Хуш киләсең, Яңа ел! Бәләкәй класслар өчен бәйрәм сценарие



Дата17.07.2016
өлшемі135.38 Kb.
#206196




Хуш киләсең, Яңа ел!

Бәләкәй класслар өчен бәйрәм сценарие
Музыка яңгырый. Сәхнәгә ике алып баручы – кыз белән егет чыга.

Егет. Хәерле көн, дуслар! Хәерле көн!

Хәерле көн, яше, картына!

Хәерле көн, хезмәт, уку сөйгән

Никифар авылы халкына!



Кыз. Исәнмесез, барыгыз да: олыгыз, кечегез, яшегез!

Туган җиребезгә Яңа ел килә!

Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик.

Яңа 2011 нче ел белән сезне!



Егет. Яңа ел котлы булсын!

Кыз Бәхетләр, шатлыклар елы булсын!

Егет Кырларда иген уңсын

Амбарлар тулып торсын!



Кыз. Табыннары мул булсын

Бәрәкәтле ел булсын!



Егет Без бүген чыршы янында

Әйлән- бәйлән уйнарбыз,

Кыш бабайны каршыларбыз

Яңа җырлар җырларбыз.



1,2,3,4,5 класс укучыларының Яңа елга багышланган бәйрәмнәрен ачык дип игълан итәм.

Кыз Яшел чыршы, тезелешеп,

Әйләнәбез тирәңдә.

Куанабыз Яңа елга

Син кунакка килгәнгә.



Әйдәгез әле, чыршы тирәли биеп әйләник.
Егет Яшел чыршы безгә кунакка килгән. Әйдәгез әле, һөнәрләребезне күрсәтик!

Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар моңаеп.

Чыршы янына 1 класс укучыларын чакырабыз.



Кыз Яңа ел каршыларга

Без җыелдык бу залга

Исән-саумы, Яңа ел!

Хуш киләсең уз алга!

Чыршы янына 2 класс укучыларын чакырабыз.



Егет Бүген нурлы Яңа елны

Каршы алу көнебез.

Чыршы исенә күмелде

Безнең туган илебез.

Чыршы янына 3 класс укучыларын чакырабыз.
(Залга Астролог килеп керә.)

Астролог. Саумысыз, укучылар, кунаклар. Мине таныйсызмы?

ЕГЕТ. Сез, Астролог.

Астролог. Дөрес! Мин сезнең янга киләсе кунаклар белән таныштырып үтәм. Чөнки һәр ел нинди дә булса хайван исемлеге астында үтә, үз чиратында бу хайваннан нинди дә булса илнең гореф-гадәте белән бәйләнгән. Һәр хайван – ул символ, ел билгесе, һәр ел аларның берсе белән атала. Ә сез бу елның нәрсә елы икәнлеген беләсезме? Ә бу традиция каян килгән соң?

КЫЗ. Индиядән.

1. Астролог. Әйе. Будда саубуллашу өчен барлык хайваннарны үз янына дәшкән чакта Тычкан иң беренче булып килеп җитә. Бу би-ик күптән булган хәл. Шул вакыттан бирле 12 елның беренчесен Тычкан хөрмәтенә атый башлыйлар.
Тычкан. Яшел җəйдə үтеп китте,

Менə салкын кыш җитте.

Ябалаклап карлар ява,

Яңа ел килеп җитте.

Минем елымның беренче көнендә ачулы, канәгатьсез кыяфәт белән мыгырданып йөрергә ярамый. Ел ничек башланса, шулай дәвам итәчәк дип санала. Иртә торырга, үз-үзеңне тәртипкә китерергә, ашыкмый гына киләчәк турында уйларга, үткәнне искә төшерергә һәм нәтиҗә ясарга кирәк.

2. Астролог. Ә хәзер инде икенче кунагыбыз Үгезне каршы алыгыз.

Үгез. Бар табигать ап-ак кардан

Калын юрган ябына

Ә без килдек бергәләшеп

Яшел чыршы янына.

Яңа ел белән сезне! Мин сезнең бәйрәмгә килдем. Без ышанычлы, максатчан, шул ук вакытта кире дә. Сак булыгыз Үгез елында!
3. Астролог. Киләсе кунагыбыз Юлбарыс.

Юлбарыс. Бик ашыктым сезнең янга!

Минем елым үтеп бара.

Ап-ак мамык карлар ява,

Акка төреп дөньяны!

Бүген безне үз янына

Яшел чыршы җыйнады


4. Астролог. Дүртенче булып кунагыбыз - куян килә.

Куян. Исәнмесез, дусларым! Яңа ел белән сезне!

Бик ерактан килеп җиттем,

Бәйрәмдә булыр өчен.

Кыш бабайдан куяннарга

Күчтәнәч алыр өчен.
5. Астролог. Кунагыбыз - Аҗдаһаны каршы алыгыз.

Аҗдаһа. Саумысыз балалар!

Ашыктым сезгә килергә

Яңа ел каршыларга

Купшы чыршы тирәли

Бергә күңел ачарга.

6. Астролог. Киләсе кунагыбыз Елан.

Елан. Хәерле көн, дуслар!

Бүген чыршы тирәсендә

Бәйрәм итә бар авыл.

Мин дә өннән чыктым әле,

Йоклап яту кайда ул!
7. Астролог. Киләсе кунагыбыз Атны каршы алагыз.

Ат. Сәлам, дуслар!

Шундый матур бәйрәмдә

Өйдә ятуы оят.

Ягез, дуслар, танышыйк,

Исемем минем – ат!

Мин эшләргә, шулай ук яхшы ял итәргә яратам. Минем елымда туганнар тырышлыгы, уңганлыгы белән аерылып тора.


8. Астролог. Киләсе кунагыбызны кәҗәне каршы алыгыз.

Кәҗә. Исәнмесез! Сезне күрүемә бик шатмын.

Әй, дөньяның матурлыгы!

Күрдем дә калдым хәйран.

Барыгызны да котлыйм,

Мөбәрәк булсын бәйрәм!

Кәҗә елында туучылар йомшак күңелле, оялчан, мәрхәмәтлеләр. Мөгезебез барлыгын искә төшерергә дә мөмкинбез.



9. Астролог. Киләсе кунагыбыз ашыга – ул Маймыл.

Маймыл. Исәнмесез, дусларым!

Чакыруыгызны алып

Килеп җиттем кунакка.

Матур бәйрәм көйләрегез

Яңгырап тора еракка.

Минем елда туучылар бик күп белергә тели һәм алар бик тә акыллы була!



10. Астролог. Ә хәзер Әтәчне каршы алыгыз.

Әтәч. Кикрикүк, хәерле көн, балалар!

Ашыктым сезгә килергә

Яңа ел каршыларга

Купшы чыршы тирәли

Бергә күңел ачарга.

Әтәч елында туучылар шат һәм көр күңелле була.


11. Астролог. Ә хәзер Этне каршы алыгыз.

Эт. Саумысыз дусларым!

Бер дә чыгып йөргән юк,

Өй тирәсендә гелән.

Шуңа мин дә килдем әле

Кыр җәнлекләре белән.

Безнең елда туучыларны – ышанычлылык, тугрылык матурлый.


12. Астролог. Ә хәзер Кабанны каршы алыгыз.

Кабан. Бәйрәм белән тәбриклим.

Котлы булсын ел башы.

Һәркемгә олы бәхет.

Шатлык булсын юлдашы.



Безнең елда туучылар тәртип, уңайлылык һәм иркенлек яраталар.
ЕГЕТ. Нинди генә ел килсә дә Яңа ел символы булып яшел чыршы, Кыш бабай һәм Карсылу кала. Һәрбер илдә аерым-аерым теләгән теләкләрне без сезгә бөтенесен берьюлы телибез - Яңа елда бәхетегез тулып торсын.

КЫЗ. Дуслар кунаклар җыелып бетте, тик кемдер җитми шикелле түгелме соң?!
Музыка уйный. Хоттабыч килеп керə. Кулында паласы.

Хоттабыч. Исəнмесез, Никифар авылымы? Алайса, мин дөрес очып килгəнмен инде.
КЫЗ. Туктагыз əле, бабай, сез кем буласыз? Дусларым, сез бу бабайны танымыйсызмы?
Хоттабыч. Мин əкият дөньясыннан килдем. Ягез əле, мин кем, əйтеп карагыз əле?
ЕГЕТ. Хоттабыч бабай ахры?
Хоттабыч. Əйе, дөрес. Сез əкиятлəр укыйсыз икəн. Əфəрин! Яңа елга күчкəндə, барлык кешеләрнең телəклəрен үтəргə, безне, тылсымчыларны, бөтен Рəсəйдəге чыршы бәйрәмнәренә командировкага җибəрделəр. Мин сезгә килдем! Дуслар, кунаклар, сезнең дə бəйрəм көнендə иң изге телəклəрегез бардыр. Яңа елда нəрсə көтəсез?
КЫЗ. Хоттабыч бабай, ə сез нинди телəклəр үти аласыз соң?
Хоттабыч. Җаныгыз ни тели, барысын да үтимен.
ЕГЕТ. Дусларым, сез барыгыз да шундый матурсыз. Чыршыбыз да матур, кунакларыбыз да күп. Лəкин бəйрəмебезгə нəрсəдер җитми? Нəрсə сорыйбыз Хоттабычтан?
КЫЗ. Карсылу белән Кыш бабай безнең бəйрəмгə килсен.

ЕГЕТ. Хоттабыч бабай, безнең бəйрəмгə: Карсылуны белән Кыш бабайны чакырасыбыз килə.

Хоттабыч. Хəзер аны без ялт иттереп китерəбез. Әфсен - төфсен! Трах-тиби-дох..(. сакалыннан бер бөртеген алып очырып җибəрə. Карсылу киемендә убырлы белән Хуҗа Насретдин килеп керә.)

Убырлы. Хеллоу!

Хуҗа Насретдин. Син нəрсə, Карсылу! Ничек исəнлəшəсең? Алай исəнлəшмилəр бит.

Убырлы. Ə син мине картлач өйрəтмə, мин үзем белəм. Ничек телим, шулай исəнлəшəм.

Хуҗа Насретдин. Алай ярамый бит. Кунаклар сине тəрбиясез кыз, дип уйларлар.

Убырлы карчык. Уйласалар ни, аларның ни эшлəре бар миндə. Охшамаса кайтып китсеннəр.

Хуҗа Насретдин. Карсылу, ни булды сиңа! Чирлəмисеңме алай-болай?

Убырлы. Əй...

КЫЗ Мин Карсылуны танымыйм. Əллə алыштырганнар инде? Ə нинди тəүфиклы, игелекле, йомшак күңелле, мəрхəмəтле, шəфкəтле, мөһербанлы кыз иде. Мөгҗизə! Бернəрсə аңламыйм. ЕГЕТ дустым, син аңламыйсыңмы?

ЕГЕТ. Хəзер Кыш бабайлар үзгəргəн мени, икенче төрле мени?

Хуҗа Насретдин. Мин Хуҗа Насретдин - бик шəп алдаучы кеше. Хəзер менə Карсылуны да алдыйм əле. Карсылу, син нишлəп берүзең генə соң əле? Ə син белəсеңме соң Кыш бабай бит чанасы-ние белəн Әмир тавы арасында көрткə чумган. Сине ярдəмгə чакыра. Минем ишəгемнең генə көче җитмəде.

Убырлы. Әй, хәзер килеп җитәр әле ул картлач! Беркая да бармыйм!

Егет. Ныклап кара əле. Карсылуны əллə чынлап та алмаштырганнармы?

КЫЗ. (Убырлыны урап карап йөри, чəчен тотып карый, аягына карый, кулына карый. Егет кырына килеп) Аның чəчлəре тузган. Аның аягында чабата булырга тиешме?

Егет. Юк! Шулай булгач, бу чын Карсылу түгел. Тикшереп карыйк әле, табышмак әйтәм, җавабын тап: Канатсыз оча, аяксыз – чаба, Тышта өелә, өйдә җәелә.

Убырлы. Мин инде-е-е-е. ( Убырлы авызын каплый)

Кыз. Ә, тотылдыңмы? Син Карсылу түгел, ә Убырлы

Егет. Хоттабыч бабай, син бит безгә Карсылуны түгел, ә Убырлыны китергәнсең, Кыш бабай да түгел – Хуҗа Насретдин килгән.

Хоттабыч. Бая сезгə очып килеп төшкəндə, битем белəн көрткə чумдым. Шунда сакалым юешлəнде. Хəзер сакалымның тылсымы бетте инде. Əй, нəрсəгə сезгə Кыш бабай. Менə Хуҗа Насретдин аннан бердə кəм түгел. Ул бик мəзəк кеше.

Хуҗа Насретдин. Мәзәк сөйли

КЫЗ. Кыш бабай белəн Карсылу һаман да юклар. Хоттабыч бабай, син ярдəм ит инде безгə!
Хоттабыч. Әфсен - төфсен! Трах-тиби-дох..(сакалыннан бер бөртеген алып очырып җибəрə)
ЕГЕТ Дусларым, әйдәгез бергәләп Кыш бабай белән Карсылуны чакырыйк. Хоттабычка ярдәм итик.

Бергә Кыш бабай, Карсылу!– 2 тапкыр.

Музыка уйный.



Ишектән чын Кыш бабай белән Карсылу керә.

(Алар кергәндә)

ЕГЕТ. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

Хуш киләсең уз бире

Кунак булып килер дип

Күптән көттек без сине.


КЫШ БАБАЙ. Исәнмесез, дусларым!

Килдем ерак ерактан

Салкын, карлы Төнъяктан

Көтүегезне белдем,

Кар-буран алып килдем.

Озын юллар үттем мин

Сезгә килеп җиттем мин.

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык яна ул,

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын, Яңа ел!

Карсылу Ап-ак кар бөртекләре

Агартсын күңелегезне!

Яңа ел белән, дуслар!

Котлыйбыз ихлас сезне!



Кыз Хуш киләсең, Кыш бабай! Хуш киләсең, Кар кызы! Түрдән үтегез!

Карсылу Энҗе карлар сафлык сипкән кебек,

Якты булсын бәйрәм көннәре

Бәхет бураннары алып килсен

Яңа елның карлы җилләре!


КЫШ БАБАЙ. Тагын бер ел шаулап узды,

Туздырып ап-ак карны

Ак кар булып уйнап оча

Яңа ел шатлыклары!


Кар кызы. Күпме илләр гиздек, күпме авылларда булдык, ә шулай да сезнең кебек уңганнарны, тырышларны очратмадык. Сезгә сокланып карап Кыш бабайның да биисе килеп китте бит әле.

Егет Яңа елга атлый халык

Иркен, якты юл буйлап,

Әнә биергә чакыра

Музыка тора уйнап!

Әйдәгез әле, Кыш бабай белән Кар кызы белән бергәләп чыршы тирәли биеп алыйк.

Кыш бабай. Ярый кызым, Яңа ел килеп җитәргә дә күп калмады, юлга чыккандыр

Карсылу Ә без дуслар бәйрәм итик,

Уйныйк, җырлыйк та көлик.

Күтәренке күңел белән.

Куян елына керик!

Яңа ел килә! Рәхим ит, 2011 - нче ел!
(Музыка астында Яңа ел белән куян керә, чыршыны урап йөгерәләр)

Алар йөгергәндә шигыр



КЫЗ Яңа яуган ап-ак кар өстеннән

Йөгерә - йөгерә килә Яңа ел

Ә иске ел ипи һәм тоз белән

Каршысына чыккан сузып кул!



ЕГЕТ Әй, яңа ел, яңа ел!

Килеп тә җиттеңмени?

Юлларга ак сәйләннәр

Сибеп тә үттеңмени?



Кыш бабай. Яңа елны күтәрә, чыршы тирәли урап киләләр.

Яңа ел. Исәнмесез, мин Яңа ел!

Сезгә бәхет, сезгә шатлык,

Сезгә ныклы тазалык!

Һәммәгезгә, һәммәгезгә

Мин уңышлар өләшәм!

Дөнья ямьле булсын дип,

Кешелеккә эндәшәм!

Кыш бабай. Һай афарин, Яңа ел!

КЫЗ Кадерле бер кунак көткән кебек

Яңа елны көтте йөрәкләр

Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте

Күңелләрдә - иң саф теләкләр!



ЕГЕТ Кыш бабай, сезнең арттан чаба – чаба куян да килеп җиткән. Аның да безгә әйтәсе сүзләре бар икән. Әйдәгез, сүзне аңа бирик.

КУЯН Мин куянның баласы!

Яңа елның хуҗасы

Гел муллыкта яшәрбез!

Мәңгегә бергә бит без!



КЫШ БАБАЙ. Тиздән куян елы җитәчәк. Яңа ел улым, Куянкай, килегез әле минем яныма! Безнең сезгә әйтер теләкләребез бар, игътибар белән тыңлап торыгыз.

Яңа ел, куян: Тыңлыйбыз, Кыш бабай!

Кыш бабай: Кадерле дусларым! Безнең сезнең яннан китәр вакытыбыз җитә. Туачак 2011 елга сез хуҗа булып каласыз. Илләр тыныч булсын, бәхетләрегез ташып торсын!

Карсылу: Яңа ел белән сезне!

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда уңышлар,

Телим мин сезгә, дуслар!



Кыш бабай: Яңа елда игеннәр мул булсын,

Илебезнең күге аяз булсын!

Яңа ел барыгызга да саулык-сәламәтлек,

Ак бәхетләр китерсен!



Кадерле дусларым!

Бик яхшы укыйсыздыр дип

Бүләкләр алып килдек.

Тәртипле булуыгызны

Серле көзгедән күрдек.

Кыз: Без яхшы укыдык!

Тырыштык, Кыш бабай!

Сагындык, сагындык,

Без сине, дус бабай!



Егет: Кунаклар чакырдык,

Өйрәндек шигырьләр

Кар бөртекләре белән

Бизәлде өй-түрләр.



Кыш бабай: Булдыргансыз, дусларым! Без сезнең хакта барысын да ишетеп беләбез. Сезнең арада тырыш укучылар бик күп икән. Ләкин арагызда бик үк тырышып укымаучылар, хәтта “икеле”эләктерүчеләр дә күренгәли икән. Аларга минем шелтәм бар. Карагыз аны, киләсе елда тырышып укымасагыз, Яңа ел бәйрәме сезнең мәктәпкә бүтән килмәячәк. Тырышып укырга сүз бирәсезме?

Бергә: Бирәбез! Бирәбез!

Кар кызы: Тырышларга без күчтәнәчләр дә алып килдек бит әле. Бәлки аларны тапшырып үтәрбез.

Музыка уйный, күчтәнәчләр тараталар.

Кыз: Кыш бабай, сез киткәнче әйдәгез әлә бергәләп, чыршы тирәли биеп алыйк!

(Татарча күмәк бию башкарыла, биюдән соң Кыш бабай, Кар кызы чыгып китәләр, калганнар кул болгап калалар)



Кыш бабай: Хушыгыз, дусларым, киләсе елга кадәр.

Карсылу: Хушыгыз, дусларым, хушыгыз! Сезгә имнлек, матурлык, татулык телим!

Егет, Кыз: Сау бул, Кыш бабай, сау бул, Кар кызы!
Егет: Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел,

Әйтерсең, җиңүгә өнди ул яңа җыр

Ямь-яшел чыршылар- Яңа ел байрагы,

Ак бәхет өләшә Яңа ел!



Чыршы янына 4 сыйныф укучыларын чакырабыз (номерлар)
Кыз: Исәнме яңа ел! Исәнме яңа көн!

Рәхим ит илемнең түренә.

Һәркемнең йөзендә, күзендә

Өр-яңа елмаю күренә.



Чыршы янына 5 сыйныф укучыларын чакырабыз (номерлар)
Егет: Зур өметләр белән каршылыйбыз

2011 нче ел башын,

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың.



Кыз: Әйдә, дустым. Каршыла

Яңа ел юллары уң булсын.

Елларның көне күп, шуларның барысы да

Куанып яшисе көн булсын.



Егет: Чәчәкебек ап-ак кар яуды

Туган ягын сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән

Җирне биләүләп төрде.



Кыз: Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? диеп сорамагыз

Бүген бездә чыршы бәйрәме!



Егет. Балалар җыр башлыйлар

Әйдә, килегез тизрәк

Ясыйк матур түгәрәк

Уйныйк, җырлыйк бергәләп.




Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны.

Нинди тигез, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.


Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.


Яңа ел, Яңа ел,

Яңа ел килә тиздән.

Дусларым, җыелыгыз,

Иске ел китә бездән.


КЫЗ. Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары!




КЫЗ. Яңа ел ул – үргә баскыч,

Бәхетеңә тәрәзә.

Яңа шатлык, яңа ачыш,

Яңа абруй, дәрәҗә.



ЕГЕТ. Яңа ел ул – чыршыларның

Киләчәктән бер илче ул

Ямь сибүе залларга.

Без яшәгән заманга.


Егет.

Безгә шатлыклар калдырып,

Иске ел үтеп китте.

Ак кар бураннары белән

Яңа ел килеп җитте!

Кыз.

Йомшак кына карлар ява,

Җир юрганга төренә.

Яңа ел килеп җиткән

Бөтен халык сөенә.

Кадерле кунаклар!

Аяк бассын Яңа ел

Бəхет нурлары белəн.

Бəйрəмегез дəвам итсен,

Шатлык җырлары белəн.



ЕГЕТ. Безнең кичәбез азагына да якынлашты, Сүзне җюри әгъзаларына бирик!

(Котлаулар, урыннар билгеләү)

КЫЗ. Менә саубуллашыр вакытлар да килеп җитте. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйбыз һәм барлык хыялларыгыз, теләкләрегез тормышка ашар дип ышанып калабыз.


Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет