Филиал №5 Китап, китапханәче һөнәре. (Китапханәчеләр көненә әдәби кичә.)



Дата15.06.2016
өлшемі40 Kb.
#136435
Филиал №5

Китап, китапханә, китапханәче һөнәре.

(Китапханәчеләр көненә әдәби кичә.)


Ары 2011.

Китап, китапханә, китапханәче һөнәре.

1 а.б. Китапсыз узган гомерне мәгънәсез узган гомер диләр. Китап кешенең якын юлдашы, киңәшчесе. Ул кешедә күркәм сыйфатлар, батырлык, ихтыяр көче тәрбияли.

2 а.б. Китаплар үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә дә өйрәтәләр.

Кулыма алдым китап

Шундый матур, рәсемле.

Рәссамнар бик тырышып

Ясаган ул рәсемне

Ә кәгазен ясарга

Күпләрнең көче кергән

Кәгазьне яшел дустыбыз

Агач, куаклар биргән.

Беркайчан да китапның

Үткән юлын онытма

Рәнҗетмә син китапны

Аның битләрен ертма!

1 а.б. Шундый эчкерсез шигырьләр сөйләп йөргән чакларыгыз артта кала бара. Һәр яңа буын китаптан үзе өчен тиңдәшсез белем ала, китапның байлыгы киләсе буыннарга да кала. Ел саен берсеннән- берсе кызыклы яңа китаплар чыга тора. Аларның барысын да бик теләсәң дә укып бетереп булмый. Шуңа күрә дә зәвыгыңа, кызыксынуыңа туры килгән китапларны сайлап алырга өйрәнергә кирәк.

2 а.б. Якташыбыз китап белеме галиме Әбрар ага Кәримуллин “Китап ул – халык хәтере” исемле язмасында татар китабы тарихы турында болай ди: Татар телендә беренче китап 1612 елда Лейпцигта чыккан. Татар китабының Россиядәге тарихы 1722 елда Астраханьда Петр-1 нең походтипографиясендә татарча басылган “манифест” тан башлана XVIII көзнең соңгы чирегенә кадәр татар китаплары Петербургның Сенаш типографиясендә басыла.

1800 елда Казанда беренче типография ачыла. Бу – татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурнашев оештырган “ Азиаш” типографиясе була.

Димәк, татар китабы революциягә чаклы 200 елга якын юл үткән. Шушы вакыт эчендә 11 мең чамасы татар китабы басылып чыккан, аларның гомуми тиражы 2 миллион данәдән узып китә.

1 а.б. Кайвакыт татарлар революциягә кадәр тоташ надан булганнар, яки укый-яза белүчеләр саны буенча иң артта торганнар дигән ялгыш фикер ишетергә туры килә. Татар телендә чыккан китапларның саны, аларның эчтәлеге белән танышкач, без бу фикернең хакыйкатькә туры килмәвен күрәбез. “Тоташ надан” халык шулкадәр китап чыгара алыр идеме соң?

Китап- ул халыкның хәтере дә, язма тарихы да. Китап битләрендә халыкның җиңүләре дә, җиңелүләре дә, табыш-югалтулары да, өмет-хыяллары да чагылган.



Ә.Кәримуллин.

Татар китабы тарихы турында күбрәк белергә теләсәгез, менә шушы китапларны укырга мөмкин.

У истков татарской книги(1971)

Книги и люди (1985)

Китап дөньясына сәяхәт (1979)

Бу китапларның барысын да филология фәннәре докторы, якташыбыз Әбрар абыегыз Каримуллин язган.



2 а.б. Китапханә - ул уку йорты. Беренче китапханәләр- көтебханәләр дип йөртелгәннәр. Көтебханә исламия- Казанда беренче татар китапханәсе. Рәсми төстә 1906 елның 2 нче гыйнварында ачыла. Оештыручысы - Әхмәтхади Максуди (1867-1941). Китапханә башта “Болгар” мосафирханәсенең бер бүлмәсендә урнаша. Аннан соң кабан күле буенда аерым йортка күчерелә, шунда уку залы да 1922 елның маеннан ул М.Вахитов исемендәге “Шәрекъ” көтебханәсе дип атала башлый. Соңыннан совет чорында, китапханәнең гарәп хәрефе белән басылган китап фонды казан университетының гыйльми китапханәсенә күчерелә.

1 а.б. Китапханә- дәүләт хәзинәсе булып саналган чын-чынлап белем сарае, элекке буыннар тәҗрибәсен саклау урыны булып тора. Халкыбызның киң катлавының белемгә ихтыяҗын тәэмин итә. Туган телгә, тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә нәтиҗәле эш башкара.

1940 елларга кадәр китапханәләр “уку йорты” , “Изба – читальная” лар дип йөртелгәннәр. Аннан соң гына китапханәләр дип үзгәртелә. Мәктәп китапханәләре учебный китапханәләргә керә. Ә авыл китапханәсе, район китапханәсе, шәһәр китапханәләре массовый китапханәләр. Татарстан җөмхүриятенең милли китапханәсе – фәнни китапханә. Бу китапханәләр бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә яшиләр. Китапханә зуррак булган саен аның структурасы да катлаулана.



1. а.б. Һәрбер китапханәдә дә укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге бар.

Без аны обонемент дип атыйбыз. Бу бүлек китапларны җитәрлек экземплярда туплый, укучыларга кирәкле әдәбиятны сайлап бирә. Безнең китапханәдә 5000 китап бар.



2 а.б. Уку залы укучыларның китапханә залларында шөгыльләнүен тәэмин итә. Монда вакытлы матбугат (газета журналлар) туплана. Алар теркәлеп барыла, берничә ел саклана. Ярты ел саен яңадан язылабыз. Уку залында белешмә - библиографик әдәбият: энциклопедияләр, словарьлар, справочниклар саклана. Бер генә экземплярда булган кыйммәтле китаплар да саклана. Район үзәк китапханәсендә китап туплау һәм эшкәртү бүлеге дигән бүлек бар.

1 а.б. Китапханәара обонемент бүлеге башка китапханәләр белән китаплар алышып-бирешеп торучы бүлек.

1995 елның 24.01. дә Казандагы РТ ның милли китапханәсенә 130 ел тулды. Бу китапханәнең тарихы турында юбилей уңаеннан шактый мәкаләләр басылып чыкты.Казан шәһәренең алдынгы карашлы укытучысы Иван Алексеевич Второвның улы Николай Иванович әтисенең китап коллекциясен Казан шәһәренә бүләк иткән һәм һәрчак алар язмышы белән кызыксынып торган.

Бина тышкы эшләнеше, бизәлеше белән дә әсир итә. Эченә узсаң, үзеңне гүзәллек дөньясында кебек хис итәсең . “Ялкын” журналының 1995 ел 2 нче санында бу китапханә турында Эльмира Закированың “Казанның йөзек кашы яки иксез-чиксез китап дәрьябыз дигән язмасы бар. Бу язмада журналист китапханәчеләр турында менә нәрсә ди:

“Мин балачактан ук гыйлемле, зыялы , үзе шигырь дә яза , сәхнәдә спектакельләрдә дә уйный торган кеше генә китапханәче була аладыр дип уйлый идем. Ялгышканмын икән. Безнең Мирхәйдәр Фәйзи генә түгел, атаклы мәсәлче Крылов та, галим Лобачевский да кайчандыр китапханәче булганнар. Бензнең милли китапханә директоры да шундый сыйфатларга ия. Ул күренекле шагыйрь, бик популяр җырлар авторы, язучы һәм драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе – Рәзил Вәлиев- ди.



2 а.б. Китапханәче профессиясенә чын мәгънәсендә гашыйк булсаң гына кыен да, мавыктыргыч та булган бу эштә озак еллар эшли аласың. Үз һөнәрен гомере буе яратып эшләүче, үзлегеннән даими рәвештә белмен күтәрүче, иҗади эшендә туган каршылыклар алдында каушап калмыйча, көрәшә белүче китапханәче өчен укучыларны китапны яратырга өйрәтү, чәчләргә чал кергәч булса да аларның рәхмәтен ишетеп, аралашып яшәү үзе бер бәхет.

Безнең республикада китапханәче һөнәрен ике уку йортында алырга мөмкин. Алабуга шәһәрендәге училище махсус урта белемле китапханәчеләр әзерли. Ә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе югары белем бирә.



1 а.б.Китапны яратсагыз, китапка булган мәхәббәтне башкаларда да тәрбияләргә теләсәгез менә шул уку йортларына укырга керергә мөмкин. Китапханәченең эше күпкырлы, ә ышанычы бер. Бала китапханәдән читләшмәсә, мәктәптә дә яхшы укый, тормышта да үз урынын дөрес билгели. Без шундый ышаныч, өмет белән яшибез. Шуңа күрә балаларны экскурсияләргә чакырабыз, аларның янына төрле мероприятияләр, библиографик дәресләр үткәрергә киләбез. Яңа кайткан китаплар белән таныштырабыз.Чөнки кеше язмышында китап зур урын тота. Китап- белем чишмәсе, китап язма тарих, китап ул – халык хәтере.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет