ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том



бет1/39
Дата11.06.2016
өлшемі1.79 Mb.
#127457
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   39



ФӘРИТ ЯХИН

ШИГЫРЬЛӘР ҺӘМ

ПОЭМАЛАР


АЛТЫНЧЫ ТОМ

Яхин Ф.З.
Ши­гырь­ләр һәм поэ­ма­лар: Җиде том­да.— Ал­тын­чы том. — Ка­зан: Моя электронная книга, 2004. — 452 б.
Бу том­га ша­гыйрь­нең соң­гы ел­лар­да яз­ган шигъ­ри әсәр­лә­ре туп­ла­нып би­рел­де.
© Яхин Ф.З.

«КЫРЫК ЯШЬ» ДӘФТӘРЕННӘН


ТҮРЛӘРЕМДӘ ГЕНӘ, ТҮРЛӘРЕҢДӘ

Сагышыма пәрәнҗәсен бөркәп,

Кояш булып кердем түреңә,

Каршы алдың хәтереңне үлчәп!

Өметеңме идем үзеңә?
Калды хәтер, аның гадәтендә

Ай һәм кояш иде янәшә!

Бу тормышның гади хикмәте дә

Синең кемлегеңә ярәшә.


Күбәләк тә чәчәк эзләп кергән,

Очып йөри тәмам шашынып,

Түрләреңә фәрештәләр иңгән,

Һәр сүз саен күңел ашкынып,


Күкләр катынача ирешмәкче,

Килешмәкче серләр серләргә,

Сагышыңа өмет бөркәмәкче...

Кояш булып калдың түрләрдә!



Март, 2001

ГОМЕР КИЧӘ

Ә ул шундый — чәчәк белән тулган,

Бәхет булып балкый һәр ягы,

Аның бүген давыллары тынган,

Тормыш яме түрдә кунагы.
Чәчләреннән сыйпап гомер кичә,

Бүгенгесе әмма кичәге,

Кадеренә кереп аның ничә

Сагыш булды гомер үлчәме.


Сыйпап хәтер көннәр сырын йөздән,

Яшиселәр шулай булырдай,

Үтеп китеп хәтта шушы йөздән,

Меңгә җитеп шушы гасырдай,


Көннәр кичә, хәтер булып үсә,

Чорлар кисә үксез хыялны,

Һәммәбез дә бер үк идек кичә,

Әмма бүген тау һәм кыялы.



Март, 2001.


ГОМЕРЛЕК ДИГӘН ХӘТЕР

Онытыла икән хәтта иң саф

Якты хисләр, бары сөрән ут

Булып яна, хәтер безгә хилаф

Һәм дә бездән өстен шулай ук.
Кояш булып туып бу дөньяга,

Гөлләр булып җиргә сибелсәң,

Тагын нәрсә кирәк инде сиңа —

Насыйп бәхетеңә ирешсәң?


Канәгатьлек юк ул, шуның өчен

Дин гыйлеме кисә нәфесне,

Бәндәлеккә кеше сатса үзен,

Бәхетенә ача ишекне.


Анда баргач: “Җәннәт кайда?” — диеп

Сорасалар, кая күрсәтим?

Онытыла икән... Үземнән дип

Белә идем барча бәхетем!

Апрель, 2001


БЕЛМИМ, НӘРСӘ КҮРӘСЕМ?

Бу көннәрдә күңел күлем түгелде,

Өзгәләндем, хәтергә дәрт үрелде,

Үзсенеп киселгән чагында хәтерем,

Киләчәгем тулы санда күренде.
Безнең көннең моңсу сүрән кояшында

Алар бәхет тапмаслардыр, күрәсең,

Мин әллә соң синең карашыңда

Шулар өчен түгәм күз яшен?


Хәтер — сынык, көннән көнгә үрелде,

Минем күңел шулар белән түгелде!

Җибәрсәнә уң-сулыңа хәбәрең —

Киләчәгем кара көндәй күренде!




САНГА СЫЕНУ

Гомер юлы тузаннары тынып,

Чумган чакта хәтер бүлмәсенә,

Гүя дөнья үз җаеннан чыгып,

Төшә кебек тарих үлчәменә.
Саннар — төрле, чоры-чорга — инкарь,

Гел бәхетсез булган кешелек тә,

Күңел бакчасына ява ак кар,

Җәйгә бара идем игелектә.


Мин елармын инде, күзем яше

Җиргә тамып, канәферләр шытар,

Шушы минем гомеремнең башы

Һәм тормышым...

Урамнары да тар!

24.04.01.



ТУКАЙ ҮЛЧӘМЕНДӘ

Хәтер бишегендә күңел елый —

Тукайны да онытып яшәдек,

Бәндә белән дөнья шулай уйный,

Өч аршынга санны үлчәрлек.
Тумадык та, булмадык та гүя,

Көн эченә илем сыялмый,

Хыяллар да болытларда көя,

Кем-кемлеккә күңел оялый.


Сына көннәр, сынамаска итеп,

Сыгылмаска итеп замана,

Яшәгәндә Тукайны да үтеп —

Бик сирәкләр кемлек казана.

Апрель, 2001.


ШУЛАЙ

Бәхет ага биниһая күкнең

Зәңгәрлеге булып күңелгә,

Чәчәк белән тулган май аеның

Чумган чагы буем-иңемә.
Кояш нурын аулый күбәләктәй

Очынып бу күңел, талпынып,

Көн эссесе, җанга иркәседәй,

Чәчәкләрнең балын тамызып —


Санны алдый,

Болытларга чыгам,

Җирнең кочагыннан ашкынып,

Күкләрнең дә әллә беткән чыдам —

Күкрәү килә, яшьнәп-шашынып.
Төн буена явар, ә иртәннән

Кояш чыгар — һаман, гел шулай!

Балмы тама тулы иренеңнән,

Әллә хисме — белмим дә бугай...




ЯМЬЛЕ ҖӘЕМ

Күңел тынлыгында язгы җилләр

Шаштырмакчы дәртле хисләрне,

Болыннарга дәшә, урманнар бар,

Май аеның ямьле кичләре.
Бөтен дөнья парлы-парлы-парлы,

Киекләр дә, кошлар, күбәләк,

Уңым-сулым җырлы-җырлы-җырлы,

Һәм бииләр очып-чүгәләп.


Мин күбәләк шушы болынлыкта,

Чәчәкләре хәйран итәрлек,

Җәй җәйләнер очып бу шатлыкта,

Гомерне дә шулай үтәрлек.

Май-июль, 2001.


ТАТАР КИТАБЫ

Без ул чакта еллар аргамагын

Тотмый идек әле йөгәндә,

Белми идек нинди җил искәнен,

Ил сөенсен, дидек, үскәнгә.
Китап дөньясына чума идек,

Узган иде алар түрләргә,

Гарифлары, Афзаллары, килеп,

Серләр сөйли иде безләргә.


Алар тәрбиясен татыдык без,

Тукай, Такташ, Муса, Туфаннар —

Нишләр идек мәгәр менә сезсез?

Сибгатебез — түрне тотканнар!


Без үләндә ятып ауный идек

Шәвәлиләр белән бергәләп,

“Резидәкәй” — “Мең бер кичә” кебек,

Мәхәббәткә иде иртәрәк.


Ә аннары урысны да белдек,

Көнбатышны, Шәрык хисләре

Җанга үтте, көн җаена китте…

Нишләде бу заман, нишләде?


Хәзер инде, шөкер, Коръәнне дә

Белмәүчеләр аздыр арада!

Без китапсыз түгел идек,

Нигә


Чор җиленнән хәтер тарала?
Татар китабының тәрбиясен

Ана сөтеннән үк татыдык,

Туган җирем дә шул,

илем, телем —

Чиксез байлык, милли горурлык!

06.05.01.




ӨМЕТ ХӘЛЛӘРЕ

Дөнья җиле тотып алды беләгемнән:

“Кая киттек?” —

Шушы самим соравымнан

Башландымы бу тормышым?

Уңым сулдан

Озынайды,

Китеп барып кулга-кулдан.


Китеп барып ераккарак —

Гүя шулай

Ямь табыла, гамь югала

Иде бугай!

Күз яшеңдә уйныйдырмы

Алай-болай

Дусларыңның шаяртуы —

Килеп уңай?


Кайгырма син, туфрагымның

Өч аршыны

Читтә булса — кала сиңа

Җан ачысы,

Йотып калган идең китеп барышымны,

Өмет иткән идем күкрәк ачасыңны.

14.06.01.




Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   39




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет