ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том



бет15/39
Дата11.06.2016
өлшемі1.79 Mb.
#127457
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   ...   39

КОДРӘТ САНЫ

Фәрештәнең канатыннан төшкән

Каурый кебек изелеп калды җаным,

Синең бәхет көннән елга күчкән,

Ә минеке табалмады санын.
Юылмаслык гамәл булды, истә

Ул саташу — яңара да кисә,

Хаклык өчен канатланган кичтә

Сүз сөйләнде ерак оча-китә.


Тау күчергән ирнең телләрендә

Сүз азлыгы балкып чәчәк аткан,

Җәелгәндә тәхет түрләремә,

Ныклыгыма манаралар кайткан.


Бәхетләрең гасыр болынында

Бәрәкәтен татый көннәреңнең,

Фәрештәнең назлы канатында

Каурыйлары — яме күзләреңнең.



Сентябрь, 2002.


БӘХЕТ КАДЕРЕ

Күңел моңы шигырь шәрабының

Тәмен татып, язга кибеккәндә,

Табалмыйча санын карарымның,

Мәҗнүнлеккә дәгъва кылдым мин дә.
Тулып пешкән иреннәрдән тамган

Хис ширбәте күңел савытында

Урын тапмый күккә аша барган

Хикмәтләрдә гүя савыктым да.


Әйткән, диләр: «Мин дә сөя идем,

Аңламыйча калган булыр хисне!»

Кем кемлеген яши-яши белдем,

Сүз дәһшәте өметемне кисте.


Хис кайнары тормыш җилләрендә

Таралучан, минем бар барлыгым

Моңга күчкән шигырь шәрабында:

Һәм барлыгым, һәм дә бу тарлыгым!




ЮЛЫҢ ТУЗАНЫ

Шатлык белән юллар кушылдылар

Дөньялыкның бәхет күперендә,

Шау чәчәкле хисләр уяндылар

Кояш уйнап илһам күкләрендә.
Ә син миңа сүзсез генә аңлат,

Моң диңгезен чайкап күңелемнең,

Пәрәнҗәсен салып килә атлап

Якты көннәр, нурга төренермен.


Фатыйхаңнан чыгар җаем булмас,

Изгелектә җәйдем канатларым,

Күп чиләде, инде арка куймас

Дөньялыгым, насыйп һәм барларым.


Син бәхеткә чумган чакларыңда

Мин диңгезе идем бәрәкәтнең,

Шатлык белән гомер юлларыңда

Каршы алган тузан-хәрәкәтең!




ХИС ЕГӘРЛЕГЕ

Боек көннәр изге хис егәрен

Кузгатканда күңел урамында,

Тоткан кебек кулда җир үзәген,

Болытларның йөрдем уравында.
Агач яфрак койды: «Берәү, икәү!..»

Тиен саный гүя көз, саташып,

Күңел учагында соңгы кисәү

Кабынды да янды күккә ашып.


«Сөям!» — димә, мең сөелгән инде,

Мең киелгән Мәҗнүн күлмәген дә...

Күз яшьләре чишмә булып сеңде,

Хисләр йоклый аккош күлләрендә!


Югалтканны табып куанудан

Файда эзли акыл — төймә тартып:

«Берәү, икәү!..» Саннар югалтудан

Кими-кими бара гына артып.




ГАСЫРНЫҢ БӘЙЛӘНЧЕК УЕ

Яшьләнде күз, кайнап-кайнап

Чыккан көннәр болыт сарып,

Бу хисләрем җанны айкап,

Хәтеремне китте алып.
Онытылды бәйрәм-туйлар,

Булганмынмы, әллә мин юк,

Ябышалар юк-бар уйлар,

Вакыт тотып тора минут.


Сәламемнән хикмәт киткән,

Колак сата еламсык җил,

Ил артына барып җиткән

Чакрымнарым, әйләнә кил.


Ямьле күзләр күңелләрне

Юа-юа керсез итте,

Безнең юк-бар күрүләрне

Тарихчылар язып тетте.




ГОМЕР ТАСВИРЛАМАСЫ

Әкияттәге Гали батыр сыман

Курыкмыйча Дию өненнән,

Бу дөньяның авыр елларыннан

Гайрәт белән үтеп кителгән.
Аз булмады юлда карачкылар,

Дәрәҗәдә түгел икән сан,

Мәгънә кирәк, мәгънә, моны күпләр

Зур дәрәҗә диеп аңлаган.


Күңел кодрәтендә көннәр саны

Гомер исәбенә тиң иде,

Кулдан тотты һәрчак бәхет даны,

Гомерләрдә көннәр түгелде.


Яши калсак әгәр кабат кайтып,

Нәрчек булыр икән бар хәлләр?

Килер буыннарның юлын ябып

Тормасыннар безнең гамәлләр!



Сентябрь-октябрь, 2002.


АНАЛАРНЫҢ КҮЗ ЯШЕ

Бу күз яшең, әнкәй, минем хакка,

Диеп әйтсәң, шушы яңгырлар

Нигә диеп юлларымда ята —

Ияреп килгән болыт авырлар!
Азмы иде өмет һәм хыялда

Бәхет кыйбласына ашкыну,

Хәтта җитмәгәне булган кулда,

Артык булган Хакка тапшыру.


Хәйран тезмәсендә күңел яме

Өзепләр төште, бүселеп,

Һаман әле әнкәм өметтәме

Кайтыр, диеп, балам күченеп?


Ул күз яшең, әнкәй, кипкәндер дә,

Тозыдырмы күңел чүлеңдә?

«Балам хакы!» — дигән көннәреңдә

Кайсыбыздыр хәтер түреңдә?



Октябрь, 2002.

ЗАТЛЫ ТЕЛӘК

Ни затлы сүз йөреп көннән-көнгә,

Нурландырса кереп йортларга,

Хатирәләр алачыгы, утка

Салып, җөрьәт итмәс сугарга.
Без мәңгелек терек чакларда да

Туфрак хакын аңлый алмаган

Көннәребез өчен ул сүзләрдә

Җаннарыбызмы соң аклаган?


Үзәкләргә үтеп үткен көннәр,

Сүз җаенда эзләп пакьләнү,

Бездән кызлар һәм егетләр көнләр,

Кирәк тапмый хәтта саклану.


Ни затлы сүз күп әйтелде ансы,

Тик колаксыз, диләр, күңелне,

Казанганым югалуга барды,

Хәтер күлмәгенә киенде.



КАЗАН ТАРИХЫ

Ватык вакыт, үзен җыйдыртырга

Җай эзләтә, тарихларны үтеп,

Бу чорларга килеп җитү безгә

Насыйп булган — хәйранлыкка китеп.
Ватык вакыт, минут, сәгатьләре

Гел ашыга, әйләнә дә үтә,

Егетлекнең юк бер сәбәпләре,

Кыз-кыркынга уйлар җитми бер дә.


Сәгатьләрем кая илтте сине,

Минутларым кайда югалттылар?

Ватык вакыт, сызганылган җиңе,

Ераккарак китеп юл алдылар.


Җыйган чак бар ватык вакытларны,

Безнекеләр азмы чәчелделәр?

Ураккамы төшәр чакларымны

Көтә заман, ә без — бүселделәр.




ХӘТЕРЕҢДӘ ТҮГЕЛ ӘЛЛӘ

Каян алып әйттең бу сүзләрне,

Кемнәр сөйли юкны бар итеп?

Сине генә сөйдем, бары сине!

Куйдыңмы соң әллә онытып?
Хәтереңдә түгел әллә айны,

Йолдызларны күктән үзеңә

Җыеп алып биргән? Ул чакларны

Ачып дәштем йөрәк түренә!


Хәтереңдә түгел әллә кояш?

Урамнарда минем йөрәгем

Кебек йөрде утта, күзендә — яшь!..

Янмадыңмы ул чак, көйрәдең?


Хәтереңдә түгел, әллә юри

Мине бутар өчен сөйлисең?

Көзем буйлап җилләр дулап йөри,

Хисләр биштәремне төйнисең!






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   ...   39




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет