Хисаметдин менла



бет1/4
Дата11.07.2016
өлшемі465.33 Kb.
  1   2   3   4
Муса Акъегет
ХИСАМЕТДИН МЕНЛА
(Милли роман яки хикәя)

(1886)

I
Русия уртасында Идел елгасыннан ерак түгел бер татар авылы бардыр. Авылның халкы ике йөз кадәр өй булып, атын тулысынча әйтеп тормыйбыз, шуңа күрә, хикәябезне җиңел аңлатмак өчен, атын бары "Н" хәрефе илә генә ишарә итәбез. "Н" авылының йортлары гади йортлар кебек агачтан вә башлары кайберләренең саламнан, кайберләренең тактадан ясалмыштыр "Н" авылында ике мәчет бар. Бер урамлы авыл булып, урамы озын вә киндер. Урамы озаеп, кыйбла тарафындагы очында борылып, суга юл чыгадыр.

Халкының башлыча тормыш өчен хезмәте игенчелектер. Ләкин күп кенә кешеләре башка шәһәрләргә, мәсәлән, Әстерхан, Ростов, Казан кебекләргә эш вә сәүдә өчен йөрерләр. Шунда "Н" авылында урта мәчеттән ерак түгел бер кечкенә йорт бар.

Бу йорт үзе кечкенә булса да, тактадан башы, анбары вә төзек сарайлары иясенең иҗтиһадлы-тырыш вә хезмәт сөючән адәм идегене күрсәтерләр иде. Бу йортта мулла хатыны тол Зөлхәя вә улы Хисаметдин менла атлы адәмнәр торырлар иде. Менла Хисаметдиннең мәрхүм атасы указный менла булмыш исә дә, улы атасының юлыннан китмәде.

Ике-өч ел моннан элек менла Хисаметдин госманлы (Төркия) җиреннән укып ватаны "Н" га кайтты. Хәзердә үзе өенең икенче бүлмә чигендә сабыйларга дәрес бирер иде. "Н"лыларның кайберләре Хисаметдин менлага теләктәшлек итәрләр иде, чөнки ике ел эчендә язу язмак, язу танымак, хисап гыйлеме, дин гыйлеме балаларына өйрәтте. Әмма күп кенә кешеләр бу укытучыны, яхшы белмәдекләреннән, сөймәсләр иде. Мәсәлән, авылның указный мулласы карт Бикбулат мулла әфәнде Әхмәтша углы, көнчелек итеп, аны сөймәс иде вә мәҗлесенә килгәннәргә әйтер иде: "Ни өчен бу юләр наданга балаларыгызны бирәсез, тәүфыйктан чыгарыр, китерегез минем үз мәдрәсәмә, ул иҗек үгрәтмәс, тугрыдын-тугры сүрә укытыр, аның ысулы тәдрисе җаиз дәгел[2], мәсәлән, а-ба укытыр, әмма әүвәл әлиф сенә бәсендә кирәк". Вә шул рәвешле асылсыз сүзләр берлә Хисаметдин менланы хурлар иде. Күп халык карт мулланың сүзенә шәригать сүзе кебек инаныр иде. Әмма Хисаметдин мәктәбендә укытмыш вә тәҗрибә итмеш кешеләр, карт мулланың буш сүзләренә ышанмыйча, Хисаметдин менлага камил теләктәшлек итәрләр иде. Хисаметдин менла исә морфология һәм синтаксис белеменнән генә түгел, хәтта мөселман хокук белеменнән, хәтта философия фәненнән Истанбулда шәкертлектә тәмам хәбәрдар булган иде. Татар муллаларының кайберләре, үзләре аз белдекләреннән, күп белүче башкаларга көнчелек итеп, сөймәдекләре мәгълүмдер.

Хисаметдин менла хәрәкәт вә кәсеп сөюче кеше иде: ун дисәтинә үзенең җире бар иде. Гәрчә бер хезмәтче тотса да вә күп чакта яз вакыты иген эшендә башка хезмәтчеләр ялласа да, күп вакыт үзе дә кара иген эшене эшләр иде. Моның аркасында Хисаметдин менла рәхәт вә башкаларга ихтыяҗсыз тормыш итәр иде.

Хикәябез якында гына узган заманнарга карыйдыр, бәйләнешледер.

Кыш якынлашмыш вакытлар. Җомга көн намаздан әүвәл Хисаметдин менла "Тәфсире бәйзави" китабыны укып утыра иде.

Йөзенә баксаң, бу егерме биш яшьлек егеткә гаҗәпләнерсең. Йөзе гүзәл ачык. Яңарак чыкмыш кечек сакалы вә мыеклары, вә кыска чәче коңгырт төстә булып, матур йөзенең гүзәллеген тагын да арттырадыр. Нурлы вә күк күзләре китап битенең юлыннан юлына йөгереп үтәрләр. Башында бәрхет Тәкыясының көмеш ае ялт-йолт ялтырар иде.

Тәфсирне куйды. Бүлмәсендә йөрер. Йөзеннән тирән фикергә талдыгы беленер. Йөргәндә биек буены вә ир кыяфәтене күрсәң, гашыйк булырсың. Шул вакытта тәрәзәдән волостной идарәсе хезмәтчесенә күреп, капкага тугры барып: "Һай, килдеме?"-дип шатланып кычкырды. Әлеге хезмәтче: "Килде", – диеп, моңа бер кәгазь бирде. Кәгазьне алып, егет бик тә шатланды. Бу кәгазь – Русия исламнарының сәламәтене вә күркәм тормышыны яклаган "Тәрҗеман"[3] газетасы иде. Хисаметдин менла үзенең милләтене, ягъни татарларны бик сөюче адәм иде... Хәтта Бикбулат мулла үзене дошман күрсә дә, ул һич дошман күзе белән аңа бакмас иде. Чөнки яхшы белә иде ки, бу дошманлык хәсәдлек-көнчелектән килер. Хәсәдлек кебек зур бәлагә дучар булган адәмне Хисаметдин менла түгел дошман күрмәк, киресенчә, аяр иде. Теге газетаны ачып укый башлады...

"Ошбу номер илә "Тәрҗеман"ның ярты еллыгы[4] тәмам ула. Бу номерга алдыгымыз... вә дәһа, вә дәһа... Никадәр генә читенлекле вә көч бер эш исә дә, күпнең файдасы өмет ителгән хезмәттән..." Ахырына кадәр инде болай укыр... "Мин булсам да, сез булсагыз да, бер фәкыйрь, бер байгуш күрсәк, җанымыз авырып, кайгы хасил булыр. Бер хаста-авыру, хәлсез күрсәк, ярдәм бирергә бер әмәл вә чара үгрәтмәк морад идәрсез. Я үлем түшәгендә яткан бер кеше күрсәк, күземезгә – яшь, күңелемезгә мәрхәмәт килер, дәхи авыруга дучар булган хайван күрсәк, ачынып ах-вах йдәмез дә, бер түгел, биш түгел, меңнәрчә дин вә күңел кардәшләремезнең төрле авыру-газапка дучар улып, наданлык вә һөнәрсезлек кеби ике олуг вә мәрхәмәтсез дошманның кулына төшеп җан биргәнен күрмәеп, җаныбыз тоймаеп, күңелемез агламаеп, гакылымыз чаралар күрмәеп тордыгымыз күп язык вә хәйран калырлык түгелмедер". Шул җирдә Хисаметдин менла кайгы-хәсрәткә чумып туктады вә күзләренә яшь килде. Бер-ике фикердән соңра укуын дәвам итеп: "Әйе, никадәр гаҗәптер ки, бер адәмнең хәленә мәрхәмәт итәрбез дә, бер миллион адәмгә – бер милләткә мәрхәмәтебез юктыр"... Бу җирдә үз-үзене тота алмаеп, менла еламага башлады вә укымага тәкате калмаеп, бары тик:"Афәрин, Исмәгыйль кардәшем",-дигән сүзләрне генә әйтә алды.

Болай ачы борчылуын, елавын ишетеп, анасы бүлмәгә керде.

Нихәл, углым?



Хисаметдин үзен елаудан тыеп: "Аначыгым, бер нәрсә юк, атамны ядыма алдым, кайгылаңдым",-дип җавапланды.

Хәлбуки, укучыларыбыз! Ул атасыны һич ядына алмады. Русиядә торучы ун миллион ислам кардәшләрене ядына алды. Атасы нигә хаҗәт. Ул инде вафат, алла җәннәт бирсен. Әмма ун миллион мөселман тере калды. Аурупадан башка – госманлылар вә мисырлылар вә һиндлеләр безнең наданлык вә ваемсызлыктан көләләр, ни аяныч! Әмма мәгълүматлы улмак өчен нәрсә кирәк? Укуны сөю кирәк, дип фикерләнә-фикерләнә, Хисаметдин менла янә бүлмәсендә йөренә башлады. Чыланган "Тәрҗеман"ны исә өстәлгә ташлады.

II
Җомга намазыны укыдыктан соңра, Хисаметдин менла, атыны чанага җигеп, кайбер кирәк нәрсәләр алмак өчен, шәһәргә юлланды.

"Н"дан губернатор утырган шәһәргә бары ике-өч сәгатьлек юлдыр, ләкин бару юлы бик кыен иде: кырда юл утырмыйча, кар бераз яумыш иде. Фәкать ачык туфраклы җирләр дә бар, мондый вакытларда арба илә чыксаң, көпчәк кай чакта карга кереп әйләнмидер, чана илә китсәң, карсыз җирләрдән кичмәк кыен була; вәлхасыйль-кыскасы, мондый вакытта татарча: "Ни арба, ни чана", диерләр.

Юлында туры килгән бер тауга менеп барганда, арттан ике ат җигелгән бер арба килеп җитте.

Бу кем алда?-дип сорады арбада утырып баручы яшь әфәнде ат куучысыннан.

Бу – тап шул Хисаметдин менла, кайсысыны мин сезгә бик галим диеп сөйләгән идем. Истанбулда укымыш. Безнең муллаларга авыз ачарга да бирми.

Яшь әфәнде күптән бу кеби кеше илә таныш булуны теләр иде. Ничә мәртәбә Хисаметдин менла хакында гаҗәеп сүзләр ишетмеш иде. Шуңа күрә яшь әфәнде, куучыга арбаны чана илә тигезләргә боерып, менлага эндәшеп, сүзен болай башлады:

Шәһәргә моннан ничә чакрым булыр, әфәндем?

Унике, унбиш булыр.

Юл бик начар; кай җирле сез, әфәндем?-сорады яшь әфәнде.

Нун авылыннанмын. Сез яхшы иткәнсез, әфәндем, арба җиккәнсез, мин хата иттем, чанада бик авыр.

Хөкүмәт эше булмаса иде, мин бу вакыт һич юлга чыкмас идем.

Нинди хөкүмәт эше, әфәндем? – дип сорады менла.

Гимназия хөкүмәте. Безнең кагыйдә вә кануннарымыз шундый ки, вакытына килергә кирәк.



Канунга буйсынган адәм рәхәт булыр. Бу юлны зәхмәттәй санасак, һичбер эшкә ярамамыз, – диде Хисаметдин менла.

Бәс шәһәргә җиткәнчегә кадәр яшьләр сөйләшеп килеп юлны кыскарттылар. Бу сөйләшүдән яшь әфәнденең гимназия укучысы икәнлеге аңлашылды. Вә бу ике яшь юлчы, әңгәмәдәш булып бард торгач, бер-берсене бик яратыштылар. Хәтта ки Хисаметдин менла гимназистны шәһәрдә барып күрергә сүз биреп аерылды. Гимназист дигәнебез бу губернадагы бәкләрдән Әбүзәр Дәүләтгилдиев исемле бәк иде. Әмма без Хисаметдин менла артыннан китик әле.

Ул шәһәрдә постоялый дворга, ягъни гавам мөсафирханәсенә[5] төште. Бу мөсафирханә килүчеләр өчен зур бер өйдән вә бер янә артта кечкенә өйдән гыйбарәт булып, хуҗасы Габбас әфәнде Биктимер углы бер сәүдәгәр иде.

Мөсафирханә йорты гаять зур вә мәйдан иде. Бу ханәдә тору өчен хакы бераз артык алынса да, ханәнең, аш вә йимәкнең ару-чисталыгы яхшы вә баерак кешеләрне җәлеп итәр иде. Атны сарай астында җирләштергән заманда менланың күзенә гүзәл бер күренеш туры килде: йорт буенча бакчадан арттагы өйгә бер кыз узып бара!

Кыз урта буйлы, башында яхшы Казан калфагы киелмеш, өстендәге күк йон камзулы нәзек вә зифа буена яхшы ярашып тора. Муенында саф көмеш монетлар киелгән, вак-вак атлап үткән вакытта, йомырык вә таучык шикелле ике күкрәгенә акчалар чылдыр-чылдыр бәрелерләр. Аягында тамбурлы читек-башмак, чәче вә күзләре, вә кашлары ялтыравык кара, йөзе нурлы, кызгылт ак, борыны кечкенә вә гүзәл. Азбарда беркем дә юк дип белеп, шәлене иңенә салып үтеп барганда, менланың күзләре аңсыздан бу матурга төшеп зәвыкләнделәр. Бу нәзек бил вә гүзәл кыз менланың күзенә тәмамән күренде.

Бу кыз мөсафирханә хуҗасы кызы гүзәл вә күркәм Хәнифә исемле иде. Мондый чибәр итеп алла яратса да ярата икән! Бу нечкә билне тамаша идәрәк, менламыз хәйран калды, тормыш мәшәкатьләрен онытып, үз-үзене онытты. Өйгә якынлашканда кыз, сарай тарафына багып вә бердән менланы күреп, оялдыгыннан көлде вә тиз үк шәл илә капланды, әмма бу көлешендә кып-кызыл иреннәре, вак энҗе тешләре менланың күзеннән качмады. Хәнифә туташ өйгә кердектән соңра, менла акылыны туплап: "Мин ни иттем, нәфесемә буйсынып кызга бактым, тәүбә-тәүбә", – дип фикер йөртте. Соңрак менла шәһәргә чыгып, өй-йорт кирәкләрене алып вә башка эшләрне бетереп, янә мөсафирханәгә кайтты. Күрде ки, диваннар вә өстәлләрдә бик күп халык: сәүдәгәр вә гавам кешеләре утырмыш. Кайберәүләре исәп-хисап илә мәшгульдер. Менла үзенә чәй китертеп өстәл янына утырды. Анда утырганнарның кайберләре менла илә сөйләшүгә керештеләр.

Мөсафирлар утырган бу зур һәм киң бүлмә илә янәшә бер кечкенә бүлмә бар иде. Мөсафирлар бүлмәсе илә бу бүлмәнең арасы калын тактадан гыйбарәт иде, бу кечкенә бүлмәгә шулай ук арткы өйдән ишек бар иде. Арткы өй алдагы зур өй белән тоташ иде. Менла мөсафирханәгә кергән вакытта Хәнифә туташ әлеге кечкенә бүлмәдә оек бәйләп утыра иде. Менланың кергәнен белеп, вә янә бер күрмәк теләп, Хәнифә туташ, эшене куеп, өстәл эченнән кечкенә пычак чыгарды вә ике такта арасы табып, пычак илә шпалерны акрын һәм сиздермичә яра башлады. Бер-ике минуттан соң морадына иреште. Үз бүлмәсеннән мөсафирлар бүлмәсенә бер ярык ясады вә шул ярыктан егет менланы бакмак илә хушланыр иде. Шул рәвешчә, татар җырында бик дөрес әйтелгән икән:

Ак эшләпә мамыктан, кызлар карый ярыктан,

Карамас иде ярыктан, бер күрергә зарыккан.

Һай бу йорттагы көтмәгәндә очрашу! Кыз егетләргә бик бакмыйдыр иде. Әмма йорттагы очрашу шпалерлар ярмага кызны мәҗбүр итте. Гаҗәеп икенче туры килү: буда менламыз тугры ярыкка каршы утырмыш иде. Кыскасы, Хәнифә туташ тулы ләззәт илә ләззәтләнер, әмма теге бүлмәдә утырган җәмгыять, бу эштән хәбәрдар булмыйча, менла илә сөйләшеп утырырлар иде. Менладан шәригать мәсьәләләрен сорарлар иде, чөнки Хисаметдин менла башка муллалар кебек киртек-миртек җавапланмас иде. Тугры вә хакыйкать җавап бирер иде. Мәсәлән, халыктан бересе хатыннар алмак турында сораштыргач, ул диде:

"Ислам шәригате икедән дүрткә кадәр хатын алмага рөхсәт бирсә дә, ләкин өйләнмәс борын үз хәлеңә карарга кирәк: ике хатын асрамага синең милкең бармы? Хатыннар хакында гаделлегең вә барчасына тигез дәрәҗәдә мәхәббәтең булырмы? Милкең вә гаделлегең булмыйча, ике хатын алсаң, хокукларыны бирмәсәң, гөнаһлы буласың".

Күзәтү эшендә булган Хәнифә туташ менланың бу сүзләренә ишетеп бик разый-шат булды вә үз җенесе булган хатыннар хакында да мәгълүмат хасил итмәк өчен дикъкатене арттырып, колакларыны мөсафирлар бүлмәсенә салды. Хәнифә туташ үзе дә укыган кыз иде. Сөйләшеп утыру исә менла ястү намазыны укырга керешкәнче дәвам итте.


III
"Н" авылына кайтабыз, хөрмәтле укучыларым. "Н" авылының өйләре кечкенә вә саламнан вә кайберләре агач тактасы илә ябылган булуны язган идек. Әмма шулай булса да, авылның аргы очында яхшы, бер йорт бар. Ул зур йорт таштан салынган булып, ике катлы вә башы тимер илә ябылмыштыр. Бу өй Гали бай Җаватовныкы иде. Гали бай бу губернада бөек һәм мәшһүр сәүдәгәр иде. Шәһәрдә агач склады вә "Нун"да йон юмак мастерское бар иде. Мәскәү сәүдәгәрләре вә фабрикчылар илә эш йөртүче кеше иде. Һәм авылда Гали байдан сүзе үтемле кеше юк иде: ул ни диде, шул булды, һичбер кеше аңа каршы торырга батырчылык итмәс иде. Ярты чакрым ераклыктан "нун"лылар Гали байга сәлам бирер иде. Чөнки гавам халкы яхшы белер ки, байны олыласаң, аның кулында булган җирне вакытлы файдалануга (арендага) очсызрак хак илә алмак мөмкин.

Габбас аганың мөсафирханәсендә булуыбыздан өч көн соң кичке аш вакыты. Гали бай гаиләсе илә чәй эчәргә утырган вакытта гына, Бикбулат мулла әфәнде килеп керде.

Әйдәгез, хуш киләсез, хәзрәт, чәй вакытына туры килдегез, яхшылык теләп киләсез!-диде Гали бай. Хәзрәт утырды.

Эш илән килдем, егерме бишлек акчамны алыштырырмысыз?

Яхшы, алыштырырмыз. Берәр чынаяк чәй эчеп алыйк. Бикбулат мулла Гали байга кияү буладыр, мулланың хатыны Гали байның кардәше иде.

Әй син, Сибгатулла, сине өйләндермәк кирәк!-диде сүз арасында мулла Гали байның углына.-Гаскәрлектән котылдың, дәүләтегез күп, атаң-анаң карт.

Тап кыз!-дип җавап бирде Сибгатулла әфәнде.

Сезгә авыл кызы ярамас, сезгә шәһәрнеке кирәк.

Шәһәрдә Габбас аганың кызын бик мактыйлар,-дип сүзгә кереште Гали байның сәүдә эшләрендә баш хезмәтчесе. – Укыган, бик күркәм вә уңган дип сөйлиләр.

Кызны күп кеше мактыйдыр,-диде Гали бай.

Сезгә тиз бирерләр, яхшылап сорарга да өлгермәссез, мондый дәүләтле кияүгә бирү бөек бәхеттер,-диде Бикбулат мулла әфәнде.



Өйләнү мәсьәләсеннән соң, сүз гайбәтләргә күчте. Бикбулат мулланы укымаган дисәк, ялгышкан булырбыз, чөнки "гакает"лар күрмеш; галим дисәк, шулай ук хата булыр, чөнки галим кеше гайбәтләрдән качадыр. Ә Бикбулат мулла хәзердә чәй янында: улсы яман, бусы ялганчы, ул бересе хәерсез, угыры дип сөйләнә-сөйләнә, үзеннән яхшыны тапмаеп, теле Хисаметдин менлага да тиде:

Белермесез,-диде Бикбулат мулла,-наданыбыз никадәр ярамаслык эш эшләгән шәһәрдә?

Ни ул ярамаслык?-сорады Гали бай.

Безнең авылның ятим Мохтар теләнчене мирза Дәүләтгилдиев ярдәме белән полициягә яптырган. Үзе әйтер, исламны сөям, әмма үзе ятимнәрнең ризыкларын кисәр. Бу-кяфер эшеннәндер, мин аны күрим генә, харап итәрмен. Аның бу эше-шәригатькә каршы килә торган эш. Монда дәлил таба алмас, ул сүз түгел, ислам дошманыдыр.

Ярый, син аны җиңеп атырсың, бездә мәҗлес булыр, кара, бәхәсләреңне яхшы хәзерлә,-диде Гали бай.

Гали бай үзе дә Хисаметдин менланың җиңелеп калуын телидер иде. Чөнки Гали бай тыштан берни күрсәтмәсә дә, эчендә Хисаметдин менлага ачу тотып, сөймәс иде. Чөнки Хисаметдин башка муллалар кебек Гали байны олугламас иде. Менла Хисаметдин пакь исламиятне сәүдегеннән вә саф исламиятнең таләбен үтәүче буларак, барча исламнар тигез булуына инанып, аның карашында бай вә фәкыйрь тигез иде. Шуңа күрә Хисаметдин менланың бай исламга мәхәббәте фәкыйрь исламга мәхәббәтеннән артык түгел иде. Гали байны шулкадәр сөяр иде, никадәр фәкыйрь исламны сөяр. Гали байга исә бу мөнәсәбәт бик тә капма-каршы иде, чөнки укымышлыларыннан, муллаларыннан башлап гавамнарынача авылның барлык халкы аны олылап сөяр икән, фәкать бер Хисаметдин менла аны бик олугламас вә туры килгәндә үзен Гали байга тигез кебек тотар.

Һәрхәлдә, икенче көн бай мәҗлесендә Хисаметдин менла да булды, вә бай анасының үлүенә кырык көн үткәнгә Бикбулат мулла Коръән кәримнән бераз укыгач, табынга чәй китерелде.

Бикбулат мулла түрдә утырган. Аннан соң шәкертләре җирле җиренчә җирләшкәннәр. Хисаметдин менла каршында-самавыр янында Сибгатулла әфәнде кечкенә татар чашкаларына чәй ясау илә мәшгуль. Сибгатулла әфәнде Хисаметдин менла кебек яшь булса да, күркәмлеге юк иде.

Җәмәгать ул-бу турында сөйләшеп утырганда Бикбулат мулла күбрәк укыган бер шәкертенә күзе илә ишарә итте.

Шуннан соң әлеге шәкерт, Хисаметдин менлага мөрәҗәгать итеп, сүз башлады:

Шәһәрдә яңа хәбәрләр юкмы?



Бу сорауны ишетеп, мәҗлестәгеләр, аеруча Бикбулат мулла белән Гали бай угылы, бу шәкерт Хисаметдинны харап итәр, дип эчләреннән сөенделәр.

Ләкин Хисаметдин, боларның эчке ниятләрен белмичә, "дикъкать итәрлек нәрсә юк", дип кенә җавап бирде. Теге шәкерт, сүзен дәвам итеп, болай диде:

Авылыбызда сөйлиләр ки, ятим Мохтарны ябып куйганнар.

Әйе, тугры хәбәр,-җавап бирде Хисаметдин менла.

Бәлки, тугры, әмма аның ябылуына сезнең сәбәпче булуыгызга без һич ышанмыйбыз.

Әлбәттә, менла Хисаметдин яптырмас, чөнки ул исламны сөюче кеше; ятим теләнчеләрнең садака-ризыгын кисү исә наданлыктан килер вә кяфер эшедер,-дип бәян итте Бикбулат мулла вә шәкертләренә янә күз кысты. Укымышлы саналган шәкертләр бу ишарәне күреп менлага кырмавык кебек ябыштылар:

Юк, дөрестән дә, сез Мохтарны пулисәгә яптыргансыз. Бу – бик зур наданлыктыр, бу-кяфер эшедер.



Бу кычкырышуны ишетеп, мәҗлестә булганнарның кайберләре, чәйләрене онытып, Бикбулат мулланың шәкертләреннән хәйран калдылар.

Хисаметдин шәкертләр белән болай никадәрле генә сөйләшәсе килмәсә дә, кяфер эше, дигән сүзләренә чыдый алмыйча, болай җавап бирде:

Монда ни бар, әфәнделәр? Мин яптырганлыгымны һич тә инкяр итмимен, мин яптырдым.



Бу җавапны ишетер-ишетмәс, Бикбулат мулла үзе һәм шәкертләре кычкырышып: "Бакың, бакың, яман эшне үзе дә инкяр итми. Һай залим! Ә үзе исламны сөям дигән була тагы, бу яман эш исламияткә каршы ич",-диделәр.

Исламны сөйгәнлегемнән пулисиягә алдырдым. Китапта боермыш ки, соранмак-фәкыйрьлеккә сәбәптер,-җавап бирде Хисаметдин.

Китап кем, сән кем! – кычкырыштылар шәкертләр.

Хисаметдин менла боларның хайванлыгыны күреп:

Мин сезнең белән сөйләшәсем килми, ябышмагыз миңа, – диде.



Шул чак Гали байлар, Бикбулат муллалар, Хисаметдин сөйләшүдән качып җиңелде дип, янә бик шатландылар. Фәкать шәкерт саналганнар тагы да катырак ябыштылар: -А! Сән сөйләшмәктән качасың. Кайсы китапта әйткән, соранмак фәкыйрьлеккә сәбәп дип? Сәнең китабындамы?

"Шәрхе ширгател-ислам" китабында язылган: хәзрәте рәсүл саллаллаһе галәйһи вә сәллам хәзрәтләре димешләрдер ки, үзе өчен бер кемсә сорамактан бер капу ачса, Алла хәзрәтләре ачар аңа фәкыйрьлектән җитмеш капу. Мин исә ислам кардәшемнең фәкыйрь булуын һич теләмим. Күрәсез, хәзрәте рәсүл үзе дә кешедән соранмакны сөймәгән,-дип куйды Хисаметдин менла.



Ләкин шәкерт саналганнар, бу җавапны ишетмичә, һаман кычкыруда иделәр. Вә соранмак-теләнмакне гакылларына ярашлы күреп (чөнки тормышлары шул дәрәҗәгә якын иде ки, үзләре дә соранмактан кире тормаслар иде), хәдисне инкяр итәргә калкыттылар.

Юк, юк, шундый хәдис булмас, син надан, гафил. Әйт хәдисне гарәпчә!-кычкырдылар шәкертләр.

Мин әйтермен, әгәр бәхәсләшәсез икән, әдәп белән сөйләшегез, яисә дәлилләп сөйләгез, монда әдәпсезлек, бәхәс җире түгел.

Шәкерт саналганнар, барыбер бернәрсә дә аңламыйча: "Әйт, гарәпчәсен әйт",-диделәр.

Хисаметдин менла хәдисне гарәпчә әйтәсе килмәде. Ләкин кунаклардан берсе: "Әйт инде, менла, үзләренә",-диюенә күрә әйтте.

Гарәпчәсе безгә кирәк-зарур түгел, мәгънәсен аңламак өчен төркичә дә җитәдер. Теләсәгез, гарәпчәсе болай, – дип, гарәпчә әйтеп күрсәтте.



Җиңүче булып чыгарга теләгәннәр, бу хәдисне ишетеп вә менла Хисаметдин илә сүз көрәштерергә тәкатьләре җитешмәгәнлекне аңлап, тынып калырга мәҗбүр булдылар. Хисаметдин менла исә бераз кайгылы булды. Кайгыруына сәбәп шул иде ки, Бикбулат ише муллалар мөдәррислек дәгъва итәләр! Моның кеби мөдәррисләрдә гомерне әрәмгә уздырып, шәкертлек итеп, кычкырышмактан гайре бер нәрсәгә дә өйрәнеп булмыйдыр. Көенечле булуына сәбәп: болар кеби шәкертләр бәхәснең нидән гыйбарәт икәнлеген белмиләр. Болар белмәсләр ки, бәхәстән морад кычкырышмак түгел. Бәхәстә дошманлык, мәхәббәт вә һәрбер хосусый мөнәсәбәт мөмкин булмаган бер эштер. Хәтта иң олуг дошманың бәхәстә хакыйкатьне исбат итсә, аның фикеренә кушылырга кирәклекне бу шәкерт саналганнар белмиләр иде. Әмма никадәрле кайгылы булса да, каршы яктагыларның авызларын каплавыннан Хисаметдин күңелендә бер юаныч тапты.


IV
Кышкы вакытларда хикәябездә язылган затларның тормышлары гадәтенчә кичеп, дикъкатькә лаек бер нәрсә дә юк иде. Белешләребез Гали бай вә Сибгатулла әфәнде сәүдә эшләре белән мәшгуль улып, бу көн-Мәскәүдә, иртәгесен-үз шәһәрләрендә вә берсе көнне бер сәүдә үзәгендә вакыт уздыралар иде. Белешебез Бикбулат мулла үз вазифасын үтәү белән мәшгуль улып, муллаларга садака бирергә кирәклекне мәхәлләсенә киңәш итеп вә кисәтеп-искәртеп, аучы куян вә үрдәкне өмет итеп саклаганы кебек, бу да никахлар өмет итеп сакламакта иде.

Белешебез Хәнифә туташ тегү тегеп, китап укып вакыт уздырмакта иде. Белешебез Хисаметдин менла, сабыйларны укытудан башка, арыш вә солыларын суктырып вә сатып кәсеп итеп, эшсез һич ятмас иде. Чөнки бу кеше укымыш улып, белер иде ки, кәсеп вә эш шәригать буенча намаз вә руза тоту кеби фарыз вә гыйбадәттер. Әмма кыш кичеп, яз башлары җитү белән Хисаметдин менланың тормыш рәвеше бераз алмашынды. Кыш вакытына караганда хәзерге заманда шәһәргә күбрәк барырга гадәтләнде. Моның асыл сәбәбе бу ки, язганыбыз Хәнифә белән очрашуы менлага бик көчле тәэсир итте, шәһәргә барган вакыт Габбас агайга төшәр иде вә йортта, капка алдында, яисә урамда Хәнифәне очратырга тырышыр иде. Вә күп тапкыр морадына ирешер иде. Ахрысы, Хәнифә туташка да менла белән очрашкалау хуш иде, чөнки туры килгән вакытларда кыз белән, егет бер-берсенә карашып уза башладылар.



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4


©dereksiz.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет