит ул — кеше берәүнең дә үлүен теләми, әмма шул ук вакытта ничектер ихтыяр-сыздан шул үлемнең буласын сизеп, көтеп тә тора кебек.

Бераздан кара бишмәтен, оек-калушын кигән, чәчәкле зур шәлен ябынган Акъәбине кызы белән Гарифә ике ягыннан култыклап, акрын гына өйдән алып чыктылар. Алар артыннан бер хатын зур мендәр күтәреп чыкты.

Кияү машина ишеген ачты. Карчыкны ипләп кенә утырттылар, мендәрен, таяныр өчен, янтыгына салдылар. Кызы янәшәсенә кереп утырды. Машина тәрәзәсенә хатын-кыз башлары иелде.

— Акъәби җаным, хуш, сау бул инде!

— Акъәби, бәгырем, терелеп кайта күр!

— Хуш, безне онытма, без көтәбез сине! — диделәр аңа. Ә таякка таянган бер кортка:

— Хуш, яшьтәш, бәхил бул, ахирәттә күрешергә насыйп итсен! — диде, бик тыныч, әмма чын күңелдән бик ихлас итеп.

Гөлбикә иренә тизрәк кузгалырга кушты. Машина алдында торучыларга кыска гына бер гудок бирде дә шома гына кузгалып китте.

Аз гына китүгә, Акъәби кинәт урыныннан кузгалып.

— һай, кәфенлегемне онытканмын лабаса! — диде, нишләргә белмәгәндәй бик борчылып.

Кызы бу көтелмәгән сүздән сискәнеп киткәндәй булды һәм чыраен сытып:

— Куйсана, әсәй! — диде, үпкә катыш рәнҗү белән.— Таптың искә төшерер нәрсә!

Карчык дәшмәде, күзләрен йомып, хәлсезләнеп башын гына иде.

Яшел машина йомшак кына тирбәлеп һәм тузан уйнатып, Юлкотлыдан зур калага таба чыгып китте. Кечкенә өйнең капкасы төбендә җыелышып калган хатын-кызлар бөтерелеп тузан сузылган юл буена, машина күздән югалганчы, тик кенә карап тордылар.

II

Менә Акъәби ялгызы кечкенә бер бүлмәдә, сиртмәле тар караватта, ак түшәмгә карап һәм каяндыр түбәннән тонык кына ишетелгән зур кала гөрелтесенә колак салып, тыныч кына ята. Урыны йомшак, астында чип-чис-та ак җәймә, өстендә сатин юрган — ипле, рәхәт аның арык-җиңел гәүдәсенә... Рәхмәт инде киявенә дә, кызына да — аны менә шулай кадерләп, аерым бүлмәгә урнаштырдылар. Дөрес, аларны бер дә тыгызлыйсы килмәгән иде килүен, ләкин кияве белән кызы бу хакта авыз да ачтырмадылар. Хәтта элек бу бүлмәдә торган асрау кызларын да кухняга чыгардылар. Тик бераздан гына сизде карчык: монда авыру кешенең яткан җире генә түгел, ашаган-эчкән савыт-сабасы да аерым булырга тиеш икән.



Гомумән, карчыкка башта игътибар бик зур булды. Беренче көнне үк шәһәрнең икенче читеннән отставкадагы полковник улы белән килене дә аны күрергә килеп җиттеләр. Чүкечтәй нык, базык гәүдәле, зур йомры башлы, кыска имән муенлы полковник Суфиян, әйтергә кирәк, кәкре аякларындагы тар кунычлы хром итекләре белән генә түгел, бөтен кыланыш-гадәтләре белән дә чын «яна-рал» булырлык, беткәнче хәрби бер кеше иде. Кычкырып, кырт кисеп сөйләшә ул, берәүдән дә тартынмыйча киерелеп, шаркылдап көлә һәм, иң мөһиме, үзен бик хаклы рәвештә дөньяның хуҗасы санап, бернигә исе китмичә, рәхәтләнеп яши иде. Квартир менә дигән, машина бар, пенсия җитәрлек, шуның өстенә аучылар җәмгыятендә нидер эшләп тә шактый акча төшергәли, кыскасы, әле чак иллесен тутырган полковникның тормышы бал да май, ал да гөл иде.

Әнисе карчык янына күрешә килгәч тә, ул карлык-канрак тавышы белән бүлмәне яңгыратырга тотынды:

— һай, әсәй, әсәй, әсәем! — диде, әнисенең кипкән кулын каты учларына алып.— Ни булды сиңа, авырып киттеңмени, ике күзем?.. Ну, ничево, түлке син паникага бирелмә. Безнең генерал әйтә торган иде: солдатны пуля түгел, паника үтерә дип...

— Нәрсә соң ул... пәникә дигәнең, улым?

— Улмы, ул ни... курку, әсәем!

— Мин бер дә курыкмыйм, улым,— диде карчык, тыныч кына.— Тәкъдирдән узмыш юк, барысы да Алла кулында.

— Һи, әйттең тагын! Барысы да безнең кулда! — диде полковник, һаман шаулап.— Менә мин сиңа докторның иң шәбен үзем алып килермен, әсәй!..

— Рәхмәт, улым, рәхмәт!

Карчыкның килене, өч башкорт бичәсенә торырлык юан, мәһабәт, ап-ак Мария Васильевна, каенанасы белән ике куллап, бик җитди итеп күреште. Карават кырыена урындык алып утырды да, авыруның хәленә керергә теләгәндәй, аңа чын кызгану белән карап тора башлады. Юрган астында бала шикелле сизелер-сизелмәс кенә яткан бу каенана дигән сап-сары йөзле карчыкка аның нидер әйтәсе дә, кайгыртып нидер сорыйсы да килде, ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, тел юк — карчык бер кәлимә русча, ә килен бер авыз башкортча белми иде. Шулай да Мария Васильевна ире аркылы булса да берничә сорау бирде.

— Әсәй, киленең менә синнән, кай җирең авырта, дип сорый.

Карчык уйчан-моңсу гына әүвәл улына, аннары килененә карады.

— Тыным кысыла,— диде ул, күкрәген күрсәтеп.— Хәлем бер дә юк.

— Күптәнме?

— Тыным бетүен кыштан ук сизә башладым. Ә хәлсезләнүем күптән түгел.

Суфиян карчыкның сүзләрен русчага әйләндергәч, Мария Васильевна иреннәрен мәгънәле генә кысып, башын селкеп торды. Аннары ашыкмыйча гына нидер әйтте.

— Әсәй, киленең әйтә,— диде Суфиян,— опасный берни дә булмас, бронхлары ниткәндер, борчылмасын, ди.

Карчык дәшмәде, тик күзләре белән генә рәхмәтен белдереп, килененә бер тутырып карап алды.

Икенче көнне карчык янына күрешергә дип Суфиянның зур улы Геннадий да килде. Геннадий инде Юлкотлыга барып, әбисендә кунак булып кайткан егет, шуңа күрә ул карчык белән бик үз булып: «Ха, бабушка!» — дип шатланып күреште һәм, урындык алып, караваты янына утырды. Акъәби сөенеп-яктырып, башкортча: «Улым, килдеңмени, рәхмәт төшкерем!» — диде, ә егет аның ни әйткәнен аңлагандай, елмаеп башын какты. Әйе, карчык бу дәү, сары егетне, үз нәселенә һич охшамаса да, чынлап ярата иде — барыбер аның токымы ич, аның каны!.. Нишлисең, якын шул, бик якын!.. Тик егет үзе «бабушкасының» йөрәгендә аңа карата нинди тирән һәм газаплы мәхәббәт ятканын сизәме икән?.. Юк, сизәргә тиеш, әнә килгән бит әле ул, әнә елмаеп әбисенә нидер ойтә дә бит әле... Ах, бу тел юклыгы!.. Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде, әмма ник бу Суфиян, юньсез, балаларына, ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән соң?!

Егет әдәп кушкан кадәр утырганнан соң кузгала башлады, торып, әбисенең кипкән ябык кулын сыйпады һәм: «Пока, бабуся!» —дип баш какты да чыгып китте. Карчык аңардан бик шат, риза булып калды.

Шул ук көнне тагын Суфиянның өч кызы — Татьяна, Светлана, Рита — белән кече малае Борис та әбиләре янына килделәр. Кызлары да суеп каплагандай әниләренә охшаганнар, әниләре кебек барысы да эре сөякле, җирән чәчле, зур соры күзлеләр... Тик Боря (Борис) гына атасына охшаган, атасы кебек зур башлы, зур битле, арыш чумарыдай кап-кара бер малай иде. Бусын инде бер дә икеләнмичә Суфиян малае Шәяхметов дип йөртергә була.

Кызлар әбиләрен сырып алдылар, шаулап: «Здрав-ствуйте, дорогая бабушка!»—дип күрештеләр, алып килгән чәчәкләрен карават янындагы тәрәзә төбенә утыртып куйдылар, урындыгына шоколад конфетларын салдылар һәм, инде ни әйтик дигәндәй, күзләрен елтыратып, әбиләренә карап тора башладылар. Шушы икән инде ул папаларына мама тиешле әби-карчык! Үзе кечкенә, үзе арык, өстенә киң җиңле әкәмәт кенә күлмәк кигән, башына вак кына чәчәкле сары яулык бәйләгән, в об-щем, типичная башкирка икән.

Ә Акъәби, үз нәүбәтендә, бу җитеп килгән таза, зифа кызларга уйга калып, исе китеп, селкенмичә карап ята. Аннары зәгыйфь кенә елмая, иреннәрен кыймылдатып куя — нидер әйтергә тели, ахрысы... Менә ул күзләрен Воряга төби, әкрен генә кулы белән ымлап, аны якынрак килергә чакыра. Боря курыккандай башын сөзеп, каш астыннан гына карап, кузгалмыйча тора, тик апалары «иди, иди» дип аркасыннан этәргәч кенә, әбисенә якынлаша. Карчык, бердән яктырып, малайның аркасыннан сөеп: «Бәбкәчем,— ди,— зур егет бул, Алла тәүфыйк бирсен үзеңә!» —ди... Малай берни аңламыйча, кызарып, ;>бисе яныннан тизрәк китә, ә кызлар, нидер әйтеп, шаулап көлешәләр... Карчык исә һич үпкәсез, әмма боек-сагышлы итеп, тирән генә бер сулап куя. Әйе, бу балалар, никадәр ят-сәер күренмәсеннәр, аның үзенеке шул, үзенеке!.. Улының кемгә өйләнүенә, ничек яшәвенә бәгыре күпме генә сызланмасын, әмма оныклары аңа бик якын, бик газиз шул!.. Минем байлыгым дип кенә йөртә ул аларны...

Бер-ике көннән соң кызы Гөлбикә доктор чакыртып китерде. Урта яшьләрдәге таза, мөлаем хатын доктор Акъәби белән бик ачык сөйләште, күп сорашты, аннары күкрәген алдан да, аркасыннан да әйбәтләп тыңлады, тик ни өчендер карчыкның үзенә авыруы турында бер сүз дә әйтмәде. Кызы белән залга чыгып, шунда икәүдән-икәү генә сөйләштеләр.

Тагын берничә көн үтте, һәм менә шул ук хатын доктор олы яшьтәге озын, чандыр, күзлекле бер ир кешене ияртеп китерде. Моны шәһәрнең бик атаклы профессоры дип әйтәләр. Үзе татар икән... Шул профессор карчыкны игътибар белән тыңлады, сорашты, вакыт-вакыт иреннәрен кысып, авыруга озак кына уйланып карап та торды, аннары яңадан сорашты, яңадан тыңлап карады. Карап беткәч, тураеп һәм сүзләрен үлчәп кенә: «Әби, үпкәгездә авыру бар, ләкин ул картлык белән бәйләнгән булырга тиеш, без биргән даруларны эчеп, тыныч кына ятыгыз!» —диде. Шуннан соң барысы да залга чыгып, үзара тагын нидер сөйләштеләр.

Акъәби, күңеленә ни генә килсә дә, сабырлыкка өйрәнгән гадәте буенча артык борчылмыйча, шомланмыйча, тыныч кына ята бирде. Ләкин докторларны озатканнан соң янына кергән кызының бик җитдиләнеп киткән йөзенә карап, ул эшнең серен сизенгәндәй булды. Дөрес, кызы аңа берни әйтмәде, әмма бу киеренке хәрәкәтсез чырай, бу юри аңа карамаска тырышкан борчулы күзләр хәлнең ничек икәнлеген һәртөрле сүздән дә ачыграк әйтеп торалар иде кебек... Ә хәлләр чынлап та бик шомлы-куркыныч иде: докторлар карчыкның үпкәсендә яман шеш (рак) таптылар. Алар фикереячә, җитмештән узган карчыкка операция ясап торудан мәгънә юк, иң яхшысы — үзенә әйтмичә юатып, тыныч кына яткыру да авыру газабын төрле дарулар белән җиңеләйтергә тырышу — бары менә шуны гына эшләргә мөмкин. Хәер, үзенә әйтмәсәләр дә, карчык бу авыруның әҗәленә тигән авыру булуын күптән инде сизеп тора иде. Күпме яшереп маташмасыннар, монда ул бары вакытлы мөсафир гына...

Докторлар килеп киткәннән соң, карчыкка игътибар һәм тәрбия тагын да көчәя төште. Кызы белән кияве генә түгел, улы белән килене дә башта әсәйләренә бик йомшак булдылар, гел кайгыртып кына тордылар. Кирәк даруларын да табып китерделәр, күңеле теләгән ризыкны да алдыннан өзмәделәр. Гүя алар көннәре сакаулыга калган әсәебез алдында соңгы бурычыбызны үтик дип тырышалар иде. һәм шушы хәл үзе генә дә инде карчыкка күп нәрсә турында сөйли иде кебек... Билгеле, ул балаларыннан бик риза, күңеленнән аларга рәхмәтен укып кына тора, әмма шулай да аларның бу соңгарак калган яхшылыклары вакыт-вакыт карчыкка аны фани дөньядан юатып озатыр өчен генә эшләнгән шикелле булып тоела, шуңа йөрәге сызланып куя, һәм чыкмаган җанда өмет бар дигәндәй, иң элек бер Алласына сыенып, тыныч кына ята бирә иде.

Акъәби калага килеп урынга яту белән, Казакъстан-дагы кече улын һәм Пермь өлкәсендәге зур кызын чакырып язуны үтенә бантлады. Аны менә язабыз, инде язабыз дип гел юатып тордылар, ләкин шулай да язарга ашыкмадылар. Бу шактый читен мәсьәлә иде. Карчыкның кече малае кайтып-китеп йөрмәслек бер җирдә ишләгәнгә күрә, аны, гомумән, чакырып маташудан мәгънә юк иде. Ә зур кызы Пермь өлкәсенең эчкәре бер районында балалар врачы булып эшли, җәй көне эше аеруча тыгыз була, шуңа күрә аны да вакытлы-вакытсыз борчырга ярамый иде. Кыскасы, карчыкның хәле бер кәерәк торган чакта чакыру белән ашыкмаска булдылар.

...Көннәр үтә, гүя алар зур каланың түбәндәге шау-шуы кебек тонык кына гүләп, читләтеп үтә. Колакка сеңгән бу шау-шуның башы-ахыры булмаган кебек, үтеп торган көннәрнең дә исәбе һәм билгесе юк. Ә рәхимсез пвыру карчыкны астыртын гына кимерә, акрынлап кына ул эри-сыза...

Озакка сузылган өметсез авыруның бик күңелсез бер ягы бар: авыручы үзе дә, аны караучылар да акрынлап ялыга бантлыйлар. Бигрәк тә соңгылар өчен бу бик читен хәл: алар үз-үзләренә икърар итәргә курыксалар да, мичектер ихтыярсыздан «ахырын» көтә башлыйлар. Лкъәби моны әле сизми иде, элекке кебек игътибар да бар, карыйлар да үзен, әмма шулай да нәрсәдер, җан җылысымы, борчылып торумы, кимеде кебек. Һәрхәлдә, кай-гырту-карау гадәткә кергән мәҗбүри бер мәшәкать төсен плды шикелле. Аннары кызы да, кияве дә бик эшле кешеләр, һәр көнне үзләренең хезмәтләренә йөриләр, шулай булгач, аларның авыру әсәйләренә бөтен игътибарларын биреп бетерә алмаулары бик табигый иде.

Карчыкның берәүгә дә зары юк, ул барысын да аңлый, Һәммәсеннән риза-канәгать, тик ул көне буе ялгыз ятудан бик туя һәм берәрсенең кайтып керүен зарыгып көтә.

Кеше тансык, кеше кирәк аңа. Бигрәк тә кызының ике баласын — алты яшьлек Равиле белән дүрт яшьлек Гүзәлне бик сагына иде ул. Ал арны балалар бакчасына йөртәләр — иртән илтеп куялар, кичкә табан алып кайталар. Алар кайткач, зур квартир тулып, җанланып киткәндәй була. Бүлмәдән бүлмәгә йөриләр, такы-токы нидер сөйләнәләр, һәм Акъәби ишектән күзен алмыйча аларны көтеп ята. Равиле — малай кеше — әбисе тирәсендә күп чуалырга яратмый, керсә дә, тизрәк чыгып китү ягын карый, әмма Гүзәле, кыз бала булганга, ахры, авыру әбисеннән бер дә ятсынмый, аңа гел сырпаланып кына тора. Бары шушы бала гына аңа бик матур, бик мөлаем итеп: «Әбекәем!» — дип дәшә. Бичара карчыкның күзләре яшь белән тулып китә бу җанга якын, тансык, кадерле «Әбекәем »не ишеткән чакта. Бик ярата, өзелеп ярата ул шушы түм-түгәрәк битле, кап-кара күзле йомшак, пакь, татлы оныгын! Үз йөрәгедәй якын ул аңа.

Хуҗаларга кунаклар да еш кына килгәлиләр иде. Өйдә, билгеле, ыгы-зыгы башлана. Гөлбикәнең кадак үкчәле туфлиләре белән шак-шок басып, ашыгып йөргәне ишетелә, тәлинкә, чәнечке-пычак, рюмкалар чыңлавы ишетелә, шуннан залдагы кунакларның шаулап сөйләшүләре, көлүләре ишетелә башлый. Карчык туларның барысын да ничектер балаларча кызыксынып тыңлап ята.

Кызы Гөлбикә, вакыты тыгыз булса да, кергәләп: «Әсәй, хәлең ничек, берәр нәрсә кирәкмиме?» —дип сорап чыга. Карчык, күңеле булып:

— Рәхмәт, кызым! Кунакларыңны кара, кунакларыңны! — ди аңа.

Ә залда мәҗлес матур гына дәвам итә. Сөйләшеп-көле-шеп арыгач, берәрсе пианинода уйный башлый, аңа кушылып, кемдер җырлап та җибәрә. Ә кайчагында исә кунакларның тавышы бөтенләй тына, аның урынына ят бер хатын-кызның ашыгыбрак сөйләгән ясалмарак тавышы ишетелә. Бу инде телевизор дигән нәрсә булырга тиеш. Карчыкның аны әле күргәне юк, ләкин шундый әкәмәт бер әйбер барлыгын, өйдәгеләрнең аны бик көтеп, бик яратып карауларын ул инде белә. Вакыт-вакыт шул «ти-левәзир» дигән нәрсәдән бик моңлы курай тавышы да, бик борынгы башкорт җыры да яңгырый... Шул чакта карчык ишекләрне ачарга куша һәм җанына тансык бу җыр-моңны тәмам эреп, хыялларга китеп тыңлый. Гүя ул ефәк кылганнар йөгерешкән даласына, авыр чулпыларын чыңлатып йөргән кыз чакларына кайткандай була.

Әмма кайвакытта бу «тилевәзир» бик әкәмәт нәрсәләр дә күрсәтеп куя, ахрысы. Шундый әкәмәтләрнең берсен өйдәгеләр «футбол» дип атыйлар. Нәрсәдер инде ул фут-бул дигәннәре, Хода белсен!.. Ләкин шуны күрсәтә башласалар, хуҗалар да, килгән кунаклар да ашау-эчүләрен дә, дөньяларын да оныталар. Бервакытны шул хәерсез футбул аркасында Акъәби бичара чак җаныннан аерылмады. Тик кенә уйланып ятканда, залдагы бер ханым кинәт:

— Керде! — дип чинап җибәрде.

— Гол! — дип үкереп салды җитмәсә тагын бер ир кеше.

— Әстәгъфирулла, тфү, тфү! — диде карчык, тәмам агарынып.

Кунакларның күбесе читтәге кечкенә бүлмәдә авыру карчык ятканны белмиләр дә иде шикелле... Нәрхәлдә, авыру бар дип борчылучы яки аның хәлен белергә керү-чо булмый диярлек — утыралар, көләләр-шаулыйлар, ашыйлар-эчәләр дә таралышалар... Шулай да ешрак килеп йөрүче бер кунак Акъәби янына кергәли торган иде. Бу — тәбәнәк буйлы, ашыкмыйча, елмаеп кына сойләшүче, исеме шактый билгеле булган олы яшьтәге Г>ор шагыйрь иде.

Залда кунаклар шаулап утырган чакта гына, ул карчык янына мыштым гына килеп керә, керә дә: «Саумы, әбекәем!» — дип ике куллап күрешә, аннары урындык плып, карават кырына утыра. Ул күп сөйләшергә яратмый иде, күбрәк тезләренә таянып тик кенә утыра һәм ара-тирә берәр хикмәтле сорау гына биреп куя торган иде. Карчык аның эчкәнме-түгелме икәнен дә аера алмый, чөнки шагыйрь һәрвакытта гел бертөсле була торган иде. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул бу уйчан, сәер кешене көтеп ала иде. Ничектер алар, аз сөйләшсәләр дә, Г)ор-берсенә бик тиз ияләшеп киттеләр.

— Акъәби, Акъәби! — ди шагыйрь, үзалдына әйткәндәй әкрен генә.— Ә ни өчен Акъәби, ни өчен Кара әби түгел?

— Минем исемем Акбикә,— ди карчык, бу көтелмәгән сорауга бераз пошынып.— Кыз чагымда мине Аксылу дип йортәләр иде, кияүгә чыккач, Аккилен булдым, аннары Лкҗиңгә, ә хәзер менә Акъәби...

— Димәк, син гомерең буена ак кеше булгансың икән. Лк күңелле, пакь күңелле кеше... Менә миңа да шундый осәй кирәк иде.

— Ни сөйлисең, улым, синең үз әсәең бардыр бит?!

— Юк шул, юк... Күптән оҗмахта инде ул... Ә әсәйсез авыр, әсәй сабый балага гына түгел, менә минем кебек сакалы агарган кешегә дә кирәк икән ул!

— Рәхмәт, улым! — ди карчык, нигәдер ирене калтырый башлап.

Шагыйрь, тезләренә таянган килеш, бераз уйланып утыра, аннары тагын сорап куя:

— Юлкотлыны сагынасыңмы?

— Сагынам, улым!

— Әйе, халык матур уйлаган, авылына, җиренә, суына матур исемнәр бирә белгән. Юлкотлы! Юлың котлы булсын, Акъәби! — дип әйтәсе килеп тора.

— Безнең ерак бер бабаебызның исеме Юлкотлы булган диләр. Аның кышлавын «Юлкотлы кышлавы»* дип йөрткәннәр. Тора-бара авылга да шул исем күчкән.

— Ә, шулаймыни? — ди шагыйрь, кызыксынып, һәм карчыктан ипләп кенә аның кыз чакларын, кайчан, ничә яшендә кияүгә чыгуын, туйларның ул заманда ничек узуын, шул чактагы йолаларны, уеннарны, җырларны сорашырга тотына. Акъәби, еш кына тыны кысылса да, үзенең истәлекләрен, күргән-белгәннәрен иренмичә сөйли, ә шагыйрь аны бик игътибар белән тыңлап утыра... Карчык сөйләп беткәч тә әле, ул ни дә булса әйтергә ашыкмый, тик бераздан гына үзенең берәр эчке уен раслагандай әйтеп куя:

— Ийе... узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да!.. Шулай ди җыр, сулар үргә акса да ди, усал әйтә! Берсе дә — узган гомер дә, үтеп киткән тормыш та кире борылып кайтмаячак. Син дә, әбекәем, моның белән килешә торгансыңдыр?

— Килешмичә нихәл итәсең инде...

— Юк, син дөресен әйт, син олы кеше, бәлки борынгы тормыш сиңа кадерлерәктер, син аны сагына торгансыңдыр?..

— Хәзергесе начар булса, сагыныр идем,— ди карчык, уйланып кына.— Хәзергесе, Аллага шөкер, әйбәт бит.

Шагыйрь аңа күзләрен тутырып карый.

— Шулаймы?.. Син дөньяны таный беләсең икән, әбекәй, яшә, яшә!.. Ләкин сагыныр нәрсәләр дә юк түгел бит. Әнә шул син сөйләгән халыкның матур йолалары — бәйрәмнәре-туйлары, уеннары-җырлары — берсе дә онытылмаска тиеш, минемчә... Халыкның буыннан-буынга күчеп килгән рухи байлыгы бит алар барысы да... Дөрес, яңа заман яңа байлыклар тудыра, ләкин искенең дә яхшысын саклый белергә кирәктер ләбаса!

* Кышлау дип борын күчмә башкортларның җәйләүдән соң кыш уздырыр өчен тукталган җирләренә әйткәннәр.— ЭЛ.

— Борчылма, улым,— ди карчык, сабыр гына.— Халыкныкы халыкта саклана, югалмас, Алла бирсә!

— Гаҗәп сүз әйттең, әсәй бәгырем, гаҗәп сүз!..— Һәм шагыйрь, кинәт кенә тураеп, бер аягы белән идәнгә акрын гына суга-суга җырлап җибәрә:

Аппак микән, йомшак микән йәнкәемнең куллары, Салават күпере кү-ү-үк суга барган юллары.

Онытып кара син бу җырны, онытып кара, мөмкинме соң!..

Шагыйрь тавышы өзелгәндәй шулай ук кинәт кенә тынып кала, башын артка чөя һәм күз төбендә аның торәрәп төшә алмаган яшь бөртекләре күренә. Тик бераздан тынычлангач кына, гафу үтенгәндәй әйтеп куя:

- Син мине тилегә санама инде, яме!.. Нишлим, мин шагыйрь кеше, халык җырын, бөек Тукай әйтмешли, I>;>г,үлнең тырнагыдай йөрәгемдә саклап йөртәм.

- Ә мин Тукайны беләм,— ди карчык, һич көтмәгәндә.

- Китче! — ди шагыйрь, шаккатып.— Кайдан беләсең син аны?

- Суфияннар мәктәптә укыган чакларында: «И туган тел, и матур тел»,— дип бер җыр ятлап йөриләр иде, шуннан хәтеремә кереп калган.

- Суфиян агай «Туган тел»не җырлап йөрдеме?.. Кылы ык! — Һәм шагыйрь, бөгелә төшеп, тавышсыз гына кшюргә тотына: —Их, генерал, генерал!..

Ләкин Акъәбинең җитдиләнеп китүен күргәч, ул колүеннән шунда ук туктый, иелеп чәчләрен сыпыра, II и нары баладай юаш кына әйтә:

Син мине кичер инде, әсәй, синнән бернәрсәмне дә ишсрә алмыйм шул...

- Бик яхшы, улым,— ди карчык, тыныч кына.— Кү-ң<мк>ң кешеләргә көзгедәй һәрвакыт ап-ачык булсын!

- Рәхмәт, әсәй, рәхмәт!.. Җиңел, рәхәт миңа синең янда... Тик күп лыгырдап ялыктырам бугай үзеңне... Ярый, кузгалыйм, булмаса, син дә ял ит инде, ял ит, безгә карама, без — әрсез кунаклар!..— Һәм шагыйрь, торып, карчыкның юрган өстендә яткан сап-сары кулын йомшак кына сыйпый да исерә төшкән кешедәй аз гына чайкала биреп чыгып китә.

«Сәер кеше! — дип уйлана карчык аның артыннан,— лшшн әйбәт кеше үзе, кече күңелле, тик күңелендә нин-дидор сызлавыгы бар шикелле, җанына урын таба алмыйча, шуңа сызланып йөри, ахрысы, бахыркаем!» Һәм күп вакытта ул аны ятим баладай күреп, чын ихластан кызганып кала торган иде.

...Бер ике-өч атна үтүгә, карчыкның хәле шактый авыраеп китте. Бик ябыкты ул, тамагына бернәрсә капмас булды, шуның өстенә тавышы да бетә башлады. Яңадан врачлар килде, карадылар, юаткан булдылар, тагын ниндидер яңа дарулар язып калдырдылар. Хәер, карчык өчен боларның берсе дә кирәкми иде инде. Ул барысын да белеп ята. Шулай ук аның хәлен уллары-кызла-ры да бик яхшы белеп торалар... һәм эчләреннән генә куркып, шомланып үлемне көтәләр. Карчык хәзер моны үзе дә сизә, карчыкның сизгәнен алар да беләләр.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет