Җиһазлау: Сәхнә бәйрәмчә бизәлә. Китап, китапханә һәм китапханәче исем астында шигьри юллар языла һәм китап күргәзмәсе оештырыла



Дата19.06.2016
өлшемі132.48 Kb.
#145872
Китап.Китапханә.Китапханәче.
Максат:Хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү; һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәнен аңлату; һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти- әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Сәхнә бәйрәмчә бизәлә. Китап, китапханә һәм китапханәче исем астында шигьри юллар языла һәм китап күргәзмәсе оештырыла.
Китап-хикмәт: битен ачкан саен
Күңел күзем минем ачыла,

Көндез кояшым ул, төнлә аем,-

Китап илтә таңнар каршына!.

(Нури Арсланов “Китап”).


Изгеләрдән изге бит ул

Китап, китапханәсе.

Үзенә тарта күңелне

Әллә китап, әллә журнал,

Әллә китапханәче.

(Энҗе Мөэминова “Син ул”).



Кичә барышы:

Китап (сценка)

Иске китап: Кара әле, миңа туган!

Яңа китап: Карыйм, карыйм! Ләкин һич танымыйм.

Иске китап: Берничә көн элек мин дә синең кебек матур китап идем. Ә хәзер күрәсеңме, нинди хәлгә төштем.

Яңа китап:Ни булды соң сиңа туганкай? Я, тынычлан, борчылма.

Иске китап: 1 сентябрь көнне мине Гата исемле малайга бүләк иттеләр. Беренче көнне ул мине бик яратты. Кадерләп кенә йөртте.

Яңа китап: Яраттымы? Бик әйбәт!

Иске китап: Иң матур китап минеке?- дип бөтен класска күрсәтеп мактанып йөрде. Ә мәктәптән кайткач, өстәл янында чәй эчкәндә Гата мине актара- актара майга буяп чуарлап бетерде.

Яңа китап: Карале, май бит синең 10 битеңә үтеп чыккан.Ай-яй-яй!Нинди шапшак малай!.

Иске китап: Алай гынамы әле! Ул бер майлы коймакны леп иттереп минем битемә салып куйды. Битләрем менә, кайнар майга буялып, кап-кара булып чыкты.

Яңа китап:Ай-яй-яй! Бу нинди малай.

Иске китап: Ике яктан ике кабыргам да сынган.

Яңа китап: Син 70 яшьлек карт сыман булгансың.

Иске китап:Гата картайтты инде мине шулай.

Яңа китап:Исәпләп торсаң исең китә.Күрәсе иде, колагын борасы иде ул Гатаның.

Иске китап: Юк, минем аны күрәсем килми.Аңарда йөргәнче макулатура булып китәм.

Яңа китап: Юк,юк, китмә. Мин сине үзем белән алам.Хәзер сине китапханәче апалар терелтер. Әйдә, минем белән.

1а.б:

Хәерле көн телик таңнар саен

Аяз күкләр телик җиребезгә

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә.
Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

Барчабызга да хәерле көннәр теләп

музыкаль –бәйрәм кичәбезне башлыйбыз.



2а.б:

Кешелекнең үзе шикелле үк,

Борынгыдан килә бәйрәмнәр,

Шатлыкларын, бәйрәм итә кеше,-

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

Бәйрәмнәрдә- бәхет тантанасы,

Җан сафлыгы, күңел яктысы.

Гомер буе озата бара безне.

Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе.

1 а.б:

Бәйрәмнәр килә безгә

Көттереп кенә, сагындырып.

Чагылсын һәммәбездә-

Елмаю- көлү, ягымлылык.

Бәйрәмгә җыелганбыз

Охшап зур чәчәк бәйләменә,

Бәхетле язмыш телик һәркемгә!



2 а.б:

Нур балкый өебездә

Кояшка карый тәрәзәләр.

Бәйрәмнәр килә безгә,

Шат төсләр генә тирәбездә.

Җырламый мөмкин түгел,

Шатлыктан ташый күңел,

Ташый күңел!.



Җыр: Хәерле көн телим таңнар саен.

Хәерле көн телим таңнар саен

Аяз күкләр телим җиремә

Сәламәтлек телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә.
Хәерле көн телим дусларыма

Йөзләренә кереп елмаеп

Җиргә якты җылы нурын сипкән

Кояшыма карап куанам.



Шигырь укучы: Г.Гыйльми “Тылсым”

“Китап”дигән бер тылсым бар җирдә,

Бар тылсымнан өстен бу тылсым.

Җирдә тудырылган һәрбер китап

Бер могҗиза булып укылсын.

Бу тылсымда гамәл акылы бар,

Халык гаме, халык хатере.

Җаһил, надан, явыз затлар гына

Китә алмас сине күтәреп.

Мәңгелеккә күчә серле тылсым,

Китап битләрендә- киләчәк.

Шул битләрнең хәнҗәр кебек чите

Бәгерьләрне әле теләчәк...

Шушы тылсым кеше итеп тота

Бу гөнаһлы җирнең кешесен.

Һәрбер өйдә түрдә китап булсын,

Һәр күңелдә тылсым яшәсен!

1 а.б. Борынгы тарихны яхшы белүчеләр дөньядагы җиде могҗиза турында еш искә төшерәләр. Болар- Мисыр пирамидалары, Эфестагы Артемида храмы, Галикарнасс төрбәсе, эленеп торучы Семирамида бакчасы, Родосс колоссы, Александрия маягы һәм Олимпия Зевсы сыны. Гадәттә,болары янына тагын берне өстиләр дә аны кеше тарафыннан тудырылган могҗизаларның сигезенчесе дип атыйлар. Вакытлар узу белән мондый “сигезенче могҗиза”ларның саны дистәдән артып китте. Ләкин боларның берсе белән дә чагыштырып булмый торган могҗиза- хәзинәнең китап булуын ни өчендер берәү дә башына китермәде.

Хәзинәләрне борын-борыннан

Эзләп тапканнар төрле урыннан.

Мөгаен син дә уйга каласың,

Хәзинә диеп хыялланасың?

Ята кебектер таулар артында,

Ә үзе сиңа бик тә якында.

Төшә аласың бик тиз эзенә-

Китапханәдә ул бай хәзинә.

Җыр:Китап

Бар минем дускаем,

Иң якын сердәшем,

Һәр җирдә, һәр эштә

Киңәшчем, иптәшем.

Күргәнем, белгәнем-

Һәммәсен аңлата,

Көлдерә, җырлата,

уйлата, юата.
өйрәтер ул миңа

бар фәнне, телләрне,

юк аның белмәгән,

сәнгате, һөнәре.


Иң якын дускаем,

киңәшчем ул –китап

Җырлыйм мин аны,

Олылап һәм мактап.



2а.б. “И китап” Ш.Бабич.

Ап-ак тор һәрвакытта,

И китап,багам сиңа,

Чын,асыл нигезле җирдә

Күп белемнәр бир миңа!

Ә бит кеше гакылының һәм кулларының шушыннан да могҗизалырак башка бер нәрсә барлыкка китерүен күзаллап та булмый, чөнки нәкъ менә китап кешелек тарихының барлыкка килүеннән башлап бүгенгесе үсешенә кадәр барлык казанышларны үзенә туплаган. Биредә сүз фәнни белемнәр һәм гамәли күнекмәләр турында гына бармый. Китап адәм затына хас барлык рухи кыйммәтләрнең җыелмасы булып тора һәм аларны җирдә яшәүче миллионлаган кешенең дә байлыгы итә.


Шигырь укучы: Габдулла Тукай “Китап”

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмичә рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш- тилмәш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

Хәзер генә сыгылып – сыгылып елаган яшь,-


Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным- тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.


Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем

Була минем юл күрсәтүче йолдызым;

Сөйми башлый бу дөньяның ваклыкларын,

Ачыладыр, нурланадыр күңелем, күзем.


Җиңелләнәм, сафланам мин шул чакта,

Рәхмәт әйтәм укыган шул китапка;

Ышанычым арта минем үз-үземә,

Өмид белән карый башлыйм булачакка.


Китапка багышлап бу шигырь юлларын бөек шагыйребез Габдулла Тукай язган.

Дөньяның “сигезенче могҗизасы” булып танылган китап безнең китап йортларында- китапханәләрдә тупланган. Бу могҗизаның хуҗалары булып китап хадимнәре- китапханәчеләр тора.



1 а.б.Календарьны кулыбызга алып битләрен ачып карасак, нинди генә бәйрәмнәр, нинди генә хезмәт ияләренә багышланган көннәр юк анда!

Ә менә китапханәләргә, китапанәчеләргә багышланган көн аеруча матур вакытка туры килгән кебек.25(28) октябрь- көзнең аяз көннәре,моңлы гүзәл,матур, мул игеннәре, сокландыргыч табигате,юмартлыгы белән ачылып беткән бер мизгел.

Көз ул юмарт.Җәлләмәгән-

Матурлыгын биргән, сәләтен

Һәм ул көтә

Ачылуын бездә-

Кешеләрдә бөек сәнгатьнең!

25 (28) октябрь көне тарихка мәктәп китапханәчеләре көне булып кереп калды һәм без аны 1997елдан бирле билгеләп үтәбез.



Шигырь укучы: Г.Нуретдинова “Китапханәче һөнәре”

Һөнәрләр җирдә күп төрле,

Һәр кешенең була үз юлы.

Иң мөһиме- аның хезмәтенең

Башкаларга кирәк булуы.

Сайлау авыр, авыр табу җирдә

Нәкъ сиңа дип сузган юлларны,

ә бер тапсаң, гөрләп эшләп була

шатландырып тирә-якларны.

Китапханә эше- җиңел түгел,

Тоелса да читтән шулайрак,

Укучылар риза булсын дисәң-

Тырышырга кирәк ныграк.
Иң белемле, иң укыган булу-

Кирәк әгәр монда эшләсәң,

Көлеп китәр синнән укучылар

Һәр әдипне әгәр белмәсәң.

Белү кирәк барча язучыны,

Аерым-аерым һәрбер әсәрне,

Рус теле, математика,

Тарих кебек фәннәрне.

Син- укытучы, син- тәрбияче дә бул,

Психолог та, хәтта табиб та,

Чалгы- сәнәк тота белү кирәк.

Рәссам булу кирәк кайчакта.

Артист бул син- сәхнә түрләреннән

Бик тиз генә төшә алмассың,

Башларыңа төшкән чакта, дустым,

Тавышсыз да чыгып җырларсың.


Авыр эше, ләкин зарланмыйм,

Ошый миңа минем хезмәтем,

Нинди шатлык, нинди бәхет бит ул

Кешеләрдән ишетү рәхмәтен.

Балаларның күңеленә чәчү

Белем, әхлак дигән орлыклар-

Бәхет бит ул, алар елмайсалар

Яктырадыр кебек офыклар.

Бәхет бит ул- әби-бабайларның

“Кызым ”диеп сөеп үтүе.

Олыгайгач та, синең янга кереп

Гәзит-журнал укып китүе.

Бәхет бит ул- колхозчылар белән

Бергә-бергә эшләп йөрүе,

Һәм яшьләрнең авыр минутларда

Киңәш сорап сиңа килүе.


Һөнәрләрнең була күп төрлесе

Җанга якын, күңел сөйгәне.

ә шулай да китапханәче һөнәре кебек

юктыр рухи азык бирә торганы.

Мин яратам гади һөнәремне

Ошый миңа минем хезмәтем.

Башка һөнәр тәкдим итсәләр дә

Һич алыштырмас идем мин аны.


2а.б. Китап.Китапханә.Китапханәче.Бу гади генә өч сүздә күпме мәгънә, күпме сер.Менә китапны гына алыйк.Ул һәрбер кешенең диярлек тормышына бик кечкенә чагыннан ук килеп керә. Бала йөрергә һәм сөйләшергә өйрәнүгә китапка кулын суза, башта матур сүрәтләрен карый, аннары ниндидер сәер билге- тамгалар кушылудан “ӘНИ” дигән яраткан сүзе барлыкка килүгә гаҗәпләнә. Шушы мизгелдән башлап китап аның бөтен тормышы буена: балалар бакчасын да да, мәктәптә дә, институтта да, эштә дә, көнкүрештә дә озата бара. Кеше гыйлемнең зур өлешен укытучысы яки башка бер остазы белән аралашудан алган кебек тоела аңа.Юк, укытучының теләсә нинди дәресендә яки профессорның лекциясендә җавапларга караганда сораулар күбрәк була.Ә аларга җавапларны исә китаплардан гына табарга була.Кыскасы, китап ул- хәзинә. Укысаң – табасың ул хәзинәне, укымасаң-юк!

1.а.б. Китап белән бергә китапханә сүзе аерылгысыз. Китап диюгә безнең күз алдыбызга рәт- рәт китаплар тезелгән китап киштәләре килеп баса.



Шигырь укучы:М.Галиев “Китапханәдә”

Иңгә- иң терәлгән китаплар

Пышылдаша төрле телләрдә.

Җиңел генә кулга алам

Җиңелмәслек илләрне,

Меңнәрне җиргә иңдергән корольләрне

Ничә биткә сыйган

Халыкларның олуг тарихлары,

Кайгылары, шатлыклары, гөнаһлары.
Җиңел генә кулга алам китапларны

Һәм актарам гасырларны.

Үткән үткән...Бар да гади икән.

Шул чак җирдә булган булсаң,

Җиңел генә хәл итәрсең кебек

Сугышларны, халыкларның язмышларын...

Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була.Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китапханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә юнәлә.Ә анда һәр китап укучыны китапханәче каршы ала. Китапханәче! Гади дә, күзгә дә бик ташланып тормый торган һөнәр иясе ул.Алар китаплар да язмый, әдәби- нәфис әсәрләр дә иҗат итмиләр.Ләкин алар башка мөһим вазыйфаны үтиләр. Нәкъ менә китапханәчеләр китап белән укучыны үзара бәйләп, тоташтырып торалар.Алар китапны тәкъдим итә, укуга мәхәббәт тәрбияли, укучылар конференцияләре, язучылар белән очрашулар үткәреп, яңа басмаларга карата әңгәмәләр һәм бәхәсләр оештырып, әдәби әсәр тирәсендә уңай мохит тудыра.Моның белән китапханәчеләр әдәбиятны ярату хисен югалтырга ирек бирмиләр, укучының әсәр каһарманнары, яңа темалар һәм идеяләр турында сөйләшүләргә җәлеп итәләр, китапны тирәнтен төшенергә һәм дөрес аңларга өйрәтәләр.

2а.б.Язучылар китапханә хезмәткәрләренә гомерләре буе бурычлы икәнлекләрен белергә тиешләр: нәкъ менә алар яңа китапларны укучыларга тәкъдим итәләр һәм җиткерәләр бит. Кайсы китапның “хәле ничек” икәнен алар бик яхшы белә. Киштәдә тузан җыеп ятамы ул, әллә аны кулдан тартып алалармы, аның өчен чират торалармы?
Китап алсаң кулыңа

Нур сибелер юлыңа.

Бу әйтем чыннан да китапханәчеләргә атап әйтелгән сыман. Чөнки, китапханәчеләр, укучыларга мәгърифәт нуры таратучылар, күңелләрне агартучылар, яктыртучылар бит.Әхлаксызлык, денсезлек, әдәпсезлек комагай әрсезлек белән көннән- көн кешеләр күңелен наданлык, томаналык сөреме буйый барган бер заманда китапханәчеләр, караңгылыкка каршы торып, рухи, мәдәни, учаклар кабызалар, аның ялкынын кеше күңелләрен яктыртырлык, җылытырлык итеп дөрләтәләр.Алар булмасалар, балалар да, яшьләр дә, ил агасы булган картлар да киңәш сорап кая барырлар иде, күңелләрен кайда агартырлар, җылытырлар иде?

Авырлыкның исәбе юк кебек

Сыгылгандай китап киштәсе.

Китапханә- китапханәче-

Шул сүзләрдә

Яктылыкның бөтен чишмәсе.



Җыр: “Мин яратам сине Татарстан” җырының үзгәртелгән варианты “Мин яратам сине Китапханә” .

Мин яратам сине, Китапханә

Зур залларың өчен яратам.

Шул заллардан чыкмый укый торган

Кешеләрең өчен яратам.

Мин яратам сине, Китапханә

Зур залларың өчен яратам.
Мин яратам сине, Китапханәм,

Китапларың өчен яратам.

Тукайларың, Җәлилләрнең рухын

Саклаганың өчен яратам.

Тукайларың, Җәлилләрнең рухын

Саклаганың өчен яратам.


Мин яратам сине, Китапханә

Эшчән халкың өчен яратам.

Җандай күргән татар телең өчен

Миллилегең өчен яратам.

Мин яратам сине, Китапханә

Миллилегең өчен яратам



1 а.б. Китапханәчеләр кулларына гаять зур байлык ышанып тапшырылган. Алар бу хәзинәнең сакчысы да, хуҗасы да. Халык аларга киңәш сорап та, хаклык эзләп тә килә. Меңьеллык рухи хәзинәбез булган китапханәнең һәр киштәсендә, һәр шүрлегендә хакыйкать ачкычы яшерелгән.Аны эзләп таба белергә генә кирәк.Китапханәчеләрнең югары һөнәри осталыгы, мәдәнилеге, нечкә зәвыклы зыялыгы, заман белән аяктан атлый белүе шул ачкычларны китап укучыларга кирәк чакта һәм кирәк урында, бик белеп кулланырга ярдәм итә.

Күңелләргә аннан пакълек иңә,

Итагатьле бит ул һәркемгә,

Тәкъдим итә төрле китапларны,

Армый- талмый эшли эшен дә.

Пөхтәлеге һәммәбезгә үрнәк,

Холкы белән үрнәк һәркемгә.

Абынмаска дәшә китап аша,

Намус белән гомер итәргә.
2.а.б.Әйе, китапханәче һөнәре- ул иң кызыклы, мавыктыргыч, җаваплы һөнәрләрнең берсе.Кайбер кеше яшьтән үк китапханәче булырга хыяллана, ә кайберәүлә һич уйламаганда гына китапханәче булып китә дә, гомер буена шул һөнәренә турылыклы булып кала.Менә безнең мәктәп китапханәләрендә эшләүче хөрмәтле ханымнар да шушы һөнәргә тугрылар.Аларның күпчелегенең хезмәт кенәгәләрендә бары тик бер генә язу- китапханәче. Нинди сыйфатларга ия соң алар?Алар кыю да, игелекле һәм итагатьле, тапкыр һәм тырыш та, акыллы һәм актив та, пөхтә дә, хыялый да, хисчән дә, абруйлы да, армас та, намуслы да, әхлахлы да, чырыш һәм чыдам да, егәрле һәм эшчән дә

1.а.б.Хөрмәтле мәктәп китапханәчеләре! Сезне барыгызны да һөнәри бәйрәмегез- мәктәп китапханәчеләр көне белән чын күңелебездән котлыйбыз.

Бу көндә якты өметләрегезнең һичшиксез тормышка ашуын, мәхәббәт һәм шатлык телибез.Китап кадерен, сүз кодрәтен, сүз тәмен белгән укучыларыгыз тагын да ишәйсен.Нәширләр дә, журналистларда, укучылар да Сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Сез бит китапларны укучыларга танытасыз, һәр укучыларга таратуга ирешәсез.Һәр барчагызга гаилә иминелеге, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.Күкләребез аяз, тормышыгыз имин, тәнегез, рухыгыз сәламәт, уңышларыгыз куанычлы булсын..Дус, тату коллектив булып яшәргә, эшләргә язсын.Игелекле, саваплы хезмәтегезне, дөнья бәясенә торырлык җаваплы эшегезне карусыз һәм намус белән башкаруыгыз өчен мең рәхмәт сезгә! Милләт хадимнәре дигән мактаулы исемне тап төшерми йөртегез.


Җыр:

Чәчәк җыеп йөрим кырларда,

Белмим сезне ничек зурларга,

Теләп сезгә изге теләкләр

Йолдыз булып яна йөрәкләр.
Балкый алда еллар

Без барасы юллар!

Ала якты нурлар

Сезнең күзләрдән!


Кайгыларны йотып аласыз

Һәерле юл теләп каласыз.

Сез бит шундый назлы һәм чыдам,

Сезне уйлап юлга мин чыгам.


Балкый алда еллар

Без барасы юллар!

Ала якты нурлар

Сезнең күзләрдән!


Йөзләрегез көлеп торсын гел.

Юлыгызга яусын алсу гөл.

Җырыбыз булсын сезгә бүләк.

Китапханәче апалар зур рәхмәт.


Кичәбез ахырына якынлашты.

Сау булыгыз, дуслар, шат яшәгез,

Ямьләндереп Бөек Ватанны

Зур уңышлар белән каршылагыз

Туган илдә аткан һәр таңны.

Дан сезгә, хөрмәтле китапханәчеләр!


Шуның белән безнең кичәбез тәмам, игътибарыгыз өчен , зур рәхмәт.

Хәерле юллар, Сезгә!


Кулланылган әдәбият

1.М.Галиев. Сайланма әсәрләр.Т.1.-Казан: Тат.кит.нәшр.124 бит

2.Г.Тукай. Сабыйга.- .-Казан: Тат.кит.нәшр.11 бит

3.Ш.Бабич . Сайланма әсәрләр.-Казан: Тат.кит.нәшр.141 бит

4.Китапханә хәбәрләре.№1, 2002ел; №1-2ел, 2005ел

5.Балалар китапханәсе.2003ел

Актаныш муниципаль районы

“Актаныш 1 нче гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем учреждениесе

Татарстан Республикасы




(музыкаль кичә)

Төзеде: “Актаныш 1 нче гомуми

белем бирү мәктәбе”муниципаль

бюджет белем учреждениесе

китапханәчесе Хисамова Н.М.



Актаныш 2011 ел

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет