ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар өченче том


М ө х ә м м ә д ь я р (борчылып.)



бет11/20
Дата16.06.2016
өлшемі1.97 Mb.
#138834
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   20

М ө х ә м м ә д ь я р (борчылып.)


Казан эче кайнар казан кебек,

Кайната ул, хәтта көйдерә,

Ничә җаннар харап булды монда,

Ничә тәннәр кәфен төрдерә…


Б о е р г а н (бераздан, уфтанып.)


Киләчәге көннең начар булыр…

Сафагәрәй кемгә ышана?

Ник Гәүһәргә ирек куя, белмим,

Ә тегесе һаман шашына.


Тәхетендә ялгыз калачагын

Аңламыймы, халык каршында

Ышанычны гел югалта бара,

Исем китә, кайныйм барсына.


Җәннәт туфрагына сыйнып кына

Яшәр идек юкса, җай килми,

Тәхет белән уйныйлар шул һаман,

Бихәбәр хан, һични дә сизми.


Анда саклык бетте, тынычланды,

Буталды ак-кара, һәр сантый

Үз кәефен алга куйды хәзер,

Болай булса — иман да калмый!

М ө х ә м м ә д ь я р (бераз ачулы.)

Боерган дус, халык гаеплеме?

Әллә ханмы?.. Уйлап карасаң,

Гаделлекне урнаштыру кирәк,

Җавабым шул, миннән сорасаң.

Б о е р г а н (бераз көлеп.)


Мөхәммәдьяр, син дә хаклы, беләм,

Китаптагы кебек сөйлисең,

Аңлыйм, әмма алар төшенмиләр…

Алар белән нәрсә эшлисең?


Шаһгалине әйтер идем инде,

Касыймына гына сыялмый,

Казан белән уйнап яткан була,

Гәүһәршадны бутый, ялганлый...


Бүләк юллый, илче, хаты килә,

Ә монысы — тинтәк, аңламый...


М ө х ә м м ә д ь я р (ачулы.)


Үзен артык өстен куя, шуңа

Ханны, халыкны да санламый.


Ханша, имеш, Сафагәрәй ханны

Казан тәхетенә утыртты,

Хәзер үзе башын ашамакчы!

Шаһгалиме шулай котыртты?


Ничәнче ел ханның догачысы

Булып хезмәт иттем үзенә,

Соңгы вакыт сүзгә колак салмый,

Тәкәбберлек артты төсендә.


Б о е р г а н (киңәш итеп.)


Әллә кинаяләп әйтәсеңме,

Казан хәлен сөйләп, аңлатып?

Даның олуг, сүзеңә колак салыр,

Гәүһәр ята барсын болгатып.


М ө х ә м м ә д ь я р (аптырап.)


И Боерган сәид, Коръән сүзе

Белән хәтта әйтеп каралды,

Киңәшләргә исе китми хәзер,

Кемдер бутый акны-караны.


Б о е р г а н (бүлдереп диярлек.)


Мөхәммәдьяр, ә син шигырь белән

Әйтеп кара, намә бетекләп,

Илнең хәлен сөйлә, нәрсә кирәк

Халкыбызга, аңлат бөртекләп.


Ханны әйтер идем, Надир бәкнең

Ник чаптырды инде муенын,

Вакыты ул түгел... Гәүһәршадның

Кешесе иде, мәхшәр туеның...


Хәзер Гәүһәр хәсрәт чигә булыр,

Ханша бит ул, сүзе үтемле,

Сафагәрәй ханлык өчен кирәк,

Кемгә дә ул тәхет төс инде.

(Тынып калалар.)

ЯН КҮРЕНЕШ



Г ә ү һ ә р ш а д ва­кый­га­сы.

Г ә ү һ ә р ш а д н ы ң са­рае эче. Түр­дә Г ә ү һ ә р ш а д уты­ра. Янын­да ха­тын­нар-кыз­лар аның хез­мә­тен то­та­лар. Җыр, уен-көл­ке мәҗ­ле­се ба­ра.
К ы з л а р җ ы р ы: (биюләре барышында җырлана.)

Уйна да көл, үткән гомерләрне

Һич кайтарып булмас киредән,

Кәеф-сафа, дөнья рәхәтләре

Шик-шөбһәне алсын күңелдән.
Шәрабчылар шәраб өләшкәндә

Күңелләргә тула сөенеч,

Безгә дөнья сый-хөрмәтен бирсен,

Бетеп хәсрәт һәм дә көенеч.


Кабал сугып, шашынып бииләр, һәркем үз маһирлыгын күрсәтмәкче.
К ы з л а р җ ы р ы: (шулай ук биюләре барышында җырлана.)

Җан-җанашым диеп егет кочса,

Канатлана гына күңелләр,

Бездән генә калган хәлләр түгел,

Тәндә-җанда бетеп түземнәр,
Кочагында дәрткә назын биреп,

Иреннәрдән төшәр ияккә,

Җан-җанашкай гына кайда йөри,

Утлар якты инде йөрәккә.


Г ә ү һ ә р ш а д (кинәт сикереп тора. Ачулы. Бар да тынып кала.)


Эттән туган Сафагәрәй, эт җан,

Ничәнче көн суык түшәгем,

Әллә кем дип белә килмешәген,

Сөембикәне, ногай ишәген.


Кемнең, диген, Надир бәкнең башын

Чаптым, шуннан, җиңдем, ди микән?

Ай-һай, белми, күзе сукыр ханның,

Җиңел котылалмас ул миннән.


Казан үзе һәм тәхете аның

Бары миңа тиеш, Гәүһәргә,

Ничә ханнар миңа тез чүктеләр,

Шаехгали... Әзер килергә?


Кара, ничек Сөембикә үзен

Өстен куя, мине кудыра,

Кемне, диген? Шушы, мин — Гәүһәрне,

Кешеләремне дә суйдыра.


Шаехгали, аны китерергә

Казан тәхетенә күптәннән!

Кая, кем бар? Булат кайда йөри?

Урын алсын монда, биредән!


Б у л а т Ш и р и н керә.

Г ә ү һ ә р ш а д


Кайда йөрисең син, күренмисең,

Оныттыңмы әллә бурычың?

Кем хакына бөек морза булдың,

Антлар эчтең, кая кылычың?


Б у л а т Ш и р и н


Башым өсте, тыңлыйм, ханбикә, әйт,

Ни бурычың? Йөклә, күтәрәм!

Кылычым — сау, таза, дошманыңны,

Килә калса, чабып үтерәм.



(Кылычын кымшатып куя.)

Г ә ү һ ә р ш а д (сер итеп кенә сөйләшкәндәй.)


Шулай булсын! Егетлегең күрсәт,

Тәхетемнән читкә куалар,

Аһ, мин беләм, Сөембикә эше,

Хан янына аны куялар.


Надир бәкнең канын кайтаруны

Сиңа йөклим, бүген ул булса,

Иртәгә көн синең башка җитәр...

Эт иясен талый, котырса!..


Болай гына бирешәчәк түгел —

Гәүһәр белер нәрсә эшләргә!

Булат! (Әрнеп.)

Казан уттай кызсын, халык

Күтәрелеп алсын,

Кичләрдә


Кәндилләргә майны күбрәк салып,

Бәхәсләшсен, коткы таралсын,

Сөембикә йөзен якты йөртә,

Вакыт җитте, инде каралсын!




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет