Хөрмәтле Алмас Аминович, Рәүф Гыймадетдинович, мөхтәрәм игенчеләребез,терлекчеләребез,чакрылган кунаклар



Дата16.07.2016
өлшемі64.88 Kb.
#202179
Хөрмәтле Алмас Аминович, Рәүф Гыймадетдинович, мөхтәрәм игенчеләребез,терлекчеләребез,чакрылган кунаклар.

Авыл җирлекләре җаваплыгында булган мәсъәләләр шул җирлектә чишелеш табарга тиеш булсада, үзең генә хәл итә алмаган мәсъәләр белән бик еш хакимият органнарына мәрәҗагать итәргә туры килә. Без авыл җирлекләре- башлыклары, муниципаль район башлыгы Алмас Аминовичның һәм аның урынбасарларының даими кайгыртучанлыгын, булышуын тоеп яшибез.

Авыл җирлеге җитәкчелеге эшчәнлегенең төп максаты-халыкның тормыш муллыгын үстерү, социаль-көнкүреш шартларын яхшырту, барлык ихтияҗларын канагатьләндерү өчен тиешле шартлар тудыру. Авыл халкының безгә сораулары һәм таләпләре дә күп төрле. Берничә еллар элек безнең барыбызны даими борчылган проблемаларның берсе- ул юллар иде, һәм менә җирлегебезгә кергән барлык авылларга килә торган юллар да аллага шөкер дияргә генә кирәк. Быелгасы, елда көзләр буена сузылган яңгырларда, шушы өч авыл арасын тоташтырган асфальт юл булмаса, белмим без нишләр идек.

Хөрмәтле Алмас Аминович, чыгышымның башында сезгә хуҗалыгыбызның төп терәге булган егет-кызларыбыз исеменнән, барлык җирлек халкы исеменнән , күрсәткән ярдәмләрегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм.

Дөрес, хәзер халык булганның кадерен белә, элеккеге вакытлардагы кебек язын-көзен авыл урамнарын авыр техника белән ярып бетерми, юлларны төзекләндерү программасы алда да шулай яхшы гына эшләп торса, авыл урамнарыбызда да озак та кеттерми яхшы юллар булыр.

Республикабызда иң кулай һәм отышлы, явыл җирлегендә яшәүче яшь гаиләләргә йортлар салу программасының эшләп килүе, нигезендә бездә 22 гаилә яңа йорт җиткерде.

2013 елда Алан авылыннан Шакиров Мирзанур, Сарай-Чокырчадан Гафуров Рафис, Югары Курсадан - Хасанов Айнур гаиләсе быел бу бәхеткә иреште. Шулай ук ана капиталы 34 гаиләгә бирелгән, 29 гаилә файдалынды, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирелүе дә авылларыбыз үсешендә, аның төзекләнүендә зур роль уйный. Киләчәктә дә бу программаларың киңерәк колач алып эшләвен телибез, чөнки бу программага кереп йөрт салырга теләүчеләребездә күп.

Шәхси хуҗалыкларны үстерү авыл җирлеге өчен иң мөһим чараларның берсе булып тора.Авыл кешесе үзенең бакчасы,терлек-туары белән гаилә бюджетын шактый тулыландыра. Терлек – туарны күпме телисен шуның кадәр асрарга була. Моның өчен әлбәттә бик зур тырышлык,хезмәт куярга кирәк. Һәм мин үземнең җирлектәгә уңган булган халкым белән бик нык горурланам. Район буенча гына түгел, республика күрсәткечләре арасында да иң күп терлек асраучы җирлек булып торабыз.

Бүгенге көндә җирлегебездә 890 баш МЭТ бар,шуның 306 башы сыерлар,узган елга караганда 18 баш сыер артык, декабрь аенда алынган терлек санына караганда тагы 8 баш сыер артачак. 3 баштан 10 кадәр сыер асраучы 31 хуҗалык бар, 3 һәм аннан да күп сыер асраучыларга район тарафыннан бирелгән сыер саву аппаратлары, республика тарафыннан шәхси хуҗалыкларда сыер санын с аклап калу исәбеннән бирелгән субсидия зур роль уйный.

Җитештергән продукцияне сату бик җинел түгел,бу очракта мин итне күз алдында тотам,булсын гына һәр кешенең үз клиенты бар, барыбер 210-220 сумнанда кимгә сатмыйбыз. Быелгысы елда сөткә бәяләрдә күтәрелде, моны сезонлы күренеш кенә дип әйтеп булмый,чөнки җәй айларында да сөтне 12-13 сумнан саттык. Бүгенгесе көндә дә сөтнең бәясе 18-19 сум. Сөткә бәяләр арту да Алмас Аминовичның тырышлыгы зур булды.Даими җыелышлар үздырып сөт җыючылар, сатып алучы оешма җитәкчеләре белән күзгә күз очырашуның нәтиҗәсе дә күз алдында. Гади генә итеп исәпләсәк бер сыердан ел буенча сатылган сөттән 50-55 мең сум доход керә, үстергән үгезенең ике генә ботын сатып , аннан 24-25 мең, тиресе, үзеңә булганда, без бит куелган хезмәтне исәпләмибез, 75-80 мең сум доход дигән сүз. Хайван асрау өчен терлек азыгы җитми ,эшләр идем эш юк, тормыш хәлем авыр диеп зарланып, юк бар сәбәпләр табып хатлар язып ятучыларыбыз да юк, чөнки күреп торабыз “Эше барның гына ашы бар” - бүгенге бәйрәмебездә, нәкъ менә шундый бар яктан олы мактауга, зур ихтирамга лаек игенчеләребез,терлекчеләребез утыра.

Шәхси хуҗалыкларыбыз үсешендә, күп итеп хайван асрый алуларында мин Курса хуҗалыгының нык булуында күрәм.Эшләгән кешегә вакытында печән,салам,ашлыгын бирә.Курше хуҗалыкларда печәнең 1 сотые 50 сум булса,менә инде ничә еллар бездә 25 сум, икмәк бәясе 5,50 сум башка хуҗалыкларда ул 7,00сум. Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гимаметдинович Арба төбенә салып алып кайткан терлек азыгын сатып йөрмәгәндә сүз әйтмәгәне һәркемгә мәгълүм.Хуҗалыкта эшли икән сезонында ансыз мөмкин түгел ди. Бу матур сыйфатлар өчен рәхмәт дими,ни диярсен.
Вакытында түләп барачагына ышанып кредит алу өчендә зур тәвәкәллек кирәк. Узган елда 18 кешегә 4 050,0 сумга ЛПХ кредит бирелгән.Торак - йөртны зурайту, гараж салу , капка-коймаларны төзекләндрү өчен бирелә торган аз % кредитларны да бик теләп файдаланабыз.

Бүгенге көндә җирлегебездә 1170 кеше яши,ел давамында 13 бала туган, узган елга караганда 5 ким,17 кешебез бакыйлыкка күчкән,узган елга караганда 3 кешегә ким.Ике егетебез гаилә корды, ә менә 15 кызыбыз кияүгә китте.

Мәктәпләребездә 89 укучы укый,мәктәпкәче яштә 102 балабыз бар.

2013 елда бюджет 2 324 400 сум каралган ,шуның өченнән налоглар 916  000 булып без аны 1 058,076 сум итеп үти алдык. Бер мисал: 2010 елда милеккә налог 66 мең салынган 136 % үтәлгән,2013 елда 158 мең, 3 ел өчендә план 240% артырылган , без аны 103% үти алдык, гади генә булып күренгән бу саннар да без,шәхси хуҗалыкларыбызның елдан ел ныгуын күрәбез.

Җирлегебездә булган социаль тармаклар тулы көченә эшли, ел дәвамында бер генә зарлануда ишеткән юк.

Һәр эштә чисталык, тәртип,төгәллек яратучы Алмас Аминович, алдагы елларда һәр җирлектә өч берлек кулга кул тотынып эшләгәндә генә аның ниндидер нәтиҗәсе булырга мөмкин дисә, хәзер инде бу өчлеккә безнең имам-хатыйбларыбыз кушылды.

Мәчетләребездә намуслы, халыкның яше карты белән дә уртак тел таба торган имамларыбыз эшли,авыл көннәрендә-семинарларда йөргәндә еш кына мәчетләребезнең утына-газына спонсорыбыз түли дигән сүзләр ишетергә туры килә , аллага шөкер имамнарыбыз, абыстайларыбыз җыелган сәдака акчасы белән матур итеп дини бәйрәмнәр, лагерьлар оештырып үз хисапларына үзләре яшәп киләләр

Безгә даими ярдәм итеп торучы, мәхәббәт мәчетләр төзетүче спонсорларыбыз Вафин Вәдүт абый белән Хисамиев Илһамнар алга таба авылларыбызда, нәниләргә уен мәйданчыклар, чишмәләр булдыру һәм башка уй-теләкләре белән дә йөриләр, безгә аларга эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек теләп , кулдан килгәнчә булышырга гына кала.

Урта Курса төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы үзенең төп эшен “Белем сыйфатының нигезе иҗади фикер йөртүче,сәләтле укучылар тәрбияләү” методик темасы кысаларында алып бара. Алда әйтеп киткәнемчә мәктәптә филиаларны кушып 89 укучы бар,алдагы елларда укучыларыбызның саны арту ягында.Укуның сыйфаты 54%,өлгереш 100 % тәшкил итә.

Укучыларыбыз район , Республика, Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган конкурс,олимпиадаларда, алар 20 төрдән артык катнашып призлы урыннар яулыйлар.

Балалар безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Яшь буының сәләмәт булуы өчен көрәшү һәркайсыбызның изге бурычы. Спорт өлкәсендә шактый гына уңышларыбыз бар. 8 класс укучысы Саләхова Фануза чангы ярышы буенча район,Казан,Бөгелмә шәһәрләрендә ирекле һәм классик стилдә ярышларда катнашып 1 һәм 3 урыннарны алды. Шулай ук Гилмутдинова Илүзә, Яруллин Илназ, Мухаммадиев Илмир, Мухаммадиева Ханияләрнең торышлыгы белән район күләмендә үткәрелгән ярышларда 1-2 урынарны бирмибез. Күптән түгел Фәнил Гарафиев истәлегенә үткәрелгән ярышта 2 урынны алып кубокка ия булдылар. Волейбол буенча да нәтиҗәләребез бик куанычлы. 24 январдә Яңа Кенәрдә танылган волейболист Галиуллин Ришат Асхатович призына үткәрелгән ярышта катнашып 8 район арасында 1 урынны яулап, кубок алып кайтылар.

Кышкы каникул көннәрендә районда уздырылган шахмат ярышында да безнең укучыларыбыз беренче.Язга чыксан мәктәп бакчаларында кызу эш башлана.Кара көзгә кадәр,барлык мәктәп,балалар бакчасы,мәдәният йортларыбыз шау чәчәктә утыра, кем ничек эшли,күпме булдыра ала. Укучыларыбыз елда үзләренә ел әйләнәсе ашау өчен җиләк-җимеш,яшелчә җитештерә. Быел исә кышка үзләренә файдалануга алып калганан соң яшелчәләр сатып доходта эшләделәр

Мәсәлән; Алан мәктәбе - 700 сумга,1 укытучы,2 укучы һәм 1 тех.хезмәткәр

Корайван мәктәбе - 1000 сумга,1 укытучы,5 укучы

Югары Курса мәктәбе – 3000 сумга,2укытучы,12 укучы һәм 1 тех.хезмәткәр

Сарай-Чекурча мәктәбе -2500 сумга,2укытучы,10укучы һәм 1 тех.хезмәткәр

Урта Курса мәктәбе - 11726 сумга,14 укытучы,60 укучы һәм 2 тех.хезмәткәр
Укыганда аз күренсәдә, хезмәт бик күп куела.Бу эштә әле безнең башлангыч кына дип әйтсәктә ялгыш булмас, алдагысы тагы да куанычлырак булсын.Урта Курса гомум белем мәктәбе яңа уку елына әзерлек буенча районда 3 урынны алды һәм менә безне тагы да куандырганы бу мәктәбебезгә капремонт керде.

Хөрмәтле Алмас Аминович без бик шат һәм Сезгә биктә-биктә рәхмәтле.

Алда 2014 ел мәдәният елы 2007 елда капремонт булган мәдәният йөртыбызда, иске булсада авыл клубларыбыз да быел азмы күпме ремонт эшләре башкара алдык, эшләү өчен мөмкинлекләр бар.2 мәдәният хезмәткәребез махсус белемле. Бу өлкәдә хезмәттә дә ,бәйрәмдә дә бергә булганда гына да зур уңышларга ирешеп була.”Бергә булыйк. бердәм булыйк. 2013 елда сәләмәтлекне ныгыту, булып та белми йөргән авыруларны ачыклау йөзенән диспансеризация үткәрелде . Барысы 222 катнашырга тиеш булып 39 катнашмаган. Сәламәтлек иң зур байлык икәнең авырта башлагач кына искә төшермәсәк иде.

Хөрмәтле Алмас Аминович, Рәүф Гыймадетдинович, мөхтәрәм авылым халкы.

“ Ил төкерсә, күл була”,” Күмәк эшкә ни җитә” һәм башка шундый әйтемнәре искә төшереп, чыннан да, бөтен авыл халкы белән бергә күтәрелгәндә генә зур эшләр башкарып, уңышларга ирешеп була. 2013 елда җирле мәсъәләрне хәл итүдә ирешкән уңышлар өчен район Сабантуенда алынган диплом, ярминкәләр оештыру һәм үткәрүләр буенча алынган диплом да, Съезд алдыннан җирлекләр арасында уздырылган ярышта, җиңел автомобиль белән бүләкләнүемдә безнең уртак хезмәтебез.

Барысы өчен дә сезгә тирән рәхмәтемне белдерәм.



Хөрмәтле Алмас Аминович игенчеләребез,терлекчеләребез.Без аяк баскан 2014 ел,бай, мул дәүләтле ел булсын. Ходаебыз җиргә вакытында шифалы яңгырларын биреп,куйган хезмәт бушка китмичә,куанып яшәргә язсын.Барыгызга исәнлек-саулык,сәламәтлек телим.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет