Фгос буенча метапредмет дәрес. А. Гыйләҗевнеӊ «Өч аршын җир» әсәренә мифопоэтик анализ



Дата29.06.2016
өлшемі169 Kb.
#165666
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы

Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

«Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче

Мәләкәс гомуми урта белем бирү мәктәбе»



ФГОС буенча метапредмет дәрес. А. Гыйләҗевнеӊ «Өч аршын җир» әсәренә мифопоэтик анализ.

Тукай районы Мәләкәс урта

мәктәбенең татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Умнова Лилия Ивановна.

2012 ел


Метапредмет дәрес. А. Гыйләҗевнеӊ «Өч аршын җир» әсәренә мифопоэтик анализ. Аннотация.

Тукай районы Мәләкәс урта

мәктәбенең татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Умнова Лилия Ивановна.

тел-89061249647 e-mail lili-umnova@mail.ru


Бу дәрес 11 класста А. Гыйләҗев иҗатын өйрәнгәндә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе кысаларында үткәрелә. Әдәби әсәр белән укучылар өйдә таныша.

Әдәбиятны метапредмет технологиясе белән укыту баланың дөньяны кузаллавын формалаштыра. Нинди кыйммәтләрне сайларга. Кемгә ышанырга- боларның барысы алдында югалып кала. Әсәр зенчәлекләрен традицион анализлау гына әлеге проблемаларны чишми. Метапредмет технология ярдәмендә укучы әсәргә анализ барышында төп төшенчәләрне- ярату, яшә мәгънәсе, намус төшенчәләрен аерып чыгаралар. Мәсәлән А. Гыйләевнең «Өч аршын җир» әсәрендә дә укучылар мифопоэтик образлар турында гына сөйләшмиләр, ә барыннан да элек гомумкешелек кыйммәтләрен дә аерып чыгаралар.

Укучы эшчәнлеге аңа белем биругә генә нигезләнми ,ә алган белемнәрне куллану юлларын крсәтүгә корыла.

Дәреснең структур элементлары:



  • Мобилизацияләүче этап: – актив акыл эшчәнлеген кузгата

  • Максат кую–укучылар тарафыннан максатны билгеләу: (искә төшеру- яңаны белу- кулана белу (вспомнить – узнать – уметь.)

  • Коммуникация.

  • Yзара тикшеру hәм рефлексия

Метапредмет дәресләрдә алган белемнәр- универсаль. Алар теория категориясеннән практикага күчәләр. А. Гыйләҗевнеӊ «Өч аршы җир » әсәреннә мифопоэтик анализ ясау барышында предметара бәйләнеш кенә килеп чымый, ә балалар яшәеш кануннарын да төшенәләр: туган җир, намус вөҗдан җавплылык һ.б.кебек изге әберләрне детальләп чагыштыралар.

Бу дәресне метапредмет дәресләргә нигезләнеп укытуныӊ максаты- әдәби әсәрне анализ ярдәмендә тикшереп, аныӊ мәгънәсен тулы аӊлау сәләте формалаштыру гына түгел, ә баланы уйларга, үз фикерен дәлилләргә өйрәтеп, туган нәтиҗәне үз тормыш тәҗрибәсе итеп алуда да. . Аналитик эш ярдәмендә укучыга әдәби әсрне тикшерү юлларын күрсәтү, әдәби әсәр мәгънәсенеӊ чикләрен тоярга ярдәм итү- бүгенге көн таләбе. Дәрес укучыга әдәбият белеменеӊ төп юнәленшләренеӊ берсе- мифопоэтик анализ хакында мәгълүмат бирә һәм әдәби текст белән эшләгәндә бу методны файдалану мөмкинлеләрен күрсәтә.

Китерелгән дәрес ике өлештән тора. Беренче өлештә укучылар теоретик материал белән танышалар. Икенче өлештә беренче өлештәге алгортм нигезендә А. Гыйләҗевнеӊ «Өч аршы җир» әсәреннән мифопоэтик моментларны табып, аларны анализлыйлар. Тапкан мифопоэтик катламнарны берләштереп, аларныӊ үзенчәлекләрен ачалар.

Дәрес барышында укучылар анализ- синтез, гомумиләштерү, абстракция аламнарын файдаланалар. Фикерләрен аргументлаштырып, нәтиҗәләр чыгаралар.

Дәрес алгоритмы: 1өлеш-теоретик өлеш. Мифопоэтиканыӊ нигезе һәм архетиплар белән танышу.

Мифопоэтик анализ үзенчәлекләре:


  • Әсәрдәге мифологик катламны барлау;

  • Авторныӊ шәхси күзаллавын ачыклау.

2 нче өлеш-практик өлеш. Мифопоэтик үзенчәлекләрне А. Гыйләҗевнеӊ «Өч аршын җир » әсәренә нигезләреп карау.

1.Әсәрнең сюжет элементларын билгеләү. Андагы мифопоэтик катламнарны табу;

2.Автор позициясен ачу

Йомгак.

Кулланылган әдәбият.

Гыйләҗев А. Сайланма әсәрләр җыентыгы

Заhидуллина Д.Ф. Әдәби әсәр. Өйрәнәбез hәм анализ ясыйбыз / Казан/ Мәгариф, 2007 ел

Заhидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты. Теория. Тарих / Казан/ Мәгариф, 2004 ел



Тема: А. Гыйләҗевнеӊ «Өч аршын җир » әсәренә мифопоэтик анализ

Тукай районы Мәләкәс урта

мәктәбенең татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Умнова Лилия Ивановна.

Бу дәрес 11 класста, А. Гыйләҗев иҗатын өйрәнгәндә, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе кысаларында үткәрелә. Әдәби әсәр белән укучылар өйдә таныша.



Дәреснеӊ максаты:

Сөйләм теле компетенциясен формалаштыру

1 Танып белү эшчәнлеге:



  • Әсәр өстендә эшләргә өйрәтү;

  • Мифопоэтик анализ үзенчәлекләрен аӊлату;

  • Төп төшенчәләр - архетип, мифопоэтик катлам, хронотоп;

  • Лексик сүз байлыгын арттыру.

2 Практик әһәмияте:

  • Укучыларга әсәрнеӊ яшерен катламнарын таптыру;

  • Әсәрнеӊ структурасын күрсәтү;

  • Әсәргә мифопоэтик анализ ясарга өйрәтү.

Предмет өсте белемнәрен формалаштыру:

  • Инфармацион:

-Мифопоэтик анализга нигез салучыларны белдеру. Бу төр анализ үзенчәлекләрен әсәр анализыда кулланырга өйрәту;

-А. Гыйләҗевнеӊ «Өч аршын җир» әсәренә мифопоэтик анализ ясату



  • Коммуникатив:

-А.Гыйләҗевнеӊ «Өч аршын җир» әсәренә мифопоэтик анализ ясау; игътибарларын һәм логик фикерләүләрен үстерү, чагыштыру алымына һәм нәтиҗә чыгарырга өйрәтү, үз фикерләрен дәлилләргә нигезләп әйтергә өйрәтү;

-Янәшәдәгеләрне тыӊларга һәм ишетергә күнекткрү.



  • Социаль компетенцияләр:

- коллективта эшләргә өйрәтү, эш нәтиҗәсен алдан күзаллап, хаталарны адекват кабул итэргә, нәтиҗәләр чыгара белергә өйрәтү.

3.Тәрбияви максат:

Тарих җилләренеӊ кай якка исүенә карамастан, туган җирнеӊ изге төшенчә икәнлеген төшендерү; җаваплылык хисе тәрбияләу.



Җиһаз: DVD проектор, интерактив такта. Дәрес барышында презентация рәвешендә слайдлар күрсәтелә

Дәрес барышы.

Уӊай психологик халәт тудыру

Элек-электән үк борынгы бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кыларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән. Алар бер-берсенә күңел җылысын кызганмыйча, үзара ярдәмләшеп, тату гомер иткәннәр. Әйдәгез әле, без дә бер - берегезгә күңел җылысы - елмаю бүләк итик.



Укучылар без бүгенге дәрестә, А. Гыйләҗевнеӊ «Өч аршын җир » әсәренә таянып, мифопоэтик анализ үзенчәлекләрен карарбыз.

1. Мобилизацияләүче этап: – актив акыл эшчәнлеген кузгата.

Әдәби әсәргә hәр укучының үз шәхси- субъектив карашы туу табигый. Һәр әсәрне укыгач, анализ ярдәмендә тикшерү бурычы куела.

Әдәбият фәне үсеше дәвамында төрле гыйльми юнәлешләр hәм мәктәпләр барлыкка килгән, алар әдәбиятны hәм әдәби әсәрне билгеле бер теоретик караш ноктасыннан тикшергәннәр. Әлеге әдәби әсәр анализы алымнарыннан без мифопоэтик анализ методына тукталырбыз.

Сез дәрестә түбәндәгеләрне истә калдырырга тиеш:


  • Нәрсә ул мифопоэтика, хронотоп, архетип;

  • А. Гыйләҗевнеӊ «Өч аршын » әсәрендәге мифопоэтик чараларны билгеләргә;

  • Мифопоэтик чаралар аша авторныӊ шәхси күзаллавын табарга;

  • Автор кузаллавын үзегезнеке белән чагыштырырга;



Дәреснеӊ 1нче өлеше.

Кѳнбатыш әдәбият белемендә 20 гасырныӊ икенче яртысында формалашкан фәнни юнәлешнеӊ – мифопоэтиканыӊ нигезендә әһәмиятле күренеш дип мифны санау ята.



Алман романтиклары хезмәтләрендә миф уйлап табылган әкият кенә түгел , ә борынгы кешенеӊ тормышка бѳтенлекле карашын белдерә.

Россиядә мифологик мәктәп барлыкка килү һәм үсү татар фольклорын ѳйрәнүгә уӊай йогынты ясый. Ш. Мәрҗәнинеӊ татар риваятьләренә игътибар итүе мәгълүм. Шулай ук бу эштә К. Насыйри да активлык күрсәтә.

Аерым алганда мифопоэтиканыӊ, теоретик нигезен К.Г. Юнгныӊ архетиплар теориясе тәшкил итә.


  • архетиплар- әдәбиятта кабатланып торучы образлар. Галимнәр фикеренчә, мондый образлар борынгы кешеләрнең психологик тәҗрибәсе нәтиҗәсе булган кеше моделен тергезәләр.

Архетип образлар белән без тагын кайсы язучылар иҗатында очраштык?

  • Н Гыйматдинова «Ак торна каргышы»-Сара, «Сәвилә»-Сәвилә, «Китәм димә»-Камилла, «Каракош»;

  • Зифа Кадырова «Сагынырсыӊ мин булмам»-Сөмбел, «Язмыш сынавы»-Әлфия, «Көтеп узган гомер»;

  • Фоат Садриев «Таӊ җиле»-Нуриәсма;

  • Һ Такташ «Җир уллары», «Газраиллар»;

  • Михаил Булгаков «Мастер и Маргарита»;

  • Куприн «Олеся», «Гранатовый браслет» һ.б.

  1. Максат кую–укучылар тарафыннан максатны билгеләү: (искә төшерү- яңаны белү- куллана белу (вспомнить – узнать – уметь.)

Хәзер без сезнең белән дәресебезнең максатын билгеләп тик әле.

    • Без бу дәрестә А. Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәренең мифопоэтик катламнарын барлап чыккач, нәтиҗәне тормыш тәҗрибәсе итеп алырга тиеш.

Мифопоэтика әсәрдәге мифологик катламны барлый. Бу катламнар автор ихтыярыннан башка хасил була һәм әсәрне шәхси , социаль- типик , эпохаль чикләрдән алып чыга.

Мифопоэтик анализ

  • Әсәрдәге мифологик катламны барлый

  • Авторныӊ шәхси күзаллавын, кеше аӊыныӊ универсаль, һәрчак хәрәкәттәге үзенчәлекләрен беренче планга чыгуын ачыклый.

Мфопоэтик анализ барышында хронотоп мѳһим.

Хронотоп- ( грек. Chronos- вакыт, topos- урын)- урын һәм вакыт бергәлеге.

Дәреснеӊ 1нче өлешен йомгаклап үтик:

1. Мифопоэтик анализга кем нигез сала?

К. Юнг сала;



2 . Мифопоэтик анализ барышында төп момент?

Мөһим момент- миф, аныӊ нигезендә архетиплар хронотоп һәм символлар ята.



Димәк, мифопоэтик анализ вакытында без төп игътибарны нәрсәгә юнәлтергә тиеш?

Хронотоп , архетиплар, пезаж һәм тылсым аша әсәрнеӊ төп идеясенә килү.



Хронотопны (дѳньяныӊ урын- вакыт образын) нәрсәләр барлыкка китерә соӊ?

  • Сюжет- вакыйгалар агышы;

  • Кертелгән эпизодлар- вакыйгага бәйле искә тѳшерелгән хәлләр;

  • Вакыт һәм урын тәӊгәллеге

  • Пейзаж- геройны әйләндереп алган физик дѳнья чагылышы;

  • Мифопоэтик образлар

  • Эчке мәгънә


3. Коммуникация.

Дәреснеӊ 2 нче өлеше
А. Гыйләҗевнеӊ «Өч аршын җир» әсәренә мифопоэтик анализ

  1. Әсәр язылуга алшартларны барлап чыгу:

  1. а) А. Гыйләҗевнең үзенең дә сталинизм чорында рухи кимсетүләр кичерүе;

б) Тарихта кулаклар дип аталган халык катламының байлыгын тартып алу вакыйгалары ;

в) Шәхеснеӊ физик һәм әхлак ягыннан мәсхәрләнүе.



Әсәр парадокслыкка корылган.

Парадокслык - А. Гыйләҗев иҗатына хас нәрсә - кеше күз алдына китерә алмаслык хәлләр.

Повестьныӊ сюжет нигезен нәрсә тәшкил итә?

  • Сюжет нигезен әйләнеп кайту ситуациясе хасил итә. Ике көн эчендә барган вакыйгалар поездда туган якларына кайтып килүче хатынныӊ хәле начарлану, аны станциядә төшереп калдыру, хатынныӊ больницада вафат булуы һәм, аныӊ васыятен үтәп, ирнеӊ мәетне туган авылына кайтарып җирләве кебек бара.


Повестьныӊ сюжеты гадәтиме?

-юк


Ни өчен ?

Әсәрдә төп сюжет сызыгы бу түгел. Төп сызык искә төшерү рәвешендә үткәнгә , яшьлегендә тарихи вакыйгалар аркасында хата ясаган кешенеӊ хатасын тануы- үзгәрүе – гафу соравы- тәүбә итеп, яӊа тормыш башлавы төсен ала. Әмма геройныӊ дөрес юлга басуы хатыны- Шәмсегаянныӊ тормышы хисабыннан була. (Бер укучы Мирвәлинеӊ үткәне турында сөйли)



Әсәрнең сюжет элементларын билгеләү.

- Төенләнеш: Авыр хәлдәге Шәмсегаян ире белән бергә поезддан тѳшеп, ат арбасында больницага юнәләләр. Озак та үтми, Шәмсегаян үлә.

- Вакыйгалар үстерелеше: арбада кайткандагы сөйләшү, узган гомер;

- Кульминацион нокта: Мирвәли өч аршын җир сорый.

- Чишелеш: авылдашларының ризалыгы. Кадерле ул туган җир.

Вакыйгалар кайда бара?


  • Юл мотивы тирәсендә җыела.

  • Мирвәли Шәмсегаянныӊ васыятен үтәр ѳчен 58 км юл уза.

Хикәяләү ничек бара?

  • Бу ѳлештә хикәяләү геройныӊ эчке монологы тѳсендә бирелә. Ул үткәннәрне хәтергә тѳшерү , бәяләү кебек үрелеп бара.

Кайсы күбрәк? Автор бу турыда ни ди (136 бит)

58 чакрымны , шәп барганда, бер тѳндә үтеп булыр….

58 чакрым… Менә шулай артыӊа борылып карамыйча да башыӊны күтәрмичә дә үтеп була инде аны. ..

58 ел , нигә, Мирвәли 58 еллык гомерен дә артына борылып карамыйча үткәрә алды ич. Нигә борылып карамады икән ул. 58 тулуын да нигә менә шушы япан кырда исенә тѳшерде. Нигә борылып карарга курка? Кем сагалый аны? Кайдан башланды бу курку?

Мирвәли нидән курка ?

  • Ул үткәненнән курка.

Ә ни өчен курка?

Кемдер алдында гына түгел, вөҗданы алдында гаебе зур. Чөки ул 30 ел буе начарлык кына эшләп йөри.



Автор Мирвәлинеӊ куркуын нинди мифопоэтик мотивлар аша күрсәтә.

  • Җен -пәриләр мотивы . Әсәрдә берничә урында күренә. (Бу өлешләр укып үтелә)

  • Курку (кайтудан, үз- үзеннән, үткән гомереннән- күләгәсеннән )

( Йөрәк кагып яшим дип үзен-үзе сабыйларча юаткан Мирвәли, артына, гомеренеӊ үзе кичкән ягына борылып карауга куркып, имәнеп ките. Yзе белән беренче тапкыр очрашу куркытты анны! Yткән гомере караӊгы әрем сабаклары артына посып торган шөкәтсез өрәк, бүкәй кебек нурсыз, куркыныч, шыксыз булып күренде.)

Әсәрдә кешелеклелек төшенчәсе кайда җыела?

Бу төшенчә күбрәк Мирвәлинеӊ Карачурага кайтып барган вакытта калкып чыга. Ул башкаларга явызлык эшләргә ярамый дигән канун тирәсенә җыела. Малларына зыян салып Мирвәли кешелеклелек чиген атлап чыга. Шуӊа күрә намус хөкемен тоеп яши.



Мирвәли җырлары нәрсәгә ишарәли?Аларныӊ Мирвәли язмышына ни кагылышы бар?

  • Кара гынай урман, караӊгы төн…

Яхшы атлар кирәк үтәргә-

Мирвәли тормышына һәм гомумән кеше тормышына, язмышына ишарә ясый, төп идея белән кисешә. Туган җиргә, якыннарыӊа нәселеӊә таянып, тормыш авырлыкларын, сынауларын кичеп чыгарга була, дип белдерә.



  • Югалттым мин сәгать чылбырым

Тапмадыӊмы, сары былбылым..

Ә икенче җырында Мирвәлинеӊ шәхси хата- югалтуларына ишарә ясый.

Бу җыры белән ирнеӊ үзе өчен иӊ кадерле нәрсәләрен югалтуы, бәхетсез гомер кичерүен тагын бер кат искәртә.

Мирвәли тормышында байлыкка омтылдымы?

Юк, ул үзе белән санашуларын гына тели. “ Аныӊ үзе белән ачыктан –ачык сөйләшергә кирәк дип тә тапмаганнар, Ничек бары да хуҗадан башка хәл иткәннәр.Аныӊ башында усал уйлар кайнады: киӊәшмичә, сорашмыйча эшләгәннәр. Кеше түгелме әллә Мирвәли.



Мирвәлигә нәрсә кирәк соӊ?

Мирвәлигә авылдашлары кичерүе генә түгел, ә үзе алдында йѳзе аклану , намусы чистару , үзен- үзе кичерү дә кирәк. Адашы Мирвәли белән сөйләшүдән соӊ Мирвәли үзенеӊ гаебен аӊлый. Автор моны Мирвәли авызыннан: « Гаебе зур Мирвәлинеӊ , моннан китү ул гаепне тагын да зурайту, үстерү генә булачак…»,- дип белдерә



Ә нинди гаебе бар соӊ Мирвәлинеӊ, бернче булып аныӊ 11 яшьтән бил бөгеп тапкан мөлкәтен тартып алмакчылар иде . (Укучыларныӊ җаваплары )

Мирвәли нәрсә алдына куела?

Сайлау алдына куела.



Мифопоэтик традициядә язылган текстларда геройныӊ билгесез, серле кѳчләргә каршы тору, «китәр юлны» сайлау вакытында тылсым әсәрдә кинәт кенә пәйда була.

  • Табигать стихиясе.(Җир һәм су , әйтерсеӊ лә, геройга үз күләгәсен җиӊәргә ярдәм итәләр. Мирвәли Шәмсегаянныӊ васыятен үтәргә кирәк дигән карарга килә.)

  • Гафу сорау мотивы –кара яктан котылу буларак кабул ителә. (Гафу сорау, тәүбә итү герой күӊелендә булган барлык караӊгы, кара яктан котылу кебек аӊланыла. Күләгәсен тулысынча җиӊү ѳчен авылдашларыныӊ кичерүе кирәк аӊа.)

Менә шушы үтә кырыс кыяфәтле авылдашларыбелән аны бәйли торган берәр нәрсә калганмы соӊ?

  • Мирвәли башта нигезен күз алдыннан кичерә «Бүген ул үзе туып-үскән нигез яныннан үтеп ките. Нигез буш.»;

  • авылны, аныӊ үткәнен, нәселен ( Монда аныӊ ерак бабалары туган. Авылныӊ нигезен салган кара Чура үзе дә аныӊ ерак бабасыдыр әле…. Бу зиратта аныӊ әтисе ята, әнкәсе…);

Якыннары – кавемдәшләре(«Тирә-якта кешеләр нинди күп. Yзара алар нинди якыннар: туганнар, абыйлар,апалар, җизниләр, сӊелләр, балдызлар, кодалар, кодачалар, … Я булмаса иптәшләр, кардәшләр, яшьтәшләр, аркадашлар, Нинди җылы җепләр бәйләр бәйли адәми затларны якты дөньяда.»).

Мирвәли аӊындагы изге урыннар.

  • Нигезе

  • Ѳч кое

  • Авыл зираты

Читләшүнеӊ иӊ югары ноктасы нидә күренә?

  • Мирвәлине балалык дусты адашы- Мирвәлинеӊ хѳкем итүе очраклы түгел. Ул гади авылдаш кына түгел , ул- Мирвәлинеӊ намусы, вѳҗданы. Мирвәли – адашы аӊа («Еллар буе кара тир түгеп эшләп берни алмаган чакларыбызда безне кимсетмәделәрме? Әрнемәдекме?.. Тик туган җиребезне каһәрләп мөртәткә әйләнеп чыгып качмадык!»,-дип белдерә)

Әлеге сѳйләшүдә ике караш ноктасы бәрелә. Нинди ул?

Тѳп геройныӊ караш ноктасы «Өч аршын җир» гыйбарәсенә таяна.

Ул кешенеӊ җир тормышы чикләнгәнлеккә, адәм баласы кем генә булмасын, үз гомерендә ни генә кылмасын, соӊгы сыеныр урыны җир икәнлеккә ишарә бирә. Илдә нинди генә җилләр иссә дә, кешенеӊ туган җирен каһәрләргә хакы юк икәнлеген белдерә.

Әсәрдә ачкыч сүз кайда?

Качып яшәп, бер ел үткәч, ирен авылга озатканда, автор Шәмсегаян авызыннан- «Туган җиреӊнән олы була алмассыӊ », дип әйттерә. Һәм бу сүзләр әсәрнеӊ ачкыч сүзе булып тора да инде.





  • Без әйттек мифопоэтик анализ язучыныӊ дөньяны шәхси күзаллавын ассызыклый дидек.

Автор кем позициясендә соӊ? Эчке мәгънә нидә күренә.

  • Авторныӊ герой адашы- Мирвәли позициясендә торуы ачык күренә. Кешенеӊ җир тормышы , эш- гамәлләре аша аныӊ ѳч аршын җиргә хокукы, бармы- юкмы икәнлеге тәгаенләнә.

Төп тема

Яшәү фәлсәфәсе



Повестьта тѳп идея?

  • Туган җирнеӊ һәр кеше ѳчен изге урын булуы .

Төп идея тагын кайда көчле позициягә чыгарыла?

Әсәрнеӊ исемендә. Авылда калырга карар кылган Мирвәли авылдашларыннан өч аршын җир сорый.



Автор укучыга үз фикерен нинди мифопоэтик образлар аша җиткерә.

Автор укучыга үзенеӊ фикерләрен архетип образлар аша күрсәтә.



  • Ата- ана каргышы;

  • Күләгә архетибы Мирвәлинеӊ яшерен якларын күрсәтә.

(Мирвәли Карачурага җиткәнче узган 58 км геройныӊ үз күләгәсе белән кѳрәшен чагылдыра.) Мирвәли эчендә ике як бар. Берсе гаҗәеп ялгызлыгын тоя һәм ялгызлыкныӊ җәза икәнен аӊлый. Икенчесе – үч алуны сорый.

  • Шәмсегаян- хатын- татар хатын- кызларыныӊ корбанчылык архетибы.

  • Мирвәли- көчле , горур, буйсынмас ир архетибы

Ритуальлелек нәрсәдә күренә ?

  • Үткән белән бүгенгенеӊ бер ноктада кисешүе.(Шәмсегаянныӊ үлеме герой аӊында үзенчәлекле борылыш ясый.)

Моӊа бәйле рәвештә вакыт һәм пространство , ягъни хронотоп барлыкка килә.

Вакыт һәм пространство бәйләнеше (Хронотоп) кайда күренә ?

  • Больница белән Карачура арасы 58 км;

  • Шәмсегаянга 58 яшь;

  • Мирвәлигә 58 яшь.

Көннәре, минутлары, 58 яшь (ел) – 58 км.;

1 көн – 58 еллык гомерне искә төшерә кайтканда;

30 еллык читтәге гомер – бәгырен өзгәли.

Юл нәрсә ул?

Юл - кеше гомере ул. (метафорик мәгънә)

Символика кайда күренә


  • Ут символикасы (тәмугъ уты тѳсендә) – герой туган авылын яндыру теләге белән кайта.

  • Шәл- күӊел җылысы символы (Алар авылдан качкан төнне Шәмсегаянныӊ Мирвәлигә шәлен салып бирүе, салкын вокзалда җылы биргән бу шәл әсәрдә күӊел җылысына янәшәлек бирелә.)

  • Ак пәрдә (Мирвәли ак пәрдәне ерта….)

  • Дәү наратка, сыенып үскән каен ….

Кертелгән эпизодлар- вакыйгага бәйле искә тѳшерелгән хәлләр;

  • Әсәр буеннан буена искә төшерү, Мирвәлинеӊ үз эчендә казынуы буларак бара Геройларның һәрберсе фәлсәфи-психологик бәйләнеш барлыкка китерәләр. Мирвәлинең эчке каршылыгын ачыкларга булышалар.

Ә Мирвәли Шәмсегаянга тормыш буе берәр нәрсә бирәме?

Аныӊ үткән юлы нәрсәгә тәӊгәлләшә?

  • Геройныӊ пространстводагы хәрәкәтенә , юлына рухи юл тәӊгәл килә. Хатасын тануы- үзгәрүе – гафу соравы- тәүбә итеп, яӊа тормыш башлавы - әлеге үзгәрешләрне Мирвәлидәге эче каршылык хәрәкәткә китерә: Карачурадагы авылдашларын гаепле санаудан- үзенеӊ хатасын тануга алып килә.


Финалныӊ тѳп мотивлары?

  • Тәүбәгә килү;

  • Гафу итү.

Сюжет схемасыныӊ архетиплыгы нидә чагыла?

  • Нәтиҗәдә авылдашлары Мирвәлине гафу итә . Мирвәли образы Изге китаплардагы адашкан егет хакындагы сюжет белән тәӊгәллегенә ишарә ясый.

  1. Узара тикшеру hәм рефлексия


Әсәрне йомгаклап ни әйтәбез?

  • А. Гыйләҗевнеӊ «Өч аршын җир» әсәре кешегә сикәлтәле сынаулы тормыш юлында туган җир, нәсел, аныӊ тарихы, кавем- кардәшләр кебек гомумкешелек кыйммәтләре генә кешегә дөрес юл күрсәтә ала.

  • Автор кеше иҗтимагый хәлләргә карап түгел , ә кешелек кануннарына буйсынып яшәргә тиеш дигән фикерне ассызыклый.

Әсәр сезгә ошадымы, ул бүгенге көндә дә актуальме? Ошаса да, ошамаса да ни өчен?

  • Ул чорга бүгенге көн күзлегеннән бәя бирергә мөмкинлек бирә

  • Дөрес яшибезме уйландыра

  • Туган җирнеӊ олы икәнлеген төшенднрә.

  • Изге төшенчәләрне кадерләргә өйрәтә. Һ.б.

Әдәби әсәрне ѳйрәнү вакытында бер методны куллану башкаларына мѳрәҗәгать итәргә ярамый дигән сүз түгел. Текстны берничә караш ноктасыннан тикшерү аныӊ мәгънәви мѳмкинлекләрен ачыклауга, аерым методларныӊ кѳчле һәм йомшак яклары хакында уйлануга китерә.

Вакыт калса : Ф Яруллинныӊ «Туган ягы кирәк кешегә» шигыре укыла
Өйгә эш бирү һәм билгеләр кую
Кулланылган әдәбият.

Гыйләҗев А. Сайланма әсәрләр җыентыгы



Заhидуллина Д.Ф. Әдәби әсәр. Өйрәнәбез hәм анализ ясыйбыз / Казан/ Мәгариф, 2007 ел

Заhидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты. Теория. Тарих / Казан/ Мәгариф, 2004 ел

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет