Факил Сафинның “Биек тауның башларында” романы буенча класстан тыш уку дәресе



Дата11.07.2016
өлшемі72.74 Kb.
#191461
Мөслим районы Әмәкәй урта гомуми

белем бирү мәктәбенең татар теле һәм

әдәбияты укытучы Хәкимова Г.Ш.
Факил Сафинның “Биек тауның башларында” романы буенча класстан тыш уку дәресе
Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен ачыклау, укучыларда милли үзаң, Ватанга, гореф-гадәт, йолаларыбызга мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатында үткәрелә.
Җиһазлау: язучының китаплары,аның иҗаты турында язылган тәнкыйть һәм библиографик материаллар, ”Мәйдан” журналы.

Тактага дәреснең планы язып эленә.

1. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты күренекле язучы һәм шагыйрь Факил Сафин – авылдашыбыз, якташыбыз.

2. Факил Сафинның тормыш юлы.

3. Ф.Сафин –күренекле әдип һәм шагыйрь,мәртәбәле сүз остасы.

4. ”Биек тауның башларында” әсәре - татар җанын тетрәткән, күңеленә үтеп кергән әсәр.

а) Шәфкать образы

б) Шәфкать тормышындагы гаделсезлекләр белән бәйле геройлар.

в) Авыл яшьләре

г) Безнең илгә хас булган яшәеш проблемалары

д) Раушания образы

5. Факил Сафин-чын талант иясе.



Дәрес барышы
Дәрес бер укучы башкаруында “Әмәкәй күңелемдә” җырын тыңлау белән башлана.

Укытучы. Укучылар, безнең бүгенге дәресебез Факил Сафин иҗатына багышлана.Ул-безнең авылдашыбыз, горурлыгыбыз.

“Мин кайнар йолдыз төшенең

Сүрелмәс җылы нуры “, - дип яза Факил Сафин.

Шулайдыр. Бу Әмәкәй егете чикләвек төше генә булып чыкмады , чыннан да, хикмәтле йолдыз төшеннән, ахрысы. Йолдыз нурлары илаһи көч булып тын гына сирпеләләр, җиһанның бөек гармониясенә куәт бирәләр”, - ди аның турында якташыбыз - язучы Фоат Садриев.Хәзер Факил абыйның биографиясе белән танышып китик.



1 нче укучы язучының биографиясе белән таныштыра.

Укытучы. Без шундый чорда яшибез: кеше яман эчендә яшәп, күңеле белән хаклыкны табарга тырыша. Безнең буынның да киләчәккә җиткерәсе олы сүзе бар. Чын күңелендәгесен түкми-чәчми, курыкмыйча дәфтәр битенә төшерүчеләр сирәк. Ф.Сафин - шундыйларның берсе.

“Тузганак чәчәге” шигырьләр җыентыгында “Илфар җыры” дигән шигырь бар. Ул безнең авылдашыбыз Әфган сугышында һәлак булган Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, гвардия сержанты Илфар Фарраховка багышлана.



2 нче укучы “Илфар җыры” шигырен укый.

Укытучы. Ул мондый сугышларга мөнәсәбәтен авылдашына багышланган шигырь белән генә түгел, зуррак әсәр белән белдерергә тели.

Аның әсәрләрендә вакыйгалар тормышның үзеннән сөзеп алынганнар. Ул әсәрләр халыкны уятырга ярдәм итә. ”Биек тауның башларында” романы шуның ачык мисалы. Чечня сугышы язучының йөрәгенә тәэсир иткән. ”Факил иҗатында йолдызларда була торган бәрәкәтле, укучыларны хәйран калдырган бөек шартлау булды: ул кыска гына арада күңелендәге гомер буе җыелган утлы тауларны актарып ташлады. Барыбызның да йөрәгеннән кан саркытучы чечен сугышына багышланган, сәнгать ягыннан искиткеч камил ”Биек тауның башларында”романы дөньяга килде”, - дип язды Ф.Садриев. Әсәр киң җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булды. Язучыга бу романы өчен Г.Исхакый премиясе бирелде. Чечен фаҗигасе хакында Ф.Сафин - татар әдәбиятында беренче булып сөрән салган әдип.Башка басмалар бу темадан куркып торганда, Ф.Зөлкәрнәй бу романны “Идел” журналында бастырып чыгарырга фатихасын бирә. Әсәрдә 90 нчы елларда күпләребезнең бәгырләрен җелгән фаҗига - мәгънәсез Чечен сугышы, әле үсмерлекләреннән чыгып җитмәгән егетләребезнең һәлак булулары, армия хәлләре, экстремаль хәлләрдә адәм балаларының бер-берсенә булган мөнәсәбәте, беренче мәхәббәттән өзгәләнүләре тасвирлана. Әйе, бу роман 20 нче гасыр ахырында татар дөньясы, аның аерым шәхесләре, милләт кичергән кайгылы вакыйгалар турында.



Укытучы. Укучылар, сез әсәрне барыгыз да укып чыктыгыз. Әсәр бик тиз укылды. Әсәрнең популярлыгының сере нәрсәдә?

Укучыларның җавабы тыңлана.

Укучылар белән фикер алышу өчен сораулар:

- әсәрне уку нинди тәэсир калдырды?

- бигрәк тә кайсы эпизодлар тетрәндерде?

- кайсы геройлар теләктәшлек хисләре уятты?

- кайсылары нәфрәтләндерде?Ни өчен?

- нинди проблемалар күтәрелә? (Ватан проблемасы, армия хәлләре, милли гореф-гадәтләр,безнең илгә хас булган тормыш проблемалары)



- әсәрдә нинди темаларны аерып күрсәтер идегез? (мәхәббәт, сәясәт, Ватанга тугрылык, сугыш, милләт, армия, авыл, әхлак, игелек)

Укытучы. Ә хәзер, укучылар, дәресебезнең планы буенча сөйләшүне дәвам итик.

3 нче укучы. Шәфкать-гадел, тырыш һәм намуслы егет. Ватанга хезмәт итү, илгә тугрылыклы булу - аның өчен изге нәрсә. Ул Ватан белән намус төшенчәсен янәшә куярга өйрәнгән, тәрбияле, шәфкатьле. Аның мондый сыйфатын исеме үк әйтеп тора. ”Башка исем куйсалар, мин булмас идем”, - ди ул үзе. Ләкин Шәфкать тормыш авырлыкларын, яшәү белән көрәшне ничек алып барырга кирәклеген аңлап җиткерми.

4 нче укучы. Шәфкать армиядә гаделсезлек, тәртипсезлек, икейөзлелек, башбаштаклык, кырыс чынбарлык белән йөзгә-йөз очраша. Юк, туган авылын, әнисен, әле 18 яше дә тулмастан, кичтән генә мулла никахы белән өйләнеп киткән хатынын сагынып елап утырмый ул. Күңеленең үксүе бүтәннән, тормышның миһербансызлыгыннан чарасыз егет. Шундый шартларда армиядән исән-сау әйләнеп кайту күп көч, сабырлык таләп итә, чөнки армиянең үзенең катгый һәм аяусыз законнары бар. Иң мөһиме-бу кануннарны берсүзсез төгәл үтәү. Шушы кануннарга буйсынмаган өчен Шәфкатьнең җанын телгәлиләр, аңа аеруча ввзвод командиры ярдәмчесе, өлкән сержант Головастиков каныга. Шәфкать мондый җәберләүләргә түзәргә тырыша. Капитан Хасистовның фамилиясенә генә игътибар итик. Ул да частька килгәннең беренче көннәреннән үк Шәфкатькә рәхим –шәфкать күрсәтми. Армиядә шәфкатьле кешеләр бөтенләй үк юк түгел икән әле. Кече сержант Веремеевның “Түз, түз, сине өйдә көтәләр. Шулар хакына кагу-сугуларны үткәреп җибәрә бел”, - дип үгетләве аңа көч һәм дәрман бирә.

5 нче укучы. Хәзерге яшьләргә карата өлкән буынның үз фикере бар: яшьләрнең дөньяга карашы бик сәер якка үзгәрде, һәркайсы җиңел кәсеп юлында. Авыл агае Тәкый аларны бүреләр белән тиңли: күзгә-күз очрашсаң, ботарлап китәрләр кебек. Егетләр эшсезлектән, бертөрле тормыштан тәмам туйган, ни күрсәләр, шуннан кызык табарга гына торалар. Шәһәрдәге эшсезлек авылларга да күчә. Эш юк, яшьләр шуңа бозыла. Югыйсә, көчләре ташып тора, ни кушсаң, шуны эшләргә әзер үзләре. Шәһәр егетләренең күбесе я укырга кереп, я акча төртеп, армиядән котылып калалар. Егетләрнең исемнәре үк колакка ятышсыз, мәгънәсез. Исем кешенең язмышын, гомер юлын билгели. Матур исем куялар икән, киләчәгең матур булачак. Исемең мәгънәсез икән, сине шундый буталчык, каршылыклы тормыш көтә. Автор егетләрнең бүгенге хәлен үзләренә куелган исемнәреннән үк килә, дигән фикер уздыра. Балага матур исем кушу-телне, милләтне хөрмәт итү дигән сүз. Заманага ияреп, мәгънәсез исемнәр кушу кешене теленнән, милләтеннән, гореф-гадәтеннән аера.

6 нчы укучы. Әсәрдә Тәкый образы алда булачак вакыйгаларны искәртеп, аларга бәя биреп торучы, үз фикерен белдерүче буларак бирелә. Шул исәптән, авылда, илдә барган хәлләргә бирелгән бәясен, фикерен автор шушы образ аша белдерә. Ул бик фәлсәфи кеше, тормышта тәҗрибәсе күп. Аның колхозчы тормышына, мафиягә үз карашы бар: ”Эшләгән акча кемнәрнеңдер кесәсенә кереп бара, ә колхозчыга түләү юк. Без эшләгәнне үзләштереп торучы инде ул – мафия”, - ди. - Эш кешесенең кадере бетте. Хөкүмәт барыбер халыкка рәхәт күрсәтмәячәк”. Тәкый абзыйның Рәсәйнең тоткан политикасына да үз карашы бар. Аның сугыш турындагы истәлекләре юкка гына түгел. 19 нчы гасыр рус әдәбияты әсәрләреннән дә Россиядә солдатка гомер-гомергә хөрмәт булмавы мәгълүм.Бу инде Чечен сугышына килеп тоташа. Сугышны башлавы гына җиңел, ә туктатуы авыр.Термос контракт буенча Чечняга китмәкче.Аның бу адымын Тәкый болай бәяли: ”Акча дип иман саталармыни? Иманын, гореф-гадәтләрен саткан кешеләрне тау халыклары ырудан куганнар. Алар кырыс, әмма гадел. Чечен халкы үз бәйсезлеген яклап сугыша”. Мөселманга каршы корал күтәрүгә мәҗбүр ителгән татар егете кичергән кичерешләр тетрәндерә.

7 нче укучы. Раушанияне әнисе: “Кеше авылда җан тынычлыгы таба ала торгандыр, без табынган рухи кыйммәтләр бетмәгәндер”,- дигән өмет белән авылга җибәрә.Кызының тормыш юлын башлаганда, шундый начарлыкка, алдашуларга, җан һәм тән сатуларга очрап, хыял канатларының сынуын теләми ул. Ләкин Раушания хыялындагы авыл юк икән инде. Авылдагы үзара ярдәмләшү, кайгы-шатлыкларны уртаклашу кебек гадәтләр истәлек итеп сөйләргә генә калып баралар икән. Авылның холкы үзгәргән. Үзен “ямьсез”гә санаган Раушаниянең күңеле чиста һәм матур. Ул авылда Шәфкатькә гашыйк була, аларга мәхәббәтләре өчен бик күп газапланулар һәм сынаулар аркылы үтәргә туры килә.

8 нче укучы. Ф.Сафин - татар әдәбиятының борынгы традицияләренә тугрылыклы язучы. Ул Шәфкатьнең сөекле хатыны Раушанияне шундый югарылыкка күтәрә ки, ирексездән борынгы бабаларыбызның яудан кайтуын көткән тугрылыклы хатыннарының гүзшл образлары күз алдына килеп баса.Иренең Чечен илендә әсирлектә икәнен телевизордан күргәч үк, һич икеләнмичә, Раушания юлга чыга.Мең газаплар белән сугыш барган җиргә килеп җитеп, ирен таба алмый тилереп йөргәндә , пулялар яңгыры астында, чиләк тотып , яралыларга суга дип барган җиреннән ул Шәфкать танкының корбаны булырга тиеш була, чөнки капитан Хасистовның боерыгы шундый: юлда очраган бер генә җан иясен дә аямаска!

Ә тормыш язмышларны үзенчә хәл итә.Җан һәм тән , күңел берлеге үзен сиздергән , күрәсең. Шәфкать, Раушанияне танып алганнан соң, танкын калдырып, аңа ташлана.Ә Хасистов кулына күчкән танк минага эләгә.Әсәрнең ахырында гаделлек тантана итә: начар кешеләр үз җәзасын ала.Ә Шәфкать белән Раушания яшәргә тиеш: алар бит бу дөньяга бәхетле булырга килгәннәр.Изге җаннар озак яшәргә тиеш!



Укытучы.Әсәрнең теленә игътибар итегез.(Әсәрдән өзекләр китерелә).

Укучыларның рәсемнәре күрсәтелә.



Укытучы.Әсәрне ничек төгәлләр идегез? Бу сорау сезгә өй эшенә булыр. Тарих кабатлана тора.Ф.Сафин бу романы белән Чечен сугышының чираттагы ялгышы булуын раслады.Үзе бу турыда болай дип яза: ”Бу турыдан-туры халык өстенә ишелеп төшкән фаҗига генә түгел, ә Рәсәйдәге милләтара сәясәтнең ни дәрәҗәдә гарипләндерелгән булуы хакында.Минем исә шул сәясәтнең гап-гади татар гаиләсенә йогынтысын күрсәтәсем килде.”

“Милләт файдасына Факил кебек эчкерсез, ихлас хезмәт иткән әдипләр сирәк.Мин моны кулымны күкрәк турысына куеп әйтәм,”-дип язды якташыбыз шагыйрь Зөлфәт.

Әйе,Ф.Сафин бүгенге татар әдәбиятының абруйлы һәм әйдәп баручы прозаигы булып татнылды.Күптән түгел генә басылып чыккан “Саташып аткан таң” роман-трилогиясе дә моны ачык раслый.Ул - татар прозасының иң зур осталары традицияләрен уңышлы дәвам иттерүче сирәк авторларның берсе.

Ә шагыйрь буларак, ул – беркемне кабатламый торган , тирән уйландыра, дулкынландыра торган , үз стиле булган шагыйрь.”Һәр шигыре уйландыра, һәр шигыре яндыра.Һәр шигыре дәва булырлык тылсымга ия.Көче, шигырьнең тылсымы да нәкъ шунда шул: кешеләргә үз күңелләрен , йөрәкләрен аңларга ярдәм итә ул.” Монысы - шагыйрь Зөлфәт сүзләре.



Ф.Сафин безнең мактанычыбыз, куанычыбыз һәм горурлыгыбыз.Аның талантына, аның тырышлыгына, аның эшчәнлегенә, туктаусыз иҗатта кайнавына сокланмый мөмкин түгел.Фоат Галимуллин юкка гына :”Язучы буларак,Ф.Сафин –чын талант иясе, җитәкче буларак, намуслы, оста оештыручы.Мин аңа үземә ышанган кебек ышанам,”- димәгәндер.

Дәрескә йомгак ясала,билгеләр куела.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет