Гаилә Бу кечкенә генә һәм гади сүз үз эченә күпме мәгънә сыйдырган! Минем өчен гаилә ул җылылык һәм наз учагы



Дата09.07.2016
өлшемі57 Kb.
#186441
Минем гаиләм.
Гаилә... Бу кечкенә генә һәм гади сүз үз эченә күпме мәгънә сыйдырган! Минем өчен гаилә - ул җылылык һәм наз учагы.

Үземнең гаиләм белән сезне дә таныштырып китәсем килә. Гаиләдә без җидәү: әтием Илсур, әнием Асия, апам Илсинә, энем Илсаф, сеңлем Айсылу һәм яраткан дәү әниебез Дифинә. Минем өчен әти – гаиләне туендыручы, әни – гаилә учагын саклаучы. Әни безне кул эшләренә өйрәтергә тырыша. Ул үзе бик матур итеп чигә, бәйли. Аның чигүләре һәркемне сокландырып өебезне бизәп торалар. Әти- әниләр безне эштә дә, хезмәттә дә сынатмаска өйрәтәләр.Безнең төп эшебез- уку. Апам белән без “4”һәм “5” билгеләренә генә укыйбыз. Ул минем иң зур ярдәмчем. Энем белән сеңлем әле балалар бакчасына йөриләр. Шулай да безнең белән укырга өйрәнергә тырышалар.

Безнең гаиләбез бик тату. Ял көннәрен дә бик күңелле үткәрәбез. Атна саен мунча ягып, хуш исле мәтрүшкәле пиннек белән чабынудан да ләззәтлерәк нәрсә бар! Бигрәк тә мунчаны апам Илсинә һәм сеңлем Айсылу белән керсәм. Шулай ук апам белән чаңгы шуарга да яратам мин. Аның белән авылыбыз урамнары буйлап шуарга чыксак дөньябызны онытабыз. Һәр ялда әни безне тәмле әйберләр пешереп сыйлый, ә без аңа йорт эшләрендә булышабыз.

Җәй көннәрен безнең гаиләбездән дә күңеллерәк һәм файдалырак итеп үткәрүче юктыр, мөгаен. Ни өчен дисезме? Ул әти- әниләр белән урманга барулар үзе бер рәхәт! Аларның гапләшә- гапләшә, көлешә- көлешә печән чабуларын карап утыру, йомшак үләндә тәгәрәп җиләк чүпләүләр үзе бер күңелле мизгелләр.

Ә менә әнием белән авылыбызны озын урамнары буйлап газета-журналлар тарату бер үк вакытта күңелле дә, шул вакытта арыта да. Әнием авылыбызда почта хезмәткәре булып эшли. Шуңа күрә миңа бик еш аның белән авылыбыз буйлап “сәяхәткә” чыгарга туры килә. Кечкенә аякларым арысалар да миңа әниемә булышу бик ошый.

Мин сезгә әтием турында сөйләмәдем бит әле. Ул күмәк хуҗалыкта шофёр булып эшли. Нинди генә эш кушсалар да әтием каршы килми, үз хезмәтен бик төгәл һәм яратып башкара. Әти күп вакытын юлда үткәрә, өйдә булганда безгә дә вакыт табарга тырыша. Әти белән кышын маллар карыйбыз, кар көрибез, язын кошларга оя ясыйбыз, төзәтәбез.

Дәү әнием турында Ә. Бикчәнтәеваның шигырен аз гына үзгәртеп әйтәсем килә:

Әтиемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием.

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә,

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

Җылы оек, бияләй

Бәйли безгә көз җиткәч.

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын үсеп җиткәч.

Менә шундый зур, тату гаиләдә яшим мин. Шуңа да мин бик бәхетле. Гаиләмне бик яратам, аның белән горурланам.


Хамматуллина Илфира,

Актаныш районы Богады урта мәктәбенең

3 класс укучысы.

Минем гаиләм.


Мин, Рахимов Илфак, бик зур булмаган 7 кешелек тату гаиләдә яшим. Мин һәм Илшат абыем Богады мәктәбендә укыйбыз. Ләйсән апам КДУның журналистика факультетында белем ала. Дәү әнием Кәшбразиева Тәхия Ленин ордены кавалеры. Хәзер инде лаеклы ялда. Ул безгә тәмле-тәмле ашлар пешерә, акыллы киңәшләрен бирә. Дәү әнием һәрвакыт безне кайгыртып яши. Ул авылыбызда бик хөрмәтле кеше. Шуңа да безнең дә акыллы һәм тырыш, тәрбияле булып үсүебезне тели. Эшкә өйрәнеп үсегез, ялкау булмагыз, ди. Мин аның иң яраткан төпчек оныгы. Миңа тәмле әйберләр дә күбрәк эләгә, кунакка барса да үзеннән калдырмый. Әнием Инзилә Богады күмәк хуҗалыгында сыер савучы булып эшли. Ачык йөзле, сабыр холыклы һәм җитез әнием бар эшкә дә өлгерә. Ул бик иртә тора, мин йокыдан торуга инде эш бетереп кайта. Йортыбызны тәртиптә тотарга да, матур гөлләр үстерергә дә, кул эшләре белән шөгыльләнергә җитешә. Ә әтием Шамил авылыбызның электригы. Ул күмәк хуҗалыкны электр белән тәэмин итүгә дә җаваплы. Ут бетсә дә, бәла-каза килсә дә әтиемә мөрәҗәгать итәләр. Искергән электр чыбыкларны алмаштыру, яңа биналарга чыбык сузу, кирәк вакытта электрны өзү, ялгау, электр кулланып эшли торган урыннарда куркынычсызлык тәэмин итү – бу әле әтием башкара торган хезмәтнең бер өлеше генә. Ул безгә дә электр белән сак эш итәргә, саклану кагыйдәләрен үтәргә өйрәтә. Әтием электр энергиясен сак тотарга кирәклеген безгә генә түгел тирә-юньдәге кешеләргә дә һәрвакыт искәртеп тора. Үзе дә шуны төгәл үтәп безгә үрнәк күрсәтә. Һәр көнне кич ул урамыбыздагы багана утларын кабызып кешеләргә төнге караңгылыкта да яктылык бүләк итә. Ә иртән сүндерергә бервакытта да онытмый.

Әтиемнең һөнәре миңа кечкенәдән таныш. Мин аның эш коралларына гел кызыгып карыйм, бигрәк тә багана башына менә торган “тырнакларга”. Үземнең дә үскәч, әти кебек җитез генә, багана башына үрмәп менүемне күзалдына китерәм. Бәлки мин дә тормышыбызда шундый кирәкле бу һөнәр иясе булырмын әле.

Рәхимов Илфак,

Актаныш районы Богады урта мәктәбенең 3 класс укучысы.

Минем гаиләм.
Безнең гаилә биш кешедән тора. Бабай, әби, әти, әни һәм мин. Шулай ук безнең гаиләдә ике песи һәм бер эт яши. Песиләрнең һәрберсенең исемнәре дә бар.Берсе- Мурка, икенчесе Шарик исемле. Ә этебезнең исеме Тарзан.

Мин үзем өченче сыйныфта укыйм. Мәктәптән кайткач өй эшләрендә булышам. Кибеткә барам, бозауларны яланнан куып алып кайтам. Шулай ук буш вакытларымда әдәби китаплар укырга да җитешәм.

Безнең гаилә дус һәм тату яши.
Гардиханов Айнур,

Актаныш районы Богады урта мәктәбенең

3 класс укучысы.

Минем гаиләм.


Минем гаиләмдә алты кеше: дәү әтием Вәгыйз, дәү әнием Ләлия, әтием Рафыйк, әнием Ләйсән, энем Ришат һәм мин- Ренат.Без авылда яшибез, мал-туар, тавык-чеби асрыйбыз. Минем авылымның исеме Яңа Җияш. Аны элек Каратал дип тә йөрткәннәр. Дәү әтием белән дәү әнием лаеклы ялда. Әтием “Чишмә” хуҗалыгы рәисе булып эшли. ә әнием балалар бакчасында пешекче. Энем балалар бакчасына йөри, киләсе елга мәктәпкә керәчәк. Аннан без аның белән бергә йөри башлаячакбыз.

Без аңлашып, тату гаилә булып яшибез.

Сәхәбетдинов Ренат,

Актаныш районы Богады урта мәктәбенең

3 класс укучысы.

Безнең гаилә.


Мин Югары Богады авылында яшим. Безнең гаиләдә 6 кеше. Әтинең исеме Фәрит. Ул механизатор. Әнием Фәнисә сыер савучы. Алия апам Минзәләдә педколледжда укый. Ә без мәктәптә: Фәридә апа 10 класста, Айсылу апа 5 класста, мин өченчедә.

Мин мәктәптән кайткач, өй эшләрен эшләгәч, әти- әниемә булышам. Аннан соң уйнарга чыгам. Без – Денис, Рәмис һәм мин футбол тибәбез.Апалар да йорт эшләрендә булышчы. Ә кичләрен алар бәйләм бәйли, җыр тыңларга яраталар.

Мин гаиләмне яратам.
Салихов Айнур,

Актаныш районы Богады урта мәктәбенең

3 класс укучысы.
Минем гаиләм.
Без гаиләдә 5 кеше: әти, әни, әбием, энем һәм мин. Әтием белән әнием фермада эшлиләр.Аларның буш вакытлары бик аз. Шуңа күрә дә йорт эшләре күбрәк әбием Әнүзә җилкәсенә төшә. Әбием бик тәмле пешерә. Кул эшләренә дә мине ул өйрәтә. Әти белән әни өйдә булмаса дәресләремне дә хәзерләшә. Мин дә кечкенәдән аның ярдәмчесе. Кош-корт, мал-туар карашам. Мин тагы чәчәкләр үстерергә бик яратам. Аларны үзем түтәл казып чәчәм, су сибеп үстерәм. Чәчәкләрем шаулап чәчәк аткач, минем белән бергә, бу матурлыкка карап, тагын бик күп кешеләр сөенә. Энем Илназ белән без бик дус, гел бергә уйныйбыз. Җәй көннәрен су коенырга йөрибез. Ул быелдан балалар бакчасына йөри башлады, мәктәпкә барырга әзерләнә. Минем әнием Алсу бик матур җырлый. Мин дә аңа охшап җырларга яратам.

Мин гаиләмне бик-бик яратам. Барысының да исән-имин булуларын телим.


Имамова Гүзәл,

Актаныш районы Богады урта мәктәбенең

3 класс укучысы.

Минем гаиләм.


Безнең гаилә зур түгел. Без - әти, әни һәм мин. Гаиләдә иң җаваплы һәм тырыш кеше- әтием. Аның исеме Назим. Өебездә иң сабыр, матур кеше- әнием. Ул Светлана исемле. Алар икесе дә фермада эшлиләр. Ә аларның мәхәббәт җимешләре- бердән - бер уллары мин Динис. Мин аларның бердән-бер булышчылары һәм таянычы да. Шуңа мин һәрвакыт акыллы һәм тыңлаучан булырга тырышам. Хуҗалык эшләрендә дә булышам, уйнарга өлгерәм. Укуда да артта калмаска тырышам, “4” һәм “5” билгеләренә генә укыйм. Без бик тату яшибез. Мин әти-әниемне бик яратам.
Тимиров Динис,

Актаныш районы Богады урта мәктәбенең

3 класс укучысы.

Минем гаиләм.


Безнең гаилә зур, матур, тату. Гаиләдә без өч бала. Әтием Эдуард комбайнда эшли. Ул эшен яратып башкара. Быел аңа мин дә булыштым. Әнием безне тәрбияләү белән шөгыльләнә. Энем Айзат балалар бакчасына йөри. Сеңлем Илзира 1 класска укырга керде. Мин аңа дәресләр хәзерләргә ярдәм итәм. Минем ике дәү әнием бездән аеры яшиләр. Ләкин алар да һәрвакыт безне кайгыртып торалар. Бәйрәмнәрдә бүләкләр, күчтәнәчләр бирәләр, киемнәр алып бирәләр. Без аларга барып йөрибез, кирәк вакытта булышабыз. Печән эшләшәбез, көтү көтешәбез, бакчада эшлибез.

Гаиләмнең һәрвакыт дус һәм тату булуын телим.


Сабиров Алмаз,

Актаныш районы Богады урта мәктәбенең

3 класс укучысы.

Актаныш районы



Минем гаиләм
Богады урта мәктәбенең 2 класс укучысы Хамматуллина Илфираның эше

2008 ел

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет