الْمُمِيتُ — әл-Мүмиит.
Билгеле бер заман яшәгәннән соң барлыкларны юк итүче димәктер. Мәхлукатны яшәтүче — Ул булган кебек, юк итүче дә Улдыр.
الْحَيُّ — әл-Хәйй.
Бу исем Аллаһының даими тере булуын белдерә. Яратылганнар туар, үсәр һәм үләрләр. Ләкин Аллаһ тумас һәм үлмәс. Ул һәрвакыт тередер, бакыйдыр. Яшәү өчен кайбер шартларга бәйле безнең тормышыбыз узар. Аллаһ исә бернәрсәгә дә бәйле түгел, бернәрсәгә дә ихтыяҗы юк.
الْقَيُّومُ — әл-Каййүүм.
Күкләрне һәм җирне бер тәртиптә тотучы димәктер. Аның тәртибен беркем боза алмас. Әмма Үзе теләсә, һәр вакыт боза алыр. Ләкин, мәрхәмәтле вә шәфкатьле булганга күрә, Ул моны эшләмәс. Язган вакытына кадәр шушы тәртибен дәвам итәр.
الْوَاجِدُ — әл-Вәәҗид.
Аллаһ теләгән вакытта теләгәнен табар. Аллаһы Тәгалә Үзе табарга теләгән нәрсәләр өчен көтү, вакыт билгеләү яки чаралар эзләү дигән нәрсә юк.
الْمَاجِدُ — әл-Мәәжид.
Даны бөек, кәрамы киң мәгънәсендәдер. Аның юмартлыгының чиге юк. Ул кешеләрне башта саф һәм матур яхшы эшләр эшләргә юнәлтер, соңыннан ул эшләр өчен аларга күп нигъмәтләр бүләк итәр. Мондый коллары өчен җәннәтен хәзерләр.
الْوَاحِدُ — әл-Вәәхид.
Һәр карашта: затында, сыйфатларында, эшләрендә, исемнәрендә ише, охшашы, уртагы, ярдәмчесе булмаган бердәнбер барлык — Аллаһыдыр димәк. "Ихлас" сүрәсе Аның бу сыйфатларын аңлатып бирә. "Ихлас" сүрәсен еш уку бик саваплы.
الصَّمَدُ — әс-Самәд.
Ихтыяҗларны канәгатьләндерүче, кайгыларны бетерүче — Аллаһыдыр. Кол бары тик Аңа ышаныр, Аңа гыйбадәт кылыр, Аннан гына ярдәм көтәр, Аңа тәвәккәл кылыр.
الْقَادِرُ — әл-Каадир.
Теләгән нәрсәне теләгәненчә эшләргә хәленнән килгән барлык — Аллаһыдыр. Аның кодрәтенең чиге юктыр, Аның һәр нәрсәгә көче җитә.
الْمُقْتَدِرُ — әл-Мүкътәдир.
Җир йөзендә куәт һәм кодрәт иясе булганнар бар. Аллаһының алар өстеннән, ягъни алар аша, теләгәнен теләгән вакытта эшләргә көче җитәр. Аллаһының кодрәте каршысында аларның көчләренең бер тәэсире дә юктыр.
Достарыңызбен бөлісу: |